ХАК СҮЗ ӨЧЕН КАБАТ КАЙТКАНДЫР
ФАКИЛ САФИН ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ
Факил Сафинның «Галәм күзе» исемле китабыннан (Казан, 2011) «Агымсу» шигырен
ничәнче кат укыймдыр инде, әмма андагы сагышлы сурәтләрдән алган тәэсирләр һич
кимеми һәм алар күз алдыннан да китми. Шигырьнең, дөресрәге, аны язучының һәм
укучының рухи халәте үзара тәңгәл килгәндә шулай буладыр, мөгаен. Күп дистә еллар
элек кайсыдыр журналдан очраклы укылган бер шигырьнең шундый җете сурәтенә
исем китеп йөргәнем хәтердә. Әле ныклап танылырга да өлгермәгән, безнең яклар өчен
ятрак та булган Зөлфәт исемле (Зөлфәт таныла барган саен андый исемнәр бездә дә
күбәйде) шагыйрьнең «Айлы соната» дигән шигыре иде ул. Соңрак автор аны «Ай
сонатасы» дип үзгәртте, чөнки «Айлы соната» рус телендәге «Лунная соната» дан
кемнеңдер уңышсыз тәрҗемәсе иде. Менә шагыйрь «теплоходның ак салонында»
Бетховенның «Ай сонатасы»н тыңлап бара. Гаҗәеп музыка аңа кадәр тып-тын аккан
Иделне дә, андагы бар тере табигатьне дә әллә нишләтә: «Актарыла, күбекләнә Идел, /
Акчарлакның сына канаты... / Чәрдәкләнгән ай чайкала суда».
Яр өстеннән, яшен суккан микән,
Чәрдәкләнеп ауган бер имән, Чәрдәкләнгән кулын алга сузып Ул мәрхәмәт
сорый Иделдән.
Яшь шагыйрьнең (бу шигырен язганда Зөлфәткә нибары унсигез яшь әле) сүз белән
тудырган җете сурәтләренә сокланып йөргән, чәрдәкләнеп Идел өстенә сузылган
имәнне әлегәчә күз алдында йөрткән безнең буын укучылары (андыйлар күп түгелдер,
билгеле) ул чакта Зөлфәтнең Факил Сафин атлы тагын бер шагыйрь якташы булачагын
белми иде әле, әлбәттә. Ә ул булды, бар һәм Зөлфәтнең, Харрасның, Наиснең,
Шәмсиянең... җиңел кулы белән шәп шагыйрьләр төбәгенә әверелгән Мөслим данын
ихласлык белән дәвам иттерә. Аның «Агымсу» шигыре исә, бер яктан, яшь Зөлфәтнең
образлы сурәтләүләрен хәтерләтсә, икенче яктан, җитлеккән шагыйрь Харрас Әюп
моңсулыгын искә төшерә һәм дәвам иттерә. Биредәге «офыкны кискән томанлы таулар»
сурәте яисә тугарылган атны хәтерләтүче табигать күренеше генә түгел, шигырьнең
үзенчәлекле көе, аһәңе дә, «урманның тын сулышы» һәм урман өсләтеп искән көзге җил
дә укучы күңелен үзенә тартып тора, җибәрми:
Күзәтә шуны тын гына сулап.
Томанлы таулар офыкны кисә.
Ага да ага бу көзге сулар,
Урман өсләтеп көзге җил исә, Күзәтә урман тын гына
сулап...
«Галәм күзе»,
Шигырьләрен уку барышында без әле «Бөре күзләре яшькә тулышкан», «Хач
кадалган күк күзе», «Мутант козгын тырнагына / Каты эләккән Казан», «Кыр уртасын
кыл урталай бүлеп, / Аягүрә баскан каеннар», Мөдәррис Әгъләмнең тиктормас холкын
ачып биргән «Портреты кысасында / Түзеп торадыр көчкә» кебек уңышлы сурәтләргә,
«Чуен бәгырьлеләр кирәк, / Таш йөрәкле бу илгә», «Соң бу дәүләт оешканнан бирле, /
Нәр көненә гафу сорарлык», «Намус ул — тумыштан бирелә, / Кайчандыр синдә дә
булгандыр», «Каганатлы булган бабайларым, / Яманатлы, әмма, булмаган» кебек
хәтердә уелып калырлык тезмәләргә юлыгачакбыз һәм авторның шагыйрьлек
талантына кат-кат инаначакбыз.
Факил Сафинның Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып сайланган
һәм, әллә ниләр булдырыр сыман, дәртләнеп эшкә керешкән көннәре истә әле. Аның
иҗат тормышындагы бу күтәрелешне хуплаучылар, лаеклы санаучылар аз булмагандыр.
Әмма моңа көенүчеләр дә бар иде ахрысы, чөнки аңа Берлек идарәсендәге эш бүлмәсен
тиз арада калдырып китәргә туры килде. Моның җитди сәбәбе булгандыр һәм ул
сәбәпне, ихтимал, беренче чиратта, Факилнең тынгысызрак та, җайсызрак һәм
килешмәүчәнрәк тә холкыннан, гел рухи хөрлеккә омтылуыннан эзләргә кирәктер.
Теләгәнен, эшләргә уйлаганын эшли алмый икән, аны җитәкче кәнәфиендә дә озак
...Табигать гүя тугарып атын,
Озатып кала көзнең бер көнен.
Моңсудан моңсу уйлар уйлатып
Җыелып оча кошлар төркеме,
Табигать гүя тугарган атын...
142
утырту мөмкин түгел, минемчә (хәер, урынбасар урынын җитәкче кәнәфие дип тартып-
сузып кына әйтергә мөмкиндер, чөнки урынбасарның эше күп, җаваплылыгы бар, түрәсе
һәм түбәнгеләр каршында вазифасы чиксез; хокуклары, мөмкинлекләре исә байтак
очракларда ноль аның). Факилнең эштән тиз китеп баруында ул вакыттагы Берлек
рәисенең үзенчәлекле, хәтта үзсүзле һәм талантлы шагыйрь булуы да беркадәр тискәре
роль уйнагандыр, бәлки, чөнки ике шагыйрь бер гаиләдә дә сирәк хәлләрдә генә
тынышып яши. Берлек идарәсеннән киткәч, күпләребез аны чак кына элегрәк үзе
оештырган һәм баш мөхәррире булган «Мәйдан» журналына кайтыр, дип уйлаган, шулай
буласына ныклап ышанган идек. Әллә анда чакыручы, сәләтенә тиң вазифа тәкъдим
итүче булмады, әллә үзе бер үтелгән юлына кире кайтырга теләмәде — Факил Сафин
атлы Мөслим егете берара әдәби мохиттән бөтенләй югалып торгандай булды, хәтта
берәр ел язучыларның еллык җыелышында да күренмәде, матбугатта исеме сирәкләнде.
Нәкъ шул елларда филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклау
мәшәкатьләре дә аны киң җәмәгатьчелек күзеннән яшеребрәк торгандыр. Әйе, чынында
ул бу елларда бөтен көчен Кадыйр Сибгатуллинның иҗатын фәнни анализлауга
багышлады. Заман шагыйрен олы иҗатчы буларак фәнгә кертте. Үзен галим итеп
танытты. Ниһаять, «Галәм күзе» дигән күләмле китабы — шигырьләр, балладалар,
поэмалар тупламасы басылып чыгу, әдипнең күләгәдән, аулак тормыштан шау-шулы,
иҗади бәхәсле, кайчак сөенечле, кайвакыт көенечле әдәбият дөньясына, аның да
шигърият атлы «әнкәсе»нә, укучылары каршына кабат кайтуы кебегрәк булды.
Сынды, диеп уйлаучылар бардыр.
Гөр иттереп яшим җирдә мин.
Кешеләрдә тик яктылык күрәм,
Көн күзеннән төнне эзләмим!
***
Бакыр белән көмеш кенә түгел, Кешеләрне аеру катмарлы.
Йолдызларны гизеп, хак сүз өчен,
Җаным җиргә кабат кайткандыр,-
дип яза ул «Хак сүз өчен» шигырендә. Бу «катмарлы» дөньяда хакны ялганнан аеру да
җиңелләрдән түгел, берүк, ялгыша күрмә, түрәләрдән күрмәкче, үз-үзеңә артык
ышанудан, үз хаклыгыңны гына хак санап абынулардан саклан, дип киңәш бирәсе килә
аңа. Ләкин кайсы шагыйрь кемнеңдер киңәшенә ияреп үз мәсләгеннән кайта ди әле.
Шулай да хак сүз өчен җиргә кабат кайткан җан андый сүзне әйтергә генә түгел,
тыңларга да сәләтле булырга тиештер. Факил Сафин яңа чор татар әдәбиятында сирәк
казанышларның берсе саналырлык «Саташып аткан таң» трилогиясе баш каһарманы
Әхмәтсафа Дәүләтъяровның әтисе авызыннан «Таң саташмый, кешеләр саташа» дигән
сүз әйттерә. Урынлы әйттерә, чөнки саташуларга, сөртенүләргә дә сәләтле без.
Авторның 2008 елгы «Үзгәртәсем килде...» шигыреннән менә бу строфа да югарыда
сөйләнгән вакыйгалар кайтавазыдыр, бәлки:
Диңгез эзләп киттем - чишмәм калды, Таулар эзләп киттем үзәннән.
Кайттым - мине чишмәм танымады, Үзәннәрдә кипкән үләннәр.
Шигырьләрендә әледән-әле күзгә күренмәгән, исеме аталмаган шәхси дошманнар
белән көрәшүе Факил Сафинны беркадәр ваклый да кебек. «Күреп торам, тере килеш /
Күммәкчеләр үземне», «Хәзер дә бит хөсет, шпана / Ябышалар яманрак эттән»,
«Әнчекләр, алабайлар / Өскә ташланыр җай көтеп, / Һәр яктан сагалыйлар» — бу
тезмәләрнең өчесе өч шигырьдән алынды. Күбрәккә киткән түгелме? Аның шәүләләр
белән алыштан туган аерым романы да («Шәүлә») бар әле. Мондыйларны бөек Тукай да
языштыргалаган, ни хәл итәсең, бәреп әйтелгән хак сүз, «тугры Тукайлык» кайчакларда
дошманнар да тудыра шул, дип йомгакласак кына инде. Бәлки Факилнең «Үземнеке!»
шигыреннән ошбу юлларны «үзенә» бер укып багаргадыр?
Көрәшәсең дию белән, Булып чыга - күләгәң.
ХАК СҮЗ ӨЧЕН КАБАТ КАЙТКАНДЫР
143
Факил Сафин шагыйрь һәм шагыйрьлек хакында да күп яза, болар турында кат-кат
уйланган, күрәсең. Әдәби иҗатын шигырьдән башласа да, шактый соңарып, моннан
егерме бер ел элек дөнья күргән беренче китабы повесть һәм хикәяләрдән тупланган
була. Бәлки шушы хәлне ул шигърияткә хыянәте кебегрәк хис иткәндер һәм яңа зур
шигъри тупланмасы белән, үз «гаебен» юарга ниятләгәндер? Аны әдип буларак иң нык
таныткан әсәрләре дә шигырь-поэмалар түгел, ә бәлки «Гөлҗиһан» повесте, «Биек
тауның башларында» романы, «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм берничә
хикәясе бит әле. «Әдипләребез» исемле биобиблиографии белешмәлектә дә Факил
Сафинны прозаик дип язганнар. Әйтәсе дә түгел, үзен шагыйрь санаучы каләм иясенә
уйланырлык хәлләр бар монда. «Шигырь алдында җавапны / Тотам мин аягүрә!»
диярлек шул.
Бурычларым булса әгәр, Талчукта сатылмый алар,
Шигырьләтә түлим. Алар - күңел кошы.
Алар җирдә һәр нәрсәдән Бу дөньяга килүемә
Кыйммәт (е)рәк йөри. Түләү булыр шушы, -
дип яза ул «Утка ташлый, суга сала» дип башланган шигырендә. Шагыйрьлекне, шигырь
язуны үзенең яшәү мәгънәсе дип исәпләгән каләм иясеннән без тагын да югарырак иҗат
биеклекләре көтәргә хаклыбыздыр, мөгаен. Әйтик, бөек Тукайны, каһарман Җәлилне
уйлап язылган «Сәер китә шагыйрь...» шигыре, Зөлфәт истәлегенә багышланган «Халык
шагыйре» поэмасы, «Аталар кабере» балладасы кебекләрне, хәтта тагын да
яхшыракларны, иншалла, күп иҗат итәчәк әле ул. Бу әсәрләрдә милләтебезнең ике
мәшһүр шагыйре һәм татар әнкә тудырган дөньякүләм зурлыктагы әдип Чыңгыз
Айтматов язмышлары халкыбызның гыйбрәтле вә катлаулы язмышына тыгыз бәйләп
бәян ителә. Чөнки «шигырьдән аерылып», «Саташып аткан таң»га материал туплау, аны
иҗат итү барышында Факил Сафин трилогия каһарманнары белән бергә үзе дә рухи
яктан нык үсте, мәгълүматлылыгы артты, күңел офыклары киңәйде, ул зур
шәхесләребезнең бәхетен дә, фаҗигасен дә ил һәм халык язмышы белән бәйләп карарга
өйрәнде. Шул вакытта Җәлилнең яшь чагын, Такташның зур хәвеф көтүдән җаны
тынгысызланган чорын «күрү», явызлыгы чиктән ашкан елларда Сталинны «тыңлау» да
аннан эзсез узмагандыр. Элегрәк язылган «Биек тауның башларында» романы да
авторны кыю, хөр фикерле, милли хисле каләм иясе итеп күрсәткән, аерым әдәби
геройлар көрәше аша тулы бер милләтнең хөрлеккә, иреккә омтылышын
чагылдырырлык әдип булуын раслаган иде. «Кыргызларга кайгы килде, / Бар дөньяда
— траур» дип яза ул «Аталар кабере» балладасында. Татар әнкәдән туган Чыңгыз
Айтматов — татар баласы да, ләбаса. Әдип үзе дә моны белә, таный иде. Бәла шунда гына,
андыйларны улым дип дөньяга күрсәтү өчен татарның җегәре җитми — аның
мөстәкыйль дәүләте юк.
Ике халыкның баласы, Белеп яшәде, тоеп.
Әмма дәүләтсез халыкның Улы аталу кыен, -
диелә балладада. Бу урында талантлы шагыйрь һәм публицист Газинур Моратның бер
мәкаләсендәге: «Шагыйрьне олылар өчен дә дәүләтең булу кирәк. Дәүләтсез халыкның
шагыйре, хәтта ул даһи булса да, дөнья әдәбияты классиклары рәтендә йөри алмаячак»
дигән сүзләре хәтергә килә. Шагыйранә нинди тәңгәллек! Менә халыкның үз
дәүләтчелеген торгызу омтылышы кабат җимерелде. «Хәзергә җимерелде» диясе килә
дә, тик бу «хәзергә»нең чикләре ерак офыкта да шәйләнми әле. Әйе, суверенлык
декларациясе һәм референдум нәтиҗәсендә җитәкчеләребез үзләре теләгән кадәр
мөстәкыйльлеккә ирештеләр дә кебек: теләсәләр, бәһасеннән тормыйча, шау-гөр
китереп дөньякүләм спорт уеннары уздыралар, кирәксә, илдә, Европада бердәнбер дип
мактанырлык төзелешләр башкарып чыгалар. Халыкара дәрәҗәле һәм бюджетлы спорт
командаларыбыз да олы түрәләребезнең һәм зур байларыбызның һәркайсына берәрдән
җитәрлек булды шикелле. Безнекеләр Россия сайлауларында үзләре якын күргән,
ышанган, иң кулае дип тапкан кандидатларны «үткәрүдә» дә, Чечнядан гына калышып,
иң яхшы күрсәткечләргә ирешә беләләр, Мәскәү законнары нигезендә халыктан салым,
штраф җыюда да беренче урыннардан төшмиләр, бер елда Татарстанның дүрт еллык
РӘФЫЙК ШӘРӘФИЕВ
144
бюджеты кадәр акчаны «ирекле төстә» Мәскәүгә озатканда да («Звезда Поволжья»да еш
кабатлана торган мәгълүмат) артык сыкрану сиздермиләр. Мәскәү аларны тавыш
бирүләрсез, ягъни, халык һәм бигрәк тә милли көчләр каршында бернинди җаваплылык,
бурычлар алмыйча, вәгъдәләр бирмичә, инде хәтта сайлап алып чакырылган кешеләр
белән дә очрашмыйча гына республика, район башлыгы булу мөмкинлеге белән дә
бүләкләде. Татар гавәме бу хәлләргә куанып кына яшәргә тиештер, бәлки. Милли
мәнфәгатьләрне гамәлгә ашырганда гына Мәскәү чикләүләрен сизәбез: иң күп диярлек
тавыш белән үзебез сайлаган Дума депутатлары һәм Президент (рәхмәт йөзеннәндер!)
халык теләгән, телебезгә ярашлы булган хәреф куллануны тыеп (нинди хәтәр сәбәп
табып бит әле, янәсе, татарга кулай хәреф Русия дәүләтен җимерергә мөмкин!), тиран
Сталин көчләп таккан кириллицада калдырды, мәктәпләрдә русча укучылар алдагы
тормышларында уңайлырак шартларга куела һәм башкалар, һәм башкалар. Әнә татар
дәүләтчелегенең тарихи бер баскычы булган Болгар чоры истәлекләрен дөньяга
күрсәтерлек итеп торгызу эше дә шушы халыкны мөстәкыйль ханлыксыз калдыруда,
кыру-бетерүдә Явыз Иванның хәрби терәге булган утрау-шәһәрчекне өр-яңадан кору
белән бергә генә алып барылырга тиеш булып чыкты. Әле җитмәсә, кайбер урыс
тарихчылары һәм федераль мәгълүмат чаралары Болгар харәбәләре астыннан да
борынгы славян истәлекләре «табып», бу җирдә руслар күптәннән яшәгән (ягъни, Явыз
Иван Казан ханлыгын буйсындырудан шактый элек үк бу тирәләр Рус дәүләтенеке
булган) дип расламакчылар икән. И дөньялар... Биредә Факил Сафинның «Хәтер»
шигырендәге менә бу строфаны ничек искә төшермисең ди инде:
Тарихыңны шәйли алырсыңмы - Кемнәр ниләр уйлап чыгара? Кемнәр кайда
хәтер күзен чокып, Яңа тарих язып шомара?..
Дөньякүләм бөек кардәшебез Чыңгыз Айтматовка багышланган баллада хакында сүз
башлаган идек бит әле.
Нәгыймә апаның рухын Шатландырмак иде ул. Әнисенең илен күреп, Дога
кылмак иде ул, -
диелә балладада . Монда әдипнең соңгы көннәре, иң ахыргы изге нияте күз алдында
тотыла. Балтачта да ничек көткәннәр иде аны! Нәгыймә апа Кукмара төбәгендә туса да,
нәсел тамырлары Балтач районының Борбаш авылына ялгана. Алай гынамы, бу
районны, гомумән, бөек әниләр төбәге дияргә мөмкиндер. Тарихчы Равил Әмирханов
мәшһүр Фатих
ХАК СҮЗ ӨЧЕН КАБАТ КАЙТКАНДЫР
145
Әмирханның әнисе Рабига абыстай Балтач төбәгеннән булырга тиеш дип язган, үзара
сөйләшкәндә дә шул фикерен кабатлаган иде. Бөек Тукай әнисе дә соңгы сыену урынын
шушы як туфрагында тапты. Үзләре чит җирләрдә тусалар да, академик-язучы
Миркасыйм Госмановның, дәүләт эшлеклесе Камил Исхаковның, композитор-
башкаручы Рәшит Абдуллинның, җырчылар Альберт Әсәдуллин белән Гөлзадә
Сафиуллинаның, музыкант Рәшит Мостафинның, танылган әдип, Габдулла Тукай
исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ибраһим Сәләховның, рәссам, Габдулла Тукай
исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фиринат Халиковның, режиссер, Габдулла Тукай
исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Тумашевның, Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе режиссер Рәшит Заһидуллинның әниләре (арадан өчесенең әтиләре дә) —
шушы район авылларыннан (Камил Исхаковның әнисе Илһамия туып-үскән Хәсәншәех
та иң элек Балтач районыныкы иде. Илһамия ханымның әнисе Нәкыя — Балтач районы
Югары Кенә мулласы Борһанетдин хәзрәт кызы). Кызларыбызның болай чәчелеп
тормыш итүләрендә дә бер сәбәп — дәүләтсез халык булуыбыздыр, мөгаен.
Факил Сафинның Хәсән Туфанга, Нурихан Фәттахка, Зөлфәткә, Мөдәррис Әгъләмгә,
Фоат Садриевка (Тукай бүләге ияләре), шулай ук Гаяз Исхакыйга, Рафаил Хәкимгә, Наис
Гамбәргә, Кадыйр Сибгатуллинга, Фәннур Сафинга... багышланган яисә аларны уйлап,
алардан эпиграф алып язылган шигырьләрендә дә авторның рухи хөрлеккә, милли
бәйсезлеккә, шигъри сүз биеклегенә юнәлгән кыйбласы ачык күзаллана. «Биеккә дәшү»
шигырендә ул, эпиграф итеп, бер газетадан Мөдәррис Әгъләмнең «Җирдә йөреп
шагыйрь булып булмый. Шагыйрьлекнең ике юлы бар — йә тарих төпкеленә төшәргә,
йә йолдызларга менәргә тиеш ул» дигән сүзләрен китерә дә:
Сискәндереп күктән, көтмәгәндә,
Аваз ярды: Монда - мин! -диеп. Сүзең булса, илгә җиткерерлек, Ишетерлек
булсын, мен биек! -
дип язып китә. Аның «Рәсемеңә карыйм. / Сурәтеңнән / Күреп калдым яшең тамганын»
дигән шигырь юллары Фәннур Сафинның «Исемеңне синең телгә алгач, / Күзендә яшь
күрдем гөлләрнең» дигән искиткеч матур шигъри тезмәсен хәтерләтә. Ике автор да
шагыйрьлекнең бер үк яссылыгындадыр, бәлки. Үз сүзен халкына ишеттерерлек
биеклеккә күтәрелү бик аз шагыйрьләргә генә насыйп була. Кызганыч, туксанынчы
еллар кузгалышына халыкны әзерләшкән, күтәрешкән шагыйрьләр рәте, аларны
тыңлаучылар, «ишетүчеләр» рәте кебек үк, сирәгәеп килә. Үз хокуклары, ирке өчен
көрәштән башы чыкмаган татарда шагыйрьлекне дә үзенә бертөрле сугышчан дәрәҗә
дияргә буладыр һәм шуңа күрә алар арасыннан корбаннар, шәһитләр дә күптер, бәлки.
Факил Сафин «Сәер китә шагыйрь...» шигырендәге «Яуга дисәң — иң беренче сафка /
Шагыйрьләрен куя килде ил» тезмәсен язганда иң элек татар «иле»н күз алдында тота,
әлбәттә. Революция, канлы ватандашлар алышы, Сталин һәм аның җәлладлары уйлап
чыгарган зыялыларга каршы сугыш (шуннан бирле хәзергәчә ил чын зыялыларга
мохтаҗлык кичерә һәм бу тормышның һәр өлкәсендә үзен сиздерә), фашизм белән
канга-кан, үлемгә-үлем «уены» — һәммәсендә төркем- төркем татар шагыйрьләре һәлак
булган. Туксанынчы еллар вакыйгаларыннан соң да күпме шагыйрь мәңгелеккә китеп
барды.
Факил Сафинның лирик шигырьләре (алар яңа тупланмасының зур өлешен алып
тора), матур һәм мәгънәле сонетлары беренче карашка бер шагыйрь сүзләре генә кебек
тоелсалар да, бер-бер артлы укый барган саен, алай түгеллегенә төшенәсең, чөнки
шагыйрь җырлаган туган як хисләре, яшьлек серләре яки югалту сагышлары, гомер,
яшәү хакында уйланулары, җаныңа уралып, шул арада синеке дә булып әверелә. Аның
«Тын суларга карап» исемле сонетлар такыясыннан иң ахыргы алты юлны гына укысак
та, моңа инанырбыз:
Тын суларда йөзә ак мамык.
Ярда булмас, булмас шул калып.
Кызылланып яна чаганнар.
Мин дөньяга карыйм сокланып,
Әйләнешне танып, таң калып -
Җилдә тирбәлешә таганнар...
РӘФЫЙК ШӘРӘФИЕВ
146
Күңел күзе белән табигатькә багып язылган шигырьләрен укыганда да үзеңне әле
шул наратлыкта, әле кыр каеннары арасында яисә дала кылганнары каршында итеп хис
итәсең, печән өстен сагынып уйланасың, Мөслимдәге Ык, Өмәкәйдәге Калмия
сурәтләнгәндә үзеңнең Шушмаңны, Ширәңне, бүтән исемдәге елга-инешләреңне күз
алдына китерәсең һәм алар тагын да кадерле, газиз булып әверелә. Факилнең бер
шагыйрь зары кебегрәк башланган шигырьләре дә милләт өчен, аның югалган
дәүләтчелеген, Татарстанда да дәүләтнеке була алмаган, шунлыктан куллану даирәсе
һаман тарая барган телен, милли хисләрнең отыры сүрелүен, ә битарафлыкның тамыр
җәюен, татар холкындагы тискәре сыйфатларны уйлап сыкрану-сызлану белән
тәмамлана.
Татардагы тарлык - гаҗәп,
Мең кавемгә җитәрлек, Сата, сатыла - бирсәләр Бераз чәйлек, шикәрлек, -
ди ул бер шигырендә. Арттырасың, шагыйрь, Җәлилләр төркемен, роман- трилогияңдә
үзең үк язган ныклык, тугрылык үрнәкләрен оныттың мәллә, диясе бик килә дә бит, тик
менә кулларыбызны күкрәккә куеп, референдум нәтиҗәләрен бернинди хакка да
сатмадык бит дип, чын күңелдән кайсыбыз әйтә ала? «Базар хуҗалары»ның да андый сүз
әйткәне юк кебек, беркем аңламаслык итеп сүз уйнатсалар гына инде. Шул ук вакытта,
шундый-шундый чаралар белән Мәскәү безне чигенергә мәҗбүр итте, дип тә кистереп
әйтмиләр.
Ләкин татар тарлыгын язу белән генә шагыйрьнең хак сүзе төгәлләнми, билгеле.
Гамьле җаннарга татарның тар күңеллелегеннән тыш та гамьләнер сәбәпләр җитәрлек.
Уйлап баксаң, тарлык үзе дә әнә шул сәбәпләрдән барлыкка килмәдеме икән әле?
Хәбәрдарлык нәм чынбарлык,
Шаулаштык ул чагында.
Хәбәр - барда, чынлык - дарда,
Без - ятлар кочагында, -
дип яза ул әлеге дә баягы туксанынчы елларны һәм аның «җимешләрен» уйлап (бу
очракта җимешләрне куштырнаклар эченә алмыйк, чөнки бөтенләй үк юк түгел алар.
Халыкның бердәм башлаган эше бер нәтиҗәсез кала алмый). Әмма Тукайлардан ук
килгән, Мөдәррисләрдән калган шигъри биеклектәге шагыйрь-көрәшчеләр хөрлеккә
омтылган халыкның гел «ятлар кочагында» гомер сөрүе белән килешә, иреккә өметен
кисә алмыйдыр.
Җиһангирлар аз булмаган,
Көрәшкәннәр, җиңелгәннәр...
Ирек өчен яу - аяусыз, Мәңге
булмас җиңелләрдән.
Җиңелүме?-
Алар даны
Гасыр-чорлар аша кичеп,
Сүндермичә саклап калган
Киләчәккә Ирек хисен, -
дип яза Факил Сафин «Милләт бакчасыннан репортаж» исемле поэма-эсседа. Ирек,
матурлык хисен җуймаганнар белән бер сафташ, фикердәш, уйдаш булу, аларны аңлау
һәм алар өчен аңлаешлы булу шагыйрь өчен бәхеттер ул, мөгаен.