Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТЕГЕ СОЛДАТ» яки ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘ ДӘ, СУГА САЛ...


«Казан утлары» ның 5, 6 саннарында «Кырым татарлары фаҗигасе» дигән зур мәкалә
басылды. Аның авторы Хисаметдин Исмәгыйлевкә рәхмәтне әйтеп бетерерлек кенә түгел.
Башкортстанның Эстәрлебаш районында яшәгән, Кара диңгез буена ял итәргә барган
Хисаметдин, ялын да онытып, бик күп Кырым татарлары белән махсус очрашып, бу
ГӨЛГЕНӘ КӘРИМОВА
174
халыкны (тулаем!) 1944 елны Кырымнан сөрү вакыйгасын теп-тере итеп күз алдына
бастырырлык документаль әсәр язган.
Совет дәүләте өчен хурлыклы булган бу депортациянең пычрагы беркадәр без
татарларга да ягылып калды. Мәкерле кызыл хакимият кардәшләребезне сөрүгә нәкъ менә
татар сугышчылары күп булган частьларны тарткан. Шуңа күрә мәкаләнең бер татар
солдаты турындагы менә бу өлешен мин зур ләззәт кичереп укыдым. Зиләрә ханым
авторга менә ни дип сөйләгән:
— Без үзебез нугай татарларыннан булабыз. Картәти дә, картәни дә. Картәниләрне
алып китәргә килгән солдат бик яхшы кеше булган. Кешелекле кеше. Картәнигә әйткән:
— Әби, бик алама эшләр. Сезне хәзер бик еракларга алып китәчәкләр. Шуңа күрә
тормыш көтәргә иң кирәкле һәм иң кыйммәтле әйберләрегезне генә алыгыз, — дигән. —
Иң кыйммәтле әйберләрегезне генә алырга тырышыгыз, — дип кабатлап та әйткән.
Шуннан картәни алка-йөзекләрен, чулпыларын һәм «Зингер» тегү машинасын төреп ала.
Башка өйләргә кергән солдатлар кешеләргә кирәк-ярагын төйнәп алырга да ирек
бирмәгән. Өйләреннән мылтык приклады белән төрткәләп чыгарганнар. Кайтырга рөхсәт
булгач та картәниләр, картәтиләр күп михнәтләр күреп булса да шул авылларына кайта
алганнар. Үз өйләренә түгел инде. Анда читләр яши хәзер. Мин үзем шушында тудым.
Олылар сөйләгәннән генә беләм. Куылганнан соң тегү машинасы бик тә ярдәм иткән.
Картинәм теге солдатка гомере буе рәхмәтләр укыды.
Кем икән ул «теге солдат»? Сугыштан исән кайтты микән? Исән кайтса да, хәзер исән
түгелдер: теге хәлләрдән соң 69 ел үткән инде. Ичмасам, исем-фамилиясен дә белеп
булмаячак бит: фәлән авылдан фәлән кешеләрне станциягә фәлән кеше китергән дигән
мәгълүмат беркая теркәлмәгән бит инде ул.
Һәм кинәт!.. Мәкалә чыгып күп тә үтмәде, редакциягә Рушания Низамова
шалтыратты. Рушания — балалар язучысы, Аксубай районында яши. «Теге солдат»
...аның бертуган абыйсы икән бит! Мәкаләне укуга исенә төшкән, абыйсы аңа бу хәл
турында сөйләгән булган. Һәм иң сөенечлесе шул: Зәки Низамов исән-сау икән! Әллә
кайларда да түгел, Казанда ук, Дәрвишләр бистәсендә яшәп ята икән! Рушания әйткән
номерны җыюга телефонда, колакка рәхәтлек биреп, көр, җылы ирләр тавышы яңгырады:
— Тыңлыйм, туганым!..
Бистәнең Тынычлык урамыннан атлап киләм. Шул исемдәге үк гастрономнан соң агай
өйрәткәнчә 250 метрлап баргач, уңга борылам. Верандалы искерәк агач
«ТЕГЕ СОЛДАТ» ЯКИ ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘ ДӘ, СУГА САЛ...
175
өй. Капка ябылып бетмәгән, веранда ишеге ачык. Табуыма сөендем, ләкин күңелдә борчу-
гамь дә бар. Рушания белән һәм агайның үзе белән телефоннан сөйләшкәннән кайбер
нәрсәләрне беләм бит инде. Күзе бик начар күрә икән. Хатыны үлгән, үзе генә яши, тик
әле менә эчтән сөйләшкән тавышлар ишетелә. Тамак кырам. Йөгереп диярлек бик җитез
генә бер абзый килеп чыкты. Шушымы инде ул өч атнадан туксанын тутырачак бабай?..
Хәл белергә хәзер Казанда яшәүче авылдашы, алай гына да түгел, күршесе Фоат
килгән икән, хатыны Нәсимә белән. Бергәләп өстәл тирәли утырдык та, Нәсимә тиз генә
әзерләгән чәйне эчкәләп, әле ничәдер көн элек кенә фантастик бер эш булып тоелган «теге
солдат» хикәятен тыңларга керештек.
— 1923 елны Аксубай районының Яңа Дума авылында дөньяга килгәнмен — беренче
бала булып. Әнигә ул вакытта — 19, әтигә 28 яшь булган. Бәләкәйдән үк язарга өйрәндем,
гарәп хәрефләре белән инде. Әни өйрәтте, әби өйрәтте, әнинең әнисе — ул озак еллар
балалар укыткан кеше. Алты яшьтән бардым мәктәпкә, укытучы класска чакырып кертте
мине. Аның янында озын чәчле Әшрәф апа басып тора.
— Яз әле, Зәки, үз исемеңне, — диде укытучы.
Тоттым да яздым инде. Укытучы әйтә:
— Менә, күрдеңме, күсәк? Синең ботың буе гына, ә син исемеңне дә яза белмисең!
Иске Ибрай авылында унны бетердем. Ул вакытта медаль бирмиләр иде әле, ләкин
аттестатның кырыйлары алтын төсендә иде. Көннәрдән бер көнне директор дәште мине.
Таипов Хәсәнне фин сугышына алып киттеләр, 2нче классны укытырга кеше юк, мин
синнән укытучы ясыйм әле, ди. Китте РОНОга, аннан пичәтле кәгазь алып кайтты. 17 яшь
тулмаган әле, мин инде укытучы! Шул классны укытып кына бетергән идем, сугыш
башланды. Мине армиягә алдылар, Богырысландагы авиация училищесы курсанты
иттеләр. Ләкин күпмедер укыгач, бу училищены яптылар. Томскига күчкән Ленинград
артиллерия училищесында укып, лейтенант булдым...
«Гайҗан бабай сөйли, һаман сөйли» дигәндәй, Зәки бабай да күп нәрсәләр сөйләде.
Хәтере дә әйбәт икән. Аны иң борчыганы, хәтта ки иң нәфрәтләндергәне
— сугышка һаман барып җитә алмау була. «Армиягә килдем, сугыш вакыты
— чыгармый торалар мине сугышка!» Әле сөйләгәндә дә гасабиланып әйтте ул бу
сүзләрне. Төрле маҗаралар була. Бер тапкыр муенына пуля килеп тия. Бәреп үк ега. Нич
куркып калмый, янә торып баса да, корал мастерын чакырырга куша. Теге кесәсендәге
карга борыны белән пуляны суырып чыгара. Шуннан кан атылып чыга башлый. Сөлгесе
белән томалый — ул шундук манма кан була. Күршенең сөлгесен, аннан булган бөтен
сөлгеләрне каплап, көч-хәл белән генә туктата ала. Бинт-фәлән дә, санитарлар да юк.
Дивизионы белән Кырымга да шулай муенына сөлге бәйләгән килеш килеп җитә ул. Бер
таулырак урынга зенит пушкаларын урнаштырып ике көн дә үтми, тыны кабып дивизион
командиры чабып килә. Калганын Зәки абыйның үз сүзләре белән бирик инде: ул
сөйләгәннәрнең иң мөһим өлешенә җиттек хәзер.
* * *
— Дивизион командиры Чубынин, «Форд»ны ал да, станциягә бар, анда Кырым
татарларын төйиләр вагоннарга, аларны авыллардан ташырга машиналар җитми», —
диде. «Форд»та Симферополь станциясенә бардым, таптым бу эш белән шөгыльләнүче
кешене. Ул миңа, барыгыз менә шул юл белән менә шул авылга, диде. Мин утырдым да
киттем, таптым ул авылны... Бик уңайсызланып килдем мин бирегә. Сталиннарның
юньсезлеге өчен дә, үзем өчен дә оялып. Сорашам: менә мондый-мондый кешеләр бармы?
Монысы монда, тегесе тегендә яши дип күрсәтеп бирделәр. Өйләрнең якынрагына керәсе
иттем. Уңайсызланып кына килеп кердем. Исәнләштем. Алар исәнләштеләрме, юкмы —
хәтерләмим. 35—40 яшьләрдәге хатын иде өйдә, янында кызы һәм нәни балалары бар.
Менә шундый эш, минәйтәм. Аңлаттым инде. Бик каты борчыла, чәбәләнә башлады
болар. Әле анда барып бәреләләр, әле монда. Кызы моны алыйк ди, әнисе моны алыйк ди.
Ашыкмагыз, минәйтәм, сез бер көнгә генә китмисез бит, озакка китәсез. Нинди нәрсә
кадерле бу семьяда, нәрсә иң кирәкле — бөтенесен дә алыгыз. Без алуын алырбыз да, ди
хатын. Ләкин безгә бит биш килограмм гына рөхсәт. Әгәр артык булса, башка суга-суга
ташлаталар, ди. Күршеләрен алып киткәнне күргәндер инде. Менә тегү машинасы бик
кирәкле безнең өчен. Ләкин ул үзе биш кило бар, ди. Алъяпкычлар, күлмәкләр, яулыклар,
РӘФИКЪ ЮНЫС
176
сабыннар алырга калмый да аны алсаң, ди. Бөтенесен дә алыгыз, дидем мин. Машинаны
вагонга терәтеп үк куярбыз да, керерсез дә китәрсез, бер кадерле нәрсәгезне дә
калдырмагыз...
Телгә бәйле бер кызыклы нәрсә бар монда. Урысча сөйләшкәннәр алар. Зәки абый
менә «кадерле» нәрсәләрне алыгыз дип әйттем диде. «Кадерле» урысча «дорогой» бит
инде. Ләкин «дорогой»ны «кыйммәтле» дип тә аңлап була. Шулай аңлаганнар да инде.
Зиләрә ханым «теге солдат»ның сүзләрен болай дип китерә бит: «Тормыш көтәргә иң
кирәкле һәм иң кыйммәтле әйберләрегезне генә алыгыз». «Шуннан картәни алка-
йөзекләрен, чулпыларын һәм «Зингер» тегү машинасын төреп ала». Кыйммәтле әйберләр
тәҗрибәсез япь-яшь егетнең башына килмәгәндер дә әле. Ләкин ялгыш тәрҗемә дә бик
дөрес булып чыга!
— «Зингер» машинасын алабыз алай булгач, диде хатын. Алыгыз, обязательно, дидем.
Алып бардым аларны. Нәрсә хәтерлим инде хәзер? Мин кабинада, шофер янында бардым,
алар артта утырдылар. Станциядә туктап, шул авылдан килдек, кайсы вагонга, дип
сорадым. Әйттеләр: менә бу вагон. Товар поезды инде, кызыл вагон. Ишеге ачык. Арты
белән килеп, терәлеп диярлек туктадык. Тегеләр шылт итеп кереп тә киттеләр.
Бик нык хәтерлим ике нәрсәне. Мин әле кабина ишеген япмаган да идем, вагоннан
кычкыралар «рәхмә-ә-әт!» дип. Татарча. Ике генә түгел, өч-дүрт хатын. Минекеләр, ахры,
сөйләп тә өлгергән. Икенчесе шул. Мин ул чакта партиягә кандидат идем. Инде керергә
дә күп калмады. Менә бу хәлләрне күргәч, башыма шик килде. Кара, минәйтәм, партия
безнеке, Маркс, Энгельс, Ленинныкы. Ләкин халык та безнеке бит. Нигә аны шулай
яшәгән урыннарыннан куптарып, төяп җибәрәләр? Соңрак, сөйләшә-сөйләшә беленде:
кухня да булмаган бит ул поездда. Кырым татарларының яртысы юлда үлеп беткән дигән
сүз дә колакка чалынды. Гомеремдә беренче мәртәбә уйлап куйдым: үз халкын шулай
җәзалый торган нинди партия инде бу? Әллә ташлыйм микән кандидатлыкны? — дип.
Ләкин партиягә лач итеп төкерү була бит инде бу. Әле нинди чакта диген — аяусыз сугыш
барганда. Ахыры бик яман бетәргә мөмкин иде моның. Юк, кыймадым мин мондый хәтәр
эшкә. Күп тынычрак, гадирәк заманда да бик кыйммәткә төшә язды миңа мондый адым.
Монысын соңрак, сүз шул вакытка җиткәч сөйләрмен инде...
«ТЕГЕ СОЛДАТ» ЯКИ ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘ ДӘ, СУГА САЛ...
177
Мәскәүгә бик баш бирергә теләмәде бит. Аларны Эчке эшләр министрлыгы соравы буенча
җибәргәннәр. Кешенең яшәгән урынына барып паспортларын тикшереп йөри икән болар.
Хәрби формадан бу, старшина. 58 ел яшәдек шушы старшина белән!
Төрле җирләрдә артиллериядә хезмәт иттем, төрле вазифалар башкардым. Яратып
хезмәт иттем мин. Ихластан. Чуаш малайларыннан да, рус малайларыннан да ким
буласын, мин татарны сүкмәсеннәр дип тә. Киев хәрби округының командующие миңа
шәхси «ТТ» пистолеты бүләк итте. Политакадемиягә керергә кыстый башладылар — шәп
хезмәт иткән өчен. «Юк, мин политик була алмыйм, миңа конкрет белем кирәк», — дидем
мин. Гомер буена физиканы яраттым чөнки. Аннан Совет дәүләтенең Кырымдагы
«политикасы» да истә бит әле. Харьковтагы Радиолокация академиясен сайладым. Каршы
килмәделәр тагын. Җиңел булмады укуы. Яшәве дә. Кешегә квартирга кереп, бәп-бәләкәй
бүлмәдә тордык, балабызны йокларга ләгәнгә сала торган идек. Хезмәткә Германиягә
күчкәндә балаларыбыз өчәү иде инде, анда дүртенчесе дә туды. Җиде ел булдык
Германиядә. Шунда алтаулап төшкән фотобызны әти белән әнигә җибәргән күчермәкче
иделәр. Мин принципиально каршы чыктым, минем файдага хәрәм кертәсез, кирәкми,
мин присяга биргән кеше, дип. Полк командиры булыр өчен мин бит ни взвод, ни рота,
ни батальон командиры булмадым. Академия бетергән дип кенә мондый урынга кую
дөрес түгел ул. Белоруссиягә бар ракета базасы начальнигы булып, диделәр. Зур урыннар
бу, окладлар да зур, пенсияң дә шәп булыр, диделәр — кызыкмадым. Моның тагын бер
сәбәбе бар иде — туган якка кайтасы килү. Ләкин Казанда сиңа яраклы урыннар юк,
диделәр. Алайса, «Личное дело»ны бирегез, үзем табармын, дидем. Бирделәр. Рәис
Беляев, бу вакытта комсомолның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре, миңа
чыбык очы туган тия. Шуның киңәше белән мин, гамәлдәге подполковник, «Гражданский
оборона»ның Татарстандагы җитәкчесе Гомәр Усманов янына бардым. Бу аның,
Министрлар Советы председателенең, өстәмә вазифасы иде. Мәскәүгә барып, СССР
«Гражданский оборона»сы башлыгы
Янәсе, минем квартирым минеке түгел, ул хәрби гарнизон милке икән! Чеп-чи ялган бу!
Квартир шәп иде, берәр түрә кызыккан инде моңа, бары шул гына... Мин - ике тапкыр
присяга биргән кеше. Авиация училищесына һәм артиллерия училищесына укырга
кергәч. Иәм ил-дәүләткә япь-яшь егет килеш биргән антым минем өчен бик кадерле иде,
аны беркайчан да бозмадым мин. Тик... нинди дәүләт соң бу? Ниләр генә була алмый икән
монда! Кырымдагы тетрәнү: күрче, партия ничек кылана үзенең халкы белән — беркая да
китмәгән, күңелнең тирәнрәк катламында еллар аша килә биргән икән. Менә ул кинәт
бәреп чыкты. Гариза яздым: «Мине партия члены итеп санамагыз!» Күпмедер вакыттан
Табеев чакыртты. Татарстанның иң зур түрәсе бу. Алыгыз заявлениегезне, Зәки абый, ди.
Түләнмәгән айлар өчен взносларны үзебез түләрбез, ди. Булдыралмыйм, иптәш беренче
секретарь, дидем. Тагын бер чакырган иде, анысында да нәкъ шулай кырт кистем.
Моңа «җавапны» Калининградта алдым мин. Балаларыма, Казанга кайтып
урнашканчы өйләнмәгез дә, кияүгә дә чыкмагыз, дип әйткән идем. Олы улым Нәзи
тыңламады, Калининградта бер марҗага өйләнде. Тегесе исә күпмедер вакыттан моны
квартирдан куып чыгарган һәм... алимент түләтә башлаган! Малайны якларга дип шунда
киттем. Калининградның паспорт өстәле начальнигы, хатын белән минем уртак таныш,
бу гаиләне белә икән. Мин ул хатынны чакырам, сөйләшерсез, килегез, дип хәбәр салды.
Килеп керүем булды, милиционерлар ике кулымны артка каерып бәйләп куйдылар да
төрмәгә илтеп тыктылар. Аннары психбольницага китерделәр. Озаклап
«дәваламакчылар». Башта хатыннан рөхсәт алыгыз, дидем. Тугыз айдан чыгардылар. Теге
«паспортчы»дан, нигә болай эшләдегез инде, сез бит безнең якын таныш, дус идегез, дип
сорагач, шундый җавап алдым: партиядән чыкмаска иде аны!..
Татарда шундый бер мәкаль бар: яхшылык эшлә дә, суга сал. Халык күрер, халык
идек, хәзер миндә саклана ул.
Каунаска полк командиры итеп
маршал Чуйков янына кердем, ул раслагач, шул системада эшли башладым.
Хәзер менә теге алдан әйтеп куйган хәлгә җитеп барабыз. Казанга Калининградтан
күчкән идем мин. Шундагы квартирны Казанныкына алыштырырга кирәк бит инде. Миңа
Калининградтан рәсми кәгазь җибәрәләр.
РӘФИКЪ ЮНЫС
178
күрмәсә, балык күрер. Теге билгесез солдатның игелеге дә халыкка аның исеме белән
кушылып барып ирешәчәк, ниһаять.
Кырым татарларының фаҗигасе дә көтмәгәндә киң яңгыраш алды әнә. Алар бездән
көчлерәк булып чыктылар. Автономия-фәләннәре дә, бездә булган күп нәрсәләре дә юк
килеш үзләрен яклап кинофильм эшли алдылар. Без дәшми-нитми генә татарны
мыскыллаган «Орда» фильмын карап ятканда бу! Һәм «Хайтарма» дигән әлеге фильм
(режиссеры Әхтәм Сәйтәблаев) Кырымда, Украинада гына түгел, Рәсәйдә дә көчле
яңгыраш алды. «Комсомольская Правда»да Галина Сапожникованың «Почему правда о
войне ссорит нас с крымскими татарами?» дигән зур мәкаләсе басылып чыкты (18 июнь).
Әйбәт мәкалә. Анда менә мондый сүзләр дә бар: «Один кадр меня тронул до слез: во
всеобщей суматохе старик тащит на плече швейную машинку — оказалось, ту самую,
которую успела в последний момент схватить его мама и которая их в Узбекистане спасла
от голода!» Тегү машинасына Мәскәү журналисты Елена Ардабацкая да дикъкать иткән:
«Люди, пережившие депортацию, принесли с собой на съемки вещи, которые тогда были
с ними. В кадре мелькают то швейная машинка, то Коран, завернутый в полотенце...»
(Электронное периодическое издание «MK.ru.)
Миңа «үзгәртеп кору» әле ныгытып башланганчы ук Кырымда, Күктүбәдәге Иҗат
йортында украин язучылары белән сөйләшкәләргә туры килде. Алар Кырым
татарларының Кырымдагы хәле әйбәт булмауга ут йотуларын, ярдәм итәргә әзер
торуларын сиздерделәр. Украина хакимияте бу җәһәттән әллә ни майтармады дип беләм,
ярдәме ташка үлчимдер. Ләкин Мәскәү Украина җирендәге Кырым татарларына да һаман
әле акаеп карый. Россия Федерациясенең Кырымдагы генконсулы В. Андреев
«Хайтарма»ны карарга килгән Мәскәү кунакларына менә болай дигән: «А вы знаете, что
народ, к которому вы приехали, поголовно перешел на сторону фашистского режима?»
Легендар очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Әмәтхан Солтан да хыянәтче була,
димәк! (Ул үз гаиләсен могҗиза белән генә коткарып кала). Геройлары барлыгы җидәү.
Армиядә сугышмаганнарның 19 проценты партизан отрядларында сугышкан. 1944 елны
сөрелгән халыклар бер Кырым татарлары гына түгел. Алар арасында без дә була ала идек.
Күренекле тарихчыбыз Миркасыйм Госманов «Казан утлары»нда менә болай дип язды:
«Идел буе татарлары да чиратта булган. Ләкин биш миллионнан артык, өстәвенә бөтен
СССР буйлап таралган халыкны җыеп алу мөмкин булмый». («Татар язмышына кизәнгән
карар» дигән мәкаләдән. Журналыбызның «Сүнмәс утлар балкышы» дигән китабыннан
укый аласыз — 325 б. Китапта шуннан соң ук кырымтатар язучысы Эмиль Әмитнең
«Үлемне җиңгән халык турында» дигән зур мәкаләсе килә).
«Хайтарма»ны исә сентбрьдә үк Казанда карый алачакбыз.
Ничек яши соң отставкадагы полковник Зәки Низамов? Җиңел түгел дип беләм аның
тормышы. Ул — үз көченә таянып яши торган кеше. Ләкин бөтен нәрсә синнән генә
тормый бит. Бер тапкыр 10 яшьлек олы улы белән 7 яшьлек олы кызы биш катлы
өйләренең баскыч тоткасыннан шуып уйныйлар да, кызы егыла — башы белән килеп
төшә. Әлегәчә украин хирургы Осадчийга рәхмәт укыйм, ди Зәки абый. (Кызы исә кеше
башы ай-яй нык икән ул дип әйтеп куя.) Кызы Гөлчәчәкне бик сирәк күрә хәзер Зәки абый.
Калининградта эстон егетенә кияүгә чыга ул, һәм хәзер Эстониядә яши. Улы Нәзине исә
бөтенләй күрми. Инде Казанда бер марҗа кызына гашыйк булып йөри дә, 1993 елны
үтерәләр аны. Хатыны Залифә 2001 елны дөнья куя. Шуннан бирле ялгыз яши икән агай.
Кызы Тәслимә атна саен килә. Керләрен алып китә, ашарга пешерә. Улы Әнвәр дә Казанда
яши, килгәләп йөри икән. Әмма үзләренә ала алмыйлар икән: кызының — ире, малаеның
хатыны каршы... Күршесе Эльмираның кызы Ләйсән ике көнгә бер аш пешереп кертә
икән. Шул Аксубай районының Иске Ибрай авылыннан сеңлесенең улы Равил алып
киткәли икән. Быел гына да өч тапкыр алып киткән инде, 4—5 көн, кайвакыт хәтта атна-
ун көн дә торгалый икән аларда. Мунчалар кереп. Аннары Яңа Думага, сеңлесе Рушаниягә
илтә икән Равил, анда да 4—5 көн тора.
Дүрт көн рәттән шалтыраттым Зәки абыйга. Ятып кына торам шул әле, хәл юк
йөрергә, ди. Инфаркт, инсульт кичергән икән. Аякның хәле юк, тын алуы авыр, баш
әйләнә, ди. Яхшы йоклыйм, ләкин аяк туңа, кан юньләп йөрмәгәнгә, ди.
Бу актив табигатьле кешегә иң кирәге аралашу булса кирәк. Теге мин килгән көнне дә
бүген ятып кына торам дигән иде. Әйткәнемчә, безнең янда чабып диярлек йөрде. Өйдә
179
күбесенчә ялгыздыр, ләкин дөньяда ялгыз түгел ул. Мин булган ике сәгатьләп вакыт
эчендә генә дә 5 кеше шалтыратты аңа. Сөенепләр ала телефонны, сөенепләр сөйләшә.
Шалтыратучылар арасында авылдашлары да булган.
Туган авылы Яңа Дума аның иң олы күңел таянычы булса кирәк. Биредә аны
авылдашлары гына түгел, табигать үзе дә беләдер. Тау башында ярты гектарлап
«Зәкиулла наратлыгы» бар. Урманчыдан — үсентеләр, МТСтан трактор сорап алып,
мәктәп балалары белән 85нче елларда утырткан ул аны. Наратларның диаметрлары инде
25 сантиметрга җиткән. Урманда Урта чишмәгә дә бураны Зәки абый бураткан. Авылда
башта агач мәчет, аннары таш мәчет салуда да ул башлап йөргән...
90 яше 3 сентябрьдә тула аның.