Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОМЕР — ИСКӘН ҖИЛ ГЕНӘ


Таулар хакында ике шигырь
1
Без бу тауга менмәдек бит әле,

Сәлам биреп төшик болытка;
Сузарбыз җыр, зимагурлар сыман,

Кайгырмыйча һич тә мал юкка.
Нинди мал ди! Шагыйрь бахыр энҗе

Сүзләргә бай, үзе — ыштансыз;
Шул килеш тә, һай, кирәкле заттан:

Үлеп китсә, җанның араннарын
Чистартырга кемгә кушарсыз?!
Хәер,
Калыр шигырь, калса, ничә бөртек,

Кәфенлеген Әнкәй мәрхүмәләр

Саклап тоткан иске сандыкта;
Сүнмәде ич сүзләр, сынмады ич

Пләтән подвалында ятып та...
Шигырь бит ул — йөрәк катламнарын

Ярып чыккан җанлы хәзинә;
Тәсбих итеп тартсаң, хаклык исе

Ачыттырып керер күзеңә.
Ә тау — Хак бизмәне, менсәң анда,

Үзгәрә дә куя үлчәмнәр:
Карагызчы! — кәрлә икән ләса

Алпамыштай йөргән кемсәләр.
Шәйләдек ич кичкән елларның да

Чытырманлык аша узганын;

Хәерсезең, абайладык соңлап,

Җәннәтләргә илтер юламаннар

Булып чыкты бар да Сусанин...

Алданыпмы шайтан коткысына,

Әләм иттек гөнаһ, бозыкны;

«Ярлыка!» дип тәүбә кылмагачтын,

Ходай безне тәмам онытты.

Үч, көч җирдә падишаһлык итә,

Иблис үти казый вазифасын,

Низаг купса тиккә арада;

Бәндә хуры татлы ләззәт татый,

Карендәшен манса карага.

Рас яраткан икән Ходай безне

Мең-мең төрле чәчкә төсендә,—

Үрчетик гел иман вә изгелек

Үсентесен җирнең өстендә!

.Йә, хушлашыйк ак болытлар белән, Юкса,

Тауга менсәң үкенечләр туа,

Беләсезме туа нилектән? —

Үз-үзеңә җәллад булмыйм дисәң,

Узганыңа бакма биектән! 2

Тау иле шагыйре Р.Гамзатовны уйлап Рәсүлүллаһ1, алтын сүзгә төреп,

Мирас иткән миргә дуслыкны,—

Куба калса ызгыш, илләр, ирләр

Арасында, кушкан хатын-кызга

Күз яшьләре сеңгән яулыкны

Ыргытырга аяк очларына2. .

Чал кыялар моңсу уйга талган;

Ниләр булды сиңа, Тау иле?! —

Нәфис кулга тотып бомба ташлый

Сабыйларның аяк асларына

Сылу кызлар, кара яулыклы.

Никләр өшим җәйге челләдә дә?!

Күтәрелеп җанның төпкеленнән,

Ачы төер тула бугазга: И Шагыйрем!

Кабереңдә рәнҗеп ятасыңдыр, —

Алтын сүзең ауный тузанда.
1 Рәсүл - Аллаһының илчесе.
2 Монда шагыйрьнең билгеле шигыренә ишарә.
Намазлыкка баскан дәһриләр! —

Сезгә дәшәм, олы-кечесе:

Шагыйрьләр вә таулар, — һәр икесе
Ходай биргән милек — күчемсез;
Таулар чүксә, ил ышыксыз калыр,

Шагыйрь бетсә, булыр исемсез...


Рәхмәтем бар
Сынды нурлары кояшның,

Моңсу кичләр дә җитте;
Рәхмәт сиңа, тәүге ярым!

Шул бәхетсез мәхәббәтем

Мине бәхетле итте,—

Гомерлек илһам сипте.
Сулкылдый йөрәк, исемә

Төшерсәм сабый чагым:

Телеңдә җылытып суздың

Туң ипи кыерчыгын.
Белсәң, Әнкәм! — ваемлыга

Дөньясы һаман салкын.
Кай тарафка ташламасын

Тәкъдир адәм баласын,

Башың күктә — табаныңда

Тойсаң туфрак җылысын;

Туган җирем! — җирсер күңел

Синдә таба дәвасын.
Рәхмәтем бар язмышыма:

Маймычын да, маймылын да

Яраттым үз төсендә;
Тирбәттем халкым аһ-зарын

Җанымның бишегендә;
Гомер — искән җил генә.
***
Аурупага тәрәз уйган Пётр патша;

Нинди уйлар булган ул дуамал башта?

Тынчу илнең эчен-тышын җилләтергә,

Бәлкем, тарих куласасын тизләтергә

Теләгәндер? Белсә, моны Мәнди белер!
Мәгърип рухы салкын илгә җилгән тәүдә,

Соңра — төшкән коммунизм дигән шәүлә:

Томалап ул аңны, богаулаган җанны, —

Ал байрагы итеп дөм дәһри ялганны.
Чур, кайтарды җил кабат ертлач заманны.
АҺ, бу тәрәзә бүген дә бит шар ачык!

Әрсез фәхешлек нык исә, шау шакшылык.

Өндә басты безне төрле җен, албасты,

Кайларда соң калды кешелек кыйбласы?

Белмәстер хәтта ки дә Мәнди анасы!..

***
Әкиятләр күптән чынга чыкты,

Ис китәрми хәзер могҗиза:

Күрәсез ич, алмаштыра табиб,

Туза калса тәндә бер әгъза.
Ә иртәгә ниләр кылмас алар,

Киртә юк ла чик вә чамага,—

Ак тәнлегә негр канын биреп,

Әйләндерер йөзе карага.
Бу әкият түгел, ач хакыйкать:

Бәгырьсезләр үрчи дөньяда;
Җаннар хәйран тузган, туңган,
никләр Алмаштырмыйлар соң яңага?!.


Чибәркүл
Кисәтәме Ходай? —
Күктән ташлар башка ява;
Кем әйткәнчә, китәрләргә иде

Башкайларны салга салып.

Китәр идем дә бит, елга кипте,

Урман үлгәч, салы да юк.
Һушлар китәр бушлык җанда;

Белми беркем, кайда кыйбла.
... Сүзләр сына, каләм калтырана, —

Аяк аста, ахры, җир убыла.


Кайсысы өлкәнрәк?
Җ.Румига ияреп
Очрап муллага, куйган кемсә сорап:
«Син үзеңме, сакалыңмы олырак?»
Киткән теге ярсып: «Вәт, шыр дивана!
Сакал учлап тудыңмы әллә дөньяга?!»
«Өлкән булгач сакалыңнан байтакка,—
Дигән кемсә,— төшендерче ул чакта:
Кара иде синең күңел элек тә,
Картайгач та ник агармый бөртек тә?!»

***
Кичә бер төш керде бик кызык:

Чәчкә тотып гүзәл Ай кызы

Йөгерепләр килә каршыма.
Ә өнемдә хәят кылчыгы:

Асып бәндә акча капчыгы

Җәннәт капкасына ашкына.
Күрәзәлек кылып утырма:

Дөнья куа-куа адәмнең

Бәгыре дә тәмам тутыга.
Кодрәт юк үзгәртергә өнне;

Яктыртасым килеп көнемне,

Төшләремне юрыйм яхшыга.
...Ялт узачак алкын гомердә

Тудырырга ашкын могҗиза!

Ул чагында һәр көн, һәр төндә

Сузар чәчкә сиңа Ай кызы.


Үкенеч
Фигылебез иске — гел ызгыш та хөсет,

Яшәсәк тә дәверләрнең яңасында;

«Татарымыз» сулар сибеп кенә тора, Ихма! —
Шаһгалинең нәсел агачына.
***
«Тилевәзир» борып, фин татарын

Тыңлап тордым әле бик кызыгып,

Җитәр вакыт: әткәм-әнкәм телен

Өйрәнербез чит илләргә чыгып.


Горурлык
Онытмаган тарих җирдә җиде

Могҗизаны корган колларны;

Искә алыр бәлкем безләрне дә:

Вата белгән өчен корганны.


Тормыш
Мәрмәр сарай сары майдай җылы,

Кайный котлашулар, баллап мактау; .

Ә урамда — томан, зыкы салкын,—

Монда бозга катып ага сыктау.


***
Чаңы чукрак, сыны коргак гомер

Каланчамнан миргә яр салдым:
Әй, син бәндә!
Ак биләүдә үстең, ак сөт эчтең,

Яши-яши никләр каралдың?!
***
Көләч нурын кояш батырга да,

Бахырга да бердәй балкыта;
Ал да үрнәк,

Кешеләрнең явызлыгын оныт,
Изгелеген мәгәр онытма!
***
Күздәй җиләк күзгә кереп ятмас,

Араласаң гына табылыр;
Бу дөньяда кемнең кемлекләре

Вакыт җиле искәч танылыр.
***
И моңның сихри куәте! —

Эчми дә исерәсең;
Моң — Ходайның адәменә:
«Кара җирдә ак бул син!» дип,

Эндәшүе, күрәсең.
***
Җанын илгә биргән затның кабер ташын

Алыштырып куйды гавам яңасына;
Дау кубарып мирас бүлгән балалары

Караучысыз ята билчән арасында...
***
«Шигырь ветераны» гомер сүтәр

Төсле калай тагып түшенә;
Ил-халыкның хәсрәтләрен эчкән

Шагыйрь үләр нәкъ үз яшендә.
***
Көл-күмергә калып янсам да мин,

Язмагандыр, ахры, балкырга:
Кичтән язган «алтын» шигырьләрем

Иртән әйләнәләр «бакырга».
***
Әрвахларны «дус иде» дип сөйләү җиңел,

Исәннәрне дус күрүләр, һай, авыр ла!
Һәм мине дә дошман мактап, дус юксынып

Сөйләр вакыт җитеп килә, сөбханалла!