Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

Нарат-Елга
Татарстанда каен, имән, чыршы, нарат, карама, чия, тал, балан һәм башка агач
исемнәренә мөнәсәбәтле авыл атамалары байтак. Шундыйларның берсе — Чистай
районындагы Нарат-Елга авылы. Ул Чистай шәһәреннән 14 чакрым ераклыкта
урнашкан.
Авыл зиратында Н.В.Йосыпов XIII — XIV йөзләргә мөнәсәбәтле кабер ташы таба.
Д.А.Корсаков (XVIII йөз) җыентыгында Нарат-Елга авылы искә алына. Анда 60
йомышлы татар, 18 керәшен яшәгән. 1898 елда Нарат-Елга авылында татарлар яшәгән.
К.П.Берстель хезмәтендә күрсәтелгәнчә, Нарат-Елга авылында барлыгы 925 кеше
исәпләнгән, алар ислам динен тотканнар.
Авылның оешуы турында аксакаллар түбәндәгеләрне сөйли.
Нарат-Елгага башлап бер сунарчы килеп утырган. Чистайга бара торган юлның уң
ягында тау башында куш нарат үскән. Куш нарат эченә сунарчы куыш ясаган да шунда
яши башлаган. Сунарчы янына скрипкада уйнаучы бер кеше дә килеп куыш корган.
Аннан соң башкалар да бер-бер артлы килеп гаилә белән торырлык куышлар корып,
бергәләшеп көн күрә башлаганнар.
Авылның ни өчен Нарат-Елга дип аталуы сер түгел. Монда нарат агачлары күп үскән.
Аларның тамырлары 1911 елда тау казыганда бик күп чыккан. Авыл эчендәге күл буенда
үскән ике төп нарат турында әле дә сөйлиләр. Ул агачлар шулкадәр юан булган, мулла
өенең идәнен, түшәмен җәяргә дә җиткән. Кыскасы, заманында авылның исеме
җисеменә бик туры килгән.
Казан ханлыгы тез чүктерелгәннән соң, бу авылга 20ләп рус гаиләсе килеп урнашкан.
Тора-бара алар рус телен онытып, татарча сөйләшә башлаганнар. Хакимият әһелләре бу
хәлдән куркып, Нарат-Елга русларын Каргалы янындагы Тукмаклы дигән рус авылына
күчергән.
Авыл халкы хәтерендә «Әбүбәкер» исемле кеше турында риваять сакланып калган.
Аны 1973 елда шушы авылдан Әминов Гаяз язып ала.
«Нарат-Елганың Мөслим ягындагы кыр капкасыннан алып Мөслим сыртына кадәрге
җирләре сукаланмаган, халык аннан печән чабып ала торган булган. Бервакыт, җиләк
пешеп өлгерә башлаган чакта, унике яшьлек бер кыз бала хәзерге таш утыртылган зират
турысында җиләк җыеп йөри икән. Якыннан гына рус туе үтеп бара, ди. Туйдагы
кешеләр гармуннар уйнап, җырлап барганнар. Андагы
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында. кешеләрнең күбесе исерек икән. Җиләк җыеп йөрүче
кыз туйның янына ук килгән. Шулвакыт бер егет бу кызны арбага күтәреп салган. Кызны
алып киткәннәр. Кыз кычкырган, елаган. Шул вакытны Нарат-Елга авылының Әбүбәкер
исемле урта яшьләрдәге бер кешесе килеп чыккан. Әбүбәкер туйны туктаткан да, кызны
бирүләрен сораган. Тегеләр бирмәгән. Әбүбәкернең кулында балтасы булган
— урманнан кайтып килеше икән. Ул бик нык ачуланып, кызны җибәрүләрен таләп
иткән. Тегеләр кызны арбадан төшерергә мәҗбүр булганнар. Ләкин Әбүбәкерне
җибәрмичә, Нарат-Елгага кайтып, старостага алып барганнар һәм исем-фамилиясен
язып алганнар. «Менә бу кеше туебызны туктатып иконабызны хурлады» дип
Әбүбәкерне судка биргәннәр. Суд аны үлем җәзасына хөкем иткән. Әгәр чукынса, үлем
җәзасын алмаштырырга булалар. Ләкин Әбүбәкер моңа ризалашмый. Аны төрлечә
җәзалыйлар. Соңыннан мунча себеркесенә керосин сибеп, себеркене аркасына бәйләп,
ут төртеп яндырганнар. Әбүбәкерне, васыяте буенча, туйны туктатып, кызны коткарган
урынга кабер казып күмгәннәр. Таш утыртканнар. Ташның язуы без яшь вакытта
шактый таныла иде. Хәзер кителеп танымаслык хәлгә килгән инде...»
Патша хакимиятләренең чукындыру сәясәте халыкны урыннан кузгаткан. Халык,
150
иманын җуюдан куркып, башка эшләр белән бәйләнешле сәясәтне дә чукындыру
түгелме икән дип шикләнгән. 1973 елда шушы авылның Гаяз Әминов язган тарихының
«Перепись вакытында» дигән бүлеген укыгач, шул чорларны ачык күз алдына
китерәсең.
«...1897 елда Россиядә халык санын алу — перепись башлана. Халык арасында «патша
хөкүмәте татарларны чукындырып бетерергә тели икән» дигән хәбәр тарала. Күп кенә
татарлар күчеп китәргә әзерләнә. Байтагы күчеп тә китә. Кире борылып та кайта.
Шөбһәгә калган Нарат-Елга халкы да Төркиягә күчеп китәргә карар кыла. Коли
(Рахманкол) улы Хәйбулла Севастопольгә барып җиткәч, андагы жуликлар Төркиядәге
«рәхәтне» сөйләп, аның барлык акчасын эләктерәләр. Хәйбулла башта Нарат-Елга
халкына: «Әзерләнегез», — дигән хәбәр җибәргән була. Жуликларның алдауларын
сизгәч: «Әзерләнмәгез», — дип хәбәр итә. Үзе көчкә Нарат-Елгага кайтып егыла.
Гыймалетдинов Фәсхетдин исемле карт: «Әзерләнегез, дигән хәбәрне алгач, Нарат-
Елга халкы мал-туарын, әйберләрен юк бәягә сатып, әрәм-шәрәм итә башлаган», — дип
сөйләде...».
Шул чордагы авыл тормышына кагылышлы риваятьләрнең берсе «Налог өчен
сатылган кызлар» дип атала.
«XIX гасырның соңгы чирегендә берничә тапкыр ачлык килгән. Хөкүмәт
салымнарын түләү бик авыр булган. Ул вакытта аны «казна салу» дип йөрткәннәр.
Налогларын түләмәүчеләргә бик каты җәза биргәннәр, мал-туарын, кием- салымнарын
һәм башка әйберләрен тартып алганнар. Авыл башлыклары гына җыеп бетерә алмагач,
волость башлыклары, кораллы көчләр белән авылга килеп, налогы бетмәгән кешеләрне
җыеп, налог таләп иткәннәр. «Түли алмыйм, бернәрсәм дә юк!»
— дигән кешеләрне җыен, идән астына ябып куя торган булганнар. Ябылучылар
арасында гаиләсендә фәкать кызлар гына булган Гайнулла агай да була. Налогларын
түләргә сүз бирүчеләрне идән астыннан чыгарып торганнар. Идән тактасы ачылгач,
Гайнулла агай да башын тыгып:
— Ике җиткән кызым бар, налогларымны түләгән кешеләргә кияүгә бирер идем,
— дип, калтыраган тавыш белән өй эчендәгеләргә эндәшкән.
Шундагы Саттар белән Сәйфелмөлек агайлар киңәшәләр дә, кызларны үз улларына
алырга булалар. Гайнулла агайга идән астыннан чыгарга кушалар.
Саттар агай үзенең Җиһанша исемле улына Гайнулла агайның кече кызы
Миңлесафаны, Сәйфелмөлек исә Баттал исемле улына олы кызы Фәхриҗамалны
хатынлыкка алырга булып, Гайнулла абыйның налогын түләгәннәр. Налог өчен
сатылган бу кызларның балаларының балалары Нарат-Елгада әле дә бик күп».
Нәдер
Нәдер авылы Әлмәт районында урнашкан. Ул — җирле үзидарә советы үзәге. Әлмәт
шәһәреннән — 12 чакрым, Бөгелмәдән — 65, Чаллыдан 132 чакрымда утырган.
1864 елгы белешмәдә авыл Яңа Нәдер дип бирелгән һәм андагы 132 хуҗалыкта 529
ир-ат һәм 560 хатын-кыз яшәве күрсәтелгән, авылда 1 мәчет эшләгән.
1878 елның 23 ноябрь көнне иртән Нәдер һәм Кәшер авылларының 500гә якын
кешесе чуалышларда катнаша. Ачуы чыккан халык волость идарәсенә килеп, волость
старшинасы Мөхетдиневне якасыннан эләктереп урамга алып чыга һәм татарларны
чукындырырга дип язылган әмер кәгазен бирүен таләп итә.
Авыл олылары сөйләвенә караганда, Нәдернең баштагы урыны хәзерге Урсала
урынында булган. Элекке Нәдер янына руслар килеп утыралар һәм татарларга зыян
сала, аларны кысрыклый башлыйлар. Нәтиҗәдә, нәдерлеләр икенче җиргә, хәзерге
урыннарына күчеп утырырга мәҗбүр булалар. Яңа урынга күчеп утыргач, авылны халык
Яңа Нәдер дип йөртә башлый. Рәсми белешмәләрдә авыл хәзер Нәдер дип атала, ләкин
русча төрдәше Яңа Нәдер (Ново-Надырово). Ә менә Сугышлы авылы тарихи
чыганакларда да һәм халык телендә дә Иске Нәдер дип йөртелә.
Нәдерша, Сөләйман, Әлмөхәммәт, Исмәгыйль исемле кешеләр бертуган булган дип
искә алалар. Аларның һәрберсе авыл нигезләгән. Нәдерша — Нәдерне, Сөләйман —
Сөләйне, Әлмөхәммәт — Әлмәтне, Исмәгыйль — Кама-Исмәгыйльне.
Кама — җәнлек исеме. Исмәгыйль шул су күсесен аулау белән шөгыльләнгән. Аның
һөнәре исеме янында килеп, авыл атамасы составында ныгып калган.

Авылның яртысын типтәрләр дип йөртәләр. Аларны Каманың көнбатыш
тирәләреннән килгән дип әйтәләр. Олылар сөйләгән бу сүзләрдә, һичшиксез, дөреслек
бар. Татар шәҗәрәләрен өйрәнүче Марсель Әхмәтҗанов мәгълүматларына караганда,
Нәдер авылының оешу тарихы Тау ягы белән бәйләнешле икән. Галим үзенең «Татар
шәҗәрәләре» (Казан, 1991) дип аталган хезмәтендә «Надир шәҗәрәсе» дип исемләнгән
шәҗәрәне китерә. Ул үз эченә 15 буынны ала. Хронологик рамкалары — XV —XIX йөзләр.
Яңа Нәдер авылында татарлар яши. Аларның телләре, гореф-гадәтләре, йола-
кануннары — барысы да татарча. Шуның өстенә халык үзен татар дип исәпли. Авылның
традициясе, гадәтләре, йола-кануннары системасы әйбәт сакланган.
Авыл урнашкан урын матур. Анда тау, чишмә-кизләү, инеш-сулар һ.б. җитәрлек.
Авыл янындагы күренекле елга — Урсала. Ул Кама суына кушыла. Урсалага Бирге чишмә
һәм Аргы чишмәләр коя. Сәвәләй чишмәсе Кама суына тоташа.
Авыл янында Капитан тавы, Морат тавы, Сәвәли тавы, Хантимер юлы тавы һ.б.
таулар бар.
Дәвамы киләсе саннарда.