ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР (роман)
Төньякны көньякка тоташтырып, Аурупа белән Азияне икегә бүлеп торган мәшһүр Урал таулары Кыпчак далаларына сокланып хәл җыеп ята сыман.
Әби чәченә төренгән киң далада тулы тынлык. Чикерткәләр сайравы бу тынлыкка зәгыйфьлек китерми. Дала кешесенә тынычлык иңдереп, җанга ятышлы аһәң генә өсти.
Мул сулы Олы Кинәле елгасына яшәү мөмкинлеге биргән тар гына ерганак буенда мәрхәмәтсез кыздырган кояш нурларыннан әлсерәп, сарыклар бер-берсенә баш төрткән. Дөңкәчле уйсулык тирәсендә үскән ялбыр карама агачлары күләгәсендә дә урын буш түгел. Шул агачларның берсе төбендә, кәүсәгә сөялеп, унсигез-унтугыз яшьләр тирәсендәге егет тирән уйга чумган. Каш астыннан гына даланы күзәтә. Янәшәдә генә ятучы бүре басардай ике эт, тәпиенә башын куеп, йокы симертә. Атлар тирәсендә үскән Әхмәтнәсир сарыклар көтә менә. Көтүче Ишембай карт эч көзәне белән авырып дөнья куйгач, «Берничә көн генә көт инде», — диделәр аңа. Өч-дүрт көн узды, тагын күпмегә тартылыр, билгесез. Егетнең күңеле тыныч түгел иде.
Дикъкатъ белән бертын кояш чыгышы ягына карап торгач, ул торып ук басты. «Бүре-фәлән түгелме?.. Алай дисәң, бу чорда алар йорт малларына тимиләр... Кем булырга мөмкин?» Карашын егет шул якка борды. «Сәүдә» юлында пар ат җигелгән җиңелчә арба күренде, аларга ике җайдак ияргән. Тиз арада якынаеп стан ягына юл тоттылар. Сирәк очрый торган бу хәл егетне сәерсетте: «Кемнәр? Нинди хәбәр алып килешләре?» Күңелгә шом салган шул күренештән соң шактый гына вакыт узгач, стан яклап җан-фәрманга чаптырып килүче атлы күренде. Бу мәрхүм Ишембайның оныгы Мәүлит иде. Ул, тирән сулап: «Синең арттан җибәрделәр. Көтү тирәсендә үзем калам. Сарык чалып алып кайтырга куштылар. Тиресен станда салдырырсың, ашык! — диде җитди кыяфәт белән. Егетнең соравына: кемнәр икәнен каян белим, ул турыда миңа әйтүче булмады, кайткач үзең күрерсең дип кенә
Хәким ГАЛИДӘН (1944) — язучы; әсәрләре вакытлы матбугатта даими басылып килә. Чаллыда яши.
кул селтәде. Егет кайтканда тирмәннәр тирәсендә җанлылык сизелә иде. Урта урында казан асканнар. Су кайнаган арада егет сарыкны кисәкләргә бүлгәләде, эчәгеләрен этләргә ыргытты. Түземсезлек белән читтән күзәткән эт кавеме, үзара талашып, күз ачып йомганчы эчәкләрне өзгәләп тә бетерде. Кулларын юып, өс-башларын тәртипкә китерү белән егетне олы тирмәнгә дәшеп алдылар. Затлы келәмнәр түшәлгән тирмән эчендә, зур ястыкка сөялә төшеп, хәрби киемдәге ят кеше утыра. Янәшәсендәгесе
Хәким Г алидә н
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
36
күзлектән. Икенче яклап ыру башлыгы Сәлимгәрәй урын алган. Кынындагы хәнҗәр сабына кулларын кушырып көрәк сакаллы ике казак ишек катында аягүрә басып тора. Баш иеп биргән сәламгә урыс телендә: «Здравствуй, джигит! Айда, проходи!» — дип баш кактылар. Барсынын да карашлары егеткә төбәлгән иде. Кин күкрәкле, озын буйлы, кояшта какланган тут йөзле егет кунаклар күнеленә хуш килде, күрәсен: - Хороош! Хороош! Ничего не скажешь!» — дип, тирән канәгатьлек белдерделәр. Үзара нидер гәпләшеп алдылар. Сәлимгәрәй ишек ягына ымлады.
Тышка чыгу белән аны аш-су тирәсендә кайнашкан төз гәүдәле, урта яшьләрдәге бер хатын читкәрәк дәшеп алды.
— Синен артыннан килгәннәр, балам. Патша хезмәтенә алачаклар. Көтелмәгән бу хәбәрдән егет каушап калгандай булды.
— Кем сүзе ул, анам?! Анлап бетермәгәнсендер...
— Юк шул, улым, юк сүз түгел. Үз колакларым белән ишеттем.
Егет тиз арада үзен кулга алып анасын юатырга ашыкты.
— Ялчы баласы кемгә хаҗәт, анам?! Әгәр дөрес булса, ишетүем буенча, патша хезмәтенә бай балаларын гына алалар. Башка белән бутагансындыр... Солтангол белән.
— Кәй, улым! Син белмәгән ягы да бар шул әле...
Яшен тизлеге белән күнелендә туган уйлардан егет анасынын сонгы сүзләренә игътибар итәрлек хәлдә түгел иде.
...Күнегелгән дала тормышы җанга ятыш булса да ник әле чит-ят илләргә чыгып дөнья күрмәскә ди, үз-үзенне сынап карамаска?!. Сәлимгәрәй аны үз малаена караганда якынрак күрде ич... Күнеленә сенеп калган балачагы күз алдына килеп басты. Ап-ак сакал-мыеклы бабай: — «Хәзер улыма, яна ыштан үлчибез» — диеп, йөзен зур сөлге белән каплап, чыпчыгын авырттырды. Зурлар кебек ыштанлы буласы килгәнлектән ул түзде, еламады.Шул ук көнне кулына ширбәт тотып, анын янына Сәлимгәрәй абзый керде .
— Әх ул, карт шәйтан! Әхмәтнәсир улыма ыштан тегәбез диеп баланын кәккүген кисеп алган! Тотсам кирәген бирермен әле, — диеп юатты малайны. Ярасы төзәлеп, йөгереп йөри башлагач, шул ук Сәлимгәрәй абзый, шәп- шәрә килеш аны ат сыртына атландырды да, учы белән шапылдатып, атнын арт санына сукты. Чаптырып киткән ат ялына ябышкан малай курыкмады, еламады да. Читтән күзәтеп торган бай бу күренештән канәгатъ иде.
— Хайт, улым! Үземә охшаган! Афәрин! — дип, чын күнелдән соклануын белдерде.
Олылар ягыннан балаларга карата әйтелгән гадәти бу «Улым» сүзен Сәлимгәрәй тагы да ягымлы, йөрәккә ятышлы итеп әйтә иде ич. Үзен үзе белгәннән бирле ул Сәлимгәрәй абзый канаты астында үсте, тормыш җитешсезлекләре кичермәде. Башка агайлар, әби-бабайлар да ана карата мәрхәмәтле иделәр. Шунын аркасында ул төрле үләннәрнен им-томын үзләштереп, кымыз ясаунын серләрен өйрәнеп үсте. Өйрәнергә атлыгып торуы, яптәш булуы өчендер дә аны бар нәрсә дә кызыксындыра иде. Үсә төшкәчрәк җәядән төз атарга, кылыч, хәнҗәр белән оста эш итәргә өйрәнде. Бигрәк тә ул атта йөрергә, чабышларда катнашырга ярата иде. Ат караучы Йомагол агай аны атлар телен анларга, атларча сөйләшергә өйрәтте. Баштарак ул мода ышанып та бетмәгән иде. Әкренләп серне төшенгәч, агайнын сүзләре хак булуына инанды. Буталчык чорда үз урыннарын таба алмый кангыраган төрле милләт кешеләре яши иде станда. Шулар арасында урыс милләтеннән дә бер ялгызак адәм бар иде. Төрле илләрдә булып күпне күргән, күп михнәт кичергән шул кеше ярдәмендә урыс телен үзләштерде. Төрки телдә аралаша белгәнлектән, ул егеткә маҗаралы хәлләр турында күп сөйләде. Җир йөзендәге күп илләрдә төрле милләт халкы яшәвен, иксез- чиксез дәрья сулары, биек Каф таулары барлыгын анлатты. Үсмер чагыннан ук анын да илләр гизәсе, шуларнын барысын да үз күзләре белән күрәсе килгән иде бит. Бәлкем, менә хәзер, бәлигълыкка ирешкән чорында шул хыяллары тормышка ашыр!?. Сарык
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
37
итеннән сон кымыздан изрәп төшкән кунаклар, аерым тирмәндә төн уздырып, тан ату белән юлга кузгалдылар.
Шул көнне Сәлимгәрәй стан халкын җыенга, җыйды. Яна чапаннан, үзе җитди кыяфәттә иде.
— Агайлар, әби-бабайлар! Иртәгәдән өч көнлек бәйрәм игълан итәм. Шул хөрмәттән ике баш елкы суеп казаннар асарга кушам. Тирә-як төбәкләрдән дә кунаклар булачак. Мәҗлес алдыннан сезгә җиткезәсе сүзем булыр, хуш иттек.
2
Сәлимгәрәй тотрыклы Манаш ыруыннан иде. Урыс патшасына хезмәт иткән Булат агасы «Тешә» елгасы буе Арзамаста черкесләр тарафыннан һәлак булганнан сон, мал-туар, җәйләүләре туган энесе Килемханга кала. Сәлимгәрәйгә ундүрт яшьләр тирәсендә кыргыз ат караклары атасы Килемханны үтереп, малларны куып алып китәләр. Кара кайгыдан сырхауга сабышып анасы да дөнья куя. Малсыз, бер терәксез фәкыйрьлеккә төшкән үсмерне тормыш, үч алу ниятеннән, чит-ят җирләргә китәргә мәҗбүр итте. Кангырып йөри торгач, Нугай кәрванчыларына барып юлыкты. Буталчык һәм тотрыксыз еллар иде. Олы юлларда кеше талау, кәрваннарга һөҗүм итүләр гадәти хәлгә кергән чор. Бер мәлгә бәла-каза аларны читләтеп узды. Үсмер егет әкренләп шул тормышка күнекте, чыныкты. Гәүдәгә артык эре сөякле булмаса да, елгыр һәм көчле иде ул. Көннәрнен берендә, Кытайдан кайтып килешләре иде, кәрван төнге ялга туктады. Тан алларында, татлы йокыда чакта, юлбасарлар һөҗүм итте. Көчләр тигез түгел иде. Шуна да карамастан, егет көчле каршылык күрсәтеп, берничә юлбасарны яралады. Арт лепкәсенә сукканнан сон анын җуйгач, күпме ятканын хәтерләми, күзен ачканда кәрван таланып юлбасарлар кулына төшкән иде инде. Егетнен чаялыгын бәяләп җанын кисмәделәр. Кул-аягын бәйләп дөя сыртына салдылар да, үзләре белән алып киттеләр. Юлбасарлар җитәкчесе Артай тәкъдимен кабул итеп, алар юлына басты. Казакъ далаларында ат көтүләрен урлап куып, сәүдә юлларында кәрваннар талап үз-үзен күрсәтте, сынатмады. Бурныкын карак урлый, анын өчен алар барысы да бер калыптан иделәр. Йөрәгенә сенеп калган үч алу уты сүрелмәгән иде әле. Кыргыз-кайсак очрамасмы диеп өмет итте. Елгыр һәм аяусыз көчле булуы өчен генә түгел, гакыл һәм зирәклеген бәяләп, аны Артай үз канаты астына алды. Эчкерсез туры сүзле, курыкмый үз фикерен ача алган кешенен хыянәт итәргә сәләтсез булуын яхшы анлый иде Артай. Күзгә-күз калган очракларда егет тартынмый: «Тапкан малнын игелеген күрмәгәч, ул байлыкнын күп булуы нигә кирәк?» «Дүрт аяклы мал да абына, киләчәген фаҗигале төгәлләнмәсме?» — дигән сораулар бирә.
Артай, егетнен аркасын бәпләп:
— Синамы, олан, бу турыда кайгыртырга! Дөнья малы — дунгыз каны, бүген бар, иртәгә юк. Яшь чагында җилдереп яшәп кал! Иртәгесе өчен ишәк кайгыртсын! — дия.
Бераздан, егетнен җаваптан канәгатъ түгеллеген тоеп, җитди кыяфәттә:
— Көчленеке замана, олан. Бер кавым азыкка тилмергәндә каптыручы булмас. Тир түгеп тапкан азыгынны авызыннан тартып алырлар. Мине тормыш үзе шулай өйрәтте. Минем өчен мал әллә бар, әллә юк. Уемда байлык түгел, дәрт, азарт. Үлем белән качышлы уйнау үлем көтеп хәрәкәтсез ятканга караганда мен тапкыр артыграк, — дип тә өсти.
Егет биргән сораулар алай да Артайны уйланырга мәҗбүр итә иде. Үз картлыгы шикләндерми иде аны. Анын үсеп килгән сенлесе, бертуган олы апасы бар. Алар кем кулына калыр да, киләчәкләре ничек булыр?..
Ара-тирә, юлда очраган мосафирлар аша, Дон елгасы буендагы атлы казаклар арасында патшага карата фетнә күтәрелүен ишетеп белделәр. Җитәкчесе Степан Разин атлы кеше, имеш. Авыр тормыштан җәфа чиккән төрле милләт халкы гына
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
38
түгел, иске динне яклаучы руханилар да анын канаты астына җыелып, патшага каршы сугыш игълан иткәннәр ди. Бу имеш-мимешләр Артайны тирән уйга салды. Халык язмышына битараф булып үз мәнфәгатен генә кайгырткан, байлыкка чумып бәйрәм итәргә күнеккән бай түрәләр гөнаһ шомлыгында, дигән фикердә иде ул. Аларны юк итсән илгә муллык, җинеллек килер шикелле иде.
Җаек елгасын кичеп Калмык далаларына юл тоттылар. Идел белән Дон елгалары арасында каты бәрелешләр барган чак иде. Бер төркем калмыкларга кушылып, Царицынны алуда катнаштылар. Җепшек кар йомгагы шикелле ишәйгәннән-ишәя барып, Идел елгасы буеннан өскә, Сарытауга юл тоттылар. Кыска гына вакыт эчендә Камышлы, Сарытау, Балыклы, Самар өлкәләре яулап алынды. Көчле өермә шикелле Иделнен икенче ярына чыгып, Җаек буйсындырылды. Гомере буе татарларны үги туган итеп күргән башкортлар, Казан ханлыгынын фаҗигасен кабатламас өчен, заманында үз теләкләре белән урыс канаты астына елышкан иде. Җәйләүдән җәйләүгә күчеп мал көткән бу халык, милләт буларак оешып бетмәгәнлектән, урыста яклау тапты. Бу хәлне югары бәяләп, урыс башкортларга биләмәләрен кинәйтергә мөмкинчелек бирсә дә, үзенә кирәген онытмады. Ясак түләтеп башкортнын зыкысын алды. Бәйсезлеген кире яулап алу нияте белән, фетнәчеләргә өмет тотып, гади халык кына түгел, көтү-көтү мал тоткан бай-кураларына тикле комсыз урыс патшалыгына каршы күтәрелде. Үз биләмәләре итеп санаган Җаек буендагы бер авылда Артай, фетнәчеләр җитәкчесе Степан Разин белән күзгә-күз очрашып, төн уздырды. Янәшәсендә Сәлимгәрәй дә бар иде. Халык арасында көчле пәһлеван булып сурәтләнгән адәм гади генә үз кеше икән. Тапкыр сүзле, җор телле, гади генә киемнән. Батырчылыгын туплап Сәлимгәрәйнен: «Байтүрәләрне үтереп бетереп, патшаны бәреп төшергәч, ил белән кем идарә итәчәк? Яна түрәләр шул ук хәлне кабатламасмы?» — диеп соравына ул шаркылдап көлде. «Әле аларны юк итеп бетерәсе, патшаны бәреп төшерәсе бар, егет! Муен булса камыт табылыр. Синен белән без икәү идарә итәрбез. Ә нәрсә? Булдыра алмабыз дисенме? Сез җирән чәчле урыска охшамаган. Төрки телне дә яхшы беләсез. Татар кешесеме әллә?»
— Ике йөз ел артыгы белән татарлар идарә итте Русиядә. Хәзерге вакытта. теләкләребез, омтылышларыбыз бер икән, димәк, без бер нәсел, бер каннан! Ә калганы алай ук мөһим түгелдер.
Үзара якын итеп, Тимофееч диеп атап йөрткән бу көчле рухлы адәм Сәлимгәрәй күнелендә тирән эз калдырды. Андый кеше белән ул утка-суга керергә әзер иде. Идел белән Җаек буйларын яулап алган дәһшәтле атаманга бу җирләр генә кысан иде. Самар белән Сарытауда зур көймәләр ясап Идел аша дингезгә юнәлде. Өч тәүлек эчендә Әчтерханны алып шәһәр түрәләрен асты-кисте, байлыкларын халыкка таратты. Берничә ел эчендә тагы да зур көч туплап, диңгез аша «Кызылбаш» иленә юл тотты. Диңгез яры буендагы авылларны талап, кырып, зур байлык белән кайтты. Дала кешеләре ул сәяхәттә катнашмады, чөнки Разинның бу гамәле аларга бик үк ошап бетмәде. Дон казаклары арасында да аңа теләктәшлек белдерүчеләр артык күп түгел иде. Ул күздән югалып торган вакыт эчендә урыс патшасы, зур көчләр туплап, каты бәрелешләр башлады. Шул бәрелешләрнең берсендә Разин каты яраланды һәм аны үз казаклары ук урыска тапшырды. Кыргый жанвар шикелле тимер читлеккә ябып Мәскәүгә алып китттеләр. Кызыл мәйдан уртасында халык жыеп, кул-аякларын өзгәләп, каты жәзага тарттылар. Җитәкчесез калган фетнәчеләрне эзәрлекләү башланып китте. Башта Әчтерханны, аннары Царицынны камап алдылар. Шәһәр халкы, көчле каршылык күрсәтүгә карамастан, жңңелде. Яңабаштан асу-кисү, үтерешләр башланып, күп кан коелды. Бу чорда Артай үз төркеме белән Сарытауда иде. Сизгер һәм хәйләкәр ат карагы , атаман Разинның соңгы гамәлләренә үзенчә бәя биреп, бу фажиганең азагын алдан ук тойган иде. Шуның аркасында, сырхауга сабышып, бер ай алдан элек Әчтерханнан китте. Иркендә яшәргә өйрәнгән дала кешесенә шәһәр кысрыклыгы да этәреш биргәндер, патша гаскәрләре Царицынны алганнар дигән хәбәрне ишетү белән качып китәргә план корды. Акчага салчы яллап,
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
39
өчәр ат белән өч кеше караңгы төн уртасында Иделне йөзеп икенче ярына чыктылар. Таң атып килгәндә алар Сарытаудан ерак иделәр инде. Артай үзе белән тугры иптәше Каратайны, яшь егет Сәлимгәрәйне алган иде. Калган төркем бу өч кешенең үз араларында юклыгын көн уртасында гына сизенде. Үзара шау-шу, гауга куптарып, таланган байлыкны бүлешеп, алары да кайсысы-кая таралышып беттеләр. Артай, Җаек ныгытмасын әйләнеп узып, елга аша Каратүбәгә юл тотты.
3
Каратүбә! Сәлимгәрәй бу якларда бер булган иде инде. Биек камыш басып алган уйсу үзән. Елак талларга күмелеп тын гына елга ага. Йөрәк итен чеметеп алган тулы тынлык. Тирән көз ае булуга карамастан үзән өсте әле саргаймаган. Камышлык арасында кыргый дуңгызлар салган сукмак аша бара торгач, алдагы калкулыкта каралтылар күренде. Төрле төштә сибелеп утырган ике дистә тирәсе өй. Яртылаш жиргә казылып балчыктан салган өй түбәләре яссы итеп камыш белән ябылган. Яңгыр суы үтмәсен диеп, күрәсең, камыш өстен балчык белән сылаганнар. Исеменә карата жисеме, Каратүбә иде бу.
Килүчеләрне абайлап каршы алган берничә эт белән нигез буенда бөкрәеп утырган карттан башка тирә-якта жан иясе күренми иде. Бертавыштан кычкырып биргән сәламнән карт башын күтәрде. Тонык күзләрен килүчеләргә төбәде.
— Ник берүзең, Серкенбай? Башка халык кайда?
Сорау биргән кешене танырга теләгәндәй, карашын Артай ягына борды. Йомырка эчендәге әтәч орлыгы шикелле ак төшкән кысык күзләрендә кайгы, өметсезлек иде. Сөйләшкән тавышны ишетеп, янәшә өйдән бер кортка чыкты. Ят кешеләрне танырга теләгәндәй, учын каш өстенә куеп, якынрак килде.
— Исәнме, Җамал әби! Бу мин, Артай. Ни хәл булды, кешеләр кайда?
— Артай дисеңме? Ә-ә, Артай! Син исәнмени, балам?! Булды, балам, булды. Серкеннең малаен үтерделәр. Малларны караклар куып алып китте. — Якынрак килеп Артайның кулыннан тотты. «Чынлап та бу син икән» дигәндәй, аналарча аркасыннан сөйде. Фикер туплагандай беравык сүзсез торгач, калтыравык тавыш белән тезеп китте.
— Без бит сине үлгәндер диеп уйлаган идек. Бу гомер буе кайда йөрдең? Ник иртәрәк кайтмадың? Өч-дүрт ел эчендә кайтып китәргә теләген булмадымыни? Таладылар безне, улым. Берничә атна элек сарык көтүен куып алып киткәннәр иде. Хуҗасыз йортка ияләшкән бүре көтүе шикелле, шушы төнне атларны да урлап качтылар.
— Гөлсыру кайда? Кайда башкалар?
— Гөлсыру яшь оланнар белән каракларны куа киткән иде. Озаклап кайтмый торгач, калган халык китте артларыннан.
Кояш баеп килгәндә халык кайтты. Артай сеңлесе Гөлсыру әйтүе буенча караклар Ахрат ягына киткән. Эзне югалтыр өчен караклар башта Шалкарга юл тотканнар. Уратып йөри торгач Ахратка борылганнар. Шуның аркасында куа чыгучылар адашып йөреп күп вакыт югалтканнар. Төнгә каршы юлларын дәвам итәргә куркып кире борыласы иткәннәр.
Юлда талчыккан булуга карамастан, Артай эзәрлекләүне дәвам итәргә карар кылды. Өчесе янына тагын таза гына ике егетне алып, биш кеше юлга чыктылар. Тирә-якны яхшы белгән Артай, чама белән, каракларның кайда булуларын аңлый иде.
Җан-фәрманга чаптырып бара торгач, таң алдыннан куып җиттеләр. Кыел елгасы башланган уйсулыкка томан төшкән. Таллык арасында төнгелеккә урнашкан караклар тирән йокыда. Бер читтәрәк ат көтүе үлән уртлый. Яккан учаклары сүнеп бетмәгән, пыскытып төтен чыгара. Учак янәшәсендә ике кеше ята. Томан җирдән аерылып өскәрәк күтәрелә төште. Куа килүчеләр, камыш песиедәй сак кына төтен килгән якка якынайдылар. Каратай, туктарга кушып, кулын күтәрде. Учак тирәсен кылдан үргән бау белән уратып алганнар. Кагылу белән кыңгырау тавыш куптарачак
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
40
иде. Янәшәсендә яткан Сәлимгәрәйгә, Артайга пышылдады:
— Кыргызлар ысулы бу. Алар бер урында күмәкләшеп йокламыйлар, сак бул!
Бу турыда башкаларга аңлатып торасы түгел, читләтеп алга уздылар. Томанның күтәрелә төшүе алар өчен уңай иде. Чама белән караклар ун кешедән артмаска тиеш. Нәр кеше бер каракны юк итә алганда, калганнары күпме булуга карамастан, алар җиңәчәк иделәр. Учактан ары куак ышыгында, төрлесе төрле урында, җиде кеше ята. Куа килүдән шикләнмәгәннәр, күрәсең — ваемсыз йокы симертәләр . Артай, ым белән кемгә кайсы корбанын сайларга ишарә итеп, алга ыргылды. Яшьләрнең берсе һөҗүмгә ташланган җирдән абынып егылды. Берничә адым алдарак яткан корбаны уянып, тавыш куптарды. Каракларның кыргыз икәнен белеп алган Сәлимгәрәй дөрләп кабынган иде. Иләс-миләс йокысыннан арынып өлгермәгән корбанының бугазын кисеп, янәшәсендәге үсмергә ярдәмгә ташланды. Малайны буып алган кыргыз итек кунычыннан хәнҗәрен чыгарган мәлдә Сәлимгәрәй үз хәнҗәрен каракның култык астына батырды. Караклар тугыз кеше булган. Яшен тизлеге белән җидесен юк итеп, икесен кулга алдылар. Алары яшьләре җиткән олылар иде.
— Кыргызлардан үч аласың бар иде бугай, алар синеке, — диде Артай егеткә.
— Аласы үчне алдым. Коралсыз карт кешеләрнең канын кыеп гөнаһлы буласым килми.
Егетнең бу гамәле Артайга ошады. Аңнарына килеп өлгерми катып калган кыргызларга дәште:
— Оныкларыгызга әйтегез, бу якларга юлны онытсыннар. Мондый мәрхәмәтлек бүтән булмас. Сарыкларның дүрттән өч өлешен кире кайтарырсыз. Калганы, аяк хаклык, сезнеке.
«Ара ерак, җәяү йөрер хәлдә түгелсез», — дип, икесенә дә үз атларын алырга рөхсәт бирде. Малларны кире якка борып кайту ягына чыккач, Сәлимгәрәй Артайга:
— Сарыкларны китерерләр диеп уйлыйсызмы? Ә ни өчен дүрттән өч өлеше генә? — диеп сорау бирде.
— Алар минем кем икәнне яхшы беләләр. Мин дә аларны күптәннән беләм. Ә ни өчен дүрттән өч өлеше дисенме? Чөнки алар ул бер өлешне күптән инде суеп ашадылар.
Берара сүзсез барганнан сон:
— Китермәсәләр, хәере белән булсын. Зур югалту түгел. Ин мөһиме
— атларны йолып алдык. Гаиләләре бер тоткасыз калды. Алар өчен зур югалту бу, — диеп өстәде.
4
Серкенбай малаен хөрмәтләп җирләделәр. Ыру тоткасы Артайнын сау- сәламәт әйләнеп кайту хөрмәтенә тай чалдылар. Артык ачылып китәргә күнекмәгән тыйнак халыкта тирән канәгатьлек сизелә. Алар өчен Артай ышанычлы терәк.
Бу хәлләрдән сон берничә көн узды. Артай белән егет аерым өйдә урнашканнар иде. Йокысыннан уятып, Артай егетне тышка алып чыкты. Аны ияртеп калкулыкка алып менде. Калкулык артында җиргә түшәрелеп сарык көтүе ята. Тирә-ягында кеше заты күренми. Сарыкларны кире куып китергәннәр булып чыкты.
5
Артайнын сенлесе Гөлсыру артык үзгәрмәгән. Элеккеге какча гына, ябык кыз. Өченче дистәне ваклау эзсез калмаган, ирен кырыенда сызык, күз төпләрен сөрмә тарткан. Беренче вакытта очрашкандагы шикелле дорфа түгел. Егет алдында артык ачылып китмәсә дә, иреннәрендә елмаю сизелә, кунакчыл. Матурлык ягыннан артык күзгә ташланырлык булмаса да, кай ягы беләндер ул егеткә ошый иде. Сагыш ингән тирән күз карашында гакыллылык чагыла. Иркәләнү тоймый тормышнын бөтен авырлыгын татып үскән кыз гүя: «Тормыш юлдашын итеп мине ал, олтанын булырмын», — дия иде. Ил буенча барган эзәрлекләүләр басыла төшүен көтеп, егет
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
41
беркадәр гомерен шушы авылда уздырырга булды. Кеше күзеннән еракка яшеренгән бүре оясы шикелле, Артай авылында тулы тынлык. Бу тирәгә юл юк. Ялгыш килеп чыгарлар диеп уйларга да сәбәп күренми. Үз тирәсендәге йөз чакрым арада Артай кеше малына тимәде. Киресенчә, ул бу җирләрне башка караклардан саклап килде. Тирә-якта яшәгән халык моны анлый иде. Шунын өчен мона кадәр анын ягына бармак төртеп күрсәтүчеләр булмады. Сонгы өч-дүрт ел буе югалып торганлыктан, аны үлгән диеп уйлаганнардыр инде. Андый хәбәрнен башкаларга да барып ирешүе мөмкин иде. Җамал әби әйтмешли, хуҗасыз йортка ияләшкән бүре токымы шикелле, кыргызлар бу форсаттан файдаланып каласы иткәннәр, күрәсен. Тыштан караганда шыксыз күренгән өй эчендә иркен, җыйнак һәм яшәр өчен унайлы иде. Стеналары келәм белән төрелгән. Җир идәндә катлы-катлы палас, өем-өем юрган, мендәрләр. Түрдә мөһерләп бизәлгән зур сандык. Сандык эчендә кыз бирнәсе, алтын-көмеш, затлы бизәнү әйберләре. Артай сандыкны үзе ачып күрсәтте.
Кунакта яшәү ничек кенә рәхәт булмасын, алдагысы турында уйларга кирәк иде. Көннәрнен берендә Артайга ул:
— Теләгемә ирештем, ага, аласы үчне алдым. Киләчәк турында уйларга вакыт җитте. Дөресен әйтим, мондый кәсеп минеке түгел. Ирексездән кылган гөнаһларымны юып, картлыгымны намазлык өстендә каршылау ниятем. Нәсел тамыры миндә өзелмәсме, дип тә шикләнәм. Нәр тереклекнен үз пары бар. Дөньянын яме балада. Әнә, сенлегезнен дә чәчәк аткан чагы...
— диеп фикерен әйтеп салды.
— Беләм-беләм, — диде Артай, сеңел сиңа ошый! Күреп торам, ул да сиңа битараф түгел. Әнә ничек балкый! Аның мондай чагын күргәнем юк иде әле, — дип, тимерне кызуында сугып калырга ашыкты.
Артайның үзенә өйләнеп тормыш корырга, малай үстерергә насыйп булмады. Теләк туган чаклары да булгандыр. Аның мәнфәгатен аңлап уртаклаша белгән хатын-кыз юлында очрый калса, өйләнгән дә булыр иде... ә хәзер соң инде. Өермә шикелле өерелеп йөреп тынгысызлыкта гомер узган да киткән. Гореф-гадәтен, холык-фигылен тирәннән аңлап, авыр чаклары белән сыналган бу егетне ул үз баласы итеп күреп, канаты астына алды, җылытты, өмет баглады. Бу турыда ачылып үзе сүз башларга горурлыгы ирек бирмәде.
— Уйларымны аңлап теләктәшлек белдергәнең өчен рәхмәт, агам! Мин сезне үз атам кебек күреп якын итәм. Әгәр дә сез бу якынлыкны каннарыбыз белән кушып туганлашырга каршы түгел икән, сездән Гөлсыруның кулын сорап, фатиха бирүегезне үтенәм.
Гомерендә беренче мәртәбә күңеле тулып йомшарган Артай:
— Безнең кәсеп сиңа тиң түгеллеген беләм, иркәм. Бу бүре тормышы синең өчен түгел. Ә миңа тормышымны үзгәртергә соң инде. Бәхил-риза! Сеңел абруеңны төшермәс. Бирнәсе патшаларныкы ише булмаса да, Инша Алла, кыенлыкта яшәмәссез! — диде.
Яз ае иде. Көннәрне җылытып калку җирләр кардан әрчелде. Ачык һава астында казаннар астылар. Бәйрәмгә сусаган халыкның кәефе күтәренке. Никах укытып, артык шау-шу килми генә туй уйнадылар. Яшьләргә үз торагын калдырып Артай Каратай янына күчте. Кәләш куенында сизелми генә яз айлары узды, даланы хәтфә үләнгә күмеп җәй җитте. Алдан килешеп кую буенча Сәлимгәрәй юлга җыенды. Ике дистә атлар сыртына төрле җиһаз, байлык төяп, туган ягы, үз даласына төбәп сәфәр чыктылар. Каратай белән дүрт таза яшүсмер озата барырга алынды. Артык күзгә ташланмас өчен олы юлларны читләтеп бара торгач, хәвеф-хәтәрсез генә туган ягына кайтып җиттеләр. Соңгы вакыттагы болганчык еллар бу тирәләрне дә читләтеп узмаган. Ачлык-ялангачлыктан күп халык кырылып, дала ташландык хәлдә калган. Заманында һаваларны яңгыратып тайлар кешнәгән болыннарда тирән тынлык.
Елга башындагы күңелгә ятышлы урында тирмән кордылар. Урнашып, хәл җыеп,
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
42
берничә көн вакыт узды. «Бераз вакыттан килеп чыгармын әле », — дип Каратай кире кайтып китте. Төпләнеп киткәнче булышырга егетләр каласы иттеләр. Бу якның дөнья хәлләрен белешү нияте белән Сәлимгәрәй, ат менеп, Тарханга барды. Анда күңелгә шом салган зур үзгәрешләр икән. Башкортлар белән татарлар арасында гауга кубып кан коелган. «Бу безнең җирләр!» — дип башкортлар кысрыклагач, татарларның күп өлеше нугай бае Әсәкәй канаты астына күченеп китәргә мәҗбүр булганнар. Колшәрип белән Габдулла авылларында да тыныч түгел икән. Соңгы вакытларда калмыклар яу белән килеп тынгы бирмәгәч, башкортлар казакълар белән килешү төзеп, Шарлык якларында каты бәрелешләр булып алган. Башкортлар арасында да ызгыш-талаш, мал, җирләрне бүлешү бара. Сәлимгәрәйнең мал белән кайтып Кинәле елгасы башында төпләнүе тиз арада тирә-якка таралды. Хәл белешеп, дөреслекне ачыкларга дигән булып, әкренләп халык килә башлады.Тарханнан ике, Әсәкәйгә киткән өч гаилә күченеп килделәр. Базар хәлләрен белешер өчен ике алаша алып Богырысланга барган иде. Бер көтү сарык куып алып кайттылар. Җәй урталарында Каратай килде. «Артай бүләге», — дип, бер көтү ат куып алып килгән. «Артыңнан эзләп килмәсләрме?» —дигән сорауга Каратай: — Шикләнмә, егет! Артай аларны үз акчасына уйгырлардан сатып алды. Дала кешесе атсыз — ике кулсыз. Кыенлык туса, егетләрнең берсе аша хәбәр җибәр. Артайдан сезгә бик күп сәлам! — дип кире китте дә башкача күренмәде. Ташландык хәлгә төшкән далага янадан җан инде, әкренләп туган-тумачалар күченеп килеп ыру ишәйде, ныгыды. Ярдәм сорап килгән кешеләрнен берсен дә кире бормады, үз канаты астына алды Сәлимгәрәй. Тархан, Габдулла авыллары белән араны ныгытты, Әсәкәй белән дуслашты. Әкренләп еллар узды, ихлас күнелдән корган нигезгә иминлек инде. Шуна карамастан Сәлимгәрәйнен күнеле тыныч түгел.Бишенче ел инде хатыны Гөлсыру балага уза алмый. Төрле үләннәр белән дәвалап та карадылар, им-томчы карчыкларга да күренделәр, файдасы тимәде. Гаепнен кемдә булуын белми торып, ирнен күнеле тынычланмады, ни дә булса уйлап табарга кирәк иде. Ялчы хатын- кызлар арасында өлгереп килгән кыз бала бар. Буй-сыны килешле, унган, тәртипле. Гакыл ягыннан да Ходай мәхрүм итмәгән. Яшьли ата-анасыз калган ятимә. Нугай каныннан. Төпле фикергә килеп Сәлимгәрәй шул кыз аша үзен сынап карыйсы итте. Көч белән алмады ул аны. «Мина бала кирәк. Малай бүләк итсән, муллыкта яшәрсен, бәлкем, хатынлыкка да алып куярмын», — дип, ризалашып кылынган гамәл иде бу.
Ялчы кыз Бану өч-дүрт айлык йөкле чагында үз хатыны да авырга узды. Сонгы мәртәбә бер башкорт карчыгы: яз башында сыерчыклар кайту белән, ата сыерчык атып ал. Итен пешереп ашагыз, дип кинәш биргән иде. Кайсы сыерчыкнын ата икәнен ничек аерырга дигән соруга: ана кош өстендә чакта ат, ялгышмассын, диде. Башына төшсә ни хәл итмәк кирәк дип, карчык әйткәннәрне үтәгән иде, файдасы тиде, күрәсен...
Вакыты җитү белән Бану томрап торган ир бала тапты. Озакламый Гөлсыру да җитлегеп бетмәгән килеш малай тудырды. Авырлык белән вакытсыз туган бала чирләшкә иде, чирләшкә булып үсте. Бану малаена
— Әхмәтнәсир, Гөлсырудан туган малайга Солтангол дип исем куштылар. Аллы-артлы ике малай туганга ата кешенен түбәсе җиде кат күктә иде. Сарыклар суеп, казаннар асып, өч көн буена бәйрәм уздырдылар. Күрше- тирә авыллардан да кунаклар чакырылган иде.
Әкренләп көннәр, айлар узды. Атанын күнеле Бану малае Әхмәтнәсирне якынрак күреп, күп вакытын алар тирмәнендә уздырганга, үз хатынынын күнелендә көнчелек уянды. Озак гомер бала таба алмагач, икенче хатын- кыздан үзенне сынап кара һич югы, дип иренә үзе үк кинәш иткән иде ич. Үзе дә балага узармын дип уйламаган иде шул. Биргән вәгъдәсен үтәп, Сәлимгәрәй Бануга аерым тирмән корды, авыр эшләрдән азат итеп, бөтен кирәк-ярагын булдырды. Гөлсыруы рөхсәт биргән булса, никах укытып алырга да булыр иде. Ул чакта, карт хатын Гөлсыру, күләгәдә калып, ире яшь хатыны яныннан чыкмас та иде. Мона кадәр кинәшеп, анлашып, тату яшәгән ир белән
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
43
хатын арасында «кара песи» йөгереп узды. Сүз арасында хатынынын: «Ялчы хатын түбәнлегенә төшеп дәрәҗәмне югалтасым юк!»
— дигәненә каршы: «Кай арада буй җитмәс дәрәҗәгә күтәрелеп өлгерден әле?» — дип әйтешеп тә алдылар. Алай да хатыны сүзеннән чыкмады, өйләнү турында башкача сүз кузгатмады. Малайлар үсеп буйга җиттеләр. Әхмәтнәсир таза буйлы, елгыр, бар нәрсә белән дә кызыксынучан. Солтангол ябык, бәләкәй гәүдәле, ак чырайлы иде. Анасы шикелле аз сүзле, аралашырга яратмый. Күп вакытын тирмән эченнән чыкмый уздыра.
Сәлимгәрәй катнашкан Разин фетнәсе күптәннән бастырылуга карамастан илдә тынычлык урнашмады. Фетнәчеләрнен күп өлеше, вак төркемнәргә бүленеп, урманнарга, аулаграк җирләргә качып беткән иделәр. Әле бер, әле икенче урыннарда күтәрелеп чыгып, озак кына гомер урыс патшалыгына тынгы бирмәделәр. Фетнәдә катнашкан өчен башкортлардан урыс патшасы йөзен борды. Башкортлар арасында буталыш. Берәүләре бәйсезлекне кире кайтарырга, икенчеләре — урыс ярдәме белән тәртип урнаштырырга өнди. Тотрыксызлыктан файдаланып уйгыр, кыргызлар мал урлап, кеше талап тынгы бирми. Бөтен ил буенча ачлык, ялангачлык, фәкыйрьлек. Сонгы көннәрдә: «Тәхеткә утырган Петр исемле яшь патша, җирләрен кинәйтү нияте белән, гаскәр җыя икән», — дигән хәбәрләр таралды. Хәлнен асылын ачыклау нияте белән, атлар алып, Сәлимгәрәй Олы базарга китте. Базарда халык күп иде. Алучыга караганда күбесе сатарга килүчеләр. Казакълар бик күп итеп сарык көтүе, дөяләр алып килгәннәр. Ераклардан төрле милләт халкы җыелган. Уйгыр, кыргыз, каракалпаклар, буй-буй чапанлы үзбәкләр дә бар. Үтемле мал — атлар. Сәлимгәрәй базар тамадасы Шамбалны эзләп тапты. Һәрвакыттагыча кочаклашып исәнләштеләр. Хәл-әхвәлләрне сорашып базар хәлләренә күчтеләр. Шамбал, Сәлимгәрәй атларын барлап, тешләрен, көрлеген карап чыкканнан сон: - Менә бу өчесен үзем алам. Калганнары сугымга. Сүз дә юк, аларын да сатабыз, — дип, үз бәясен әйтте. Сәлимгәрәйнен акчасы күп, аны акча кызыксындырмый иде.Сатулашып тормады:
— Әйдә, синенчә булсын, абзый. Яхшы кешегә түбән бәядән дә бирергә була. Тирә-як авыллардан килүчеләр бармы? Җыелышып чәй эчсәк, шул безнен килешү булыр иде, — дип ризалашты.
Хәйләкәр Шамбалга ат малы кирәк түгел. Сәлимгәрәйнен юмарт кеше икәнлеген белгәнгә, «Үземә», — дигән булып түбән бәя тәкъдим итә дә, шул ук көнне икеләтә хак белән сатып җибәрә. «Сугымга» дип бәяләгән атлар да таза, эшкә яраклылар. Кыска гына арада Шамбал, Сәлимгәрәй кызыксынган кешеләрне табып, түшәм астында чәй булдырды.Теләгәннәргә кымыз да бар иде. Озак кына вакыт дөнья хәлләре, яналыклар турында сөйләшеп утырдылар. Сәлимгәрәй ишетми калган күп кенә яналыклар ачылды.
Моннан биш ел элек урыслар Кырымга яу белән барган булганнар. Юллары унмаган. Төрки халыклар белән сугышырга урысларнын алымы яраклы түгел икән. Шул вакыттагы унышсызлыклардан сон хәзерге яшь патша «калмык, татар, башкортларда икән өмет» дигән фикергә килгән. Шушы көннәрдә урыс гаскәриләре бу якларга килеп, патша хезмәтенә яшьләрне җыячак ди. Халык санына карап станнан биш кеше алынырга тиеш. Шуларнын берсе, һичшиксез, Сәлимгәрәй малае. Бу хәбәр хатынны өркетмәде, ничә елга алачаклар дип кенә сорап куйды. Егерме биш елга икәнен ишеткәч, салкын канлылык белән: башы исән булса әйләнеп кайтыр. Гомере беткән кеше юк кына чирдән дә үлеп китә. Алсалар алалар инде, ни хәл итмәк кирәк, дип артык борчулык күрсәтмәде. Малаен жәл түгелме, дигән сорауга: синен тагын бер өзелеп яраткан малаен бар. Ә минеке андый авыр эшкә яраксыз. Анасы белән никахлашып халык алдында малаенны таны. Мин каршы түгел, дип сүзен очлап куйды.
Билгеләнгән көнгә тирә-яктан кунаклар килеп төште. Тан белән торып Тархан мулласын ыру башлыгы үзе барып алып килде. Казаннар асылган, сый-хөрмәт әзер. Түземлелек белән халык яналык көтә. Хәлнен асылын муллага юлда килгәндә үк
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
44
сөйләгән иде. Бану белән дә кичтән үк анлашу булып алды. Бу гамәлнен асылын анлаган хатын шатланмады. Башын аска иеп күндәмлек белдерде, хатын-кыз тирмәсендә юынып, чистарынып, «бәйрәмгә» әзерләнде. Иртә белән берничә хатын-кыз, чәчләрен тарап үреп, сөрмә тартып, бүләк ителгән затлы киемнәрне киендерделәр. Буласы бәйрәмнен сәбәбен улына Бану үзе җиткерде.
— Атана рәхмәтенне белдерер көн җитте, улым. Туган көненнән алып анын канаты астында булдын, юклыкта интекмәден. Безгә хәзер шунын бәясен түләү көне җитте.
Егет гаҗәпләнмәде.
— Солтангол минем туганым икән! — дип кенә куйды.
Яналык стан халкын да гаҗәпләндермәде. Беравыздан хуплап:
— Бик әйбәт, бик мәслихәт! Күптәннән вакыт иде! — дип, тәбрик сүзләре әйтелде. Туй бәйрәме генә түгел иде бу. Тагын берничә көннән Әхмәтнәсирне патша хезмәтенә озатасы бар. Шунын хөрмәтеннән иде бу мәҗлес. Ярлырак гаиләләрдән хезмәткә барасы яшьләргә бай берәр баш ат бүләк итте. Юлга аласы ярты айлык азыкны да үз исәбеннән хәзерләргә кушты.
Кул тегермәнендә талкан ярмасы тарттырып, борай оныннан әбиләр катламалар пешерде. Агайлар сарык суеп учак төтенендә ысладылар. Озагракка саклана торган азык урынына язгы кояш астында какланган елкы итен күп итеп юл капчыкларына салдылар. Китәсе көнне: «Баргач әхфитсирләрне сыйларсыз», — дип, йөк атларына бер курдюк кымыз да тактылар. Әхмәтнәсир уйнаклап торган ике чаптарны атлар көтүеннән үзе сайлап алды. Атасы ана үз хәнҗәрен һәм сонгы базарда үзбәкләрдән зур бәягә сатып алган булат кылыч бүләк итте. Анасы, үз куллары белән чиккән чапан, Гөлсыру апа читек бирде. Билгеләнгән көнне тирә-як авыллардан яшьләр җыелды. Йөзгә якын кеше тирәсендә озата баручылар да аз түгел иде. Тархан мулласы монлы мәкам белән «Әлһәм» сүрәсен укыганнан сон, яшьләр тәкъбир әйтә-әйтә, дәррәү юлга кузгалды. Озата калучылар арасында елаш, сыкрану.
***
Юл унаенда татар авылыннан аларга тагын бер төркем кушылды. Кояш баеп килгәндә алар Бозаулык тавында иделәр. Түбәндә, Самар елгасы буенда, киндер ак чатырлар күренде. Чатырлар тирәсе тәртәләрен күтәрткән арбалар белән уратып алынган. Бер читтәрәк атлар белән йөк үгезләре чирәм уртлый. Яна килүчеләрне станда булып киткән күзлекле хәрби каршы алды. Кулында дәфтәр белән каләм. Хезмәткә алынганнарны аерып алып тезделәр. Озата килүчеләргә рәхмәт әйтеп, кире китәргә рөхсәт бирелде. Тылмач аша сорашып, кем, каян икәнен, исемнәрен дәфтәргә теркәделәр. Үзләре белән алып килгән азыкларнын бер өлешен пешекчегә тапшырырга кушылды. Сон иде инде. Кем кая урнашырга кирәклеген анлатып йокларга әзерләнделәр. Атларны тышаулап, Әхмәтнәсир үз төркеме белән ачык һавада гына йокларга ниятләде. Көз ае керүгә карамастан, төннәр җылы иде әле. Кояш чыгар алдыннан аларны быргы тавышы уятты. Күмәкләшеп инеш буена барып битләрен юганнан сон, рәт-рәт тезеп бастырдылар да,тылмач аша эчке тәртип, көнлек кагыйдәләр турында хәбәр ителде. Иртәнге аш алдыннан барысын да хәрби духтыр карап чыкты. Аштан сон атларны барлап, су эчертеп, күпмедер вакыт узды. Өс киемнәре бик иске булганнар хәрби киемгә киенде.Кемнен нәрсәгә сәләтле булуын ачыклап төркемнәргә бүлделәр. Төшке аштан сон атларда чабышу, ук ату, көрәш уеннары башланып китте. Кичке аштан сон бераз вакыт сугыш тәртипләрен өйрәнергә бирелде. Йокыга ятар алдыннан атларны барлап су эчерү, төнгелеккә әзерләнү. Әнә шулай атна-ун көн вакыт узып көн кичкә авышкан вакытта, зур гына бер төркем башкортлар килеп төште. Өсләрендә кәҗә тиресеннән теккән кием. Кемнен башында бүрек, кемнекендә кыргыз калпагы. Кораллары да төрлечә. Кемдә сөнге, кемдә кылыч. Уклы садак белән җәя барысында да бар иде. Урал якларындагы башкортлар икән. Тылмач аралашырга теләп караган иде, телләрен анламады. Бу
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
45
яклардагы башкортлар, татарлар белән аралашып яшәгәнгә, күрәсен, анлаешлы телдә сөйләшәләр иде. Алар арасында урыс телен анлаучы да табылмады. Барысы да дөнья күрмәгән, башка халыклар белән аралашмаган яшьләр иде.
Әхмәтнәсирләр станында, Урал якларыннан килеп урнашкан, тимерчелек белән шөгыльләнүче башкорт гаиләсе яши иде. Атлар дагалаганда, комган төпләрен рәтләтергә барганда, тимерче балалары белән аралашып, алар телен аңлый иде. Шуның өстенә урыс телен дә сукалый. Ярдәмгә ул килде. Шул көннән алып башкортлар белән аралашырга аны сайладылар. Бу үзенә күрә бер дәрәҗә иде. Егет башкортларга эчке тәртип, кагыйдәләрне аңлатты. Башкортлар зур чатыр эчендә кайнар су белән коенып чәчләрен кырдырудан баш тартмадылар. Өс киемнәрен утта яндырып хәрбиләр киемен кию кирәклеген ишетү белән «Йок!» — дип бер сүз белән каршы килделәр. Төнне дә алар чатырдан читтә, аерым урында уздырдылар.
Җыеласы халык җыелып бетте. Хәрбиләр җитәкчесе стольник Туренев Семен Осипович, йокыга ятар алдыннан барысын да рәткә тезеп бастырып, иртәгәдән юлга чыгачакларын әйтте, юлда баруның тәртибен аңлатты. Башкортлардан илле кеше сайлап алып авангард төркеме билгеләнде. Төркем җитәкчесе итеп ике хәрби драгунны, тәрҗемәче итеп Әхмәтнәсирне куйды. Иртәнге таңнан алар төркеме юлда иде инде. Барасы юл Җаек ныгытмасы ягына. Көз аеның урталары. Юлларда җан әсәре юк. Тирә-як кипкән, корыган. Салмак кына юыртып бара торгач, шактый юл үтелде.Юлдан читтәрәк уйсулыкта төнгелеккә туктадылар. Әзме-күпме ул тирәдә атлар чемченерлек үлән бар иде. Төн уртасында обоз килеп җитте. Арбаларны бушатмый гына, атларны тугарып, обоз да ялга тукталды. Таң ату белән авангард төркем юлын дәвам итеп, икенче көнне төш вакытларында тар гына елга буенда урнашкан авылга барып керделәр. Урам буш иде, кеше заты күренми. Төрлечә киенгән кораллы башкортларлардан куркып өйләренә яшеренгәннәрдер. Араларында хәрбиләрне күреп, әкрен генә халык җыелды. Узган төнне бер төркем караклар малларын талап киткәннәр икән. Сораша торгач, якынча ничә кеше булуы, кай якка китүләре ачыкланды. Үзара киңәшеп, ун атлы карак артыннан куа чыгарга, калганнары обоз көтеп авылда калырга карар кылынды. Көн буе ат өстендә йөреп талчыккан булуга карамастан, куа чыгарга атлыгып торучылар аз түгел иде. Беренче булып Әхмәтнәсир алынды. Тиз арада төп карарга килеп, халык күрсәткән якка чаптырып китеп тә бардылар. Эзләр төньяк-көнбатышка, Самар шәһәре ягына юнәлгән иде. Караңгы төшеп килгәндә эз елга буена алып чыкты. Елга буенда яшел чирәм. Караңгыда эзәрлекләү мөмкин түгел, төнгелеккә туктадылар. Таң белән, юлларын дәвам итеп, бераз ара үтү белән учак калдыгына тап булдылар. Көле суынып та өлгермәгән. Димәк, караклар ерак түгел. Маллар эзе инеш яры буйлап көнбатышка киткән. Җаектан Самар ягына бара торгач, юл өстендә эзләр юкка чыкты. Төркем икегә бүленеп ике якны да барлый торгач, эз елганың икенче ягында табылды. Ул тирәдә елга киң. Яр буйлары куе таллык. Озакламый алда көтү күренде. Тыныч кына үлән уртлаган сыерлар арасында атлылар күренми. Яр буенда учак яна. Хуҗасы юк. Яр астына төшеп яшеренгән булган. Җилкәсеннән сөйрәп чыгардылар. Сакал-мыек баскан илле яшьләр тирәсендәге ир. Сорауларга җавап бирми торгач, арадан бер кызу канлы егет: «Синең белән сөйләшәләр, хәшәрәт», дип камчы белән аркасына сыдырды.
— Ашыкмагыз, егетләр. Бәлки, ул телне аңламыйдыр, — дип, арага Әхмәтнәсир керде. — Ты урус? Другой люди эгди? — Яклаучысының йомшак итеп эндәшүеннән теге адәм, карашын егет ягына борып, авызын ачты. Аның авызында тешләре дә, теле дә юк иде.
— Язык атрезал штоли? Ыхто атрезал? Карова чей? Другой люди эгди?
Көтүче башын кага-кага кояш баешы ягына төртеп күрсәтте. Башкача белешмә алып булмасына төшенеп, егетләр теге мәхлүк күрсәткән якка юлларын дәвам иттеләр. Бераздан, елга борылышы артыннан, усаклар арасыннан өй түбәләре күренде. Кояш офыкка төшеп килә. Карангыга калганчы хәлне ачыкларга кирәк иде.
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
46
Җан-фәрманга авылга барып керделәр. Елга буена тезелеп утырган агач өйләр. Авыл артык зур түгел. Тиз арада йортларны уратып алып, халык аңга килеп өлгергәнче, тикшерү башланды. Көтелмәгән шау-шудан аңнарына килеп өлгермәгән кешеләр сорауларны аңлап бетермәделәр, акландылар гына, имеш, без белмибез. Без берни урламадык. Әнә теге кырый йортта чит кешеләр. Алар кораллы. Сак булыгыз, алар усал кешеләр... Егетләр дәррәү шул якка чаптырып киттеләр. Шул вакыт аллы-артлы ике мәртәбә мылтыктан аттылар. Әхмәтнәсир килеп җиткәндә инде бер егет яраланган, икенчесенең атына ядрә тигән иде. Тиз арада хәлне аңлаган егет, тәрәзә ягыннан китәргә кушып, иптәшләренә кул болгады. Кайсысыдыр өй янәшәсендәге салам түбәле сарайга ут төрткән иде. Дөрләп яна башлаган ут өй түбәсенә күчте. Янган сарай эченнән кычкырган тавыш килгәч, ишеген бәреп ачтылар, кул-аягы бәйле кешене сөйрәп чыгардылар. Шаулап яна башлаган өй ишегеннән ике адәм күренде. Тиз арада аларны бәреп егып кулларын бәйләделәр. Егетләрнең берсе җәһәт кенә өй эченә узды. Озакламый ишектә тагын ике карак күренде. Ике як иңенә ике мылтык асып артларыннан егет чыкты. Ул чыгу белән, еллар буе утырып чыра агачы шикелле кипкән өй түбәсе эчкә ишелеп төште. Читәннән үреп салам белән ябылган сарай көлгә әйләнгән иде.
Әхмәтнәсир янәшәсенә башкорт егете килде.
— Теге адәм нидер әйтергә тели. Телен аңлап булмый, сөйләш үзе белән, — диде. Сарай эченнән коткарылган кеше турында әйтә иде ул. Янган өй тирәсенә халык җыелган, шау-шу киләләр. Егет теге адәмне читкәрәк алып китеп: — Ни әйтергә телисең? Сез бу каракларны белә идегезме? — дип сорау бирде. Аның алдында корымга буялган олы яшьләрдәге кеше иде. Сүз әйтергә дип авызын ачкан килеш ул бертынга тынып калды. Күз карашы Әхмәтнәсирнең билендәге хәнҗәрдә иде. Тиз генә үзен кулга алып, басынкы тавыш белән: — Бу адәмнәр бишәү иде. Араларында башлыклары юк. Ерак китеп өлгермәгәннәрдер, эзләргә кирәк, — диде.
Тиз арада егет хәбәрне башкаларга җиткерде. Карак кай якка качып китәргә мөмкин булуын урындагы кешеләрдән белешеп, артыннан куа чыктылар. Авылдан читтәрәк урман аланында бер көтү атлар үлән уртлый иде. Тирә-якны барлап, тикшереп чыгу нәтиҗә бирмәде. Атларны куып алып кайттылар. — Бер ат җитешми. Ат өстендә качкан булса эзләүдән файда юк, — диде бу ят кеше.
Күз бәйләнеп килә, юлга кире чыкмый авылда төн уздырасы иттеләр. Янәшәсендәге йорт хуҗасы, без күршеләрдә кунарбыз дип, егетләргә фатир тәкъдим итте. Яралы егет иптәшләреннән аерым йокларга теләмәде. Ярасы култык арасыннан үтеп беләге белән күкрәк чите җәрәхәтләнгән. Атның да җәрәхәте зыянлы түгел иде. Каракларның кул-аякларын бәйләп, фатир хуҗасының сараена яптылар. Караңгы төште. Өй эчендә Әхмәтнәсир белән теге олы адәм генә иде. Шомартып эшләгән такта өстәл өстендәге шәмне кабызып, егет юл капчыгыннан ризыклар чыгарды. Көн буе авызына валчык капмаган, ашыйсы килә иде. Кынысыннан хәнҗәрен чыгарып каклаган сарык итен кисәкләргә кискәләде.
— Синең дә тамак ачтыр, булганыннан авыз ит, — дип картка ишарә итте.
Күренеп тора, картның да ашыйсы килә. Тик ул иткә үрелергә ашыкмады. Биргән соравым урынлы булырмы дигәндәй, тыйнак кына сорап куйды:
— Бу хәнҗәр каян эләкте сиңа, олан?
— Нәрсә? Ошыймы? Атам бүләге бу!
— Ә син кай яктан килеп эләктең бу тирәгә?
— Патша хезмәтенә алдылар безне. Ерактан без. Юл уңаенда караклар турында белгәч, куа чыгасы иттек. Ашагыз, аша! Тартынмагыз. Бу безнең җәйләү сарыгы ите.
Карт бер кисәк ит алып авызына капты. Бер яктан икенче якка әүмәкләп бертын сүзсез утырды һәм, көтмәгәндә генә:
— Атаннын исеме Сәлимгәрәйме? — дип сорап куйды.
Егет ашавыннан туктап калды.
—Әйе. Ә сез каян беләсез?
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
47
— Анан исеме Гөлсырумы?
— Юк. Бану. Гөлсыру апа атамнын олы хатыны.
— Алай икән... Шулай булыр дип уйлаган идем.
Кызыксынудан егет ашавын онытты.
— Сез кем? Аларны каян беләсез?
Карт тирән канәгатьлек белән сорауга каршы сорау бирде:
— Кай яктан диден әле син үзенне?
— Тархан якларыннан мин. Манаш токымыннан.
— Атаннын Артай дигән кеше турында сөйләгәне булмадымы?
Ник булмасын, булды! Кышкы озын төннәрдә Сәлимгәрәй, алар тирмәненә кереп, Артай атлы атлар карагы турында әкиятләр сөйли иде ич. Кыпчак далаларын дер селкетеп торган ул адәм турында күп нәрсә ишетеп үсте ул.
— Артай турындагы хикәятнамәләрне сез дә беләсезме? — диде егет, ни дә әйтергә сүз тапмыйча.
Карт көлемсерәде:
— Анлашыла. Хикәятнамә итеп булса да искә алгалаган икән. Ул адәм мин булам. Артай мин.
Ышаныргамы, юкмы дигәндәй, ни әйтергә белми катып калган егет алдында үз сүзенен хак икәнен исбатларга ниятләде бугай.
— Атан белән без утны-суны кичтек. Күп нәрсә күрергә, кичерергә туры килде. Заманында дәһшәтле Степан Разин белән дә очрашу насыйп булды безгә. Әнә синен билендәге бу хәнҗәрне үз кулы белән атана Разин бүләк итеп биргән иде. Бу затлы әйбернен бәясе хәнҗәр буларак кына түгел, олан. Атаман буларак Дон казаклары белән төрекләргә каршы яу барган җирдә кулга төшерә ул аны. Чулак Әхмәт паша хәнҗәре!»
Бу турыда да ул сабый чагында ук ишетте. Тик күнел ышанып бетә алмый. Әкият батыры Артай үземе?!
— Ничек сез бу адәмнәр кулына эләктегез? Кемнәр алар?
Ризыкка рәхмәт әйтеп, карт дога кылды. Сакал-мыегын сыпырып стенага сөялде. Нәрсәдән башларга белми бер тын уйланып торып, ашыкмый гына сүзен башлады.
— Монын тарихы зур, олан. Бер кичтә барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Кыскасы шул, Степан Разин җитәкчелеге астында патшага каршы сугышырга туры килде безгә. Сонгы чиктә аны тотып алып җәзаладылар. Көтүчесез калган маллар шикелле кайсыбыз кая таралыштык. Ин якын кешеләрем белән өчәү үз төркемебездән качып китәргә булдык. Бөтен байлык алар белән калды. Без үзебез яшәгән якка кайттык. Атан үз якларына кайту теләге белдергәч, сенлем Гөлсыруны хатынлыкка алып, үз даласына озаттык. Берничә ел хәбәрдәшле булып торган идек. Әкренләп ара өзелде . Сонгы мәртәбә ишетеп белүемчә, сенел балага уза алмаган. Синен икенче хатыннан булуын мина анлашыла, олан. Ни хәл итәсен, атага бала кирәк. Ә мин, кәсебемне ташлап, картлыкны тыныч кына, каршы алырга җыенган идем... Уйлаганча килеп чыкмады.
Карт сөйләвеннән туктап калды. Урыныннан торып, почмактагы чиләктән су эчте. Үз урынына барып утырып, сүзен дәвам итте.
— Сез бүген кулга алып сарайга япкан бәндәләр заманында минем сабандашларым иде. Сарытауда ялгыз калгач, үзара кырылышып мал бүләләр дә кайсы-кая таралышалар. Эзәрлекләүләрдән качып йөреп, күпмедер вакыт узгач, берничәсе тагын күмәкләшә. Яшьли башка төрле һөнәргә өйрәнмәгән, кеше талап иркен яшәргә күнеккән кеше буларак, алар яңабаштан шул кәсеп юлына басалар. Араны өзүгә биш-алты ел вакыт узгач, малларны урлап алып киттеләр. Кемнәр эше икәнен белдем. Хәерле булсын дип үч тотмадым. Тагын берничә елдан килеп атларны да куып алып киттеләр. Анысы да алар эше иде. Түздем. Аларга минем алтын кирәк булган. Шул елның көзендә, халык тирән йокыда чакта, үзәндәге коры камышлыкка ут төрттеләр. Уратып алган көчле ут эчендә өйләребез белән утырып яндык. Барлыгы
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
48
берничә кеше генә котылып кала алды. Карт-коры, бала-чага, хәлсезләр төтендә тончыгып янды. Аксайга китеп урнаштык. Янган төнне якын иптәшем Каратай авылда юк иде. Бераз вакыттан безне эзләп тапты ул. Тыныч яшәргә ирек бирмәсләр. Үзләрен эзләп табарга, чарасын күрергә кирәк дип ул үгетләгәч үч алырга ниятләдем. Үзем белән исән калган егетләр дә шул фикерне куәтләде. Яшәгән җирләрен эзләп таптык. Гаиләләре генә иде. Кайтырлармы дип ике тәүлек буе сакта көттек. Еракка киткәннәрдер, кайтмадылар. — Сөйләвеннән туктап карт тынып калды. Узганнарны күз алдыннан кичереп, күрәсең, дулкынланган иде ул. Калтыранган тавыш белән аклангандай сүзен дәвам итте. — Яшьлектә күп кан коярга туры килсә дә балаларга кул күтәргән булмады. Ачуыбыз бик көчле иде шул. Кычкырышып утта янган гөнаһсызларның әҗәлен күрегез сез дә дип, берсен дә исән калдырмадык. Йортларын утка тоттык, малларын алып киттек. Арттан куа чыгып очрашмабызмы, араны бөтенләйгә өзәргә мөмкин булмасмы, — дип Чалкар күле камышлыгында яшеренеп көттек. Килмәделәр.
— Ә хәзер ничек алар кулына эләктегез?
— Шакал токымыннан яралган бүре була алмый. Күзгә-күз очрашырга йөрәкләре җитмәде. Астыртын юл сайладылар. Тирә-юньдәге авылларны талап, утка тотып, Артай исеменнән золым юлына бастылар. Өстәвенә, ялган хәбәрләр таратып, халыкны миңа каршы күтәрделәр. Яман хәбәрләр Сарытауга барып ирешкән. Мине тотып тапшырган кешеләргә биш йөз тәңкә акча вәгъдә иткәннәр.
— Акланырдай чара табып булмадымы? Пич югы китәргә иде ераккарак, Актүбә, Арал якларына.
— Кәй, олан! Яшь шул әле син! Солыны чәмчүктән аера белмәгән чагың. Аклану ир егет эше түгел. Үз шәүләңнән качып китеп котылу мөмкинме?.. Ир егетенең көче аяусызлыкта гына түгел, олан. Кылган гамәлеңә дөрес бәя бирә белергә дә кирәк. Халык көчленең канаты астына елыша, көчлене ихтирам итә. Шакал кебек үз шәүләңнән куркып халык алдында көчсезлегеңне күрсәткәнче, арысландай көрәшеп үлү мең тапкыр гаделрәк. Узган елны очраштык без алар белән. Бәрелеш каты булды. Алар ишле иде. Без барлыгы алты кеше идек. Алар ягыннан югалту өч мәртәбә артык булуга карамастан, без барысы икәү генә калдык. Көчле яра алып, аңымны җуйганмын. Юлдашым Каратай төн караңгылыгында мине коткарып калган. Үзе дә яралы иде. Уел елгасы буенда яшәгән бер таныш гаиләдә кыш кышладык. Җәй башлары җитеп хәл кергәч, Аксайга кайттык. Ышанычны югалткан халык арасында яшеренеп яшәү кыен. Төрле җирдә урын алыштырып җәй узды. Эзгә төштеләр.Унлап кешегә ике кеше каршы тору җиңел түгел. Алай да өчесен үтердек, икесе каты яраланды. Ә мин якын, ышанычлы кешемне, Каратайны югалттым. Яралы арыслан шикелле көрәшеп һәлак булды. Үз кулым белән күмә алмадым, шунысы аянычлы.
— Ә сезне ничек исән калдырасы иттеләр?
— Алар уенда, олан, мине хөкүмәткә тапшырып акча эшләү иде. Биш йөз сум ул бик зур акча.Тик хикмәт акчада гына түгел. Акча белән бергә аларнын ирек аласылары килде.
— Андый уй булгач, ник алар юл унаенда кеше талаганнар?
— Бүрене бүреккә салсан да урманга карый дигәннәр борынгылар. Нәфесләре көчле, гакыл аз. Зиһененә шайтан оялаган кеше тиз генә айный алмый. Иркенлек алгач андый мөмкинлек булмас, урлап калыйк дигәннәрдер.
— Юлда килгәндә бер адәмне очраттык. Теле кисек. Ул да бу төркемнәнме?
— Анысын белмим, олан. Гөнаһысына керә алмыйм. Урланган малга күз-колак булучы кирәк бит. Тапканнардыр берәрсен. Азмы хәзер ил буенча кангырып йөрүчеләр...
Ике тәүлек ат өстендә йөреп талчыккан егетне йокы басты. Эч маеннан тундырылып ясалган шәм эреп бетеп, бертын кагынгалап алды да, өй эчен карангылык басты. Төннен икенче яртысы, сон иде инде. Арыганлык үзенекен итте. Картнын тыныч кына мынгырдап сөйләве, бишек көе шикелле тибрәндереп, күз
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
49
кабакларын авырайтты, йокы үзенекен итте.
Көтелмәгән бу очрашу Артайнын үзен дә дер селкетте. Үз гомерендә болай иркенләп утырып эч серләрен бушатканы булмады. Әнә ничек бит ул язмыш дигән нәрсә! Ничә дистә еллар узып, онытылып беткәндә генә Сәлимгәрәй тагын бер мәртәбә үзен искә алдырды. Малае да үзе шикелле. Кызганычка, каршы, онык Гөлсырудан түгел. Картнын йокысы качкан иде. Җинелчә хәҗәтен үтәргә дип ишек алдына чыкты. Сарай ягынарак барыйм дисә, күрә — сарай ишеге янында кеше шәүләсе. Ишеген ачарга азаплана бугай. Артай утынлыктан капшап кулына күсәк алды. Кыр песие шикелле йомшак кына атлап якынайды да гөрселдәтеп тегенен арт лепкәсенә сукты. Җиргә капланып төшкән гәүдә өстенә иелеп кесәләрен капшады, итек кунычын барлап чыкты. Карт эзләгән нәрсә тегенен кулында булган икән. Ишекне ат кылыннан үргән аркан белән бәйләгәннәр. Тиз арада гына пычак белән кисә алмаган. Артай, киселеп бетмәгән арканны чишеп, сарай эченә узды.
8
Егет, төртеп уяткандай, йокысыннан уянды. Күргән төшеннән арына алмыйча бертын анга килми торды. Ат караклары... Артай... чәчәккә күмелеп утырган дала... уйнаклап чапкан атлар...
Тышкы яклап кабатланган тавыштан айнып китеп торып ук басты. Тәрәзә аша тонык кына булып яктылык ингән. Үзенен кайда икәнен тәгаен төшенеп урамга чыкты. Елганын икенче ягында күк йөзе агарган, яктырып килә. Сарай алдында берничә кеше, кызып-кызып үзара нидер сөйлиләр. Иртә таннан нәрсә күтәргән аларны аякка? Йөгерә-атлый сарай янәшәсенә килде. Йөзтүбән капланып җирдә ят кеше ята. Сарай ишеге ачык.
— Ни булды? Бу кем? — дигән соруга араларыннан берсе:
— Кичә кич качып киткән караклар башлыгы бу. Иптәшләрен йолып алырга килгән, күрәсен.
Күнеле нидер тойгандай егет сарай эченә узды. Кан укмашкан сарай идәнендә кул-аяклары бәйле килеш дүрт мәет ята. Егетнен күнелендә туып өлгергән сорауны тойгандай, йорт хуҗасы:
— Теге карт өй эчендәме? — Егетнен «юк, ахры», — дип җилкә кагып куюын күреп: — Бу — анын эше. Гәүдәсе аныкына охшаган иде. Шикле ыгы-зыгы тоеп тышка чыккан идем. Офык яктысында шәүләсен күреп калдым. Чаптырып киткән ат тояклары тавышын ишеттем.
Димәк, карт Артай аласы үчен алган. Картлыгында ялгыз башы кая барып сыеныр?.. Бу дошманнарыннан котылды, ә башкалардан, урыс эзәрлекләвеннән тынгылык табармы? Егет күңелендә шундый уйлар йөгереп узды. Шулай да, аның күнеле тыныч. Артай иректә! Тормышның бар ягын да татыган кеше үз җаен табар!... Инша Алла! Хәерле юл сиңа, әкият батыры!
Озакламый халык уянды. Егетләр дә аяк өстендә иделәр. Халык белән кыска гына әңгәмә булып алды. Караклардан алган ундүрт баш атның дүртесен өе янган гаиләгә бирәсе иттеләр. Ярдәм иткәннәре өчен авыл халкына рәхмәт әйтеп, үзләре белән һәрберсе берәр ат тагып, юлга кузгалдылар.
Маллар көтүе шул урында иде. Көтүчегә малларны кире якка куарга куштылар. Теге мәхлүк, каршылык күрсәтми ризалашып, башын кагып калды.
Кормыш авылында аларны яңалык көтә иде. Өч йөз кешедән торган төркемгә тагын бихисап халык өстәлгән. Үз обозларын табып, егет булып узган хәлләрне йөзбаш Туреневка җиткерде. Хәрби җитәкче егетләрдән канәгать иде. Ике меңгә якын кешене рәтләргә бастырып, булып узган хәлне сөйләп, егетләргә рәхмәт белдерде. Башкаларга да алар төркеменнән үрнәк алырга, илгә тугрыклы хезмәт итәргә өндәде. Йөзбаш сүзләренә караганда, үзләре белән алып кайткан ун баш ат күтәрде аларның дәрәҗәсен. Яңа килгән халык арасында атсызлар да аз түгел иде. Яңа кушылган төркем Җаек ныгытмасы ягыннан килгән. Барасы юл өстендә калмыклар далага ут
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
50
төрткәннәр. Малларга азык юк. Үзләре белән алган мал азыгы да Царицынга кадәр җитәрлек түгел. Егетләр кайтып хәлне сөйләгәч, Олы Иргиз елгасы буйлап Балакайга, аннан ары Сарытауга узарга карар кылынды. Елга буе үзәнлегендә малларга азык булуга карамастан, обоз өчен юл начар. Баткак, сазлы урыннар бар. Җайлы юл күрсәтергә Кормыштан ике кеше алынды. Шул уңайдан, үз малларын аерып алыр өчен, тагын унлап кеше иярде. Икенче көнне иртә белән юлга кузгалдылар. Самар ягына барган юл тирәсендә мал көтүе очрады. Кормышлылар үз көтүен аерып алып, калганнарын, патша галиҗәнапләре исеменнән, обоз малларына куштылар. Әхмәтнәсир үтенечен кире какмыйча, теге телсез мәхлукка да маллар белән калырга рөхсәт ителде.
Маллар аягы белән әкрен генә атлый торгач, караңгы төшәр алларыннан, Иргиз елгасы буенда урнашкан шул ук исемдәге авылга җиттеләр. Балакайга кадәр ара ерак иде әле. Төнгелеккә, авылдан читкәрәк чирәмле үзәнлектә, ялга туктадылар. Әхмәтнәсирләрнең илле кешедән торган авангард төркеменә тагын илле кеше өстәлде. Иргиздан туры юл булганлыктан, калган юлны тиз арада узып, көннең икенче яртысында алар Балакайда иде инде.
Талларга күмелеп утырган Идел ярындагы әлеге шәһәр искиткеч матур, җанга ятышлы. Шәһәрне читләтеп алар Идел ярына төштеләр. Менә нинди икән Идел! Дөнья күргән кешеләр аша ишетеп, балачактан зиһенне дулкынландырган дәрья суы! Бу гаҗәеп күренеш дала кешесен өркетте, тетрәндерде. Шул кадәр суның кайда башы да, кайда азагы?!. Дәрәҗәсен тоеп тын гына аккан агым күңелгә шом сала. Ә үз Иделләре булган башкортлар, тиз арада чишенеп, яссы яр буенда шау килеп, атлар йөздерә иде инде. Үзләрен һәрчак иркен һәм бәйсез тоткан бу халыкка карата үзеннән-үзе ихтирамлы гаҗәпләнү, соклану хисләре туды күңелдә. Бер яктан үзсүзле, кыргый һәм аяусыз булсалар, чынбарлыкта чая һәм җитез, батыр йөрәкле халык.
Төн урталарында шәһәр читенә чыгып обозны каршы алдылар. Төнгелеккә чатырлар корып тормадылар. Балакайда озак тоткарлану каралмаган иде . Өч тәүлек буе рәттән саллар белән елганы кичеп чыгып, Сарытауга юнәлделәр. Тәртип буенча Әхмәтнәсирләр төркеме алда иде. Ярты юл өстендә тагын бер елга суын кичеп, кичке буйда Сарытауга барып керделәр. Өсте-өстенә өеп салынган икешәр катлы өйләр, чуерташ түшәлгән тар урамнар. Бер-беренә сыенышып утырган өйләр арасыннан мәчет манарасы калкып тора. Ахшам намазына чакырып азан әйттеләр. Күңелләргә сары май булып яткан шул мәкамнән хозурланып, төркем, ашыкмый гына бара торгач, урам чатында алар каршысына атлы казаклар чыкты. Әхмәтнәсир, кулын күтәреп, үз төркеменә туктарга әмер бирде.Каршы алучылар кычкырып биргән сорау урыс теленә охшаш булуга карамастан, егет аңламады. Шулай да, җавапсыз калмас өчен: «Наше Сарытау иди. Наше командир Туренев. Он зади иди. Скуры эздис будит», — диде. Шәһәр сакчылары үзара сүз алышып, араларыннан берсе алгарак чыкты.
— Сез татарлармы?
— Без башкортлар. Мин үзем татар кешесе.
— Кай якка юл тотасыз?
— Безне патша хезмәтенә җыйдылар. Балакайдан чыктык. Командир Туренев обоз белән арттан килә.
Төркемдәгеләр тагын үзара гәпләшеп алдылар. Шуннан соң гына теге татар кешесе: «Безнең арттан иярегез», — дип, елга ягына алып китте. Урамнар буйлап боргалана-сыргалана торгач, шәһәр чите күренде. Сөзәк ярдан аска, елга белән ике арадагы үзәнлеккә төштеләр. Шәһәр яклап калкулык итәгендә чатырлар тезелеп киткән. Тагын да арырак бер көтү ат үлән уртлый. Яңа килгән атлыларга игътибар итүче булмады.
Аска төшү белән теге татар җайдагы Әхмәтнәсир янына килде.
— Минем исемем Сафуан.Үзегезгә охшаган урын табып урнашыгыз. Калганын иртәгә хәл итәрләр, — диде.
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
51
Җайлы урын эзли торгач, шактый гына ара узылды. Шәһәр яклап калкулык итәгендәге җир артык дымлы, тагын да арырак — күлләвек. Инеш буе калкулыгында туктыйсы иттеләр. Караңгыланганчы урнашып өлгерәсе иде. Туктау белән Әхмәтнәсир, юл капчыгыннан җиз чәйнеген чыгарып, янәшәсендәге егеткә елгадан су алырга кушты, калганнарына учакка утын хәстәрен күрүне йөкләде. Озакламый дөрләп учак кабынды, өстенә чәйнекләр элделәр. Кемдә нәрсә бар, юл капчыкларыннан ризыкларны чыгарып, капкалап алырга утырдылар.
Балачактан табигатькә яраклашып ат өстендә үскән дала кешесенең юлда кирәк булган бар нәрсәсе дә үзе белән. Ат тиресеннән эшкәртелгән җиңел ияр. Ияр астында икегә бөкләгән киез. Иярнең арт җәясенә юл капчыгы, алгы җәягә садак белән ук җәясе беркетелгән. Кәҗә тиресеннән теккән ыштан белән кәзәки, аякта җиңел читек. Баш киеме — бүрек яки киез калпак. Җылы вакытта, бүреге капчыкта. Юл капчыгында да артык нәрсә юк. Төреп бәйләгән сарык тиресе. Ул аска җәеп йоклар өчен. Какланган ат ите, төрле үлән, чәчәкләрдән җыеп киптерелгән төнәтмә-чәй. Юка каеш бау, без һәм җиз чәйнек. Хәнҗәр белән кылыч билдә, сөңгесе кулда. Аңа йомшак ятак кирәк түгел. Баш очына ияр, аска сарык тиресе. Йомшак киез белән төренә дә яту белән гырлап йокыга, да китә. Төрле очракка яраклашкан нәзберексез сугышчы. Тәүлек буе керфек какмый, ашамый-эчми йөргәндә дә җегәрген җуймаган, түзем җан иясе ул дала кешесе. Аның өчен иң якын, иң ышанычлы нәрсә — ат. Атсыз ул — ике канатсыз.
9
Көннең икенче яртысында обоз килеп җитте. Кичтән авангард төркем сайлаган елга буенда чатырлар кордылар. Тәртәләрен күтәреп арбаларны тирә-яктан тезделәр дә, уртага ике зур казан элделәр. Үзләре белән куып алып килгән малларны, атлар белән бергә ерагракка илтеп, ике дистә кешедән сак куелды.
Беренче көн юынып, чистарынып, ял итеп узды. Бу урында озак тоткарланырга туры киләчәк иде, өч баш сыер суйдылар.
Быргы тавышына йокыга ятып, уянып, атларда чабышып, сугыш уеннарына өйрәнеп, ике айга якын вакыт узып та китте. Ноябрь урталарында туңдырып җибәрде. Меңләгән баш мал-туар үзәнне кыркып бетереп, утардагы азыкка күчтеләр. Бу тирәдә артык тоткарлануның кирәге калмады, көн өстендә җыенып юлга кузгалдылар. Барасы юл көньякка, Царицынга таба иде. Авангард төркемне тагын йөз кешегә арттырдылар. Җитәкчесе итеп йөз башы Туренев үзе алынды. Бу юлы авангард төркеменә тагын бер эш йөкләнелде. Юл уңаенда азык әзерлисе бар. Кирәк була калса дип үзләре белән биш-алты баш ат алган иделәр. Бу бик урынлы булды. Акчага караганда ат малы үтемле. Ул атларны Камышлы базарында он белән фуражга алыштырдылар.
Царицында әле җылы иде. Идел белән Дон елгалары арасындагы үзәнлектә маллар өчен үлән азыгы да җитәрлек. Юлга чыгуга биш тәүлек дигәндә әнә обоз да килеп җитте. Җайлы урында чатырлар корып кышны шунда кышладылар. Тәртип шул ук иде. Атларда чабышу, сугыш уеннары. Өч мең тирәсе кеше. Татарлар күп түгел. Меңгә якын башкорт атлылары, мең ярым тирәсе калмыклар.Йөзәр кешене төркемгә бүлеп, башлыклары итеп татарларны билгеләделәр. Бу хәл барысына да ошап бетмәде. Торып- торып арада ызгышлар чыккалый.
Апрель азакларында өстән фәрман килеп иреште. Көн өстендә юлга җыенып, Дон елгасы буйлап, Азов диңгезе ягына юнәлделәр. Аларга кырым татарларыннан Азов ныгытмасына юлны кисү бурычы йөкләнгән иде.
Май ае уртасында урыс гаскәриләренең бер өлеше, Дон елгасы буйлап йөзеп төшеп, Азов ныгытмасы янәшәсенә урнаштылар. Июнь азакларында шул ук юл буйлап, төп көчләр килде.
Головин белән Лефорт җитәкчелек иткән бу көчләр арасында яшь патша үзе дә
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
52
бар иде. Азов ныгытмасын камап алып эреле-ваклы туплардан атулар башланып китте. Соңгы елларда төрекләр бу ныгытманы өстәмә рәвештә ныгытып, тирә-ягына чокыр казып, җирдән валлар өйгән булганнар. Өстәвенә, тагын бер кат стена белән уратып, дүрт почмакка дүрт каланча да куелган иде. Атышлар вакытында урыслар стена астына чокыр казырга керештеләр, бер каланчаны яулап алдылар. Икенчесен төрекләр үзләре ташлап китте. Шул төнне бер урыс хәрбие төрекләр ягына качып чыга, урысларның төшке аштан соң иркенләп ял итәргә яратканлыгын әйтә. Ике каланчаны кулга төшерүне зур җиңү дип, урыс гаскәриләре тынычланып кала. Төшке аштан соң черем иткән вакытларында төрекләр һөҗүм итә. Күп кан коела. Каланча киредән төрекләр кулына күчә. Вал астында казып дары шартлату да нәтиҗә бирми. Кирәк урынга кадәр казып, эшләрне җиренә җиткереп эшләмәү нәтиҗәсендә, утызлап урыс гаскәрие үлә, йөзләп кеше авыр яралана. Тагын берничә кат һөҗүм итү аркасында төрекләр арасында югалтулар булса да, үзара килешмәү, төп стратегия булмау теләгән нәтиҗә бирми. Атлы көчләр белән дә шул ук хәл. Башкорт атлылары Кырым татарлары белән сугыш алып барганда калмыклар хәрәкәтсез тик тора. Төрекләр белән калмыклар бәрелешкәндә башкортлар ярдәмгә ашыкмый.
Көзге карлы яңгырлар башланып, юллар баткак хәлгә төшә һәм ныгытманы камау туктатыла. Артка чигенеп, кайту ягына борылалар. Форсаттан файдаланып Кырым татарлары һөҗүмгә күчә.Төрле көтелмәгән урыннарда һөҗүм ясап, чигенеп барган урысларга кыенлыклар тудыра. Җитмәсә — атларына азык юк. Күп җиңелүләрдән төшенкелекә төшкән атлы гаскәриләр артык каршылык күрсәтүгә сәләтсез була.
Азов ныгытмасында беренче поход унышсыз тәмамлануга карамастан, күп кенә җитешсез якларны ачыкларга, янача уйларга мөмкинлек туа. Мона кадәр сугыш уеннары гына уйнап үскән яшь патшага бу зур сабак иде. Су йөзгечләре, көймәләр, галералар булмау анын өчен ин зур аяныч иде. Җәйге сугыш барышында, ничек итеп төрек дингезчеләре Азов ныгытмасына ашамлык һәм яна көчләр белән ярдәм итеп торганын үз күзе белән күреп белгәнгә, дингез аша ул юлны кичми торып җинеп булмасын анлый. Ил буйлап белгечләр җыеп, көймәләр, зур галералар төзү эшен башлап җибәрә. Гади эшче булып үзе дә бу эштә катнаша. Башкортларнын бер өлеше, шау-шу куптарып, туган якларына кайтып китә. Әхмәтнәсир белән Бозаулыкта тупланган төркем калмыкларга ияреп далада кыш уздыра.
10
1696 елнын кышында, Петр I каты авырып түшәккә ята. Шул айларда тәхеттәге туганы Иван үлә. Элек ил белән ике туган идарә иткән булса, тәхет тулысы белән яшь Петр I кулына кала. Ниһаять Кремльдә тамыр җәйгән иске кагыйдәле тормышка чик куела. Үз вазифасыннан файдаланып, патша бөтен көчен яна походка әзерләнүгә багышлый. Сугыш осталары, дингез көймәләре төзүчеләр, җир казып ныгытма шартлатучылар, камау белгечләрен эзләп ышанычлы кешеләрен Европага җибәрә. Туганын күмү белән, үзе Воронеж өязенә барып, дингез йөзгечләре төзү эшен җайга сала. Төрле качакларга, төрмәдә утыручыларга ирек биреп, гаскәр җыя башлый. Төзелеш башында Воронеж тирәсендә җитмеш мен чамасы гаскәр җыела. Күбесе Украина белән Дон казаклары һәм өч мен калмык атлысы. Дон казакларынын бер өлеше зур көймәләргә утырып Азовка йөзеп төшә. Төрекләр белән дингездә беренче бәрелеш уныш китерми. Көчләр тигез булмауга карамастан, көчле батырлык күрсәтеп, икенче бәрелештә туксанга якын тәпән дары, өч йөз авыр ядрә, он, ярма һәм бик күп мануфактура кулга төшерәләр. Ин әһәмиятлесе шул: дингез яклап ныгытманы тулысынча камап алырга мөмкинлек туа. Май азакларында төп көчләр килеп җитеп, Азов ныгытмасын икенче кат камап алалар. Килгән вакытта менләгән Кырым татарынын атлы гаскәре обозга һөҗүм итә. Бер идарә кулы астында укмашкан калмык атлылары, бу һөҗүмне кире кагып, каты каршылык күрсәтә. Июнь ае уртасында камау эшләре төгәлләнеп, эре туплардан атулар башланып китә. Шул ук вакытта ныгытмадагы төрекләргә бирелергә мөрәҗәгать итеп хат юлланыла.
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
53
Австриядән ялланып килгән унсигез белгеч тә камау эшләрендә зур булышлык күрсәтә.
Ныгытманы саклап калып булмаганлыгын тоеп, төрекләр урыслар мөрәҗәгатен кабул итәргә мәҗбүр була. Мөрәҗәгатьтә әйтелү буенча төрекләргә ныгытмадан иркенләп китәргә мөмкинчелек бирелә. Унтугызы көнне төрекләр ныгытманы калдырып китә. Әнә шулай, Петр I нен хыялы тормышка ашып, Азов дингезе аша Кара дингезгә юл ачыла. Сигез меннән артыграк гаскәри белән бер өлеш калмык атлылары Азовны сакларга кала, башкалары Мәскәү каласында уздырылган зур җинү бәйрәмендә катнаша.
Ул төркемдә Әхмәтнәсир дә бар иде.
11
Мәскәүнен үзендә җинү тантанасында катнашу Әхмәтнәсир өчен очраклы хәл түгел. Азов ныгытмасы камалышта вакытта меннән артык Кырым татары һөҗүмгә ташланды. Бу әле җәй башы гына иде. Бер мәлгә алар чигенергә мәҗбүр булдылар. Әхмәтнәсирләр төркеме һөҗүмгә күчеп, Кагалник елгасы буенда ике дистәгә якын кырымлыларны Нуретдин ханнары белән бергә кулга алдылар. Ике арада кыска гына сөйләшү булып алды. Тәрҗемәче Әхмәтнәсир иде. Хәлсез яралыларның канын кою егетлек түгел дип уйлап, тәрҗемәне үзенчә борып, әсирне иреккә җибәрәсе иттеләр. Төнгелеккә сугыш тукталды.
Тан атып килгәндә кырымлылар яна көч туплап, һөҗүмгә ташланды. Җиңү бәйрәмен иртәрәк тантана итеп, хәмердән айнышмаган казаклар иркенләп ял итәргә туктаган иделәр. Көтелмәгән көчле басым астында кире чигенергә туры килде.Төркем җитәкчесе Туренев яраланып татарлар кулына эләкте. Ике яктан да авыр югалтулардан хәлсезләнеп, көннең икенче яртысында, сугыш бер мәлгә тынды.
Форсаттан файдаланып, җитәкчене йолып алу нияте белән, Әхмәтнәсир кырымлылар ягына узды. ...Ханның уң кулы Солтан морза каршына китерделәр егетне. Әхмәтнәсирнең сүзенә колак салучы юк, Солтан морзаның күз карашы егетнең билендәге хәнҗәргә төбәлгән иде.
— Бу хәнҗәр сезгә каян килеп эләкте?
Сорауны егет үзенчә аңлап:
— Атамның бүләге. Туренев әфәндене азат итсәгез, мин бу бүләкне сезгә бирергә әзер, — дип, хәнҗәрне морзага сузды.
Алтын-көмеш, мәрҗәннәр белән бизәлгән хәнҗәр кынысының бер ягына: «Кирәксезгә чыгарма! Чыгарсаң — кулың калтырамасын!» Ә икенче ягына: «Әхмәт пашага тиңсез батырлыгы өчен!» — дип фарсы хәрефләре белән бизәп язылган иде.
— Атагызга ничек эләккән бу затлы хәнҗәр?
— Бу хакта сорашканым булмады атамнан. Урлап алу гадәте юк аңарда. Сугыш кырында яулап алгандыр.
Шулчак, чатыр эченнән көч-хәл атлап, Нуретдин хан үзе күренде.
— Ә, бу сез икән, олан. Гаскәр җитәкчесен йолып алу нияте белән килдем, дисеңме?.. Мактауга лаеклы гамәл, хуплыйм.
Башын морза ягына бормый гына әмер бирде:
— Егетнең таләбен үтә. Хәнҗәрне үзенә кире кайтар. Мондый пәһлеван бала тәрбияләп үстергән атаның бу хәнҗәргә ничек ия булуына шигем юк.
Туреневның ярасы авыр иде. Дыңгылдап ат өстендә кайту хәлен тагы да авырайткан. Күп кан югалтудан хәлсезләнгән булуга карамастан, ул аңында иде әле. Үз дәрәҗәсендәге йөзбаш Кафтыревка:
— Константин Дементьевич, Ахмет хороший и надежный воин, положись на него. Он никогда не подведет, — дип әйтү белән аңын җуйды.
Туган ягы ерак дала тирмәнендә беренче мәртәбә очрашып, ике елга якын бергә утны-суны кичкән, ышанычлы остазына әверелгән кеше, башкача аңга килә алмыйча, җан тәслим кылды.
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
54
Икенче көнне иртә белән, барлык көчләрне туплап, һөҗүмгә күчтеләр. Егетнең яңа җитәкчесе Кафтерев шул бәрелештә яра алды. Ярасы куркыныч түгел иде. Шулай да ул:
— Ахмет, бери командование в свои руки и продолжайте преследовать врага! — дип идарә итүне егеткә тапшырды.
Бер төркем башкорт атлылары белән кууны дәвам итеп, дошманны җиңүгә ирештеләр. Солтан морза белән бергә күп кенә кырымлылар кулга төште. Нуретдин ханның үзен дә кулга алу мөмкинлеге бар иде, егет эзәрлекләүне дәвам итмәде.
Төрекләр Азов ныгытмасын калдырып киткәннән соң, унтугызынчы июль көнне, Кырым татарлары тагын бер мәртәбә һөҗүм иттеләр. Бу — соңгысы иде.
12
Урыс патшасы Петр, Азов ныгытмасын алу тантанасын уздыру ниятеннән, Мәскәү каласында «Җиңү капкасы»н төзетте. Октябрь аенын җидесендә, тантана башланыр алдыннан, сугыш барышында золымлык кылучыларны җәзага тарту тамашасы булды. Азов ныгытмасын камау барышында төрекләр ягына качып серне ачкан Якушканың башын кисеп казыкка элделәр. Татарларга сатылган Кубань казагы Осалык белән тагын берничә сатлык җан шул ук җәзага тартылды. Золымнары азрак булган унбишләп драгунны чишендереп камчы белән суктырдылар.
Сөрнәй-корнай, барабан тавышлары астында төркем-төркем булып, кызыл киемдәге укчылар, ат менгән казаклар, урыс драгуннары, бер төркем калмык, башкорт атлылары, «Җиңү капкасы» аша уздылар. «Таш күпердән» узганда күпсанлы туплардан атып сугышчыларны тәбрикләделәр. Тантанада катнашучыларның дәрәҗәсенә карап акчалата бүләк өләшенде. Югары дәрәҗәдәгеләргә халкы белән бергә авыллар, җирләр бүлеп бирелде. Ул елны корылык булып игеннәр уңмаган. Мәскәүләр җиңү бәйрәме уздырып ятканда тирә-якта ачлык хөкем сөрә иде. Шул тикле гаскәрне генә түгел, атларны да ашатып тотар өчен күпме азык кирәк. Тантанада катнашканнарны төркемнәргә ваклап, төрле өяздәге алпавытларга йөкләргә әмер чыкты. Үз утарлары бар кенәзләр, сугыш җитәкчеләре дә хәлдән килгәнчә бу гамәлдә катнашырга тиеш иделәр. Йөзбаш Кафтырев күрсәтмәсен кире какмый, ике дистә башкорт атлылары белән Әхмәтнәсирне драгун полковнигы Кропотов үз карамагына алды.
Кропотов Семен Иванович чыгышы белән Тамбов өлкәсеннән. Аның атасы отставкадагы полковник. Егерме тугыз хатын-кыз, егерме дүрт ир- аттан торган үз авылы, үз утары бар. Унтугыз тулы гаиләдә кырыкка якын бала тәрбияләнә. «Вишневка» исемле бу авыл «Каргалы» елгасы буенда урнашкан. Җирләре артык ишле булмаса да печән үскән болыннары киң. Урманы да бар. Җәйгелектә гаилә авылдагы йортларында яши. Шәһәрдә ике катлы өйләре тора. Әлегесе вакытта кыш кышларга шәһәргә кайтканнар. Семен Ивановичның атасы Иван Егорович тыныч холыклы кеше. Ил хәлләрен барлап, белешеп торганлыктан, улының бер төркем ят милләт кешеләре ияртеп кайтуына гаҗәпләнмәде. Үзе егетләрне авылга алып барды, халык белән таныштырды. Кешеләргә карата хуҗа кырыс булмаганлыктан, авыл халкы җитеш тормышта яши иде. Калкулыктагы иген басуыннан тыш һәр гаиләнең йорт тирәсендә үз ындырлары бар иде. Егетләрнең уй- фикерен тойгандай, Иван Егорыч эшләп торган кеше юклыкта интегергә тиеш түгел, ач кешеләрне чыбыркы астында эшләтеп көн күрмәссең дип сөйләнә-сөйләнә, утары белән таныштырып чыкты. Сарайлар белән уратып алынган иркен йорт. Эре нарат агачларыннан буралган бер катлы зур өй. Мунчасын да өч бүлмәле итеп агачтан эшләгәннәр. Унлап баш сыеры, алты баш бия белән ике алашасы һәм биеп торган алмачуар айгырлары бар.
Ел коры килде, әмма бу авылда җитешсезлек сизелми. Әхмәтнәсир бу турыда искәрткәч, икмәкне дә берничә көнгә алданрак чәчеп, үлән басуына маллар кертмәдек. Көтү урман тирәсе, аланчыкларда йөрде. Безнең болыннар язгы ташу вакытында су астында кала. Бу елны су артык күтәрелмәсә дә болын дымны җитәрлек
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
55
алды. Мал тоягы таптамагач, үләннәр күтәрелде. Иген дә, узган елларга караганда артык ким булмады, дип, үз серләрен ачты. Әхмәтнәсирнең: «Кабыла мнугы, кымыз делаете штули», дигән соравына каршы, полковник: «Андый уй бар иде, ясарга тырышып карадык, рәте чыкмады. Аның серен белүче кеше кирәк иде дә, каян табасың аны», дип җилкәсен кашып куйды.
Ике елга якын кайда туры килде шунда, кыр-далада йоклап гомер уздырган егетләр үзләрен җәннәткә эләккәндәй хис иттеләр. Авыл халкына, хуҗа малларына авырлык килмәсен дип җин сызганып үз атларына кышкылыкка азык әзерләү хәстәренә керештеләр. Көзге янгырлардан сон камылы шаулап күтәрелгән. Чалгы белән ялап диярлек иртә таннан кичке карангыга тикле үлән чаптылар. Саран җылыткан көзге кояш астында үлән киптерү мөмкин түгел һәм анын кирәге дә юк иде. Җирдә ятып күгәрмәсен өчен, елга тирәсендәге әрем, куакларны кисеп, шунда җәйделәр. Салкыннар башланып тундырып җибәрсә кипмәгән үләнгә зарар килмәячәк иде.
Мәскәүдә чакта һәр егеткә унбишәр, ә Әхмәтнәсиргә егерме биш сум акча биргәннәр иде. Бер рәттән аларга ярты еллык хезмәт хакын да түләделәр. Кесә төпләрендә беразын калдырып, утар хуҗасы ярдәме белән үзләре өчен дә азык-төлек юлларга карар кылынды. Бу сөйләшүне ишетеп, карт полковник: «Үзебезнен карамакка алганбыз икән сезне, ашатып кыш чыгарлык кына азык табылыр», — дип кырт кисте.
Ноябрь азакларында тундырып җибәреп, кар төште. Биш йөккә иген төяп барып, Каргалы елгасы буйлап унбиш чакрым ары Кирсановка тегермәнендә он тарттырдылар. Тегермәнгә килгән халык аша күп кенә яналыклар ишеттеләр. Күрше Пенза, Сарытау өязләрендә ачлык икән. Авыллары белән мал-туарларын сатып, Чулман елгасы якларына китәләр ди. Анда корылык юк, буш җирләр күп, имеш. Тегермәннән кайткач, егетләр үзара кинәшеп, шул якларны әйләнеп кайтырга булдылар. Тирә-якны яхшы белгән авыл Пенза якларына юлга чыкты. Авылдан авылга эзләнеп йөри торгач, өшән булса да мал мал булыр, берәр ай ашатсан шулпага өресе чыгар әле дип, ике сыер белән ун баш сарык сатып алып кайттылар. Тапаган саламны кайнар су белән пешекләп, бераз көрпә өстәп ашата торгач маллар күзгә карап көрәйде. Шулпага өйрәнгән дала кешесенә тотрыклы азык, ит кирәк. Раштуа алдыннан маллар суеп, шау-шу килеп ятканда, гаиләләре белән хуҗалар килеп төште. Егетләрнен тормыш көтәргә сәләтле булуларын күреп Семен Иванович бик канәгать калды: «С такими ребятами любого врага одалеем, не то что турков!», — диде.
Төрле яна хәбәрләр дә алып килгән. Илдә ачлык, буталышлар икән. Үтереш, талау, караклык. Караклыкта тотылганнарны үлем җәзасына биреп, көн дә дистәләгән кешене асалар, казыкка утырталар ди. Дәрәҗәгә, чинга карау юк ди. Хөкүмәт казнасына кул сузган өчен полковник Обухов, кенәз Горчаков, Тула воеводасы Логовщиковны кузлага бәйләп каеш чыбыркы белән кыйнаганнар. Кунаклар, берничә көн буе мунча кереп, ял итеп, бик тә канәгать булып киттеләр. Гади тормышка сусаган егетләр, кыш күзе карангы дип, эшсез тик ятмадылар. Утар хуҗалары сарык малы тотмаса да авыл халкында сарык күп иде. Капчык-капчык язгы йон үз чиратын көтеп ята. Җон эрләп оек бәйләү, итек басу эшләре егетләргә ят эш түгел. Бер рәттән чабата үрү һөнәренә өйрәнделәр. Бу яна һөнәр бигрәк тә Әхмәтнәсирдә көчле кызыксыну уятты. Алда аны тагы да дулкынландыргыч, җанына ятышлы мәшәкатьләр көтә иде. Февраль башларында сыерлар бозаулады. Артларыннан ук бияләр колынлады. Беренче көннән үк атларны саварга өйрәтеп, колыннарны кулдан сөт эчәргә ияләштерделәр. Март азакларында тайларга сыер сөтен кушып ашата башладылар. Беренче апрель көнне гөбеләрдә бия сөте талкытып Әхмәтнәсир кымыз өлгертте. Иван Егоровичнын туган көне иде бу.
13
Азов ныгытмасын алу, илдәге корылык Русиянен экономикасын какшатты. Илдә
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
56
тотрыксызлык, халык арасында ризасызлык көчәйде. Шунын өстенә Петр 1нен башында тагын бер уй яралып килә: көнбатыш чикләрдән шведларны куып Балтыйк дингезенә чыгу, Аурупага туры юл ачу. Монын өчен Көнбатыш илләр белән теләктәшлек табу, төрекләр белән араны ныгыту кирәк иде. Шул теләктән ул ин дәрәҗәле илчеләрен Аурупага озатты. Көчле дипломат Прокопий Богданович Возницынны төрекләр белән килешү төзергә билгеләде. Тик бу килешүләр бик озакка сузылды. Төрекләр Азов ныгытмасын кире кайтаруны таләп итә. Сатулаша торгач, сонгы чиктә, төрекләр — Азовтан, урыслар Керчьтан баш тартып, ике арада ике еллык солых төзелде.
Азов сугышына әзерләнгән көймәләр, галералар дингездә йөзәргә сәләтсез булуын күрсәтте. Шунын өчен зур йөзгечләр төзергә кирәк иде. Янабаштан зур төзелеш эшләре башлап җибәрделәр.
1699 елнын ноябрендә Дания белән солых төзелде. Көчле дипломатия аркасында 1700 елны Саксония белән дә бердәмлекне ныгыттылар. Русия, үзенә карата Швеция илендә шик тумасын өчен, Яков Федорович Долгорукийны, берничә югары дәрәҗәле дипломатлар белән, Швециягә илче итеп җибәрә. Бер унайдан Андрей Яковлевич Хилковка чик буе шәһәрләрен барлап, корылмаларын өйрәнеп, сер җыю йөкләнде. Алдынгы Аурупа илләре, Бөекбритания, Голландия, Австрия һәм Франциянен башка илләр кайгысын кайгыртуга нияте юк. Чөнки аларнын уенда чирле Испан короле үлсә сугыш ачу, мал бүлү иде.
Шведларга каршы сугыш башлар өчен ин унай чор. Җитмәсә, швед иленен үзендә дә тотрыклык юк. Карл XI үлеп, тәхеткә Карл XII утырды. Замандашлары биргән бәягә караганда, ул яшь һәм җинел акыллы, пырдымсыз иде. Чынбарлыкта, уйлаганча килеп чыкмады. Саксония короле Август II, 1700 елнын 12 февралендә, сугыш белгертмичә генә, Лифляндиягә бәреп кереп, Рига шәһәрен камап алды. Бу очракта ярдәмгә киләсе урында Дания генералы Флеминг Саксониягә китеп өйләнде, туй уйнады. Август II үзе дә, үзара килешми генә башлап җибәргән сугыш уенына салкын карап, аучылык белән шөгыльләнә, Варшавага барып күнел ача, төрле тамашаларга йөри. Сонгы чиктә, акчасы бетеп, гаскәриләрне тотарга хәле калмагач, Риганы калдырып китәргә мәҗбүр булды. Дания белән Шведлар арасында башланган сугыш уены да әҗәллеккә дучар ителә.
Шведларга каршы Август Пнен сугыш башлаганын ишетеп, Дания короле Фредерик IV, март аенда уналты мен гаскәр белән, Голштейн- Готтопорск герцоглыгына каршы сугыш белән юлга чыга. Дания башкаласы яклаусыз калганын белеп, Швед короле, унсигез яшьлек Карл XII, дингез караблары белән Копенгагенны камап алды. Шәһәрне утка тоту белән янап, Дания королен ике арада тынычлык солыхы төзергә күндерде. Бу солыхта Саксония белән араны өзү каралса да, Русия белән астыртын төзелгән солыхка кагылмый. Бу вакыт эчендә Русия өчен ин мөһиме Стамбулда барган килешүләр иде. Төрекләр белән тынычлык солыхы төзелми торып, төньякта сугыш башлау мөмкин түгел. Ике фронтта сугыш алып барырга Русиянен көче дә, мөмкинчелеге дә юк иде.
Ниһаять, «Төрекләр белән ике арада утыз еллык солых төзелде», — дип, Емельян Игнатьевич Украинцевтан хәбәр килеп төште. Бу хәбәр шведларга каршы сугыш башларга юл ачты.
14
«Балта хәл җыйганда, түмәр ял итә», — дигәннәр борынгылар. Югарыдагы түрәләр, ил кайгысын кайгыртып, үз хәрбиләрен берничә ел буе онытып торды. Әхмәтнәсирләр өчен бу бик кулай иде. «Солдат спит, служба идет», — дигән әйтем, бәлкем, шул чорлардан калгандыр. Тик егетләр йокы симертеп гомерне бушка уздырмадылар. Язгы чорда бераз кыенлыклар булып алса да, беренче кышны алар зарланусыз кышладылар. Көзге якта әзерләнгән камыл үләне бик тә ярап торды.
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
57
Кыш карлы булып, елга сулары күтәренке иде. Бу елнын уңышлы булуына Вишневка халкы шикләнмәде. Ә ил буенча бу елны да икмәккә кытлык көтелә иде. Чөнки чәчәргә орлык юк. Булганы да түбән сыйфатлы. Бу очракта да авыл халкы югалып калмады. Чәчүгә дигән орлыкны тагын бер кат берәмтекләп барлап, җылы мунча эчендә җылытып, чәчүгә ныклап әзерләнделәр. Җирне көздән сөреп калдырганнар иде, тырмалап ярты җиргә бодай, икенче яртысына арпа чәчтеләр. Урман артындагы көз чәчеп калдырган арыш басуы да матур гына күтәрелеп китте.
Май урталарында Кропотовлар гаиләсе җәйгелеккә авылга күченеп килде. Егетләр, бер читтәрәк матур урын сайлап, чатыр кордылар. Алар бу көнне түземсезлек белән көтеп алган иде. Казан элделәр. Сарык ите белән катыш ботка пешереп, хуҗалар белән берлектә, бөтен авыл халкын җыеп, ул көнне бәйрәмгә әйләндерделәр.
Ул елны чалгы белән каерып алмаслык булып печән унды. Авыл халкы белән бергә егетләр дә дәррәү күтәрелеп печәнгә чыкты. Шау килеп печән чабып ятканда, Тамбовтан «кунаклар» килеп төште. Тамбов өязе җирләре белән идарә итүче Шашин һәм Мәскәү Суды хөкемдары Урусов Юрий Семенович иде бу. Кропотов Семен Иванович утарда юк иде. Кунакларны әтисе Иван Егорович каршы алды. Башта аны-моны әйтми генә иген кырларын, каралты- кураны карап чыктылар. Печән чапкан халык янына, болынга төштеләр.
— Ходай ярдәм бирсен! Эшләр барамы? — дип сүзне беренче Шашин башлады.
— Яхшы яшисез! Башкаларга үрнәк булырлык! — дип сүзне Урусов күтәреп алды.
— Тырышабыз, хәлдән килгәнчә, Юрий Семенович, — дип утар хуҗасы кунакларга кымыз тәкъдим итте. Авыз тидереп бер йотым эчү белән Урусов:
— Оһо! Бик шәп кымыз бит бу! Кем шулай оста итеп кымыз ясый белә сездә?
— Бар андыйлар. Әнә ул, аның иң остасы, — дип Әхмәтнәсир ягына ымлап күрсәтте.
— Чакыр әле үзен монда! — диде кунак, кымыз эчүен дәвам итеп.
— Ахмет, кил әле бире. Синең белән кызыксыналар.
— А он, что, татарин?
— Татарин.
Кайда гына булмасын, егетнең, «Әссәламәгаләйкүм!» — дип исәнләшә торган гадәте бар иде. Бу юлы да ул, кунаклар янына килү белән:
— Әссәламәгаләйкүм! Капрал драгунскага палка Ахмет, сын Сәлимгарая, ыслушаю Вас! — дип сәлам бирде.
— Алейкум салям, джигит! — дип егетнең сәламен алу белән кунак саф татар теленә күчте.
— Кем син? Кай яклардан буласың?
— Аскы үзән даласыннан. Тархан ягыннан. Манаш ыруыннан мин, әфәндем.
— Күптәннәнме хезмәттә?
— Тагын ике айдан өч ел була, әфәндем.
— Сугышта катнашырга туры килдеме?
— Азов ныгытмасын алдык, әфәндем.
— Молодец! Продолжай служить в таком же духе! — дип, Урусов сүзен урысча тәмамлады.
Кунаклар куна калмадылар, Кирсановкага сугыласы бар, шунда кунарбыз дип якты көндә ашыгып юлга чыктылар. Иван Егоровичның күңеле күтәренке иде. «Сыну, Семену Ивановичу, землю дали!» — дип, кунакларның яхшы хәбәр белән килүләрен кичке аш вакытында халыкка җиткерде.
Узган елны, җинү тантанасы хөрмәтеннән Кропотов Семен Ивановичка җир бирмәк булганнар. Гаиләдән ерак урында булса, кирәк түгел. Атам Кропотов Иван Егорович утары тирәсеннән бирсәгез иде, дигән.
Эш кәгазьләрен актара торгач, «Кропотов Прохор — вор и мошенник», — дигән
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
58
исемгә тап булалар. Драгун полковнигы Кропотов С.И. бу кешегә туган-тумача түгелме дип чокчына башлыйлар. Сонгы чиктә хәл ачыклана. Шунын аркасында җирне бирү кичектерелгән булып чыга. Утар тирәсендә кинәергә мөмкинлек юк. Килгән кунаклар, кирәк кадәр җирне елганын икенче ярыннан алырга рөхсәт биреп киткәннәр. Атна-ун көннән кадастр белгече килеп, законлаштырып, кирәк язулар төзеп китәчәк.
Икенче көнне иртән, ике башкорт егете белән Әхмәтнәсирне ияртеп, утар хуҗасы елганын икенче ярын барлап кайтырга ниятләде. Ике чакрым өстәрәк, кичү аша чыгып, урын сайлау эшенә керештеләр. Яр белән бер чакрым арада, шомырт, балан, чия куаклары басып алган лапылык иде бу. Ара-тирә аланнар да очраштыргалый. Арада карама, кәрлә имән белән усак агачлары да күренгәли.
Ат өстендә булуга карамастан, арып-талып, суга сусап, төш вакытларында утарга әйләнеп кайттылар.
— Ни уйлыйсыз, егетләр? Рәт чыгарып булырмы ул җиргә? Бәйләнергә кирәк түгелдер, бәлкем? — дип, утар хуҗасы егетләрнен уй-фикерен беләсе итте.
— Бирәләр икән, алырга кирәк. Агач-куакларын төпләп, маллар өчен җәйләү ясарга мөмкин. Бик эчкә узмый гына яр тирәсен алсан, эше баш бетәрлек түгел, — дигән фикерләр әйтелде.
— Сүз дә юк, алырга кирәк! Безне моннан тиз арада куптармасалар, булышырбыз. Ин элек җайлы урында күпер салырга кирәк, — дип, сонгылардан булып Әхмәтнәсир дә үз фикерен әйтәсе итте.
15
Кыш башында тегермәнгә баргач,авыл егетенен тегермәнче кызына күзе төшкән иде. Печәнгә төшәр алдыннан, утар хуҗасы рөхсәте белән, кызнын кулын сорап бардылар.Тегермәнче Вишневка халкын яхшы белгәнгә, яучыларны кире бормады. Шул төркем белән өлгереп килгән ике Вишневка кызы да барган иде. Шуларнын берсенә Кирсановка егете күз салды. Яучылар әйләнеп кайту белән икенче көнне үк Вишневкага да яучылар килеп төшә. Кызнын ата-анасы: «Кызыбызны чит авылга бирмибез. Товар шәп, үзебездән артмый. Әгәр «сатып алучы» үзе безнен авылга күчеп килергә теләк белдерсә, без каршы түгел», — дигәннәр.
Печәннәрне җыеп бетерү белән, ярәшү туе уздырырга булдылар. Полковник искәрткән башкарасы план әнә шул иде. Сөйләшенгән көн җитү белән, дугаларга кынгыраулар асып, кыз артыннан киттеләр. Килен тиешле кыз белән бергә кияү буласы егетне дә алып кайтканнар. Егет бу авылда нигез корырга ниятләп ризалыгын биргән.
Туйларны кыр эшләре тәмамлангач уздырырга каралды. Ә әлегә килен белән кияү егет үзләрен эштә күрсәтергә тиеш иделәр. Ике хуҗа да, хәрби киемнән, ипи-тоз тотып, яшьләрне каршы алды. Җыйнак кына, мәҗлес тә булды. Иван Егорович үз исеменнән ике парга да йорт торгызырга сүз бирде.
Авыл зурая. Авыл артындагы җайлы урында күпер салырга керештеләр. Ике ярны күтәртә төшеп терәкләр кактылар. Уртадагы терәкләрне кагар өчен сал ясарга туры килде. Иген өсте башлануга ин авыр эш төгәлләнгән иде инде. Игеннәрне җыеп алу белән, җин сызганып, яна җирдә агач төпләү эшләре башланды. Әнә шулай, шау-гөр килеп, эш белән мавыгып, тагын ике елга якын вакыт узып китте.
Чит-ят авылда дүрт елга якын гомерләрен печән чабып, иген урып, күпер салып, ике ел рәттән агач төпләп, үз кешегә әверелеп беткәч кенә, егерме башкорт белән бер татар егете, өстән әмер килеп төшүгә янә ат иярләде. 1700 елнын беренче август көне иде бу. Күп елларга тартылачак сугыш башланачагы халыкка билгесез иде әле. Булачак фаҗигане күнелләре белән алдан тойган авыл кешеләре, елашып, изге теләкләр теләп, егетләрне озатып калды.
Шведларга каршы Русия 19 августта сугыш башлавын игълан итте. Шул ук көнне
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
59
Стамбул белән килешүне бәйрәм итеп, Мәскәүдә көчле фейерверклы тантана уздырдылар. 22сендә Петр I юлга чыкты. Анын уе борынгы урыслар төзегән Ругодив ныгытмасын, хәзерге Нарваны яулап алу иде. Армияне өч өлешкә бүлеп, өч генералга тапшырдылар. Берсе генерал Артомон Михайлович Головин җитәкләгән, ун җәяүле, бер атлы драгун полклардан торган ундүрт мен җиде йөз егерме алты кешелек армия иде. Икенчесен генерал Адам Адамович Вейде үз канаты астына алды, монысы тугыз җәяүле, бер атлы драгун полкларыннан торган унбер мен ике йөз егерме җиде кешене берләштерде. Өченчесен үсмер чактан бергә сугыш уеннары уйнап үскән, Петр 1нен якын ярдәмчесе, Никита Иванович Репнин әйдәкләде, монысында ун мен сигез йөз утыз дүрт кешедән торган тугыз җәяүле полк иде.
Петр I барысы өстеннән җитәкчелекне Федор Алексеевич Головинга тапшырды. Көн өстендә чыккан фәрман белән фельдмаршал дәрәҗәсе алган Головин Федор Алексеевич чынбарлыкта дипломат иде. Гаскәрләр белән идарә итеп сугышларда катнашкан кеше түгел. Анын кулы астында дворяннар катламынын тагын унбер мен биш йөз утыз өч кешедән торган ополчение бар иде. Бу көчләрдән тыш Украинадан гетман Обидовский җитәкчелегендәге ун мен биш йөздән торган казак гаскәре килергә тиеш.
Петр I Нарва ныгытмасына егерме икенче сентябрьдә килеп җитте. Генерал Вейде көчләре — өч көннән, тагын бер атнадан сон гына генерал Головин килде. Генерал Репнин белән гетман Обидовский көчләре бөтенләй дә күренмәс булды. Нарва тирәсендә алтмыш өч мен биш йөз егерме кешедән торган көч җыеласы урынга, гаскәрләр саны егерме тугыз мен тирәсе генә иде. Мәскәүдән чыккан обоз, юл буйлап өстәлә барып, ун менгә җиткән. Йөкләрдә дары, ядрә, туплар һәм азык-төлек. Янгырлар башланып, юллар бозылганлыктан, обоз дистәләгән чакрымнарга сузылган.
Обоз көтеп, бер хәрәкәтсез җыелган камаучыларга каршы, егерме алтынчы сентябрьдә, Нарва ныгытмасыннан көчле ут ачтылар. Атна буена сузылган бу көчле атыш камаучылар арасында югалтуларга китерде. Октябрь ае урталарында гына обоз килеп җитте. Беренче ядрәне унсигезенче октябрьдә генә Нарва ягына аттылар. Анысы да тупны сынап карау ниятеннән генә иде. Егермесендә, бөтен булган туплардан атып, көчле һөҗүм башланды. Ике атна буе барган бу атышлар көткән нәтиҗә бирмәде. Дарынын сыйфатсыз булуы аркасында ядрәләр ныгытмага зур зыян китерми. Ядрәләрнен кайберләре ныгытмага барып та җитә алмыйча шартлый иде. Шунын өстенә, дары ике атнага гына җитте. Пөжүм нәтиҗәсез булды — гади сугышчылар һәм офицерлар сугышка сәләтсез иде. Илдә булган корылык та үзен сиздерде. Гаскәрне тукландырыр өчен азык җитешми, ә алда озын кыш көтеп тора.
Әле җитмәсә Дания короле Фредерик !Унен шведлар белән солых төзеп, сугыштан чыкканлыгы ачыклана. Саксония короле Август 11дән дә ярдәм көтәсе юк.
Урыслар арасында швед короле Карл XII Балтик дингезен йөзеп чыгып. Ревель белән Пернау17, тукталган дигән хәбәр таралды. Бу очракта, сугышны кичектерергә, кышкылыкка ялга туктап, өр-яңадан тулысы белән һөҗүмгә әзерләнергә кирәк иде. Урыс патшасы Петр I бу уйны хупламады, сугышны дәвам итәргә карар кылды. Аурупа илләре каршында үзен көчсез, булдыксыз итеп күрсәтәсе килмәде.
Яңа хәбәрне алу белән, шведларга каршы разведкага биш мең атлы гаскәр җибәрелде. Җитәкчесе итеп Борис Петрович Шереметьев куелды. Өч көн буе юлда булып, чит-ят җирләргә үтеп кергәч, авангард төркем шведлар белән очрашты. Көчләр тигез түгел иде. Төп көчләр килеп җитү белән дошманны тар-мар итеп, күбесен кулга алдылар. Әсирләр әйтүе буенча утыз меңлек швед армиясе Нарва ныгытмасына ярдәмгә чыккан. Шулай булуга карамастан, Шереметьев гаскәрен кайту ягына бора. Соңыннан ул бу гамәлен, куркаклыктан түгел, атларга азык, кешеләргә кунар өчен фатир булмау белән аклый.
17 Хәзерге Таллин белән Пярнуда
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
60
Нарва ныгытмасына ярдәмгә чыккан швед короле Ревель белән Пернауда якорь сала, чөнки диңгездә көчле шторм күтәрелә. Гаскәре дә утыз мең түгел, ә барлыгы ун мең тирәсе генә. Аның да бер өлеше Ревельдан, икенче өлеше Пернаудан, аерым-аерым төркем булып юлга чыккан иде. Әгәр Шереметьев дошманны каршы алып, һөҗүм иткән булса, финалы фаҗигале бетмәс иде. Нарва ягына кайтып барышлый күперләрне шартлатсалар да шведларга кыенлык тудырган булыр иде.
18 ноябрьдә Шереметьев Нарвага әйләнеп кайта. «Үкчәгә басып утыз меңле швед армиясе килә», — дигән сүз тарата. Патшаның үзе белән очрашырга туры килми аңа. «Оборонаны ныгыт. Шведларга Нарва ныгытмасына үтәргә ирек бирмә, каршы тор!» — диеп, аның исеменә язу калдырып, Петр I Мәскәүгә алданрак кайтып киткән була.
Ныгытманы камап тоту бик авыр шартларда бара. Ноябрь ае. Кар катыш салкын яңгырлы ачык һава астында, азык-төлек җитешми. Сыйфатсыз дары аркасында туплардан ату нәтиҗәсез. Ата торган тупларның да сыйфаты түбән. Кайберләре бер ату белән җимерелеп юкка чыга. Шереметьев кайтып шау-шу күтәрү белән Петр патшаның яраткан кешесе Ян Гуммерт камаучыларны калдырып кача. Бу икейөзле кешене, соңгы чиктә, шведлар үзләре үк дар агачына асалар.
Унсигез яшьлек Карл XII Нарва янәшәсенә якынаю белән, гаскәренә ял да итәргә мөмкинчелек бирмичә, һөҗүмгә күчә. Иртәнге сәгать унбердән төш вакытына кадәр туплардан ату башланып китә. Сәгать икеләр тирәсендә, тугыз-ун адымнан күреп булмаслык булып, куе кар ява башлый. Җиде чакрымга сузылган камаучыларга бу хәл тагы да нык кыенлык тудыра. Форсаттан файдаланып, шведлар канауга чытыр-чатыр бәйләмнәре ыргытып, камаучылар рәтенә үтеп керәләр. «Немецләр безне сатты!» — диеп, кычкырышып, урыслар арасында паника куба. Бу хәлне күреп Шереметьев үз атлы гаскәре белән елга аша качып китү ягын сайлый. Елганы кичкәндә, күпер ишелеп, күп кенә халык батып үлә. Урыска ялланган немец фон Крум, чынлап та, үз гаскәре белән шведлар ягына чыга.
Шуңа да карамастан, Преображенский, Семеновский һәм Лефортовский полклары паникага бирелми. Обоз арбаларыннан корылмалар корып, дошманга каршы сугышны дәвам итәләр. Төнгелеккә сугыш туктала. Швед гаскәре күпме көчкә ия булуын белмәгәнлектән, аз көчләр белән озак каршы торып булмаслыгын тоеп, урыс генераллары Яков Федорович Долгорукий, имеретин царевичы Александр Арчилович, Автомон Михайлович Головин һәм Иван Иванович Бутурлин, каршылык күрсәтүне туктатып, шведларга килешү тәкъдим итә. Килешү буенча шведлар, урыс гаскәрен җиңел коралланган килеш, әләмнәре белән елга аръягына чыгып китәргә мөмкинчелек тудырырга сүз бирә. Төне буе урыс гаскәриләре Нарва елгасы аша күперне торгызу эшләрен алып бара.
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
3. «К. У.» № 1 61
Иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә князь Долгорукий, царевич Александр белән Головин, шведлар ягына чыгып, швед короле белән очраша. Карл XII кичтән биргән сүзен тагын бер кат раслый. Беренчеләрдән булып гвардия полклары Головин дивизиясе белән күпер аша чыгып китәләр. Бу көчләр ярнын икенче ягына чыгу белән шведлар калган гаскәргә каршы һөҗүм итә. Обозларны талап, киемнәренә тикле чишендереп, җитмеш тугыз генерал һәм офицерлары белән күп кенә халыкны әсирлеккә төшерә. Карл XII үз сүзенә үзе хыянәт итә.
Бу сугышта урыснын бөтен булган туплары, күпсанлы офицер составы югалтуга дучар була, алты мен тирәсе кешесе ярадан һәм ачлыктан үлә. Петр I Аурупа илләре алдында үзенен дәрәҗәсен җуя.
16
Беренче август көнне урыннарыннан кузгалган Әхмәтнәсирләр төркеме, полковник Семен Иванович Кропотов җитәкчелегендә, башта Тамбовка, аннан ары Мәскәү ягына юл тотты. Юл унаенда алар төркеменә әкренләп тагын йөз утыз атлы өстәлде.
Августнын җидесендә алар Мәскәүдә иделәр. Икенче көнне, биш йөз кешедән торган атлы драгуннар белән кушылып, Ржевка уздылар. Кай якка барачакларын белмичә, Ржевта тик ятып, ике атна вакыт узды. Полковник Кропотов үзе дә билгесезлектә иде.
Вешневкадан чыкканда алар үзләре белән ике йөк азык-төлек, атларга фураж алганнар иде. Әкренләп азык бетеп килә, ә аны тулыландырырга мөмкинлек күренми. Казна сыена ышанып башкалар белән азык-төлекне уртаклашканнар иде, юкка булган, күрәмсен. Егерме икенче августта, кич, Мәскәү ягыннан кызыл яу булып укчылар гаскәре килде.
Төнне Ржев янәшәсендә уздырып, иртән Новгород ягына юлларын дәвам иттеләр. Алар китеп күпмедер вакыт узгач кына, бу Преображенск полкы булып, араларында бомбардир ротасы капитаны Петр I дә барлыгы ачыкланды. Тагын атна-ун көн тирәсе вакыт узгач кына, бик күп санлы обоз белән Борис Петрович Шереметьев килде. Анын кулы астында атлы драгуннар, патша сараен саклаучы черкеслар иде. Ниһаять, Ржевтагы төркем дә аларга кушылып, юлга чыкты.
Чуен туплар, эре ядрәләр, дары һәм башка сугыш кирәк-ярагы төялгән арбалар авыр йөктән сыкранып, дистәләгән чакрымга сузылган. Торып- торып арба тәгәрмәчләре ватыла. Ак күбеккә баткан йөк атлары барырга теләми туктап кала. Акырыш-бакырыш, шау-шу. Андый йөкләрне юл читенә сөйрәп чыгаралар, калган арбалар баруларын дәвам итә.Төнгелеккә бер урынга җыелу юк. Кем кайда туктаса — шунда төн уздыра. Атна тулыр- тулмаста Великие Лукига барып җитеп, бер көнлек ялга тукталдылар. Великие Лукидан Псковка бару да шул ук вакытны алды. Псковта өч көнлек ялга тукталып, төзәтәсен төзәттеләр, азык-төлек хәстәрен күрделәр. Юлга кузгалган көнне Смоленск ягыннан зур обоз килде. Тамбовтан кузгалганнан бирле Әхмәтнәсир үз кешеләре, таныш башкортлар очрамасмы дип, караштыргалап, эзләнеп килде. Псковта да якташларын очрата алмады. Смоленск ягыннан яна көчләр килә башлау белән, полковник Кропотовтан рөхсәт сорап, үз обозыннан калды. Яна килгәннәр арасында бер баштан икенче башка чаптырып йөреп, күпме генә эзләнсә дә, беркемне таба алмады. Сонгы чиктә, түзмәгәннәрдер, туган якларына кайтып киткәннәрдер дип башка эзләмәс булды. 1700 елда башланган «Төньяк» сугышында, Әхмәтнәсирләр төркеменнән кала, башка татар-башкорт та, калмык гаскәрләре дә юк иде.
Псковтан ары төньяклап янгырлар явып узган. Баткак-чумгак, юллар бик начар. Псковнын үзеннән дә күпсанлы гаубица, мортира һәм пушкалар белән озын обоз өстәлгән иде. Кайбер урыннарда пехота ярдәменнән башка үтәрлек түгел. Икенче көнне, кичке яклап, янадан янгырлар башланды. Бер мәлгә хәл җинеләйде. Балчык авыр булып тәгәрмәчләргә уралмый. Үтәдән- үтә чыланып өлгергән хәрбиләр өчен
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
62
генә бу җинеллек китермәде. Коры чакта, төнгелеккә туктаганда, учаклар ягып җылынырга, су кайнатып тамак ялгарга була иде. Сентябрьнен әле икенче яртысы гына булуга карамастан, төннәр салкынайтты. Чи агачтан учак кабызырга, җылынырга мөмкинчелек юк. Туктап учак кабызган урыннарда өерелешеп халык җыела. Дистәләгән чакрымга сузылган обознын төрле җиреннән килеп каен агачлары кисәләр, җилкәләрендә ташып учаклар кабызалар. Төннен күп өлеше утын әзерләп, учак ягып уза. Иркенләп ял итәргә вакыт та калмый. Офык агарып тан ата башлау белән янадан юлга кузгалалар. Күз күреме арада, урман киселеп, шәрә бушлык кына утырып кала. Ржевтан кузгалып киткәндә кемдер җыр башлап җибәрсә, башкалар күтәреп ала иде. Нинди дә булса кызыклы хәл сөйләп, шау-гөр килеп, көлешеп тә ала иделәр. Ә хәзер обоз өстендә тулы тынлык. Янгырдан бүрткән тәгәрмәч чәкүшкәләре дә «ынгырашмый». Ара- тирә генә, урыны белән туктап калган атларга кычкырынып алулар, «матур сүзләр» әйтеп «эч бушатулар» гына ишетелеп куя.
Әхмәтнәсир якташларын эзләп йөргән арада драгун гаскәрләре шактый гына ара китеп өлгергән икән. Икенче көнне төш вакытларында гына ул үз төркеменә барып җитте. Алдагы төнне обоз тирәсендә, җәяүлеләр яккан учак янәшәсендә уздырды. Учак тирәсендәге халыктан күп кенә яналыклар, яшь патшага карата тәнкыйть сүзләре ишетте. Анын атлы гаскәр сугышчысы икәнен белеп алгач: «Ә менә син, егет, ук һәм кылычын белән анда ни генә кырырсын икән?! Бу сина кин далада чаптырып йөрү түгел. Саескан хәбәр итүгә караганда, без Нарвага барабыз. Анын бер ягында дингез, икенче ягында күл, елга, — дип егетнен күнеленә шом салдылар. Патшага карата да алар артык тартынып тормыйлар. — Пацан гына әле. Хыялдан башы әйләнгән чоры. Бер мөгезен сындырсалар, акылга, утырачак. Ә анын михнәтен без күрергә тиеш. Нигә ул бу эшне көзгә калдырган? Коры вакыттарак уйлаган булса, без монарчы ул ныгытманы күптән яулап алган була идек. Бүгенгесе көннәрдә ныгытма эчендә җылы да, тамак та тук булыр иде», — дип, шаулашып, башка җитезсезлекләрне дә сүгеп, төн буе эчләрен бушаттылар.
17
Арып-талып, зур кыенлыклар белән октябрь аенын башларында Нарва ныгытмасына барып җиттеләр. Төне буе йокламый обозны күпер аша ныгытма ягына чыгарып бетергәч кенә, башта атлылар, аннары пехота узды. Иртәдән кичкә кадәр ныгытма ягыннан көчле атышлар булып торды. Алдарак килеп урнашкан көчләр арасында, югалтулар булуга карамастан, каршы җавап бирүче юк иде. Туплар урнаштырып, һөҗүмгә әзерлекләр алып барып ике атнадан артыграк вакыт узды. Атлы гаскәр позицияләрдән артта — ядрәләр очып җитмәс урында урнашты.
Полковник Кропотов тәкъдиме белән Әхмәтнәсирләр төркемен һәм тагын утызлап чая егетне Борис Петрович Шереметьевнын алдынгы авангарды итеп билгеләделәр. Чынбарлыкта алар, аерым бер урында берничә зур чатыр корып, генералитик төркемнән торган штаб сакчылары иде. Көн буе җыелышып, шау-шу килеп, бәхәсләшеп генераллар үзара сөйләшү, кинәшүләр алып бара. Кичләрен шәраб эчеп, күнел ачалар. Башка халык ачлы-туклы килеш ачык һава астында интеккәндә, өлкән дәрәҗәле төркемнен оятсыз кыйлануы егет күнеленә тагын бер «китек» өстәде. Азов
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
сугышы вакытында атлы гаскәр ныгытма тирәсенә җыелып, кул кушырып утырмады ич. Аларнын төп вазифалары бар иде. Кырым татарлары, төрекнен атлы гаскәрләреннән ныгытма камаучыларны сакладылар. Ә монда бөтенләй башка хәл. Алар кемне кемнән саклый сон? Ук, кылыч, сөнге белән ныгытма эчендәгеләргә ничек итеп каршылык күрсәтергә мөмкин? Юлда килгәндә олы яшьтәге хәрбиләрдән ишеткән сүзләр Әхмәтнәсирнен зиһенен буталап һич тә исеннән чыгарга теләмәде.
Ниһаять, әзерләнүләр тәмамланып, камаучылар һөҗүмгә күчте, көчле атышлар башланып китте. Төннәрдә дә туктамый ике атна буе атыштылар. Атышлар ноябрь ае башларында әкренләп сүрелеп, бөтенләй дә туктап калды. Сәерсеткән тулы тынлыкта генераллар штаб чатырына җыелды. Разведка китергән хәбәр буенча, Нарвага ярдәмгә чыккан шведлар, дингездә көчле давыл купканлыктан, Ревельдә якорь ыргытканнар. Коры җирдән Нарва ныгытмасына ярдәмгә кузгалачаклар ди.
Бу көнне генераллар арасында сүз көрәштерү, шау-шу булмады. Барысы да бер карарга килә: дошманны көтеп ятмыйча, аларны үз җирләрендә каршы алырга.
Регуляр булмаган биш менлек атлы гаскәрне җитәкләп Шереметьев юлга чыкты. Көнбатышка төбәп өч көн буе йөз егерме чакрым тирәсе юл уздылар. Ике йөз атлыдан торган авангард төркеме һәрвакыттагыча алдарак иде. Көтмәгәндә бер төркем дошман гаскәре күренде. Ике арадагы тынлыкны анга килеп өлгергән дошманнар бозды. Авангард төркеме ягына бер-бер артлы мылтыклардан аттылар. Берничә атлы яраланды. Әхмәтнәсир алдагы рәттә иде. Яра алган ат сөрлегеп китеп башы белән җиргә төртелде. Ат башы аша җиргә мәтәлләп төшкән Әхмәтнәсир аягын каймыктырды. Калган төркем, кычкырып, тавыш куптарып алга ыргылды. Көчле дошман утыннан аларнын да бер өлеше юк ителде, калганнары җиргә сыенырга мәҗбүр булды. Дошман ягында, кыргый җанвар тавышына охшатып, быргы кычкырттылар. Үз көчләрен тоеп өлгергән шведлар һөҗүмгә ташланды. Исән калган бер төркем башкорт уклардан атып, кылыч, хәнҗәр белән дошманны каршы алды. Көчләр тигез түгел иде. Шведларга ярдәмгә тагын бер төркем көч өстәлде.
Аяк авыртуын онытып Әхмәтнәсир урыныннан күтәрелде. Янәшәдә яткан авыр яралынын сөнгесен алып, җан-фәрманга чаптырып килгән эре гәүдәле дошманнын күкрәгенә төбәде. Теге гөрселдәп җиргә егылып төшү белән, анына килеп өлгерергә ирек бирмичә, хәнҗәрен дошманынын бугазына батырды. «Ак Кашка! Ак Кашкам өчен!» — дип, икенче чаптырып килгән атнын ал аякларына кизәнеп сөнге белән сукты. Ат абынып китеп, хуҗасы җиргә егылып төшүгә, дошманнын башына сынган сөнге сабы белән орды. Яралы ерткыч кебек өстенә ыргылып бугазыннан буды. Шул вакыт көчле итеп «Ур-ра» кычкырган тавышлар ишетелде. Бу — урысларнын төп көче иде.
Дошманнар өерелеп кире якка борылдылар. Әнә, берсе егет янына якынаеп килә — авыр киемнән, күзе-башы тонган. Әхмәтнәсир хәнҗәрен алып аягына басты. Сонгы вакытта кичергән кыенлыкларны, күнел әрнүен нәкъ менә бу адәмнән күргәндәй, яман кычкырып корбаны өстенә ташланды. «Юк! Үз иркемнән түгел! Мине мәҗбүр иттеләр!» — дигәндәй, теге адәм ике кулын югары күтәреп, каршылык күрсәтмәде. Катлы-катлы кием аша, янган утлы кисәү шикелле тәнгә үтеп кергән хәнҗәр ярасыннан җиргә ауды. Кулларын җәеп чалкан яткан бу ят кешенен күз карашында, «Юкка булды бу, юкка! Мин бит сина үч тотмыйм», — дигәндәй, тирән әрнү иде. Үз гомерендә беренче мәртәбә җаны чыгып барган дошманнын эчке кичерешләрен тойгандай: «Гафу ит, брат! Минем дә сина үчем юк! Мине 3.* 67
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
64
дә мәҗбүр иттеләр!» — дигән хис уянып өлгергән Әхмәтнәсир, «авырттыра күрмим», — дигәндәй, хәнҗәрен саклык белән генә суырып чыгарды. Шул ук вакытта, артык җылы киенгәнсең, бу килеш ничек итеп сугышырга була дигән кызыксыну белән, киемнәренә күз салды. Муенны каплап торган йон тукымалы кием өстеннән тыгыз сукно пинжәк. Пинжәк өстеннән тагын бер кат тиредән теккән өс киеме. Зур, иләмсез күн итек. Башында тимер чүлмәк. Җитмәсә, аркасына авыр капчык та аскан.
Чаптырып килгән җиреннән янәшәсенә атлы туктады:
— Что, Ахмет, ранен?
Егет башын күтәрде. Бер урында биеп торган ат өстендә полковник Кропотов иде.
— Юк, полковник әфәнде. Аякны авырттырдым. Аттан егылдым.
Шунда гына ул Ак Кашкасын исенә төшереп, аты янына килде. Хуҗасын күргәч, ат башын калкыта төште. Торып басарга теләгәндәй ал аякларын җыерып куйды. Ядрә күкрәгенә тигән. Мул булып аккан каны суынып та өлгермәгән, пар күтәрелә. Яна туган тай чагыннан назлап үстергән, ничәмә еллар буе хуҗасының телен анлап, утны-суны кичкән ин якын җан иясе, мөлдерәп торган яшьле күзләрен хуҗасына төбәп, гүя: «Их, ничек итеп авыртканны белсән иде, хуҗам!» — диеп нидер өмет итә иде. Күз яшьләренә буылып егет аты өстенә иелде, тезләнеп башын кочты: «Ак Кашкам! Берүземне япа-ялгыз калдырып китәсенмени!?»
Җаны телгәләнгән егетнен үкереп елыйсы, янәшәсенә ятып атынын әрнешүен үзенә аласы, онытыласы килде. Анына килепме — хәнҗәрен чыгарды. Башкача ярдәм итә алмыйм, малкай, — дигәндәй, «Бисмилляһы Аллаһу Әкбәр!» әйтеп атны чалды. Ак Кашка каршылык күрсәтмәде. Үпкәсендә калган сонгы сулышыннан өске иренен тибрәтеп, тын гына кешнәгәндәй итеп куйды да, арт аягын сузып, тынып калды.
18
Ике йөз кешедән торган Авангард төркеменнән утыз алты кеше үлгән, сиксән бере яраланган иде. Шулар арасында ике дистәгә якыны авыр яралы. Урман янәшәсендә җир эрү иде әле. Зур гына чокыр казып мәетләрне күмделәр. Әсир төшкән шведларнын икенче төркемендә унбиш җигүле йөк арбасы бар иде. Дару, бинт һәм ашамлыкларын кулланып, шул арбаларга яралыларны урнаштырдылар. Атсыз калганнар, җинел яралылар швед атларына атланды. Өч йөз кешедән торган сак астында яралылар төялгән обоз Нарва ягына кире юнәлде.
Әсирләрнен әйтүенчә, шушы юл белән утыз мен кораллы гаскәр юлга чыккан. Кулга төшергән трофейлар шведларнын яхшы кораллануын күрсәтә иде. Мылтыклары да сыйфатлы. Урыс хәрбиләре бер мәртәбә мылтык корган арада, тегеләр ике, өч мәртәбә алдарак корып, атып өлгерәләр. Азык ягыннан да алар күпкә аерылып тора. Киптергән, какланган балык, ит, ярма.
Әхмәтнәсир төркеменнән алты кеше үлгән, унысы яралы. Ә икесе бөтенләй дә авыр хәлдә. Кузгалып киткәндә: «Тегеләй-болай була калса, бәхил булыгыз. Исән-сау туган якларга кайтырга насыйп булып, бездән хәбәр җиткезегез!» — дип, бәхилләшеп аерылыштылар. Килгән яклап ярты чакрым арттарак җайлы урын бар иде. Шунда чигенеп, позицияне ныгыттылар, төнгелеккә әзерләнделәр.
Начар киемлеләр мәетләрдән салдырып өс-башларын янартты, кайберләре коралланды. Әхмәтнәсир дә үзенә ошаган атны сайлап алды. Үлгәннәрдән кием салдырмады. Обозда кием-салым бар иде. Каймыккан аягы шешенеп бүртенгән — читекне кисәргә туры килде. Шунлыктан ул аягына яраклы итек, сарык йоныннан эрләп бәйләнгән өс киеме белән мылтык та аласы итте. Яралылар белән китәргә теләмәде. Анда кайттыммы, монда калдыммы, анын авыртуы басылмас диеп, полковник Кропотовнын тәкъдимен кире какты.
Дошман килә калса күренмәсен өчен учак якмадылар. Йокылы-уяулы төн бик авыр узды. Бигрәк тә Әхмәтнәсир сызланып чыкты. Тынычка калган аяк ут кебек яна, сулкылдап сызлый. Урман өстенә ай күтәрелеп, ачык урыннарга зәнгәрсу яктылык
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
65
инде. Титаклап булса да аяк өсте йөргәндә сызлау азрак сизелә диеп уйлап, көндез сугыш барган урынны күреп килергә дигән уй узды башыннан. Төнге каравыл җитәкчесеннән рөхсәт һәм пороль алып, ат менгән килеш шул урынга китте. Ак Кашкадан ерак түгел генә тагын бер ат күренә иде — аны чигенеп барган җирдән атып үтергәннәр.
Ядрә ал аяк яклап билдән кергән, бугаз сөяген ватып чыккан. Җирдә яткан килеш атканнар, күрәсен.
Сакланып кына атыннан төште. Уйланып бертын басып торгач, төп карарга килеп, эшкә кереште. Тиресен тунап тормый гына арт саныннан зур ике кисәк сум ит кисеп алды. Авырлык белән атны икенче ягына әйләндереп, икенче боттан да берничә кисәк кисте. Кирәге чыгар дип кулга тәшергән обоздан ике күн капчык алган иде, шуларга ипләп тутырды. Ак Кашкасы янына килеп бертын басып торганнан сон, китәргә җыенганда урман эченнән ниндидер җан ияләре күренде. Аяк асларын иснәнә-иснәнә, саклык белән генә ат гәүдәсе янына якынайдылар. Болар бүреләр иде. Өчәү. Тагын бераздан урман кырыйлап калганнары да чыкты. Алдарак килгәне, башын аска игән килеш, өске иреннәрен ыржайтып, тешләрен күрсәтте. Син үз өлешенне алдын, калганы безнеке дигәндәй, тыныч кына ырылдап та куйды. Үзеннән-үзе егет күнелендә, «Менә кемнәргә унай ул кан кою, үтереш», — дигән уй йөгереп узды. Кыргый җанварлар өчен бәйрәм иде ул төнне.
Генерал Борис Петрович Шереметьев, өч төн рәттән ял итмәгән килеш, бу төндә бөтенләй дә керфек какмый уйланып чыкты. Ничек вакыт уздырырга белми аптыраганлыктан, полковник Кропотовны иптәшкә ияртеп, сакта торучыларны барлап чыгасы итте. Сонгы постны барлап кире китәм дигән чакта, юл борылышы өстендә атлы күренде. Каравыл башлыгы тиз арада үзен кулга алып: «Ахметтыр бу. Миннән рөхсәт сорап ул киткән иде шул якка», — диде аклангандай. Парольга дөрес җавап алып, егет якынаю белән:
— В чем дело, солдат, что там искал? — диеп кырыс кына сорау бирде генерал.
Шереметьевны читтән генә күргәләгән булса да егетнен анын белән йөзгә-йөз очрашып сүз катышканы булмады. Шунлыктан ул, бераз каушый төшеп, ни әйтергә белми:
— Ваши благаруди! Капрал Ахмет, сын Салимгарая, хадил туда, мясы брал. — Бераз тын ала төшеп, — Дабра прападает. Мясы харуши еда, — дип өстәп куйды.
Егетнен каушаганын күреп, полковник Кропотов ярдәмгә ашыкты.
— А что, в самом деле! Зачем добру пропадать?! — Генералга икеләнергә урын калдырмас өчен. — Почему-то сами мы об этом не догадались, — дип өстәде.
Ат өстеннән төшкәндә, онытылып китеп, авырткан аягына баскан иде егет. Көчле авыртудан бер якка кыйшаеп калды. — Что, ранен? — диде генерал, тавышын йомшартып. Бу юлы да полковник ярдәмгә килде. — Ул бүген өч дошманны үтерде. Аты яраланып егылганда аягын каймыктырган. Ул — курку белмәс сугышчы. Азов сугышында күрсәткән батырлыгы өчен капрал дәрәҗәсенә күтәрелде.
— Ты татарин?
— Так тучны, Ваш Блгароди.
— Почему с раненными не поехал?
— Пучтэк эты, Ваш Блгароди. Прайдет. Эты же ни раны.
— Как не рана!? Ты же на ногах стоять не можешь!
Татар егетенен үзен тотышы генералны бөтенләй эретте.
— Как думаешь, шведов одолеем?
— Кәнишне, Ваш Блгароди! Они сыты, тяжила адеты. Как бутты гуляйть собрались. Ну, аружи хараши! Порох харашо эстриляет, еда многы.
— Ну, ладно, иди отдыхай, капрал.
Үз урынына барып бераз вакыт үтү белән, бер шешә аракы тотып, полковник килде.
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
66
— Это тебе от генерала. Намочи тряпкой и намотай на ногу. Что от компресса останется, выпей. Легче станет.
— Водка пить нам грех, гаспадин палкауник. Что нагам памагает
— галавам дурны делает. Бальшой спасибы.
Чынлап та, чүпрәккә чылатып аракы япканнан сон, аякнын сулкылдавы басыла төште. Узган көннен мәхшәрен күз алдыннан тагын бер кат уздырып уйлана торгач, изрәп йокыга талды.
Дала өсте. Әллә кич, әллә иртәнге як. Ни өчендер бик суык. Тирмәннәр тирәсе буш. Халык кая китеп беткән? Ни өчендер ул җиргә бөгәрләнеп яткан, ә җир суык. Үзе җәй ае да шикелле... Аяк-куллары оеган, торырга итеп карый, тора алмый. Ни өчендер аягы авырта. Әллә елан чактымы икән?.. Кайдадыр якында гына бер-берсен уздырып дала бүреләре улый. Маллар кая? Маллар да никтер күренми. Бүреләр төшкән станга, бүреләр! Кәй кешеләр, сез кайда?!
«Кәй, һәй!» — дия-дия кычкырып, Әхмәтнәсир йокысыннан уянды. Тан атып килгән чак. Якында гына урман эчендә бүреләр улый. Аларнын тавышында җанны өшеткән елау юк. Алар бүген тук. Карашларын күккә төбәп, җан бирүчеләргә юнь биргән Олы Көчкә тәсбих әйтүләре иде бу.
Ап-ак булып җир өстенә кырау төшкән. Юлнын ике ягында, урман эчләрендә, өем-өем булып бер-беренә елышып яткан халык әкренләп уянды.
Бер урында сикергәләп, бер-берен төрткәләп хәрәкәткә килделәр. Арт яклап урман эченнән чокыр сузылган. Чокыр төбендә шарлап чиста чишмә ага. Генерал рөхсәт биргән, күрәсен, чокыр янәшәсендәге бушлыкта учак кабыздылар. Обоз тирәсендә кешеләр кайнаша. Казан элделәр бугай. Янәшәдә генә тагын берничә учак кабынды. Капчыгыннан бер түтәрәм ит алып, Әхмәтнәсир авырлык белән генә аксаклап, учак янына узды. — «Мясы каши ни портит», — дип, пешекчегә итен сузды. Әле чыерап та өлгермәгән итне кулына алып пешекче: «Ого! Совсем свежее мясо! Где раздобыл?»
— дип, рәхмәт әйтте.
— Генералски запас, — диде егет, сүзне куертмас өчен тыныч кына. — Не хватит, ишшо найду.
Ничә көнгә бер бүген кайнар аш ашады халык. Итле өйрә халыкнын күнелен күтәрде, төнге унайсызлык эреп юкка чыкты. Кайберәүләр, ат ите икәнен белеп алгач: «А что, съедобно! От говядины не различишь!» диеште. Кайсылары: — Еще вкуснее! — диеп өстәделәр. Итле өйрә генералга да хуш килде, күрәсен, бер төркем халыкны ит артыннан җибәрде. Бүреләр, Әхмәтнәсир итен кисеп алган атны ботарлаганнар, башка атларга кагылмаган иделәр.
Шереметьев офицер составын кинәшкә җыйды. Ни хикмәттер, Әхмәтнәсир дә катнашты анда. Генерал сорауны турыдан куйды:
— Дошман килгәнен көтәбезме, әллә кире китәбезме?
Арада төрле фикерләр әйтелде.
— Алты мәртәбә артык дошман белән көрәшү үлем белән бер.
— Без Нарва ныгытмасын алырга килдек, ә бу очрашу каралмаган.
— Безгә ул ныгытма да теш үтәрдәй чикләвек түгел.
— Бөтенләй җыенып Нарвадан ук китәргә кирәк. Кышка карап дошман Рәчәйгә кермәс.
— Киләсе елнын җәй аенда, ныгытып җыенып килергә булыр, — диючеләр дә булды.
— Ну, что? Трогаемся тогда! Собирайтесь в путь! — диде генерал, сүзне йомгаклап.
Кайту унаенда ике күпер үтәсе бар иде. Дарынын күп өлешен икегә бүлеп, күперләрне шартлатырга ниятләделәр. Күпер шартлатырга калган төркем, дарыны убай астына тыкканда, кулдан ычкындырып, дары мичкәсен чылаттылар. Бөкесе
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
67
ачык иде. Болай да дым тарткан дары шартларга теләмәде. Икенче күпер астында мичкәне чылатмадылар да. Барыбер ул көткән нәтиҗә бирмәде. Гөпелдәтеп болыт зурлык төтен генә чыгарды
— күпергә зур зыян китермәде. «Тудый-судый мать!» — дип, дарыны сүгеп, күпер шартлатучылар үз вазифаларын үти алмады. (Тарихка ул вакыйга «Борис Петрович Шереметьевнын, дошманнан качып барышлый күперләрне шартлатырга уена да кермәгән», — дигән уйдырма булып калды.)
Нарвага әйләнеп кайттылар. Шереметьевнын бомбардир белән күзгә-күз очрашып хәлне уртаклашасы килгән иде, кичә кич Мәскәүгә кайтып китте диделәр. Калдырган язуы буенча, гаскәр белән идарә итүне Борис Петровичка йөкләп калдырган. Шереметьев тиз арада генераллар составын кинәшмәгә җыйды. Хәлне анлатып биреп, башкаларнын уй- фикерләрен тынлады, үз фикерен дә ачып салды. Карашлар икегә бүленде. Генералларнын күп өлеше, Долгорукий, Головин, Бутурлин һәм башка сугыш кырында дан казанырга атлыгып торган яшь офицерлар дошманны тар-мар итәргә өндәде.
Ул көнне төп карарга килә алмадылар. Шул арада сугышчылар арасында: «Утыз ике менле, көчле коралланган швед Нарвага җитеп килә икән», — дигән хәбәр таралып өлгергән иде. Берәүләр ашыгыч рәвештә ныгытмаларын барлый, икенчеләре, чигенергә әмер булмасмы дип, өстән хәбәр көтә.
Икенче көннен иртәсендә шведлар килеп җитеп, урыслар ныгытмасыннан ике йөз адым читтәрәк урнашты. Озак та тормый, сәгать унберләр тирәсендә туплардан көчле ут ачып, сугыш башланып китте.
Шереметьевнын үз сүзен бирәсе килмәде.
— Кто прав, а кто нет — история рассудит. Нужна ли нам героическая смерть?! Лучше бесславно отходить, нежели неоправданно губить армию!
— дип, үз кулы астындагы гаскәргә, елганын икенче ягына чыгып, сугыш кырын калдырырга әмер бирде.
Алдан уйланып хәл ителмәгәнлектән, бу хәбәр гаскәриләр арасында ыгы-зыгы тудырды. Шул кадәр халыкны күпер аша үткәреп бетерер өчен вакыт кирәк иде. Көчле атышлар астында башланган бу чигенү качып китүне хәтерләтте. Баштарак Шереметьевнын үз җитәкчелеге астында икенче ярга чыгу тыныч, хәвеф-хәтәрсез узды. Тора-бара хәл кискенләште. Узып өлгермәгән арбалар белән бергә ат менгән гаскәриләр этешә-төртешә күпергә кереп тыгылдылар. Кырый як арба тәгәрмәче читкә чыгып китеп йөк суга ишелеп төште. Үзе белән бергә кырый бүрәнәне куптарып алган иде, тотрыксыз калган башка бүрәнәләр дә таралышып, күпер ишелде. Арттагылар басымы аркасында алдагы рәтләр суга чумарга мәҗбүр булды. Бер-берсе өстенә ишелеп төшеп, тапталганнар шунда ук батты.
Ярга йөзеп чыга алганнары да, тайгалак ярдан күтәрелә алмыйча, тәнне куырган салкыннан өшеп, һәлак булдылар. Бердәм җитәкчелек булмау, вакытында дөрес карар кылмау Нарва сугышын әнә шулай хәл итте. Ул чорнын тарихчылары, хәлнен асылын аңлап бетермичәме, әллә яшь Петр 1гә ярау теләгеннәнме, Нарва язмышын Шереметьевка бәйләп күрсәттеләр. Кемнең кем икәнлеген ачыклар көннәр алда иде әле.
19
21нче ноябрь көнне Карл XII тантаналы рәвештә Нарва ныгытмасына керде. Ныгытманы урысларга бирми саклап калганы өчен полковник Горнны генерал-майор дәрәҗәсе белән бүләкләде. Җиңел бирелгән бу җинү швед патшасынын башын әйләндерде, сугышны дәвам итәсе килде. Аның алдында ике сорау тора. Урысларның үкчәсенә басып Мәскәүгә юл тотаргамы, әллә Август 11гә каршы борылыргамы? Генералитет таләбе буенча фәкыйрь Русиягә каршы сугышу файда китермәячәк. Польша бай. Анда керем дә, трофейлар да күп. Швед патшасының үзенең дә Август
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
68
11гә кулы кычытып тора. Русиягә каршы сугыш башлауның Карл Х11не шикләндергән ягы да бар. Русия җирләре киң. Юллары начар. Обозны тулыландырырга мөмкинлек юк. Иң шикләндергәне — Август II. Урысларга караганда аның коралы югары сыйфатлырак. Шведларга арттан һөҗүм итүе мөмкин. Шул вакытта Дания, аңга килеп, урыслар белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга омтылачак.
Нарвада өч атна тоткарланганнан соң Карл XII Лифляндиягә юл тотты. Швециядән яңа көчләр килгәнен көтеп биш ай вакыт узгач, 1701 елның җәендә саксоннарга каршы сугышты. Анда җиңүгә ирешеп, утыз алты туп, әләмнәре белән биш йөз гаскәрне әсир тәшерде. Лифляндиядә полковнигы Шлиппенбах кулы астында сигез меңлек гаскәрен калдырып, Речь Посполита җирләренә бәреп керде.
Нарвадан соң дәрәҗәсен югалткан Петр I, бөтен көчен, мөмкинчелеген эшкә җигеп, бу мизгелдән тулысынча файдаланып калу ягын эзләде. Аурупа илләре җитәкчеләре аннан мәсхәрәле көлде, Карл XII дә: «Шереметьевның атлы гаскәре арттан һөҗүм итәр дип курыктым. Ул чакта безнең хәлләр хөрти булыр иде. Ә ул качып китеп миңа зур ярдәм күрсәтте. Урыслар сугыш алып барырга сәләтсезләр», — диеп, ут өстенә май өстәп, мактанып йөрде. Узган хаталардан дөрес нәтиҗә ясап, Петр I гә, шведларны гакылга утыртып, үз дәрәҗәсен торгызу кирәк иде. Шуның өчен ул үз-үзен җәлләми ары чапты, бире чапты, гаскәрне рәткә салу, кораллану, матди якны кайгырту буенча армый-талмый эш алып барды.
Идел буе өлкәләрендә гаскәр җыеп, Самар шәһәреннән алга кузгалган кенәз Репнин Никита Ивановичның ун мең сигез йөз кешедән торган тугыз пехота полкы, елга буйлап әйләнгеч юл узганлыктан, Нарва ныгытмасына бик соң килеп җитте. Шунлыктан аңа ул сугышта катнашырга туры килмәде. Гетман Обидовский белән дә шул ук хәл иде. Шунлыктан кораллы егерме ике мең тирәсе гаскәр сакланып калынды. Шведларга каршы яңа сугыш башлар өчен болар гына бик аз. Петр Шең фәрманын үтәп, Борис Алексеевич Голицын кыш буена берәр меңнән торган ун драгун полкы туплауга иреште. Алардан башка тагын Нарвадан исән-сау котылып кайткан ике мең тирәсе сугышчы бар иде.
Бишенче декабрьдә, Нарвадан кайтуга төгәл ике атна вакыт узгач, Шереметьев исеменә Петр ^ән фәрман килеп төште. Патша, Нарвадагы гамәлен җинаять дип санаса да, башкача тәҗрибәле таяныр сугыш җитәкчесе булмаганлыктан, Шереметьевны юаткан, хәлен уртаклашкан. Шул ук вакытта, бөтен көчен туплап шведларга каршы сугышырга, үч алырга өндәгән. «Фәлән исемле майор куркаклыгы аркасында җәзага тартылды»,
— дип, хатны очлап куюы — «Мин әйткәнне үтәмәсән сине дә җәза көтә»,
— дип кисәтүе иде, күрәмсен.
Хатны алу белән Шереметьев патша әмерен үтәргә ашыкмады. Эчке халәте белән ул мона әзер түгел иде әле.
Кушкан эшне озакка сузмаска, ил алдындагы изге бурычны онытмаска кушып, икенче хатны алгач, «Бог видит, мое намерение сердечное, сколько есть во мне ума и силы, с великою охотою хочу служить, а себя я не жалел и не жалею!» — дип җавап хаты юллады. Яшь патшанын теләген анлый иде ул, тик шул ук «мөмкинчелек» кенә патша «теләген» анларга теләмәде. Уныш китермәгән вак-төяк авантюраларга бирелә торган кеше түгел иде ул. Декабрь азакларында Алыста шәһәрен алырга теләп караган иде, шведлар көчле каршылык күрсәтеп, чигенергә туры килде. Вак-төяк төркемнәргә бүленеп, чик буе авылларын тынгысызлау аз-маз булса да уныш китерде, шведларнын азык-төлек базасында ыгы-зыгы тудырды.
Шведлар да тик ятмады. Ара-тирә һөҗүм итеп, Псков җирләрен таладылар, җимерделәр. Печера монастырена һөҗүм итеп карадылар, тик тешләре үтмәде.
1701 елнын март аенда Архангельск тирәсендә берничә фрегат белән десант төшерделәр. Уйлары, шәһәрне җимереп, азык-төлекне талап, урысларнын каршылык
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
69
көчләрен юк итү иде. Алар анда берничә фрегатларын югалттылар. Шулай итеп, ике як та Нарва хәлләреннән сон җинүгә ирешә алмады.
Җаваплылыкны арттыру ниятеннән Петр I Шереметьевны башкомандующий итеп билгеләде. 1701 елнын сентябрь ае башында Шереметьев егерме мен кешедән торган көчне дошман җирләренә юнәлтте. Арада зур булган унбер мен кешелек гаскәр белән җитәкчелек итүне улы Михаил Борисовичка йөкләде. Ряпина кырында алты йөз кешелек швед гаскәрен кырып бетереп, беренче мәртәбә сизелерлек җинүгә ирештеләр.
Псков-Печерск монастыренда җинүчеләрне зур тантана белән каршы алдылар. Тантананын төп батыры Михаил Борисович Шереметьев иде. Калган ике төркемне андый бәхет читләп узды. Алар, Рыуг борынында җинелделәр. Бу турыда кичекмәстән мактанып, Шлиппенбах Карл XII гә юллама җибәрде. Янәсе Рыуг борын саклаган мен дә ике йөз кешелек гаскәргә каршы урыслар йөз менле гаскәр белән һөҗүм иткән. Алты мен кешене үтереп, урысларны җингәннәр. Чынбарлыкта урысларнын гаскәре өч мен җиде йөз ун җиде кешедән генә торып, барлыгы берничә дистә хәрбие генә үтерелгән иде.
Шуна карамастан, урыслар Ряпин борынында ирешелгән җинүне тантана иткән көнне, шведлар Рыуг борынында җинүне зурлап бәйрәм итәләр.
Булып узган бу бәрелешләрдән сон, шымчылары хәбәр итүенчә, Шлиппенбах Эрествер борынында зур көчләр туплый. Биш мен тирәсе хәрби, өч менләп хәрби булмаган халык, Лифляндия чикләре буена урнаштырыла. Егерме өченче декабрьдә Шереметьев юлга чыга. Өч көнлек юл үткәннән сон, сиздерми генә дошманга һөҗүм итү уе белән, пехота һәм обозны артта калдырып, Эрествер борынына якынлаша. «Караклыкта йөрүче төркем генәдер», — дип уйлап, авангард көчләре артык игътибарлык күрсәтми. Раштуа бәйрәме уздырып яткан исерек шведлар тирән кар ерып урыслар һөҗүм итмәс дип уйлаганнардыр инде. Икенче көнне алар үзләренә каршы зур көч килүен белеп алалар. Сәгать унбердә сугыш башланып китә. Драгуннар бер мәлгә җинүгә ирешә. Озакламый анга килеп өлгергән шведлар, туплардан картечь белән атып, аларны чигенергә мәҗбүр итәләр.
Пехота белән артиллерия ярдәмгә килгәч кенә хәл кискен үзгәрә. Биш сәгать буе барган бу сугышта шведлар тулысынча тар-мар ителә. Калдык атлы сугышчылары белән Шлиппенбах, көч-хәл качып котылып, Дерпт ныгытмасында бикләнә. Урыслар кулына йөз илле әсир, уналты данә пушка һәм шведларның кышкылыкка әзерләгән күп кенә азык-төлек, фуражлары кулга төшә. Качып таралган шведларны Шереметьев эзәрлекләми. Бу турыда ул Петр 1гә: «Кар катламы үтә алмаслык калын, атлар сугыш кырында арып хәлдән тайган иде», — дип акланды.
1702 елның 4 гыйнварында Псковка әйләнеп кайттылар. Аларны зурлап, туплардан, башка кораллардан атып, тантана белән каршы алдылар. Бу турыда хат язып, Шереметьев улы Михаилны башкалага җибәрде. Мәскәүнең үзендә дә, фейерверклар белән туплардан атып, бу җиңү бәйрәмен зурлап бәйрәм иттеләр. «Мы можем наконец бить шведов!» — дип, Петр I үзенең шатлыгын яшермәде.
Үз чиратында Шлиппенбах та, Карл XII алдында акланырга теләп: «Урыс гаскәре йөз мең иде», — дигән сылтау тапты. Чынбарлыкта урыслар швед гаскәреннән өч мәртәбә артык иде. Өч мең ике йөзгә каршы ун мең тирәсе.
Бу җиңү Петр I нең рухын күтәрде, ул алга зур планнар корды. Лифляндия белән Эстляндия чикләреннән бик еракта, Нева елгасы тамагында сугыш ачуны күз уңында тотты.
20
Нарва елгасын беренчеләрдән булып кичеп алга киткәннән соң, Әхмәтнәсирләр яралылар белән бер обозда, биш тәүлек буе юлда булдылар. Карау юклыктан, юл кыенлыгыннан авыр яралыларның күбесе үлде. Шулар арасында ике башкорт егете
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
70
дә бар иде. Әхмәтнәсир аларны юлда ташлап калдырмады. Егетләрнең хәле мөшкел иде. Вишневкада чакта ул шифалы үләннәр җыеп киптергән иде. Тукталып учак кабызган урыннарда, шулардан төнәтмә кайнатып яраларына япты, чәй урынына эчерде. Кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, хәлләрен җиңеләйтте.
Төн уртасында Псковка килеп җиттеләр. Каршы алучы булмады аларны. Гөбе кебек шешенгән аягының сызлавыннан төнне керфек какмый чыкты. Иртәнге якта гына аларны түбә астына керттеләр. Җылы бүлмәдә түшәккә борын төртү белән онытылып тирән йокыга талды. Икенче көнне төш вакытларында аны бер кыз бала уятты. Авыр яралыларны барлаучы түгәрәк ак сакаллы табиб, аяк шешенә баскалап, ничек яралануын сорашты. «Каймыгу белән сиңа аяк өсте йөрисе булмаган. Яралану белән кысып бәйләп ятып тору кирәккән. Гангренага әйләнеп аяксыз калуың бар, молодой человек», — дип, хәл уртаклашты, киңәшләр бирде. Ул китү белән теге кыз бала егетнең аягын юды. Зәңгәр-кара төскә кергән шешкә ниндидер май сөртеп, кысып бәйләп тә куйды. Кайнар шулпа белән ботка китерделәр. Мөлаем йөзле табиб белән шәфкать туташының мәрхәмәтлегеннән һәм җылы азыктан эреп китеп, егет яңадан йокыга талды. Ниндидер дару да эчерткән иделәр. Иләс-миләс уянып азык капкалый да янә йокыга чума. Әнә шулай, бер атна тирәсе вакыт узды. Аяк әкренләп төзәлде. Табиб карт соңгы каравында егеткә торып йөрмәскә кушып китте. Алай да ул таякка таянып аягына басты. Башка яралылар яткан бүлмәләргә кереп, үз егетләрен эзләде. Сораша торгач, аларның икенче өйдә булулары ачыкланды. Ул көнне тышта каты суык иде. Аягына кием дә булмагач, чыгып йөри алмады. Шәфкать туташына исемнәрен әйтеп, барлап килүен үтенде. Икенче көнне аның янына ике егет үзләре керде. Яралары төзәлеп килә икән. Йөрерлек булгач, күрешергә рөхсәт биргәннәр. Калганнарның да хәлләре терелүгә бара икән. Әхмәтнәсир өчен бу бик тә шатлыклы хәбәр иде.
Декабрьнең җидесендә ул аяк өстендә иде. Дәваланып чыгар алдыннан киез итек белән тун бирделәр. Тагын атна-ун көннән башка егетләр дә терелеп чыкты. Аларны да шундый ук киемгә киендергәннәр иде. Соныннанрак ачыклануынча, бу полковник Кропотовнын тырышлыгы аркасында булган.
Полковник, егетләрне җыеп, кыска гына әнгәмә уздырды. «Отдохнули, силы восстановили, пора и честь знать», — дип, ул алга куелган бурычны искәртеп узды. Кенәз Никита Иванович Репнин гаскәре Псковта урнашкан булган. Араларында атлы өч йөз калмык та бар икән. Кенәз шуларны ике төркемгә бүлде, бер төркемне полковник Кропотов җитәкләде.
Әнә шулай, икешәр йөз кешелек диверсион төркемнәргә бүленеп, дошман җирләренә рейд белән чыктылар. Кропотов төркемендә якын-тирәне яхшы белгән озата баручы бар иде. Тан белән юлга кузгалып, егерме чакрым тирәсе тирәнлеккә, дошман җиренә үтеп керделәр. Кичке якта, Мариенбург ягына бара торган олы юлга чыгып, юл тирәли яшеренделәр.
Төнне шунда уздырып, икенче көнне иртәнге якта юл өстендә унлап йөктән торган обозга тап булдылар. Обозны иллегә якын атлы озата килә иде. Хәрби киемдә булмаган атлы төркемне күреп, алар бертын буталчык хәлдә калды. Мылтыктан атып, шау-шу килеп, егетләр тегеләр өстенә ташлану белән, каршылык күрсәтмичә качып киттеләр. Дошман анга килеп өлгергәнче дип, тиз арада обозны кайту ягына бордылар, төркемнен бер өлеше юлда калды. Куа чыгучы булмады. Ике көн эчендә хәвеф-хәтәрсез башкарылган бу гамәл, егетләрнен канын уйнатып, рухларын күтәрде. Кулга алган обозда азык-төлектән башка дәвалану кирәк-яраклары, бинт һәм чирекле шешәләрдә спирт бар иде. Әсир алынган хәрбиләр әйтүенчә Мариенбургта шведлар көч туплый икән. Кулга төшкән бу әйберләр дә шул ук сүзләрнен дәлиле иде. Башка төркемнәр дә, күп кенә азык-төлек, кием-салым, дары мичкәләре кулга төшерделәр. Бу хәлләрдән сон дошман да кул кушырып тик ятмады.
Декабрь ае азагында урыслар зур көч белән Мариенбургка һөҗүм итеп карадылар.
Пөҗүмне көткәннәр иде, көчле каршылык күрсәттеләр. Зур булмаган югалтулар белән чигенергә туры килде. Шул хәлдән сон шведлар Гдова шәһәренә юл тотты. Тик шәһәргә һөҗүм итүдән баш тартып, тирә-як авылларны таладылар, яндырдылар.
1701 елнын беренче яртысы, вак-төяк бәрелешләрне искә алмаганда, тыныч узды. Ул елнын икенче яртысы Әхмәтнәсир өчен шатлыклы булды. Идел елгасынын өске өлкәләреннән бер меннән артык гаскәр килде. Аларнын күбесе Уфа ягы һәм Сарытау татарлары. Уфа татарлары арасында Богырыслан белән Әсәкәйдән дә берничә егет бар иде. Ул якташлары белән якын туганнарын очраткандай, күз яшьләрен тыя алмыйча, кочаклап исәнләште, яналыкларны, туган-тумачаларынын хәлен сорашты.
Әсәкәй егете Әхмәтнәсирнен атасы Сәлимгәрәйне белә икән. Күп яналыклар мәгълүм булды. Беренче хатыны Гөлсыру бала тапканда үлгән. Икенче хатыны белән Богырысланга киткәннәр. Ул хатыннан ике малае туган. Олы малае Солтангол Әсәкәй белән ике арада, Кинәле яры буйлап, тау итәгендә нигез корган. Сәлимгәрәй, олыгаеп барам, мина тынычлык кирәк дип, бөтен малларын Солтанголга калдырган.
Дәвамы киләсе санда.