Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗМЫШНЫҢ ХИКМӘТЛЕ КУЛЫ


НИЯЗ ДАУТОВНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ
Күпчелек укучыларыбызга «ЖЗЛ» аббревиатурасы астында, ягъни «Жизнь замечательных людей» сериясендә нәшер ителүче китаплар яхшы таныш дип беләм. Бу серияне нәшер итү нияте әле СССРга нигез салынган елларда ук мәшһүр язучы Максим Горькийда барлыкка килә. Хәер, бөек шәхесләрнең тормыш сәхифәләрен барлау һәм алар хакында китаплар язу — әдәбият яралганнан бирле киң таралган күренеш.
Һәртөрле геройлар, дәүләт эшлеклеләре, атаклы хәрбиләр, рәссамнар, галимнәр, композиторлар, философлар һәм шагыйрьләр халыкның игътибарын һәрчак тормыш мәшәкатьләреннән югарырак торган хыял-омтылышлары, җете төсләргә бай иҗат дөньясы белән җәлеп иткәннәр. Болардан тыш, күренекле кешеләрнең тормышы, кылган гамәлләре, идея, ачышлары безгә Тарихны тоемларга һәм шушы тоемлау аша бүгенге яссылыгында үз урыныңны билгеләргә дә ярдәм итә. Евтушенко язганча: «Тарих ул — кеше гомерләренең бәйләнеше».
Вакыт-вакыт тормыш театр кебек тоела миңа. Анда чыннан да тамашада катнашучы актёрлар һәм сәхнәдә барган вакыйгаларны күзәтеп утыручы тамашачылар бардыр кебек. Ләкин болай фикерләү үз-үзеңне алдау гына, чөнки асылда без — тамашачы да, актёр да. Берьюлы. Һәм һәрберебезнең тормыш фабуласы сәер дә, мавыктыргыч та уртак бер сюжетны тудыруга хезмәт итә.
Образлы итеп әйткәндә, замандашлар ул — бер урамда яшәп, бер үк һаваны сулаучы кешеләр, алар бер-берсенең тормышына йогынты ясамый кала алмыйлар.
«Ә синең танышларың арасында танылган кешеләр күпме?» дип сорадым мин көннәрдән бер көнне үземнән. Һәм барлап чыктым — чынлап та шактый җыела икән. Кем беләндер очраклы һәм озакка сузылмаган танышлык булса, икенчеләре белән еллар буе аралашып, дусларга ук әйләнгәнбез. Кайсылары үз шәһәрләрендә танылган кешеләр булса, икенче берәүләре — илдә, хәтта дөнья күләмендә дә исеме билгеле шәхесләр. Ләкин бер хакыйкатьне танымый булдыра алмыйм: Маэстро кебек кешене әле очратканым юк иде.
Нияз Курамша улы Даутов... Бу атаклы җырчы һәм педагог, тормыш юлымда очрап, мине Опера театры труппасына чакырды һәм чын мәгънәсендә Остазыма әверелде.
Театрда, бигрәк тә опера өлкәсендә, карьера ясау җиңелләрдән түгел. Читтән караганнарга артык сизелмәсә дә, шактый тынгысыз була сәхнә арты тормышы. Ул азагы юк көрәшкә корылган — роль өчен, сәламәтлек өчен, югарыда торган җитәкчеләр белән конфликт. Ә җитәкчеләр, үзегез беләсез, күп алар.
Маэстрода гаҗәеп бер сәләт бар иде — тирә-юньдәгеләрне рухландыра белү. Аның хуплавын сизәсең дә, үз-үзеңә ышанып җитмәгән чакларда да илһамланасың, авыр хезмәт иҗат шатлыгына әйләнә, ә театрдагы интригалар, эш хакының түбән булуы һәм башка шундый көнкүреш матавыклары вак-төяк кенә булып әверелә. Музыканың, сәнгатьнең илаһи көче күмеп китә барысын да...
Ул бөркегән энергия шулкадәр көчле ки, тирә-юньдәгеләрнең дә шәхесен үзенә күрә бер нур белән өретә, аларга яңа яклары белән ачылырга ярдәм итә иде: шулай башлап җырлаучы тенор мәхәббәт каһарманына әверелә, тулы гәүдәле җырчы зифа, нәзакәтле Кармен образына керә, ә исәпсез-хисапсыз җәнҗаллары белән дан тоткан холыксыз примадонна «Мадам Баттерфляй» операсында карусыз, йомшак героиня булып әверелә дә күпне күргән театралларның да күзеннән яшь чыгара...
108
Маэстроның тормыш сәхифәләрен өйрәнеп, театр һәм аңа мәхәббәт белән сугарылган бер гомер хакында роман язарга була. Бәлки, андый роман язылыр да. Ә аңарчы дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләп яшәгән, янган һәм үз-үзенә беркайчан да хыянәт итмәгән олуг шәхесне әлеге язмабызда искә алыйк.
Нияз Курамшевич Даутов 1913 елда Казанда хәлле гаиләдә дөньяга килә. Аның әтисе ат заводлары һәм сафьян җитештерү фабрикасы хуҗасы була. Нәкъ менә Курамша Даутов һәм аның сәүдәгәр дусларының тырышлыгы нәтиҗәсендә, 1909 елда Казанда Сәүдә җыены (Купеческое собрание) каршында театр оеша. Хәзер бу бинада Казан яшь тамашачылар театры урнашкан.
Нияз Даутовның хезмәт юлы татар авылларында башлана — мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул авылга укытырга китә. Шушы елларда ук инде аның милли-мәдәни агарту өлкәсендәге эшчәнлеге башлана.
Укытучы булып эшләп алганнан соң, Нияз Даутов Мәскәүгә юл ала, заводка гап-гади эшче булып урнаша. Затлы-зәвыклы мохиттә туып-үссә, тәрбияләнсә дә, ул эшчеләр арасына да бик табигый рәвештә кереп китә. Бу сыйфатын гомере буена саклады Маэстро — эшче хезмәтенә һәм эшчеләргә зур хөрмәт белән карады. Завод та егет алдында бурычлы калмый: Даутов вузга юллама ала. Балыкчылык институты була ул.
Яшь студент көндезләрен тырышып укый, ә кичләрен Мәскәү театрларындагы спектакльләргә йөри. Зур театр, МХАТ, Оперетта театры, Таиров, Мейерхольд, Вахтангов, Станиславский һәм Немирович-Данченко театрлары, концерт заллары — бу аның рухын туендыра торган иҗади мохит була студентлык елларында.
Шуңа Даутовның Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә килеп эләгүе бер дә гаҗәп түгел. Студияне ул иң яхшы билгеләр белән тәмамлый һәм консерватория студенты булу хокукына ирешә. Нәкъ менә шушы елларда Даутов татар һәм рус музыка сәнгатенең булачак йолдызлары
— Фәрит Яруллин, Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов, Святослав Рихтер, Мстислав Ростроповичлар белән таныша һәм якыннан аралаша башлый.
Әле студент чагында ук (1941 елда) Даутов Казанга Мәскәүдә узарга тиешле татар сәнгате декадасына әзерлек эшләрен оештырырга кайта. Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсында Җик-Мәргән партиясен беренче булып башкаручы була ул. Әмма декаданы уздыра алмый калалар, илгә афәт килә
— Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның сентябрендә композитор Фәрит Яруллин фронтка китә.
Ә Даутов 1941 елның ноябрендә Бөтенроссия театр җәмгыяте каршысындагы Фронт опера театры труппасына кабул ителә. Артистлар һәм музыкантлар, биючеләр һәм сүз осталары лагерьдан лагерьга йөреп, сугышчылар алдында концертлар куялар. Еш кына бу концертлардан соң ир-егетләр ут эченә барып кергәннәр, дошман белән күзгә-күз очрашканнар. Даутовның Фронт театрында тоткан беренче зур имтиханы Чайковскийның «Евгений Онегин» операсыннан Ленский партиясе була.
Шулай бервакыт генераль репетиция вакытында Даутовның җырлавын В.И. Немирович-Данченко ишетеп ала. Озак та үтми, яшь артист К.С. Станиславский исемендәге Мәскәү музыкаль театрының солисты булып китә. Монда ул Немирович-Данченко кул астында эшли.
Карьерасы бик уңышлы башлана егетнең — җитәкчелек тә үз итә, публика да яратып кабул итә үзен. Даутовның Ленский ролендә төшкән фотопортреты «Огонёк» журналының тышлыгын бизи һәм миллионлы тиражлар белән ил буйлап тарала. Язмышның хикмәтле кулы журналның бу санын Свердловск өлкә комитетының секретаре өстәленә дә кертеп сала. Ә секретарь әфәнде театрга мөкиббән затлардан булып чыга. Һәм 1943 елда, ЦК партия боерыгы буенча, Нияз Даутовка башкаланың затлы сәхнәсеннән аерылып, ерак Уралга
— Свердловск шәһәренең опера һәм балет театрын балкытыр өчен китеп барырга туры килә.
Бер карасаң, язмышның бу көтелмәгән борылышы аның карьерасына зыян китерергә тиеш бит инде. Башкала сәхнәсе һәм провинция — аларны чагыштырып
109
буламыни?! Әмма... бу гаҗәеп шәхес монда да үзен югалтмый, киресенчә, көч җыя, профессиональлеген сынап карый, рухи яктан ныгый.
Башкала рухы! Бу затлы сыйфатны Нияз Даутов беркайчан да югалтмады.
Свердловскида лирик тенор өчен язылган барлык төп партияләрне дә Даутовка тапшыралар. Ул чордагы Свердловск опера һәм балет театры йолдызлар кабыза торган мәдәни учак була. Даутовның кумиры Сергей Лемешев та карьерасын нәкъ менә шушы сәхнәдән башлый. Нияз Даутовка да уңыш шушында килә.
Свердловск киностудиясендә Имре Кальман опереттасы буенча «Сильва» әдәби-музыкаль фильмы төшерелә. Фильмның режиссёры Казанда туган Александр Ивановский булгангамы, безнең героебызның баш очындагы йолдызлар шулай тезелешеп баскангамы, «Сильва» да Эдвин ролен башкарырга Даутовны чакыралар.
Фильмны коточкыч авыр шартларда — бозланып каткан ягылмаган студиядә төшерәләр. Җитмәсә, артистлар ярым ач, ә үзләре җиңел, җилбәзәк дворяннар тормышын уйнарга тиешләр.
Илгә Җиңү тантанасын алып килгән 1945 елда экранга чыккан «Сильва» ның уңышы шаккаткыч. Мәһабәт, чибәр Эдвин-Даутовка СССРның күп хатын- кызлары баш җуеп гашыйк була.
... Маэстроның үлеменнән соң күп еллар узгач, миңа Имре Кальманның хатыны Вера белән аралашырга туры килде. Ул миңа иренең — бөек Кальманның фашистлардан азат ителгән Будапештта «Сильва» күрсәтелүе турында ишеткәч, күз яшьләре белән елаганын сөйләде. Кальман Даутовның уенын эталон дип исәпли иде, диде ул.
Сугыштан соң, Даутов илебезнең иң эре театрлары буйлап гастрольләрдә йөри, бу театрлар арасында Мариинка да, Зур театр да була. Бу чорга ул инде миллионннар яратып өлгергән күренекле опера артисты булып җитешә.
40 яшендә Нияз Курамшевич үзенең беренче опера спектаклен — «Травиата» ны куя. Бу спектакльдә үзе Альфред партиясен башкара. 50-60 еллар артист тормышындагы иң киеренке дә, иҗади яктан иң продуктив та еллар була: ул опера артисты да, җырчы-башкаручы да, режиссёр да...
Казандагы опера театры Ирек мәйданындагы яңа мәһабәт бинага күченгәч, Даутовны Татар дәүләт опера һәм балет театрын җитәкләргә чакыралар. 5 ел буе Маэстро Казанда яши һәм иҗат итә. Аннан күпмедер вакытка Свердловск опера театрына кайтып эшләп ала да, берничә елдан Чиләбе опера һәм балет театрына баш режиссёр буларак чакырыла. Чиләбедә дә, Свердловскида да, Казанда да ул масштаблы опералар куя, премьералар белән шаулый. Татар композиторлары
— Н.Җиһанов, Б.Мөлеков, Х.Вәлиуллин, Р.Гобәйдуллин, Җ. Фәйзи һ.б.ларның опералары һәм музыкаль спектакльләре дә була алар арасында.
1975 елда Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Ф.Табиев Нияз Даутовны янә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына кайтырга чакыра. Мондагы иҗади коллективны җитәкләү белән беррәттән, Нияз Даутовка татар милли музыка сәнгатенә яңа сулыш өрү, аны тергезеп, җанландырып җибәрү вазыйфасы да йөкләнә. Даутовның беренче куйган операсы Р.Гобәйдуллинның «Җиһангир»ы була.
Гомеренең соңгы 10 елында да Нияз Даутов иҗади тынгысызлыгын һәм
110
активлыгын югалтмый. Рус һәм дөнья классикасыннан тыш, тамашачыга 5 милли опера тәкъдим итә. 5 милли балет куя. Моны әйтүе генә җиңел: 10 ел эчендә театр сәхнәсендә — 10 милли премьера! Болардан кала, ул башкаларның иҗатына карата да бик игътибарлы булуы белән аерылып тора — кирәк урында фикерен белдерә, кирәк икән, тәнкыйтьли, кирәксә, хуплый, ә кирәк чакта — ярдәмгә дә килә.
48 елга сузылган иҗаты дәвамында ул 2 меңнән артык спектакльдә катнаша, күпчелегендә төп партияләрне башкара, СССРның төрле шәһәрләрендә 80нән артык операны сәхнәгә куя. Артистның үзе уйнаган опералары да, сәхнәгә куйган әсәрләре дә — зур профессиональлек һәм эстетик зәвык үрнәге.
Нияз Даутовның яшьләргә, аларны барлау һәм үстерүгә ничек игътибарлы булуын да әйтми калдырырга ярамый дип исәплим. Бүгенге көндә Россия һәм дөнья сәхнәләрендә профессиональлек үрнәге күрсәтүче бик күп талантлар үз вакытында Даутовның аталарча җылы мөнәсәбәтен һәм игътибарын тою бәхетенә ирешкән затлар. Аларның зур сәхнәләрдә балкырлык чын осталар булып әверелүендә Маэстроның роле әйтеп бетергесез зур. Даутовның талантлы шәкертләреннән Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Рафаэль Сәхәбиев, Венера Ганиева, Мөнир Якупов, Руслан Дәминов, Клара Хәйретдинова, Сәет Раинбәков, Айдар Фәйзрахмановларны атап узу гына да җитә.
Бу бөек артистның 100 еллык юбилее аның ватаны — Казанда гына түгел, ә Екатеринбургта, Чиләбедә, Даутовның шәкертләре яшәгән һәм иҗат иткән башка бик күп шәһәрләрдә дә билгеләп үтеләчәк. Димәк, Маэстроның шәхесе һәм иҗаты иксез-чиксез илебезнең барлык почмакларында да диярлек искә алыначак!