Таш тәтиләр турында баллада
Р. Төхфәтуллинга багышлана
I
Снаряд кыйпылчыгы уң кулыннан
өч бармакны китте өздереп.
Авылда бер тракторчы иде
һәм гармунчы иде бу егет.
Ник ичмасам сулы эләкмәгән,
Кулсыз хәзер кая барырга?
Вещмешогын асып аркасына
Җәяү кайта егет авылга.
Госпитальдән өйгә җибәрделәр,
Алай язып хәбәр бирмәде,
Станцага төшкәч белешсә дә
Олау-мазар туры килмәде.
Арча якка үрдән борылуга
Тезелеп килгән кәрван күренде, «
Олаучылар. Атлы юлчылар» дип
Сөенеп куйды солдат күңеле.
Түгел икән. Тезелеп килгән олау
Атлы түгел, ябык хатыннар.
«Симәнәгә» дигән орлык
салган Чана сөйрәп җәяү атлыйлар.
Кул бармагы нәрсә, бу күренештән
Әрнеп-янып күңел сыктады.
Бу күренеш гомер буйларына
Солдат хәтереннән чыкмады.
II
Әнкәсе шат, юкса, кул юклыгын
Күреп алды капка ачканда.
- Исән кайтуларың кыйммәт, бала,
Кулсыз түгел, башсыз кайтсаң да...
Ярый әле анысы өзелмәгән
Үлем элмәгеннән чыкканда.
...Эч пошудан сул кул әвәләгән
Таш тәтиләр тора кучкарда.
Әнкәсе шат. Әнә, балакае
Хәвәс икән нинди һөнәргә.
Үз-үзен дә, аны да туйдырыр
Бу һөнәре килер көннәрдә.
III
Ә солдатның күңел экранында
Бер картина һаман тирбәлә.
Чана тарткан ябык солдаткалар
Заман йөген сөйрәп киләләр.
Киемнәре затлы булмаса да
Чырайлары якты, бил зифа.
Шулар арасында туып килгән
Повесть каһарманы - Гөлзифа.
Шул күренеш егет күңелендә
Үсмер чактан яткан хыялны,
Тергезә дә кабат әллә кая
Алып китә салмак уйларны.
Ә мәктәптә военруклар кирәк,
Тарихчы юк. Заман кушканга
Ияреп ул укытучы булды -
Таш тәтиләр калды кучкарда.
Үз яшенә якын үсмерләргә
Төхфәтуллин дәрес аңлата.
Чыш-пыш килә класс, шаян сүзләр
Бармагы юк кулга карата.
Укытучы гарип кулы белән
Минут саен чәчен сыдыра. -
Әй тарагы шәп соң абыйның, - дип
Арткы парта көлеп утыра.
Ә тешләре сынган... Тешсез тарак
Аерыла чәчтән, салына...
Төхфәтуллин бер тын сүзсез тора
Тынып калган класс алдында.
Сөйләргәме шаян малайларга
Бармакларның ничек сынганын?
Ул картага кабат йөзен бора
Яшерер өчен күңеле тулганын.
...Еллар үткәч шушы укучылар
Әсәрләрен алып укырлар
Һәм аңларлар тарих тудырганын
Тешсез тарак булган бу куллар.
Укыр алар «Авылдашым Нәби»,
«Йолдызым» һәм «Агымсу»ларны,
Тарих итеп халык кабул итәр
Төхфәтуллин язган юлларны.
...Гомерлеккә һөнәр булыр дигән
Таш тәтиләр калган кучкарда.
Сыйпап куя солдат (сул белән)
Туган йортка кайтып чыкканда.