Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЙӨРӘК КАНЫМ АГА ГҮЯ ТӘНЕМ БУЙЛАП...»

САЛИСӘ ГӘРӘЕБА ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ
Татарстан Язучылар берлегенең әдәби ел йомгакларына багышлап үткәрелгән
җыелышында бер халык язучыбыз мине тәнкыйтьләп чыкты. Аның актан киенергә һәм
уратып-уратып сөйләргә яратканын белгән каләмдәшләрем ул әйтергә теләгән
нәрсәләрнең барысын да аңлап бетердеме, анысын ачык әйтә алмыйм, ә менә тел
төбеннән үземә тиешен төшендем: Айдар Хәлим, имеш, шагыйрьләребез иҗаты турында
күп яза һәм шундый яхшы яза, аны укыганнан соң, ул шагыйрьләрнең бөек булуларына
чынлап та ышанасың ки, хәтта Айдар Хәлимнең үзенә шигырь язарга кирәк микән дип
уйлый башлыйсың... Чыгышны көнчел кинәяләр чытырманлыгыннан азат иткәннән соң
хасыйл булган беренче фикер: әгәр шагыйрьләр шулай мин язганнан соң гына «яхшыра
төшә» икән, димәк, алар — уртакул шагыйрьләр; икенче фикер: Айдар Хәлим йомшак
шагыйрьләрне мактап язгач, аның үзенә шигырь язып маташырга да кирәкми.
Минем шагыйрьлегем-түгеллегемне, шигырь язарга хокукым булуы-булмавын бу
актан киенергә яраткан халык язучыбыз түгел, ә моннан илле елга якын элек әдәби
тәнкыйтебез, классикларыбыз һәм СССР Язучылар берлегенең абруйлы комиссиясе хәл
иткән иде. Инде андый рөхсәтне беркемнән сорап тормам кебек. Нинди генә каралар
ничек кенә актан киенсәләр дә. Мондый очракта шаяны-чыны белән Владимир
Маяковскийны кабатларга туры килә. «Йөз елдан соң минем яныма килегез, — дигән ул.
— Хуп күрсәм, бәлки сезләргә кулымны да бирермен әле». Ә «уртакуллар» мәсьәләсенә
килгәндә, ниндирәк уртакуллар турында яздым һәм язам соң мин? Мостай Кәрим һәм
Сибгат Хәким, Хәким Гыйләҗев һәм Гамил Афзал, Равил Фәйзуллин һәм Роберт
Әхмәтҗанов, Рөстәм Мингалим һәм Ренат Харис, Рифкать Закиров һәм Клара Булатова,
Разим Вәлиуллин һәм Фәрит Габдерәхим, Әдхәт Синугыл һәм Мөдәррис Әгъләмов, Рим
Идиятуллин һәм Кави Латыйп. Яшьрәкләрдән Булат Сөләйманов һәм Равил Рахмани,
Айрат Суфиянов һәм Сирень Якупова, Рөстәм Зарипов һәм Ленар Шәех, Луиза Янсуар һәм
Әлфия Ситдыйкова... Буыннары, иҗат-язмышлары төрле булган, кайберләре әле иҗат
юлын башлаган гына, әмма ышанычлы башлаган һәм милләтләре-иманнары өчен утка
керергә әзер торган бу яшьләрнең кайсысын «сәләтсез, уртакул» дип тамгалап булыр
иде? Кешегә канат куйыйк!.. Әгәр иренмичә эзләгән булса, минем моннан берничә ел
элек чыккан һәм бары тик тәнкыйть мәкаләләреннән торган «Талант. Шәхес. Язмыш»
дигән икетомлыгымнан да таба алмаган булыр иде ул бер генә «уртакул»ны да.
Сорау туа: нигә күрми ул бу хезмәтне? Нәкъ урыны шул — җыелыш тәнкыйтьнең.
торышына багышланган бит! Нигә моннан ун ел чамасы элек чыккан һәм кайберәүләр
әле булса айный алмый торган «Сез беләмсез кая барганны?» дигән мәкаләмә һәм «Татар
балалар шигърияте һәм орчык-малай «Биктырыш» дигән китабымны искә алмый уңай
күренеш итеп? Әдәбиятыбызда чәчкә аткан уртакуллыкка мин шул әсәрләремдә җаным
әрнеп каршы чыкмадыммы? Шул гаярьлегем өчен әле булса «репрессия» кичерәм
түгелме соң инде мин? Халык язучысы боларның берсен дә күрми. Бу аның
идеологиясенә туры килми. Чөнки ул үзе бердәнбер бөек һәм бөеклек өчен башкаларга
урын калдырмаган шагыйрь, мине, аның фикеренчә, «шагыйрь булмаган» гавам
баласын, аның үзеннән башка шагыйрьләр турында язуымны ошатмый һәм әдәби
тәнкыйтькә багышланган җыелышта нәкъ менә шул 142
әдәби тәнкыйть таләпләренә җавап биргән хезмәтләрне күрәсе, аларга бәя бирәсе
урында миңа шигырь язмаска куша...
Яшермим, кайчандыр минем тирәмдә чәбәләнеп йөргән бу чибәр энекәшемне
кызгандым мин. Шулай эреләнү, чамасыз зур күтәрү, бөектән кузгалу өчен күпме акыл
һәм талант кирәк икән? Шуңа күрә бу, әле башланмаган, чираттагы «башкаларны күрә
торган» мәкаләмне менә шулай тәкатьсезрәк башларга туры килгәне өчен мин
укучымнан гафу үтенәм.
***
Өстәлемдә чираттагы шигырь җыентыгы — Салисә Гәрәеваның «Йолдыз
яңгырлары» (Казан, 2006). Җиде ел үтүенә карамастан, һаман да бәясен алмаган. Оясына
136
якын җибәрелмәгән ятим аккош кебек көтә ул мөлаем карашны. Их, бу юлсызлыкка тиң
тәнкыйть юклыклар! Шигърият ачылмаган:
Тимер елый.
Минем үзәк өзгеч
Шул тавыштан йөрәк сызлана.
Телем-телем тиресе салдырылган
Тимерне мин өзелеп кызганам...
Авыртуны тимер кисәге дә
Белә кебек.
Бәлки беләдер?!
...Корал булып кеше үтергәнче Тимер әллә ничә үләдер...
Тимер дә елый һәм үлә икән. Нигә моны ачмаганнар? Бер китап кына түгел, барлык
гомерен шигърияткә багышлап, яшәвенең, кем әйтмешли, классик түбәсенә килеп
җиткән шагыйрәнең иҗаты тулаем үз бәясен алмаган. Аңлыйм, киләчәктә аңа биреләчәк
бөтенхалык бәясенең мин биргән бәягә тиң яки югарырак та булуы мөмкин, әмма һич
түбән булмас һәм ул бәя бирер көн барыбер киләчәк. Шулай булсын. Әнә бит, автор үзе
дә «Бер кайтырмын. Ачкыч янда йөри» дип белдерә. Нигә аны бүген үк эшләмәскә?
Кемнән, нәрсә көтәбез? Татар бит күңел киңлегеннән түгел, тарлыгыннан йә
битарафлыгыннан харап була. Гүя битарафлык белән тарлык рифма гына түгел, ә
хакыйкать. Шуңа күрә, көнчеллек-битарафлык ярыгыннан гына карап тору белән
чикләнмичә, башка каләмдәшләрнең иҗаты белән чагыштырмыйча, үзем тойган, үзем
сизгән бәямне бирергә тиешмен. Моның өчен әсәрләрне укырга кирәк. Мин укыдым.
Шагыйрәнең 400 шигырен укыдым. Бушкамы? Бер тиенсезме? — дип сорады бер
замандашым. Әйе, бу мәкаләне язар өчен генә укыдым. Нәрсә, вакытың артып барамы?
Язарга үз әсәрләрең юкмы? — диде замандашым. Бездә мөхәрриргә, шоферга, идән
юучыга, урам себерүчегә аз булса да түлиләр, ә менә сезгә, язучыларга, юкмы? Юк. Бу
шундый ил. Шагыйрә әйтмешли, «200-ле йөк», шомлы табутлар иле. / «Русиядә сугыш
тынганы юк: / Гел кан ага, гомер киселә...» Ләкин мин әдибә хакында сүземне әйтергә
тиешмен, черт побери!.. Әлбәттә, дүрт йөз шигырьлек китап дүрт йөз энҗедән тормый.
Тора да алмый. Гомердан Сәлисә Гәрәевага кадәр. Алай була да алмый. Меңнәрчә шигырь
язып, бер шигырь белән тарихта калучы классиклар бар.
Әйе, дүрт йөз шигырьне көннәр буе укып, мин биредә табылган дистәләрчә
энҗеләргә куандым. Башкалар өчен куану — минем байлыгым. Еладым, нәфрәтләндем,
ватансыз изелгән язмышыбыз өчен үкендем, буш көрәштә түгелгән көчләребез өчен
гарьләндем, үзебездә таш астыннан да тишеп чыгарлык көч тапканыбыз өчен
горурландым.
Кара да соклан күкләргә:
Зәңгәр биеклек тирән!
Хисләрең тирәнлегенә Биек күкләрдән өйрән!
Кара миңа: күз төпләрем
Кара кайгыдан көйгән.
Кайгыда да нык булырга
Син миннән, миннән өйрән!..
Нәрсә, моннан нәкь җитмеш биш ел элек Минзәләнең шагыйранә Тулбай авылының
эре йолдызлары өермәсендә туган татар кызы, Алабуга китапханәчеләр техникумын
тәмамлаганнан соң, кияүгә чыгып, туган җиренә таш булып төшеп, тыныч байбикә,
абыстай, остазбикә, бәлки, насыйп итсә, ат һәм мал өерләре, ялчылары, ярдәмчеләре
хуҗабикәсе булып, туган илләрендә куанып гомер кичерә, бер көтү балалар үстерә, шул
ук вакытта милләтенең бәһасез шагыйрәсе булып җитешә алмас идеме?! Җитешә алыр
иде, әгәр дә... әгәр дә... әгәр дә милләтебез язмышы сынмаган-ватылмаган булса!..
Кара башлы яшел камыш.
Үрдәк кычкырган тавыш.
Моңнардан ташый күңелем,
«ЙӨРӘК КАНЫМ АГА ГҮЯ ТӘНЕМ БУЙЛАП...»
137
Кагыла күрмә ялгыш!
Исмә җил! Очма, сагыш!..
Ник, ни сәбәпле инде үз язмышын тагын да чатнатып, чыгып ычкынырга мәҗбүр бу
кызкай моңа кадәр күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән Урал — Чиләбенең чаңлы
«тракторстрой» тарафларына? Ни эзләп, ник таптый ул бер телем икмәк, җылы почмак
дип җыелган чит-ят халык, борынгылар әйтмешли, урыс-улак арасында салкын
гомумтораклар, вокзал-разъездлар, прокат станнары, мартен цехлары арасындагы туң
сукмакларны болай тетрәнеп һәм кыйналып?!
Идел илендә тудым мин,
Ык суында коендым.
Шулпасын эчтем Уралда
Тормыш дигән кыенның!
Идел илендә тудым мин, Сөрмәт тавында йөрдем. Уралга килеп, язмышның
Мартен миченә кердем!..
Нигә ул, туган Ватанында ипи миченә керергә тиешле кызкай, читләргә китеп, җиде
ят мартен мичләренә кергән? Җир йөзенең иң гигант танк заводларының
радиорубкаларына микрофон тотып күтәрелеп, шул ук туң микрофоннан чит телдә
«партия кушканча яхшы эшләргә» ник чакыра?! Ни җитмәгән, аның эшеме?! Нинди
Ватан эзли ул читтә, Ватанында үз Ватаны була торып? Ул буыныбызны «коллар һәм
тоткыннар» — сугыштан ятим калган боек күзлеләр буыны дип атый. «Оят качкан,
җинаятьчел катлам / Сугыш ачкан заман колы без; / «Азатлык!» дип куллар
йодрыкланган, / Империя аша юлыбыз...» Аһ, Ватанында үз Ватанын таба алмаганга
чыгып киткән ул Минзәлә баласы!.. Миллионлаган татарлар!.. Шулай итеп, үзенең бай,
сыгылмалы, моң белән сытылып торган теленнән төшкән менә мондый гаҗәеп табигый
шигъри тукымалар яңгырый:
Сандугачлар, күке, сарытүшләр,
Сыерчыклар шашты таллыкта!
Акчарлаклар әче чыелдашып,
Кинәнделәр күлдә балыкка...
Кояш нуры кылдай тартылды да,
Су төбенең тотты ташларын;
һәм җылытты буйга җиткән кызның
Яр читендә калган башмагын... -
Шушы телне ватып-бозып, шигъри көчәнешне түбәнәйтә торган антипоэтик
трансформатор куярга мәҗбүр, аңа трактор заводларының «гравитация кырлары»,
«мембрана», «космологик киңлек», геннары, биоток, расточниклары, прессланган
вакыт-пролетлары, сталевар-сварщиклары һәм тагын да әллә кем, әллә нәрсәләре килеп
керә... Язмышмы? Язмыш!..Моны һәркем кичергәнме? Кичермәгән! Татар әдәби
тәнкыйте бу фаҗигане ачарга тиешме? Тиеш! КПСС Үзәк Комитеты бездән шундый
шагыйрьләр тәрбияләргә тырышканы өчен җимерелеп төшкәнен онытмыйк. Бу
«модадан» заман темасының яшен суга торган кап уртасында торган Салисә дә читтә
калалмады. Һәм ул, утыз ел Чиләбенең металл тузанын үзенең публицистик теле белән
ялап яшәргә мәҗбүр булган, Горбачев демократиясе килгәч, «Үлән Әбисе» —
Татарстанда түгел, аңардан читтә, цехлардан цехларга чабып, татар милли
мәнфәгатьләре өчен көрәшчеләр, татар милли әдәбияты өчен каләмдәшләр эзләп
тапкан милли шагыйрә, безнең күпләребез кичермәгән газаплар кичереп,Чиләбе татар-
башкорт милли хәрәкәтен һәм татар-башкорт милли әдәби тормышын
— әдәби, сәнгать түгәрәкләрен, мәктәп-китапханәләрен оештырырга тотына... Шул
заманнарда миңа язган бер хатында ул менә нәрсә ди: «Их, Айдар, без кичергәннәрне
тиешенчә аңлап, безнең бүгенге чәбәләнүләребезгә хак бәя бирүчеләр табылырмы?!»
Әлегә табылмады, әмма киләчәктә табылыр, Салисә. Без исән бит әле. Татар халык җыры
исән. Менә сине дә коткарды бит ул бөек татар халык авыз иҗаты, татар халык җыры,
татар халык теле. Бу мәсләктән без синең белән, Салисә, охшаш идек. Минем өчен Түбән
Кама төзелешләре сынау мәйданы булган булса, синең талантыңа Чиләбе, Урал
АЙДАР ХӘЛИМ
138
чынбарлыгы илаһи сабырлык куйды. Син Казанга Татарстаннан китеп, Уралдан килсәң,
мин Казанга Түбән Кама, Уфалар аша килдем. Теге режимның муенны буа, тынны кыса
торган «гравитация кырлары»ннан син бит башың-күзең аларып, сөремле мунчадан
чыккандай, чабып килеп чыктың. Синең яшәүгә ышаныч тулы нечкә лирикаң туң
тимерне мартеннардан да сыйфатлырак итеп эретсә дә, туң йөрәкләрне һәрдаим эретә
алмады. Әмма «аерылуны раслап яшь тамган соңгы хат» кулларда ничек кенә тетрәнсә
дә, бу халәт сөю бөеклеген раслап, синең иҗатыңда хыянәткә каршы гаепләү акты булып
яңгырады:
Нинди кояш яна күкрәгемдә!
Өмет бугай якты исеме.
Ят ярларга бирмим кулларымны, Ятка ачмыйм йөрәк хисемне! Ак шәлемне салып
иңнәремә, Каршы барыр идем - хатың юк. ...Гомер буе көткән сөйгәнемә
Хыянәткә бармыйм - хакым юк!..
Салисәнең шигырьләрен укыганда хистән хискә күчеп күңел ял итә. Аларда һәр
авылның Үлән Әбисе киптергән дару үләннәренең хуш исе. Дөрес, иҗатының беренче
чорында язылганнарында соклану, матурлыкка «таң калу» күбрәк һәм кайбер фикерләр
кабатлана да кебек. Бу безгә Әхмәт Ерикәй, Мөхәммәт Садрилардан килгән. Кабатлану —
мәхәббәттән. Аны әйтеп бетерергә тырышкан саен әйтеп бетереп булмый. Соклану
шигъриятнең состав өлеше булса да, төп элементы түгел. Чын шигърият соклану белән
башланып, язмыш белән бетә. Нәрсә ул язмыш? Бу хакта Лев Толстой бик яхшы әйткән:
«Мин итекче идем, солдат булдым, дизертир идем, фабрикант булдым, укытучы идем,
хәзер нуль». Сокланып, язмыш ясап булмый. Соклану, еш кына, бигрәк тә хатын-
кызларыбыз иҗатында шуның белән чикләнү
— татар шигъриятенең иң йомшак өлеше. Ул шигырьне язмышка җиткермичә оета.
Салисә бу камалыштан чагыштырмача имгәнмичә һәм ирләрчә сабырлык белән чыкты.
Әмма миңа, бәяче буларак, мондый эволюциянең барышын күрсәтү ифрат та читен,
чөнки җыентыкта әсәрләрнең язылган еллары күрсәтелмәгән. Мөхәррирләргә
— шелтә. Кайчан язылган ул — 1976 дамы, әллә 2000 дәме? Шагыйрәнең Урал
тарафларына китүе аның сокланудан язмышка күчүе иде. «Яңгыр ява. / Зәңгәр җепкә /
Саплаган энә кебек. / Шаян яңгыр куыклары / шуңардан сүнә кебек». Бу «Зәңгәр агым
аша» дигән шигырьнең башы. Сокланудан язмышка күчә башлау халәте. Куыклар сүнә.
Ә шигырь ничек тәмамлана? Тетрәткеч язмыш белән:
Җилләр яңгыр болытларын
Этәрделәр, иштеләр.
...Өздереп җанны, кемнеңдер
Үксүе ишетелә...
Монда Блоклар, Анна Ахматовалар, Пастернаклар чалымы бар. Шундый ук чалым
«Разъездлар»шигырендә аеруча ачык сурәтләнә. Биредә язмыш детальләрдә күренә:
Ике өй дә... киң каралты-кура,
Разъезд кала поезд юлында.
Кое тирәсендә яшь бер хатын һәм ыштансыз бала кулында. Бәрәңгеләр инде шау
чәчәктә, Бозау йөри тартып арканын. Күренеп калды печән чүмәләсе һәм
берәүнең печән чапканы...
Татар күңеленә нинди якын күренешләр, гүя печән өстендә Минзәләсеннән юлга
чыккан авыл абзыйсы-апасы кайдадыр Уралның Миәс, Сим тирәләреннән поездда үтеп
бара... Уралга килгәндә, ул Салисә Гәрәеваның тәрҗемәи хәлендә икенче җөмлә булып
килә. Әгәр ул адәмзат булып үз Тулбаенда туса, иҗатчы, гражданин һәм көрәшче булып
ул үз Уралында туа. «И Туган ил! Татарстан! Әти-әни!.. / Тоталармы илдә мине
исләрендә?!» ди ул Прагада җирләнгән татар кызы Сания Фәхретдинова авызыннан. Үзе
әйтмешли, сүзендә Урал кырыслыгы, эшендә Урал һәвәслеге аның. Караса,
онытылмаслык итеп карый, тараса, таралмаслык итеп тарый. «Яшь кулларым белән
корыч койдым. / Ә язылган җырым азмы соң?! / ...Урал — минем җырлы тормышым ул,
/ Урал — минем кырыс язмышым!» Урал шагыйрә өчен язмыш тизләткече һәм
«ЙӨРӘК КАНЫМ АГА ГҮЯ ТӘНЕМ БУЙЛАП...»
139
тәмләткече. Ул тәмләткечтән яратылган яралар милләт өчен горурлыкка, милли
горурлык һәм аның алдындагы мөкатдәс бурычка барып бәйләнә:
Европаның кырчын ташларыннан
Азиягә атлап үтәм мин.
Тамырларда
Ике континентка
Хуҗа халык канын йөртәм мин!..
Менә бу инде безнең бу җыентыктан ала алган иң кадерле тойгыбыздыр кебек. Безгә
менә шундый хуҗаларга хас горурлык җитми дә инде. Язучыларга килсәк,
язучыларыбыз, тарихчыларга килсәк, тарихчыларыбыз, тотабыз да үзебезне, имеш, без
бу тарафларга фәлән-фәлән елда килгәнбез, без килгәнче бу җирдә марилар, чуашлар,
башкортлар яшәгән дип, үзебезнең тарихыбызны XYII-XYIII гасыр белән чикләп, биредә
төп халык икәнлегебезне онытып, үзебезне үзебез тарихсыз һәм җирсез итәбез дә
куябыз. Тарихчыларыбызда милли идеология булмагач, безнең халыкның җире кайда
икән соң ул? — дигән сорау да туып куя.
Шушы кадерле «хуҗа булу» дигән тарихи тойгы җыентыкның башыннан азагына
кадәр мәхәббәт белән сугарылган. Әлбәттә, бу мәхәббәт, гадәттәгечә, җенси
мөнәсәбәтләрнең гармониясеннән яратылган. «Яратмаган кешем янда йөри, /
Юлларыма чыкмый яраткан», дип уфтана ул хатын-кызларга хас хиссият белән. Әмма
Салисә Гәрәеваның мәхәббәте субъектларның җаваплы-җавапсыз мавыгу статусыннан
арынып, милләтне яшәтү-яшәртү субтропигы дәрәҗәсенә күтәрелә. Мәхәббәт — милләт
сихәте. Аның өчен татар халкының дәүләтчелеген аякка бастыру гасырлар буе тартып
алына барган мәхәббәтне — яшел яфрактай хлорофиллны кире кайтару өчен көрәш ул.
«Аерылышты юллар. / Сине уйлап / Сызып йөрим Һаман. / Синсез туңам: кар өстенә
кунган / Яшел яфрак сыман». Башка шагыйрә- шагыйрьләрдән аермалы буларак, аның
мәхәббәте кайвакыт натуралистик дәрәҗәдә ачык Һәм биологик яктан параграф кебек
шәрәләндерелә:
Араларга уйда кылыч куйдым:
Чикләр бикле, чикне үтмәсен!
Тән шашына, эзли иреннәрен,
Акыл әйтә: Тыел! Үпмәсен!..
Үбешәсе килә!.. Кулларына
Тапшырыл, ди күрел - боера!
Эчтә көрәш бара. Әнкәй дулый, Кырыс әткәй кашын җыера...
Татар шигъриятендә әлеге нечкә хисне мондый халыкчан юмор, сихри калкыну
белән сурәтләгән әсәр юк иде шикелле әле. Монда безне тирән Һәм тормышчан
чынбарлык та каравыллый. «Ике күкрәк ике якка караган, / Саф тамчылар ага ике
арадан! / Ике йомры ярымшарлар ут йота — / Күргән кеше бар дөньясын оныта!..» Бу
уңайдан Ромен Ролланның хатын-кыздагы мондый халәт турында «Әгәр гыйшык хисе
хатын-кызны биләп алган икән, биредә гыйффәтлек турында сүзнең булуы да мөмкин
түгел» дип мыек астыннан шаяртканы хәтергә килә...
Безнең шигърияттә ел фасылларын Салисә Гәрәева кебек тәфсилләп Һәм яратып
язган тагын да берәр шагыйрь бар микән? Яз, җәй, көз, кышка багышланган йөзгә якын
шигырен укыдым мин аның. Бик күп язучы-шагыйрьләр ел фасылларына еш кына
очраклы гына кайтып киләләр. Салисә гүя аларны көтеп ала Һәм озатып куя. «Өшеткеч
Һәм елак көз зарына / Ачылганнар басу капкалары!» «Эссе җәйнең соңгы атналары. /
Үләннәрдә соңгы аккордлар... / Озакламый болын өсләрендә / Оча башлар салкын, ак
кортлар!..»
Мин шагыйрә тудырган бу ел фасыллары шигъриятенә аерым бер мәгънә бирәм.
Искиткеч бай тел, камил сөйләмдә, берсен берсе «җигеп», җырлап торган рифмалар
белән (югарыдагы «аккорд-ак корт»ны гына алыгыз) язылган бу әсәрләр Петр Ильич
Чайковскийның «Ел фасыллары» циклын хәтерләтә. Әгәр шундый могҗиза булып,
Татарстанның симфоник оркестры берәр сүз остасы башкаруында Салисә Гәрәеваның
шушы шигырьләренә аккомпаниатор булса, Чайковскийның урыс композиторы, Салисә
Гәрәеваның татар шагыйрәсе икәнен онытыр иде. Менә түбәндәге юлларга
АЙДАР ХӘЛИМ
140
кемнәрнеңдер бушка көчәнеп куерткан «милли мөнәсәбәтләрнең» ни катнашы бар?
Сөям кышның озын яллы бураннарын,
Көртләр күмгән, үргә менгән урамнарын;
Тәрәзләрдә ут уйнаткан клубын да, Әткәемнең иске авыр толыбын да. Туган
җирнең ак карлары - киткән юлым. Сабан туен бәйрәм иткән яшел болын -
Бары да истә... Зәңгәр Ыгым ага уйнап, Йөрәк каным ага гүя тәнем буйлап...
Менә шундый-шундый хәлләр Салисә Гәрәеваның шигърият илендә. Кайсыбер
укучыда «Бу Салисәбезнең бер җитешсезлеге дә юк микәнни?» — дигән сорау тууы
мөмкин. Бар. Нигә булмасын! Аларның беренчесе — бәйләнеп булмас дәрәҗәдә
камиллеккә омтылган шомалык. Икенчесе — күзгә кереп барган матурлык. Өченчесе —
гел юксыну, гел сагыну. Шигырь шомалыгында да, матурлыгы-купшылыгында да,
сагындыруында да авырттырып сынарга тиеш. Соңгы чорларда татар шигъриятендә,
аеруча хатын-кыз шигъриятендә, менә шундый авырттырып сына торган шигырьләр
күренми башлады. Ул әхлакның әдәптән аерылуына бәйле бугай.
Безгә сынып сыналырга Һәм шулай сакланырга кирәк.