Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИНЕМ СӘХНӘ УКЫТУЧЫМ


Ул бик зур җырчы иде. П.И. Чайковскийның «Евгений Онегин» да Ленский партиясе, «Ромео һәм Джульетта» да — Ромео, Вердиның «Риголетто»сында — Герцог партиясе, «Травиатта»да — Альфред, Свердловский киностудиясе төшергән «Сильва»да Эдвин ролен башкарып Бөтенсоюз күләмендә танылды. Нияз Даутовның иҗади тормышы опера сәнгате белән генә түгел, җырлар, романслар башкару белән дә бәйле, аның иң яраткан композиторы П.И.Чайковский була.
Бөтен яшәешен опера сәнгате белән бәйләгән әлеге шәхеснең тормыш юлына күз салыйк әле.
Нияз Курамша улы Даутов 1913 елда Казан шәһәрендә дөньяга килгән. 1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлаган. 1939 — 1943 елларда Мәскәү кон- шәһәренең опера һәм балет театрының баш режиссёры булып эшләгән. 1975 елдан 1986 елга кадәр Татар Дәүләт опера һәм балет театрында солист һәм баш
серваториясендә шөгыльләнгән. 1953 елны Урал консерваториясен бетергән. 1943-1956, 1960-1964 елларда Свердловскида опера һәм балет театрында солист һәм режиссёр, ә 1965-1975 елларда Чиләбе
НИЯЗ ДАУТОВНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ
111
режиссёр булып эшләү белән бергә Казан Дәүләт консерваториясендәге опера җырчылары хәзерләү кафедрасының профессоры һәм аның кафедра җитәкчесе булып эшләде. 1957 елда РСФСРның халык артисты, 1958 елда Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була.
1956-1960 һәм аннан соңгы 1975-1986 елларда Н.К. Даутов М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театрының баш режиссёры булу белән бергә Казан Дәүләт консерваториясендә дә операга җырчылар әзерләү кафедрасын җитәкли, ә 1982 елда — профессор. Татарстанның танылган җырчылары З.Сөнгатуллина, Х.Бигичев, Э.Трескин, М.Якупов, Р.Сәхәбиев, К.Хәйретдинова һ.б. аны зур хөрмәт белән искә алалар. «Ул — безнең укытучыбыз, остазыбыз»,
- диләр. Нияз Даутов илебезнең күп шәһәрләрендә опералар куйды. Ул куйган опералар арасында Бөтендөнья классикасы әсәрләре «Кармен», «Чио- Чио-Сан», «Богема», «Пиковая дама», «Отелло», «Борис Годунов» һәм шулай ук Ф. Лоуның «Моя прекрасная леди» опереттасы булды. Үзе анда баш рольне башкарды. Аның белән бергә шушы опереттада эшләү бәхете миңа да насыйп булды.
Утыз еллык иҗади тормышында ул сиксәнгә якын спектакль куйды. Татар композиторлары язган опералар аның иҗатында аерым урын алып тора. Җиһановның «Алтын чәч», Х.Вәлиуллинның «Самат», Р.Гобәйдуллинның «Җиһангир», Б.Мулюковның «Кара йөзләр» һ.б. әнә шундыйлардан.
Без соңгы курсларда, анда укып, бөтенебез бергә театрга эшкә килдек. Минем диплом спектакле «Җиһангир» иде. Н.К. Даутов безнең белән балалар белән эшләгән кебек эшләде. Сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, ничек фрак белән йөрергә, тростьны ничек йөртергә өйрәтте. Ул һәр партиянең музыкасын белә иде, шуңа күрә мезансценаларны бик җиңел, безгә җайлы итеп төзеде. Элек режиссёрлар баш рольләрне зур тәҗрибәле җырчыларга гына бирәләр иде, шуңа күрә яшь кешеләрне картлар башкара иде. Ә Н.Даутов ышанып, безгә, яшьләргә рольләр тапшырды.
Миңа аның куйган операларында җырларга туры килде. Бәхетемә, Дәүләт имтиханымда Р.Гобәйдуллинның «Җиһангир» операсында Ислам, «Севильский цирюльник»та — Фигаро, «Евгений Онегин»да — Онегин, «Алтынчәч»тә
— Хан, «Кара йөзләр»дә — Мулла, Штраусның «Летучая мышь»та Айзенштайн партияләрен башкардым. Остазыбыз барын күрсәтеп, аңлатып биргәнгә эшләү җиңел булды.
Консерваториядә студентлар аны бик яраталар, дәресләренә йөрү шатлык иде. Укып бетергәч, аның студентлары театрга килә, ул аларны эшкә ала һәм театрда укыту дәвам итә. Даутов кемгә нәрсә кирәклеген белә, һәм ялгышмый иде. Н.К.Даутовны барыбыз да яраттык, ул безне театрны, операны яратырга өйрәтте. Мәскәү музыкантлары да аны хөрмәт итте. Аның якын дусты энциклопедик белемле, әдәбиятны, музыканы, рәсем сәнгатен яхшы белгән пианист Рихтер иде.
Тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы белән тормышта да ул безнең барыбызга үрнәк булды. Өйдә ул бик тәмле итеп ризыклар әзерли, безне чакырып сыйлый, кызыклы хәлләр турында сөйли иде.
Безгә, яшьләргә Нияз Курамша улы гел ярдәм күрсәтеп торды, гозер белән партия өлкә комитетына да йөри иде. Кемгә фатир, кемгә мактаулы исем, барысына да ул йөрде. Мин отпускада авылга кайтып киткән идем, бервакыт шунда аннан хат килеп төште. «Тизрәк кил, сиңа фатир турында сөйләштем», дип язган. Мин Казанга кайтып киттем. Миңа гына түгел, барыбызны да ул шулай канат астында тота иде. Мәрхүм җырчыбыз Хәйдәр Бигичевны ул коткарып калган иде. Мәскәүдәге бөек пианист Рихтер аркылы сөйләшеп, аңа операция ясатты. Гомумән, ул бик ярдәмчел кеше иде. Консерватория тәмамлап килгән яшьләргә кияргә киеме булмаса үз акчасын бирә иде.
Аның тагын бер күркәм эше истә калды. Ул күп еллар буе көндәлек язган, гомумән, ул елларда артистлар көндәлек алып барганнар. Бик кызыклы хат алышу бар иде. Үзенең беренче укытучысы бер апа белән гел хат алышып торган, анда аның эчке хисләре, нәрсә
112
эшләргә җыена, барысы да яхшылап язылган. Ул хатларны, көндәлекләрне безнең җырчы Эдуард Трескин Нияз Даутовның туган көннәрендә Актерлар йортында укый иде. Музыка астында, бик кызыклы бер спектакль кебек була иде. Хәзер алар барысы да Э.Трескинда саклана.
Нияз Даутовның тагын бер кызыклы ягы турында әйтәсем килә. Спектакль куяр алдыннан ул хор артистларына, солистларга барысын җыеп кереш бер сүз сөйли иде. Бу нинди чорда язылган, халыкта нинди гадәтләр булган, художниклар нәрсәләр язганнар, барысына репродукция күрсәтеп, төпләп аңлата иде. Минем башка режиссерлардан андый сүзләр ишеткәнем булмады. Бер кызык хәл истә. Безнең театрда бер яшь режиссер спектакль куйды. Ул «Телефон» — дип атала, анда бер егет сәхнәдә гел бер үзе телефоннан сөйләшә, сәхнәнең икенче ягында кыз кеше, шуларның сөйләшүе. Спектакльне кабул иткәндә беркемгә дә ошамады. Нишләргә? Премьера шул ук кичне билгеләнгән. Шунда сәхнәгә Нияз Курамшевич керде дә миңа әйтә, Рафаэль, мин сиңа ышанам, менә болай ит, болай ит, кыскасы, үзең теләсә нәрсә эшлә, диде. Мин шулай эшләдем дә, үземә-үзем спектакль куйдым. Спектакльдән соң Камал театры артисткасы Г.Исәнгулова минем янга кереп: «Ай-яй, Сәхәби, шәп спектакль куйгансың», — дип, мактап китте.
Н.К.Даутов 1986 елда, театр каршындагы утыргычта, кулында Җ.Фәйзинең «Башмагым» спектакленең текстын тоткан килеш бакыйлыкка күчте. Даутов талантларны таба, аларга дөрес иҗади юл күрсәтә белә иде. Аның укучылары Россиянең төрле шәһәрләрендә эшлиләр — алар Н.К.Даутовның дәвамчылары.