Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ГАЛИЯБАНУ»

Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан,
Салих Сәйдәш, Муса Җәлилләрне күреп
кенә калмаган, алар белән якыннан
аралашкан, соңгылары белән иҗади
элемтәдә булган композитор Мансур
Мозаффаров иҗаты күпьяклы, күп
катламлы. «Казах кызы», «Саумы,
кояш», «Хәерле иртә», «Менәргә иде
Урал тауларына», «Җиләк җыйганда»,
«Башка берни дә кирәкми» — әлеге
җырларның исемен әйтү белән, хәтер
бик тә таныш көйләрне яңарта
башлый. Моннан тыш аның симфоник, камера-инструменталь,
сәхнә әсәрләре дә шактый, ул эшкәрткән халык җырлары гына да мирасыбызның күп өлешен
алып тора. Бүген исә без композитор тормышының зур бер сәхифәсе
— «Галиябану» операсының язылу тарихына тукталырга булдык.
«Галиябану» — татар опера театрында куелган өченче спектакль. Аны иҗат итү вакыты
Нәҗип Җиһановның «Качкын» операсы белән («Казан утлары», 2014, №7) бер чорга — 30нчы
елларга туры килә. Исегезгә төшерәбез: 1934 елда бер төркем иҗатчыларны, опера театрына
кадрлар әзерләү максатыннан, Мәскәүнең опера студиясенә җибәрәләр. Бу чорда
композиторларның һәрберсе яңа опера-балет язу теләге белән яна, языла башлап та
ташланган әсәрләр байтак. Мансур Мозаффаров үзе дә «Галиябану»га кадәр «Лачыннар»
операсы өстендә эшли. Ләкин либреттода (авторы
— Фәтхи Бурнаш) табылган кимчелекләр эшне туктатырга мәҗбүр итә. Мирхәйдәр
Фәйзинең «Галиябану» сюжетына опера язу идеясе 1935 елның 25 августында студиянең
репертуар советы утырышында — булачак операларның темалары билгеләнгән чакта туа
(Муса Җәлилнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм
музыкаль мирас үзәгендә саклана торган опера студиясе эшчәнлеге турындагы докладында
язылган. 10 ф., 2 тасвирлама, 20 сак.берәм.). 1937 елның августында Әхмәт Ерикәй әсәрнең
либреттосын тәкъдим итә, ул вакытта әлеге операны язу композитор Александр Ключарёвка
йөкләнгән була. Мәгълүм ки, Александр Ключарёв әле студиягә кадәр «Галиябану»
увертюрасын иҗат итә, ә 1932 елда аңа ике бүлек өсти һәм әсәр сюита буларак яши башлый .
Ләкин операны композитор билгеләнгән вакытта тапшыра алмый, шуңа да студия
җитәкчелеге аның белән килешүне таркатырга мәҗбүр була. 1937 елда бу эшкә Мансур
Мозаффаров алына.
«Галиябану» пьесасын Мирхәйдәр Фәйзи 1916 елда иҗат итә. Әсәрнең беренче исеме —
«Сәгадәтбану». Тугыз күренештән торган әлеге драма шактый үзгәртелеп, беренче тапкыр
1917 елның 19 мартында Оренбургтагы «Ширкәт» труппасы тарафыннан сәхнәләштерелә.
Режиссёр Вәли Мортазин-Иманский, пьесаны шактый үзгәртеп, «Галиябану» исеме белән куя.
Галиябану ролен труппаның җырчы артисты Сара Байкина башкара. Спектакль татар-
башкорт җәмәгатьчелеге тарафыннан зур кызыксыну, яңалык булып кабул ителә, чөнки
сәхнәдә беренче мәртәбә җыр- моң, бию, фикер һәм каршылыклар» бергә үрелеп бирелә.
(Татар театры тарихы.
— К.: Татар.кит.нәшр, «Җыен» фонды, 1993. — 73 б.). «Галиябану»ның Оренбург сәхнәсендәге
уңышын ишетеп, «Сәйяр» труппасы аны телеграмма белән соратып
Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан,
Салих Сәйдәш, Муса Җәлилләрне күреп
кенә калмаган, алар белән якыннан
аралашкан, соңгылары белән иҗади
элемтәдә булган композитор Мансур
Мозаффаров иҗаты күпьяклы, күп
катламлы. «Казах кызы», «Саумы,
кояш», «Хәерле иртә», «Менәргә иде
Урал тауларына», «Җиләк җыйганда»,
«Башка берни дә кирәкми» — әлеге
җырларның исемен әйтү белән, хәтер
бик тә таныш көйләрне яңарта
башлый. Моннан тыш аның
151
ала һәм Казанда куя, шуннан соң бөтен труппалар «Галиябану»ны куя башладылар» (Шунда
ук). Ягъни «Галиябану»ның опера варианты туганчы, драматик вариант бик куп сәхнәләрдә
куелган, ул чорда Татар академия театрында гына да пьеса дүрт тапкыр Габдулла Кариев,
Гомәр Девишев, Гомәр Исмәгыйлевләр тарафыннан сәхнәләштерелгән була. Шуңа да Әхмәт
Ерикәй һәм Мансур Мозаффаров каршына җаваплы эш четрекле мәсьәлә булып килеп баса.
Таныш әсәргә таләпләр дә зурдан! Операның либреттосы кат-кат тикшерелеп, берничә
тапкыр Әхмәт Ерикәй тарафыннан кире эшләнелә. Бу турыда Муса Җәлил латин
графикасында җыелган «Галиябану» либреттосына рецензиясендә (Г.Ибраһимов исемендәге
Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге. 10 ф, 1 тасв, 174 эш,
1-6 б.) тәфсилләп яза: «Галиябану» либреттосының бу соңгы варианты Әхмәт Ерикәй иптәш
тарафыннан редакцион комитетның утырышында тикшерелгән һәм расланган план буенча
эшләнелгән. Бу планны тикшерү буенча без шактый киң һәм тулы фикер алышу алып барган
идек. (...) Менә шулай тикшереп, нык эшләнгән план белән язу нәтиҗәсендә либретто үзенең
композициясе белән бик уңышлы эшләнгән. Либретто пьесадан читкә дә китмәгән һәм шул
ук вакытта, опера жанрына яраштырылып, бик оста кыскартылган, кирәксез вак моментлар
төшерелеп калдырылган (мәсәлән, Садрый күренешләре, көтүче һәм хатын, Галияне кыйнап
күндерү һ.б.). Исмәгыйльнең акча тапшыруы, Бәдрине сатып алу моментлары да яхшы
уйланылган. Элеккеге рецензия нигезендә автор хор, ария, дуэтларны, квартет, триоларны
бик урынлы һәм ачык формада эшләгән. Икенче картинада кызлар хоры бик урынлы
кертелгән».
Мансур Мозаффаровка да эш җиңел бирелми, чөнки ул төп чыганак кысаларында иҗат
итәргә мәҗбүр була. Ләкин, шуңа да карамастан, ул бу операны дәртләнеп, дулкынланып
эшли. Төп партия — Галиябану партиясен махсус Галия Кайбицкая өчен иҗат итә. Бу хакта
җырчы менә ничек искә ала: «Беркөн шулай Мозаффаров: «Галиябану» партиясен Сезнең
тавышка карата яздым. Тавышыгызга уңайсыз җирләре булса борчылмагыз, бергәләп
үзгәртербез», — дип, Галиябану партиясен миңа китереп бирде. Мин ул вакытта «Качкын»
операсында Рәйханә образы өстендә эшли башлаган идем. Рәйханә җырларын өйрәнү белән
аяк-кул бик нык бәйләнгән чак иде. Әмма мин ул батырчылыкны үз өстемә алдым.
Композитор үзе тудырган әсәрен, үз кулы белән «Сезне күздә тотып яздым», дип, зур өметләр
белән миңа ышанып китергән икән, мин аңа һич тә каршы килә алмадым. Һичшиксез,
берьюлы ике образ өстендә иҗат итү миңа җиңел булмады. Шул авырлыкны Мансур белеп,
үзе, миңа җиңеллек китерү өчен, бик булыша иде. Остазым белән үткәрелгән дәресләремә үзе
кереп, җырлавымны бик озак вакытлар тыңлап, берәм-берәм җентекләп утыра иде. Әгәр мин
ул килгәнче класста берүзем булып, «Качкын» операсыннан берәр җыр җырлап утырам икән,
«Качкын» җырларын куеп тор әле, Галия, аларны өйрәнеп туйгансыңдыр бит инде, дип
ноталарымны читкә алып куяр иде дә «Галия» ноталарын каршыма тезәр иде»
(М.Мозаффаров турында истәлек / Башка берни дә кирәкми. — Казан, 2002. — Б.141-142).
«Галиябану» операсының премьерасы 1940 елның 23, 24, 27 июнь көннәрендә, Нәҗип
Җиһановның «Качкын» һәм «Ирек» операларыннан соң уза. Дирижёры — Савелий Бергольц,
куючы режиссёр — Ширияздан Сарымсаков. Әлеге мәгълүматлар татар опера театры музее
архивында сакланган афишадан алынды. «Казан утлары» журналы өчен төшереп алынган
программада катнашучылар составы да язылган. Усман Әлмиев тә «Татар опера театры
сәхнәсендә» язмасында («Еллар һәм җырлар». — Казан: Татар.кит.нәшир., 2007 — 21 б.)
катнашучылар турында әйтеп уза: «1940 елда Мансур Мозаффаровның «Галиябану» операсы
сәхнәгә куелды. Мин Бәдри, шулай ук Хәлил ролен дә уйнадым. Мин Бәдрине уйнаганда, Абу
Сәйфетдинов Бәдри
152
була иде. Галиябану ролен исә Галия Кайбицкая, Сара Садыйкова, Шәфыйка Котдусовалар, ә
яучы карчыкны Мәрьям Рахманкулова, Халидә Зәбирова, Асия Измайловалар уйныйлар».
«Галиябану» опера сәхнәсендә озак бармый. Клара Таҗиева фәнни хезмәтләрендә моның
төп сәбәбен — либреттоның кимчелеге белән аңлата (Башка берни дә кирәкми. — Казан, 2002.
Оперное творчество М.Музафарова / Музыка и современность. Актуальные вопросы
татарской музыки. — Казань, 1980). Ләкин ул вакытта язылган рецензияләргә караганда,
музыкага да дәгъвалар шактый була. Мәсәлән, Гази Кәшшаф 1940 елның 22 августында
«Кызыл Татарстан» газетасында: «Композитор шулай да классик драманы — классик опера
дәрәҗәсенә күтәрерлек эшләмәгән. Иң элек әсәрне халык тойгыларына, халык моңнарына бай
итеп бирү мәсьәләсен алыйк. Халыкчанлыкны саклауны халык музыкасын, халык моңнарын
турыдан-туры операга күчерү төсендә аңламаска кирәк. Композиторның бурычы әзер
көйләрне теркәп, попурри эшләүдә түгел, бәлки халык йөрәгендәге тирән моңнарны иҗади
төстә файдалануда булырга тиеш. (...) Халык хәзер опера тыңларга өйрәнде инде. Ул андагы
уңышлы, уңышсыз якларны тотып ала башлады. Образларның музыкаль тулылыгын
күзәтергә өйрәнде. Шуңа күрә ул яшь операга скидка биреп, композиторларны бозарга
теләмичә, ачык һәм туры әйткәнне ярата», — дип яза. «Музыкальная культура Советской
Татарии» китабында Яков Гиршман аерым музыкаль номерлар уңышлы булып та, тулаем
алганда, операның музыкаль-сәхнә әсәре дәрәҗәсенә җитмәвен ассызыклый (Музыкальная
культура Советской Татарии. — Москва, 1959. — С.104.) Муса Җәлил исә либреттоның
телендәге җитешсезлекләргә басым ясый. Геройларның «бүгенге заман теле белән
сөйләшүенә», халыкчанлыктан ерак булуына дәгъвалар белдерә. Шулай ук аерым
образларның гәүдәләнеше ягыннан да тәнкыйть сүзләре җиткерә.
Мансур Мозаффаров үзе либреттоның кыскалыгыннан канәгать булмый. Яңа авторны
озак эзләгәннән соң, аның игътибары Хәй Вахит вариантына туктала. Анда ике картина —
Галиябануның әти-әнисе һәм Бәдринең базарга әзерләнү күренеше өстәлә. «Галиябану»
операсының икенче варианты 1952 елның 20 ноябрендә Татарстан композиторларының
иҗат җыелышында тикшерелә. Шунысы кызык: ТР Милли архивында «Галиябану»
операсының соңгы, өченче вариантының клавиры һәм партитурасы саклана. Димәк, Мансур
Мозаффаров «Галиябану» операсын гомеренең ахырына кадәр камилләштергән, бу исә
композитор яңартылган әсәрен опера сәхнәсендә күрүдән өметен өзмәгән дигән сүз. Ни
кызганыч, Мансур Мозаффаровның опералары, җырларыннан аермалы буларак, бәхетле
язмышлы булмый. 40нчы елларда, Бөек Ватан сугышы чорында, ул Әхмәт Фәйзи
либреттосына « Зөлхәбирә» операсын иҗат итә. Ләкин либреттоның йомшаклыгы сәбәпле
(революциягә кадәр татар хатын-кызларының аяныч хәле турында бәян иткән әсәр), опера
театрга кабул ителми. Гәрчә музыка ягыннан Мозаффаров «Зөлхәбирә» аша яңа биеклекләргә
күтәрелде дип бәяләнсә дә.
Опера — композитордан күп көч, энергия, вакыт, сәламәтлек таләп иткән катлаулы
жанрларның берсе. Нәм аның сәхнәдә дөнья күрмәве яисә тиешенчә бәяләнмәве иҗатчы өчен
зур фаҗигагә тиң. Алда — Мансур Мозаффаровның 115, 120, 130... еллыгы. Кайчан да булса,
композиторның исеме зурланып, «Галиябану» яисә «Зөлхәбирә» опералары рампа утын күрер
әле дигән ышанычта калабыз!