Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАУЛАР БИЕКЛЕГЕНДӘ


АВАР ШАГЫЙРЕ РӘСҮЛ ГАМЗАТОВНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
Заманында Рәсүл Гамзатов Тукайны таулардагы ут сакчысы белән чагыштырган иде. Борынгы заманда Дагстанда шундый вазифа булган. Халык рухын якты учакка тиңләсәк, сүндермәс өчен аңа ара-тирә утын өстәргә, җил-давылдан ышыкларга, яңгырдан, силдән сакларга кирәк. Рәсүл Гамзатов авар халкының рухын күтәрүче иде, дөресрәге, ул үзе үк аның рухын гәүдәләндерде. Туган иле Дагстанны егерменче гасырда дөньякүләм танытучы да шагыйрь Рәсүл Гамзатов булды дисәк, хакыйкатькә хилафлык китермәбез.
Үз илен чын күңелдән сөйгән кешенең йөрәге киң була. Рәсүл Гамзатовның иҗаты Дагстан белән генә чикләнеп калмады, чөнки зур шагыйрь йөрәгенә бөтен дөнья сыя. Ул татар әдәбиятының да дусты иде. «Татар телен белмәгәнемә үземне ярлы итеп тоям, шул ярлылыгым өчен үз-үземне кызганам» — дигән сүзләрне Рәсүл Гамзатов мөнбәрдән риялык белән әйтмәгәндер.
Советлар Союзында Рәсүл Гамзатовның дәрәҗәсе зур иде. Ирексездән Хәсән Туфанның «Гамзат ич безнең рәсүл» дигән шаян юллары искә төшә. Андрей Вознесенский да ул заманда «Член президиума Верховного Совета товарищ Гамзатов, встаньте!» дип ачыргаланган иде.
Рәсүл Гамзатовның илкүләм танылуына Мәскәүнең ул вакыттагы «милли сәясәте» дә күпмедер роль уйнады, билгеле. Кайбер аз санлы халыкларның әдәбият вәкилләрен учка салып сикертеп алулар булды ул заманнарда. Әмма Рәсүл Гамзатов алар арасында аерылып тора иде. Үткен телле, зирәк, үз дәрәҗәсен һәрвакыт югары тотарга тырышкан тау кешесе. Дөрес, ул да кайчакта иманына каршы барырга мәҗбүр булгандыр — империя шагыйре булу җиңел түгел! — әмма хәзер, вафатыннан соң шактый вакыт үткәч, ачыклана: абынулары да, алданулары да самими булган аның, һәм йөрәктән саркылган кан, шигырьләргә күчеп, бүген Тәңредән кичерү сорый. Шигърият — күңел кичерүе. Шагыйрь безне дә кичерү сорарга һәм кичерергә чакыра.
Рәсүл Гамзатов Дагстанны дөньяга танытса, Дагстан да үз шагыйрен дөньяга күрсәтерлек итеп өскә күтәрде. Сибгат Хәким сокланып та, аз гына көнләшеп тә:
Рәсүлнең артында таулар,
Биек-биек таулар ич, Таяныч кирәк язганда, Кайда безнең таяныч?
— дип юкка гына язмагандыр.
Безнең республика җитәкчесе Фикрәт Табиев шагыйрьләрне «иждивенецлар» дип сүккән заманнар иде бу. Кимсетелгән, кимсенгән кешедән бөек, кыю шигырьләр туа аламы?
102
Әлбәттә, Рәсүл Гамзатов шигырьләре безгә урыс теле аша таныш. Хәбәрдарлар аның аварча ак шигырьләр генә (ягъни кафиясез) язуын тәкрарлый. Бик ихтимал. Авар телен кемдер тау бөркетләренең гцк-гцк дип кычкыруына охшаткан. Бөркетләрнең үз авазы, үз вәзене...
Әлеге шигырьләр Дагстан шагыйренең киң сулышын татар киңлекләренә күчерү ниятеннән тәрҗемә ителде.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА


Р ә сүл Гамзатов
Шөлдерле лачын турында җыр
Күк куерды, әйтерсең лә йонлач куйлар

Юл бирмәде бер-берсенә һич кенә.
Утырды тын — газиз кыялардан ерак —

Кызыл лачын ак бияләй өстендә.
Маһир кошчы тотты аны, шөлдер элде,

Алтынланган балдак аңа кидерде.
Канатларын күтәрде ул көтмәгәндә —

Көмеш аваз дөнья буйлап йөгерде.
Ак бияләй гүя тәхет, кунган шуңа,

Ашаталар, әйтерсең ул йорт кошы.

Тик төшендә болытларны кисеп үтә,

Төшкә керә таулардагы очышы.
Кузгалды ул — чең-чең килде көмеш шөлдер.

Кызыл лачын, туган идең яшьнәргә!
— Кичерегез, илгә кайтам хәзер, — диеп

Кычкырды ул ерак карендәшләргә.
Күк күкрәде, аваз килде кыялардан,

Колак салды кызыл лачын тын гына:
— Алтынланган балдак безне буып тормый,

Кызыкмыйбыз көмеш шөлдер чыңына.
Без ирекле, яшен тама канатлардан,

Ямь табабыз җил-давыллар эчендә.
Син ят безгә, кирегә оч, килмә кабат,

Утыр шунда ак бияләй өстендә.


***
Һич тә золым түгел тәүге хата,

Тәүге үпкәләү дә онытыла,

Тәүге курку бары шүрләүгә тиң.

Бик тә мөмкин: әгәр берәр көнне

Кыерсыта калса дустың сине —

Гаепләмә, кичер дустыңны син.
Бер тапкыр да юлдан язмаганны,

Күңеле бер тапкыр да азмаганны

Табып булмас җирдә, без эзләмик.

Әгәр дусның томаланса күзе,

Ишетелсә сиңа яман сүзе —

Бу хыянәт түгел, бер хата тик.
Сыңар ялгышымны сүгә-сүгә

Йөз чөергән дуслар! Минем өйгә

Ишек ачык һәрчак. Йә, керегез!

Бергә- бергә күпме еллар үткән,

Һәммәгезне мин кичердем күптән.

Сез дә мине, зинһар, кичерегез.


Әңгәмә
— Әйт әле син, гомереңне барлап, Кайсы вакыт иң әйбәте иде?
— Иң бәхетле көннәр истә бар да, Ул чакларда иркәм мине сөйде.
— Әйт әле син, гомереңне барлап, Булдымы бер үзәк өзелгәне?
— Иркәм онытты да булдым харап, Һәм яшәвем миңа сизелмәде.
— Ник яраттың? Мәхәббәтсез генә Яшәү җайлы, көн итүе җиңел.
— Ул шулайдыр. Тик шунысы менә — Андый көннәр минем истә түгел.


Сәгать белән сөйләшү
Тик икәү без өйдә. Сәгать һәм мин.

Сәгать санап ятам аңгы-миңге.
— Нигә йокламыйсың? — дип сорады

Уникене сукты да ул төнге.
— Гөнаһлы бер хатын гаебе бу:

Ул авыр сүз әйтте миңа кичен.
Йөрәгемә тиде дә кинәсе,

Йоклый алмый ятам шуның өчен.
Аваз салды сәгать тын бүлмәдә:
— Борчылма син, шулай булган мәңге. Т

еге хатын йоклый инде. Төштә
Күрә булыр синең интеккәнне.
Тик икәү без өйдә. Сәгать һәм мин.

Сәгать санап ятам аңгы- миңге.
— Нигә йокламыйсың? — дип сорады

Уникене сукты да ул төнге.
— Нахак сүзем белән рәнҗеттем мин

Сөеклемне бер гөнаһсыз килеш.
Шул үкенеч җанны кыйнаганда

Ничек хәзер мин йокларга тиеш?
— Кыйналмасын җаның. Тормыш бит бу —

Ирләрнең еш йокылары кача.
Гафу ителгәнне белмәгәнгә

Таша күңел, булмый һич башкача.
Тик икәү без өйдә. Сәгать һәм мин.

Төн чыгабыз качып яман күздән.

Кеше рәнҗетүдән сакла, тәкъдир,

Һәм арала мине нахак сүздән.

Шагыйрьне коткарган хатын турында баллада
Көн җилдереп үтте, Гомәр-Хаҗи,

Ял итеп ал; тыңлый алсаң түзеп,

Бер вакыйга сөйләмәкче булам,

Һич әкияти түгел ләкин үзе.
Син, кавказлы, әле кайчан гына

Пиаладан шәраб эчкән якта,

Әҗәл көтеп яткан карт бер шагыйрь

Хастаханәдәге бер ятакта.
Затлы хатирәләр бер-бер артлы

Газапларын бүлеп төшкән искә:

Хәтта чаптар атын яндырганы

Сөйгәненә ашыккан бер кичтә.
Тын чатырга иңгәч, караңгыда

Балкыган йөз, нәкъ тулган ай төсле.
Хәзер нәрсә... көчсез, зәгыйфь карт ул,

Кулында тик гәрәбәдән дисбе.
Бик күп икән хәлен белүчеләр,

Гади халык хөрмәт иткән аны —

Татлы чишмә суын китергәннәр,

Әчкелтем бал, тауда җыелганны.
Кайсысыдыр ерак юлга чыккан,

Ниндидер бер Тибет табибыннан

Тылсымга тиң дару алып кайтып

Әҗәл көткән карт кулына сонган:
— Шуны эч тә кабат яшәрерсең,

Элеккечә дәртле тибәр йөрәк. —

Карт баш тарткан:
— Җыр җырланды, булды,

Вакытында җирдән китү кирәк.
Кабер караңгысы иңгән чакта
Җир йөзенә акрын, бер хатын-кыз

Хастаханә ишегеннән кергән,

Үзе чибәр, көләч, япа-ялгыз.
Әйткән хатын:
— Хәзер карт шагыйрьгә
Тик мин генә итә алам ярдәм!
Төн кунарга калам, теләсәгез

Терелүен аның сез әгәр дә.
Сүрән, серле яктылыкка тиңдәш,

Мәңгелек яшь — ай сылуы кебек,
Өрфиядәй ак күлмәген киеп

Шагыйрь янына ул киткән кереп.
Нишләткәндер аны хатын төнлә,

Салкын канга нинди ут йөгерткән...

Әҗәл көткән шагыйрь таң алдыннан

Хатын белән бергә качып киткән.
Син ышансаң ышан, Гомәр-Хаҗи,

Ышанмасаң, торма теш агартып.

Хәйран калырлык эш...

Терелткән бит

Гади хатын әҗәл көткән картны.
Өметләнеп куйдым әле мин дә,

Соңгы сулышымда бер хатын-кыз

Килеп керсен иде кара төндә,

Чибәр, көләч булып, япа-ялгыз.


Кашлар
Киң аландай маңгаең иркен,

Ә аңардан бераз түбәндә

Ике күл бар, ике Севан күк

Сагышланып миңа төбәлә.
Шушы ике күлнең буенда

Ике төлке ята — чем кара.

Аралары ерак та түгел,

Гомергә тиң әмма ул ара.
Хәйләгә чос та соң үзләре,

Берничек тә булмый алдалап:

Күзгә-башка аучы күренсә,

Үлгән сыман алар тын кала.
Мин гадәти аучы түгел шул,

Төлкеләр дә моны шәп белә.

Мин уйнаган көйне ишеткәч,

Алар кинәт өскә чөелә.
Җәя кебек тартыла алар

Минем канны юри кайнатып.

Ачулансаң әгәр син миңа,

Үтерерләр сыман ук атып.
А, бу серле, назлы ишарә!

Ымсындыргыч... Синең истәме?

Җыерыла алар кайчакта

Якын килмә, диеп, кисәтеп.
Һәркем белә булыр, төлкеләр

Хәйләкәрлек белән данлыклы.

Ләкин болар... бу ике төлке

Юләр иткән күпме халыкны.
Алданасын белсә дә алдан,

Һәркем әсир шушы уенда.

Ике төлке ята — чем-кара,

Ике көләч күлнең буенда.
Мин гадәти аучы түгел шул:

Һәрбер ымын аңлыйм аларның.

Боерсалар — дөнья яулармын,

Әмер булса — тынсыз авармын.
Ике күлнең саклап сафлыгын,

Сез һәрвакыт уяу, чаялар.
Ләкин нигә дерелдисез соң

Ерактан ук мине абайлап.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА тәрҗемәсе