Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сөйкемле кыш

Төште гыйшкым минем кыш аена,

Гашыйк булдым яуган ак карга...
Кар көртләрен минем эзләр бизи,
Мин сукмаклар ярам яктыга!
Кичен ошый ишеп кар яуганы,
Иртәләрен - таңнар атуы,
Ә соңыннан мине әсир итә
Серле генә кояш батуы.
Бу күренеш кабатлана һәркөн,
Ләкин һәркөн үзгә, үзенчә:
Бүгенгесе булмый кичәгедәй,
Иртәгесе булмый бүгенчә...
Бүген дә мин йокыга китәрмен
Бураннарның әче көенә.
Алар моңсу, алар өзгәләнә,
Ә күңелем,тиле, сөенә...
Алсу СӘЛАХОВА,
Яңа Чишмә районы Чаллы Башы урта
мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.