Логотип Казан Утлары
Бәян

ТУЛГАН АЙ (дәвамы)

IV
Җәй җитте. Тулганайны дөньясында бер эт — сирәк һөнәр иясе итеп күрәсе килү
теләге бик көчле иде. Үзе дә сынатмаска охшаган. Бакча тирәсендә төнге ябалакның
162
һава кыйнап канат кагынганын ишетеп алса да, чылбырын ду китереп өстерәп, әрле-
бирле чаба башлый. Көндезен дә берәрсе бакча коймасына якынлашса, колакларын
үрә торгызып, ырылдап ала. «Белегез, минем төп эшем — бакча саклау!» — дигән
кебек. Әткәй Тулганайны үз итте инде. Сизгер, кыю эт булып үсеп килә. Кәлимулла
абзый да мактап кына тора:
— Тәки эткә охшап килә бит, — ди. Тулганай аны күрүгә, арт аякларына утырып,
уң тәпиен күрешергә суза. Кәлимулла абзыйның кәефе дәррәү күтәрелә инде. Минем
дә баш күккә тия. Гади бер эт кенә түгел инде Тулганай, гаҗәп акыллы җан иясе.
Яшермим, минем аны шундый итеп күрәсем килә. Кинода күрсәткән Мохтар кебек үк
булмас инде булуын. Бердән, Мохтар
— овчарка, икенчедән, ул — чик саклый. Тулганай бакча сакларга әзерләнә, буйга да
кыскарак. Әмма безнең этебез акыл иясе булуы белән бөтен авыны гаҗәпләндерергә
тиеш дигән уй һич кенә тынгылык бирми.
...Шулай беркөн Гыйлемҗаннарга кергән идем. Шаккатмалы хәл күрдем. Актырнак
исемле этләре бар аларның. Бәйдә тоталар. Акыллы эт, мине әллә кайдан танып
алуыннан чыгып әйтәм. Шаккатуым шуңа, Актырнак ал тәпиләренә башын куеп, кояшта
йокымсырап ята, ә аяк арасына бер оя сап-сары чебиләр кереп тулган. «Чеп-чеп»
киләләр, хәтта шундый кыюлары табылган — баш өстенә үк үрмәләп менеп, колак
очларын чемчекләп маташалар. Актырнак күзен ачып-йомып, рәхәт чигә. Чебиләрнең
аналары — тавыкбикә исә корт-корт килеп, бер читтә йөри. Тиктормас чебиләрнең әле
берсе, әле икенчесе каядыр китмәк була, Актырнак андыйларны сак кына алгы тәпие
белән куенына кертә, тегеләре карышмыйлар, саргылт томшыкларын Актырнакның
түшенә төртеп, ял итеп, йокымсырап, хәл җыялар. Якынрак киләм. Тавыкбикәнең коты
очты, чебиләремне алмакчы була — ди торгандыр инде, «корт-корт» килеп үзе дә
Актырнак тирәсенә сырышты. Яклау, сыену эзли бу!
Телсез калдым. Гыйлемҗан исә, шаккатуымнан һуш җыя алмый торуыма күңеле
булып:
— Безнең Актырнак бер генә җан иясенә дә тими, — диде һавалы тавыш белән.
— Сыер, сарык кайтмаса, авыл буйлап эзләп алып кайта, чебеш, бәпкәләрне
тилгәннән саклый, — ди. — Синең Тулганаең түгел инде..
— Баскан урынымда бишкә ярылып үлә яздым. Күрә торып мыскыл итә. Әле
Тулганай күрсәтәчәк осталыкларын, сабыр ит, Гыйлми тәре! Тулганайга бер яшь тә
тулмаган бит. Актырнак инде әллә кайчангы, хан заманындагы карт эт. Койрыгын
җирдән өстерәп йөри.
— Нәрсәсе бар аның? — дим эре генә. — Тулганайны да өйрәтеп була бәпкә
сакларга.
Гыйлемҗан минем Камил абыем белән бер сыйныфта укый, алтынчыга
Дәвамы. Башы узган санда күчкән. Камил абый быел колхозга эшкә чыкты, Гыйлемҗан
үткән-сүткән бала-чаганы үртәп, көне буе капка төбен саклый.
— Тулганаеңны Кыркүлгә алып бар син, — диде Гыйлемҗан. Бик зур сер чишкән
сыман, ялт-йолт тирә-якка каранып алды.
— Нигә? — дип сорау биргәнемне сизми дә калдым. Кызыксыну көчле,
Актырнакның кыланмышы бөтен зиһенне алды да куйды.
— Тулганайның холкы да әйбәт. Озын йонлы, йомшак эт. Кыркүлдә кыр үрдәкләре
бәпкә чыгарган. Кичә күреп кайттым, күл өсте тулы йөзеп йөриләр. Әллә аларны өшеми
дип беләсеңме? Көне буе су өстендә йөзеп йөреп кара, ярты сәгатьтән «әп-те-чи» килә
башлыйсың. Кич кырын Тулганаеңны Кыркүленә алып бар да талга бәйләп куй. Иртән
баргач күрерсең, этеңә бер оя үрдәк бәпкәсе сырышып яткан булыр. Җылыга җылан
ияләшә, мин әйтте диярсең, шулай була. Барган шәпкә ун-унбиш кыр үрдәге бәпкәсе
тотып алып кайтасың инде. Син, ачык авыз, кәрҗин алып барырга онытма! Бу хакта
үзең генә бел, сөйләнеп йөрмә, сизенсәләр дә мин әйкәнне әйтмә.
Анысын гына беләм инде. Өйгә чаптым.
Кичкырын кояш офыкка авыша башлагач алып киттем Тулганайны Кыркүлгә табан.
АК ҖИЛКӘН
163
Кырга чыккач этем ничек куанганны күрсәгез! Сикерә, күбәләк куа, аяк астыннан
пырхылдап кош очып чыкса, куркып, минем аякка килеп сырыша, «Аңлат, ни булды
бу?» — дигәндәй күзен түгәрәкләндереп миңа карап тора башлый. Шулай уйный,
шаяра Кымызлык чокырын үттек, арыш басу эченнән сузылган тар юлдан Печмән
инешенә төштек, Имәнлек урманына табан ярты чакрымлап баргач, тигез болынлыкка
ташлап калдырган көзге сыман Кыркүле күренде. Барып җиткәч, бертын күл өстен
күзәтәм. Тулганай телен салындырган, ни өчен монда килгәнен аңларга тырышып.
Тирә-юньне күзәтә. Нидер бар монда. Әнә колакларын шомрайтып куе үләнгә сузылып
ятты да, тын алганы да сизелми, аргы яктыгы камышлыкка карап катты. Гыйлемҗан
дөрес әйткән, чыннан да күл читендәге камышлардан ара-тирә үрдәк бәпкәләре йөзеп
чыга, камыш ышыгыннан бик ераклашсалар аналары тынгысызлана башлыйлар, «бак-
бак» кычкырып, кире үз ояларына чакырып алалар. Камышлыкта шыштырдаулар
көчәйгән кебек булды да, тирә-юнь тып-тын калды. Күл буена башка җан ияләре
килгәнен сизенделәр бугай үрдәкләр. Күл өсте буп-буш, аксыл, соргылт мамыкларны
җиңелчә искән җил ярга табан куалый. Алар борыннарын югары чөйгән кечкенә
көймәләрне хәтерләтеп, әйләнә-тулгана җил уңаена йөзәләр.
Су керәсе килсә дә, түзәргә булдым. Кыр үрдәкләрен куркытуым бар. Инде эшкә
керешик. Сынатма Тулганай, синең сәгать сукты. Чыннан да, Гыйлемҗан әйткәнчә, үз
яныңа үрдәк бәпкәләрен сыендырып, җыеп тота алсаң, медаль бирәм мин сиңа!
Малайларны — Әбүзәрне, Фәритне, Рәхимне күз алдына китерәм. Әгәр эш уйлаганча
килеп чыкса, телдән калачаклар, бичаралар.
Тулганай ниятемне сизми, мин исә әлегә берни дәшмим. Бераз вакыт уңайлы урын
эзләп үтте. Камышлыкка якын гына яр читенә үк терәлеп үскән таллык бар, яры да
сөзәк. Минем ният буенча, Тулганайны яшереп кенә бәйләп куясы, үрдәк бәпкәләре
йөзеп киләләр дә яр өстендәге чирәмлеккә менеп тә китәләр. Аннан инде Тулганайны
күргәч, аның тирәсенә елышырга тиешләр. Эт әнә үзе үк, «шулай шул, дөрес
уйлыйсың. Фирүз», дигәндәй, рәхәтләнеп тал төбенә сузылып ятты. Су өсте
тынычланып калды, марҗа көянтәләренең пырлап очуын, сирәк кенә ишетелгән үрдәк
тавышларын исәпкә алмаганда, бар табигать эсседән талчыгып, таралып ял иткән
шикелле.
Тулганайны талга бәйләп куйдым. Бавы озынрак булсын, тамагы кипсә, күл читенә
төшеп су да эчсен дип тырыштым. Шым гына камышлыкка карап утырам, менә яшел
камыш төпләрен чемчекли-чемчекли үрдәк бәпкәләре йөзеп чыга башладылар. Кулым
белән сак кына шул якка күрсәтеп, пышылдап кына Тулганайга аңлаткан булдым:
— Тулганай, акыллым, әнә теге йөзеп йөргән үрдәк бәпкәләрен күрәсеңме?
— Тулганай колакларын үрә чөеп, урыныннан сикереп торды. Мин ипләп кенә
«ятарга» дигән әмер бирдем. Этем теләмичә генә кире чүкте. Болай булгач — була!
Мине аңларга тиеш ул. — Үрдәк бәпкәләре яныңа килсә, пырдымсызланып, куркытып,
куып җибәрә күрмә! Тәпиләреңне менә шулай алга сузып ят. Тыныч кына бәпкәләрнең
үз яныңа җыелганын көт. Алар, акыллары булса, синең куеныңа кереп кенә тулачаклар.
Эчең пошмасын, мин иртүк килеп җитәм кәрҗин күтәреп. Менә сиңа ипи кисәкләре,
тамагың ачса ашарсың, бер конфет та калдырам.
Тулганай мин сөйләп бетергәнне көтмәде, конфетны сузуга һап эләктереп, кәгазе-
ние белән йотып та куйды.
— Булдырдың инде, — дидем, ачулана төшеп. — Сабыр ит, әле төн чыгасың бар.
Күп сүз — юк сүз, ди әткәй, кайту ягына кузгалдым. Тулганай шыңшып өрергә
тотынды. Аңламаган бит бу! Башны яндырып шушы уй йөгереп үтте. Харап итте эшне,
мондый елак эт янына бәпкә киләме инде?! Тик кире чигенү юк, күңелсезләнә төшеп,
кайтып киттем. Колак төбендә — Тулганайның елак тавышы янгырап тора. Күңелдә
шик камыры ташый башлады, шул кадәр аңлатып та, өч-дүрт бәпкә эләктерә алмасак...
...Көтүләр кайтты. Күңел урынында түгел, җан бәргәләнә. Арып-талып Камил абый
кайтып керде. Ишек алды тып-тын. Башка көннәрдә аны күрүгә Тулганай койрыкларын
болгый-болгый аяк астында урала, тезләренә сикерә иде, бүген андый хәл
кабатланмады. Камил абый, нидер сизенгәндәй:
164
— Тулганай кайда? — дип сорады.
Боргалап торуның мәгънәсе юк. Чын дөресен сөйләргә кирәк.
— Моны әле әткәй белән әнкәй дә белмиләр. Үзеңә генә әйтәм, Тулганай
— Кыркүлдә... — дидем, кыюсыз тавыш белән. Инде сизәм — Гыйлемҗан капкынына
эләктем бугай. Этсез калсак, нишләрбез?.. Балыкка килгән берәр малай эләктереп
китсә...
— Кыркүлдә? — диде Камил абый җилдә чатнап яргаланган иреннәрен
бөрештерә төшеп. — Нишли ул анда?
Гыйлеҗаннан ишеткәннәрне түкми-чәчми сөйләп бирдем инде.
Камил абый башта ышанмыйчарак торды, аннан баскычка барып утырды да,
кычкырып көлде.
— Сиңа акыл керәме, Фирүз, юкмы? — диде, бераз тынычлангач. — Кыр үрдәге
эт янына килә ди сиңа. Бәпкәләрен эткә тапшыра ди ул, тот капчыгыңны.
Гыйлемҗанның тавыгы чебиләрен эт оясында чыгарды, аларны беренче көннән үк
Актырнак саклап торды. Чебиләр аны әтиләре дип беләләр, җүләркәй! Алып кайт
Тулганайны. Талга бәйләп куйдым дисең бит. Суга төшеп, буылып харап булмасын.
Көн яктысында Печмән буйларыннан эт белән бергәләп үтү бер нәрсә, ә хәзер
шикләндерә. Кичке тыгыз һавада арыш басуын да кичеп чыгасы бар шул. Башак
чыгарган арышлар миннән биегрәк тә әле. Тулганайны Кыркүл буенда калдырып
кайткан чакта, бер кәрҗин бәпкәле булу хыялы белән янып, дәртләнеп бу араны
йөгереп кенә үткән идем. Кичке эңгерне ярып бер ялгызың барулары үлеш инде анда.
Ул яктан эт өргән тавыш та ишетелми, ичмаса. «Барып алып кайт!» — дип әйтүе генә
җиңел. Күңелне корт кимерә.
Камил абый хәлемне сизептер инде, ахры, өйалдыңдагы чиләктән чүмеч белән су
чумырып алып, бер тында эчеп куйды һәм иреннәрен кояшта уңа башлагач күлмәк
җиңе белән сак кына сөртеп, миңа шелтәле караш ташлады:
— Җебеп торма, Тулганайны бергәләп алып кайтабыз. Моннан соң андый җүләр
уйларыңны башыңнан чыгарып ташла. Үскән малай бит инде син, икенче сыйныфка
барырга җыенасың, — диде. — Кем ни әйтсә, шуңа ышанасың.
Кыркүленә якынлашкач, өзгәләнеп өргән эт тавышы ишетелде. Эчкә җылы
йөгерде. Тулганай тавышы! Исән, димәк, аның тавышын әллә каян таныйм.
Йөгерә-сикерә барып җиттек тал төбенә. Чыланып, пычранып беткән Тулганай
миңа күтәрелеп тә карамады, елый-елый Камил абыйга тартылды. Тирә-якны болыт
кебек чебен-черки сырып алган, күзе эренләнеп беткән, кашы җимерелгән, колаклары
салынган. Гел уйнаклап торучы түгәрәк матур этебезне танып та булмый.
Тулганай үзен алырга килүләренә ышанмый иде бугай, «зинһар, коткар!»
— дигән кебек, дүрт аягын як-якка җәеп, корсагы белән чирәмгә ауды да, Камил
абыйга табан шуыша башлады. Шушы хәлдән соң Тулганай атна буе миңа күз дә
салмады. Кәлимулла абзый: «Эт халкы бер үпкәләсә нык үпкәли»
— дип әйтергә ярата. Дөрес икән.
V
Ниһаять, алмалар кызарып пешеп киләләр. Әткәй төннәрен шылт иткән тавыш
ишетсә дә, урыныннан сикереп тора, ян тәрәзә пәрдәсен күтәрә төшеп, игътибар белән
бакчаны күзәтә башлый. Төн йокылары качты аның.
— Ник интегәсең инде? Ни үзең йокы күрмисең, безне дә йоклатмыйсың,
— диде берсендә әнкәй ачулангандай итеп. — Әнә Тулганайны бәйдән чишеп җибәр
бакчага. Чуртым да булмас, шуның өчен асрыйбыз бит. Хәтәр тернәкләнеп, эткә охшап
бара. Үзенекен бирми, кешенекенә тими торган, акыллы эт булып үсә бу. — Ачуы
тышка ук бәреп чыкты, сукранып дәвам итте. — Бу яшьләргә ни җитми инде, ә? Өсләре
бөтен, тамаклары тук, кеше бакчасына угрылыкка кермәсәләр дим... Кичә Миргали
бабайларга кереп, кыяр түтәлләрен харап итеп чыкканнар. Түтәлнең өстенә ятып
ауныйлар икән, карангыда кармаланып йөриселәре килми, сыртларына кыяр тигәнен
сизеп алгач, сабагы-ние белән йолкып аталар, имеш. Фәсхигә явиться иткәннәр икән,
АК ҖИЛКӘН
165
куып чыгарган сәвиттән. «Бер эшегез дә юк, саклап ятыгыз», — дип әйтә ди.
— Дөньясы урлашудан тора бит... Күзеңне ачып карасаң — барысы да кыек юлда.
Ни-нәрсә җайсыз ята, нәрсәне кыстырып китеп була — барысын да эләктереп китеп
кенә торалар. Хуҗа юк илдә. Талау-урлау белән көн күрә халык. Сорасаң — бирмиләр,
урлап, эләкмәсәң — күрмиләр. Фәсхи гел әйтеп тора: «Закунны аны бозарга һич тә
ярамый, әмма да ләкин урап үтәргә ярый»,
— ди.
— Үткән ел алмагачның зур бер ботагын сындырып чыкканнар иде, быел ни
күрергә язгандыр. Әйбәтләп өзеп алсалар түзәр дә идең әле.., — диде әнкәй,
рәнҗешен тышка чыгарып. — Намуссыз хәзерге яшьләр.
— Намус, нәфес... — диде, әткәй тәрәзәдән күзен алмыйча. — Намусы зур
булганның нәфесе азгын булмый, намусы бәләкәйнең нәфесе зур була аның. Хәзер
кешеләр нәфес колларына әйләнеп баралар. Илнең киләчәге шушы буын кулында —
түрәләр булып үсеп җитәрләр, ил башына менеп утырырлар, халык белән идарә итә
башларлар. Уйларында исә бер генә нәрсә — ничек тә урлашу, талау, байлык эләктерү
җаен табу булыр. Имансыз, алласыз буыннан ни көтмәк кирәк. Әнә үткән атнада ураза
гаетенә җыелган картларны куып тараттылар. Әхмәтзакир мулланы районга алып
китеп, өч көн ябып тотканнар. Яклап сүз әйтүче юк. Нәфесне аны бер уч туфрак кына
баса... Теге дөньяга бу дөньялыктан иң зур мәһәр шул була.
— Әйтеп кара, үзеңне алып китәрләр. Бүрәнә башы тишек дигән борынгылар.
Тыңланып, күз-колак булып йөрүчеләр беткән ди. Инде барып кайттың бит. Мулла
кызын алган дип ун елга ябып куйганнар иде.
— Сугыш коткарды, Себер урманында катып үлә идек. Нимес бәреп кергәч,
безнең ишеләрне кулга мылтык та бирми ут эченә куып керттеләр, хөкем эше шуның
белән бетте. Сугыштан кайткач, кире җибәрергә укталып йөрүчеләр булды булуын.
Мин озак тыңлап ята алмадым, әвен базарына киткәнмен. Әткәй таң беленгәнче
тәрәзә төбендә утыргач, угрылар бу вакытта йөрмәс дип йокларга яткан. Бәйдәге
Тулганай берзаман шау килеп өргән, әмма өйдәгеләр игътибар итмәгәннәр, ахры.
Иртән карасалар — бакчаны бутап чыкканнар икән.
Әткәйнең сабырлыгы төкәнде. Көн кичкә авышкач, Тулганайны бәйдән
ычкындырып, бакчага җибәрмәкче булды. Нидер йомыш табып, Кәлимулла абзый да
кергән иде. Тулганайны үзенчә сакта торырга өйрәтә, акыл бирә. Тулганай исә,
күзләрен Кәлимулла абзыйга төбәп, һәр әйткән сүзен сеңдереп барган сыман.
— Эт иң ышанычлы җан иясе бит ул, — ди Кәлимулла агай, Тулганайның колак
артын кашыгандай итеп. — Ил чиген юкка гына этләр белән саклап йөрмиләр. Кешегә
калса — ышаныч бәләкәйрәк аңа. Солдаттан кайткан берәү әйткән, имеш: солдатка
киткәнче йокының иң тәмлесен йокладым — чөнки илне саклап торганнарын белгән
идем. Аннан соң йокы аз тиде — чөнки солдатка алынып, илне үзем сакладым.
Солдаттан кайтканнан бирле йоклый алмыйм, чөнки ил сагында кемнәр торганын
беләм инде, ди икән. — Кәлимулла абзый белән әткәй көлешеп алдылар.
— Тәртип юк шул илдә, тәртип юк.
Әле беркөнне колхоз рәисе Фатих абый Салихов каравылда торучы Хәләф
абзыйның хәлләрен сораша. «Ничек, Хәләф агай, төннәр әйбәт кенә үтәме?” — дип
сорый. Тегенең телен шайтан ялаган, күзен дә йоммый: “Бик әйбәт үтә, иптәш Салихов,
башта, йоклап киткәнче генә кыенрак», - ди. Ни кырыс рәис Хәләф агайга нәрсә
әйтергә белми кеткелдәп көлде дә, кулын селтәп китеп барды. Хәләф агай каравылда
чакта күзен дә йоммый, монысын гына белә ул, илдә һәр урында шундый Хәләф
агайлар булсын иде дә...
— Тәртип урнаштыру, бер уйласаң бер дә кыен эш түгел ул, — ди Кәлимулла
абзый, тәмәке төпчеген мөштегеннән кагып төшереп, — дөньяда һәр нәрсәнең үз
урыны булырга тиеш тә, һәр нәрсә үз урынында торырга тиеш, әйе бит, Тулганай? —
Эт аңлагандай тыенкы гына өреп алды.
— Әйберләр генә түгел шул, Кәлимулла кордаш, кешеләрнең дә һәркайсы үз
урынында утырырга тиеш. Кешесе дөрес утырмаганга әйбере дөрес куелмый аның...
166
Җиргә караңгылык иңгәч, әткәй Тулганайны алма сакларга, бакча эченә кертеп
җибәрде. Эт иркенлеккә чыгуына мәтәлчек ата-ата уйнап алды да, төп эшен исенә
төшергән сыман, урам якка иң якын алмагачның төбенә барып ятты. Мин исә
чоландагы йомшак урыныма кереп ятуга, тансыклаган әвен базарына киткәнмен.
Тулганайның ачыргаланып өргән тавышына уянып киттем. Әткәй ишекләрне җилле
ачып, сукранып чыгып бара әнә. Тулганай дулый-дулый абалап өрә. Кемнәрдер
кычкырган сыман, бернәрсә аңламый ятам башта. Тулганайны бакчага ябып куйганны
искә төшеп, мин дә тышка атылдым. Тәрәзәдән төшкән электр утында яхшы күренә,
әткәй берәүне якасыннан эләктереп, ишек алдына өстерәп алып чыкты. Үзе
Тулганайны тыярга маташа
— Булды, Тулганай, җитте, тимә кешегә, чәбә-чәбә, дим!
Эт ярсыган, һаман тынычлана алмый, теге бәндәгә очып-очып куна.
... Алма карагын эләктерү шатлыгы озакка бармады. Карак дигәнең — авыл советы
рәисе Фәсхи абзыйның улы, колхозның комсомол оешмасы секретаре Фердинант
булып чыкты.
— Районнан инструктор кыз килгән иде, кунакны тәмле алма белән сыйлыйм
дигән идем, — дип акланган була. — Харап икән, берәүләрдә алма бар. Бакчага эт
ябып куйган булып. Кулак сыңары... — Ул үзендә бөтенләй гаеп күрми, төп гаепле итеп
бакча хуҗасын саный иде. Тулганайга ачу белән карап тора, хәленнән килсә, ике
уйламый өзгәләп ташлар иде. — Тибеп кенә очыраем мин аны, — диде ул гайрәтләнеп.
Этне мин кочаклап алган идем инде, җибәрер чама гына юк. Җибәрсәң, тагын өскә
ыргый. Адәм страмы ясаган булып... Район инструкторы алдында...
Фердинант тавышланып чыгып китте. Тавышка аптырап, әнкәй дә чыкты. Әткәй,
озаклап вакыйганы аңлатып бирде.
Бакча эченә сикереп төшеп, алмагач ботагын дыр-дыр селкетеп, алма коя
башлауга, моның өстенә кисәк кенә Тулганай ташланган. Нәкъ Кәлимулла абзый
өйрәткәнчә, өрми-нитми угрының арт ягына төшкән дә, һап! Эләктереп тә алган егетне.
Фердинант һушы китеп ауган. Эт тавышына исенә килеп, коймага сикереп менәм
дигәндә, әткәй куйган капкын — элмәккә китереп баскан. Элмәк — бер башын кеше
аягы сыярлык кына итеп, шудырма төенләп җиргә ташланган бау, икенче очы - койма
баганасына бәйләп куелган. Фердинант коймага ыргылган да, аягы бумакка эләгеп,
ярты гәүдәсе белән коймага асылынып калган. Урамга сикерер иде — аягын
шытырдатып элмәк кыскан, бакчага кире төшәр иде — анда Тулганай хуҗа. Шулай
беренче зур чыныгуын алды Тулганай.
Чыннан да төнге вакыйгада әткәйне гаепле иттеләр. Фәсхи абзый монда да әткәйне
гаепләп, кәнсәгә чакыртты. «Этеңне бәйләп куймасаң, мылтык белән үзем атып чыгам,
— ди икән. Штраф салулары, чалбар хакын түләтүләре генә җитмәгән, әткәйне сүгеп
тә җибәргән. — Малайны адәм рисвайт иттең, чалбарын төбеннән умырып төшергән
этең... Бәхетең. теге чак булса... Кулак син, алма сатып көн күрмәкче буласың», —
дигән. Әткәй өйгә кайткач, шомга төшеп, сөйләп бирде.
— Куркытмасын! — диде әнкәй көтмәгәнчә усаллык күрсәтеп. — Ак эт бәласен кара
эткә такмасын. Бер хәл булса: «элекке чак булса», — дип тотына ул Фәсхи. Аның
элеккесе дә, хәзергесе дә бер — сәвит дигән булып, ыштан төбе туздырып йөрү.
Малаен кайгыртсын, әллә кем булды, олыны олы, кечене кече дип белмидерие, әйбәт
итте Тулганай. Йөрсен инде менә хәзер «алма буры» исеме күтәреп. Авылда халык
үткен, кушаматны бер такса, юып та төшереп булмый.
Чыннан да Фердинант абыйга урларга маташкан алма исеме ябышты
— аны «Антун» дип йөртә башладылар. Антоновка сортлы алма бар безнең. Хәер,
кушамат күтәреп йөрүе озакка бармады, аны партия мәктәбенә
— Ленинградка укырга җибәрделәр. «Өметле, кыйммәтле кадр» — дигәннәр
районда. Монысын Фердинантның әнисе, көтү куганда, хатыннарга мактанып сөйләгән.
Этнең батырлыгын болай гына калдырып булмый, билгеле. Кинода күргән бар —
шәп этләрнең муенына медаль тагалар. Кәнсир калаеннан медаль ясап, Тулганайның
муенына өч медаль тагып куйдым. Берсе
— Равилне адәм көлкесенә калдырганы өчен, икенчесе үз гаебемне йолу исәбеннән
— Кыркүле вакыйгасы уңаеннан, өченчесе — алма саклаудагы кыюлыгы өчен.
Ышансагыз, шушы медальләргә Тулганай чынлап сөенде. Ни дисәң дә, аларның берсе
чын батырлык күрсәткәнгә бирелгән «медаль» иде бит.


Ахыры киләсе санда