Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘТЕР ТИБӘ ТАШ ДИВАРГА


Вакыт һәм хәтер
Вакыт-хәтер, хәтер-вакыт —

Бу мәңгелек көрәш!
Бертуктаусыз бу алышта

Кальбең белән түләш.
Бер орлыктан гөл ярала,
Чәчкә ата балкып,
Җимеш пешә, яшәү бирә,
Өмет бирә вакыт.
Бирә-ала. Яшь сылу да
Инде бөкре карчык,
Шәлберәйткән баһадирны
Бу аяусыз вакыт.
Мәмләкәтләр көлгә оча,
Моңа чорлар шаһит,
Җилгәрә тегермәнендә
Иәрнәрсәне вакыт.
Дан-дәрәҗә көлке аңа,
Туфрак-энҗе-якут.
Тәкәбберне, тимерне дә
Бер сындыра вакыт.
Тәкъдир базары хәрәмсез —
Булмый алдап сатып,
Яшеренеп, качып булмый,
Таба бикләр ватып:
Беркем калмас, һәркем китәр

Әҗәл ачысын татып,

Берчак һәркемне тигезли

Гадәләтле вакыт.
Ул туктаусыз хәрәкәттә,
Ул ял итми ятып,
Ходаның көрси җилеме

Бу кодрәтле вакыт!
Ул тезләнмәс, ул төкәнмәс

Бакыйлыкка шаһит...
...Бер ХӘТЕР алдында баш ия

Галиҗәнап Вакыт.


Су белән күк
Кочаклаша дәрья һәм күк анда,

Сокландыргыч сихри бу киңлек

Әсир итә, буйсындыра бара

Һәм исертә бәйсез иркенлек,

Су сыртында биегән ак күбек.
Ниһаять, мин — азат! Тын ярларга

Теткәләнгән көймә бәйләнде,

Хәтерләтә бары упкын дәртен

Палубада дулкын сәйләне.
Күк белән су патшалыгы тәмам,

Табаннарда ныклык, ачыклык,

Бәргәләнү, чайкалудан арып,

Коры җиргә күпме ашыктык.
Ял итәрмен хәзер сөзәк ярның

Соры комын таптап, кинәнеп,

Гадәтилек һәм гадилек килде

Чиксезлекләр белән түләнеп.
Җиденче вал көче онытылыр

Тартмас бүтән упкын гайрәте,

Җилкәннәрне җигү, давыл көтү,

Җиңелү һәм җиңү сәгате.
Сагынмам да, ашкынмам да бүтән,

Башкаларга булсын бу өлеш,

Акылларын җуеп яратсыннар

Нәм киңлекләр диеп җан атсыннар

Булмышлары тулы җыр килеш.
Аяк асты ныклы: ак һәм кара

(Нигә миңа төсләр кызыгы?)

Тынычланыр вакыт!..
Йомгакланыр,
Бәяләнер хагы, языгы...
...Тик ни өчен тарта — су белән күк

Кавыша торган офык сызыгы?
Күз-дәрьяңда сөю-көймәм
Һәлакәткә юлыгу,
Кешедән дә һәм синнән дә,

Үземнән дә бу курку.
Җиде җилгә ачык җаным
Бикле менә кысага,
Чикләр чикли алмый дисәм,

Алда кыя, бусага.
***
Араларда ажгыр җилләр,

Дулкын шомлы, юк тиңе,

Кемдер сине агарттымы?

Йә каралттымы мине?
Хушлаштың, китә аласың,

Арада — күпер — тәүбәң.

Тик нигә соң күз-дәрьяңда

Тирбәлә һаман шәүләм?
Уй-каурыйны очлап алып

Маныйм микән карага?

Каерылып караганда,

Вакыт керә арага.
Хәтер тибә таш диварга

Коен тамчысы кебек,

Сәгать теле, көпчәк шавы

Яшен камчысы кебек.
Яшьлектә вакыт вакланмый,

Гомер өләшә генә,

Кояш көлә, яңгыр бии,

Җилләр сөйләшә генә.
Уйлар өзелеп сагындырып

Үткәннең чәчен тарый,

Бикле ишекләрен даулап,

Йозакларын җил талый.
Хәрәкәттә хатирәләр,

Кайтмаска калган йөзләр,

Анда — ачыш, анда — табыш,

Җанга кадерле сүзләр:
Каләмеңне очлап ал да

Сагынып җыр яз, диләр...
Таныштырган, табын корган,

Сөйгән — сөелген затлар,

Күлмәк теккән, дага бөккән,

Түләсене түләгән һәм

Дөньяны кочкан чаклар.
(Үкендерә үтәлмәгән,

Түнелгән әманәтләр).
Яңгыр елый, җил зарлана,

Кояш көлми — карала.

Вакыт дисбе төймәседәй

Шуа бара, тарала.
.Кем сагынып җыр язарга

Каурый маныр карага?..

***
Ява яңгыр, яңгыр ява,

Чәчләреңә энҗе түгеп,

Карашларың утлы тамчы —

Йөрәгемә тама кебек.
Ява яңгыр, ләйсән яңгыр,

Ерак әле кышларыма.
Тамчы булып тамсам иде

Мин дә синең учларыңа.


Яңа ел алдыннан
Нигә көтелә бу бәйрәм,

Шатлык җанда тоела.

Ә бит учтан гомер-энҗем

Берәм-берәм коела.
Берәм-берәм чәчтә — көмеш,

Маңгайларда — җыерчык.

Хәрәкәттә — бәрәкәт аз,

Айдай чырай — кыерчык.
Буыннарда еллар гере,

Хәтердә — югалтулар,

Эреп югалган хыяллар,

Күз яше, юатулар.
Яулый алмаган үрләрем,

Табылмаган хәзинә.
Язылмаган һаман шәп җыр,

Көен тапмыйм хәзер дә.
Тик карасам тирә-якка,

Нурдан күзләр камаша.

Япь-яшь кызым җыр башлады,

Менә гүзәл тамаша.
Хыяллар чынга артыла

Ачсаң ерак якларны.

Хәзер улым үрләр яулый,

Авызлыклап атларны.
Юк, исраф түгел вакытым:

Елларым — орлыкларым.

Минем гомеремне бизи

Энҗедәй оныкларым.
Шуңа көтелә бу бәйрәм

Ачышта бөтен булмыш:

Учымнан гомер коела —

Курпылый яңа тормыш —

Ачышта бөтен булмыш.