Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җанны пакъли торган яктылык

Шагыйрь чабуы
Шагыйрь Роберт Әхмәтҗан
истәлегенә

Шагыйрь бара шәһәр урамыннан,

Озын пәлтә салган иңенә, -

Чабулары тузан сибә-сибә

Урам ташларында тибенә.
Күз карашы офык хозурында,

Күрми артта тузан тузганын.

Кемнең күргәне бар сандугачның

Койрыгына тузан кунганын?
Хыяллары кебек сузылган да

Җилфер-җилфер шагыйрь артыннан,

Нечкә муенын кочкан озын шарфы

Чагылып ала урам чатыннан.
Чәйханәгә кайчак килеп тисә

Пәлтәсенең итәк читләре, -

Шагыйрь чабуына чиный-чиный

Ябышалар шәһәр этләре.
Шәһәр урамыннан шагыйрь бара,
Чабулары ташка орына,
Каршы җилләр чишкән шарфы белән

Җырсызларны чорнап җырына...


Төнге юлчы
Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм истәлегенә
Бүгенгенең үзәк өзгеч җиле

Хәтер дәфтәрләрен актара,

Уйны ак каеннар арасына —

Үткән көнгә куып кайтара...
Җилнең суык кулы каерып-каерып

Кар тутыра эзсез сукмакка, —

Төнге юлчы айлы сукмагыннан

Килеп йөрми хәзер бу якка.
Яккан учагы да әллә сүнгән, —

Күмерле көл ята таралып.

Утсыз тәрәзәсе шәүләсенә

Бер ай гына йөри каранып.
Сердәш каеннары арасында

Җилләр җылый аны юксынып.

Аккош күле айсукмакка карап,

Һаман көтә төнге юлчыны...
Ачуланма җилгә, тузганак...
Җырчы Танир Якупов истәлегенә
Май килер дә, яшьнәп күк гөрелдәр,

Җилләр йөрер җирдә юргалап, —

Бакчабыздан күрше түтәленә

Болыт булып күчәр тузганак.
Сандугачның җырын күралмыйча,

Кубарылыр чәүкә өере;
Мамык тузганакка түзалмыйча,

Куырылыр күрше бөере.
Язгы бакчаларда җилләр чаба,

Түтәлләрне баса тузганак.

Кычытканнар ал гөлләрне чага,

Бәгъзе җанны сыра сырганак.
Мамык тузганаклы ак җилләргә

Бик аз гына сабыр итәсе, —

Ак язлардан кара көзгә кадәр

Ике адым бары... үтәсе.
Тимә, чәүкә, җырчы сандугачка,

Ачуланма җилгә, тузганак...
Син дә, күрше, тимә тузганакка —

Тузгысыннар җирдә юргалап.
 

Җан яктысы

Ватанпәрвәр

Шамил Закиров
истәлегенә

Кыйбла яктан килеп буранлы җил,

Тетрәндереп Казан каласын, -

Ак карларга төреп алып китте

Татарның бу моңлы баласын...
Гомер юлы ак теләкле булды, -

Туган халкын әйдәп хаклыкка;

Бакыйлыкка күчкән чакта шуңа

Күкләр төрде аны аклыкка.
Йөргән эзләренә гөлләр яуды,

Ак моң яуды Күктән иңенә.

Ә үзеннән җанны пакьли торган

Бер яктылык калды Иленә.


Илаһи моң
Музыкант Рифкать Гомәров
истәлегенә

һаваларда очкан кошлар җырын

Үтәли җил кискән бер мәлдә, -

Хыянәтле хәбәр иңрәп ятты

Илаһи моң иңгән Иделдә.
Чал талларның шәлъяулыгы чите

Килеп тиде Айның битенә...
Үги ана яфракларын япкан

Кай ягын соң Татар иленә?
Ялгыз аккош шул көн Идел-суда

Вәкарь белән никтер йөзмәде...
...Исемсез бер кошчык кына талда

Тетри-тетри нидер сөйләде.


Еллар һәм Юллар
Сынчы Нәүфәл Адылов
Бу гомернең тиз узуын

Ник сизми икән йөрәк?

Аласы иде иңнәрдән

Елларны көрәп-көрәп.
Җыелды Еллар җилкәгә,

Сеңде иңнәргә эреп, -

Иңнәрнең авырлыгыннан

Шул Еллар тора көлеп.
Еллар гомер елгасының

Кимерә текә ярын.

Бервакыт зилзилә килеп

Җимерә икән барын.
Җиһанга илаһи Юлдан

Күкләр аша җитәсе...

Үзең салган

Юллар буйлап

Янә күккә китәсе. Янә күккә китәсе...


Ак гөләп
Шагыйрь ҺӘМ нәфис сүз остасы Эльс Гаделев истәлегенә
Җилләр киткән, бакча тып-тын калган, -

Гөлләр, үләннәр дә селкенми.
Алмагачлар бәкәленә сары
Келәм япкан иде ул көнне...
Моңлы таушың иңгән шигырьләрең
Гөлләр өсләренә үрләде.
Сагыш сибеп торган сары келәм
Аксыл түшәк булып үзгәрде.
Тузганаклар синең соңгы язны
Әллә сизде, әллә сизмәде...
Шул яздан соң уйчан карт алмагач
Ак күлмәген бүтән кимәде.
Син шигырьләр укып яткан җирдә
Үрсәләнеп шытты ак гөләп, -
Һәр яз саен керфекләрен ачып,

Теләп тора безгә ак теләк.