Кәшфи Басыйров хаты
Кәшфи Басыйров хаты
(1906-1943)
Хикәяләр авторы һәм тәрҗемәче Кәшфи Басыйров (Кашшаф Хәбир улы Басыйров)
1906 елның 17 апрелендә Башкортостан Республикасының хәзерге Бәләбәй районы
Мәтәүбаш авылында туган. 1917-1921 елларда Бәләбәй шәһәрендәге алтыеллык рус-
татар мәктәбендә, 1922-1927 елларда Бәләбәй педагогия техникумында укый. Шунда
сабакташлары Гази Кашшаф, Фатих Кәрим белән бергә әдәби түгәрәк каршында
кулъязма журнал чыгара. Шул елларда авыл һәм укучылар тормышы турында кыска
хикәяләр яза. Аның бу хикәяләре әдәби яктан эшләнеп җитмәгән булсалар да, шул
заман күренешләрен, социаль вакыйгаларны бирү ягыннан шактый әһәмиятле.
Техникумны тәмамлаганнан соң, К.Басыйров алты ел чамасы Дүртөйле
(Башкортстан), Кукмара (Татарстан) авылларында һәм Казанда балалар укыта. 1934
елны Казанга килә һәм 1942 елга кадәр Татгосиздатның (хәзер Татарстан китап
нәшрияты) матур әдәбият бүлегендә корректор, техник редактор һәм тәрҗемәче
булып эшли.
1927 елда «Безнең юл» журналында К.Басыйровның «Минем сөюем» исемле
хикәясе басылып чыга һәм укучылар тарафыннан уңай бәя ала. Язучы үзенең
хикәяләрен «Совет әдәбияты», «Азат хатын», «Чаян» журналларында бастыра.
Күпчелек әсәрләре лирик җылылык белән сугарылган, аларда яңага, югарыга
омтылучы совет авылы кешеләре оста сурәтләнә.
К.Басыйровның тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге аеруча мактауга лаек. Кыска
гына вакыт эчендә ул татар теленә шактый күп әсәрләр тәрҗемә итә. Алар арасында
Ю.Лебединскийның «Неделя» («Бер атна», 1936), немец язучысы В.Бредельнең
«Сыналу» (Г.Хәбиб белән уртак тәрҗемә, 1936), М.Лермонтовның «Герой нашего
времени» («Безнең заман герое», беренче басмасы 1937 елда) романнары,
В.Катаевның «Я — сын трудового народа» («Мин — хезмәт халкы улы», 1938),
К.Паустовскийның «Колхида» (1938) повестьлары һәм Н.Гогольнең мәшһүр
«Мёртвые души» («Үле җаннар», беренче басмасы 1947 елда чыга) роман-поэмасы
бар.
К.Басыйров зур күләмле әсәр язу өстендә эшли иде. Ләкин Бөек Ватан сугышы
аның хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде.
1942 елның 13 гыйнварында Кәшфи Басыйров Бауман район хәрби
комиссариатыннан армиягә алына һәм фронтка озатыла. 128 нче укчылар полкының
44 нче гвардияче дивизиясендә сугыша. 1943 елның 16 гыйнварында батырларча
һәлак була. Ростов өлкәсендәге Червоный шахтёр янында, Төньяк Донец елгасы
ярында җирләнә.
Менә Кәшфи Басыйровның хаты. Бу хат конверт эчендә җибәрелгән. Конвертта
химик карандаш белән: «г. Казань. Дом Печати, Татгосиздат. Шамову1, Газееву И.2,
Алееву3, Бурнашеву В.4, конвертның икенче ягында әти кулы белән: «Җавап 24/XI-42
язылды.» дип язылган Конверттагы штамп буенча хат Казанга 20 ноябрьдә килеп
җиткән. Ул гади карандаш белән тәмәке кәгазенә бик вак хәрефләр белән
Татгосиздатның матур әдәбият бүлегендә эшли торган Афзал Шамов, Ибраһим Гази,
Җиһанша Алиев һәм Вафа Бурнашларга юлланган.
Әтинең архивында 1939 елның ахырында төшкән, беркайда да басылмаган
шундый фоторәсемне дә эзләп таптым: анда шагыйрь Касыйм Вахит5, прозаик Кәшфи
Басыйров, шагыйрә Зәкия Садыйкова, язучы Афзал Шамов һәм Фәтхулла Килдиев6
Татгосиздатның 84нче бүлмәдә сурәткә алынган. Фотога төшерүче — Ибраһим Гази.
Хатыгызны алдым.
Мин сезгә өч көн буе
кузгалмый яза алган
булыр идем. Хатыгыз
шулай кузгатты,
дулкынландырды. Ләкин
нәкъ бу көннәрдә алай
озаклап язарга мөмкинлек
юк.
Сез язасыз: тегеләй
йөрүләрең күз алдында,
шундый сыйфатларың күз
алдында дисез. Үзем
турында мин сезгә күбрәк
әйтим: мин бит бик тә
мескен, зәгыйфь һәм күп
кимчелекле бәндә.
Кимчелекләремне белгән
саен, күбрәк изелеп
җәфаланам.
Бигрәк тә тән зәгыйфьлеге, көчсезлек харап итә. Ишеткәнсез, армиягә алынуның
беренче аенда ук авырдым. Шуннан соңгы вакытларда да һәрбер форсатны тәнне ял
иттерергә бирергә туры килде. Юкса язарга вакыт булмады түгел, булды. Безгә
физкультура турында 20 ел тукып килделәр, физкультура белән шөгыльләнми торган
кешене, теге шагыйрь әйтмешли, барлык шайтаннар янына җибәрер идем мин. Шулай
да көннән-көн ныгый бардым. Хәзер, әгәр хисапласаң, минем гимнастёрка иңсәсендә
кимендә бер мең данә сагызлы яки күмерле бүрәнәнең эзе булыр, беләкләр шулай ук
шуннан ким санда окоп казымаганнардыр. Сезгә хат язмауның тагын бер сәбәбе: мин
сезне китеп беткәнсез дип уйлаган идем.
«Кайларда булдың? Ниләр күрдең?» — дисезме. Июнь аеннан алып алдынгы
линиядә булдым. Ләкин баштагы ике ай гел диярлек оборонадан гыйбарәт булды.
Аның каравы, соңгы ике ай ярым һөҗүмнән торды. Менә ул исә кызыклы дисәң дә
кызыклы. Кызыклы дигәннән, сугыш, әгәр үзеңнән инициатива куймасаң, кушканны
гына үтәп йөрсәң, авыр йөк кенә булып тоела. Ә бирелеп, кызыгып сугышу өчен
хәзерлек, белем һәм хәрби сәләт кирәк. Бик яхшы итеп менә шуны белдем. «Ничек
сугыштың?» — дисәгез, мактана алмыйм. Мин фәлән сугышта, фәләнчә чор эчендә
шунча санда дошман солдатын кырдым, дип әйтә алсам икән. Мылтыктан да,
гранатадан да төбәп-төбәп һәм аягүрә торып аткаладым-атуын. Әйтергә кирәк,
дошман бик усал һәм хәйләкәр. Ләкин без дә бөтенләй сантыйлар түгел. Без бит
үзебезнең участкада аны шактый кудык. Шуның нәтиҗәсендә безнең фронт хәзер
Көнбатыш фронты белән тоташып, шул исемдә йөртелә.
Көнкүреш мәсьәләсе: алгы линия турында кайгыртучанлык гаять зур. Ашау-
эчүне алсаң, анда хәзинәдә булган һәммә нәрсә — колбасадан алып тозлы кыяр,
горчица, лавровый листка кадәр килеп җитә. Шунысы характерлы: иң алдынгы
эшелонда да без обедны, кагыйдә буларак, икешәр блюдадан ашадык. Шул ук алгы
линиядә мунча керү, бельё алмаштыруны оештыруны да әйтергә кирәк. Болар безгә,
шиксез, нык тәэсир итә.
Тылның кайгыртучан тавышы турында. Беркөнне безгә: «Бойцам от Татарстана»
дип язган сабын бирделәр. Шунда бер номер «Кр. Тат.»7 газетасы да килде. Дошман
самолётлары бомба төяргә киткән араларда, окоптан чыгып юынган саен, һич
арттырмыйм, күңел күтәрелә, көч керә торган булды. Газетаны да кадерләп саклап
йөрттем. Ә инде башка язуларым белән бергә аны осколок очыргач, ачуым кабарып
йөрде. Нәтиҗә чыгарыйм: сездәй язучыларның газеталарга катнашулары бик тә
тәэсирле димәкче булам. Тик, үзегез дә әйткәнчә, аз селкенәсез бугай. Бу мәсьәләдә урыслар гаҗәеп матур эшли. Чатнап торган сугыш хәлләре турында гади, ачык, матур
итеп язган күп санлы хикәяләрне күреп хәйран калам. Шәриф абый Камал8 әйтмешли,
без язмыйбыз, ә язарга уйлап кына йөрибез. Ягъни кәгазьгә төшерү кадәресе җитми.
Мин үзем нәкъ шулай. Шундый әйбәт темаларым, наброскаларым булды, ә кәгазьгә
төшерә алмадым.
Хәзергесе көндә мин ерак тылда. Такташ9 дустыгыз туган губернада бугай без.
Ялга чыктык. Язгалавыгызны үтенәм. Тагын бер үтенеч: миңа бераз кәгазь — гомуми
дәфтәр җибәрегезче. Бандероль теләгән кадәр йөри. Юкса, дошман белән йөзгә-йөз
очрашканда, язу һәм кәгазьләремнең бер өлешен үзем юкка чыгардым, бер өлешен,
әйткәнемчә, осколок очырды. Шунда бергә папирос кәгазе дә салсагыз иде. Безгә
тәмәкенең иң әгъласен бирәләр (бирделәр), юка кәгазь дә булса, ул инде тәмәке түгел,
ә конфет. Бу эшне Җиһанша белән Вафа эшли алсалар кирәк. Бик тә кирәк дип
әйтмим, ә күңелле һәм кызык булсын дип кенә язам. Янәсе, посылка алдым дип
йөрермен.
Басыйр дустыгызның эшләре, хәлләре, аннан-моннан эләктереп әйткәндә, әнә
шулай. Шундый зур масштаблы, җаваплы, катгый, зур эшкә катнашып һәм исән-сау
йөрүемә бик канәгатьмен, шатмын. Хатыгыз өчен тагын бер тапкыр рәхмәт.
Гвардеецларча сәлам белән К.Басыйров.
3.XI.1942.
Адрес тик менә болай гына:
11-я полевая почта, часть 423. Басыйрову К.
Искәрмәләр
1 Шамов — Афзал Шамов (1901-1990) — татар язучысы.
2 Газеев И. — Ибраһим Гази (1907-1971) — татар язучысы.
3 Алеев — Җиһанша Алиев — Татгосиздатның редакторы.
4 Бурнашев В. — Вафа Бурнаш (1900-1974) — Татгосиздатның редакторы; күренекле драматург, шагыйрь,
публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм тәрҗемәче Фәтхи Бурнашның (1898-1942) бертуган энесе.
5 Касыйм Вахит — Касыйм Вахитов (1916-1942), яшь татар шагыйре. 1942 елның 4 октябрендә Сталинград
өлкәсендә барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була.
6 Фәтхулла Килдиев — Татгосиздатның редакторы.
7 «Кр. Тат.» — «Красная Татария» газетасы.
8 Шәриф абый —Шәриф Камал (1884-1942) — татар язучысы.
9 Такташ — һади Такташ (1901-1931) — татар шагыйре. Тамбов губернасында туган.
Дәвамы киләсе санда