Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ҮРЛӘР ЯУЛЫЙК!

«Ни генә дә җиккесез! Чаба Заман — җиткесез!..» Әйе, Вакыт томырылып чаба... Әле
күптән түгел генә яңа гасырны каршылаган идек, инде ундүртенче елы да килеп җитте! Кеше акылы казанышларына күбебез ияреп тә җитә алмый бугай. Вакыт «кызуырак әйләнгән» саен, Җир-галәм үзе дә Кешенең «учына сыя», дөресрәге, ихтыярына буйсынып калды шикелле. Кешелек үз-үзен харап итәрлек дәрәҗәдә «көчле!» хәзер.
Нинди генә өлкәдә эшләмәсен, гаме булган һәр кешене Замана бик нык уйландыра бүген. Иҗат кешеләрен бигрәк тә. Заман таләпләренә лаек дәрәҗәгә ничек ирешергә? Язучы икәнсең, нәрсә турында, ничек язарга? «Кеше җаны өчен көрәш барган» чорда фикердәш укучыларыңны ничек табарга, җыярга? Җәмгыятьнең рухи үсешенә үзеңнән ничек өлеш кертергә? «Ничек?»ләр күп. Җавап табу гына җиңел түгел. Чишелеш өчен, әлбәттә, иң әүвәл максатны төгәл ачыклау зарур. Минемчә, безнең өчен бүген иң мөһиме — халкыбызны зыялы милләтләр рәтендә саклап калу, ягъни, телне, милли мәгарифне, әхлакны, дәүләтчелегебезнең нигезе булган Республикабызны саклау, гавәм халкының үзаңын үстерү. Моңа ирешү өчен тарихны белү, хезмәтне сөю, талантларны кадерләү, киләчәкне анык күзаллап, максатчан булу шарт.
Язучы халкына бүгенге көндә бер дә җиңел түгел. Хәер, намуслы иҗатчыга беркайчан да җиңел булмаган. Халыкка төрле яктан мәгълүмат-информация ташкыны ишелеп төшкәндә, бигрәк тә. Өстәвенә, табигатьтәге аномалия күренешләре ешайган шикелле, иҗтимагый тормышта да сәяси катаклизм хәлләре җитәрлек. Шуңа күрә, үзеңдә тулы җаваплылыкны тоймыйча иҗат итәргә тырышу — мәгънәсезлек. Тотынгансың икән, максатыңны ачыклаудан тыш, иман-ышанычыңны ныгыт, көч-дәрманыңны чамала!
Язучының коралы — Сүз. Чын Сүз девальвацияләнми. Алтын Сүзнең кадере беткәне юк. Заманы-чорына карап Сүзне ташка чокыганнар, тирегә төшергәннәр, кәгазьгә басканнар. Сүз — ничә гасырлар буена, Китап рәвешендә, Кешелекнең иң бөек казанышы саналган. Нинди форматта булмасын, дөньяда барыбер Сүз калачак, Ул — мәңгелек. Ә син, язучы буларак, Аны иярли аласыңмы? Сүз хуҗасы икәнсең, әйдә, акылыңны күрсәт, матурлыкны данла, изгелек иңдер! Техник казанышлар Сүз кодрәтен күрсәтү чаралары гына. Шунысын да онытмыйк, безнең артта — меңьеллыкларга сузылган Сүз тарихы, Әдәбият тарихы. Сирәк халыкларда гына булган тарихи мирас, тарихи байлык.
Без, бүгенге журнал хезмәткәрләре, озак еллар буе үзебез белгән, аңлаган шушы хакыйкатьләргә таянып эшләргә тырыштык. «Казан утлары» — бүгенге көндә Россия күләмендә иң абруйлы журналларның берсе. Язмыш рәхмәте белән, миңа бу журналда егерме биш елга якын баш мөхәррирлек вазифасын башкарырга туры килде. Бу елларда журнал минем өчен ата-анам да, балам да, иҗат йортым да булды. Журналның бөтен яшәү дәверендә чыккан мең дә туксан биш санның өч йөзгә якыны минем баш мөхәррирлек култамгам белән дөнья күрде. Бу дәвердә эш өчен зур көч салган хезмәттәшләремә чиксез рәхмәтлемен, ирешкән уңышларыбыз — уртак хезмәт нәтиҗәсе. Бу сан — хезмәт коллективының минем җитәкчелектә әзерләнгән соңгы саны. Журналдагы җитәкчелек дилбегәсен яңа кулларга тапшырырга вакыт җитте. Алар сөекле басмабызны яңа үрләргә, яңа биеклекләргә күтәрер дип ышанасы килә. Әмма бу күчеш минем журналдан аерылуым түгел, киресенчә, алга таба да көч-сәләт җиткән кадәр уртак журналыбыз үсешенә өлеш кертергә тырышачакмын.
Сүзебез башында «Вакыт томырылып чаба!» дидек. Әйе, чаба гына түгел, оча! Бүтәнчә була да алмый. Шулай да еллар, гомерләр уза дип артык офтанмыйк! Үткән елларның мәгънәсе кешеләргә күпме дәрәҗәдә игелек кылу белән бәяләнә бит! Бер-беребезне бәрәкәтле гамәлләр белән сөендерик. Хәерле Яңа Еллар булсын!