Татар энциклопедиясе битләреннән
РОМАНТИЗМ, әдәби метод (юнәлеш,
ысул), иҗат тибы. Ул 18-19 гасырлар чи-
гендә барлыкка килеп, өр-яңа форма һәм
эчтәлек тәкъдим итә, акылның хакимлек
итүен кире кагып, кешедә аң төпкеле,
күзаллау-хыял б-н бәйле яңа яклар ача,
әдәбиятта тормышның чиксезлеген һәм
кешенең эчке дөньясының байлыгын
белдерүче геройлар тудыра дип санала.
Р.ның аермалы сыйфаты — ике катлы
дөнья сурәте, әдәбиятта яшәешнең реаль
һәм идеаль модельләрен тудыру. Р. тууга
алшартлар булып 18 гасырның мистик-
теософик тәгълиматлары, И.Гердерның
тарихи-фәлсәфи концепциясе, алман
классик фәлсәфәсе вәкилләре И.Кант,
И.Фихте, Ф.Шеллинг, әдәбиятчылар Э.По,
А.Мицкевич, Дж.Байрон, О.де Бальзак,
В.Гюго, В.Скотт эзләнүләре хезмәт итә. Рус
әдәбиятында Р.
B. А.Жуковский һәм А. С. Пушкин исем-
нәре б-н бәйле.
Татар әдәбиятында Р. мөстәкыйль
юнәлеш буларак 20 гасыр башында
C. Рәмиев, Г.Тукай, Н.Думави, С.Сүнчәләй,
Г.Ибраһимов («Яшь йөрәкләр» романы,
«Диңгездә», «Сөю-сәгадәт», «Карак мулла»
хикәяләре), Ф.Әмирхан («Гарәфә көн
төшемдә», «Кадерле минутлар» хикәяләре,
«Урталыкта» романы), М.Фәйзи
(«Тәкъдирнең шаяруы», «Галиябану»
пьесалары) һ.б. әсәрләрендә оеша. Р. чоры
татар әдәбиятының төп темасы милләт
язмышы була. Язучылар актив рәвештә
тарихка (Г.Исхакый, «Зөләйха»),
легендаларга (М.Гафури, «Хан кызы
Алтынчәч», Н.Думави, «Болгар кызы Тойгы
туташ», Ф.Әмирхан, «Халык кызлары»,
Ш.Әхмәдиев, «Хан кызы») мөрәҗәгать
итәләр; төп тенденция булып үз чорының
тулаем бер сурәтен тергезү санала.
Романтик прозаның олы формалары
(Г.Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр»,
«Безнең көннәр» романнары) драматик
кичерешләр б-н сугарылган, психологик
анализның тирәнлеге ягыннан аерылып
тора. Г.Исхакыйның «Мулла бабай» ро-
манында, «Остазбикә» повестенда халык
тормышын, ислам кануннарын, рухани-
ларны идеаллаштыру, мәхәббәткә, гаилә
бәхетенә дан җырлау идиллик күренеш
хасил итә. Татар романтик әдәбиятының
табигате — идеал, гүзәллек, гармония
дөньясы (А.Тангатаров «Өмет», Гали Рәхим
«Серле-серле әкият» хикәяләре).
Романтиклардагы мәхәббәт кешеләрне
берләштерә, явызлык һәм золымга каршы
чыга (Н.Думави «Серле тамчылар»),
камилләштерә һәм рухландыра (Ш.Камал
«Ике яхшы», К.Тинчурин «Искәндәр»)
торган көч. Идеал һәм реаль тормыш
арасындагы каршылык герой аңы һәм
күңелендә икеләнү тудыра; аның ял-
гызлыктан интегүе һәм идеалга сусавы
әдәбиятның эсхатологик юнәлешен
көчәйтә (Дәрдемәнднең «Без», «Өмид»,
С.Рәмиевнең «Мин үләм» шигырьләре;
Ф.Борнашның «Коркыт» поэмасы,
М.Хәнәфинең «Тегеннән» хикәясе һ.б.),
үлем фәлсәфәсенә кайтып кала. Дошма- ни
чынбарлыктан котылу чарасы булып
табигать кочагына (Г.Ибраһимов, «Та-
бигать балалары»), экзотик урыннарга
(Г.Ибраһимов, «Диңгездә», «Табигать
балалары»), балалык хатирәләренә (Дәр-
демәнд, «Үткән көннәр»), хыялый дөньяга
(С.Рәмиев, «Авыл»), күңел дөньясына
(Г.Тукай, «Күңел»), мәхәббәт кочагына
(Г.Ибраһимов, «Сөю-сәгадәт»), дингә
(Г.Тукайның дини шигырьләре), үлемгә
(М.Хәнәфи, «Тегеннән») качу санала.
Мәгърифәтчелек хәрәкәте милли
әдәбиятта традицион булган символ һәм
образларны, дини-суфичыл әсәрләргә хас
композицион ысулларны үзгәртүгә
этәргеч бирә, һәм алар үзгә контекстта
кулланыла, нәтиҗәдә әсәрләрнең күп-
челеге дини һәм дөньяви яссылыкларда
кабул ителә башлый (Г.Тукайның «И,
каләм!» шигыре).
Сүз сәнгатенең милли үзенчәлеген
бозмыйча, 20 гасыр башы татар шагыйрь-
ләре һәм язучылары татар әдәбиятын
Европа һәм рус әдәбиятлары өлгесендә
үзгәртергә омтылалар. Романтик
әдәбиятның төп тенденциясе милләт-
Дәвамы. 2005 елның 4нче саныннан басылып килә.
«ТАТАР ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ» БИТЛӘРЕННӘН
6. «К. У.» № 1 153
не саклау, үстерү һәм камилләштерү
мәсьәләсе була. Шәрык әдәбияты кон-
текстында таныла һәм укыла торган
детальләр, мотивлар, образ һәм традицион
структураларны файдалану үзенчәлек
кебек кабул ителә. Яңа эчтәлек
яңартылган форма таләп итә башлый, бу,
үз чиратында, жанрлар арасында чикләр
җуелуга (мәс., хикәяне лирика б-н
якынайтучы нәсер жанры хасил була)
китерә. Романтизмны нәзари яктан
нигезләп, Г.Гобәйдуллин, Г.Ибраһимов,
Җ.Вәлиди татар романтик әдәбиятының
шәрык әдәбияты б-н бәйләнешләрне
сакларга омтылуын, моның, үз чиратында,
әсәрләргә милли төсмер бирүен
ассызыклап чыктылар.
1917 елдан соң романтик әдәбиятның
үзәгенә бәхет мәсьәләсе һәм кешеләрнең
социаль тигезлеге куела (Ф.Бурнашның
«Таһир-Зөһрә», М.Фәйзинең «Асылъяр»
пьесалары). Иҗтимагый-тарихи
вакыйгаларны тасвирлаганда авторлар
дини-мифологик һәм символик образларга
мөрәҗәгать итәләр (Гали Рәхимнең «Идел»
повесте; Һ.Такташның «Җир уллары
трагедиясе» һәм шигырьләре).
Р. традицияләре татар поэзиясендә 20
гасыр буе үзен сиздерә. Бу чор Р.ында
шартлы рәвештә 2 капма-каршы агым
бүлеп чыгаралар: оптимистик һәм пес-
симистик. Беренчесенә бөтен тереклек
дөньясына мәхәббәт, якты киләчәккә өмет,
яхшылыкның җиңәчәгенә ышаныч хас.
Кеше һәм җәмгыятьне камилләштерү
мөмкинлеге геройга үз эчке каршылык-
ларын җиңәргә көч бирә. Ул үз чоры
проблемаларын хәл итү өчен көрәшә,
идеалын киләчәктә таба һәм шул якты
киләчәкне якынайтырга тели. Мәс.,
Р.Гатауллин (Гаташ) иҗатындагы күп-
санлы метафоралар һәм хисләрнең бер
чиктән икенчесенә ташлануы иң югары
кыйммәт итеп мәхәббәтне тануга хезмәт
итә. Пессимистик Р. дөньяны үзгәртү
мөмкин түгеллеген аңлаган, реаль чын-
барлыктан хыял-фантазия дөньясына
китеп барган, идеалны үткәннәрдә генә
күргән герой тудыра. И.Юзиевнең мифо-
логия б-н сугарылган иҗатында романтик
геройның катлаулы күңел кичерешләрен,
бай һәм тирән рухи дөньясын бирүгә
омтылыш яшәеш мәсьәләләренә җиһан
масштабында мөрәҗәгать итүгә сәбәп
булды.
20 гасыр ахырында Р. үз үсешенә
сәнгати форманы яңарту максаты хас
булган неоромантизмда яңа импульс ала.
Җәмгыять кануннары буенча яшәргә
сәләте булмаган романтик герой
тудырыла (М.Вәлиевнең «Качу» повесте).
Ике катламлы дөнья башкаларны яратуга
сәләтле булу һәм үзеңне ярату (эгоизм)
каршылыгында хасил була (Ф.Садриевның
«Кыргый алма әчесе» повесте). Бу ике
төрле тормыш моделе укучыны башкалар
мәнфәгатен хөрмәт иткән кешеләр
тирәлек һәм үз-үзләре б-н гармониядә яши
дигән фикергә китерә. 20 гасырның 2 нче
яртысында Р. традицияләренә
беренчеләрдән булып М.Галиев
мөрәҗәгать итә: аның «Ак абагалар» һәм
«Алтын тотка» повестьларына лириклык
һәм тирән фәлсәфә хас. Мәхәббәт һәм
иҗади илһам турында сөйләгәндә, автор
тарихны — чынбарлыкка, рухи кыйммәт-
ләрне матди кыйммәтләргә каршы куя.
20 гасыр ахырында реалистик һәм ро-
мантик агымнар кушылып китә. Мәсәлән,
М.Кәбировның «Мәхәббәттән җырлар
кала» повесте укучы игътибарын урта
гасыр шәрык әдәбияты өчен традицион
сөю мотивына юнәлтә торган аллюзиягә
әйләнә. Повесть бәхетсезлек белән тәмам-
лануга карамастан, фаҗигалелек өстенлек
алмый, аны мәхәббәтнең чиксез көченә
ышану б-н бәйле якты хис җиңә.
20-21 нче гасырлар киселешендә гадә-
ти булмаган мәхәббәт тарихы милләтара
конфликтларның, техноген катастрофа-
ларның, сугышларның фаҗигале тарихы б-
н үрелеп китә торган повестьлар языла
(Ә.Сәлаховның «Соңгы вальс», Р.Бәшәрнең
«Адашкан кош тавышы», «Акбалык»
повестьлары). Романтик повестьлар
тукымасына бик табигый төстә тирәлекне
сызланып (экзистенциаль) кабул итү
принциплары урнаша һәм алар әсәрләрнең
кыйммәти юнәлешен үзгәртә.
Әдәб.: Нигматуллина Ю.Г. Типы
культур и цивилизаций в историческом
развитии татарской и русской литератур.
К., 1997; Теория литературы. Т.4.
Литературный процесс. М., 2001; За-
рипова-Четин Ч. Проблема демонизма в
творчестве С.Рамиева в контексте
восточно-европейской эстетики. К., 2003;
Ганиева Р.К. Совет көнчыгыш әдә-
биятларында иҗат методы мәсьәләләре.
К., 1988; Заһидуллина Д. Дөнья сурәте
үзгәрү. К., 2006.
Д. Ф. Заһидуллина.
РУМИ Җәләлетдин (30.9.1207, Әфган-
стан, Бәлх ш. — 17.12.1273, Төркия, Кө- нья
ш.), шагыйрь, суфи шәех, философ. Фарсы
һәм төрки телләрендә язган. Атасы —
күренекле дин галиме Баһаветдин Вәләд
сәлҗүк солтаны Әләветдин Кәй- Кубад
солтанга хезмәт итә. Вафатыннан соң
(1231) Р. аның урынына кала. Иң
дәрәҗәле, иң абруйлы дин әһелләренә генә
154
бирелә торган «Мәүләнә» (төрекчә),
«Мәүләви» (фарсыча) хөрмәткә ия булган
«хуҗабыз», «остазыбыз» дигән исем йөртә.
Шул исемдәге Мәүләвия суфичылык
тарикатен төзи. «Рум» ләкабе (псевдоним)
исә Көнчыгыш Рим (Византия) империя-
сенә кергән, Рум дип аталып йөртелгән
Кече Азиягә нисбәттә кабул ителгән. Р. 15
ел дәвамында язылган, 6 томнан торган
«Мәснәви-и мәснәви» («Мәгънәле мәснә-
виләр-нәсыйхәтләр») дигән поэма авторы.
Әсәр — фарсы халыкларының фольклоры
үрнәкләрен — хикәятләрен, риваятьләрен
туплаган, Коръән аятләре һәм хәдисләрнең
мәгънәсен тәфсирле нәтиҗәләр б-н
аңлаткан җыентык. Аларда шагыйрь
Илаһи хакыйкатьне танып белү юллары,
Галәм җаны, язмыш һәм кеше ихтыяры
турында уйлана, кеше табигате өчен хас
кимчелекләрне тәнкыйтьли, рухи камил-
ләшүгә, төрле конфессия вәкилләрен һәм
идарәчеләрне үзара тату яшәргә чакыра.
«Көллияте Шәмс Тәбризи» исемле 60 мең
шигъри юлны берләштергән газәлләр
җыентыгы рухи остазы Шәмсетдин
Мөхәммәткә багышланган. Аларның эч-
тәлеге — суфичылык тәгълиматындагыча
кешене илаһилаштыру, галәмдәге һәр-
нәрсәне универсаль эчтәлекле Илаһият б-н
кушылу дип пантеистларча аңлату.
Җыентыктагы газәлләр суфичылык
символларына корылганнар, искиткеч
музыкаль һәм экстатик кичерешләр белән
сугарылганнар. Р. фәлсәфи юнәлештәге
чәчмә әсәрләр авторы да: «Фихи мә фихи»
(Ибн Гарәби касыйдәсеннән алынган
гыйбарә: «Аның эчендәгесе — эчендәдер»),
«Мәвагыйз әл-мәҗалис әс-сәба» («Җиде
мәҗлес вәгазьләре»), «Мәктүбат»
(«Хатлар»). Р. иҗаты татар шагыйрьләре
Өмми Камал, Мөхәммәдьяр, Кол Шәриф, Һ.
Салихов, Ә.Каргалый, Ш.Зәки, Г.Тукай
һ.б.ның фәлсәфи-эстетик һәм этик ка-
рашларының формалашуына йогынты
ясый. «Мәснәви-и мәгънәви» поэмасы
Г.Утыз Имәни тарафыннан күчерелә һәм
шәрехләнә, татар мәдрәсәләрендә фарсы
теле һәм әдәбияты буенча дәреслек ва-
зыйфасын үти. Р. мирасы Г.Таһирҗанов,
Ш.Абилов, Ә.Шәрипов, Х.Миңнегулов һ.б.
тарафыннан өйрәнелә.
Әдәб.: Фиш Р. Джалалиддин Руми. М.,
1972; Акимушкин Ф.О. Вдохновенный из
Рума: Поэма о скрытом смысле. М., 1986;
Миннегулов Х. Целитель человеческих душ
// Татарстан. 2007. №18; Хәкимҗан Ф.
Мәүлана Мөхәммәт Җәләлетдин Руми
(1207-1273) // Милли мәдәният. 2007.
№13.
Р.К. Ганиева.
РУС ӘДӘБИЯТЫН СӨЮЧЕЛӘР
ҖӘМГЫЯТЕ Казан Император уни-
верситетында А.С.Пушкин истәлегенә
Казанда 1899 елда А.С.Архангельский һәм
Е.Ф.Будде тырышлыгы б-н төзелә.
Җәмгыятьнең максаты — «рус һәм башка
славян халыкларының тел тарихы,
әдәбият һәм халык иҗаты мәсьәләләрен
төрле яктан өйрәнү, ш.у. алда әйтелгән
мәсьәләләр буенча мәгълүматларны рус
җәмгыятендә тарату һәм шуңа карата
кызыксыну уяту». Җәмгыять әгъзалары
һәм иганәчеләр акчасы хисабына яши.
Җәмгыять әгъзалары арасында —
А.И.Александров, Е.А.Бобров, А.И.Смирнов,
Н.П.Загоскин, И.Н.Смирнов, Н.Ф.Катанов,
С.П. һәм Д.П.Шестаковлар, Д.И.Дубяго һ.б.,
шәрәфле әгъзалар В.Ф.Миллер, А.Н.Пыпин,
П.Д.Боборыкин. 1907 елга кадәр җәмгы-
ятьнең рәисе булып А.С.Архангельский
тора. Ул С.-Петербургка киткәннән соң
җәмгыять номиналь рәвештә яши. 1916
елда аның эшчәнлеге торгызыла һәм 1918
елга кадәр дәвам итә (рәис —
Н.М.Петровский). 1921 елда «иске власть-
нең идеологик таянычы», «консерватизм
таратучы» дип саналган ун-тның тарих-
филология факультеты ябылуы уңаеннан
җәмгыять эшчәнлеге туктатыла.
Әдәб.: Воронова Л.Я. Литературное
общество при Казанском университете в
конце XIX — начале ХХ в. / Лингвисти-
ческие и эстетические аспекты анализа
текста и речи: Сб. статей Всерос. науч. конф.
Соликамск, 2002. Т.3.
Л.Я.Воронова.
РУС ӘДӘБИЯТЫН СӨЮЧЕЛӘРНЕҢ
КАЗАН ҖӘМГЫЯТЕ, Казанның, Идел буе
һәм Урал шәһәрләренең Россиядә рус
язучыларын берләштергән
җәмгыятьләренең берсе. Казанда 1806
елда Беренче ир балалар гимназиясе
каршында оеша (соңыннан Казан. ун-ты
каршында эшли). Җәмгыятьне төзүче һәм
беренче җитәкчесе — Н.М.Ибраһимов.
Җәмгыятьнең максаты — «язучыларның
үзләрен әдәбиятта камилләштерү теләге»,
«ватан әдәбиятының уңышларын
таратуга» ярдәм итү. 1806-14 елларда
хакыйкый әгъза булып җәмгыятьтә
П.С.Кондырев (алыштыргысыз сәркәтип),
В.М.Перевощиков, К. Ф. Фукс, С. А.
Москотильников, Г.И.Солнцев, В.И.Панаев,
И.М.Симонов, Я.О.Ярцев, С.Т.Аксаков,
Н.С.Арцыбашев, Ф.М.Рындовский,
А.И.Тургенев, шәрәфле әгъзалар —
К.Н.Батюшков, Г.Р.Державин, В. А.
Жуковский, Н. М. Карамзин, В.В.Капнист
һ.б. тора. Җәмгыятьнең Программасы һәм
1814 елда расланган Уставы була. 1818
елда җәмгыятьтә 100 кеше санала, ш.и. 25
«ТАТАР ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ» БИТЛӘРЕННӘН
6. «К. У.» № 1 155
читтә яшәүчеләр. Ачык җыелышлар
уздырыла. Шуларның Г.Р.Державин
истәлегенә багышланган берсендә (1816)
Казанда шагыйрьгә һәйкәл булдыру
тәкъдиме б-н чыгыш ясыйлар. 1817 елда
«Рус әдәбиятын сөючеләрнең Казан
җәмгыяте хезмәтләремнең 1нче китабы
басылып чыга. Казан уку- укыту округы
җитәкчесе М.Л.Магницкий эшләгән чорда
(1819-26) җәмгыять эшчән- леген туктата,
яңадан 1828 елда гына эшен дәвам иттерә.
1830 елдан соң җәмгыятьнең
җыелышлары сирәгәя, соңыннан бөтенләй
туктатыла. 1846 елда ул янә торгызыла,
ләкин эшчәнлегенең эчтәлеге һәм харак-
теры нык үзгәрә: утырышлар тематикасы
әдәби юнәлешен югалта, алар төгәл фән-
нәргә һәм башка өлкәләргә багышланалар.
Җәмгыятьнең составы күбрәк ун-т
профессорлары — төрле фәнни юнәлеш
вәкилләре хисабына тулылана. Соңгы
утырыш 1853 елның 24 сентябрендә уза.
Казан җәмгыяте регионның әдәби һәм
рухи үсешендә сизелерлек роль уйный, рус
зыялыларын агарту эшчәнлегенә тартуга
сәбәп була, Петербург һәм Мәскәүдә
таныла.
Әдәб.: Загоскин Н.П. История Им-
ператорского Казанского университета
(1804-1904). К., 1903. Т.2; Литвина Ф.А.
Литературно-общественная жизнь Казани
в конце XVIII — первой половины XIX вв. //
Страницы истории города Казани К., 1981;
Аристов В.В. Первое литературное
общество Поволжья. К., 1992.
В. И. Шишкин.
Дәвамы киләсе саннарда.