Сан алганда
Сан алганда
Сынау тотар
Сәгать сукты
И,татарым!!!
КЕМ диеп соң
Милләтеңне
Син атадың?!
«Татар», — диеп
Чәчрәп торыйк
Сан алганда.
Хилаф итми
Борынгыдан
Танылганга.
Татар булыйк
Саналганда
Сыналмыйча,
Яшик бергә
Ялгышлардан
Кыйналмыйча.
Милли төркем
Генә булу-
Безгә түгел!
Бөтен булып,
Бергә калу
Мөһим бүген!
Без — күпсанлы,
Бай тарихлы Бөек
халык!
Таркалмыйча,
Бүленмичә
Бердәм ТАТАР
Булып калыйк!
Кайтыйк әле...
Бик сагынып кайтып киләм
Авылым урамын,
Төшләремә кердең бит син —
Елап урармын.
Әнкәм дә юк, әткәм дә юк,
Юк күрше-күлән.
Капка төбен басып киткән
Тик яшел үлән.
Чишмә суын эчә-эчә
Көч-куәт алдым.
Урманымның моңлы җырын
Күңелемә салдым.
Сагыш басса, бар уйларым
Авылыма илтә.
Кайтыр әле, кайтыр диеп
Балачак көтә.
Кайтыйк әле туган якка,
Ятсын... мең киртә.
Бик күпләрне бит соңгы юл
Авылына илтә...
Шәҗәрәм
Типсә тимер өзәр нәселдән без,
Бик тирәннән безнең
шәҗәрә! Шәҗәрәм! —
Алтын йомгак булып киләчәккә
Һич өзелми, әйдә, тәгәрә!
Динен, телен сатмас нәселдән без,
Ата-ана хакы — иң зур хак.
Гомер бит ул тик бер генә килә,
Һәр мизгелен тоеп яшәр чак.
Туган өчен үләр нәселдән без,
Исән чакта хөрмәт — төп бурыч.
Елап яшәү безнең өчен түгел,
Тормыш көлсен өчен бул тырыш.
Вөҗдан, намус өстен нәселдән без,
Кеше булып яшәү, һай, авыр.
Буыннарга күчсен изге нәзер:
«Коръән сүзен тыңла, бул сабыр!»
Язмышларны төзер нәселдән без,
Бай тарихлы безнең шәҗәрә.
Шәҗәрәм! — Алтын йомгак булып киләчәккә
Бертуктамый, әйдә, тәгәрә!
***
Гомер-агач алтын төскә кергән,
Яфрак булып оча елларым.
Галәмнәрне, дәрьяларны айкый,
Үткәннәрне барлый уйларым:
Гамәлләрем, дуслар, уңышларым,
Иман белән үскән балам бар.
Үзем үргән, сүткән ялгышларым...
Кулын изи, әнә, сөйгән яр.
Гомер-агач алтын төскә кергән,
Төшми җиргә оча яфраклар.
Алла боерса, яшьнәрбез тагын! —
Алда еллар, озын юллар бар.