Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЧАК-ҮСМЕРЧАК ВАКЫТЫНДА ЯЗЫЛГАН ХАТЛАР

(ОЛЫ МӘҢГӘР, ЯҢА КЕНӘР, 1939 - 1941 ЕЛЛАР)
Мәхмүт Хөсәен хатыннан:
Рафаил дус!
Архивтан Синең хатларыңны эзләп таптым - 6 хат. Хәрефен-хәрефкә күчереп үзеңә
җибәрәм - укып рәхәтлән. Кечкенә генә рәсемең дә бар - бик тонык. Хатка салып
җибәргән «Чәчкә» һәм «Беренче кар» исемле ике хикәяң дә саклана миндә. Алары
үзеңдә дә бардыр, күчереп тормадым.
Нигә миңа бер дә хат язмыйсың? Алай ярамый. Минем «Сайланма» җыентык чыгып
килә. Үземнең 2 кулъязмам калды редакциялисе. Аннан 1973 елның планы тулысынча
үтәлә. Аннан юбилей мәшәкате килеп җитәр.
Хатларыңны алуың турында обязательно хәбәр ит, югыйсә борчылып торам.
Егетләрчә сәлам.
Мәхмүт. 24.02.73 Казан
Мәхмүт Хөсәенгә җибәрелгән хатлар:
Кадерле Мәхмүт!
Бу хатны мин сиңа, Татарстан республикасы, Әтнә районы, Олы Мәңгәр
авылыннан язам.
Мин әле генә «Яшь Ленинчы» газетасыннан синең Госманга язган хатыңны
укыдым, һәм мине тирән уй чолгап алды: «Чыннан да - мин әйтәм - башка өлкәләрдәге
укучылар һәм пионерлар белән элемтә тоту нинди яхшы эш ул».
һәм мин сиңа хат язырга утырдым.
Бераз гына үзем хакымда сөйлим:
Шулай, югарыда әйткәнчә, мин, Олы-Мәңгәр Урта мәктәбенең 7 классында укыйм,
2-чирекне отлично билгеләренә генә тәмамладым. Мәктәптә отряд советы
председателе булып эшлим. «Яшь Ленинчы» газетасына язышам. (Бәлки газета
битләрендә күргәнсездәдер). Шулай ук әдәбият белән дә бик нык кызыксынам.
Мәхмүт!
Бу хатны алгач та миңа хат яз һәм без туктаусыз язышып торыйк. Бу сиңа да, миңа
да бик тә күңелле булачак. Миңа үзеңнең фотокарточкаңны һәм Казахстан
күренешләрен җибәр, һәм мин дә шулай эшләрмен.
Без аерылмас дуслар булыйк.
Аннан соң шуны да әйтим, күбрәк «Яшь Ленинчы» газетасы аша да язышыйк.
Безнең дуслыкны бөтен ил белсен. Әйеме? Шулай ук миңа үзеңнең язган
шигырьләреңне җибәр, ә мин сиңа үземнең хикәяләремне җибәрермен. Мин күбрәк
хикәя язарга яратам, һәм без хат аша бер-беребезнең әсәрләребез хакында үз
фикерләребезне әйтербез, эш тәҗрибәләребезне уртаклашырбыз, моның файдасы
бик зур булачак.
Безнең Татарстанда хәзер елның иң матур вакытлары килеп җитте. Май ае ул
безнең иң матур аебыз.
Кояш ягымлы гына көлә. Кошлар үзләренең берсеннән-берсе матуррак тавышлары
белән язга мактау җырлары җырлыйлар. Яңа гына аткан матур шомырт чәчәкләре исе
борынны кытыклый.
168
Табигать көннән-көн җанлана, матурлана. Язгы йомшак җил башлардан сыйпап
иркәли.
Ә кичләрен авыл өстендә колхоз яшьләренең шатлыклы җырлары яңгырый.
Искиткеч күңеллелек!
Мин иң матур айлы кичләрдә тышка чыгып утырырга яратам.
Ай акрын гына күктә күзләп йөри. Агачлар искән җил белән акрын гына
шаулашалар, нәрсәдер сөйләшәләр. Бөтен нәрсә тын гына йокымсырый кебек. Тын.
Яшьләрнең шат авазлары инде ишетелми. Алар киноларга һәм болыннарга китеп
беткәннәр һәм менә шул вакыт инде мине уйлар томаны чолгап ала. Мин уйларым
белән әллә кайларга барам, әллә кемнәр белән сөйләшәм.
Шулай, дустым, без туктусыз хат язышып торыйк.
Хатларны мөмкин кадәр ешрак язарга кара. Киләсе хатыңда ук миңа үзеңнең тулы
адресыңны җибәр. Зарыгып хат көтеп калам. Хуш! Пионерларча сәлам белән: Рафаил
Төхфәтуллин.
Май 1938 ел.
Мәхмүт дускай!
Күптән инде сиңа бер хат салган идем. Шулай ук синең үтенечең буенча 3 данә
«Пионер каләме» дә җибәрдем. Ләкин шулай да әлегә кадәр җавап алганым юк. Сиңа
моның өчен бик нык үпкәлим.
«Артек»та ял итеп кайттың, Кырымның искиткеч һавасын суладың, гүзәл Кара
диңгезнең суларында коендың, никадәр күп нәрсәләр күреп кайттың, никадәр бәхет
һәм шатлык сиңа! Ләкин нигә инде шуларны дустың белән уртаклашмаска! Мине
бөтенләй оныттың. Үзеңнән түбәннәр белән язышасың килми ахры! Комсомолга бер
дә килешми инде бу!
Үземә килсәк, хәзер минем адрес үзгәрде. Шушы елның сентябрендә Тат. рес. ның
Кызыл-Юл районы, яңа Кенәр авылына күчеп килдек. Авыл яхшы гына. Кызыл-Юл
районының үзәге. Үзендә урта мәктәп тә бар. Библиотекасында китап бик күп. Бусы
минем өчен бик яхшы!
Авыл шактый матур урында урнашкан. Якында гына урман бар. (Яратам да соң
урманны!)
Мин дә хәзер комсомолга кердем. Үзебезнең класс газетасының редакторы булып
эшлим. 1- чирекне уңышлы тәмамладым.
Бездә хәзер кыш.
Мин ак күбәләкләрдәй шаяра-шаяра төшәргә урын эзләгәндәй акрын гына
очынгалып йөрүче кар бөртекләренә сәгатьләр буенча карап торырга риза! Яратам
мин аларны. Алар миңа үзебезнең шат балачагыбызны хәтерләтәләр кебек!
Кыш!
Бөтен җир ап-ак! Ягымлы кояш салкынча гына елмая. Кышкы һава рәхәтләндерә.
Күңелле!
Сиңа үземнең «Чәчкә» исемле лирик хикәямне җибәрәм. Хикәям турында үзеңнең
тәнкыйди карашыңны язып җибәр. Обязательно җибәр. Онытма!
Ярый хуш!
Минем адрес: Тат. Республика Кзыл-Юлский р-н
дер. П/о Нов. -Кинер. Ср. школа.
Хат көтеп калам.
Сәлам белән: Рафаил Төхфәтуллин. 10.12.39 ел.
Мәхмүт иптәш!
Хатыңны алдым. Әйе, минем үпкәләвем урынсызрак булган икән шул, гафу ит инде.
Ул менә ничек булды: үземнең беренче хатыма җавап алгач та сиңа озын итеп хат
яздым, шулай ук син сораган журналларны һәм бер карточкамны да җибәргән идем.
Ләкин алар, күрәсең, тапшырылмаганнар. Ә мин бик озак җавап көттем, ниһаять
АК ҖИЛКӘН
169
чыдамадым, сиңа азрак үпкәләп хат салдым. (Ләкин бу син уйлаганча ук бәла ягу түгел,
ә болай гына, дусларча үпкәләү генә иде).
Я, әйдә ярар килешик, һәм бу аңлашылмауны тизрәк онытыйк.
Шулай, мин теге хатымда язганымча яңа урынга күчеп килдек. Хәзер инде яхшы
гына ияләштем. Тыныч кына укып ятам. Комсомол сафына кердем. «Пионерская
правда» ачкан «Разведчики» уенына катнашам.
Мәхмүт!
Мин сиңа берничә сорау бирәм /мин моны тапшырылмаган хатымда да язган идем/.
1 Синең Казахстанның халык акыны Җамбулны күргәнең бармы. Булса, очрашу
истәлегеңне яз.
2. Син кайчан яза башладың, беренче шигырең басылдымы?
Хуш!
Ком. сәлам белән: Р.Төхфатуллин.
Син миңа һәрвакыт Сез дип мөрәҗәгать итәсең. Болай итмә, ә дусларча син дип
кенә әйт. Якын дуслар һәрвакыт шулай итәләр бит.
Хат көтәм. 25.12-39 ел.
Мәхмүт дус!
Синең 25/11 дә язган хатыңны алдым. Минем «Артек» турындагы сорауларыма
тулы җаваплар язгансың, рәхмәт!
Син «Пионер каләме»нең 12-номерын сорагансың икән. Ләкин моны таба
алмадым. Чөнки үземә бу номер килмәде, подпискам тулган иде.
Мәхмүт! Миңа үзеңнең бер иң яхшы шигыреңне җибәр әле! Мин аны
дуслыгыбызның истәлеге итеп күңелгә бикләрмен һәм үзебезнең мәктәптә үткәрелә
торган әдәби кичәләрдә укырмын!
Аннан соң үзеңнең язылган, язылачак һәм языла торган әсәрләрең турында миңа
яз!
Укуыңда һәм эшеңдә уңышлыклар теләп, сәлам белән:
Рафаил Төхфатуллин 6.03 - 40ел.
Кымбатты җолдасым, коч бол!
Мәхмүт дус!
Сиңа кайнар сәлам җибәрәм һәм күңелле ял теләп калам. Үзем 8-классны отлично
һәм яхшы билгеләренә тәмамлап 9-класска күчтем. Хәзер яхшы гына ял итәм. Су
коенам, физкультура белән шөгыльләнәм, кояш нурларыннан файдаланам. Кичләрен
тәмле хыялларга бирелеп, ярыша-ярыша кычкырышкан бакалар тавышын тыңлый-
тыңлый, үзендә яр буеның матур күренешләрен чагылдырган тыныч су өстенә карап,
бик озак яр буенда утырам; офыкны алсуландырып баеп баручы кояш нурларын кул
болгап озатып калам. Хуш исле чәчәкләр исен иснәп, җырчы кошларның шат
җырларын тыңлап, акрын гына бакча буйлап атлыйм. Кешеләрнең эчке характерын,
үзенчәлекләрен табарга тырышып аларның эчләренә керердәй булып карап узам.
Аларның сөйләшүләренә колак салып базарларда тулганам. Үз яныма малайларны,
иптәшләремне җыеп урманнарга, болыннарга чыгам. Әбиләрне-бабайларны әкият
сөйләтеп алҗытып бетерәм. Менә боларның барысын да түкми-чәчми көндәлегемә яза
барам. Фольклор материалларын аерым, ишеткән кызыклы фразаларны, сүзләрне,
вакыйгаларны аерым дәфтәргә язам. Шулай итеп хикәяләрем килеп чыга. Шушы арада
«Фәйзүк» /хикәя/, «Вәли белән Гали» /фельетон/ исемле нәрсәләрне яздым, һәм
«Костер янындагы хикәяләр» исемле хикәяләр циклы өстендә эшли башладым. Моның
инде «Вәсият», «Инженер хикәясе» исемле бүлекләре язылды да.
«Яшь Ленинчы»да минем «Әнәснең теше» һәм «Беренче көн» исемле әйберләрем
басылып чыкты. Укыгансыңдыр.
Мин Ю.Твердин /Куйбышев/, Фатыйх Хөсни /Казан/, Н.Баязитов, М.Галеев /Олы-
Мәңгәр/ләр белән язышам.
170
Миңа 16 яшь.
Хат көтеп: Рафаил Төхфәтуллин. 15.06 - 40ел.
Мәхмүт иптәш!
Син инде, әлбәттә, миңа бик каты ачуланасыңдыр. Гафу ит... синең үтенечеңне
/П.К.№12/ үти алмавым оятыннан, буш вәгъдәләр белән генә хат язарга теләмичә мин
язышуыбызны туктатып торган идем. «П.К.»не соратып барлык иптәшләремә хат
яздым. Ләкин ... үч иткәндәй, барысы да төрле сәбәп табып, кире язалар. /Алар белән
ачуланышып та беттем/. Шулай да Азнакай урта мәктәбе укучысы С.Фәйзиев шактый
тырышып эзләп тә таба алмагач, «П.К.» редакциясенә хат язып, аннан синең
шигыреңнең күчермәсен алып, миңа җибәрде. Бу күчермә, әлбәттә, сине
канәгатьләндерә алмаса да, синең үтенечеңне ничек тә үтәргә тырышуымны күрсәтү
өчен аны сиңа җибәрәм. Киләчәктә «П.К» журналының үзен дә ничек тә җибәрергә
тырышырмын.
Үзем таза-сау. Хисләремдә давыл, уйларымда өермә, йөрәгемдә Идел ташкыны...
Шулай да мин хәзерге тормышым белән һич, һич канәгать түгел. Күңелем нәрсәдер
эзләнә... Күңелсез мәктәп тормышы /әйе, Яңа Кенәр мәктәбе минем өчен бик, бик
күңелсез. Сәбәпләрен, теләсәң, киләсе хатымда язармын/, өемдәге эчпоштыргыч
обстановка, эч серләреңне, киләчәк планнарыңны уртаклашырлык чын дустым
/Рәфгать Бикчәнтәй/Казан/, аның турында да киләсе хатымда язармын/ янымда
булмау - вакыты белән минем өермәле хисләремне җиңеп, күңел төшенкелегенә
бирелергә мәҗбүр иткәлиләр. Ирексездән кешеләрдән читләшеп, ялгызым уйланып
утырам... күңлем еракка, еракка китә. Уйларым ташкалага, Кремльгә барып тоташалар
да тагын уйларымда давыл, йөрәгемдә көчле ташкын башлана... Бу кичерешләрне
язып аңлату читен.
Бу арада әдәби иҗат белән шөгыльләнүне дә туктаттым. Социализм чорының
социалистик реализм методы белән үлмәс әсәрләр тудыру дәрте аркасында туган
башымдагы мең төрле тормыш сорауларыма җавап биреп бетерми торып мин яңадан
әдәбият мәйданына килмәячәкмен. Ләкин мин бу сорауларга җавап табып, әдәбиятка
үз сукмагымны салып, үз иҗат җимешләрем — йөрәкләрдә көрәш, оптимизм дәрте
тудыра торган әсәр белән әдәбиятка килермен. Моның өчен бәлки ярты, бөтен
гомерем дә китәр. Ләкин мин үз теләгемә ирешермен,ирешермен!
Быелгы җәйге каникул вакытымны авылда, табигать кочагында үткәрдем. Рәхәт
урман һавасын суладым, кояшта кызындым. Әдәбият белән дә мавыктым. Кайбер
әсәрләрем матбугатта да чыкты. Зурраклары: «Чәчкә», /«Яшь Ленинчы»/, «Наиль дус»
/«Пионер каләме»/, «Шәриповның борылырга да вакыты юк» /фельетон, «Яшь
сталинчы». Шулай ук республика күләмендәге үзешчәнлек олимпиадасына катнашып
библиотека белән бүләкләндем. «Яшь Ленинчы», «Яшь сталинчы» газеталары шушы
уңай белән үз битләрендә бу беренче тәҗрибәләрем турында язып та үттеләр.
Дускай! Минем берәр әсәремне газетада очратмадыңмы? Алар турында үз
фикереңне яз! Чөнки мин яңа көч белән яңадан әдәбиятка кайтырга җиткән вакытта бу
беренче шат балалыгым тәҗрибәләре турында үземнең һәм иптәшләремнең
карашларын ныгытып калдырырга телим.
Үзеңдә ни хәлләр? Укуың ничек бара? Нинди яңа әсәрләр яздың? һ. б. Хуш!
Ком. Сәлам белән: Рафаил Төхфәтуллин.
Тат.АССР, Кзыл Юльский р-н
дер. Новый-Кинер, СШ.
Тухватуллину Рафаэлю.
2.04.-1941.