Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЮШКЫННАРНЫ ВАКЫТ ЮА


***
Сабый хыялларым искә төшә кабат:

«Алыгызчы миңа сатып ике канат!
Мин дә очар идем кошлар белән бергә.
Минем бик тә, бик тә кош буласым килә!»
...И, зарыккан чагым кочарга дип күкне...
Канатсыз да күккә җитүчеләр күпме...
Канатларын кеше күңелендә йөртә.

Кошлар булу өчен КЕШЕ булу җитә.

***
Хыялдагы бер хатирә булып кал син - китмә хыялдан!..
... Кар сулары ярсып аккан чакта, тау өзелгән чакта кыядан,

Син калкырсың минем хәтеремдә.

Тетрәнерләр хәтта болытлар.
Юк, югалма!
Китмә хыялымнан - буй җитмәслек кояш булып кал!

Ишегенә йозак эленмәгән күңелемне кемнәр шакымас...
Ләкин
Сиңа охшаш берәү -
Син булмас шул,
Синең адаш сиңа тиң булмас.
Үткәннәргә кабат-кабат кайтам,

хәтеремнең тегәм тапларын.

Юшкыннарны вакыт юа-юа,

бер караңгы җиргә атканын мин аңлармын әле, танырмын.
Югалсаң да, яктылыгың аша

Сине кабат табып алырмын.
...Ә хәзергә
шундый моңсу салкын чакларда миңа кала киләчәкне бары,

бүгенгемә төреп сакларга.

***
Офык читләрендә ышык таулар яктылыкка таба үрелгән.
Таулар йөрәгеннән сафлык алып кардәшемә таба йөгерәм.
Әзербайҗан, кыргыз, башкорт, төрек, төрекмәнем, казах, балкарым...
Күңелемә исемеңне яздым, тарихыңны синең ятладым.
Төркиләрем, газиз төркиләрем! Йөрәгемдә саклыйм мин сезне.

Офыкларда — таулар. Җитәкләшкән кардәш төрки халык шикелле.


* * *
Күк катында берәү сайрый, әллә инде тургай...
Шул тургайга кара әле, турай, Татар, турай!
Тураям, дип, туйдыргандыр уклау йоту гел, гел.
Намазлыгың кайда, Татар... бөгел, Татар, бөгел!
Дәшми тора. Уйга баткан чал тарихлы Идел.
Тауга менү — авыр. Төшү җиңел, җиңел, җиңел...


***
Ябып куйдың үткәннәрнең ишекләрен,

үткәннәрдә моңым калды - ишетмәдең.
Үткәннәрдә нурым калды, күләгәдә...
Кайтам шуңа бик еш кына үткәннәргә.
Үткәннәрдә — айлар, еллар, безнең гомер.
Гомерләрне кисеп ташлау мөмкин түгел...


***
Кара болыт, кара болыт, кара болытлар кара.
Кара каргалар үртәлә кара болытлар барга.
Кара болыт, кара болыт, карашлар күккә бага.
Кояшны каплап, һавада буш ак болытлар ага.
Кара болыт, кара болыт, йөрми ул болай гына,

бер кочак файда төягән юлының уңаена.
Бу язларда сиңа бер теләгем минем:

кайбер эшләреңне ташла. «Тәүбә», диген.
Бу дөнья ул сиңа бер хыянәт итәр.
Артык сөймә аны. Тукта. Булды. Җитәр.
Бәлки мине аңламассың Бу — саваплы хатам...

Йөрәгеңне саклар өчен (мин — кабырга) аркылыга ятам...
Кара болыт, кара болыт, кара болытлар кара.
Тормышта кара болыттан кайчак җаннар агара.


***
Язларым...
Язларым...
Язларым...
Укыйм мин күкләрнең язганын: гомерләр — бер генә.

Язы да, җәе дә, көзе дә аз аның.
Җәйләрем...
Җәйләрем...
Җәйләрем...
Җәйләрдә — җиләкле чәйләрем.

Вакытка буйсынып, тын гына җәйләрне көзләргә бәйләрмен.
Көзләрем...
Көзләрем...
Көзләрем...
Ни белән тиңлим соң үзләрен?
Көзләрем сагышлы килсәләр, сагыштан өзелер үзәгем.
Кышларым...
Кышларым...
Кышларым...
Зәмһәрир суыклы тышларым.

Аңлармын, ни өчен кышларны калдырып киткәнен кошларның.