Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫР ӨМӘСЕ ҮТКӘРИК ӘЛЕ!

2000 елдан башлап ел саен «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале үткәрелә.
Быел декабрьдә менә, шулай ук бик зурдан кубып, «Болгар» радиосы милли җыр бәйрәме
үткәрде. Анда милли музыкаль премия лауреатлары сәхнә тотты.
Ләкин сокланып, чын-чыннан ләззәт кичереп ничә генә җыр тындый алабыз соң?
Монда башкару, җырлау кимәле дә чагыла, әлбәттә. Ләкин төп сәбәп — җырларның
сыйфаты. Җырчыларга һәм җырларны алар аша тамашачыга, тыңлаучыга сатучыларга
шәп җырлар инде кирәкми дә башлады бугай.
Бу чир безгә мода рәвешендә Мәскәүдән йоккандыр. Ун еллап элек данлы Александра
Пахмутованың радиодан әйткән сүзе хәтергә уелып калды. Болайрак дигән иде ул:
җырларны радио-телевидениегә, берәр музыкаль оешмага китерсәң, хәзер җавап гел бер
була: бу безнең формат түгел.
Татар җыр сәнгате, борынгы заманнардан ук килгән милли үзенчәлеген онытып,
башкаларның итәгенә (шул җөмләдән, пычрак итәккә дә) ябышып, ияреп кенә барырга,
гел «хөршидә-мөршидәләнергә» тиеш микәнни соң инде?
Миңа заманында Сара апа Садыйкова белән әңгәмә үткәрергә туры килде. Безгә хәзер
аның шулчакта әйткән сүзләренә колак салу фарыздыр: «Теләсә нинди стильдә иҗат
итсеннәр, әмма халык моңыннан аерылмасыннар. Шунда гына җырың татлы була. Халык
аһәңе көйгә ямь, төс бирә. «Кара урман», «Тәфтиләү», «Рәйхан»... — искитмәле көйләр.
Без шул көйләрдән илһам алып, аларның баш хәрефләреннән башлап иҗат итәбез».
Болай дип тә әйтте әле ул: «Соңгы вакытта һәрбер композитордан берәр кисәк ялгап көй
язучылар бар. Болары инде — мир караклары». «Композиторлар арасында тырышып көй
ясап утыручылар да бар. Шуңа күрә көйләре күңелгә барып керә алмый. Гөл шыткан күк,
көй күңелдә үзе шытып чыга ул.»
Бу сүзләрне Сара апа 35 ел алга карап та әйткән диярсең! Ләкин хәзер «бар» дигәнне
«күп» дип яки «бик күп» дип укырга кирәктер инде.
Җырның сүз ягын тәэмин итүчене, шагыйрьне дә тыңлап карыйк әле. Гәптәшем —
Роберт Миңнуллин. Аның сүзләренә язылган җырларны ярты гасыр тыңлыйбыз бугай
инде.
- Йә, танылган «сүзче» ничек хис итә хәзер үзен, Роберт?
- Җыр сүзенең, җыр шигыренең тәме китте татар җырында. Җырларның бөтенесе
дә сүзгә нигезләнә бит. Көй нинди генә моңлы, шәп булмасын, сүзләре пүчтәк икән, җыр
барып чыкмый инде. Күп бит мондый җырлар. Шуңа күрә мин бик борчылып йөрим.
Тагын бик тә борчылган нәрсә шул: җыр авторларына бернинди ихтирам юк. Хәзер «җыр
хуҗасы» җырчы янындагы хезмәтче малай кебек кенә алар. Бусы — мораль ягы, матди
яктан да шул ук хәл: «хезмәтче»гә тиеннәр генә тама инде.
Бер дә дәртләнеп, күңел үсеп кенә эшли торган түгел. Берзаман хәтта җыр
авторларының исемнәрен әйтми башладылар: җырчыны игълан итәләр дә, бетте- китте.
Аптырагач, бу эш өчен җаваплы кешеләргә болай дидем мин: «Алай җыр текстлары
язучы кирәкмәгәч, җырчылар сүзсез генә җырласыннар инде. «Лә-лә-лә, лә-лә-лә» дип
кенә!..
Чыннан да гаҗәеп хәл бит бу. Космоска беренче кешене очырган чак искә төште.
Юрий Гагарин әле дә иң данлы кешеләребезнең берсе. Батырлык бар монда, әлбәттә,
әмма Гагарин урынында «Тагарин» да, «Шагарин» да — бик күпләр була ала иде бит. Ә
менә космик караб конструкторының исем-фамилиясен (Сергей Королев) белүче юк
диярлек.
Җырчылар, әлбәттә, «җыр карабында» утырып баручылар гына түгел. Алар — аны
халыкка җиткерүчеләр. Ләкин булмаган җырны беркемгә дә тыңлата алмыйсың бит
инде. Аннан, алар — бердәнберләр түгел. Татарның шәп җырларын гасырлар дәвамында
кемнәр генә җырламаган әнә.
РӘФИКЪ ЮНЫС
178
Роберт Миңнуллин белән мондый сүз башлавым тикмәгә түгел. Үземә бик-бик мөһим
тоелган фикер килгән иде башыма: чын җыр бәйгесе үткәрергә кирәк. Әзер җырларны
башкару түгел, аларны иҗат итү конкурсы. Көен дә, сүзен дә язып! Без хәзер суны
тамырга сибәсе урында яфракка бөркибез ләбаса!
— Син дөрес уйлыйсың — диде Роберт. — Җыр конкурсы икән ул, иң алгы планда
җыр булырга тиеш. Без исә җырчыларны пропагандалыйбыз, һәм — җырчы тирәсендә
биеп йөргән шәрә ботлы кызларны. Шоу-бизнесның бик начар ягы шул: җыр өченче-
дүртенче планда кала. «Татар җыры» да, милли музыкаль конкурс та — чиста
корпоратив конкурслар алар, «Барс медиа» да, «Болгар радиосы» да үзләренең
җырчыларын пропагандалады. Шул бер үк җырчылар диярлек бер конкурстан
икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә күчеп җырлый. Күпме еллар шулай инде. Монда
җыр гаме юк. Минем сүзгә профессионал композиторлар язган җырлар күп менә. Резидә
Ахиярова белән язганы гына да егермеләп. Тик беркемнең дә җырлыйсы килми. Чөнки
аларны башкара белергә кирәк бит әле. Ә бу «тыр-тыр-тыр»ларны композиторлар яза
алмый шул инде, мондыйларны еш кына җырчылар үзләре яки баянчылар яза. Сүзләрен
дә шул сәхнә тирәсендә йөрүчеләр әтмәлли. Менә шундый хәзер безнең вәзгыять.
Чыннан да, аны үзгәртергә кирәк. Җыр алга чыгарга тиеш.Чын җырлар күп иҗат
ителергә тиеш. Һәм монда чыннан да җыр конкурсы ярдәм итә ала. Аны бик шәп итеп,
зурлап үткәрергә кирәк...
Димәк, чын композиторларны, чын шагыйрьләрне хәзер җырдан читтә тоткан төп
сәбәпләр ким дигәндә икәү булып чыга: Пахмутова әйткән «формат», ягъни
«тыртыризм» модасы һәм — акча ягы. «Җырның кереме күпме?» дигән сорауга Р.
Миңнуллинның җавабы тәп-тәгаен булды: «Декларация тутырганда җырлардан килгән
еллык гонорарымны ачыкладым мин — 3620сум 60 тиен. Радио- телевидениедән
яңгырап торган, дискларга кергән, концертларда, фестивальләрдә җырланган ике
йөзләп җырның әҗере шул инде!
— Мәскәүгә күпелы вагон билеты — бер билет алырга да җитми ләбаса бу!..
Димәк, ошбу иҗат бәйгесен җыр иҗатының абруен күтәрерлек әйбәт шау-шу
куптарып һәм бик тә саллы призлар билгеләп үткәрергә кирәктер?
— Шулай, әйе.
Җыр конкурсы идеясен Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм
милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә күтәреп алды. Мәсьәләгә һич тә
түрә күзлегеннән генә карый торган кеше түгел бу: 1989 елда чыккан «Җырларыбыз»
дигән җыентыкка ук шагыйрьнең 17 җыр тексты кергән инде.
— Чыннан да бик тә мөһим, бик тә кирәкле эш бу, — диде Разил. — Халкыбызга
җырлау сәләте мул салынган, күрәсең. Җырчыларыбыз әллә кайлардан, һич көтмәгәндә
пылт итеп килеп чыгалар. Бөтен Рәсәй халкын әсир иткән «Голос» телевизион
конкурсында Татарстанда ук яшәп тә без бөтенләй белмәгән Динә Гарипова белән
Эльмира Кәлимуллинаның җиңеп чыгуын күр әнә! 12 ел элек Чаллыдан Будапештка
китеп барган Регина Хөснуллина Венгрия күләмендәге җыр конкурсында уңыш казанды.
Казан Мәдәният-сәнгать университеты студенты Лилиана Газизова «Гәрәбә йолдыз»
дигән Латвия конкурсында һәм «Сәлам, Юрмала» дигән халыкара конкурста 2нче
урыннарны алды... Әле яңарак кына Татар Конгрессында Кытайда яшәгән Шәдия Шамил
(Вәлиева) җырлаганны тыңлап ләззәт кичердем. Ул охшаш моңнар — татар моңы белән
Кытай моңын кушып гаҗәп матур итеп җырлый икән. Татар җырларын кытай телендә
дә, уйгырча да, казакъ телендә дә башкара икән... Әйе, шәп тавышлы җырчыларыбыз бар
безнең, яңа шәп җырлар гына юк шул. Шуңа күрә мондый конкурс бик кирәк ул безгә.
Идеямне мәшһүр җырчыбыз Салават та хуплады.
— Бик ризамын мондый эшкә. Юкса бу өч ноталы җырлар белән тәмам тупикка
кереп барабыз, — диде ул. — Ләкин ничек үткәрәсен ныгытып уйларга кирәк. Жюри бик
шәп булырга тиеш.
ҖЫР ӨМӘСЕ ҮТКӘРИК ӘЛЕ!
179
Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин белән сүзне әнә шул
«өч нота» дан башладым.
— Әйе, дөрес әйтә Салават, — диде Рәшит әфәнде. — Күп хәзер андый җырлар. Без
яшь чакта эстрада җырлары юк диярлек иде. «Кайда эстрада? Даёшь эстраду!» дип
шаулаулар истә әле. Эстрада бар ул хәзер, ләкин нинди генә җырлар чыкмый сәхнәгә!..
Нинди композиторларыбыз бар иде: Сәйдәшев, Мозаффаров, Яхин!..
Конкурс үткәрү әйбәт эш. Ләкин һәр әйбәт ниятне начарга әйләндереп була. Уйларга
кирәк: конкурсны тулаем җыр буенча үткәрергәме, әллә аның берәр төре буенчамы?!
Үзешчәннәр дә катнашырга тиештер. «Мин яратам сине, Татарстан» җырын үзешчән
композитор Роберт Андреев язган әнә, ләкин безгә хас җыр, матур татар җыры. Әнә
шундый җырлар кирәк безгә... Мәкалә басылып чыккач, конкурс турында шәпләп бер
фикер алышырга кирәк булыр әле.
Илһам Шакиров белән Камал театрында, «Татар моны»нын йомгаклау концерты
башланыр алдыннан сөйләштем. Бер ун минутлар теге «мөхтәрәмнәр рәте»ндә аның
күршесендә утырдым мин. Шундый-шундый эшкә фатихагызны бирәсезме, дип сорагач,
бөек җырчыбыз: «Ул эшкә фатиха безгә тумыштан ук бирелгән, — диде. — Бу — бик олы
эш, аны башкарып чыгуы да авыр булачак». Мин исә шул чакта Илһамыбызның 34
яшьлек чагын күз алдыма китердем һәм... әкрен генә итеп җырлап җибәрдем:
Шаулый диңгез, җил өрәдер...
Миңа акаеп карар инде дигән Илһам абый җырны үзе дәвам итте:
Җилкәнен киргән караб.
Төн вә көндез ул йөрәдер, Юл бара ят ил карап.
1969 елны булды бу. Дөрестерме, юктырмы, мин, гади бер тамашачы, шулай дип
хәтерләп калганмын: аңарчы коцертларда җырчылар сәхнәдә гел бер-берсен
алыштырып торса, Илһам Шакиров, татар җырчыларыннан беренче булып, үз
концертын куйды. Һәм кайда диген әле: Казандагы Боз сараенда! Башыннан ахырынача
сокланып, ләззәт кичереп тыңладым. Беренче тапкыр яңгыраган өч җыр исә
тетрәндерде дә. Бу — «Бик еракта идек без», «Әдрән диңгез» һәм Дәрдемәнд шигыренә
халык чыгарган(?) шул «Караб» иде... Залның котырыплар кул чабуын күрсәгез иде!
Татар җыр сәнгатенең иң сөенечле сәгатьләре булмады микән бу!
Мин — үсмер чактан башлап армиягәчә, татар җырларына һич исем китмичә
«Катюша»ларны дәртләнеп җырлап йөргән кеше. (Их, мәктәптә җыр дәресләрендә хәзер
балалар күңеленә татар җырына мәхәббәт вә татар моңы салынсын иде!) Шундый
берәүнең ошбу татар концертына килүе ничек булды соң?
Армиядә башланды бу юл. Казармада радио бар иде. Шуннан агыла башлаган сүзсез
музыка кинәт күңелне әллә нишләтепләр җибәрде. Сихерләнгән кебек акрын гына
радиога таба атлыйм. Күңелем исә рәхәт бер елау белән елый. Соңыннан аңладым: татар
моңын тоеп, күңелем түреннән үзем элек томалап яткырган татар рухы шулай бәреп
чыккан инде ул!.. Ничәдер көннән, казарма янындарак җыелышып җырлап торган татар
егетләрен күргәч, җырга мин дә килеп кушылдым. Шунда беренче кат тойдым: ай, рәхәт
икән бит ул үз җырларыбызны җырлау!
Ошбу четерекле заманда татар халкына асыл җырлар сихәтле дару кебек кирәктер
ул. Ә менә төрле шаукымнарга бирелеп язылган, миллилекнең әсәре дә булмаган
шырдый-бырдый җырлар зәвыкны бозу гына түгел, татар кешесе күңелендәге милли
иммунитетка да зыян саладыр әле. Ягъни агу кебегрәк тә буладыр. Жырдагы бу
тугарылганлык әхлакый тугарылганлыкны да сеңдерә башлады бугай инде. «Акчарлак»
гәҗите «Бирмим мин сиңа» дип җырлаучы Аиша» белән әңгәмә бастырган әнә (2013, 6
июнь). Әңгәмәнең азагында бу җырчы «Кил, кил, ал мине» — дигән җыр әзерләп ятам»,
— дигән. Шундый җырлар тыңлап үскән яшь милләттәшләребездән киләчәктә ни
көтмәк кирәк, йә!
Бер музыка әһеле миңа болай дип әйтте: Менә син җырга кагылышлы
безобразиеләрне бетермәкче инде. Ул конкурсны үткәртерләр дисеңме?! Ә син нинди
«гаскәр»гә каршы торганыңны беләсеңме соң? Аларга кесә тулы акча кирәк, синең яхшы
җырларың түгел. Халыкның шул «музыкаль тәрбия»гә бирелеп хайванлаша баруы да
180
шәп кенә аларга...
Бәлкем, бардыр андый «гаскәр». Ләкин мин күп көчлерәк «гаскәр» дә барын беләм.
«Татар моңы» фестивален гамәлгә керткән, аны шәбәйткәннән шәбәйтә барган «гаскәр»
бу. Татарстан хакимияте, «Татар конгрессы» һәм дә Салаватның актив катнашы белән
үткәрелә торган әлеге халыкара телевизион фестиваль җыр сәнгатен нәкъ менә шул
татар моңы, чын татар җыры ягына борып ята. Өстәвенә, яшьләрдән «җырчылар
армиясе» дә үстерә әле.
Бу бик тә игелекле, гаҗәеп олы эш асылда күпләр инде «бүтән формат», искергән,
үтми торган товар дип чүплеккә ташларга теләгән халык җырлары һәм җыр сәнгатебез
көчле чагындагы җырлар белән гамәлгә ашырыла. Димәк, хәзинәдә бары белән.
Уйланылган конкурс, ягъни яңа асыл җырлар иҗат итү, шушы олы эшнең дә кыйммәтле
бер өлеше була алыр иде. Аннан, чын җыр иҗаты өзелеп калырга тиеш түгел бит инде!
Кая чәчелде-сибелде соң ул мондый җырларны яза алырлык композиторларыбыз,
«сүзче»ләребез? Аларның һәркайсын кадерләп, игътибар түрендә йөртәсе иде кана!
Кайчан икәнен хәтерләмим дә инде, мине Наил Касыймов дигән егет эзләп тапты.
Мин бөтенләй белмәгән кеше. Җыр сүзләре яза башламакчы икән. Бу хакта нигәдер нәкъ
менә минем белән киңәшәсе иткән. Әлеге «лирик ният» турында кабинетта
сөйләшмәдек инде, Казансу буенда, сандугачлар җырын тыңлый-тыңлый гәп кордык
без. Без дип, ул гына сөйләде инде, бөтен хыялларын ачып салды миңа. Мин исә «Шәп!»,
«Шулай ит!», «Ныгытып тотын!» кебек сүзләр генә кыстыргалап бардым. Хәзер Наил
Касыймов җырларын («Су буенда учак яна», «Туй күлмәге» һ.б.) белмәгән кеше аздыр.
Ләкин ул да җырдан читләште менә...
Элекке кайбер «текстчылар» белән чагыштырсаң, Наил кебекләр кечерәебрәк кала.
Әхмәт Ерикәй җырга инде 33 яшендә килгән, анарчы юньләп шигырь дә язмаган кеше.
300ләп сүзенә көй язылган, 1967 елны дөнья куйган Әхмәт агайның «Җәйнең аяз матур
таңнарында», «Сиреньнәр хуш исләр тарата», «Әгәр син булмасаң янымда», «Эзләдем,
бәгърем, сине» кебек 15-20ләп җыры бүген дә «сафта» әле...
Әтиле-кызлы композиторларыбыз (Әхмәт һәм Луиза Хәйретдиновлар), ирле-
хатынлы «җыр бригадабыз» (композитор Зиннур Гыйбадуллин һәм шагыйрә Гөлшат
Зәйнашева) да бар иде әле безнең...
Мин бу мәкаләне фикер кузгатучы буларак кына язам. Белгечләр дә, җырчылар да,
җыр сөючеләр дә үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җибәрсеннәр иде безгә.
Мәдәният министрлыгына коры идея итеп кенә түгел, бу тәкъдимгә битараф
калмаган кешеләрнең тәгаен пунктлардан торган күмәк план проекты рәвешендәрәк
тапшырырга иде моны. Төрле якларын уйлап бетереп. Әйтик, исеме нинди булырга тиеш
икән конкурсның? Бәлкем, «Асыл җыр» дип атарбыз? Сүз авторы белән көй авторларын
ничек кавыштырырга? Җыр текстларын жюрига җибәреп, үтә алганнары Интернетта
махсус сайтка куелып, көйчеләр шуннан сайлап алса? Күпме вакыт барырга тиеш ошбу
конкурс? Менә шундый күп-күп сораулар туачак әле монда.
Үткәрик әле без татар җырына гына түгел, татарның үз язмышына да тәэсир итәчәк
бу матур өмәне, җәмәгать!