Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гүзәллекнең чиге юк

Матур әдәбиятның кырыс бер кануны бар — көчәнеп кенә талантлы язучы була
алмассың... Кат-кат күчереп язсаң, кулдан-кулга йөртеп эшләттерсәң, мөхәррирләрнең
теңкәсенә тиеп тәкъдим итсәң — бәлки, әйбәт кенә бер хикәя, хәтта жыйнак кына
повесть та әтмәлләп булыр.
Нәрсә соң ул талант, диярсез?..
Миңа калса, талант ул башкалар өчен гап-гади генә тоелган вакыйганы да шагыйранә
сурәтләп, үз кичерешләрең белән тулыландырып, хисләрең белән өретеп укучының
игътибарын яуларлык әсәр итеп житкерү... Нәкъ менә Гүзәл Фарсыеваның хикәясе кебек
итеп...
Өченче класслы кияү...
Исеме үк үзенә җәлеп итә. Әйбәт исем табу — әсәрнең ярты уңышы. Без бит әле яңа
туган балага да исем кушулары шактый ук кыен булган заманда яшибез. Яңа исем якын-
тирәдәгеләрне кабатламасын, сөйкемсезләргә адаш булмасын, күңеле китекләрне
сискәндермәсен дибез.
Бала димәктән, Гүзәл үзе дә әле балалыгын сагынып яшидер. Ә сагыну-сөю ул —
иҗатка рухландыручы иң зур көч. Күбрәк язсын иде ул мондый хикәяләрне.
Бер уйласаң, бөтен кешелекнең башыннан кичкән халәт бит бу: шул самими балачакта
ук кайсы малай кино артистларының рәсемен кесәсендә йөртмәгән дә, кайсыбыз дәү
апаларга, олы җиңгәйләргә өйләнү турында хыялланмаган?! Әниләр итәгеннән төшкәч,
назга сусаган килеш әкренләп мөстәкыйльлеккә таба атлый башлаган чор бит ул. Һәм
АК ҖИЛКӘН
173
Гүзәл Фарсыева өйләнү турында хыялланган малайның психологиясен рәнҗетми-нитми,
күңелен сындырмый гына сурәтли алган. Шушы була да инде талант дигән бөек һәм изге
нәрсә.
«Өченче класслы кияү» үзенең кыскалыгы белән отышлы. Тәҗрибәсез автор аны ун
биткә чаклы суза алган булыр иде. Ләкин «кыскалыкта осталык»ны һәммәбез белә. Гүзәл
дә әлеге комик ситуацияне ике бит ярымлык хикәяләүгә сыйдырган.
Жанр турында сүз кузгалгач үзеннән-үзе сорау туа — хикәяме бу, әллә әдәби
фельетонмы? Өченче сыйныфта укучы башка малайларның, шул исәптән якын дусты
Аязның да өйләнергә теләге юк бугай? Димәк «Мин»нең кәләш эзләве типик күренеш түгел,
ә очраклы уен гына булып кала. Шуңа күрә дә әсәр әдәби фельетонга туры килә кебек.
Бүгенгеләребезнең бик күбесе, шул исәптән Батулла, Р. Зәйдулла, Л.Лерон, В.Нуриев,
А.Гыймадиев, Р.Галиуллин һ.б. иҗат юлын әдәби фельетоннан башлап танылган язучы
була алдылар.
Дөрес, малаебызның фикер йөртеше, сөйләнүе кайвакыт артык олыларча да...
Нишлисең бит, малайлар өлкәннәр кулында үсә, алардан алган сүз запасы белән генә яши.
Әле ул укый башлаган гына, алда аны унөч мең сүзе булган бай хәзинәле туган теле көтә!
Уңышлар телим сиңа, сеңлем.