КҮЛӘГӘ
ДЕТЕКТИВ РОМАН
Типсә тимер өзәрдәй таза егет, тормышының тәмен генә белеп яшәр чагында, гомерен үз теләге белән өзәр дип кем уйлаган... Соңгы вакытларда тормышында булган кайбер сынаулар аны тез чүктерерлек түгел сыман иде. «Чечен сугышы» дип аталган мәхшәрдән исән-сау калган егет андый гына кыенлыкларга бирешмәскә тиеш иде... Тик, октябрьнең салкынча бер көнендә, үз дачасындагы өйнең чоланында, Маратның асылынган гәүдәсен табып алдылар. Аны бу хәлдә беренче күрүче кеше әнисе Зәйтүнә иде.
Җәй көннәрендә аны бакчага үз машинасында Марат озаткалады. Ә менә соңгы арада әллә нәрсә булды улына. Берничә атна күзгә-башка чалынганы юк. Ана күңеле баласының ниндидер күңелсезлеккә тарыганын сизенде сизенүен. Тик аның эшләренә тыкшынып, ачуын китерәсе килмәде.
Пошынырга сәбәпләр дә бар анысы. Атна-ун көн элек, без милициядән дип, ниндидер адәмнәр улының соңгы көннәрдә нәрсәләр белән шөгыльләнүен, кайларда йөрүен сораштырганнар иде. Алар киткәч, Зәйтүнә ашыгып киенде дә улы яшәгән фатирга китте. Ләкин аңа ишек ачучы булмады. Маратның хатыны Люба да соңгы вакытта гел читләшеп йөри. Бу хатын улының өйдәше генә. Хәзерге яшьләр «гражданский брак» дип атаган мондый мөнәсәбәтләрне Зәйтүнә бик хупламады. Шуңа күрә Люба белән алар элек тә сирәк аралаштылар. Маратның, командировкаларга еш йөрим, дип сөйләгәне булгач, бу юлы да шунда киткәндер дип күңелен тынычландырырга тырышты ул. Әмма ана йөрәге ана йөрәге шул...
... «Кайнар нокта» ларда хезмәт итеп кайткан егетләргә кайберәүләр бераз көнләшеп тә карыйлар. Шул ук вакытта, шикләнүчеләр дә юк түгел. Ни әйтсәң дә, үлем белән янәшә йөргән, кан күргән ир-атның холкын аңлап бетермәле түгел. Юкка-барга кызып та киткәлиләр.
Авыррак холыклы булса да Марат күңелле компанияләрдән бер дә читләшмәде. Бигрәк тә үзе кебек дары исе иснәгән егетләр белән очрашып бәйрәм итүләре «югары дәрәҗәдә» уза иде. Дуслар төрле сугышчан бәрелешләрне искә төшереп утыра торгач, көн төн белән алышына, вакыт исәбе югала. Акрынлап, шешә артыннан шешә бушый торгач, егетләр
Фәрит ИМАМОВ (1960) - журналист, язучы; әсәрләре Республикабыз газета-журналларында даими басылып килә. Түбән Кама шәһәрендә яши.
«төтенгә» әйләнә. Еш кына «сугышчан дуслык» мәҗлесләре Маратнын өендә, әнисе күз алдында үтә. Ана мондый мәҗлесләргә теше-тырнагы белән каршы булса да, авыр сүз әйтеп, егетләрнен күнелен төшерәсе килми. Анда — ут эчендә җинел
Фәрит
Имамов
КҮЛӘГӘ
2.* 31
булмагандыр, әйдә, тыныч тормышнын рәхәтен күрсеннәр... Кайчак, малайлар янына кабымлыгын, тегесен-монысын әзерләп чыгарганда да: «Артыгы китмәсен. Нигә шулкадәр эчәсез инде?»
— диюдән ары узмый. Ә Марат күп эчүдән калайлана барган карашын әнисенә текәп: «Не беспокойся, все под контролем», — дип куя. Мондый «мальчишник» ларнын хәерлегә илтмәсен күнеле белән сизенгән ана эш таба алмыйча йөргән улын тизрәк эшкә урнаштыру кирәклеген анлый иде...
Ул бердәнбер улын ялгызы тәрбияләп үстерде. Ире, малай әле бик кечкенә чагында ук, яшьрәк бичәгә күзе төшеп, гаиләсен ташлап чыгып киткән иде. Зәйтүнә, баштарак, бераз җилләнеп алыр да кайтыр, бала хакына гафу итәрмен, дип ирен көтте. Ләкин яшь хатын күнеленә хуш килгән булса кирәк, ире берничә айдан кайтып законлы аерылышырга теләде.
Зәйтүнә башкага кияүгә чыгу турында уйламады да. Улы ким-хур булып үсмәсен дип, икешәр эштә эшләде. Маратнын тамагы тук, өсте дә бөтен иде. Ә менә тәрбия ягы җитенкерәмәде бугай. Малай, үз сүзен сүз итәргә өйрәнеп, иркәрәк үсте. Анысын таный Зәйтүнә. Үсмер чагында кынгыр юлга кереп китмәгәе дип бик нык кайгыра иде. Югыйсә, таныш-белешләреннән, әле тегендә, әле монда, кемнендер малае «группировка»га эләккән, кайсыныкыдыр шикле адәмнәр белән аралаша икән дип сөйләгәннәрен еш ишеткәләде. Ә малае бу яшьтәге күчеш чорын күз төбен кара яндырып кайту, күрше малаеннан «акча кысу», шунын аркасында зыян күрүче малайнын әти-әнисе белән әйткәләшү кебек вак-төяк күнелсезлекләр белән генә уза алды.
Армиядән кайтып сыйланулар башлангач та, ананын күнелен «тайгак юлга» кереп китмәгәе дигән уй тырнады. Ул, сиздермәскә тырышып кына, үзе дә улына эш урыны эзләргә кереште. Таныш-белешләрдән сорашкалады, газеталардагы белдерүләр буенча шалтыраткалады. Кайберләрен Маратка әйтеп караса да улы, ошатмыйча кул гына селтәде. Бервакыт урамда «чыбык очы» туганын очраткач та улын эшкә урнаштыру турында сүз кузгатты. «Ник Наил Хәкимовичка мөрәҗәгать итмисен сон? Хәлгә керә торган ярдәмчел кеше бит. Өстәвенә, мина чыбык очы туган тиешле. Ул мина чыбык очы, мин сина чыбык очы, димәк ерак булса да туганнар бит әле», — дип сөйләнде шунда теге хатын. Наил Хәкимович Нәгыймуллин, чыннан да олы урында эшли. Анын шәһәрдә бик дәрәҗәле адәм икәнлеген Зәйтүнә дә ишетеп белә, тик ул кеше белән бер дә аралашканы юк, болай гына, тик торганда анын янына барып керә алмыйм бит инде. Бәлки үзен ярдәм итәрсен дигәч, теге танышы: «Ярар, фәләннен фәләне аша үтенеченне җиткерермен. Наил Хәкимович анын ишеләрне игътибарсыз калдыра торганнардан түгел. Барыбыз да ана барып егылдык. Беребезне дә бормады. Хәзерге көндә балаларыбыз Аллага шөкер» — дип өметләндереп юата алды.
Әлеге сөйләшүдән сон Зәйтүнә өенә канатланып кайтты. Нәм чыннан да, атна-ун көн үткәч, теге хатын гозере буенча түрәнен кабул итәргә риза булуы турында хәбәр иттеләр.
Наил Хәкимович Зәйтүнәне көтелмәгәнчә җылы каршылады. Ул хәтта, кабинет түрендәге урыныннан торып, ишектән керүче хатыннын каршысына килеп: «Нишләп элегрәк мөрәҗәгать итмәдегез? Андый кыенлыклар булганда, оялып тормаска кирәк. Ни әйтсән дә, туган тиешле дә икән»,
— дип сөйләнә-сөйләнә, кул биреп күреште. Мондый җылы мөнәсәбәттән эреп киткән Зәйтүнә, бөтенләй чит булган әлеге кеше каршында, ин якын туганы белән сөйләшкәндәй чишелеп, энҗе-мәрҗәннәрдәй сүзләрне тезде дә тезде. Бары тик үтенечен генә аяк астына салмасын, бары улын гына эшкә урнаштырсын...
Наил Хәкимович: «Мәсьәләне тиз көндә хәл итәрбез», — дип озатты Зәйтүнәне. Чыннан да, бер атна узды микән, һаман шул «чыбык очы» туганы аша, ул Маратны үзенә чакыртты. Бәхеткә каршы, әллә түрәнен сүзләре үтемле булды, әллә башка сәбәпләр белән, егет анын тәкъдименә ризалашып кайтты. Дөрес, Наил Хәкимовичнын үз кул астында эшләмәячәк икән. Бөтенләй икенче оешмада, ди.
Шулай итеп, Зәйтүнә «чыбык очы»н «чыбык очы»на ялгап, максатына иреште.
ФӘРИТ ИМАМОВ
32
Улы эшли башлагач, «мальчишник»лар, эчемлекле табыннар сизелеп кимеде. Зәйтүнә моны да Наил Хәкимович йогынтысы дип анлады. Бигрәк игътибарлы, кайгыртучан кеше шул. Беркөнне, шәхсән үзе, Зәйтүнәләр өенә килеп, аларнын яшәеш-көнкүрешләре белән кызыксынды. Үзләренен фәкыйрь генә җиһазландырылган фатирлары өчен Зәйтүнә анын каршында оялып та куйды хәтта. Бары белән табын әзерләп йөргән булды. Чәй янына мәен дә чыгарды. Кунак анысын да кире какмады. Ашау-эчү барышында үзе күп сөйләшмәсә дә сораулар бирде, Маратнын ничек эшләве белән кызыксынды.
«Улыгыз мина беренче караштан ук ошады. Кайнар ноктада хезмәт иткән егетләргә, гомумән, ихтирамым зур. Ышанычлы кешеләр алар. Үзем дә кайчандыр Әфган шулпасын эчкән кеше мин», — дип Зәйтүнәнен күнелен күтәрде.
Йорт каршында торган кара «Волга»сына дәрәҗәсен белеп кенә кереп утырган олы кунакны Зәйтүнә тәрәзәдән шыкаеп карап озатып калды.
Марат акчаны әйбәт алып эшләде. Башта үзенә яхшы өс-баш киемнәре юнәтте. Сонрак, әнисе бик нык үтенеп сорагач, инде ничә дистә ел ремонт күрмәгән фатирларын ремонтлату җаен да тапты. Зәйтүнә мона сөенеп бетә алмады. Шундый төшемле эшкә урнаштырганы өчен Наил Хәкимовичны ничек итеп бәхилләп бетерермен, дип кайчак кайгырып та куя иде. Тора- бара Марат ял көннәрендә өйдә тормый башлады. Ял көннәрендә дә эшлисезмени, балакаем, дип сораштырырга керешсән, Наил Хәкимович шәһәр читендә дача төзи, шунда булышырга йөрим, дип кенә җавап бирә. Ана монысына куанды гына, әйдә, кылган яхшылыклары өчен бәхилләве булыр диде.
Ел ярым узды дигәндә, Марат өр-яна «девятка» машинасына утырып кайтты. Рульдә үзе иде. Әнисенен шикләнүенә каршы, бу юлысы да Наил Хәкимович булышкан икән. Ана артыгын төпченмәде. Нишлисен, яшьләр үзләренчә яшәргә тели. Марат бурычлы булып калучылардан түгел, әҗәтен түләр. Тагын берәр айдан Маратнын аерым квартирга күчеп яшәргә теләве турында сүз чыкты. Булачак хатынынын бер бүлмәле фатиры бар диме шунда... Әле егерме дүрте тулмаган егетне, аерып чыгарып җибәрергә бик теләмәсә дә, анысына да ризалашырга туры килде. Ни генә димә, бала анага биш яшьтә дә бала, егерме биштә дә. Ярар, үз янында җылы ашы да, юып үтүкләнгән киемнәре булыр, өйдән чыгып китсә, кем шулай тәрбияләр баланы... Туй уздырмадылар, Люба исемле хатын белән «гражданский брак»та гына яши башладылар...
* * *
Кайбер кешегә язмыш гел елмая. Нинди генә эшкә тотынса да, унышлы чыга, теләгәннәренә җинел ирешә. Ә Наил Хәкимович андыйлар рәтенә керми. Язмыш ана, үзе әйтмешли, алдын да, артын да күрсәтте, хәзерге дәрәҗәсенә ирешсен өчен бик күп «тоз ашатты». Алты балалы гаиләдән чыккан гади бер авыл малаена шәһәрдә кем җинел тормыш әзерләп куйсын сон?! Кая инде ул! Түрә балаларынын гына барысы да җитеш: үзләре туганчы әтиләре әллә кайчан «алтын таулар» өеп куйган була.
Наил мәктәптә әллә ни яхшы укымады. Гаиләдә укуны алга сөрүче, аны максат итеп куючы да юк иде. Әтисенен: «Миччедән — мичче, чабатачыдан чабатачы туа, безнеке дә әллә кем булмас, үзебез шикелле ферма тирәсендә йөрер, әйдә, эшкә өйрәнеп үссен», — дип сөйләшкәнен Наил хәтерли әле. Өлкән бала буларак, кечкенә эне-сенелләрен карау да ана йөкләнгән иде. Тик ул ыбыр-чыбыр балаларнын өйдә чыр-чу килеп сугышуларын карап торырга бик яратмады. Шуна күрә, әлеге «вазифаны» тулысы белән үзеннән яшь ярым кечерәк сенлесенә йөкләп, мәктәптән кайтуга, әти- әнисенә булышуны сылтау итеп, фермага йөгерә иде. Эштән вакыты калса да, дәресләрен карарга ашыкмый, малайлар белән «шар сугарга» чаба. Әнә шуна да укуынын рәте булмады. Ата-аналар җыелышында: улыгызнын башы бар, тырышмый гына. Бераз күз-колак булыгыз әле шуна, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. «Миччедән — мичче...» дип әнә шул вакытларда әйтә иде инде әтисе.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Наил шәһәргә китеп, ГПТУда төзүче һөнәре бирә
КҮЛӘГӘ
2.* 33
торган курсларга укырга керде. Әти-әнисе мона да куандылар. Менә бит уллары шәһәрдә укып йөри. Өстәвенә ашау-эчү, киенү дә дәүләттән. Әйдә, бер тамак кимрәк булыр...
Шәһәрдәге төзелеш оешмаларынын берсендә ике-өч ай монтажчы булып эшләгәч, егетне армиягә алдылар. Ата-ана монысына да көенмәде. Армиядә хезмәт итмәгән кеше сирәк, дөнья күреп кайтыр, холкы ныгыр, диделәр.
Нәркемнен дә язмышында кискен борылышлар була. Армиягә алыну, әле анда да Әфганстанда хезмәт итү, Наилне тормышка икенче төрле карарга өйрәтте. Совет солдатларын интернационалист итеп сугыш хәрәкәтләрендә катнаштыру халык теленә «Әфган сугышы» дигән исем белән кереп калды. Үзебездә тыныч тормыш барганда, ниндидер икенче бер илнен эчке эшләренә тыкшынып кан коеп йөрү тарихнын бер ялгышы гына, дип бәяләнде. Кичәле-бүгенле мәктәп партасы артыннан чыккан, әле ныклап дөнья күреп тә өлгермәгән яшь кенә малайларны ут эченә кертеп, аларнын рухына күпме зыян салынгандыр. Кайберләре дары исе иснәп, шул сугыш афәтеннән исән-имин кайтсалар да, мондагы мохиткә яраклаша алмыйча, җәмгыятьтән читкә кагылды, кайберләре эчкечелеккә салынды, икенчеләре йомылып яши башлады...
Бөтен кешенен дә язмышы бертөрле түгел: Наил дә, «интернациональ бурыч»ын үтәп, Әфганстаннан исән-имин кайтты. Егет «дары исен иснәп» кенә калмады, әлеге мәгънәсез сугышнын бөтен авырлыгын үз инендә татыды. Юк, кемнендер кин җилкәсе артына качып йөргәнгә генә исән калмады ул. Башкалар шикелле, «дух»ларнын һөҗүмнәрен кире кайтарырга да туры килде, сугышчан заданиеләргә дә барды. Әйе, ут эчендә беркемгә дә ташлама юк, «Сугышчан батырлык өчен» медален дә юкка гына бирмиләр.
Армиядән сон озаклап ял итеп ятарга туры килмәде, Казандагы төзелеш техникумына юл тотты. Имтиханнарга әзерләнү өчен вакыт кына калмаган иде. Шуна күрә, имтихан сорауларына җавабы да әлле-мәлле генә булды. Белеме белән артык ялтырамаса да, күкрәгенә медаль таккан бу егетнен әфганчы булуы ярдәм итте: имтихан алучы укытучы билгене җәлләмәде. Әнә шулай итеп, бер михнәтнен — бер рәхәте, дигәндәй, укырга да керде, энеләрен-сенелләрен аякка бастыру өчен тырышкан ата-анасына җинелгәрәк туры килер дип, төнге каравылчы булып эшкә дә урнашты. Буш вакытларында вагон бушатып та акча эшләштергәләде.
Техникумда үткән елларында ул тагын да җитдиләнде, ныклап, тырышып
укырга, кирәклегенә төшенә башлады. Белемен булмаса, син дөньяда беркем дә түгел икән — әнә шуны анлады егет. Тырышлыгы юкка булмады, уку буенча алдынгылар рәтендә барды. Хәтта берчакны техникум дирекциясе исеменнән авылга әти-әнисенә рәхмәт хаты да юлладылар. Соныннан әтисе: «Малай прафисыр булырга җыена. ахры, укыган җиреннән мактап хат язганнар», — дип, шул рәхмәт хаты белән күрше-күләнгә мактанып та йөргән бугай. Авыл укытучыларына да шәп кенә эләккән, улыгыз көчкә өчкә укый, дип гел зарландыгыз, әнә, Казаннан мактау хатлары ява гына. Үзегезнен укыта белмәгәнегезне балалардан күрмәгез, дигән Хәким абзый. Сонгы сүзләре Наилнен әле һаман да авыл мәктәбендә укучы энекәш- сенелкәшләре өчен әйтелгән иде, әлбәттә. Алар да абыйларыннан әллә ни ерак китмәгән. Укулары куанырлык түгел. Ата-аналар җыелышына барган саен әниләре өчен мәктәптән һаман шул зар булып ияреп кайта. Дөрес, әлеге рәхмәт хаты балаларына кайчак үрнәк итеп тә кулланыла. Әнә, абыегызны күрегез, янәсе, сезнен кебек икелегә-өчлегә укып, ата-анасынын йөзенә кызыллык китерми.
Үлем белән йөзгә-йөз очрашкан кеше генә тормыш кадерен чын-чынлап белә башлый диләр. Шулай микән? Югыйсә, сугыш мәхшәреннән исән- имин кайтып та, илдә үзләренә таяныч таба алмыйча, тормыш төпкеленә төшкән егетләр аз түгел. Ә Наил төпкә төшмәде, киресенчә, күтәрелә генә барды.
Ул производствога килгәч җәмәгать эшләреннән читләшмәде. Аеруча, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан егетләрнен яшәешен, көнкүрешен яхшырту буенча тырыша башлады. Эреле-ваклы түрәләрнен ишекләрен еш шакырга
ФӘРИТ ИМАМОВ
34
туры килде ана бу мәсьәләдә. Унышсызлыкка очраган чакларында егет ярты юлда туктамый, җилкәннәрен тиз генә төшерергә җыенмый, кем әйтмешли, ишектән куып чыгаралар икән, тәрәзәдән килеп кереп, түрәнен каршысына баса. Һәм бу тырышлыклары юкка гына булмады. Тиздән аны шәһәр түрәләре таный, ә гади кешеләр хөрмәт итә башлады. Шулай итеп, студент чактагы «Шустряк» кушаматы онытылып, ул әкрен генә Наил Хәкимовичка әверелде.
Прораб итеп куйгач Наил Хәкимович, югары белем кирәклеген анлап, Казан төзүче инженерлар институтына читтән торып укырга керде. Кул астында эшләүчеләр белән дә, җитәкчеләре белән дә уртак тел таба белә. Үзенен «служебный» машинасы булмаса да, трест инженеры Афанасьевнын иске генә «ГАЗ—69» машинасы белән берничә мәртәбә авылына кайтып килде. Гаилә башлыгы Хәким абзыйнын авылда дәрәҗәсе күзгә күренеп үсте. Ул хәзер чынлап торып улы белән горурлана — менә бит нинди егет үстерде...
* * *
Көзге көннен матур иртәсендә Зәйтүнә бакчага барырга уйламаган да иде. Иртән кер юарга әзерләнгәндә, өйдә сабын юклыгы беленде. Кибеттән тиз генә сабын алып кайтыйм дип урамга чыккан иде, күрше подъезд янында танышларын — ирле-хатынлы Хатип белән Минсылуны очратты. Бакчага барырга җыенып йөрүләре икән. Шунда, көзен автобуслар сирәк йөргәч, юл унае бит, әйдә утыртып алып барабыз дип үзләре тәкъдим иттеләр. Бераз икеләнеп торгач, Зәйтүнә ризалашты. Керләрне сонрак та юарга була бит. Дүрт стена артында бикләнеп ятканчы, бераз саф һава да сулармын, дип уйлады ул үзенчә.
Сонгы көннәрдә улы күзгә-башка чалынмагач, болай да ике ут арасында яна. Дөрес, килене Люба, Марат озак вакытлы командировкага китте, ярты елсыз да кайтмас дигән иде. Шул сүзләрдән бераз тынычлангандай булды булуын, тик ниндидер яман шик һаман күңелен тырнап тора. Милиция формасындагы кешеләрнең килеп, сораштырып йөрүләре дә бу шиген көчәйтте. Шуларны уйлап монда акылдан шашарга мөмкин, бераз кеше белән дә аралашырмын дип күңелен юатты...
Машина Зәйтүнәнең бакчасы янына җитеп туктагач, Миңсылу, кабинадан төшеп койма аша гына җиләк-җимеш агачларын караштыргалап торды. Урам капкасын ачып, өйгә таба баручы хатынга: «Теге алмагачыгыз нинди сортлы, монысы нинди?» — дигәнрәк сораулар бирде.
Зәйтүнә, өйгә якынлашып, кесәсендәге ачкычларын да барлый башлаган иде инде. Шулчак күзе ишек бигенә төште. Ул ачылган. Соңгы вакытларда, бакча өйләренең йозакларын ватып, әйберләр урлап чыгу очраклары гадәти күренешкә әверелде. Анысына шаккатасы түгел. Ләкин монда йозак та ватылмаган, күгән дә каерылмаган. Ә запас ачкыч бары тик Маратта гына. Зәйтүнә, ничектер, күңеле белән, улы өй эчендәдер дип уйлап алды. Тик ни өчен ул анда булырга тиеш? Менә анысы аңлашылмый. Шуңа күрә, әле һаман да китәргә ашыкмаган, сораулар биреп йөдәтүче теге хатынга игътибар итмичә, ишек янына килеп, сак кына аны үзенә тартты. Ишек эчке яктан бикле түгел иде. Хатын ачты да куркудан катып калды. Нәкъ аның каршында бауда кеше гәүдәсе асылынып тора...
Аның ачыргаланып кычкырганын инде машинага кереп утырып, ишекне ябарга җыенган Миңсылу да, ире Хатип та яхшы ишеттеләр. Йөгереп килеп җиткән юлдашларына берни дә әйтә алырлык хәлдә түгел иде шул Зәйтүнә. Ул бары тик бармагы белән ишеккә ишарәләп алды да үксеп җиргә чүгәләде. Хатип ишекне ачып карады һәм каршындагы күренештән өнсез калды...
Калганнары бик тиз эшләнде кебек. Хатип, машинасына утырып, милиция чакырырга шәһәргә кайтып китте. Зәйтүнә аңа килене Любаның адресын әйтте. Мондый вакытта аннан да яхшы киңәш бирүче булмас, шалтыратып кара дип, Наил Хәкимовичның телефон номерын бирде. Хәер, ул бу хакта Хатип китәргә җыенгач кына исенә төшерде. Чыннан да, мондый кайгылы вакытта ялгыз хатынга төпле
КҮЛӘГӘ
35
киңәш бирердәй, кайгысын уртаклашырдай һәм кирәк чакта тиешле ярдәм күрсәтә алырдай бер якын кешесе дә юк иде...
Бер сәгать үтте микән, милиция һәм «Ашыгыч ярдәм» машиналары да күренде. Алардан тыш, каяндыр ишетеп өлгергән берничә кеше килеп басты. Наил Хәкимович та биредә. Ул килгәндә, милиция хезмәткәрләре Маратның гәүдәсен баудан төшергән, ишек алдына чыгарып салган иде инде. Аны караштыргач, янәшәсендәге егеткә нидер әйтте. Аннан милиция төркеме белән килгән капитанга ниндидер күрсәтмәләр бирде. Соңыннан гына шушы көтелмәгән фаҗигадан нишләргә белмичә гаҗизләнеп калган ана янына килеп, аның кайгысын уртаклашты. Нык булуын, кайгыга бирешмәвен теләде. Бөтен эшен ташлап монда килеп җиткән һәм чын күңелдән кайгысын уртаклашып торучы бу кешедән дә якынрак беркеме дә юк иде ялгыз хатынның...
Өй тирәсенә беркемне дә якын китермәделәр. Вакыйга урынын фотога төшереп алдылар. Өй эчен һәм ишегалдын да бик җентекләп тикшереп чыктылар. Тирә-якны карарга да онытмадылар. Урамның икенче ягына китеп барган милиционер тиз генә кире борылып та килде. Оператив төркем җитәкчесенең колагына иелеп, нидер әйтте. Кыяфәтенә караганда, ул тагын нәрсәгәдер тап булган. Маратның гәүдәсе янында милиционер калдырып, барысы да шул якка ашыктылар. Ә бераздан аларның берсе җыелып торучылар янына килде дә, пүнәтәй итеп өч кешене чакырды.
Өйдән нибары илле-алтмыш метр ераклыкта, тыкрыкка борылган җирдә, тагын бер мәет ята иде. Аны чәнчеп үтергәннәр. Күкрәгендәге канлы ярасы шул хакта сөйли. Оперативникларнын: «Танучылар юкмы?» — дигән соравы җавапсыз калды...
Ике урам чатында калган «Ока» машинасы тикшерүчеләрне үзенә җәлеп итте. Кычкырып эзләсәләр дә бирегә килүчеләр арасында анын хуҗасы табылмады. Якын-тирәдәге йортларда да бер җан иясе юк.
Машинага беркетмә төзеделәр.
Корбаннарнын гәүдәсен моргка алып киткәч, Наил Хәкимович Зәйтүнәне өенә кадәр озатып куйды. Әле анын фатирында ярты сәгатьләп утырырга да вакыт тапты.
— Эше дә яхшы, якын-тирәсендә йөрүчеләр дә мин белгән ышанычлы кешеләр иде. Күрәсен, читтән йогынты ясаучылар да булгандыр. Кызганыч, бик кызганыч, билгеле...
Зәйтүнә анын сүзләренә каршы җавап табарлык хәлдә түгел иде. Ул бары тик ынгырашкандай аваз чыгарды да:
— Белмим... Башыма сыйдыра алмыйм... Ничек болай килеп чыкты сон?
— дип сөйләнгәндәй итте.
Шактый гына сөйләшмичә утыргач, Наил Хәкимович, урыныннан кузгалып Зәйтүнәнен иннәреннән тотты да нык булырга кушып, ишеккә юнәлде...
Маратны җирләүне дә Марат Хәкимович шәхсән үзе оештырып йөрде. «Сез — җитәкче кешенен мәшәкатьләре болай да баштан ашкандыр. Мона кадәр күрсәткән ярдәмегез өчен дә рәхмәт. Үзебез җаен табар идек әле»,
— дигән сүзләргә ул кул гына селтәде.
— Үз энем шикелле якын күрдем. Сонгы ярдәмем булыр, — диде.
* * *
Наил Хәкимович Маратны эшкә урнаштыру мәсьәләсендә үзенә чакыргач: «Менә нәрсә, энем, махсус белемен булмагач, мин сина җитәкче урыннар вәгъдә итә алмыйм. Ә акчалы эш табарга мөмкин. Минем бер якын танышым бар. Анын предприятиесе зур түгел. Шулай да акчаны шәп сугалар кебек. Кайвакыт үзем дә, их шунда гына эшләсәм, мондагы тиеннәргә карап ятмас идем, дип көнләшеп куям. Ә киләчәктә кем булуын синнән тора. Үзенне күрсәтә аласын икән... Беркем дә министр булып тумаган. Барыбыз да түбәннән күтәрелдек. Мин үзем әле бөтенләй авылдан чыккан малай. Хезмәт юлымны төзүче-монтажчы булып кына башладым. Ә хәзер шактый гына йогынтылы адәмнәр дә минем белән исәпләшә. Барысына да үз көчем белән ирештем...» — дигән иде. Анын, үзе әйткәнчә, тиеннәргә генә эшләп
ФӘРИТ ИМАМОВ
36
йөрмәгәнен Марат бик яхшы чамалый. Кая инде җылы урынны ташлап китү. Аркан белән сөйрәсәләр дә тырышып-тырмашып урынында калачак ул.
Алай да түрә сүзендә торды. Берәр атнадан Марат эшкә урнашты. Шәһәрнен зур гына гаражлар кооперативында мастерскойга слесарь итеп алдылар аны. Баштарак шөреп боргалап йөрде, нәрсә кушсалар шуны җиренә җиткереп үтәргә тырышты.
Бу мастерской янәшә урнашкан җиде-сигез боксны берләштерә. Нәммәсе уртадан ишек белән тоташкан. Кайберләренә генә тыштан керешле. Боксларда эшләүчеләр саны өч-дүрттән артмаса да, алар аерым бер цех дип аталалар.
Мастерской гараж кооперативынын бер бүлекчәсе булып исәпләнсә дә рәсми яктан ана бернинди катнашы юк. Марат монын шулай икәненә эшли- эшли төшенде. Кооператив директоры бу тирәләргә бер мәртәбә дә килеп чыкмый. Ә мастерской җитәкчесе, ниндидер Анисимов Юрий Николаевич дигән йомыкый гына адәм, эшчеләр белән аралашырга бик яратмый, кайчак көннәр буе күзгә-башка чалынмый. Монда тагын ниндидер кирәкмәгән «пом»нар, цех җитәкчеләре, мастерлар бар. Кемнен нинди урында һәм нәрсә белән шөгыльләнүен Марат үзе дә тәгаен генә анлап бетерми иде. Хәер, анын өчен алары вак мәсьәлә. Ин мөһиме: эш бара, замана авыр дип тормыйлар, акчасын түлиләр.
Юрий Николаевичнын монда төп роль үтәмәгәнлеген Марат тиз чамалады. Бер көнне ул йомышы төшеп, автомастерской җитәкчесе кабинетына кергән иде. Вакытсызрак туры килде бугай. Кабинетта Анисимов үзе һәм машиналарны ремонтка кабул итү цехы җитәкчесе Василий Кулагин нәрсә хакындадыр сөйләшәләр. Маратны ин гаҗәпләндергәне шул булды: Кулагин өстәл каршындагы урындыкка җәелеп утырган да тавышын күтәребрәк ниндидер күрсәтмәләр бирә. Әллә әрли иде шунда. Анисимов исә, акланырга тырышкан гаепле бала кебек, кәнәфиеннән торып анын каршысына баскан. Василий Кулагин, әнгәмә белән мавыгып, Маратнын кергәнен тоймады. Марат Анисимовнын үз урынында бер «пешка» гына икәнлеген анлады.
Наил Хәкимович биредә берничә мәртәбә күргәләде. Кыяфәтенә, үз- үзен тотышына караганда, ул монда кунак түгел, ә үз кеше иде сыман. Анисимов та анын янында йомышка йөгерергә әзер торган малайны хәтерләтә. Ул килгәч, Кулагин да гел шул тирәдә кайнаша. Кайчак алар өчәүләп: Анисимов, Кулагин һәм Наил Хәкимович җитәкче кабинетына кереп китәләр дә сәгатьләр буе чыкмыйлар.
Дөрес, Марат боларына әллә ни игътибар итмәскә тырышты. Түрәләрнен кайда нәрсә кыланып йөрүләрендә эше юк ла анын. Тик Вася Кулагиннын гына гел җитәкчеләр тирәсендә бөтерелүен өнәп җиткерми. «Кулак» кайчак монда эшләүчеләргә күрсәтмәләр бирүдән дә тарсынмый. Ә эшчеләр берсүзсез буйсыналар тагын үзенә...
Дүрт-биш айлап, шулай, шөреп борып йөргәч, Маратны да Вася Кулагин эшли торган хәзерлек цехына күчерделәр. Николай исемле слесарь егет бу көннәрдә авариягә очрап үлгән дә. Марат анын урынына килде.
Бу бокс башкаларына караганда бераз зуррак. Һәм, алардан аермалы буларак, биредә арткы якта ике бүлмә бар: берсендә Анисимов үзе утыра, икенчесендә — Кулагин Вася. Эш булмаган чакларда Женя белән Марат та шунда кереп ял итә. Артык зур булмаса да, ул унайлы итеп җиһазландырылган: өстәл, диван, кресло кебек әйберләр куелган. Музыка тынлыйм дисән транзистрлы радиоалгыч, аклы-каралы телевизор да бар хәтта. Ике җылыткыч, чәй кайнатып эчү өчен электр чәйнеге дә тора. Түрдә — зур гына сейф, ачкычы Василий Кулагинда. Ул анда нәрсәләр саклыйдыр, Марат монысын тәгаен генә белми. Чөнки Марат барында, Вася сейфны бары тик бер мәртәбә генә ачты. Анда да гәүдәсе белән каплап торды, җилкәсе аша берни дә күренмәде. Сейф янындагы өстәл түрендә агачтан бизәкләп эшләнгән урындык та Кулакныкы. Үзе монда чакта анын «тәхет»енә беркем дә утырмый. Бары тик ул каядыр юкка чыгып торганда гына Женя менеп кунаклаштыргалый, һәм биредә Васядан кала икенче кеше икәнлеген күрсәтү өчен киерелеп утыра. Ә Женя монда эшләүчеләрнен өченчесе. Артык күп сөйләшми. Васянын сүзеннән чыкмый торган егет. Эше төшеп, кереп чыгучыларны исәпләмәгәндә әнә шулар гына.
КҮЛӘГӘ
37
Биредә эш тә әллә ни авыр түгел икән. Машиналарны ремонтка әзерләү өчен бер кат тикшереп чыгасы гына. Аннан сон машина хуҗасына ремонт өчен базардан нинди запчастьлар алырга кирәклеген ачыклап, кайсы цехка кертергә икәнлеген әйтәсен. Күпчелек очракта, килгән машиналарны бокс эченә кертеп тә тормыйлар, урам якта гына карап, янәшәдәге бокска куалар иде. Бу эшкә нибары егерме-утыз минут җитә. Ә калган вакытта Женя белән Марат, эчке бүлмәгә кереп, карта суга, телевизор карый. Диванга ятып, алмашлап «черем» итеп алган вакытлары да булгалый. Кайчак Василий да алар белән карта суккалый. Дөрес, Вася белән Женянын «девятка»га утырып чыгып китеп, яртышар көн кайтмаган чаклары да була. Киткәндә алар Маратка цех эченә тәртип ясарга кушып калдыралар иде.
Монда күчкәннән сон көннәр әнә шулай үтә торды. Эше аз булгач түләве дә кимрәктер дип Марат башта икеләнеп тә йөргән иде. Әллә сон хуҗалардан сорап, элекке цехка кайтыргамы, дип уйланган чаклары еш булды. Тик акча алгач, алай ашыгып уйланганы өчен үзе дә оялып куйды. Хезмәт хакы элеккегә караганда бермә-бер күбрәк иде. Марат нинди хезмәтләре өчен мондый суммаларга лаек булуын төшенмәде.
Дөрес, тора-бара, ул мондагы хәлләрнен гадәти түгеллеген анлый башлады. Анын үткен күзеннән кынгыр эшләр читтә калмады. Кулагин белән Женянын сакланыбрак сөйләшүеннән, монда закон кысаларына бик үк сыймаган гамәлләр эшләнүен дә шәйләп өлгерде. Марат, әлегә турыдан- туры аларда катнашмаса да, үзен шуна әзерләгәннәрен сизенде.
* * *
Бер мәлне Женя Маратка ачыктан-ачык: «Мондый заманда гел туры юлдан гына йөреп булмый, братан, әгәр кешечә яшәргә телисен икән, бөтерелергә туры килә», — диде. Ул көнне алар боксына юеш асфальт төсендәге бер «десятка» машинасы кертеп куйганнар иде. Дөресрәге, Марат аны кайчан, кемнәр керткәнен күрмәде дә. Төнлә булгандыр. Чөнки, егет иртән эшкә килгәндә машина анда иде инде. Вася, Женя һәм тагын берничә таныш түгел егет шунда кайнашалар. Күренеп тора — бу гадәти ремонтка кертелгән машина түгел. Анын тирәсендә кайнашучы егетләр дә машинанын хуҗалары булырга охшамаган. Женя аларнын берсенә
— Косой, икенчесенә Зебра, дип дәште. Димәк, алар күптәнге танышлар. Машина урланган булырга тиеш. Анын шулай икәнен Марат сизә. Бу ике егет машинаны алып кайтканнар да, эзләрен югалту өчен монда яшереп торганнардыр. Озакламый алып китәрләр дип фикер йөртте үзенчә. Тик машина бокста тагын атнадан артык торды әле. Марат, анын двигатель номерын үзгәртүләрен, башка төскә буяуларын һәм яна документлар рәсмиләштерүләрен күреп, белеп торды. Шул көннәр эчендә ни Зебра, ни Косой бүтән күзгә-башка чалынмады. Янарган машинаны сатып җибәрүче дә Вася үзе булды. «Бәхетле» сатып алучы ГАИда законлы рәсмиләштерелгән машинасына утырып киткәч, Маратка боксны чистартып чыгарырга куштылар. Ә үзләре, арткы бүлмәгә бикләнеп акча санадылар, дөресрәге, бүлештеләр. Әлбәттә, Женя белән Вася үзләрен рәнҗетмәгәннәрдер. Кемнен
— кулында, шунын — авызында... Ә менә Маратка өлеш чыгар микән, анысы билгесез. Бу эшкә әллә ни катнашмады бит. Хәер, кынгыр эшне күреп тору үзе үк шул эштә катнашу кебегрәк инде. Өлешсез калдырмаслар анысы... Әйе, юраган — юш килде. Әнә шул өлешне кесәсенә шудырганда әйтте дә инде Женя, «гел туры юлдан гына йөреп булмый», дип.
Әле монысы баласы гына, алда тора анасы, дигәндәй, Маратка да гел бокста кәрт сугып кына ятарга туры килмәде. Бер кичтә Вася белән Женя, үзләре белән Маратны да алып, «савым»га чыгып киттеләр. Гел бокс саклап ятмас бит инде, эшкә өйрәнергә вакыттыр, диде шунда Женя. Ул көнне аларны үзәк урам чатында Косой белән бәдән ныгыткан тагын ниндидер егет көтеп тора иде. Аларны да үзләре белән алдылар.
Атап барган җирләре студентлар тулай торагынын подвалына урнашкан «Мебель» кооперативы икән. Монда абыйлы-энеле ике бәндә кечерәк кенә цех ачып,
ФӘРИТ ИМАМОВ
38
агачтан җиһаз ясау белән шөгыльләнә башлаган. Гади генә эш кораллары, тегеннән-моннан җыеп ремонтланган иске станоклар. Мондыйлар белән әллә нәрсә майтарып та булмас иде. Тик егетләр, күренеп тора, үзләре тырыш. Кулларыннан да килә икән. Янарак кына ясалган ике тумбалы өстәл шул хакта сөйли.
Вася егетләре үзләрен хуҗаларча тоттылар. Мондый урыннарда еш булырга туры килә күрәсен. Косой, килеп керүгә ишек янәшәсендәге электр рубильнигынын тоткычын үзенә тартып куйгач, түрдә эшләгән «циркулярка» тынып калды. Анда иске халат кигән бер ир агач борыслары телә иде. Ул, эшеннән туктап, кереп килүчеләргә төбәлде. Арырак, диван кебегрәк әйбер җыеп маташучы өч кеше дә күтәрелеп, бу тарафка карады. Вася, казиен кләе белән ябыштырылып, стена кырыендагы җылылык батареялары янәшәсенә киптерергә куелган урындыкларнын берсен үзенә тартыбрак, җәелеп утырды.
— Закир, нәрсә кунакларны каршыламыйсын?..
Анын соравына каршы, түрдә диван җыеп торучыларнын берсе, билен турайтып күтәрелде дә Кулак каршысына атлады. Кооперативнын җитәкчесе Закир шул икән инде. Икенче төрле әйтсәк — эшмәкәр. Ул килеп күрешергә кулын сузса да Вася анын сәламен алырга ашыкмады. Шуна күрә теге мужикнын кулы һавада асылынып калды.
— Закир, син нишләп мина һаман буш кулынны сузасын. Андыйлар үзебездә дә бар. Инде буш куллар белән сөйләшә торган вакытлар күптән узды?..
— Сон, егетләр, мине дә анлагыз. Мантып җитә алмыйбыз бит. Әле тегесе, әле монысы акча даулый...
— Тукта, егеткәем, син моннан өч ай элек тә нәкъ шул сүзләрне әйткән иден түгелме? Күпме көтәргә була тагын?.. Син бәлки беркайчан да мантый алмассын...
— Арендага, материалы-чималы өчен түләргә, налогы... Эшләүчеләргә хезмәт хакы бирергә дә калмый бит... Өстәвенә «крыша» га акча сорап җанга тиясез...
Бу сүзләргә Вася күркә кебек кабарынды. Ул Закирнын якасыннан умырып тотып үзенә тартты.
— Син нәрсә, үләксә. Мине һәрчак шулай алдап котылмакчы буласынмы? Моннан бер атна элек билгеләнгән сумманы әзерләп куярга кушылган иде. Ә син һаман күзгә төтен җибәрәсен. Болай булса, мин синен бу хәчтрүш мастерскоена ут төртеп, ун минутта көлгә әйләндерәм бит...
Шулчак, әле яна гына «циркулярка» янында торган икенче мужик килеп, араларына кермәкче булды.
— Барыгыз да акча даулап килә башладыгыз. Әрәмтамаклар! Акчаны алу өчен башта эшләргә ки...
Ләкин ул сүзен әйтеп бетерә алмады, янәшәдә генә торган Косой ана саллы гына селтәнгән иде, мужик, артка мәтәлеп, киптерергә өеп куелган урындыкларга ауды. «Пирамида» җимерелеп, ап-ак агач урындыклар, шалтор-шолтыр килеп, тегенен өстенә ишелде. Закир ана ярдәмгә ташланды, кабаладан тартып чыгарып, аягына басарга ярдәм итте. Бу Закирнын энесе икән. «Кызу» егетнен авыз-борыныннан кан киткән. Закир аны тынычландырып азапланды. Ә Вася исә урыныннан да кузгалмыйча, моны тыныч кына күзәтеп утырды да тагын сүз башлады:
— Нәрсә, Закир, егетләренне безгә каршы күтәрелергә өйрәтеп куйган иденме әллә? Үзенне үзен якламакчы буласынмы? Ха! Барып чыкмас. Түбәдән башка син беркем түгел. Мөлкәтенне яклый да, саклый да алмаячаксын, ахмак. Хәзергә безнен хезмәткә мохтаҗ син. Ә хезмәт өчен түләргә кирәк! Анладынмы, адәм актыгы?..
Вася, йодрыгын йомарлап, Закирнын эченә төртте. Мужик авыртуга түзә алмыйча корсагын тотып бөгелде. Аннан, чыраен сытып, авырлык белән генә күтәрелде. Күренеп тора, хезмәт белән тәрбияләнгән бу авыл егетләре хәзерге зил-зиләле, тынгысыз тормышка ияләнмәгәннәр. Кулларыннан эш килсә дә, мондый «разборка»ларга әзер түгел шул алар. Шуңа күрә Закир тиз йомшарды. Гаепле кыяфәткә кереп:
— Егетләр, без крыша дип акча кысып китүчеләр дә күбәйде бит хәзер. Кемнең кем икәнен белмәссең. Килеп керәләр дә, пистолет терәп, акча даулыйлар. Әле узган
КҮЛӘГӘ
39
атнада сезнең белән очрашкач та, өч «текә егет» кереп, без сезнең крыша, дип, пистолет белән куркытып, акча каерып чыгып китте. Инде тагын сез килеп кердегез. Бездә Әндри казнасы юк бит. Эшләүче егетләр инде ничә ай рәтле акча алганнары юк. Мин монда үзем җитәкче, үзем бухгалтер, үзем үк эшче дә, ничек итеп очын-очка ялгарга белмим...
— Ха! Авыр дисең инде алайса?..
— Инде болай да үләргә җитешеп, азапланып кына яшисең, шулай яшәргә дә ирек бирмиләр. Нишләргә кала соң безгә?
— Син нәрсә, көчәнмичә генә ты...га җыенган идеңме әллә? Алай бармый ул дөнья, братуха...
Вася, урыныннан торып, ясалган өстәл янына килде. Аны бер әйләнеп чыкты. Агач өслеген сыйпаштыргалады, тумба ишекләрен ачкалап карады.
— Моны күпмедән җибәрәсез соң?
Закир уйланып торды да:
— Күпмедән, дип... Алай төгәл куйган бәясе юк... Барыбер без куйган бәяне бирмиләр. Без кайчак әйберләтә дә алабыз. Ит, бәрәңге, мәсәлән...
— Ит әйбәт инде ул... Әле шушы көннәрдә генә кооперативыгызга машина алып куйгансыз икән дип ишеттем... — Бездән берни дә яшереп калдыра алмассың дигәндәй, масаеп, егетләр ягына карап куйды.
Закир аклангандай сөйләнә башлады:
— Әй, аны машина дисәң, хәтере калыр... Төбе череп беткән, кырык ямаулы иске «Каблук» инде. Складтан материалларны йөртергә транспорт кирәк. Читләргә ялынырга туры килә. Ә аларга тагын акча түләргә. Ә болай үзебезнеке...
— Иске, дисең инде?..
— Әйтәм бит, срогын күптән тутырган машина дип...
— Шулай булса да, машина әле ул... Акчам юк, дисең, ә үзең машина алгансың. Бушка гына бирмәгәннәрдер, югыйсә?..
— Әле аның ярты бәясе дә түләнмәгән. Калганына мебель ясап бирергә сөйләштек... Менә бу өстәл дә шуңа...
Вася өстәлне тагын бер мәртәбә әйләнеп чыкты.
— Мин синең машинаңны гына конфисковать итәр идем. Тик без кешенең соңгы әйберсен тартып алырга җыенмыйбыз. Бу юлы менә шушы өстәл дә ярап куяр...
Закир, нәрсәдер аңлатырга тырышып, соң, егетләр, дип мыгырдана башлаган иде, Вася аны шунда ук бүлде.
— Станокларың бар, кабат ясарсыз. Ә монысын иртәгә, минем егетләр машина белән килгәч, салып җибәрерсең. Закир, аң бул, миңа тере акча кирәк. Икенче килгәндә, агач белән генә котыла алмассың. Монысында гафу итәм...
Аннан соң, Закирның энесе ягына борылып:
— Ә син, үләксә, кулыңны кемгә күтәргәнеңне белеп күтәр. Юкса...
Вася, юкса нишләтәсен әйтеп бетермәде, лачкылдатып идәнгә төкерде дә ишеккә борылды. Яраннары, бер командага буйсынгандай, аның артыннан атладылар. Косой абыйлы-энеле эшмәкәрләрнең каршысыннан узганда, ун кулынын биш бармагын да тырпайтып, Закирнын йөзенә якын китереп боргалады, кыяфәтен чалшайтып, ырылдаган аваз чыгарды...
* * *
Вася сонгы вакытларда Наил Хәкимовичтан шикләнә башлады. Шулай булмый сон, тегесе гел тырнак астыннан кер эзләп кенә йөри. Ник тегеләй эшлисен, ник болай эшләмисен. Тирәнә шикле адәмнәр җыйгансын дип тә бәйләнеп алгалады. Димәк, аны юлыннан алып ташламакчы була. Инде үзләре янына мастерскойга Маратны урнаштыргач, бу шик көчәйде генә. Чыннан да, Вася урынына алмаш әзерли булса кирәк. Берчакны Хәкимыч автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү предприятиесенен элекке данын кире кайтарырга кирәк дигән сүзләр дә ычкындырды. Әйе, Васянын эшеннән канәгать түгел. Өстәвенә, хәзерге вакытта
ФӘРИТ ИМАМОВ
40
предприятие җитәкчесе булып исәпләнүче Анисимов инициативасыз кеше. Маратны әнә шул урынга әзерләмиме икән, дигән уй бораулый иде анын миен.
Шикләнергә урын да бар кебек: Әфганстан һәм башка локаль сугышларнын ветераннары оешмасы да таркала башлады. Очрашулар әллә нигә бер генә була. Анда да егетләр бармак белән санарлык кына килә. Нәрберсенен тормыш мәшәкатьләре, гаиләләрен тартып барырга кирәк. Аннан сон, Наил Хәкимовичнын оештыру эшләренә үзенен дә вакыт ягы тарайды. Шәһәр күләмендә башкарыласы җәмәгать эшләре башыннан ашкан. Анын өчен оешма хәзер икенче планга күчте. Бервакыт Наил Хәкимович, оешмага яна рәис сайлап, җыелышларны җанландырып җибәрергә кирәк дип тә сөйләнгән иде. Ул урынга да Маратны куюны күз унында тоткандыр бәлки. Бер атуда ике куян — ветераннар оешмасы җитәкчесе һәм, шул ук вакытта, шәхси предприятие директоры да. Тик Вася мона риза түгел... Алай гынамы, теше-тырнагы белән каршы...
Вася, әлеге хәлләрдән сон Наил Хәкимович турында: «Үсте, симерә башлады», — дигән нәтиҗә чыгарды. Югыйсә, аны кеше итү өчен алны- ялны белмичә йөгереп йөргәннәренә кайчан гына әле. Әйе, власть кешене боза шул... Бер югарыга күтәрелгәч түбәндәгеләрне таптап узу җинел. Күтәрелү өчен үзе дә гел чиста юлдан бармады бит. Трест начальнигы Нур Гаяновичны юлыннан алып ташлаганда Вася ярдәменә мохтаҗ иде ул. Депутатлыкка күрсәткәндә, халык арасында өндәү эшләре алып барганда да Васядан башка гына әллә нәрсә майтара алмас иде. Ә хәзер әнә, ул кирәк түгел. Ярар, әгәр алайга китсә, Вася үткәндәге гөнаһларынны тиз исенә төшерер...
Анисимов дигән бәндәне рәсми рәвештә шәхси предприятие директоры итеп кую Кулагинны чын мәгънәсендә чыгырыннан чыгарды. Әлеге урынны үзе өмет иткән иде ул. Бу нәрсә? Элеккеге дуслыкларын инкарь итүме, ышанмаумы, әллә башка сәбәпләре дә бармы?.. Тик боларны ул Наил Хәкимовичнын йөзенә туры бәреп әйтә алмады. Сез алай эшләсәгез, без болай да эшли беләбез, дигәндәй «әфганлылар» җыелышына, йөрми башлады. Читтән әшнәләр тапты. Кем арбасына утырсан, шунын җырын җырларсын дигәндәй, Вася, әкренләп кынгыр эшләргә чумды. Яна дусларны өйрәтеп торасы юк, караклык, юлбасарлык, шантаж — аларнын төп кәсебе. Төрмәдә утырып чыкканнары күп, берничә мәртәбә утырганнары да бар. Аларга тиешле юнәлеш биреп, бер йодрыкка тупласан, мондый болганчык елларда акчаны көрәргә була. Вася әнә шул аерым кисәкләрне аз гына вакыт эчендә йодрыкка туплый алды да инде. Ни әйтсән дә, Наил Хәкимович мәктәбен үткән кеше бит. Шунын ярдәме тиде. Дөрес, Вася бу очракта да хәйләгә кереште. Ул егетләр алдында үзен төркем лидеры итеп түгел, ә андагы икенче кеше итеп күрсәтте. Төркемдәгеләр барысы да Кулагиннан өстә босс барлыкка ышаналар иде һәм алар Васянын күрсәтмәләрен түгел, ә аныкын үтәүләренә шикләнмиләр иде. Чөнки югарыда ниндидер йогынтылы кеше булганда гына, төркем әгъзалары үзләренен тыллары ныклыгына ышаналар. Югары постларда утыручы җилкәләр артында закон да куркыныч түгел. Андый төркемнәр озак яши. Әнә шуна да Вася күп «указ»ларын уйлап чыгарылган босс исеменнән бирә иде. Ул Наил Хәкимычмы, Иван Иванычмы, Гали Галиечме яисә башка берәүме, барыбер... Төркемдәгеләр өчен ул — босс!
Төркем җинаятьчел сферада танылсын өчен, әлбәттә, анын исеме булу шарт. Монысына Кулак икеләнеп тә тормыйча «әфганлылар» дип кушты. Дөрес, Васянын үзеннән башка алар арасында Әфганстанда яки «кайнар нокта» ларда хезмәт иткән берәү дә юк. Гомумән, шикле төркемнен әфганлыларга бернинди катнашы да юк. Тик бу исем Кулакнын үзенә бик ошый. Янгырашы да әйбәт. Башка төркемнәрдәгеләрне бераз гына шүрләтә дә кебек.
Шәһәр җинаятьчел төркемнәр тарафыннан, шартлы рәвештә, йогынты сфераларына бүленгән. Үз «хуҗалыгынны» чит төркемнәр йогынтысыннан саклау өчен күп көч куярга кирәк. Корал тотып аңлашуларда «Канга—кан, үлемгә—үлем» дигән бәрелешләрдә ике яктан да үлүчеләр еш була.
Инде төркем әгъзалары кайчандыр әфганлылар өчен оештырылган машиналар
КҮЛӘГӘ
41
ремонтлау предприятиесендә очраша башладылар. Биредән эштән киткән әфганчылар урынына Вася үз төркемендәге берничә «шома егет»не предприятиегә эшкә алуга да иреште. Янында «әтүтән» кебек йөрүче Женя да анын үз кешесе. Хокук саклау органнарында шик уятмас өчен алар биредә йә слесарь, йә каравылчы кебек штатларда торалар. Тик берсе дә үз вазифасына кагылышлы эшләр башкармый. Көндезләрен кәеф-сафа корып уздырсалар, кичләрен төнге «ауга» китәләр. Ә кайчак, машинага төялеп, көндезләрен дә шәхси эшмәкәрләргә «хәл белешергә» йөриләр.
Көннәрнен берендә Наил Хәкимович Васяга шалтыратып, «чыбык очы туган» тиешле бер егетне үзләренә эшкә алуны үтенде. Чечняда хезмәт иткән, утны-суны кичкән егет дип, мактап та алды.
— Алай бик яхшы егет булгач, ник үзегезгә генә алмыйсыз сон? — дигән сорауга:
— Сонгы вакытта төзелеш эшләре кимеде. Әле штатта торучыларны да кыскарту турында сүз алып барабыз. Сездә ичмаса акчасы яхшы булыр. Машиналар ватыла тора, китерә торалар, эше барнын ашы да бар, — дип җавап кайтарды.
Вася белә, кирәк чакта юк урынны да бар итеп табалар, эшләп торган кешеләрен кыскартып булса да эш урыны ясыйлар. Хәзер инде төзелештә дә хәл ул кадәр үк начар түгел. Хәкимыч үзе, җае чыккан саен: «Мин трестны күтәрдем, эшләрне җайга салдым», — дип шапырынырга ярата. Шуларны уйлап, Вася җавап бирергә ашыкмады. Наил Хәкимовичнын үтенечен кире кагарга да батырчылык итмәде. Ләкин, ахырдан булса да, ана булган үпкәсен белдерергә җай тапты.
— Ни өчен аны миннән сорап торасыз сон? Юрий Николаевичка гына әйтергә иде...
Наил Хәкимович тамагын кыргалады.
— Сүз дә юк, Анисимовка да җиткердем. Ул каршы түгел. Тик эшчене нинди урынга билгеләргә кирәклеген барыбыр син хәл итәсен. Юрий Николаевичнын анын ише эшләргә бик тыгылырга яратмавын беләм, — дип куйды...
Маратны бер цехка слесарь итеп билгеләделәр. Вася баштарак сынап, караштырып йөрде. Болай үзе ышанычлы егет кебек күренә. Бик осталардан булмаса да, акчасын эшләп алырга тырыша кебек. Тик менә Хәкимыч аны ни өчен урнаштыра? Анысы карангы. Әллә сон эшчеләр арасында Васяга каршы астыртын гына коткы таратамы? Аннан җае чыгуга, «хап» артына тибәргә дә күп сорамаслар.
Марат бераз слесарь булып йөргәч, Вася аны үз янына — автомобильләрне хәзерләүләр цехына күчерде. Нәрсә эшләсә дә күз алдында булыр дип уйлады. Марат монда да үзен тыныч тотты. Биредәге кынгыр эшләрне дә күрмәмешкә салыша иде. Бу сыйфаты ошады Васяга. Урланган машиналарны яна төскә буяп, двигатель һәм кузов номерларын үзгәрткәннән сон, сатып җибәрүләрен күреп-белеп торса да, артык сәерсенмәде. Әлеге машиналар акчасыннан ана да өлеш чыгардылар, әлбәттә. Аларын да берсүзсез кесәсенә шудырды. Вася егетнен җинел кергән акча яратуын анлады.
Шулай итеп, Марат җинаятьчел төркемгә кереп киткәнен үзе дә сизми калды. Хәзер анын кушаматы да бар: үзара сөйләшкәндә «Марка» гына диләр. «Түбә» булып эшмәкәрләрдән акча җыюга да катнаша башлады, егетләр машина урлаганда корал тотып «шухер»да да торды, «разборка»ларнын да нәрсә икәнлеген татып карады. Барысы да тәртиптә иде кебек. Васянын егеткә ышанычы көннән-көн арта барды.
* * *
Эштән сон Вася белән Женя сыраханәгә кереп утырдылар. Сыра бокаллары артында сөйләшү организмдагы киеренкелекне алып ташлый, имеш. Мондый шартларда кайчак күнелгә яхшы гына фикерләр дә килә. Алар гел шулай, үзләре «крыша» булып тоткан «Хрустальный бокал» сыра барына кереп, гәп куертырга яраталар.
Бу юлы да, гадәттәгечә, анда кеше аз иде. Нибары бер өстәл артында әле борын аслары кибеп тә җитмәгән биш яшүсмер утыра. Шактый гына кәефләнгән малайлар, тирә-якта кемнәр булуына игътибар да итмичә, ике сүзнен берендә, зәһәр генә
ФӘРИТ ИМАМОВ
42
сүгенеп сыра чөмерәләр. Сүз сөрешләре дә үз яшьләренә караганда шактый кыю: һәрберсе хатын-кыз затынын итәк асты мәсьәләсендә үзен ин белдекле һәм тәҗрибәле икәнлеген күрсәтергә тырыша. Булдырганы ике мәртәбә арттырып сөйли, булдырмаганы кемнәндер ишеткән хәлләрне үз «батырлыгы» итеп бәянлый. Өстәвенә, һәр ике җөмлә саен барны янгыратып, ихахайлап көлешәләр...
Вася баштарак аларга игътибар итмәде, бармен яныннан узышлый үзләренә ике бокал сыра һәм кипкән балык китерүен сорады да, аулаграк почмактагы өстәл артына барып утырды. Женя да анын каршындагы буш урындыкка чүмәште. Бүген ул теге көнне Закир кооперативыннан алган өстәлне әйбәт кенә бәягә сатып җибәргән иде. Көндәлек мәшәкатьләр турында берән-сәрән сүз алышудан башланып киткән әнгәмә бераздан шуна күчте. Күренеп тора, алыш-бирештән икесе дә канәгать.
- Закир егетләрен әйтәм, куллары эщ белә. Мебельләре койган да куйган, фабриканыкы инде менә, шәп ясыйлар. Күргәзмәләрдә генә тотарлык, — дип, Женя осталарны мактап алды.
- Женя, аларнын эшләре шул. Кемдер өстәлләрне ясый, ә кемдер алар артына утырып, дөнья рәхәтен татый, белденме? Дөнья шулай яратылган, братан. Ул безгә кадәр дә шулай булган, хәзер дә, алга таба да шулай барачак...
Вася, башлаган фәлсәфәсеннән канәгать калып, иренеп кенә киерелде. Авызын зур ачып иснәнеп алды.
- Купшы мебельләр яратучы акчалы түрәләр өчен күктән төшкән бәхет булды ул өстәл. Бәясен дә әллә ни кыйммәт куймадым, — дип, сүзен дәвам итте Женя, зур батырлык кылгандай.
- Нишләп тагын да кыйммәткәрәк җибәрмәдең сон?
- Ярар, Вася, монысына канәгать булыйк. Үзебез көч түгеп ясаган нәрсә түгел лә.
- Әллә сон беразын үз кесәнә шудырдыңмы?
- Син нәрсә, Вася, Алла сакласын! Күпме бирделәр, барысын да сина тапшырдым. Барчасы да уртак казанга.
- Кара аны, Женя, кынгыр эшеңне сизсәмме?..
Шул арада бармен өстәлгә күбекләнеп торган саргылт сыеклык тутырылган ике бокал һәм тәлинкә белән кипкән балык китереп куйды. Вася сыра өстендәге күбекләрне өргәли-өргәли:
- Күбекле сыра әйбәт, дигән булалар. Анын күбеге нәрсәгәдер, белмим. Барыбер өреп кенә очырасы, югыйсә, — дип сөйләнде.
Ә Женяны өстәл сатудан кергән акчанын күпмесе үзенә булачагы кызыксындыра иде бугай. Ул, тәвәккәлләп, Васядан шуны сорарга җөрьәт итте. Чөнки гомуми акчадан кемгә күпме чыгарырга икәнне ул хәл итә.
- Вася, калымнын күпме өлеше мина булыр икән? Юкса, сонгы вакытта кесә ягы такыраеп китте...
Соравын сорады да, тик җавап көтеп Васянын йөзенә текәлмәде, өстәлдәге тоз савытына куелган кечкенә калакнын очына тоз алып, сырага салды да болгаткан булып маташты. Анын бу гадәтен өнәмәгән Вася кашларын җыерды, тик сорауга җавап бирергә ашыкмады. Күренеп тора: ул нәрсәдәндер канәгать түгел һәм әнә шул ризасызлыгын ничек белдерергә җай таба алмый интегә иде кебек. Менә ул як-ягына каранып алды һәм ачу алуны, шаркылдап көлеп утыручы малайлардан башлады бу юлы. Башкаларга ирек бирмичә, әрсезләнеп, җыен юк-барны сөйләшеп утыручы «яшь әтәчләр»нен кикрикләрен шиндерү нияте белән, өстәл яныннан торып, ашыкмыйча гына шулар янына килде.
- Бераз гына тынычрак булмыймы, пацаннар?! — диде ул, тавышында тынычлык сакларга тырышып.
«Пацан» дип кечерәйтү үсмерләргә ошамады, әлбәттә. Янарак кына хатын-кызлар белән «батырлык»ларын сөйләп утырган егетләр ничек «пацан» булсын сон? Араларыннан калкурак, төеремрәк бер малай шунда ук торып басты. Каяндыр килеп чыккан әлеге кешенен үзләренен ләззәтле әнгәмәләрен бүлүе ошамаганлыгы салкын
КҮЛӘГӘ
43
сыра чөмерүдән авыз читләре кызарган шактый гына кәефле бу малайнын йөзенә чыкты. Ул бөтен барны янгыратып кикереп куйды да, шул кызган шәпкә, үзләренен инде күптән пацан түгел икәнлеген анлатмакчы булды бугай. Көтүдә барысы да батыр, дигәндәй, бишесе бергә тотынсалар бу адәмне генә җинәчәкләренә шиге юк иде үсмернен.
- Ты че, мужик?..
Анын бу сүзләре хәтта Женяны да сагаерга мәҗбүр ите. Васянын холкын бик яхшы белгәнгә сагайды ул. Кулакны чыгырдан чыгару өчен шушы өч сүз дә бик җиткән. Хәзер хәлләр булачак! Чебеннәрне пыран-заран китереп кугандай, өстәлдән себереп очырачак ул боларны.
Юк, бу юлы Вася ачуын капылт кына чыгармады. Анын бары тик кыяфәте генә күзгә күренеп үзгәрде. Кашлары җыерылды, күзләрендә ниндидер кыргый ачу чалымнары ялтырап китте. Гадәттәгечә, янак мускулларын уйнаткалады. Менә ул ашыкмыйча гына куенына тыгылды һәм аннан... пистолет тартып чыгарды. Моны күреп торган Женя урыныннан сикереп торды да, нишләргә белмичә, тораташтай катып калды... Вася юләрләнгәнме әллә?!
Ә Вася пистолетынын көпшәсе башлаган сүзен дә тәмамлый алмыйча, авызын ачып калган малайнын ияк астына терәлде.
- Син, манка малай, монын нәрсә икәнен беләсенме?
Малайнын авызыннан ниндидер мекердәгәнгә охшаш авазлар чыкты. Анын: «Э—э.. Әйе, әйе,» — дигән сүзләре гына ишетелде. Ә Васянын кыяфәте тагын да куркынычрак төс алды. Хәзер инде бернинди пистолет күрсәтмәгән көе дә, анын шушы кыяфәтеннән генә дә кот алынырлык.
- Менә нәрсә, вонючка, монда кергәнче, ин беренче өлкән абыеннар белән сөйләшергә өйрән яме. Ә хәзергә, менә шушы уенчык белән мангаена тишек ясаганчы, табанынны ялтырату ягын кара.
Күренеп тора, кызым, сина әйтәм, киленем син тынла, дигәндәй, бу сүзләр өстәл артында утыручыларнын барысына да адресланган иде. Малайлар моны шунда ук анлап, һичсүзсез үтәлергә тиешле әмергә буйсынгандай, бердән торып ишеккә юнәлделәр. Теге калкурак малай да аларга иярде. Ул әле һаман, арттан атмаса гына ярый дигәндәй каерылып карый-карый атлады. Бераз китеп өлгергән малайны Вася кабат үз янына дәште. Инде котылдым дигәндә генә янә чакыргач, малайнын йөзенә кадәр агарды. Тик Васянын боеручан тавышына карышып буламы сон, шикләнеп кенә кабат элекке урынына килеп басты. Вася, артык төчеләнеп тормыйча, өстәлдән яртылаш бушаган бокалны алды.
- Сыранны калдырма, мә, эчеп бетер. Акча түләп алгансындыр, югыйсә. Өстәвенә, акчанны да йә атан, йә анан кесәсеннән чиерткәнсендер әле, — дигән сүзләр белән сыраны малайнын йөзенә сипте. Сыра тегенен бите буйлап агып изүенә керде. Малай теле белән авыз кырыйларын ялманды, тик берни әйтмәде, гаепле кешедәй түбән карады. Анын моннан биш- алты минут элек кенә булган батырлыгы юып алгандай юкка чыккан иде. Малай, кырт борылып, ишеккә атлады, аннан сон иптәшләре артыннан йөгереп үк китте.
Әлеге тамашаны карап торган бармен башын селки-селки урынына утырды.
Женя да:
- «Ну, Вася, килештерәсен дә инде үзен. Малайны шыр җибәрттерден бугай, — дип куйды.
- Әй, мондый манкаларны да акылга өйрәтмәгәч...— дип, кулын гына селтәде дә Вася кабат үз урынына утырды. Бокалын күтәреп берничә йотым сыра уртлады. Кысладан чемченде.
- Карале, бу тамерланлылар көннән-көн әрсезләнәләр бит?! Закирнын мебель ясау кооперативын да саумакчылар. Ә ул остаханә безнен биләмәдә урнашкан... Тулай торак безнен территориядә бит...
Гомуми казаннан үзенә күпме өлеш чыгачагы турындагы соравына җавап бирмичә, Васянын бөтенләй икенче нәрсә турында сөйли башлавы Женянын кәефен
ФӘРИТ ИМАМОВ
44
кырса да, ул моны сиздермәскә тырышты. Әле генә булып алган хәлләрдән сон, йоннарын унайга сыпырсан да, таманга туры килер, дип уйлады. Юкса, Васяга пистолет көпшәсен кем иягенә терәсә дә барыбер...
- Ул общага һөнәр училищесыныкы бит. Ә училище алар кул астында. Тамерлар шуны аргумент итеп куя...
Вася әле яна гына күргәндәй текәлеп Женяга күзе белән тишәрдәй итеп карады. Малайлар белән булган хәлдән сон әле усаллык чаткылары сүнеп җитмәгән, менә хәзер очкыннар чәчрәр кебек иде.
- Минем аларнын училищеларына дәгъва белдергәнем юк бит. Анысы бөтен директорлары, ректорлары, училкалары, тагын әллә нинди шайтаннары белән үзләренә булсын. Ә общаганын ул сасы подвалындагы остаханәгә кагылмасыннар. Әгәр шуна юл куйсак, алар әкренләп безнен бөтен биләмәләргә хуҗа булачак.
- Эшләр шуна таба бара да инде, Вася. Ә беләсенме нәрсә ишеттем әле мин? Ул мебель кооперативын гына түгел, Тынычлык урамындагы келәмнәр сату кибетен дә, аннан сон менә без синен белән хуҗаларча сыра чөмереп утыра торган шушы барны да үз «түбә»ләре астына алмакчылар икән тамерланлылар.
Васянын мона карата «җавабы» кыска булды: ул баш бармагын янәшәдәге ике бармагы арасына кыстырып кәҗә тоягы күрсәтте дә: «Менә аларга», — диде.
Ә Женя анын саен учакка бензин сибә торды:
- Ә беләсенме, безнен биләмәләрне шулай әкренләп үзләренә күчерү идеясен кем таккан ана?
- Кем?
- Хәтерлисенме, моннан ике еллап элек, Порх кушаматлы берәү безнен тирәдә ышкынгалап йөрде. Чын исеме Вадим анын. Прохоров Вадим. Ул, үз шайкасын оештырып, элек үк безнен кайбер «янчыклар»ны үзенеке итмәкче булып йөргән иде. Тик ул вакытта, анышып калып, без аларны тиз акылга утырттык. Егетләр белән җыелышып барып, яхшылап төйгәч, Порх үзе, сындырылган янак сөяген дәвалап, шактый вакыт больницада ятып чыкты. Шуннан сон, яхшатланып безнен тирәдә дә чуалгалады. Тик без аны арага кертмәдек. Ул хәзер тамерланлыларга кушылган. Тимур аларга берничә комокны, шул исәптән, без сава торган точкаларны да контрольдә тотарга рөхсәт биргән. Һәм, әлбәттә, шундый мәрхәмәтлелеге өчен Порх егетләренә ясак салган. Табышнын яртысы Тимур кесәсенә керә икән.
- Ха-ха, Тимур безнен комокларны контрольдә тотарга хокук биргән, имеш. Алай Порхка яхшылык эшлисе килгәч, үз биләмәләреннән өлеш чыгарсын. Андый юл белән мин Порхка Тимурдан да юмартрак ярдәм күрсәтә алам. Әнә, тамерланлылар биләмәсендәге бөтен нокталарга контрольлек итсен. Ясакны да Тимурга караганда азрак сораячакмын...
Артык кызып киткәнлеген чамалап, Вася кинәт кенә тынып калды. Бокалын күтәрде, сырасынын беткәнлеген күргәч, тагын алып килергә кушып, барменга ишарәләде. Тегесе, йөгереп кенә, анын бушаган бокалына сыра тутырып китерде. Гомумән, Вася үзен биредә хуҗаларча тота. «Түбә» булгач, ана монда рестораннардагыча хезмәт күрсәтәләр.
Янадаан сыра йотып куйгач, ул, инде шактый тынычланып, әнгәмәне дәвам итте:
- Янак сөяген сындырып та анламаган кешене нишләтәсен инде?.. Юлдан алып ташларга кирәк ул Порхны. Юкса, ашка төшкән таракан шикелле, һаман килеп чыгып тора. Закир егетләренә пистолет күрсәтеп, акча даулаучылар да анын этләре булгандыр, мөгаен.
- Әйе, әйе, Вася, йомдырырга кирәк аны. Юкса... Аннан сон Тимур да кемлегебезне белсен, безнен белән шаярырга ярамаганлыкны анласын.
Вася күзләрен кыскалады, унъяк кашын сикерткәләп алды. Нәрсәнедер үлчәп, чамалап караганда, анын кыяфәте нәкъ менә шулай үзгәрүчән.
- Порхны йомдырабыз икән, бу — тамерланлыларны үзебезгә каршы күтәрү булачак.
- Анын гамәлләрен күрмәмешкә салыну да әйбәт түгел...
КҮЛӘГӘ
45
Инде әнгәмә үзенен ин югары ноктасына күчә бара иде. «Йомдыру» дип сөйләп утыру гына җинел, аны үтәү икенче мәсьәлә. «Стрелка»ларда коралга ябышып, үзара атышу һәм шунда кемнен дә булса башына җитү бер нәрсә, ә менә корбаныннын кем булачагын белеп, аны сагалап торып үтерү — анысы бөтенләй икенче. Беркемнен дә «мокрый»га барасы килеп тормый. Шул исәптән, Җенянын да. Анын башыннан да үтте андый хәл. Үзләреннән үк Тимур шайкасына күчкән бер «лазутчик»ны Вася әмере белән дөмектергән иде ул. Төркемнәр арасындагы бәрелешләрдә утлы корал белән эш итүдә чирканчык алган Женя ул чакны җебеп төшә язды. Шуңа күрә, Вася сүз башлаганчы, ул үз тәкъдимен әйтергә ашыкты. Югыйсә, Вася алдан әйтеп куйса, барыбыр сүзен сүз итәчәк.
- Бу эшне Чегәнгә... Артемкага йөкләсәк ничек булыр?..
Вася җавап бирергә ашыкмады. Чөнки ул егетне бик үк өнәп бетерми иде.
- Ышанмыйм мин синең ул Чегәнеңә. Җил кайсы яктан иссә, шул якка авыша ул. Эзенә төшсәләр, шунда ук сатачак.
- Соң, әйдә алайса Маркага йөклик... Корал белән эш итә белә... Кан күргәне бар... Әле хәзергә кушылган эшләрне җиренә җиткереп үтәп тора. Иң мөһиме: акча ярата. Уртак казаннан өлешне дә юмарт чыгарсак, тәтегә басарга икеләнеп тормас. Йомшак сыйраклы егеткә охшамаган.
Васяның күзләре тагын да ныграк кысылды. «Марка... Марат...» дип кабатлады ул үзалдына. Аннан соң:
- Әйе, аңа йөкләргә кирәк. Егетне тагын бер мәртәбә сынау да булыр. Үзем дә шуның кандидатурасын әйтергә теләгән идем, — дип, сүзен йомгаклады...
* * *
Шимбә көнне Женя, ни өчендер, Маратны ресторанга чакырды. Сәбәбен алдан ук әйтеп тормады. Барда бергәләп сыра эчкәләсәләр дә, аның белән ресторанда булганнары юк иде әле. Йә туган көнедер инде, сәбәбе бардыр, дип уйлады Марат. Хәер, Женя шикелле егетләр сәбәбе булмаса да, эчәргә сәбәп табарлар, анысы. Хәзер календарьның кайсы битен ачып җибәрмә, шул — бәйрәм. Һөнәри бәйрәмнәрне билгеләп үтү модага кереп китте. Ниндиләре генә юк?! Бер көнгә икешәр һөнәри бәйрәм туры килгән көннәр дә бар. Хәтта, бушаган шешәләр тапшыручыларның да үз көне бар имеш. Бәйрәмнәре күп булгач, хәзер көн саен шешә тапшыручылар көнедер инде, анысы... Кем белә, бәлки Женяның туган көнедер? Вася да килер әле. Женя аннан башка Маратның үзен генә ресторанга чакырмас...
Нәкъ ул уйлаганча булып чыкты: ресторан янында аны Вася белән Женя икесе көтеп торалар иде. Бу ике әшнәне кем аерсын соң? Әллә бүтән көтәр кешеләре юк, әллә эчтә көтәргә булдылар, Марат килеп хәл-әхвәл сорашкач, ресторанга керделәр. Юл уңаенда Маратның: «Нинди бәйрәм соң бүген?» — дигән соравы җавапсыз калды. Өстәл арасына кереп урнашып, шактый мул табынга заказ бирелгәч кенә, Марат өчәвеннән башка бүтән беркемнең дә булмаячагына төшенде.
Әнә, Вася, йөзенә ясалма елмаю чыгарып: «Узкий круг», — дип, тешләрен ыржайтты. Женя исә, аның сүзләренә ачыклык кертергә ашыккандай: «Гел эш тә эш, иркенләп ял да иткән юк. Эш атларымы әллә, конца да концов. Дөнья мәшәкатьләрен онытып, иркенләп утырыйк ичмаса. Нервыларыбыз тимердән түгел лә! Авыр эш атнасыннан соң разгрузочный көннәр дә кирәк», — дип сөйләнде.
Чыннан да, салмак кына агылган көй, люстрадагы лампаларның сүрән яктысы күңелгә ниндидер тынычлык бирә. Монда вакыт агышы акрынаеп калган шикелле. Әйтерсең, залның соры диварлары артында шаулап торучы дөнья бөтенләй юк. Монда барысы да — вакыт та, дөнья үзе дә дүрт стена белән чикләнгән. Бирегә килеп эләккәннәрне тормыш мәшәкатьләре борчырлык булмасын өчен шулай эшләнгән кебек...
Официант, өстәлгә ризыклар китереп куеп, бокалларга кыйммәтле коньяк салгач, Вася, тамак кыргалап, тост әйткән булып маташты:
- Егетләр, менә хәзер күпме вакыт бергә эшлибез, шушындый шартларда
ФӘРИТ ИМАМОВ
46
иркенләп базарить итеп утырганыбыз да юк. Женя белән без күптән корешлар инде. Менә син дә, Марат, чыннан да, үзеннен тугрылыклы кеше, ышанычлы дус икәненне эш-гамәлләрен белән аклап киләсен. Бөтен кеше үзенә дә шикләнеп карый торган заманда янәшәндә шундый кореш булу —олы бәхет бит ул. Әйдәгез, бу рюмкаларны киләчәктә дә бер-беребезне анлап эшләү, тугрылыклы дуслар булу өчен күтәрик!..
Вася сүзен тәмамлады, тик эчәргә ашыкмады, өстәлдәшләре ягына карап баш игәндәй итте. Женя исә, авызын күпме булдыра ала шунын кадәр җәеп, Маратка күз кысты, рюмкасын төбенә кадәр бушатып куйды. Марат та үз рюмкасын бушатты. Вася исә алар эчеп бетергәч кенә иреннәрен эчемлеккә тидерде, анда да бетереп эчмәде.
Ниһаять кашык-чәнечкеләр «телгә килде». Салатлардан авыз иткәч, бокалларны кабат «түбәләмә» тутырдылар. Инде Женя сүз алды.
- Марка, мин үз гомеремдә кайларда гына, кемнәр белән генә эшләмәдем, тик синен кебек ышанычлы дусларым булмады, — дип төчеләнде ул. — Менә шуна да, бүген, башка беркемне дә чакырмыйча, үзебез генә, ин якыннар, узкий кругта утырабыз. Әйдәгез, иркенләп күнел ачыйк әле бер.
Женянын монын ише урында телгә бик үк осталыгы юк икән. Шулай да, ырып-ерып чыга алды тагын үзе. Бусында рюмкалардагы коньякны һәр өчесе дә төбенә кадәр эчеп куйды. Затлы эчемлек, тиешле урынга барып җитеп, үзенекен эшли башлады. Егетләрнен күнелләре бермә-бер күтәрелде, тормыштагы вак мәшәкатьләр әкренләп арткы планга күчә барды. Күнелләрне алгысытып, әрле-бирле йөрүче официант кызнын йомры арт саны күзгә чалынды. Күрше өстәл артында, ярыйсы гына төшереп алган хатын-кызларнын чытлыкланып көлүе дә колак читеннән узмады. Өстәвенә, Женя да бераздан әнгәмәне шул якка борып җибәрде. Иһаһай-миһаһай килеп утыручы шук хатыннар һәм алар янәшәсендә тук айгырлар кебек кешнәүче ыспай ирләр ягына ишарәләде:
- Әнә, андыйлар ял итә белә ичмаса. Без түгел инде. Алар көн саен шушында. Кайчан килмә, күнел ачалар. Шу-у-улай, акча сикертә ул. Ә безнен сон?.. Тегеннән бер тиен, моннан ике тиен, дигәндәй...
Шунда Вася да анын сүзләрен элеп алды:
- Әле анысын да тартып алмакчылар. Инде кул астыннан биләмәләребезне талый башладылар. Безгә — кукиш. Болай булса, тиздән ресторан түгел, кара икмәккә дә акча җитмәячәк...
Васянын тавышы калтыранып куйгандай булды. Маратнын аны мондый мескен халәттә әлегә кадәр күргәне юк иде. Әллә юри-мыри гына кылана, әллә, чыннан да хәлләр мөшкел инде? Беркөнне Закирнын мастерскоенда үзен ничек иркен һәм батыр тоткан иде. Маратнын уенча, андый «комок»лардан гомуми казнага акча әз керми бит. Ә кергән акчанын барысы да Васянын үз кулында. Тели икән, бөтенесен үз кесәсенә шудыра ала. Нәм шудыра да... Ә монда мескенләнеп утырган була...
- Ул тамерланлыларны акылга утыртмыйбыз икән, Вася, алар безне басып алачаклар. Аннан сон беребезгә дә көн булмаячак Безне чебеннәр урынына сытачаклар. Мона юл куярга ярамый, братаннар! — диде Женя, әшнәсенен сүзләрен хуплап.
Ә Марат җилнен кайсы якка искәнен һаман анламый. Хәер, анларга да теләми иде кебек. Эчелгән коньяк тәэсиреннән тәненен һәр күзәнәге нндидер рәхәтлек кичерә иде бу минутларда. Нәкъ шундый чакта баш миенен һич кенә дә дөнья мәшәкатьләре хакында уйлыйсы килми бит ул.
Менә ресторан диварларына беркетеп куелган динамиклардан бию көе агыла башлады. Күрше өстәлдәге бер ханымнын: «Ох-хо-хо! Белый танец! Дамы приглашают кавалеров», — дигәне ишетелде. Шул сүзләрне генә көткәндәй, өстәл артында ыгы-зыгы купты. Әнә, берсе янәшәсендәге ирне урындык арасыннан алып чыкты, очлы күкрәге белән ана «кадалып» бии дә башлады. Бүтәннәр дә берәм-берәм урыннарыннан кузгалдылар. Өстәл артында калган икәүдән, бер йомры гәүдәле хатын, үз өлешенә тигән чал чәчле өлкән ир-атны кыстап-кыстап та биергә алып чыга
КҮЛӘГӘ
47
алмагач, Маратлар өстәле янына килде һәм, бик килешле генә итеп, Васяны чакырды. Биергә исәп тотмаган Вася мондый чакыруга әзер түгел иде, әлбәттә. Ләкин кире кагу да бу чибәркәй алдында дәрәҗәсен генә төшерәчәк. Ул, ирексездән, хатыннын биленә кулын салды һәм алар музыканын дәртле тавышы астында биючеләр арасына кереп киттеләр.
Җеня бокалларга тагын коньяк салды. Тик рюмкасын күтәрергә ашыкмады. Бераз биючеләр ягына карап торды да, бик яшерен сер әйтергә җыенгандай, урындыгын күчереп, Маратнын янәшәсенә үк килеп утырды.
- Беләсенме, Марка, проблема килеп чыгып тора бит әле. Безнен гомуми эш җимерелү куркынычы астында, братан. Аяк чалучылар бар. Порх кушаматлы бер бәндә, әнә, комокларыбызга хуҗа булмакчы. Тамерланлылар канаты астына ышыкланып, безнен авыздан икмәгебезне тартып алмакчы, гнида. Без менә Кулак белән уйлаштык-уйлаштык та, Порхны юлдан алып ташларга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Йомдырырга кирәк ул адәм актыгын, аңлыйсынмы?..
Шул сүзләрне әйтте дә, Маратнын җавабын да, фикерен дә сорап тормады, өстәлдәге тулы рюмкаларнын берсен Марат ягына шудырды:
- Әйдә, моны да күтәреп куйыйк әле, юкса, Вася да биергә киткәч, гел күнелсезләнеп калдын, — диде. Ә үзе Мараттан күзләрен алмаган килеш кенә рюмкасын бушатып куйды.
Марат та, башын артка чөеп, бер селтәнүдә рюмкасын авызына каплады.
- Шә-ә-әп китте, — дип кулларын угалады Женя, чәнечке белән кыяр телеме алып капты да кетердәтеп чәйни-чәйни кабат Маратка текәлде. Сүзләренен әйтелгән кадәресенә Марканын мөнәсәбәтен беләсе килә иде анын.
- Шуннан, миннән нәрсә сорала? — дип, үзе сорау бирде Марат.
- Менә без Вася белән уйлаштык та, бу эшне башкарып чыгуны сина йөкләргә булдык...
Марат чәйни башлаган ризыгын йотып җибәргәнен үзе дә сизми калды. Бүген ресторанга ни өчен чакырылуын ул шунда гына анышты. Женянын туган көнедер, дип уйлаган иде тагын. Туган көненә чакырган ди әнә, тот капчыгынны! Женя өчен Марат кем инде?! Беренче тостны күтәргәндә генә «якын дус» дип төчеләнгән булып маташты. Менә ни өчен кирәк булган икән анын юхалануы. Вася белән уйлаштык, имеш. Ә Марат белән кинәшләшүне кирәк тә санамаганнар. Уйлашканнар да, аны эшкәртү өчен монда ресторанга чакырганнар, бетте китте...
Эчтән шулай уйласа да, теле гел киресен әйтте. Женя алдында йомшаклык күрсәтеп торасы килмәде анын.
- Миннән башка кеше юкмы?
- Юк, ин ышанычлысы син. Баштан Чегән кандидатурасын уйлаган идек. Тик ул бик ышанычлы түгел... Бөтен өмет синдә. Манчы син Порхны. Гомуми эш өчен бит, братан. Босс анын ише эшләргә гонорарны да җәлләми. Әйдә, тәвәккәллә, Марка. Ул Порх дигән бәндә җәлләүгә лаек түгел. Анын ише гнидаларнын баш чүмеченә тишек ясадын ни дә, иске чиләк калаен тиштен ни, барыбер...
Бу юлы шешәдәге коньякны рюмкаларга Марат үзе агызды. Женяны кыстап та тормыйча, рюмкасын күтәреп, шунда ук эчеп тә куйды. Авызына бер чеметем ямь-яшел салат яфрагы капты да, шуны чәйни- чәйни:
— Кайчан? — диде.
Маратнын сонгы сүзләре ризалык билгесе иде. Женя аны тиз генә күндерә алуына башта ышанып та җитмәде кебек. Аек чакта һәр адымын уйлап эшләүче егетнен шундый җитди эшкә тиз генә ризалашуы — эчелгән коньяк тәэсиреннән дип бәяләде ул. Тик бер нәрсәгә шиге юк Женянын, «әйткән сүз — аткан ук» принцибы белән яшәүче Марат хәзер сүзендә торачак та торачак инде.
— Иртәгә, аек баштан, өчебез бергә яхшылап кабат уйлашырбыз да шушы көннәрдә тәвәккәлләрбез...
Марат рестораннан чыгып китәргә җыена башлады. Ул арада бию көе дә тәмамланып, теге хатынны күрше өстәл янына озатып куйгач, Вася үз урынына килеп
ФӘРИТ ИМАМОВ
48
утырды. Шунда, ботинкасынын чишелеп киткән бавын бәйләргә иелгәндә, Марат, күз чите белән генә, Женянын, баш бармагын тырпайтып, Васяга ишарә ясаганын күреп калды. «Булды, эшләр пеште!» — дигән бу ишарәне анлау өчен артык зирәк булу кирәк тә түгел.
Марат, ашыгыч эшем бар иде дип, Вася белән саубуллашты да авызына сигаретын кабып, ишеккә юнәлде...
* * *
Марат белән Артем-Чегән инде менә ничәнче көннәрен Порхны сагалыйлар. Теге сөйләшүдән сон, Вася кушкач, Артем Маратка ярдәм итәргә алынды. Алар бер атнага якын Порх яши торган йорт подъезды тирәсен өйрәнделәр. Баштарак эшләрен шунда гына башкарып чыкмакчылар иде. Күзәтә торгач, унайсыз урын булып чыкты. Монда, каршыда ук, нәкъ Порх яшәгән йорт шикелле күп подъездлы икенче йорт бар. Алар бик якын — араларында нибары машина юлы да тротуар гына. Ишегалдында ниләр эшләнгәне һәр ике йортнын тәрәзәләреннән дә уч төбендәгечә күренә. Подъезддан кергән-чыккан кешеләрне тәрәзә аша күзәтеп торучы һич югы бер пенсионер карчык табылмыйча калмас. Өстәвенә, подъезд төбендә утыручыларны да исәпкә алмыйча булмый бит әле. Якты көндә эскәмияләрдә пенсионерлар, инвалидлар утырса, энгер төшә башлагач, аларны яшьләр алмаштыра. Ә операция барышында көтелмәгән хәлләр килеп чыгып, тикшерү-сораштырулар башланса, кемнәрнендер «хәтерләре янарырга» мөмкин. Әнә шуна да, Артемка- Чегән белән бер атна подъездны сагалагач, Порхны монда атмаска, дигән фикергә килделәр.
Кичен, Порх машинасын стоянкага куйгач, турыдан гына, сукмак буйлап, өенә кайта. Ә сукмак әнә шул ташландык төзелеш яныннан уза. Сукмак үтә торган җирдә койма урынына тезеп куелган панельләрнен берсен алып эчке якка сөяп куйганнар. Порхны шунда саклап торудан да яхшысы булмас дип уйлашты егетләр. Анда аулак, кешеләр сирәк йөри, аннан сон мәетне качырып калдыру өчен дә унайлы.
Порхнын төгәл йөри торган гадәте юк. Моннан өч көн элек ул кайтканда әле якты була иде. Өстәвенә, күпләр нәкъ менә шушы вакытта стоянкага машина куя. Сукмактан үткәләп-сүткәләп йөрүчеләр дә байтак. Ә кичә Порх өенә бөтенләй кайтмады булса кирәк. Һәрхәлдә, ул төнге унга кадәр күренмәде, машинасын подъезд ишеге төбендә калдырган булса гына инде. Бүген дә менә кичке тугыз тулып, унынчы китеп бара. Ә Порх һаман күренми дә күренми.
Стоянка капкасын Артем сагалый. Ул бераз гына читтәрәк үзенен «Ока» машинасында «шухер»да тора. Порхнын 362 номерлы «Жигули»е стоянкага кереп китүгә, Артем, панел астындагы куышта яшеренеп торучы Марат янына йөгереп килеп, аны кисәтәчәк...
Көткән чакта вакыт бик акрын үтә. Артем, сулышына, кабып, панел астындагы куышка, килеп кергәндә сәгать ун туларга унөч минутны күрсәтә иде.
- Марка, әзерлән, Порх биш минуттан моннан узачак, — диде ул мышный-мышный.
Марат ашыкмыйча гына урыныннан кузгалды, пистолетын куеныннан алып, артка — чалбар каешы астына кыстырып әзерләп куйды да сукмакка чыгып басты. Ул Порх килгәндә тәмәкесен кабызган булып маташырга тиеш иде. Шушы очрак өчен газы бетеп кабынмый торган иске зажигалка да алды хәтта.
Менә сукмакта аяк тавышлары ишетелә башлады. Ул да булмады, борылыштан бер шәүлә чыгып сызгырына—сызгырына Маратка якынлашты. Марат зажигалка төймәсенә баскалады. Чакматаштан очкыннар сибелде, тик ут кабынмады. Шунда, үзенә якынлашкан теге шәүләгә мөрәҗәгать итеп, Марат:
- Тәмәке көйрәтергә иде, зажигалкаң юкмы? Минеке нишләптер янмый, — диде.
- Зажигалкам юк, ә менә шырпы табарга була, — дип, Порх «ветровка» кесәсенә тыгылды, шырпы алып, егеткә сузды. Марат тәмәкесен кабызды да шырпыны кире иясенә тапшырды. Тегесе, бернидән шикләнмичә, шырпы кабын кесәсенә сала-сала алга атлады. Ә Марат, куеныннан пистолетын алып, предохранителеннән аерды да
КҮЛӘГӘ
49
ана иярде, ике-өч адым атлагач, кабат алда баручыга эндәште:
- Тагын бер нәрсә сорарга мөмкинме?..
Порх бөтен гәүдәсе белән артка каерылды. Ә бу арада Марат пистолетын анын күкрәгенә терәп өлгергән иде инде. Көпшәсенә тавыш киметкеч куелган коралдан тонык кына тавыш чыкты...
Үлем белән тартышып ятучы Порх өстенә сыный карап иелгән иде генә, нәкъ шундый чакта кирәк бит, сукмакта аяк тавышлары ишетелде. Югыйсә, биш-алты сәгать саклап ятып, нибары ике-өч кеше генә узган иде, ә монда менә сина мә!
Марат җирдә ятучы исерекне торгызырга маташкан булып кыланды.
- Дунгыз урынына эчмәскә иде... Әйттем бит мин сина, күп эчмә дип. Тор, әйдә, өенә илтәм, —дип сөйләнде.
Узып баручы, карангыда күренмәгәч, җирдә мәет ятадыр дип уйлап та карамагандыр, киресенчә: «Булышырга кирәк түгелме?» — дип, ярдәм итмәкче иде әле.
- Кирәкмәс, мин аны хәзер үзем дә... — дип сөйләнде Марат.
Комачаулаучы күздән югалгач, Порхнын җансыз гәүдәсен Артем белән панель астына сөйрәделәр. Җиргә сузып салгач йөзенә төбәп Чегән фонарь кабызды. Ничә көннәр буе ерактан күзәтеп йөрсәләр дә, Маратнын корбанны болай якыннан күргәне юк иде әле. Бер мизгелгә генә ул анын йөзенә текәлде. Теге көнне ресторанда Женя: «Ул бәндәне җәллисе юк. Анын ише гнидаларнын баш чүмеченә тишек ясадын ни дә, иске чиләк калаен тиштен ни, барыбер», — дигәч, Марат уенда Порх барып чыккан түбән җанлы кеше булып гәүдәләнгән иде. Чынлыкта исә ул борын астына сирәк кенә «бала йоннары» үсеп килүче бер малай булып чыкты. Чечняда үлем белән йөзгә-йөз очрашкан, утны-суны кичкән ир-егет монда менә нинди малайлар белән сугышып йөри икән ләбаса. Нинди түбәнлек! Ләкин инде бернишләп тә булмый, уен башланган. Хәзер артка чигенү юк. Марат пистолет көпшәсен Порхнын мангаена терәде. Тагын тонык кына тавыш ишетелеп куйды...
Ул төнне Марат озак кына йокыга, китә алмыйча азапланды. Әле тегеләй, әле болай боргаланды ул урын өстендә. Бүген гел юктан гына Порхнын мангаена «тишек ясау» күнеленә тынгылык бирми иде. Нигә үтерде сон әле ул аны? Вася Кулагин белән Женяга биргән вәгъдәсен үтәү өченме? Әйткән сүзеннән чыкмас өчен генә япь-яшь егетнен канын койды. Сугышта ярар инде, кемгә дә булса атарга, кемне дә булса үтерергә туры килә. Анда шунсыз чара юк. Син атмыйсын икән, сина атачаклар. Ә бу малай үзенә корал күтәрдеме? Юк бит, хаиннарча саклап ятып, куркакларча артыннан килеп, атып ектын...
Әнә шундый уйларга бирелеп ул йоклый алмыйча ятты. Аптырагач, урыныннан торып, суыткычтагы шешәдән кырлы стаканны тутырыр- тутырмас аракы салып эчте һәм үзе дә сизмәстән тирән йокыга талды.
* * *
Ә көннәрдән бер көнне...
Маратка ул көн төш кебек кенә тоелды. Иртән бар да яхшы башланган иде. Марат, гадәттәгечә, йокысыннан торып, чәй эчте дә эшкә китте. Сәгать тугызлар тирәсендә Женя белән аны ни өчендер Кулак чакырып алды. Ашыгыч кына сөйләшәсе сүз бар дип, «Хрустальный бокал» сыраханәсенә алып китте. Шунда алар, аз-маз сыра йоткалап, тозлы балык чемченеп утырдылар. Нинди дә булса җитди эшкә җыенганда, ныклап план кору өчен, Кулак шушы сыраханәне сайлый иде. Монда кешеләр сирәк керә. Аулакта тынычлап сөйләшергә була. Васянын үз-үзен тотышына, кыяфәтенә караганда, ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыкканга охшый.
Вак-төяк дөнья мәшәкатьләре хакында, берара сүз алышкач, Кулак җитди темага күчте:
— Порхны дөмектергәч, тамерланлылар тәмам азынды. Ныклап торып, безнен «җимлек»кә үрелә башладылар. «Заман» предприятиесен дә үз йогынтылары астына алырга маташалар. Югыйсә, без ул кооперативка оешкан вакытларыннан башлап
ФӘРИТ ИМАМОВ
50
«түбә» булдык. Әле чак-чак аякларында басып торганда күтәрдек тә, хәзер акча керә башлагач, табышлары арткач кына, Тимур саумакчы була. Босс менә шуны тәртипкә салырга чакырды.
Шунда Женя кабынып торып басты.
— Ха, тапканнар җүләрләрне. Шундый олы калҗаны ычкындырырлар дип уйлыйлар микәнни? Тотсыннар учлап...
Тагын Кулак сүз алды:
— Алар белән очрашып, сүз беләнме, көч кулланыпмы — ничек кенә булса да бу кооперативнын безнеке икәнлегенә ышандырырга тиешбез. Кичә Зебра белән Жук батыраеп китеп, аларны идарә янында саклап торганнар. Ахмаклар, салган баштан икәүләшеп кенә акылга утыртмакчы булганнар. Атыш башланган. Безнен Жукны шунда ук манчыганнар. Зебра да яраланган. Дәваланып ята. Аякка басар басуын. Хәзер тамерланлылар безне «стрелка»га чакыралар. Бүген сәгать дүрттә, Ялантау янындагы урман полосасында очрашырга тиешбез. Сөйләшү кискен булыр шикелле. Безне чынлап торып куркытырга бугай исәпләре. Ләкин без дә кемлегебезне күрсәтергә тиешбез. Без Босс белән кинәшеп карадык. Аерым-аерым йөреп кенә берни дә кыра алмаячакбыз. Хәйлә белән алдырырга кирәк. Бер төркем, машинага төялеп хәзер үк шунда китә, урман полосасынын алгы башындагы чокырга засадага урнаша. Тамерланлыларга ышаныч юк, алар да берәр җирдә засада куярга мөмкиннәр. Шулай була калса, алдан килгән төркем кемнен кайдалыгын күзәтеп, икенче машинада килгәннәрне кисәтергә тиеш. Засаданы юк итү дә шул беренче төркем өстендә. Әгәр инде засада юк икән, без ул үләксәләрне ике сөйләшеп тормыйча дөмектерәчәкбез. Җитте, алар белән мәми авызланырга. Бу дөньяга кемнәр хуҗа икәнлеген таныта башларга вакыттыр. Пушкаларыгызны әзер тотыгыз. Беренче төркемгә инструктаж бирелде. Алар хәзер үк шунда китә. Ә сәгать дүрттә мин, Борзой, Марка һәм Женя шунда барачакбыз. Безне беренче төркемнән Косой каршыларга тиеш, засада булу-булмавын да ул әйтә. Борзой белән мин сөйләшергә чыгачакбыз. Машинадагыларга пушкаларын әзер тотарга! Алдан ук кисәтеп әйтәм, сөйләшүләрдә бернинди ташлама ясамаячакбыз. «Заман» — безнеке, бетте китте. Аларнын бу җавапка риза булмаячаклары көн кебек ачык. Куркытырга, маташачаклар. Ләкин безнен алдан җибәрелгән егетләрдә гранатомет бар. Тамерланлыларнын машиналарына төбәп атуга, тегеләр югалып калачак. Сөйләшергә чыкканнарын кырып салабыз да табан ялтыратабыз. Калганы «легавый»лар эше. Алар куаначаклар гына. Мафиозларнын үз куллары белән кырылуы аларга файда гына бит.
Кулак әнә шулай барысын да җентекләп анлаткан кебек иде. Тик корылган планнар белән чынбарлык гел туры килсә икән ул. Нәкъ кирәкмәгән чакта план дигәнен үзгәрә дә куя...
Алар билгеләнгән урынга аз гына алдан килделәр. Егетләрне Косой каршылады. Анын әйтүенчә, тамерланлылар засада куймаганнар ди.
Агачлар ышыгына туктап, ярты сәгатьләп көткәннәрдер, тузан туздырып машина килгәне күренде. Тәрәзәләре карангы «БМВ» машинасы Маратларнын иске «Ауди»ына йөз-йөз илле метр ара калдырып туктады. Минут чамасы ике якта да бернинди хәрәкәт сизелмәде. Пәркем каршы яктагыларны өйрәнде булса кирәк. Тик тәрәзәләре аша машина эчендә кемнәр һәм ничә кеше барлыгы күренми. Бераздан, БМВнын арткы ишеге ачылып, аннан кара күзлек кигән шкафтай бер егет чыкты, каршыдагы машинага игътибар да итмәгән кебек, авызындагы сагызын чәйни-чәйни алгы ишекне ачты. Аннан Тимурнын такыр башы күренде. Шулчак БМВнын икенче як ишеге дә ачылып китте, аннан да беренчесеннән ким булмаган икенче «шкаф» чыкты. Алар, Тимурны уртага алып, ашыкмыйча гына Маратлар машинасы ягына атладылар. Шунда Кулакнын иртәнге күрсәтмәләре үзгәрде дә куйды. Ул: «Менә нәрсә, егетләр, болар каршына Косой, Марка һәм Женя, сез чыгарсыз. Борзой белән мин монда калам», — дип яна команда бирде. Егетләр моны көтмәгәннәр иде. Ләкин хәзер: «Ни өчен, нишләп?» — дип тикшереп торудан файда юк иде. Кулакнын ачулы
КҮЛӘГӘ
51
карашын тотып алган егетләр, әмерне берсүзсез үтәргә кирәклеген анлап, машинадан чыктылар.
Сөйләшергә килүчеләр бер-берләренә якынлашырга инде аз гына калган иде, шулчак көтелмәгән хәл булды: тамерланлылар бара торган җирләреннән кинәт туктап калдылар, аларнын йөзләрендә ниндидер аптырау галәмәте чагылып узды. Аннан сон өчесе дә табан ялтыратырга җыенгандай, кырт борылып, ни өчендер машиналарына таба йөгерә башладылар. Шул ыгы- зыгыдан файдаланып, Женя куенындагы пистолетын тартып алды да төзәмичә-нитмичә генә качып баручыларга атты. «Шкаф»ларнын берсе «ух»ылдап куйды һәм ике кулы белән сул ботын тотып, аягын сөйрәп атлый башлады. Ни өчен тамерланлылар табан ялтыратырга булды? Кемнән шүрләделәр? Боларын Марат әлегә анык кына төшенеп җитмәде. Кесәсеннән пистолетен алырга өлгергән Косой да качучылар артыннан бер-бер артлы ике мәртәбә гөрселдәтте. Икенче «шкаф» тынсыз калып җиргә ауды. Бу вакытта БМВдагылар, двигательне кабызып, юлга унайлы итеп борылганнар иде. Тимур һәм аягы яраланган әзмәвер машинага кереп чумдылар. Алар артыннан ачык ишектә берничә автомат очереды янгырады. Кайда сон, кайда засададагы егетләр, нишләп гранатометтан ут ачмыйлар? Шулчак, урман полосасын яңгыратып, сирена уларга тотынды. Марат унга каерылып караган иде, елга кырыендагы куаклык арасыннан бирегә таба йөгерүче биш-алты милиционерны шәйләп алды. Алар артыннан, сиреналарын кычкыртып, зәнгәр путалы ике «шестерка» чыгып килә иде. Машина динамикасыннан: «Коралларыгызны ташлагыз! Кулларыгызны күтәрегез!» — дигән катгый әмер яңгырады.
Маратның баш миен «Засада!» дигән уй телеп узды. Димәк, легавыйлар аларны көтеп, сагалап торганнар. Ә засададагы егетләр кайда сон? Кемдер саткан булып чыга түгелме?! Бәлки, тамерланлылар шулай итеп үч алмакчы булганнардыр? Алай дисән, үзләре үк зыян күрде. Белсәләр, паникага бирелмәсләр иде. Алдан күреп алулары да легавыйларнын аларга каршы Маратлар ягыннанрак килеп чыгуларында булгандыр бәлки.
Димәк, безнен гранатомет белән утыручы егетләрне каптырганнар болар.
Ул арада Женя белән Косой да куаклыктан чыгып килүче оператив төркемне күреп алдылар. Берничә мәртәбә тәтегә басып, утлы корал тавышын ишеткән егетләрдә азарт уйный башлады булса кирәк, Женя, ике дә уйламыйча пистолетын күтәреп, алдан килүче «мент»ка төбәде. Ара якынайганнан-якыная бара. Шуна күрә Марат килүчеләрнең йөзләрен аермачык күрде. Алдан йөгерүче милиционер ана таныш кебек тоелды. Әйе, әйе, бу Чечняда солдат шулпасын бергә чөмергән, кем әйтмешли, шинельне бергә бөркәнгән дусты, якташы Саттаров иде. Чечняда хезмәт иткәндә, әле күптән түгел генә хәрби училище тәмамлаган булса да, инде дары исен иснәп өлгергән яшь лейтенант, якташы буларак, Маратны якын итеп, «земляк» дип эндәшә иде. Бервакыт алар взводы тау юлыннан барганда, боевиклар засадасына юлыкты. Азрак атышканнан сон, тегеләр «рукапашный»га күчте. Ул чакта әле бер бәрелештә дә катнашырга өлгермәгән, тере боевикны ишетеп кенә белүче Марат, кулына ялангач пычак тотып өстенә ерткыч җанвардай ташланган әзмәверне күргәч каушабрак калды. Тагын бер адым һәм бандит хәнҗәре белән егетнен бугазына сызып та җибәрәчәк. Әйе, ут эчендә салкын канлылык та кирәк. Аз гына кабаландын исә, бетүен хәзер. Марат әнә шундый хәлдә калды. Кинәт янәшәдә автомат чираты янгырады. Бандитнын кулыннан хәнҗәре төшеп китте һәм ул яман үкереп, бөгәрләнеп җиргә ауды да тынсыз калды. Коткаручы — Татарстан егете Саттаров Гомәр иде. Марат сугыш чирканчыгы алган шул беренче бәрелештә лейтенант Саттаров аны үлемнән йолып алды. Бандитларны тау елгасы ярына кысрыклый башлагач, тегеләр ягыннан ыргытылган граната шартлап, Гомәр үзе дә яраланды. Аны авыр хәлдә госпитальгә озаттылар. Соныннан лейтенантны үзебезнен илгә җибәрүләре хакында ишетелде. Үзен үлем тырнагыннан йолып калган бу кешегә Марат гомере белән бурычлы иде. Аны беркайчан да онытмаска, армиядән исән-сау кайтса эзләп табып рәхмәт әйтергә сүз бирде. Тик язмыш кеше уйлаганча гына
ФӘРИТ ИМАМОВ
52
бармый шул. Марат армиядән исән-имин кайтса да Саттаровны таба алмады. Дөресрәге, ул аны эзләмәде дә. Әгәр ни булды дип сорасалар, кырык сәбәп табар иде. Тик болар берсе дә аны акламый. Егет кеше сүзендә тора белергә тиеш. Һәм менә нинди шартларда очраштырды аларны язмыш. Ул чакта да засада иде. Бандитлар засадасы... Менә хәзер дә засада. Тик аны кайчандыр үлемнән коткарган Саттаров хәзер үзе пистолет «мушкасында утыра». Анын гомерен өзү өчен, Женянын бармак селкетүе дә җитә.
Марат кинәт пистолетын күтәрде дә Женяга атып җибәрде. Егет моны көтмәгән иде, әлбәттә. Ул гаҗәпләнгән күзләрен Маратка текәде. Ядрә анын ун кул башына тигән күрәсен, пистолет тоткан кулы асылынып төште. Ул, «ах»ылдап, сул кулы белән ярасын тотты. Янәшәдә торган Косой, яман сүгенеп, Маратка борылды. Анын күзләрендә нәфрәт һәм шул ук вакытта гаҗәпләнү дә бар иде.
— Ух син, адәм актыгы... Сука! Ананны фәлән итим... Мин сине...
Тик Марат өлгеррәк булып чыкты: Косой пистолетын төбәгәнче, анын «пушка»сыннан ут бөркелде. Тегесе, күкрәген тотып, җайсыз гына селкенеп куйды, анын авызы бер ачылды, бер ябылды. Шулчак, аскы ирене читеннән ал тасма күренде. Косой башта акрын гына тезләренә чүкте, аннан сон җиргә йөзтүбән капланып, тынсыз калды.
Женя һушына килеп өлгергәнче, Маратка тиз генә табан ялтыратырга кирәк иде. Урман якында, егерме-утыз адымда гына. Кем әйтмешли, ике атлап бер сикерсә, анда барып та җитәчәк. Шуны уйлап, ул агачлык ягына омтылды. Артта Женянын: «Марка, тукта! Качма! Атам юкса», — дип кычкырганы ишетелде. Һәм чыннан да, ике мәртәбә «шарт-шорт» аткан тавыш янгырады. Ядрәләр Маратнын колак яныннан сызгырып узды. Женя бу кадәр генә ераклыктан тидергән дә булыр иде. Ул төз ата. Тик ун кулы яралы шул, сулы белән генә атты. Марат та артка борылып, пистолетын төзәп тормыйча гына, бер-ике мәртәбә курокка басты. Тик ядрәләр Женяга тимәде бугай. Шунда Марат, күз чите белән генә, зур тизлектә юлдан ераклаша барган БМВны күреп алды. Бер милиция машинасы анын артыннан куа китте. Тик «шестерка»га кая инде ул БМВны куып җитү?! Монысы юләргә дә анлашыла... Ә Кулагин белән Борзой утырган «Ауди» икенче якка, урман читендәге борылышка кереп күздән югалды. «Опер»ларнын икенче машинасы анын артыннан кузгалып та тормады. Ул Маратлар артыннан йөгергән «мент»ларны көтә калды...
Агачлар арасына кергәч, Женя тагын бер мәртәбә атты. Бу ядрә дә агач ботакларын сындырып читтән узды. Хәзер инде эзәрлекләүчедән качу җитезлеккә бәйле. Женянын кулы гына яралы булса да ул хәлсез. Ә Маратнын сыдырылган җире дә юк. Бу яхшы, әлбәттә. Ара ерагая бара бугай, моны куа килүченен аяк тавышыннан һәм ботак-сатаклар сынганнан яхшы чамаларга була...
Кәүсәләре куе булып үскән агачларны әйләнеп үтим дип унгарак борылган иде, саргайган куе үләннәр арасында шактый зур чокыр капланган булган икән, Марат, шәйләмичә шуна егылып төшкәнен сизми дә калды. Чокыр кырыенда яндырырга дип җыеп куелган куак өеме ишелеп Маратны каплады. Шунда егет борын төбеннән генә кап-кара елан шуышып үткәнен күреп калды. Анын дулкынсыман хәрәкәте дә аермачык күренде хәтта. Кинәт өстенә кеше егылгач, курыкты күрәсен, хәшәрәт. Башка вакыт булса, Марат, кычкырып читкә сикерәсе иде. Тик бу юлы ул аз гына да шүрләмәде. Арттан килүче дошман куркынычрак, мәкерлерәк тә. Килеп төшкән урыныннан кузгалырга маташу мәгънәсезлек булыр иде. Бу очракта, «ятып калганчы, атып кал» дигән гыйбарә бигүк үзен акламас. Һәм егетне шул коткарды да. Женя аны күздән югалтты булса кирәк, авыр гына мышный-мышный, куакнын бөтенләй икенче ягыннан үтеп китте. Хәер, үз кайгысы кайгы булгандыр. Артыннан легавыйлар куа килә бит.
Женянын аяк тавышлары тынып бераз торгач, ике-өч милиционер йөгереп узды. Тик ун-унбиш минуттан алар кире киләләр иде инде. Куак өеме яныннан узганда Марат аларнын өзек-өзек сөйләшкәннәрен дә ишетте хәтта.
— Җир йотты диярсен, әллә кая олактылар....
КҮЛӘГӘ
53
— Икәү иделәр бугай?..
— Нишләп үзара атышканнарын гына анлый алмадым...
Димәк, Женя да качып котылган. Алар киткәч Марат тагын берәр сәгатьләп чокырда ятты әле. Чокырдан чыккач Марат бу тирәдән ераккарак китү җаен карады. Урманга да бик эчкә керергә ярамый, Женяга тап булуы ихтимал. Урманнан читкә чыксан легавыйларга эләгүе бар. Шуңа ул, куркынычсызрак җиргә җиткәнче, урман читенә чыкмыйча, агачлар арасыннан гына атлады...
* * *
Ялантау янында тамерланлылар белән булган «стрелка»дан соң, Васяның уйлары бөтенләй чуалды. Маратның ул көнге кыланышларын берничек тә аңлатырлык түгел иде шул. Косойны атып екты, Женяны яралады. Һәм болар барысы да «легавый»лар засададан күтәрелгәч булды. Димәк, ул ментлар шымчысы булып чыга түгелме? Ә бу очракта, Наил Хәкимович кем? Ул да ментлар ялчысымы? Маратны алар арасына ул тыкты бит. Менә монысын Вася һич кенә башына сыйдыра алмый иде. Кайсы яктан гына чыгып уйласа да Вася башында кайнаган бу сорауларга җавап таба алмады...
Косойны җирләп, берәр көн узгач, автомобильләр ремонтлау мастерскоена тикшерүчеләр килеп, «иснәнеп» йөрделәр. Сораулар бирделәр. Анисимов, гадәттәгечә ык-мык итте, үзенең аңгыра башына барып җитмәгән сорауларга җавабы да керделе-чыктылы гына булды. Аны күзәтеп торган Вася: «Натуральный бозау!»— дип уйлап куйды. Әллә юри генә тилегә сабышамы, әллә чыннан да?.. Кулагиннан да сорау алдылар. Марат белән кызыксындылар. Ялантау янындагы «стрелкага» үзенең дә катнашы бармы-юкмы икәнлеген белештеләр. Гомумән, бу мастерской тирәсендә шикле эшләр ешайды, дип кисәттеләр. Вася барлык сорауларга да «Белмим..., ишеткәнем юк...» кебегрәк җавап бирде. Мастерской турында исә: «Монда һәрберсе үз эшен белә. Кыңгыр эшләргә вакытлары юк. Ә эштән тыш егетләрнең нишләп йөрүләрен каян белик. Һәрберсенең артына каравылчы тага алмыйбыз бит», — диюдән узмады. Марат турында сораштыргач: «Белмим, кайда йөридер, эшкә килгәне юк. Хәбәр итмәде. Каядыр юкка чыкты. Үзебез дә аптырашта», — диде. Аннан соң, үз өстеннән бурыч төшергәндәй: «Андый сәер яклары элегрәк тә булгалый иде», — дип тә өстәде. Женя Кривошеев турында сорашмадылар. Ул бу вакытта өендә, качып-посып, кулындагы ярасын ялап ята иде. Егеткә больницага барырга ярамый — утлы коралдан яраланганнар турында шунда ук эчке эшләр идарәсенә тапшырачаклар. Ә анда инде төпченеп, төбенә төшмичә туктамаячаклар: кайда, ничек, ни өчен? Шуңа күрә Вася тикшерүчеләрнең Женя хакында кызыксынмауларына сөенеп тә куйды. Теге көнне кемнең кем икәнлеген танымый калганнар, күрәсең. Маратны таныганнар менә. Вася өчен анысы тагын да гаҗәбрәк. Бу үзе үк Маратның ментлар кешесе булуын раслый кебек. Ә Наил Хәкимыч бу хәлләргә кайсы яктан бәйле икән? Марат «чыбык очы туганым» дип, Васяның күзенә төтен җибәргән булды...
Шуңа күрә ул, бер очрашканда, Наил Хәкимовичка үзенең бөтен ачуын чыгарды. Нур Гаянович турында да шул чакта искәртте. «Үзеңнең артың пычрак икән, башкаларның күтен тикшермә», — диде, бик мәгънәле генә итеп.
— Чыбык очы туганыңны безнең арага нинди максат белән тыккан булгансың, белмим. Ләкин ул иң кыен чакта тәртәгә типте. Бөтен эшне бозып ташлый язды, — дип, Марат турында да исенә төшерде.
Тик артыграк сөйләп ташлаганын аңлап, бу хакта сүзне озынга сузарга теләмәде. Соңыннан, хәер, Хәкимыч инде күптән хәбәрдардыр, дип уйлап үзен юатты да, бүтән сөйләшергә теләгем юк дигәндәй, кулын селтәп китеп барды.
* * *
Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең оператив төркем җитәкчесе Саттаров Гомәр, Ялантау янында «тамерланлылар» һәм «әфганлылар» төркемнәре арасында булган вакыйгадан сон, бүлек җитәкчесе Шәрифуллин Әнис янына керде. Ул анда «стрелка» да катнашкан әлеге ике төркем турында мәгълүматлар
ФӘРИТ ИМАМОВ
54
тупланганын белә иде. Тамерланлыларнын шәһәрдә нык йогынтылы төркем икәнлеге дә Гомәргә күптән мәгълүм.
Әле сиксәненче еллар азагында ук сәяси үзгәрешләргә, җәмгыятьнең эчтән какшый башлавына бәйле рәвештә, шәһәр яшьләре арасында шикле төркемнәр оеша башлады. Мона күп еллар дәвамында яшьләрне тәрбияләп торган пионер, комсомол оешмаларынын таркалуы сәбәп булгандыр мөгаен. Аларга ниндидер алмаш кирәк иде бит. Изге урын буш тормый, дигәндәй. Төркемнәр әнә шундый җирлектә оештылар. Шәһәрдә теге яки бу төркемгә кермәгән яшьләр юк иде диярлек. Булсалар да бармак белән генә санарлык һәм, гадәттә, андыйлар кимсетелүләргә дучар иделәр. Шуннан сон дистә еллап вакыт узды. Җинаятьчел төркемнәрнең күпчелеге таркалды, алар урынына яналары барлыкка килде. Ә менә «Тамерлан» шул еллардан ук, ничектер, башкалар белән булган кискен көрәшләрдә бирешмичә, тотрыклы яшәвен дәвам итте. Үзләренә каршы төшкәннәргә аеруча кансызлык күрсәткәннәре өчен җинаятьчел төркемнәр алардан бераз шүрлиләр дә иде хәтта....
Ә менә әфганлылар төркеме тамерланлыларга һич кенә дә буйсынырга теләмәде. «Әфганлылар» дип аталсалар да, төрмәдән чыккан, җыен әтрәк- әләмнәр җыелган бу төркемнен Әфганстан һәм башка локаль сугыш ветераннары оешмасына, бигрәк тә интернационалистларны эш белән тәэмин итү максатында төзелгән автомобильләр ремонтлау станциясенә бөтенләй кагылышы юклыгын Гомәр бик яхшы анлый. Мондагы егетләрнен Вася Кулагин тирәсендә ниндидер кынгыр эшләр майтарып йөргәнлеген ул күптән түгел генә белде. Сирәк булса да әле тегендә, әле монда бу исем калкып чыга башлады. Эчке эшләр идарәсенең оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегендә алар өстеннән аерым «эш» ачылган. Әледән-әле хокук бозулар кабатланып тора. Әлбәттә, хокук сакчылары тарафыннан «әфганлылар» төркеменең һәр адымы контрольдә. Һәрхәлдә, рәсми документларда бу шулай.
Сентябрь ахырында «тамерланлылар» белән «әфганлылар» арасында «стрелка» булачагы турында аноним хәбәр алынуга, милициядә баштан аның чынлыгына шикләнебрәк караса да, шайтан теле ни юрамас, дигәндәй, Саттаров җитәкчелегендәге оперативчылар юлга ашыкты. Алдан җибәрелгән төркемне алар шунда ук күреп өлгерделәр дә инде. Дөрес, берсеннән алынган Макаров пистолетыннан кала, егетләрдән шикләнерлек берни табылмады. Сораштыруга каршы: «Менә пистолет таптык та, сынап карар өчен ауга чыккан идек», — дип, алдаларга маташтылар. Пистолет белән ауга йөрмәгәннәрен сабый бала да белә, югыйсә. Андагы ике егетне, кулларына богау салып, тоткарларга туры килде. Шулар белән мәш килгән арада, урман поласасы янына «Ауди» килеп туктады. Ләкин аннан чыгучы булмады. Болар кемнәрнедер көтәләр. Оператив төркем дә агачлар ышыгыннан әлеге машинаны күзәтә башлады. Һәм, озак та үтмәде, икенче яктан тәрәзәләре караңгылатылган «БМВ» машинасы күренде. Саттаров, егетләргә әзер булырга кушып, пистолетын кулына алды. Коралны һавага атып кисәтү өчен генә кулланырга дип команда бирде ул. Гадәттә, мондый «стрелка»лар атышусыз узмый. Төркемнәр нәрсә дә булса бүлешә алмаганда гел «стрелка»га чакырышалар. Сүз дә юк, болар да корал кулланачак. Ләкин эшне мона кадәр җиткерергә ярамый, коралсызландырып, кулга алырга кирәк үзләрен.
Чыннан да, машиналарда утыручылар чыгып, бер-берсенә каршы атлагач, Саттаров аларнын Ялантау янына юкка гына килмәүләрен, ике якнын да бары тик корал телендә генә сөйләшергә теләвен сизеп алды. Атыш башланганчы өлгерергә кирәк иде. Шунда ул егетләренә: «Әйдәгез, якынрак киләбез!» — дип команда бирде. Тик «тамерланлылар» бер үк юнәлештә иде — алар милиционерларны күреп алдылар. Араларында ыгы-зыгы башланды. Кирегә борылып, табан ялтыратучы «паникерлар»га «әфганлылар» пистолетлардан ут ачты. Тәртипсез рәвештә атыш башланды. «Тамерланлылар»дан берәү егылды, калган икесе машинага йөгерде. Аларнын да берсе яраланды булса кирәк. «БМВ» ишегеннән милиционерлар ягына автомат очереды булып алды. Тик ул беркемгә дә зарар китермәде. Ядрәләр колак төбеннән генә сызгырып узды. Инде бу хәлләрдән сон «әфганлылар» да борылып,
КҮЛӘГӘ
55
милиционерларны күреп өлгерде. Шунда Саттаров егетләрнен берсен танып алды. Ул кайчандыр Чечняда анын взводында хезмәт иткән иде. Исемен дә хәтерли әле — Марат бугай.
Ә аннан сон вакыйгалар шулкадәр тиз алышынды... Каршыдагы егетләрнен берсе, пистолетын күтәреп, Саттаровка төбәде. Шунда көтелмәгән хәл булды: Марат тегенә атып җибәрмәсенме! Анысы, яралы кулын тотып, аптырап торганда, янәшәдәгесен дә атып екты ул һәм урманга таба йөгерде. Беренче аткан яралы егет Марат артыннан ташланды. Ул арада «БМВ» белән «Ауди» машиналары икесе ике якка китеп югалды. Урман эченә кереп качкан егетләр артыннан өч милиционер куа китте. Җирдә бары тик ике җансыз гәүдә генә ятып калды. Егетләр икесе дә шунда ук җан биргәннәр. Саттаров аларнын кесәләрен капшады. Бернинди документлары да юк иде әлбәттә...
Маратнын дусларга каршы корал күтәрүенен сәбәбе, үз алдында бурычын үтәү өчен булганына Саттаров шикләнмәде. Димәк, ул ана карата яхшылык эшләгән булып чыга инде. Гомәрнен элекке яхшылыгына, ягъни аны үлемнән йолып калуы өчен рәхмәте. Тик бер үк гамәл төрле күзлектән караганда төрлечә бәяләнә. Кешелеклелек ягыннан Гомәрне үлемнән коткарып калуы изгелек булса, «тамерланлылар» ягыннан — теләктәшлек, «әфганлылар» ягыннан караганда — хыянәт! Хокук сакчылары өчен — җинаять булып исәпләнә. Әйе, әйе, җинаять! Беренчедән, ул җинаятьчел төркем әгъзасы, икенчедән, кеше үтерүче. Дөрес, үтерелгән егет тә җинаятьчел төркемнән. Ләкин ул барыбер кеше бит...
Бу хәлләрдән сон Маратнын «әфганлылар» төркеменә сыймаячагын Саттаров анлый. Хыянәтчеләрне беркайчан да, беркайда да гафу итмәгәннәр. Шулай ук, хокук сакчылары кулына килеп эләксә дә аны җәза көтә. Чөнки анда җинаятьчеләрнен башыннан сыйпамыйлар. Гомәр уенча, Ялантау янында булган вакыйгалардан сон, Марат качып яшәргә мәҗбүр.
Саттаров тикшерүчеләрдән алган «Дело»ларны яхшылап өйрәнде. Аларнын Тамерлан төркеменә кагылганы берничә том тәшкил итсә, чагыштырмача сонрак оешкан «әфганлылар»ныкы юкарак иде. Аларда фамилияләр дә бармак белән генә санарлык. Лидерлары ниндидер Вася Кулагин исемле егет икән. Гомәр күпме генә эзләсә дә, ул «Дело»дан Марат турында бернинди дә мәгълүмат тапмады.
«Стрелка» урынында ятып калган ике мәетнен кемнәр булуын тикшерүчеләр тиз ачыкладылар. Аларнын берсе «тамерланлылар» шайкасынын ин актив әгъзасы — инде берничә мәртәбә төрмәдә утырып чыккан «Кабан» кушаматлы Сизов Геннадий Николаевич иде. Икенчесе — «әфганлылар» ягыннан, Расих Нигъмәтуллин. Хулиганлык өчен хөкем ителеп, бер мәртәбә утырып чыккан адәм. Соңгы вакытта беркайда да эшләмәгән. Ничек көн күргәндер, анысы мәгълүм түгел.
Оператив төркемгә үзләрен «пистолет белән ауга чыктык» дип алдашкан ике егетнең дә кем булуларын тикшерүчеләр бик тиз ачыклады. Алар, шулай ук, бер җирдә дә эшләмәүче Сарматов Николай белән Шәфыйков Айтуган иделәр. Ләкин «әфганлылар» эше буенча кузгатылган элекке «Дело»ларда аларның да исемнәре чыкмады. Бу егетләрнең моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылганнары булмаса да, аларны тоткарлап, вакытлыча сак изоляторына ябып куйдылар.
Тикшерүче, тамерланлылар төркемендә йөриләр, дип шикләнелгән берничә егетне чакыртып сөйләште. Төркемнең лидеры Тимур чакыруга килмәде.
Әфганлылар ягыннан ачыклыйсы сорауларга җавап табу өчен тикшерүчеләр гараж кооперативында да булдылар. «Ялантау вакыйгасы» турындагы эш тикшерүчеләргә тапшырылды. Үзенә бернинди кагылышы булмаса да Гомәр аларга ияреп барды. Исәбе Марат турында җентекләбрәк белү иде. Тик Вася Кулагин авызыннан: «Белмим, кайда йөридер, эшкә килгәне юк. Хәбәр итмәде. Каядыр юкка чыкты. Үзебез дә аптырашта. Андый сәер яклары элегрәк тә булгалый иде», — дигән сүзләрдән башка нәрсә ишетмәде.
* * *
Наил Хәкимович белән Василий Кулагинның дуслыгы сизелми генә башланган
ФӘРИТ ИМАМОВ
56
иде. Ул вакытта Наил, хәрби комиссариат аша, төрле елларда Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән егетләрне эзләп табып, җыелышларга чакыра башлаган иде. Бергә җыелып, хәл итәсе проблемалар да шактый: армиядә һәлак булып, цинк табут белән кайткан солдатларга кабер ташлары ясату, зыярат кылу, аларның гаиләләренә ярдәм итү, мәктәпләрдә музейлар оештыру, укучылар белән очрашулар үткәрү — менә шундый тавык чүпләп бетермәслек эшләр. Боларның барысын да җәмәгать тәртибендә, эштән соң яки ял көннәрендә башкардылар. Әнә шул чакларда ук Василий Кулагин Наилгә теләктәшлек белдереп йөрүче иң ышанычлы егетләрнең берсенә әверелде.
Наил совет солдатлары Әфганстанга кертелгән беренче елларда хезмәт иткән, Василий исә унъеллык бу сугышның ахырына эләккән. Еллар аермасы күп булса да бер үк юлда йөргәннәр, бер үк авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргәннәр, хәзер дә максатлары бер. Бәлки егетләрне әнә шул берләштергәндер, Наилнең үз-үзен аямыйча, «әфганлылар» өчен янып-көеп йөрүе Василийда ихтирам уяткандыр. Очрашулары бик җанлы уза иде. Кайнар әңгәмәләр тынып торган арада, Василий кулына гитарасын тотып, берәр әфган җырын җырлый башлый. Аның бераз гына гырылдабрак чыккан тавышына башкалар кушыла. Кайчак патриотик җырлар «блатной» җырлар белән аралашып китә. Василий аларын аеруча осталык белән башкара. Шуңа күрә, җырларның мондые да егетләр күңелендә бердәй хуплау таба иде...
Ул елларда әфган сугышы ветераннарын эш белән тәэмин итү буенча Наилгә күп көч түгәргә туры килде. Әлбәттә, үзе максат итеп куйганнарның күбесенә иреште дә.
Туксанынчы еллар, башыннан ук, халыкка көтелмәгән сынаулар куйды. Илдә кризис. Кибет киштәләре буш. Хәер, гади халыкның әйбер сатып алырга акчасы да юк. Чөнки икътисади кыенлыкларга каршы тора алмыйча, илдә күп кенә предприятиеләр бөлгенлеккә төште яки бөтенләй ябылды. Күпләп эштән кыскартулар... Хезмәт хакын яртышар елга, кайчак аннан да озакка кичектереп түләүләр. Эшчеләргә эшләгәннәре өчен әйберләтә түләү модага керде. Көнкүрешкә мона кадәр колак ишетмәгән «бартер» дигән сүз таралды. Әнә шул «болганчык еллар» шаукымында, хөкүмәт хәер- фатихасы белән, кече бизнесны үстерү программасы нигезендә, янгырдан сон тишелеп чыккан гөмбәләр шикелле, күпсанлы кооперативлар оешты. Социализм системасы таркалып, черек капитализм исе килә башлады. Совет заманындагы кыйммәтләр икенче планга күчте. Ләкин бер чиктән икенчесенә сикерү сәясәте алып барган Россия — капитализмда да Россия булып кала бирде. Үстерәбез, дип лаф орып кына бизнес үсми бит әле ул. Башта ана нигез әзерләү, эшмәкәрләрне яклау өчен җитди законнар кабул итү зарур. Ә болар берсе дә башкарылмады. Шунлыктан, безгә ирек, хөррият, дип үзләренен эшләрен башлаган адәмнәр икенче зур каршылыкка очрадылар. Илдәге олы-олы дәүләт предприятиеләре башында утыручы өлкән абзыйлар, алны-артны карамыйча, дәүләт милкен талаганда, халыкнын мангай тире бәрабәренә җитмеш елдан артык тупланган байлыкны бүлешкәндә, завод-фабрикаларны хосусыйлаштырып, үзләренеке итү белән мәшгуль булганда, оешкан җинаятьчел төркемнәр, зурдан кубып, эшмәкәрләр дилбегәсен үз кулларына алу хәстәрен күрә башладылар. Хөкүмәт булдыра алмаганны, җинаятьчел клан үзенчә хәл итеп тә өлгерде. Әнә шулай итеп, эшмәкәрләр ике яклап кабалага эләкте. Бер яктан, сүз боткасы куертудан башка бернинди ярдәм күрсәтмәгән хөкүмәт аларны салымнар, аренда түләүләре белән кысса, икенче яктан, без сезне саклыйбыз, дигән сылтау белән «крышалар», шикле төркемнәр, оятсыз адәмнәр, рэкетирлар йодрык терәп акча даулый башладылар. Ныклап аягында басып тора алмаган шәхси эшмәкәр, мондый кабалага түзә алмыйча, эшен ябарга мәҗбүр була, әлбәттә. Шуна күрә ул елларда янарак кына ачылган дистәләрчә, йөзләрчә кооперативлар бер-ике ай, күп дигәндә ярты ел эшләгәч ябылырга мәҗбүр булдылар. Әлеге әкәмәт күренеш кечкенә балаларнын сабын күбегеннән куык ясап уйнавын хәтерләтә иде: бераз кабартасын да «пылт» итеп сүнә, бераз кабартасын да...
Шул чорда Василий машиналар ремонтлау өчен шәхси мастерской оештыру
КҮЛӘГӘ
57
турында тәкъдим белән чыкты. Кооперативларга, шәхси оешмаларга теше-тырнагы белән каршы булса да эш таба алмыйча йөргән әфганчыларны кайгырту йөзеннән, Наил анын бу тәкъдименә ризалашты. Васянын кинәш соравы да, аны олылаудан бигрәк, эшне башлап җибәрү өчен ярдәм өмет итү, ә бәлки финанс ягын кайгыртудан булгандыр. Ни әйтсән дә, Наил гади эшче генә түгел, йогынтылы адәмнәр белән элемтәсе зур. Төзелеш тресты җитәкчелегендә эшләгәнлектән, матди база туплауда да ярдәме тияргә мөмкин.
Тиздән Наил әлеге мәсьәләне шәһәр хакимияте алдында күтәрде. Аны хәл итүгә депутатларнын да ярдәме тиде. Гаражлар кооперативында кайчандыр төзелә башлап, финанс җитмәү аркасында туктап калган бер-ике боксны төзеп бетереп, шул корылмаларны киләчәктә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен файдаланырга була дигән карарга килделәр. Ә төзеп бетерү өчен җирле бюджеттан бер тиен дә бүлеп бирелмәде. Шулай булса да җирле газеталар «әфганлы»ларга ярдәм итүнен шәһәр хакимияте керткән өлешен шактый күпертеп язды. Республика газеталары хәтта әлеге хәлне «Матур башлангыч» дип атап, «әфганлы»ларнын хәлен җинеләйтү өчен башка төбәкләрдә дә шундый ук эшләр башкарырга була дигән тәкъдим белән чыктылар.
Төзелеш материаллары, техника белән Наил Хәкимович үзе ярдәм итте. Әле тегендә, әле монда кадерсезләнеп ятучы тактасындыр, кирпечен, ташын җыйгаладылар, искеләрен дә «ходка» җибәрделәр. Бөтен эшне «әфганлылар» үз көчләре белән бушлай эшләделәр. Бер-ике ай дигәндә, мастерской өчен биналар әзер иде инде. Төп капканын өстенә эре хәрефләр белән: «Автомобильләр ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү мастерское» дип язылган такта эленде. Наил Хәкимович ишек янәшәсенә «Биредә сезгә әфган сугышында катнашып, утны-суны кичкән егетләр хезмәт күрсәтә» дигән язу да кадаклатты.
Әлбәттә кооператив законлы рәвештә Наил Хәкимович исеменә рәсмиләштерелде. Бу шулай булырга тиеш тә иде сыман. Үзенен төп хезмәт урынында кыенлыклар баштан ашкан булуга карамастан, Наил кооперативны оештыру мәшәкатьләренә һәм финанс мәсьәләләрен көйләүгә шактый көч сарыф итте. Шуна күрә, эшләр җайга салынып, табыш ала башлагач та Наил Хәкимовичны онытмадылар, ана шактый гына өлеш чыга торган булды. Наил үзе дә мона каршы түгел иде, шулай булырга тиеш дип кабул итте. Ә ин яхшысы, аларнын кооперативына «крышалар» да, рэкетирлар да борын тыга алмады. Андыйлар күренә башласа, егетләр бердәм җыелып, шунда ук тиешенчә каршылык күрсәтәләр иде. Бизнес үзен аклый башлады, янәшәдән тагын бер-ике боксны сатып алдылар, кинәйделәр. Яхшы эшләгәч, кооперативнын даны тиз таралды. Күпчелек клиентлар туры аларга килә иде...
Наил Хәкимович үзен җирле Советларга депутатлыкка кандидат итеп күрсәткәч, анын исемендә торучы бу кече предприятие комачаулык тудыра башлады. Үзен безнесмен һәм шул ук вакытта «халык хезмәтчесе» дә булу бигүк макталмый. Кризистан башлары әйләнгән гади халык болай да эшмәкәрләрне күралмас дәрәҗәгә җиткән иде инде. Совет тәрбиясе алган кешеләр өчен бизнес белән шөгыльләнүчеләр, барыбер «спекулянт» булып кала инде. Киләчәктә депутатлык карьерасына комачаулык тудырмасын өченгә, Наил Хәкимович, әлеге коооперативны икенче кешегә саткан кебек итеп рәсмиләштерергә карар кылды. Вася Кулагин кооперативны үз исеменә күчерерләр дип өметләнеп йөрде. Баштарак Наил үзе дә шулайрак сөйләнгәндәй иде, ләкин, һич көтмәгәндә, фикере үзгәреп куйды. Документларны һәм бар мөлкәтне ниндидер Анисимов Юрий Николаевич исеменә яздырды. Әйтүләренә караганда, бу йомыкый кеше белән кайчандыр ГПТУда бергә укып, «студент шулпасы»н бергә чөмергән булганнар бугай. Кооператив яна исем белән аталып, анын җитәкчесе алышынса да Васянын вазифалары үзгәрмәде. Элек нәрсә башкарган булса, хәзер дә шуны ук башкара. Тик алар арасыннан барыбер кара мәче узды инде.
Тора-бара Вася үз тирәсенә шикле адәмнәрне, төрмәдән чыкканнарны туплый башлады. Күнеле белән кынгыр эшләргә әвәс Вася мона бик җинел иреште.
ФӘРИТ ИМАМОВ
58
«Әфганлылар» кайсы кайдан эш табып, әкренләп мастерскойдан китә башладылар. Наил Хәкимович, үзенен ышанычлы «гвардия»сен югалту куркынычы яный башлагач, Вася белән утырып сөйләште. Тик тегесе төпле бер сүз дә әйтмәде...
* * *
Маратнын асылынган гәүдәсен табып, җир куенына салгач, Женя Кривошеевнын күнеле бераз тынычланды. Шулай булмый ни, Ялантау янында Маратны кулдан ычкындырган өчен Вася әнә ничек кабарынган иде. Әйтәсе дә юк, кызу канлы. Бәргәләп ташларга да күп сорамас. Юкка гына кушаматы Кулак түгел. Хәер, кушаматы анын Кулагин фамилиясеннән алынган үзе...
Тамерланлылар белән «стрелка» вакытында Марат Косойны атып еккач,
КҮЛӘГӘ
3. «К. У.» № 9 59
Женя анын артыннан йөгергән иде йөгерүен. Күздән яздырды шул. Куаклык эченә кереп чумды да җир йоткандай каядыр юкка да чыкты. Шуннан кайткач, Кулак ана Маратны җир тишегеннән булса да табарга әмер бирде. Ә берничә көннән, Женя яралы кулын бераз дәвалап эшкә чыккач, кабат исенә төшерде. Босс та Маратны кичекмәстән табып, юк итәргә кушкан. «Ул исән йөргәндә, босстан сина да, мина да көн булмаячак. Кара аны, шул гниданы үтереп, тугрылыгынны мина дәлилли алмыйсын икән, үзеннен җанынны кыячакмын», — дип куркытып та маташты хәтта.
Женя Босснын кем икәнен әлегәчә тәгаен генә белми. Ичмасам, бер мәртәбә дә күргәне дә юк. Аларнын шайкасы Кулакка берсүзсез буйсына. Ә югарыдарак торганнарны алар командасында беркем дә белми булыр. Шуна күрә, Кулак алар төркеменен җитәкчесе дә, шул ук вакытта Босс белән бәйләп торучы арадашчы да. Төркемдәгеләр аннан шыр җибәреп шүрли. Анын кулы дүрт нәрсәгә оста: акча санарга, машина йөртергә, сугышканда дошманынын борын төбенә ямарга һәм хатын-кыз капшарга. Хәйләкәр, тиз кызучан, тешләк бу егетне Босс нәкъ менә шул сыйфатлары өчен яратадыр, мөгаен. Әйе, хәйләкәрлек хәттин ашкан анда.
Женя Марат хакында Кулак куйган ультиматумны онытмаган иде. Шуна егетнен асылынган үле гәүдәсе табылгач, күнеле тынычланып калды. Монда дәлилләп тә торасы юк, бар да анлашыла: үлгән, беткән. Ә инде Марканы җир куенына да салып куйгач бөтенләй йомшарды.
Шул кичне ул ресторанга килде. Анда Кулак белән Зебраны очратты. (Әти-әнисе кушкан исемен сакларга тырышып дус-ишләре Зәбирне Зебра дип кенә йөртәләр). Женя өстәл янында Маратнын үлеменә карата аларнын фикерен ишетергә теләде. Хәтта үз чутыннан «сыйларга» да риза иде егет. Тик ресторанга килгәндә үк шактый кызмача булган Зебра кәефен кырды. Әнгәмә тиешле юнәлеш ала дигәндә генә ул һаман үзенен кичә күнел ачкан хатыннары турында сүз башлый. Әйтерсен лә Маратнын үлеме дә, башка тормыш мәшәкатьләре дә анын өчен вак-төяк кенә. Гомумән, Зебра бүгенге көн белән генә яшәүче бәндә. Салырга да ярата. Хатын-кыз — анын бөтенләй йомшак ягы. Инде берничә мәртәбә «мәхәббәт чире» йоктырып, дәваланып та алды бугай. Шулай да, аз гына буш вакыты булдымы, һаман чәчбикәләр ягына каера. Җилбәзәк кызлары да гел сагыз шикелле ябышырга гына торалар үзенә. Иш—ишен ерактан таный, дигәндәй...
Вакыт әрәм итеп утырганчы дип, такылдык Зебраны Кулак белән икәүләшеп озата чыктылар. Аннан сон «донжуан», айкала-чайкала өенә юл тотты. Дөресрәге, анын күнелендә һаман төнге маҗаралар эзләү иде әле. Шуна күрәдер егетләргә үзен озаттыртмады да.
— Озатыйк. Бу тирәдә Тамерлан шайкасы егетләре күренгәли, — дип үгетләүгә каршы Зебра кулын гына селтәде һәм парктагы агачлар арасына юл тотты.
Егетләр аллея янындагы эскәмиягә утырып тәмәке кабыздылар. Женя Маратнын үлеменә карата Кулакнын фикерен белергә тели, тик тегесе генә, тәмәкесен суыра-суыра, үткәләп-сүткәләп йөрүче хатын-кызларны күзәткәләп, Женянын кайбер сүзләрен бөтенләй искә алмыйча үткәреп җибәрә тора.
Женя, бераз утыргач, туп-турысын әйтеп сөйләшергә булды:
— Маратны әйтәм, башта Косойны, аннан Артемканы дөмектергәч, үзе дә муенын элмәккә тыккан, яшәргә рәт калмады, дип уйлады микән? Вөҗданы газаплагандыр... Үз корефейларына пушка төбәгәч, — дип куйды.
Кулак егеткә сәерсенгән сыман караш ташлады. Аннан сон тәмәке төпчеген чүп савыты ягына чиртеп җибәрде дә авызыннан төтен алкалары өрә-өрә:
— Вөҗдан дисен инде алайса?.. Ә нәрсә икәнен беләсенме сон син аны — вөҗданны?.. Әллә Маратны шулай тиз генә бирелә торганнардан дип уйлыйсынмы? — дип куйды.
— Юк, ул турыда базар булуы мөмкин түгел. Мин анын тиз генә бирешмәслеген беләм... Ну, барыбер үлгән бит инде. Безнен өчен ничек үлсә дә... юк инде ул.
Тик Кулак анын сүзләрен бүлдереп, соравын янә кабатлады:
— Маратны үзе үлгәндер, дисенме?
ФӘРИТ ИМАМОВ
60
Женя, гаҗәпләнеп, Кулакка текәлде. Ул аннан мондый сорауны көтмәгән иде. Шаяра гына дисән, йөзе җитди күренә.
— Нәрсә, син үлмәгән дип уйлыйсынмы әллә? Аны сонгы юлга озатканда бар иден бит. Каберенә балчык атканынны оныттындамы?..
— Сонгы юлга озатканда гына түгел, муеныннан элмәкне алганда да шунда идем. Дөресрәге, мин килгәндә янарак кына элмәктән төшергәннәр иде.
— Сон, шулай булгач?..
Кулак нәрсәнедер әйтеп бетерми. Монысын Женя шундук анлап алды.
— Тик мин ышанмадым һәм ышанмыйм да...
Женянын күзләре мангаена менде. Ул бер тын сүзен дә әйтә алмыйча торды хәтта.
— Ничек инде?.. Нәрсәгә ышанмыйсын?..
Кулак «черт»ләтеп җиргә төкерде, аннан, озак кына көттереп:
— Мәетнен Маратныкы булуына, — дип куйды.
Женя монысын ук көтмәгән иде, әлбәттә.
— Нәрсә, акылдан шаштынмы әллә? Әнисе булып әнисе, ничек өзгәләнеп, шашып елады... Барысы да хушлашты... Шикләнерлек нәрсә бар сон?.. Әллә шаяртасын гынамы? Монда икеләнерлек урын юк, минемчә...
Кулак авыз читен мәзәк кенә чалшайтып елмаеп куйды:
— Ә син анын чыннан да Марат икәнлеген раслап күрсәт.
— Сон, нәрсәсен раслыйсы... Менә, мәсәлән, каршымда син торганга мин расламасалар да ышанам.
— Ә мин ышанмыйм! Каршымда син торганга мин кайчак ышанмыйм да! Бәлки каршымда кыяфәте белән генә сина охшаган икенче берәүдер. Ә менә кулындагы татуировканны күргәч, ышанам...
Кулак Женянын кулыннан кысып тотты да егетне үзенә якынрак тартты, җинен терсәк турысыннанрак сыдыра төшеп, кул буынтыгынын эчке ягына ясалган рәсемгә күрсәтте:
— Менә шушы татуировка синен Женя икәненне әйтеп тора...
— Сон татуировкалы адәмнәр күптер ул, — дип сүзен сүз итәргә маташкан иде, Кулакнын чынлап ачулана башлавыннан куркып, тынып калды.
— Татуировкан гына түгел, аны ясау рәвеше үк син икәнне кычкырып тора. Тагын кайсы идиоты үзенен кулына хатын-кызнын бала таба торган нәмәстәсен ясап куяр икән?!.
Женя кыенсынмады. Ул мондый төртмәле сөйләшүләргә ияләнеп беткән инде. Чөнки әлеге татуировканы күргәннәр һәрчак тыела алмыйча көләләр генә. Кулы буыныннан бөгелгәндә ул кыймылдап тора.
Женя Кулакнын тел төбе кая таба барганын анлый башлады.
— Нәрсә Марканын татуировкасы юк иде, димәкче буласынмы?
— Әгәр хәтерләсән, анын күкрәгендә бөркет төшерелгән иде.
— Әйе, беләм. «Орлы гнездятся на скале» дип язып та куелган иде бугай. Күлмәк изүен ачып йөргәндә, ул күренеп тора иде.
— Мин аны элмәктән алгач ук килеп җиттем бит. Гәүдәсен ишегалдына чыгарып салганнар иде. Шунда, җил чыгып, күлмәге ачылып китте. Анын корсак астында шактый зур гына җөе бар иде. Мин аны бер мәртәбә мунчада күргәч, сораштырып та маташкан идем. Чечняда алган ярадан калган икән ул. Мәетнен исә әнә шул җөй урынында тиресе сыдырылган кебек ачык яра гына. Мин, аптырагач, күлмәген тартып кую сылтавы белән, иелеп капшап та карадым.
— Ә татуировканын нинди катнашы бар сон монда?..
— Шунда күзем күкрәк турысына төште, татуировка булырга тиеш урында да шундый ук сыдырылган чи яра. Менә шуннан күнелгә шик керде.
— Сон, Марат ул көннәрдә качып йөрде. Бакчаларда дисенме, урманнарда... Сыдырылган, җәрәхәтләнгән урыннары булгандыр инде...
Кулак Женяга ачулы күз ташлады.
—Булгандыр... Булгандыр, — дип үчекләде ул аны. — Мин үзем дә баштан
КҮЛӘГӘ
3.* 61
икеләнеп йөрдем, бәлки дөрес күрмәгәнмендер, дип уйладым. Икенче көнне, шикләремне тарату өчен, моргка барып, гәүдәсен җентекләп карап чыктым. Ләкин...
— Сон әйтеп торам бит, ул көннәрдә Марка качып-посып йөрде. Бакчаларда кунып-төнеп йөргән кешедә сынган, сыдырылган урыннар була инде ул.
— Анысы белән дә килешер идем. Тик Маратнын тәнендә тагын бер татуировка бар иде. Җүләрлек белән ясатканмын, хәзер ничек бетерергә белмим дип сөйләнгәнен үзем ишеттем. Чөнки анда бик әшәке сүзләр язылган иде. Шул татуировка урынында да тиресе сыдырылган иде.
— Сон, бетергәндер...
Кулакнын бу юлы чынлап ачуы килде. Ул Женянын якасыннан йомарлап тотты да үзенә тартты. Һәм, тешләрен кысып, ысылдап чыккан ачулы тавыш белән:
— Берьюлы өч урында һәм татуировкалар булган җирдә генә тән сыдырылмый бит инде, идиот. Анладынмы? — диде.
Женя аннан куркыпмы, әллә чыннан да ул әйткәннәрне күз алдына китерергә тырышыпмы, туктап калды. Кулак кулларын йомшартты, аннан сон бөтенләй ычкындырды. Тәмәкесен кабызгач, якындагы эскәмиягә утырып, уйга калды. Чыннан да, шикләнсән шикләнерлек урын бар монда...
* * *
Ялантау янындагы урман ышыгында тамерланлылар белән «стрелка»дан сон Марат берничә көн урманда яшеренеп ятты. Ул анда утын әзерләүчеләрдән калган шалаш сыман нәрсә дә тапты хәтта. Агач ботаклары белән тишек-тошык урыннарын каплаштыргач, астына калын итеп кипкән яфраклар түшәгәч, ярыйсы гына куыш барлыкка килде. Берәр көн яфрак өстендә аунагач, Марат башкача монда калырга ярамаганлыгын анлады: беренчедән, анын эзенә төшү өчен ментлар урманнарны «тарап» чыгарга мөмкин; икенчедән, биредә ризык табу бик авыр. Кулда корал-мазар булмагач, киек җәнлек тә атып булмый. Аулаган очракта да, аны чи килеш ашамас бит. Шырпысы юк, зажигалкасы каядыр төшеп калган. Әнә шуларны уйлагач кешеләргә якынрак урнашырга дигән карарга килде ул. Тик шәһәргә кайтырга ярамый. Шунда ук эләктереп алачаклар. Өстәвенә, теге көннән сон ул ике ут арасында калды: бер яктан ментлар, икенче яктан элеккеге дуслары. Марат берсеннән дә шәфкать көтми: беренчеләре, кулынны боргычлап, каталашкага тыгып куячак; ә икенчеләре бугазына хәнҗәр кадаячак — ин яхшы дигәндә, мангаена ядрә җибәреп, үлеменне җинеләйтәчәк. Әнә шуна күрә, дус- ишкә яки таныш-белешкә сыенып, яшеренеп яту варианты үзеннән-үзе төшеп кала. Документ-фәлән булмаганда, әллә кая еракка чыгып китү мөмкинлеге дә икеле. Ярдәм итәргә, озатып куярга бик якын дустын булса ярар иде. Ә монда...
Озак уйлый торгач, шәһәрдән җиде-сигез чакрым ераклыкта урнашкан бакчачылык ширкәтенә барып яшеренер урын табарга дигән карарга килде егет. Аларнын үз «фазенда»лары да шунда. Гомумән, Марат өчен таныш урын. Якын-тирә урманнарны да яхшы белә. Кирәк вакытта качу мөмкинлеге дә зур. Әле көз, бакчаларда унышны янарак кына җыеп алдылар. Анда бәрәнге дисенме, кишер-чөгендере табылыр. Янгырларга китсә баш өстендә түбә булыр. Соныннан күз күрер әле.
Марат үзләренен бакча йортларында яшәргә уйламады да. Ана күзәтү куйган булулары мөмкин. Анысына «легавый»ларны өйрәтеп торасы юк. Инде күптән башлары җиткәндер. Дөрес, элекке дуслары, братаннарынын да куллары озын, кайлардан эзләргә кирәклеген тиз чамалаячаклар. Шулай булгач, үз өенә барып тору — үзенне үзен илтеп ябу белән бер булыр иде.
Шуларны уйлагач, Марат үзләреннән ерактарак бер бакча өенә урнашты. Анда инде күптән хуҗалары килгәне юк. Ул бер карт белән карчыкныкы булган. Ләкин тегеләр кинәт кенә икесе дә бер вакытта диярлек үлеп киткәннәр дә, инде бакчага килердәй туганнары юк ахрысы. Тирә-күршесе дә бакчага әллә ни килми. Кунып-төнеп ятучылар бөтенләй юк. Көзнен сонында гомумән кешеләр бакчага сирәк йөри.
ФӘРИТ ИМАМОВ
62
Димәк, беразга качып яшәү мөмкин булачак.
Башта ул аеруча сак булды, көн яктысында куышыннан чыкмады да диярлек. Кич, карангы төшә башлагач кына, тирә-якны күзәтеп кайткалады. Эзләнә торгач, бер онытылган бакчадан күпләп бәрәнге җыйды. Хуҗалары алмыйча калдырган, күрәсен. Икенче бакчадагы түтәлдә вак булса да бераз кишер бар иде. Ачык калган бер алачыкта помидорлар тапты. Дөрес, аларнын яртысы чергән. Ләкин, караштыргалый торгач, ашарга яраклылары да шактый җыелды. Кичен үзләренен бакча өйләреннән газ плитәсен алып килде. Әнисе борчылыр борчылуын. Тик бакча йортыннан әйбер урлау бу ширкәттә генә түгел, бөтен җирдә гадәти күренеш. Кайвакыт «бомж»лар «рейд» ясап, бакча йортларын рәттән чистартып чыга. Әнисе газ плитәсен кем алып чыкканны сизмәячәк.
Ә бер көнне Марат әнисен күрде. Шактый ерак булса да, ул урнашкан өйнен тәрәзәсеннән үзләренен бакчасы күренеп тора. Әнисе вак-төяк эшләр табып, әле тегесен, әле монысын кузгаткалап, чыбык-чабык җыйгалап, берике сәгать шул тирәдә йөргәләгән булды да кайтып китте. Эче пошканнан йөридер инде мескен. Эш белән борчуларым онытылыр дип уйлый күрәсен. Тик ялгызы гына әллә нәрсә майтара алмый шул. Бүтән вакыт булса, агачларны бәйләшергә дип Маратка дәшкән булыр иде... Элегрәк эш күп, вакытым тар, тормыш мәшәкатьләре дип, Марат ана әллә ни булыша да алмады. Ә монда... Хәзер әнә бер эше дә юк. Вакыты да җитәрлек... Тик барыбер булыша алмый... Ярамый... Әнә шундый уйларга бирелеп, әнисен читтән генә күзәтүдән уза алмады.
Ә бер көнне әнисе бакчага Люба белән килде. Агачларны бәйләшергә ярдәмгә чакыргандыр инде. Кайгы кешеләрне берләштерә шул, хәзер ничектер якынаеп та киткәннәр. Шунда Марат, әнисенә сиздермичә генә, Любаны күреп сөйләшергә дигән карарга килде. Тик җаен ничек туры китерергә? Тегеләр гел икесе бергә. Марат, коймага ышыкланып, куе булып үскән кура җиләге артына кача-поса, үз бакчалары янына якын ук килде. Әнисе белән Люба аермачык күренә, сөйләшкән сүзләре дә аермачык
ишетелеп китә. Тик күпме генә теләмәсен, Люба ул посып торган урынга якын килмәде, хәтта ул якка борылмады да. Ә Марат хатыннын игътибарын ничек җәлеп итәргә белмичә гаҗизләнде.
Ярты сәгатьләп шулай үткәндер, ниһаять Люба чиләкләргә чүп-чар, иске-москы, тирескә ярамаган полиэтилен пакетлар һәм шешәләр тутыра башлады. Ул хәзер аларны урам чатындагы чүп контейнерына илтеп бушатачак. Моны Марат тиз чамалады. Люба белән очрашып сөйләшү өчен шуннан да кулай вакыт булмаячак. Егет әнисенен читкәрәк карап торганын көтте дә, мәче җитезлеге белән тыкрык башыннан икенче бакча янына йөгереп, чүп савытлары артына качты. Чыннан да, биш-ун минут үтте микән, кулына ике чүп чиләге асып, Люба контейнерлар тарафына юнәлде. Килеп җиткәч, бер чиләген җиргә куеп икенчесен түгәргә җыенганда гына Марат контейнер артыннан башын калкытты. Аны күргәч, хатыннын йөзендә курку чалымнары пәйда булды. Ул хәтта «ах» дип кычкырып җибәрде һәм берәр адым артка чигенде. Контейнер читенә тотынмаган булса, бәлки артына да утырган булыр иде.
Ярый әле әни ерактарак, югыйсә ишетер иде, дип уйлады Марат. Ә үзе, бармакларын ирен читенә тидереп, «тс-с-с» дип ысылдады. Шунда, куллары кырынмаган йөзенә ышкылып узгач, Любанын ни өчен шулай нык курыкканын төшенде ул. Бөтенләй көтелмәгән урыннан, сакал-мыек баскан пычрак «бомж» килеп чыксын да, хатын-кыз ничек курыкмасын инде! Марат үзенен кыяфәте нинди булуын бөтенләй истән чыгарган иде шул. Монда инде ничә атна йөзенә бритва тигәне юк, юыну яклары да ташка үлчим, су булганда әллә нигә бер генә... Куркырсын да... Бәлки әле күрүгә үк танып та өлгермәгәндер. Дөрес, яшь хатын үз-үзен кулга алырга тырышты.
— Марат?.. Син?.. Каян килеп чыктын болай? — диде ул, куркудан һаман күзләрен түгәрәкләндереп.
Марат тагын бер мәртәбә: «Тс—с—с, шаулама», — диде дә, үзенә якынрак
КҮЛӘГӘ
63
килергә ишарәләде.
— Сораштырма... Вакыт бик тар. Соныннан барысын да сөйләрмен.
Шунда ук Любаны битәрләп алды:
— Нәрсә мина карап каттын, чүбенне түгүенне бел. Югыйсә, хәзер әни шикләнәчәк...
Люба чүп түккән кыяфәт ясады. Ике чиләкне озаклап бушатты ул. Ә шул арада Марат хатынына үзенен үтенечләрен тезде.
— Безгә очрашырга кирәк. Вакыт табып, бүген кичкәме, йә якын көннәрдә монда килеп чык. Кара аны, артыннан күзәтмәсеннәр! Әгәр килгәненне күрмичә калсам, әнә теге ташландык йортта булырмын. Бераз ашарга-эчәргә, кырыну-юыну әйберләрен дә онытма. Кыскасы, нәрсә кирәклеген үзен уйла. Никадәр тизрәк килсән, шулкадәр яхшырак... Әнигә сиздерә күрмә. Берни дә белмәсен...
Ике контейнер арасындагы бушлык аша Марат анасына да күз төшергәләде. Ул, Любанын контейнерлар янында озаграк торганын сизеп булса кирәк, берничә мәртәбә алар ягына караштырып алды. Артык торуда мәгънә юк иде. Люба, буш чиләкләрен селкеп, бакчалары ягына атлады...
Люба шул ук кичне килеп җитте. Бер сумка тутырып азык-төлек, бер-ике шешә минераль су алган иде ул. Кырыну кирәк-яракларын да онытмаган. Өч-дүрт кап сигарет тыккан. Боларны күргәч, Марат чын күнелдән сөенде.
— У—у, бер айлык провизия алып килгәнсен син монда. Ничек күтәрден? — диде ул, шатлыгын яшермичә.
Люба «попутный»га утырып килгән икән. Олы юлдан монда кадәр җәяүләп атлаган.
Марат шунда ук сигарет кабызып тирән итеп суырды. Анын күптән инде тәмәке капканы юк. Кайвакыт, сулышына ияләнелгән никотин кермәсә, юкка гына ачуы кабара торган иде. Тартасы килгән чакларда кипкән үлән төреп тартырлык хәлгә килгәләгәне дә булды. Төтен белән агуланган организм барыбер үзенекен сорый шул.
Бераз тынычлангач, Люба:
- Йә, хәзер сөйлә инде, син ничек мондый хәлгә төштен? Исән-имин үзен. Ни өчен качып йөрисен?.. — дип, сорау артыннан сорау яудыра башлады.
Тик, хатыны булса да, Маратнын Люба каршында бик чишелеп китәсе килмәде.
— Хәзергә берни дә сорама, Любаша. Барысы да үз урынына баскач, анлатырмын. Мондый вакытлар озакка бармас, тагын әйбәтләп яши башларбыз. Бераз буталыш кына килеп чыкты.
* * *
Көн төш вакытына якынлашып килә иде. Эчке эшләр идарәсенен дежур бүлегенә бакчачылык ширкәтендә асылынган ир-егет мәете табылу турында килеп әйттеләр дә, Саттаров Гомәр җитәкчелегендәге оператив төркем ашыгыч рәвештә шунда чыгып китте. Мондый вакыйгалар еш булганлыктан, «опер»лар өчен бу көтелмәгән хәл түгел. Хәтта көнгә бер-ике мәртәбә җинаять булган урыннарга барырга туры килгәли. Нәм, кайвакыт, ашыгыч рәвештә кузгалгач, урынга килеп җиткәнче кая һәм ни өчен барганнарын да төшенми калалар.
Оператив төркемгә хәбәр китерүче кешенен «Москвич»ы артыннан бакча кишәрлекләре арасындагы тар урамнардан боргалана-сыргалана шактый баргач, дүрт-биш кеше җыелып торган бакча өе янына килеп туктадылар. Капка янында җыелып торучы кешеләр төркеме читкә тайпылып милиционерларга юл бирде. Алдан баруы белән Гомәр, ачык чолан ишегеннән асылынып торучы кешенен аякларын ерактан ук күреп алды. Баудан төшермәгәннәр. Нәм дөрес тә эшләгәннәр. Гомәр мондый вакыйгаларны элегрәк тә хәтерли. Янарак кына асылынмаган яисә кешене коткарып калу мөмкин түгел икән, милиция һәм суд-медицина экспертлары килмәгән килеш гәүдәне элмәктән алу кинәш ителми. Асылынган кеше, гадәттә башын үз теләге белән элмәккә тыга дип уйланылса да, бу һәрчак алай булмый, кешегә читтән «ярдәм иткән» очраклар да юк түгел. Гомәр андый хәлләрне дә белә.
ФӘРИТ ИМАМОВ
64
Саттаров ишектән керешкә асылынган кешенен йөзен күреп имәнеп китте. Бу — әле моннан берничә атна элек Ялантау янындагы вакыйгалар вакытында Гомәрне үлемнән йолып калган, ә соныннан милициядән дә, үзенекеләрдән дә качып киткән Марат иде. Димәк, бу көннәрдә ул шушы бакча өендә яшеренеп яткан булып чыга инде.
Гадәттә, мондый аулак урыннарда табылган мәетләрне тануы авыр була. Тик бу очракта кыенга туры килмәде — мәрхүмнен кем икәнлеген Саттаров кына түгел, биредә җыелган һәркем белә булып чыкты. Монда килгән кешеләр анын туганнары һәм якыннары икән. Ә бакча егетнен әнисенеке ди.
Кызык, тикшерүчеләр менә инде ничә атна Маратнын эзенә төшә алмадылар. Бакчаларын тикшермәделәр микәнни? Ин беренче шушында сак куярга кирәк иде югыйсә. Инде күптән эләктергән булырлар иде. Монда әнисе ашарына китереп йөргәндер әле...
Шунда Гомәр төркем яныннан аз гына читтәрәк басып торучы Вася Кулагинны күреп алды. Каяндыр ишетеп килеп җиткән. Дөрес, Марат белән бер оешмада, хәтта үз кулы астында эшләгәч, монда килүе гаеп түгел анысы. Тик теге көнне, Ялантау янында булган вакыйгалардан сон, тикшерүчеләрнең Марат турында сораштыруларына каршы: «Белмим, күрмәдем, ишетмәдем, мина мәгълүм түгел» кебек сүзләр белән җавап биреп утырган иде. Ә бүген, сәгате-минуты белән ишетеп белгән дә, килеп тә җиткән әнә.
Гомәрнен үзенә игътибар иткәнен Вася да шәйләп алды, анын ягына борылып, башын изәде, исәнләшкән кыяфәттә иреннәрен селкетте. Тик анын һәр хәрәкәтеннән, үз-үзен тотышыннан Саттаровнын монда булуына ризасызлык чагыла иде.
Суд-медицина экспертлары эшләрен бетергәч, хокук сакчылары Маратнын гәүдәсен элмәктән алып, ишегалдына чыгарып салдылар, беркетмә төзеделәр, җыелган кешеләргә якынрак килү мөмкинлеге туды. Маратнын әнисе Зәйтүнә апа инде еламый, ара-тирә бөтен гәүдәсе белән калтыранып, сулкылдап кына ала. Әлеге фаҗигадән гаҗиз калган ананын күзләрендә ниндидер чарасызлык галәмәте чагыла.
Шунда Вася Кулагин да якынрак килде, бераз карап торгач, иелеп Маратнын корсак турында ачылып калган күлмәген каплаштырды. Юк, каплап кына, калмады, ул анын корсагын капшады да кебек. Һәрхәлдә Гомәргә шулай тоелды. Әле анын белән дә бетмәгән икән. Вася торып басты да кабат иелеп, күкрәк тирәсендәге төймәсен чишеп, тагын нидер карады. Юк, Гомәр ялгышмады, Васяны чыннан да нәрсәдер кызыксындыра, иде. Нәрсә икән?.. Шуннан сон Вася озак тормады, машинасына утырып китеп барды. Ул киткәч Гомәр Маратнын мәетен җентекләп карарга исәпләгән иде. Тик кая ул? Читтән янә бер җансыз гәүдә табылгач, анын белән мәш килгән арада медиклар Маратны моргка алып китәргә әзерләп куйганнар иде инде...
Гомәрнен ул көне чамасыз мәшәкатьләр белән узды. Бары тик икенче көнне иртән, бераз эшләре кимегәч кенә ашыгып моргка китте.
Моргта эшләүче поталогоанатомны ул яхшы белә. Шамил Фатыйхович аны ачык чырай белән каршылады. Маратнын гәүдәсен озакламый килеп алып китәчәкләр икән.
— Сез оперлар исәннәргә дә, үлгәннәргә дә тынгылык бирмисез инде, — диде ул шаярып.
Гомәр үтенечен җиткергәч, янәшәдә торучы өлкән абзыйга: «Яким дәдәй, менә бу иптәшне камерага озат әле. Милициядән ул. Кичә китерелгән егет гәүдәсен карарга тели», — дип үтенде.
Яким дәдәй дигәне Саттаровнын милиция формасыннан икәнлеген үзе дә чамалаган иде. Карышып маташмады. Шулай да:
— Зурдан кубып тотындыгыз ахрысы. Инде иртән, тан тишегеннән, берәвегез анын янына мин милициядән дип килгән иде, — дип үз сүзен әйтергә ашыкты.
КҮЛӘГӘ
65
Гомәр сагая калды.
— Ә нишләде сон ул анда?
— Белмим, гәүдәсенен артын-алдын дигәндәй, җентекләп карап чыккач мина бер иллелек төрткән булды. Алмадым. Үлеләр белән сәүдә итеп, акча эшләү минем кәсеп түгел.
— Ниндирәк егет иде сон?
— Нинди дип, егет шикелле егет инде. Карарак кына, уртача гәүдәле таза егет. Милициядә шундыйлар эшли бит...
— Документларын карамадынмы?
— Ниндидер кызыл тышлы катыргысын күрсәтте. Минем сукыр-быкыр күзләр белән анда ни язылганын аерып буламыни?! Төпченеп тормадым. Милициядән тек милициядән...
Вася Кулагин булуы ихтимал, дип уйлады Гомәр күнеленнән генә...
Чыннан да, мәетнен корсак өлешендә һәм күкрәгендә ниндидер сыдырылганга охшаш яралар бар. Гомәр, әйләндергәләп карый торгач, сыртында да шундый ук ярага тап булды. Әйтерсен лә махсус ясалган. Әгәр үзе асылынмыйча, кем дә булса «ярдәм итеп», тәнендәге үзенчәлекле тамгаларын яшерергә маташса?.. Әйтик, нинди дә булса җөй, мин яисә татуировка булырга мөмкин. Алай дисән, ни өчен ул аны монда — тиз генә табып алырлык җирдә калдырган? Югыйсә башын, йөзен танымаслык итеп, ераграк яшерергә дә була бит. Җинаятьчеләр эз яшерү өчен күп очракта шулай эшлиләр дә. Ә монда?.. Бәлки Марат үзе?.. Башын элмәккә тыгар алдыннан, үзен танытырдай билгеләрне юкка чыгарырга теләп... Тик болай эшләү ни өчен кирәк булыр икән? Юк, монысы нигәдер ягылмый. Тагын болай да булырга мөмкин, әйтик, үзенә охшаган кешене үтергән дә... Саттаров әлеге уйларыннан елмаеп куйды. Монысы бигрәк фантастикага якын шул. Андый нәрсә әкиятләрдә булган очракта да, тормышта була алмас кебек. Шулай да, тикшереп карарга кирәк...
Маратны җирләп, өч-дүрт көн узгач, вакыт табып, ул анын әнисе яши торган өйгә китте. Шундый кайгылы вакытта борчып йөрисе килмәсә дә барырга булды. Әле янарак кына улын җирләгән ана кара кайгыда иде, билгеле. Өстәвенә, сонгы вакытларда милициядән килеп сораштыручылар күбәйгән. Гомәр ананын кайгысын уртаклашты. Кайчандыр Марат белән Чечняда бергә хезмәт итүләрен, батыр йөрәкле егет булуын әйтергә дә онытмады. Зәйтүнә, боларын ишеткәч, чишелеп китте, елый-сыктый күнелендәгесен сөйләргә тотынды. Кайгысын уртаклашырдай кеше булгач, күнеле йомшаган ананын мон-зарларын Гомәр бүлдермичә тынлады. Бераз әнә шулай хәл-әхвәлләр белешеп утыргач, мөмкин булганча авырткан урынына кагылмаска тырышып, үзен кызыксындырган сорауларны бирде.
— Зәйтүнә апа, сезгә бер кечкенә генә соравым бар. Улыгызнын тәнендә нинди дә булса үзенчәлекле тамгаларын хәтерләмисезме? — дип башлады ул.
Ана берара Гомәргә сынаулы карап торды.
— Нинди билгеләр сон алар?..
— Мин, ярадан калган җөй, татуировка яки башка шундыйрак?..
Ана кабат уйга калды.
— Алай күзгә ташланырдай миннәре юк иде кебек. Корсагында җөе бар иде. Чечняда хезмәт иткәндә алган ярасыннан калган җөй. Армиядән кайткач, күрсәткән иде. Шундый жәлләгән идем шул чакта. Ә татуировка дигәне нәрсә сон?
— Бетми торган итеп тәнгә ясалган рәсем...
— Күкрәгендә ниндидер рәсеме бар иде кебек. Кайчан ясаткан булгандыр, белмим...
— Кайчан ясаткан булуы әһәмиятле түгел... Бар идеме генә дип сорыйм?
— Бар иде, бар...
Зәйтүнә апа Маратнын сонгы елда үзеннән аерым бер хатын белән яшәвен әйтте. Гомәр анын белән дә сөйләшеп карарга булды. Ни әйтсән дә, хатын-кыз иренен тәнен яхшырак белә. Адресын алып, Любанын өенә китте. Тик сонгы көннәрдә Любаны сораулар белән бик нык тинтерәтеп бетергәннәр иде булса кирәк. Ул җавап бирүдән
ФӘРИТ ИМАМОВ
66
баш тартты.
— Туйдырдыгыз! Нәрсә барыгыз да мина бәйләнәсез? Әллә мин үтердемме аны? Әйе, без анын белән бер еллап яшәдек. Ә калганын мин белмим дә, белергә дә теләмим, — дип, үксеп елый ук башлады.
Мондый хәлдә ярсыган хатыннан берни дә ала алмасын анлаган Гомәргә чыгып китәргә генә калды. Тик шулай да Зәйтүнәдән ишетелгән фикердә мәгълүмат шикләнерлек нигез бирә иде...
* * *
Васянын: «Үзен дә юеш җирдә утырасын...» дип, аяк терәп сөйләшүеннән нәрсәгә ишарә ясавын Наил Хәкимович бик яхшы анлый. Ачыктан-ачык шантаж булып әйтелгән әлеге сүзләр аны уйланырга мәҗбүр итә. Җиде ел элек трест начальнигы Нур Гаяновичнын урынын дәгъвалагандагы хәлләрне күздә тотып әйтүе анын. Ул чакта, комарланып власть өчен көрәшкәндә, бу «шантрапа» малайга кирәгеннән артык чишелеп китте шул. Кызу канлы Вася да артыгын бөгеп ташлады...
Наил Хәкимович уйлары белән үткәннәргә кайтты. Ул вакытта трестагы кынгыр эшләрне үз күзләре белән күреп, кирәк чакта саллы дәлил булыр дип, кайбер документларнын күчермәләрен җыя барган иде. Җитешсезлекләрне теркәп бару өчен «кара блокнот» та башлады хәтта. Вакыты җиткәч, аларнын трест начальнигын стенага терәргә менә дигән дәлил булачагына Наил шикләнми. Ул, закон кысаларына сыймый торган эшләр турында, ачыктан-ачык булмаса да Нур Гаяновичка әйткәли торды. Тик тегесе тиз генә бирергә теләмәде.
— Ә син шушындый кризис шартларында, зур бер трестны бернинди хаталарсыз гына җитәкли алыр иденме? — дип акланды Нур Гаянович. — Ай-Һай! Хәзер, әнә, ил җитәкчеләре дә кайсы юл дөрес, ә кайсысы ялгыш икәнлеген чамалый алмый. Бер яктан икенче якка ташланалар. Мондый хаос шартларында башлары бөтенләй әйләнеп беткән. Ә без, күреп торасын, тырышып-тырмашып булса да әлегә яшәргә омтылабыз. Баштан бәяләр бәйдән ычкынды. Аннан җәмгыять үзе дә түбән тәгәрәде. Документлар, имеш. Ә менә син, алай бик акыллы баш булгач, дөрес юлны әйт. Әйдә, закон кысаларында гына эшләп, трестны күтәрик... Үз кул астымда шушылай эшемнән кер эзләүче табылыр дип уйлап та карамаган идем. Беләсенме син кем? Предатель син! Мондый ук әшәке булырсын дип кем уйлаган?! Синен бу аргументларына утырып та тычмыйм, — дип тәмамлады ул сүзен.
Наил Хәкимовичка, өстәл өстенә җәелгән кәгазьләрен җыйнап, җитәкче кабинетыннан чыгып китәргә генә калды.
Дөрес, мондый кискен сөйләшүләр Нур Гаяновичнын күнелендә эзсез генә үтмәгәндер. Әкренләп ул Наил Хәкимович белән бөтенләй аралашмас булды. Элек трест эшенә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне урынбасары белән кинәшләшеп хәл итәргә яраткан начальник, хәзер инде турыдан- туры Наил Хәкимович вазифаларына кагылган сорауларга да аннан башка гына җавап табарга күнекте. Кәм Наил моны турыдан-туры үзен читкә этәрү дип кабул итте. Сонгы вакытта Нур Гаянович Наил өчен тагын бер яктан ачылды: эшкә салгалап килә башлады. Күз төбендәге «капчыклар»ы кабарды. Контора хезмәткәрләре аны күкрәгенен сул ягын тоткан килеш тә күргәләгәннәр.
Җитәкчесе белән исәпләшмәгәннәрне кем яратсын сон?! Мондый мөнәсәбәтләр кайчак Наил Хәкимовичны чыгырыннан чыгара иде.
Җанын кая куярга белми йөргән көннәрнен берсендә ул Вася Кулагин белән очрашты. Сүз унаеннан гына дигәндәй, ана үз «кайгысын» җиткерде. Әле ул вакытта Һәрдаим эшендә ярдәм итәргә әзер торган Вася, үзе әйтмешли, «босс»ын ярты сүздән анлады.
— Өркетергәме, куркытыргамы, әллә бөтенләй сөйләшми торган итәргәме? — диде ул.
— Булдыра алсагыз, өркетеп карагыз. Юкса, андый кеше белән янәшә эшләү
КҮЛӘГӘ
67
тәмуг газабына әйләнде.
Аннан сон, Васянын дуамал холкын искә төшереп:
— Артыгын бөгеп ташламагыз тагын, — дип тә өстәде.
— Ноу проблем, Наил Хәкимович. Барысы да о кей булыр. Ул баш бирмәс начальнигынны тиз сындырырбыз, — диде.
Шул сөйләшүдән сон ике атна үтте микән, Нур Гаянович эшкә килмәде. Иртән, сәгать тугызлар булгандыр, Наил Хәкимовичнын эш кабинетында телефон шылтырады.
— Алле, тынлыйм...
— Исәнмесез?!
Наил Хәкимович шылтыратучыны тавышыннан таныды. Бу — Нур Гаяновичнын хатыны Җәмилә иде.
— Исәнмесез, Җәмилә ханым?
— Мин исән. Тик Нур Гаянович кына...
Хатыннын тавышы калтыранып куйды, ул сулкылдап елый башлады.
— Нәрсә, авырып киттеме әллә?..
— Китте... Бөтенләй китте Нур Гаянович...
Трубкада өзек-өзек гудок тавышы ишетелде.
Наил Хәкимович, тиз генә җыенды да машинасына утырып Нур Гаянович өенә китте.
Ул Җәмилә ханымнын сөйләвеннән шуны анлады. Нур Гаянович сонгы атналарда үзен бик авыр хис иткән. Җәмәгате белән дә аз сөйләшкән. Берәр кайгын бармы әллә? — дигәч, эштә киеренке, дип кенә җавап биргән. Еш кына эштән кызмача кайткалаган. Тора-бара бу көнсаенга күчкән. Бераз разгрузка да кирәк бит, шунын өчен эчәм дип акланган.
Эштән кайтканда, янәшә кварталда машинасыннан төшеп калып, «Бокал счастья» кафе-барында, йөз-йөз илле грамм эчеп чыгу гадәткә әверелгән. Сонгы көнендә дә аны ике егет шуннан култыклап кайтарып куйганнар. Бик нык исергән, урамда калдыра алмадык дигәннәр. Ә Нур Гаянович үзе тел әйләндереп сүз әйтерлек хәлдә булмаган...
Ул төнлә үлгән. Врачлар, суррогат аракы эчеп агуланган, дип нәтиҗә чыгарганнар. Ул елларда урам чатларында итәк астыннан сатып алган аракы эчеп, шактый ирләр якты дөнья белән бәхилләште. Кем белә, сонгы вакытларда алкогольгә тартылган Нур Гаянович та аракыны шулардан алып эчкәндер, бәлки. Әнә шуна да үлеменә карата җинаять эше кузгатып тормадылар. Барысы да тыныч кына хәл ителде...
Нур Гаяновичны җирләгәннән сон озак та үтмәде, Наил Хәкимовичны анын урынына начальник итеп билгеләделәр. Моны бөтенесе шулай тиеш дип кабул итте. Чөнки ул урынга лаек кандидатура бүтән юк иде.
Бу хәлләрдән сон атна-ун көн үткәч, «яна» начальник кабинетына Вася Кулагин килеп керде. Ул шунда Нур Гаянович белән булган хәлне бәйнә- бәйнә сөйләп бирде.
Алар, Наил Хәкимович белән сөйләшүдән сон, Нур Гаяновичнын эштән кайтканын сагалап торганнар. Башта планнары да икенчерәк булган. Ә күзәткәли торгач, көн саен эштән кайтышлый «Бокал счастья» кафесына туктаганын белгәннәр. Берара шунын янәшәсенә кереп, сыра эчкән булып күзәтеп йөргәч карарлары үзгәргән. Көннәрдән бер көнне егетләр, барга кереп, анын янына килеп утырганнар. Нур Гаянович каршы килмәгән. Бер кайгысыз, ачык күнелле егетләр күнеленә ошап киткән күрәсен, үзенен гадәттәге йөз граммын эчеп бетергәч егетләр янында теле ачылган. Өстәлдәшләре юмарт кыланып, бокалына тагын өстәгәннәр. Сүз артыннан сүз ияреп стаканнарын бушата торгач, шактый гына йомшаган Нур Гаяновичка техник спирт кушып җибәргәннәр. Кәм калганы, нәкъ алар планлаштырганча килеп чыккан...
Васяны тынлап бетергәч, Наил Хәкимович, бик мәгънәле итеп:
— М-да—а, таякны артык бөгеп ташлагансын. Мин монысын ук көтмәгән
ФӘРИТ ИМАМОВ
68
идем,— дип сузды.
Вася, артык исе китмәгән кыяфәттә:
— Җайлап-майлап, иркәләп-назлап маташырга балалар бакчасы түгел лә! Сезнен белән уртак эш өчен без барысын да эшләргә әзер, — диде.
Наил Хәкимович анын мондый хәтәр эшләргә сәләтле икәнен күптән сизенә иде. Каршында утырган егеткә каш астыннан сөзеп карап: «Палач», — дип уйлап куйды ул. Аннан, кинәт кенә урыныннан торды да, сейфыннан бер төргәк акча алып өстәлгә шудырды.
— Ал, — диде ул, — кирәге чыгар.
«Рәхмәт»тән башкага өметләнмәгән Вася эшләгән гамәлләрен акчалата хуплауны сөенеп кабул итте. Бераз икеләнеп торган булды да тизрәк төргәкне куенына яшерде.
— О—о, Наил Хәкимович, сез бик юмарт. Мондый «бабка»лар килеп торса, без көн саен...
— Шикләнмим, — дип, анын сүзен бүлде Наил Хәкимович...
Васяга акча бирәсе калмаган да бит... Тик хәзер эш узган шул инде, терсәк якын булса да, тешләп булмый.
Менә Вася хәзер шуны «козырь» итеп тота да инде. Имеш, Нур Гаяновичны анын хәер-фатихасы белән йомдырган.
Ярар, чебен дулап тәрәзә ватканы юк. Әллә нәрсә эшли алмас. Наил Хәкимович заказчы икән, Вася үзе киллер була түгелме? Хокук саклау органнарына барып сөйләсә, анын үзен үк «каталашка»га тыгачаклар. Бу сөйләшүләрдән сон Наил Хәкимович үзен әнә шулай тынычландырды.
* * *
Чолан ишеген кемдер сак кына өзлексез шакылдата. Марат уянып кинәт сикереп торды да тәрәзәгә ташланды. Ләкин, әлегә йокыдан айнып җитмәгән акылы белән дә, кискен адымнар ясарга ярамавын төшенеп алды егет. Ул стенага сыенып, пәрдә урынына эленгән чүпрәкнен читен генә күтәреп тышка карады. Тик аннан ишек ягы күренми иде. Марат ерак та түгел бакчачылык ширкәтенен ике урамы тоташкан урындагы мәйданчыкка күз салды. Сонгы ике-өч атнада шушы тирәлеккә күзе ияләшкән егет бүген анда ниндидер артык әйбер барлыгын шундук шәйләп алды. Мәйданчыкта яшькелт «Ока» машинасы тора иде. Әле сызылып кына килгән тан яктысында да анын төсе аермачык күренә. Мондый машина танышларыннан Артемда гына бар. Чегән кушаматлы бу кара егет кыйммәтле машиналарда йөрергә яратмый. Күзгә артык ташланмасан җанын тыныч ди ул. «Мент»лар андыйларга артык игътибар итми. Димәк, бүген Маратны эләктерү өчен Чегән машинасына төялеп килгәннәр.
Эзгә төшкәннәр, дигән уй йөгереп узды анын башыннан. Тик ничек таба алганнардыр? Югыйсә, бик сак эш итте кебек. Любанын килеп йөргәнен сизгәннәрдер, күрәсен, артыннан күзәткәннәрдер, дип нәтиҗә ясады Марат. Тик озаклап анализлап торырга анын вакыты юк.
Люба, чолан ишеген тышкы яктан бикләү өчен «ялган йозак» элгән иде. Аны ачкычсыз да ачарга була. Ышанычлырак булсын өчен, Марат ишекне эчке яктан шудыргыч келә белән бикләп куя. Ә кирәк чакта, үзе почмак яктагы тәрәзәдән чыгып йөри иде. Димәк, тыштагы йозакны ачканнар да эчтән бикле булгач кеше барлыгын аңлаганнар. Хәзер шуңа шакылдатып маташкан булалар.
Марат ачылмалы тәрәзәдән җиңел генә чыгып та китәсе иде. Тик бу уеннан тиз кире кайтты. Тәрәзә тирәсендә засада булуы бар. Тегеләр дә җүләр түгел, Маратның кайдан чыгып качу мөмкинлеген инде күптән исәпкә алганнардыр. Ишекне дә хәйлә өчен генә тыкырдатып торуларыдыр. Хәзер монда бер генә юл — тыныч кына көтәргә кала. Әгәр ишекне ватып керергә маташсалар, күз күрер...
Марат мәче кебек сак кына атлап, чоланга чыга торган ишеккә якынайды. Кулындагы пычак — аның бердәнбер коралы. Теге көнне урман полосасында, Женядан качып соңгы ядрәләрен атып бетергәч, пушкасын кайдадыр ташлап
КҮЛӘГӘ
69
калдырган иде ул.
Марат чолан ишеген акрын гына эткән иде, ул тавышсыз-тынсыз ачылып китте. Гадәттә, мондый өйләрдә ишекләр чиелдап ачыла. Баштарак бу ишек тә шулай җанга тиеп, ямьсез шыгырдый торган иде. Маратның шуңа эче пошып йөрде дә, беркөнне ике кулга бер эш булыр ичмаса дип маргарин мае белән күгәннәрен яхшылап майлап куйды. Менә хәзер Марат тавыш- тын чыгармыйча чоланга үтә ала. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, бер адым атладымы икән, идән сайгагы яман шыгырдап куйды. Моны тышкы яктагы адәм дә бик яхшы ишетте. Шунда ук:
— Марка, ач әле, бу мин — Артем. Үзем генә, курыкма, ач! — дигән тавыш ишетелде.
Бу чыннан да Чегән тавышы иде. Юмалап алдырмакчы була. Үзем генә имеш. Ишекне ачып җибәрсәң, хәзер өстеңә ташланып, кулыңны боргычлап алырлар.
Марат сак кына басып ишек янына килде дә ике такта арасына үзе алдан ясап куйган ярыктан ишегалдын күзәтте. Кайчак, Люба ишекне ача башласа, ул икәнлегенә ышану өчен, әлеге ярыктан карый иде егет.
Ишек янында торучы чыннан да Чегән икән. Марат аның сулышын да тойды хәтта. Ярыктан күрә алырдай тирәлеккә дә күз салды егет. Тик башка беркемне дә күрмәде.
— Марат, синең анда икәнлегеңне беләм... Ач ишекне, курыкма... Сөйләшәсем бар...
Ха, курыкма, имеш. Синең ишеләрдән курка торган туннар инде күптән тузган. Маратның әллә нинди киеренке вакытларда да шыр җибәргәне булмады. Тик монда, ниндидер бер чирүгә үтертеп ташлату өчен, ишекне ачып, ахмаклык эшлисе килми. Ничек булса да бу хәлдән чыгу ягын карарга, бәлки качып котылып булыр. Ә инде үләргә туры килә икән, сугышып үләргә. Марат әнә шуларны уйлады. Тик инде эндәшмичә ятудан да мәгънә юк.
— Нәрсә, эземә төштегезме? Ничәү килдегез соң?.. Ә—ә, дүртәүдер, шулаймы?.. Анысын дурак та белә, синең «Ока»ңа дүрт кешедән артык сыймый ла...
Ишекнең теге ягында торучы «чертләтеп» җиргә төкерде.
— Марка, ач, юкка шикләнәсең, миннән башка беркем дә юк монда...
Марат хәйләгә керешергә булды. Ярыктан тагын бер мәртәбә тирә—якны яхшылап күзәтте ул. Янә шикләнерлек нәрсә күренмәде. Димәк, алгы якта беркем дә юк. Әгәр засада оештырганнар икән, ул йә өйнең почмагында, йә тагын да арырак, коймалар янындагы ботак-сатак, чүп-чар өеме артында. Әгәр Артемга ишекне ачса, засададагылар килеп җиткәнче, аның белән «алыш-биреш ясап» өлгерерме? Чегән белән беркайчан да көч сынашып караганы булмады Маратның. Өстәвенә, кухня пычагы гына дисәң дә «салкын корал»ы бар. Артем да буш кул белән түгелдер анысы. Чегәннен «задание»ләргә пушкасыз йөрмәгәнен Марат бик яхшы белә. Сүз белән юмалап, уяулыгын киметергә дә ишекне ачарга, аны-моны уйлап өлгергәнче бөтереп алырга, һөҗүм итә калса, пычакны корсагына батырырга... Җитез генә эш итә белгәндә, пычак пушкага караганда яхшырак та әле. Чегәнне тиз генә түндерә алса, гәүдәсен эчке якка аударып, засададагылар килеп җиткәнче, ишекне эчке яктан кабат бикләп алырга өлгерер. Аннан, Артемнын пушкасы белән кораллангач, калганнары белән алыш-биреш ясау озакка бармас.
— Йә, ярый, Артем, мин ишекне ачам. Тик шуны онытма, нинди дә булса кискен хәрәкәт ясыйсын икән, шунда ук атып егачакмын...
Монысын ул, әлбәттә, Артем аны буш кул белән түгел икән дип уйласын өчен әйтте.
Тик Марат үз көченә күбрәк ышанган булып чыкты. Ул селкенергә өлгергәнче, Чегән анын кулын каерып, бөтереп, идәнгә егып та салды. Егәрле икән, шайтан. Күрәсен, ул да Маратнын хәйләле адым ясарга маташуын чамалап, әзерлектә торгандыр. Идәндә йөзтүбән яткан Марат авыртудан ынгырашып куйды. Чегән анын кулын шулкадәр каерып тоткан иде ки, аз гына кымшанса да, түзеп булмаслык авырту тойды егет.
ФӘРИТ ИМАМОВ
70
— А—а—а... Артем, каерма шулкадәр... Йә, йә, теләгегезгә ирештегез... Җинелдем...
— Ахмак син, Марка. Монда миннән башка беркем дә юк дип әйтеп торам лабаса!
Чыннан да, засададан чыгып, Чегәнгә ярдәмгә ташланучылар күренмәде. Болай булгач, үзе генә инде...
— Йә, ышандынмы?...
Марат, «әйе» дигәнне белдереп башын селкеде. Хәер, бүтән чарасы да юк иде...
Өйгә кереп, өстәл янына утырышкач, Чегән ана бәйнә-бәйнә тезде.
Маратнын теге көнге «стрелка» вакытында башта Женяны атып яралавы, ә соныннан Косойны үтерүе тамерланлылар арасында да, Кулагин егетләрендә дә низаг китереп чыгарган. Тамерланлылар аны үзләренә теләктәшлек күрсәткән, шуна күрә дусларына каршы корал күтәргән дип уйласалар, элекке дуслары Маратны «легавый»лар куйган кеше, дип фикер йөрткән. Засадада ятучы егетләр хакында да оперларга ул җиткергәндер дигәннәр. Ул көннәрдә аны сатлыкҗан дип уйлап Кулак тиресенә сыеша алмыйча бәргәләнеп йөргән. Кичекмәстән Маратны эзләп табарга кушкан. Ялантау янындагы урманда, мәми авызланып Маратны ычкындырганы өчен, Женяга да шактый «эләккән». Тегесе: «Җир йотты диярсен, әллә кая юкка чыкты», — дип акланган, имеш. Билгеле, Вася үзе дә әллә ни майтара алмаган булыр иде. «Мин! Мин!» — дип шапырына гына. Әнә бит, атыш башланып, өсләренә «мент»лар ябырылгач, «Ауди»га утырып, Борзой белән качып котылды.
Шуннан сон Вася белән Женя арасында бик җитди сөйләшү булып алган, имеш. Мина шул стукачны тере, йә үле килеш табып китермәсән, игелек көтмә, дигән Кулак. Адәм актыгын үз кулларым белән буып үтерәсем килә дип тә ычкындырган.
Женя шул ук көнне Маратнын әнине яши торган йортка күзәтү куйган. Ә Любанын квартирын күзәтергә Артемны билгеләгән. Анысы Маратнын Люба белән ирле-хатынлы булып яшәп ятуын белмәгән әлбәттә. Женя аны шул квартирда яшәүче шлюха янына барып кунгалап йөри, дип кенә уйлаган. Һәрхәлдә, Артемнын сөйләгәннәреннән Марат шулай анлады.
— Күзәткән беренче көннәрдә шикләнерлек нәрсә тоймадым. Люба, гадәттәгечә, эшкә китә, эштән кайта. Өенә кергән-чыккан кешеләр күренми, — дип дәвам итте сүзен Чегән. — Тик, берәр атна узгач, хатын үзен сәер тота башлады: артыннан күзәтмиләр микән, дигәндәй, кирәксә дә-кирәкмәсә дә сискәнеп, як-ягына карана. Шуннан сон, хатын эшкә киткәч, фатир ишегенә ачкыч яратып кердем, сине шунда качып ятадыр дип уйлаган идем, юк. Ә беркөнне артыннан ияреп бакчана барып чыктым. Ул чакта янымда коралым юк иде. Керергә шикләндем. Шул кичне Любанын якасыннан алдым да: сөйлә минәйтәм. Марат кайда, дим. Яшерә сука. Командировкага китте, дигән була. Тәнен бирсә — бирә, сүзен бирми, диләр андыйлар турында. Тәки серне ачмады. Ләкин куенына кертте. Елан. Шәп нәмәстә икән...
Марат калтыранып куйды. Артемнын шулай сөйләшүенә җен ачуы чыкты анын. Чегән алдашып кына маташадыр, дип тынычландырырга тырышты үзен. Ул хатын-кыз ягыннан арттырырга ярата. Люба кочагын ачмагандыр. Алай дисән, хатыннын читләргә күз-каш сикертә торган гадәте бар, Юха елан белән бер. Ә шәп нәрсә булуын Артемнан сорап торасы түгел. Ирләргә яраттыра белә ул. Шулай ук Артем белән ятты микәнни?
Шунда Марат хатынынын чит ир белән назлануын, анын ымсындыргыч шәрә тәненен калтыранып куюларына кадәр күз алдына китерде. Колагына Любанын ләззәтләнүдән ынгырашуы да ишетелгәндәй булды хәтта. Шушы минутта егетне Чегәннән көнләшү хисе биләп алды. Юк, көнләшүдән бигрәк ачу иде бу. Бүтән вакыт булса, өзгәләп ташлар иде дә... Тик хәзер ярамый... юк, хәзергә ярамый.
— Менә шулай итеп эзенә төштем мин синен, — дип тәмамлады сүзен Артем.
Өй эчендә авыр тынлык урнашты. Әлеге «тарих» ны тынлап бетергәч тә Марат һаман башын иеп утыра бирде. Ә Чегән сынаулы карашын ана төбәп тора. Ләкин әйтәсе сүзләре бетмәгән икән.
КҮЛӘГӘ
71
— Марка, сер булмаса әйт әле, стрелка вакытында, нишләп үзебезнекеләргә корал күтәрден, ник Косойны атып ектын, ә?
Марат, башын күтәреп, Артемга текәлде. Анын ирен читләреннән мыскыллы елмаю чагылып үткәндәй булды. Ха, менә нәрсәне беләсен килгән икән, дип уйлады ул. Акылын котмы?.. Милиция капитаны Саттаров Гомәрне үлемнән коткардым, шулай итеп, ана булган бурычымны түләдем, дип әйтеп утырмас бит инде бу хөрәсәнгә. Гомумән, ни өчен сон әле ул отчет биреп торырга тиеш?! Милиция бүлекчәсендә допрос алучы түгел лә. Бөтен отделениеләре белән өстендә торсалар да, Марат аларга да берни дә әйтмәс иде. Тотсыннар учлап!.. Шуна ул Артемнын соравын җавапсыз калдырды да үзе сорау бирде:
— Минем кайда качып ятканымны белгәч, нишләп Женяга әйтмәден сон? — дип сорап куйды. — Женяга да, Васяга да җиткерергә иде. «Задание»не яхшы үтәгән өчен буш калдырмаслар иде әле үзенне...
— Дөресен генә әйткәндә, туйдым мин алардан, — диде Артем. Анын ашыкмыйча, озаклап сөйләргә җыенганы сизелеп тора. — Кулак та, анын һәр сүзенә биергә әзер торган Женя да туйдырдылар. Без алар өчен беркем дә түгел. Вася сонгы вакытта бөтенләй борзит итә башлады. Кеше кулы белән ут тотарга ярата. Егетләрне иткә симертүче сарыклар урынына да күрми. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә төркемнәр арасындагы «разборка»ларга, бәрелешләргә ин беренче безне җибәрә. Төлке шикелле хәйләкәр ул, каян сизенә диген, үзе беркайчан да ядрә астына башын тыкмас. Янәшәсендә «айт» дигәнгә «тайт» дип торучылар булганда, нишләп тормышын куркыныч астына куйсын?! Шунын аркасында дөнья бәясе егетләр башларын сала. Тамерланлылар белән «стрелка»га баргач та сөйләшергә үзе чыкмаган бит, әнә. Мин — әфганчы, дип күкрәк сугарга ярата да... Ә монда шүрләгән. Югыйсә, беренче ул чыгарга тиеш иде. Шунын аркасында, Косой күкрәгенә ядрә алган. Ә ул, егетләрен язмыш кочагында калдырып, машинасына утырып табан ялтыраткан... Элегрәк, төрле «разборка» ларда үлгән Фиргәвен, Морза, Клоун, Серыйнын гомерләре дә анын намусында... Әлегә, исән чакта, бу бүреләр арасыннан китәргә кирәк, брат... Качарга кирәк...
Чегән сигарет алып кабызды да бер-ике мәртәбә тирән итеп суырды. Маратнын да тартырына беткән иде. Анын, тамак төерләрен уйнатып, үзенә карап торганын күргәч, сигаретны ана сузды. Марат, авыз-борыныннан төтен алкалары өреп:
— Ә нишләп китмисен сон? Кем тота?.. — дип сорап куйды.
— Барысыннан да качып, ераккарак берәр җиргә олагасы килгән чаклар күп инде анысы. Тик, арт ягын пычрак булгач, тиз генә китеп булмый шул. Барыбер эзенә төшәчәкләр... Кирәк булса, җәһәннәмнән эзләп табарлар... Араларында таянырдай бер рәтле бәндә юк...
Артем туктап тамагын кыргалады. Бу юлы Марат ана инде янып бетә язган сигаретын сузды. Чегән аны бер-ике мәртәбә суырды да, бармагы пешә башлагач, өстәлдәге тәмәке төпчекләре тутырылган консерв калаена ташлады.
— Димәк, син миннән теләктәш эзлисен инде? — диде Марат, «допрос»ын дәвам итеп.
— Әлбәттә! Хәзер үзебезнен братва сине дошман күрә. Син бүтән алар арасына сыймаячаксын... Дөресен генә әйткәндә, сине аларга сатудан мина бернинди файда да юк. Шуларны уйладым да, сина ярдәм итәргә булдым. Дөрес, теләктәшлек күрсәтүче дә кирәк, анысы...
Анлашылды. Димәк, Чегән үзенә корефей әзерләмәкче була. Киләчәктә бер таянычым булыр, дип өметләнә, күрәсен. Тик бу «төссез» адәм белән Маратнын бик якынаясы килми. Бергәләшеп Порхны сагалап ятканда да алар бер-берсенә йогышып китә алмаганнар иде. Ә монда, үзе ярдәм итәргә килгән икән, нишләп файдаланмаска? Сукыр тычкан шикелле гел посып кына ятмассын бит. Хәрәкәттә — бәрәкәт дигәндәй, урын алмаштырырга да туры килер. Ә Артемнын нәкъ шул чакта файдасы тиюе бар. Дөрес, сонгы вакытта сирәкләсә дә, азык-төлек белән Люба ярдәм итә... Люба дигәннән... Ә менә Люба өчен Чегәнне беркайчан да гафу итмәячәк ул... Шәп
ФӘРИТ ИМАМОВ
72
нәрсә, имеш... Марат ачуыннан шартларлык булды. Авызыннан «шлюха» дигән сүз сытылып чыкты... Тик үз уйларына бирелгән Артем аны ишетмәде дә булса кирәк. Хәер, ишетсә дә анламагандыр.
* * *
Алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген Марат әлегә үзе дә тәгаен генә белми. Планнар корып торырга мөмкинлек юк. Язмыш әнә ничек бөтереп алды. Маратнын тормышы бер селтәнүдә йөз сиксән градуска борылыр дип кем уйлаган?! Тик, ничек кенә булмасын, бу авыр хәлдән чыгу җаен эзләргә кирәк иде. Һәм моны озакка сузарга да ярамый. Беренчедән, «легавый»лар кайчан да булса барыбер анын эзенә төшәчәк һәм ана кылган гөнаһылары өчен закон каршында каты җавап тотарга туры киләчәк. Срокны җәлләп бирмәсләр. Кеше үтергән өчен баштан сыйпамыйлар. Инде үзенен «братан»нары ягына да юл ябык. Теге көнне Саттаров белән күзгә-күз очрашкач, пушкасын үзләре ягына борган өчен беркайчан да гафу итмәячәк алар. Ашыктырырдай тагын бер сәбәп бар, озакламый салкын кышлар җитәчәк. Җәй өчен генә салынган мондый дача өйләрендә кыш чыгу мөмкин түгел. Миче юк, электр линиясен кышка өзәләр. Гомумән, ашау-эчү өчен генә булса да шәһәр белән элемтәдә торырга туры киләчәк. Кемдер сина ризыклар ташырга тиештер бит. Ә кышын монда эзләрне яшереп калдыру һич мөмкин түгел. Инде шәһәргә кайтсан да барыбер эзгә төшәчәкләр. Рәсемнәрен бөтен подъездларга таратып чыкканнардыр. Газеталарга да бастырырга өлгергәннәр бит әнә. Артем шулай диде.
Бүгенге көндә анын монда яшеренеп ятуын бары тик ике генә кеше — Люба һәм Чегән генә белә. Хәер, анысы бер караганда яхшы да әле. Никадәр азрак белсәләр — шулкадәр ышанычлырак.
Алга таба кая барып яшәргә, кем канаты астына сыенырга икәнен Марат белми әле. Бәлки бөтенләй читкә — ераккарак китеп, берәр яна шәһәргә урнашып, эзне югалтыргадыр? Тик монын өчен икенче кеше исеменә язылган документлар кирәк. Хокук сакчылары ялгыш кына тикшерә башласалар, барыбыр очына чыкмыйча калмаслар. Беренче чиратта яна документ кирәк, документ...
Марат бу хакта Артемга да әйтте. Тизрәк бу яклардан табан ялтыратырга кирәклеген ул да белә. Тик менә ялган документлар табу авыргарак туры киләчәк диде.
— Минем бер канал бар-барын... Заманында, югары даирәләрдә шактый гына билгеле бер дама белән мәхәббәт маҗарабыз булып алган иде. Анын ире кайсы ягыннан тотып селкесән дә акчасы коелырга торган бай кеше. Тик бер җитешсез ягы бар — карт инде. Комы коелган. Әй, картлык кемгә шатлык булсын сон. Ә хатыны яшьрәкләр белән кети-мети уйнап алырга һич каршы түгел...
Чегән хатын-кыз ягына бик дәмә. Анысы Маратка инде әллә кайчан мәгълүм. Әллә нинди һавалы хатыннар йөрәгенә дә ачкыч таба ала торган егет ул. Берәр сихере бармы шунда...
— Ул тутырган тавыкнын мамык-йоннарын шактый йолкыдым. Үзем тапкан мал түгел, иремнеке җәл түгел, дигәндәй, акчаны күнел ачуларга жәлләмичә чәчте бичә.
Шунын аркасында ярты ел Артем иркә-назда яшәгән, балда-майда йөзгән. Ашау-эчүе дә ин кыйммәт рестораннарда гына булган. Арка терәшеп ятудан узмаган иреннән сон, каны кайнап торган яшь егетнен кайнар гыйшкы бу даманы әнә шулай юмартландырган инде.
Согы вакытларда финанс ягыннан Артемнын үз хәле дә әйбәт түгел икән. Запасы бар, ләкин документ ясатырга җитмәячәк. Шулай да:
— Нәрсә дә булса уйлап табарбыз! — дип тынычландырды ул Маратны...
Шуннан сон атна-ун көн Артем күзгә-башка чалынмады. Люба гына берике мәртәбә килеп китте. Марат бу урында кабат калырга курка да башлаган иде хәтта. Чегәннен теләктәшлек күрсәтеп йөрүе болай гына түгел микән, мәче-тычканлы уены гына булып, көннәрдән бер көнне килерләр дә Марат белән эшне бетерерләр кебек тоела башлады. Шуна, көндез күзәткәләп, төннәрен тирә-якны тикшергәләп,
КҮЛӘГӘ
73
хуҗалары килми торган икенче бакча йортын да караштыргалады ул.
Чынлап та көннәрдән бер көнне, дөресрәге, кич — карангылык төшеп килгәндә, Артемнын «Ока»сы тагын урам чатындагы мәйданчыкка килеп туктады. Кеше күзенә күренмәс өчен, моннан да кулайрак вакыт юк иде. Чегән машинасынын багажнигыннан бер сумка алды да, як-ягына караштырып, беркем дә күренмәгәч Марат качып яши торган өйгә юнәлде...
Сумкасын идәнгә лапылдатып куйгач, ул өстәлгә сыра шешәләре тезә башлады. Марат шунда ук, капкачын өстәл читенә бәреп, бер шешәне ачты. Сусаган кеше кебек, «голт-голт» итеп, сыра эчә башлады. Артем, ул арада, барсеткасында актарынды да аннан бер-ике документ алып өстәл өстенә ташлады.
— Мә, сина яна документлар. Үзеннен Марат икәнлегеңне оныт. Хәзер син Гатин Альберт Робертович буласын. Паспортта күрсәтелергә тиешле мәгълүматлар барысы да чын, тәртиптә.
Марат, паспортны алып әйләндергәләп карады, битләрен актаргалады. Үзалдына: «Альберт... Альберт Гатин... әллә ничегрәк... сәер...», — дип сөйләнде.
— Сәер булса да моннан сон бу исемгә ияләнергә туры килер, братан,
— диде Чегән, икенче бер сыра шешәсенен бөкесен ача-ача. Аннан сон Марат кулындагы шешәгә чәкештереп алды да:
— Әйдә сон, яна туган кеше исәнлегенә берне күтәрик. Киләчәктә Альбертнын бөтенесе дә яхшы булсын өчен. Вакытлыча гына килгән күнелсезлекләр артта калсын. Ә кем белә, бәлки сина калган гомеренне шушы исем астында кичерергә язгандыр...
Чегән тагын шешәдән сыра койды. Сумкасыннан тозлы балык, помидор, кыяр, бер-ике буханка кара ипи, сыр, колбаса кисәге, тагын нәрсәләрдер алып өстәлгә тезде. Марат шунда ук бер кызыл помидорнын яртысын тешләде дә, авызын чәпелдәтеп чәйни башлады. Азык запасы бетеп, кичтән тамагы ачыккан иде шул. Ә Артем тозлы балыкны чистарта-чистарта сөйләнүен дәвам итте.
— Ә беләсенме, бүген мин нинди кызык хәлгә тап булдым. Сина килү өчен менә шушы ашамлыкларны алырга дип юл унаендагы кибеткә — автовокзал кырыендагы азык-төлек кибетенә кергән идем. Шунда чиратта торучылар арасында сине күреп шаккаттым.
Анын бу сүзләрен ишеткәч Маратнын авызына капкан икмәге тамагына тыгыла язды. Ул, чәйнәүдән туктап, бермәл авызын ачкан килеш туктап калды. Бераз торгач кына, телен көчкә әйләндереп:
— Ми-и-ине?.. Ничек инде мине? — дип әйтә алды.
— Ха, менә шулай, сине инде, сине... Кибеткә килеп кердем. Биш- алты кеше прилавка янынында чиратта тора. Мин дә артка барып бастым. Сатучы алда торган егеткә бер шешә кефир һәм батон сатты. Теге егет чыгарга борылган иде, яхшылап карасам, шаккаттым, бу
— син. Ана: «Марка, нишләп йөрисен монда?» — дип кычкырган идем, борылып карады да, танымаганга салышып, чыгып китте. Мин артыннан чыктым да иненнән эләктереп алдым, үземә таба борам, Марка дим, мин синен өчен ашамлыклар алып йөрим монда, ә син үзен килгәнсен...
Марат әлегә кадәр аны шаяра гына дип уйласа да, Чегәннен җитди йөзен күргәч, игътибар белән тынлый башлады.
— Йә, шуннан, шуннан, — диде ул, ашыктырып.
— Ә ул, гафу итегез, мин сезне белмим ди. Күзләремә текәлеп, чынлап әйтә менә. Яхшылабрак карагач кына бераз үзенчәлекләр күрдем. Яшьрәк кебек. Тавышы да, сөйләме дә икенче. Ә болай тач син инде менә... Гафу ит, минәйтәм, сина бик нык охшаган дустым бар, шул дип торам, дим...
— Шулай нык охшаганмыни?
— Әйтәм ич, суйган да каплаган — син! Ә чынлыкта бөтенләй икенче адәм булып чыкты. Исеме Таһир икән. Үзбәкстаннан, Татарстанда яшәүче туганнарыма кайтам, ди. Әти-әниләре үлгән, анда яшәр чамасы калмагач Татарстанга кайтырга уйлаган.
ФӘРИТ ИМАМОВ
74
Казанга кадәр самолетта очкан. Безнен район үзәгенә автобуста килгән. Хәзер моннан сиксән километр ераклыктагы Күкташ авылына кайтырга кирәк икән. Сонгы рейска җибәрелергә тиешле автобуслары ватылган да пассажирларны иртәнгә кадәр тоткарлаганнар. Бу шәһәрдә беркеме дә булмагач, Таһир автовокзалда гына кунып калган. Тамак ялгарга дип, кефир белән күмәч алырга керүе икән кибеткә. Мин әйтәм, автовокзалда кичен милиция рейд үткәрә, монда кунып-төнеп ятканнарны «мент»лар бик өнәп бетерми дим. Әгәр чыннан да тикшерә калсалар, сина охшаганлыктан, шунда ук отделениегә озатачакларын беләм бит. Бу турыда анын үзенә әйтмәдем әйтүен. Тикшерсәләр минем документларым тәртиптә дигән була. Минәйтәм, бер эләктергәч, синен кемлегенне сорап тормыйлар. Отделениедә төн кундыралар да документларынны иртән генә караячаклар. Ә ул вакытта инде автобусын да тү-тү, китеп барган була, дим. Ә нишләргә кинәш итәсез сон, ди бу. Просто, үзем дә аптырап калдым... Кунакханәгә баруда да файда юк. Кыяфәте сина охшагач анда теркәү узуга ук милициягә хәбәр итәчәкләр.
Маратны эшнен ахыры кызыксындыра иде булса кирәк.
— Шуннан, шуннан нишләттен сон? — дип ашыктырды ул Артемны.
— Кешене күрәләтә торып легавыйлар кулына тапшырмам бит?! Үземә дә алып кайта алмыйм. Минем өйгә күзәтү куйган булулары мөмкин. Сине качырып тота икән дип уйлаулары бар. Бер кичкә — кер мичкә, дигәндәй... Әйдә, минем белән, бер кичлек урын табармын, мин әйтәм, иртән автовокзалга үзем озатып куярмын дип машинама утыртып алып киттем...
Маратнын үз «игезәген» тизрәк күрәсе килә иде. Шуна күрә: «Ә хәзер кайда сон ул егет?» — дип сорады, түземсезләнеп.
— Минем машинада утыра, — дип җавап бирде Артем. — Сине әзерләмичә аны монда алып кереп тормадым инде. Әгәр күрергә телисен икән, хәзер чакырып кертәм.
— Үзенен «двойнигын» кемнен күрәсе килмәсен. Килә, билгеле!
Артем чыгып китте дә, җиде-сигез минут узды микән, ишектән Таһирны ияртеп керде. Егет чыннан да Маратка бик нык охшаган булып чыкты. Бераз яшьрәк кенә. Өй эченә кереп, каршысында басып торучы Маратны күргәч, Таһир, гаҗәпләнүдән, үзе дә берара сүзен әйтә алмады. Ә Марат, тел шартлатып:
— Карале, чыннан да бик нык охшаганбыз икән. Мин шулай уктыр димәгән идем...
Танышып, әлеге шаккатырлык вакыйга тәэсиреннән бераз айный төшкәч, өстәл артына утырыштылар. Марат белән Артем, хәл-әхвәл белешкән булып, вак-төяк дөнья яналыклары турында сөйләшеп алдылар. Таһир артык чишелеп китмәде. Ул өй эчен күзәтте. «Игезәк сынары»нын җәһәннәм почмагында, шушындый фәкыйрь шартларда яшәп ятуы сагайткандыр әлбәттә. Шуна күрә булса кирәк:
— Сез нишләп монда яшисез сон? — дип сорамыйча булдыра алмады.
Кинәт бирелгән әлеге сораудан Марат та, Артем да каушап, бер-берсенә карашып куйдылар.
— Хәзер бит, брат, шәһәргә пропискага керүләр, ай-һай авыр! Ә дустым Марат читтән килгән кеше. Җәйләрен минем дачада яши. Ә кышларын, тыгызрак булса да, шәһәрдәге квартирыма сыябыз, — дип тезде Артем, шулай тиз генә кыен хәлдән чыгу җаен тапканына үзе дә сөенеп.
Марат, колбаса телеме чәйнәгән булып, башын селкеп, анын сүзләрен хуплап утырды. Таһир өй эчен тагын бер кат күздән кичерде. Тик анын күнелендә барыбер шик калды булса кирәк. «Бигрәк шикчел адәм булды әле бу», — дигән уй йөгереп узды Маратнын башыннан. Югыйсә, бүген өй эчен бераз тәртипкә дә китергән иде бит.
Артем, киеренкелекне йомшартырга теләгәндәй:
— Әйдәгез, танышу хөрмәтенә, — диде. Аннан сон кинәт исенә төшкәндәй. — Ә нәрсә эчәбез сон, сырамы?..
— Юк, мин эчмим, — дип, Таһир ана каршы төште.
— Нәрсә, бөтенләйме? Бер дә эчкәнен юкмы әллә? — дип гаҗәпләнде Артем.
КҮЛӘГӘ
75
— Юк, эчмим. Сыраны бөтенләй эчмим. Минем үз гомеремдә бер тапкыр шәраб кенә эчкәнем бар, — дип сөйләнде кунак.
Ә Артемга шул гына кирәк тә инде:
— Аны башта ук шулай диләр. Шәраб тек — шәраб, — дип сөйләнә— сөйләнә, шешәне ачып, өстәлдәге пластик стаканнарга шәраб койды. Таһир янә:
— Юк, мин эчмим, — дип кабатлады.
— Ничек инде, әле шәраб кенә эчәм, дигән иден, инде эчмим, дисен. Ә мин монда синен үтенечен белән шешәне ачтым.
Үз гаебе белән шешә ачарга мәҗбүр иткәне өчен егет унайсызланды. Каршында торган стаканны кулына бер алды, бер куйды.
— Мин бит, үз гомеремдә бер генә мәртәбә, шәраб кенә эчкәнем бар, димәкче идем...
Аны унайсыз хәлдән чыгарырга теләгәндәй Марат:
— Сон әйдә, дускай, бер-ике тамчы йотканнан гына әллә нәрсә булмас. Ерак юлдан кайтып аргансын. Өстәвенә, эчү өчен сәбәп тә бар, — дип башлаган иде, аны Артем бүлдерде:
— Егетләр, мәзәк искә төште, тынлагыз менә. Бер сарык озак кына ашамый-эчми йөргәннән сон, тирән сулы елга ярына килеп чыга. Инде эчәргә дип суга үрелгәндә генә, ул күз чите белән якында ямь-яшел хәтфә үлән каплаган болынны күреп ала. йәм нәрсә эшли, дисез?..
— Тамагын суда чылатып алгач печәнне ура башлыйдыр, — дип, Марат сүзгә катнашты.
— Ә, юк... Теге ангыра сарыкнын башына, башта эчәргәме, әллә ашаргамы, дигән уй төшә. Әнә шулай уйлый, уйлый, уйлый да, барыбер очына чыга алмыйча, тамагы кибегүдән һәм ачлыктан егылып үлә.
Бу мәзәктән өчесе дә шаркылдашып алды. Ә Артем:
— Егетләр, әйдәгез, сарыклар булмыйк сон, башта шушы шәрабне эчеп куйыйк, аннан сон капкалап алырбыз, — дип стакандагы эчемлекне авызына койды.
Тост барысына да ошады. Таһирнын да сарык буласы килмәде, үзенә тигән өлешне эчеп җибәрде. Стаканын куйгач, йөзен яман чытып, авызын күлмәк җине белән каплап, закускага нәрсә кабарга белми торгач, Артем ана помидор кисәге сузды.
Алга таба кысташып маташмадылар. Бераз сөйләшеп утыргач Марат стаканнарга кабат шәраб салып чыкты. Бусында Таһир да шома гына эчеп куйды. Помидорны да үз кулы белән алып капты.
Егетләрнен телләре бердән ачылып китте. Дөрес, Марат сөйләшмәде, күбрәк кунакларнын сөйләгәннәрен тынлап утырды. Кешеләр белән аз аралашкангамы, ул сонгы вакытта гомумән аз сүзле. Ә менә Таһирнын, эчми эчкәнлектән булса кирәк, шәраб башына тиз китте. Ул Үзбәкстанда яшәүләре, тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләргә тотынды. Артемнын да теле телгә йокмый: булган хәлләрне дә, булмаганнарын да тезә дә тезә генә. Ә үзе әнгәмә арасында стаканнарга шәраб агызырга да өлгерә. Тиздән вино шешәләре бушап калды. Егет стаканнарга сыра койды да, аны аз-азлап йоткаларга тотынды. Инде шактый кызган Таһир да ана кушылды...
Берәр сәгатьләп шулай утыргач, Марат тартып керергә исәпләп, сигаретын барлый башлаган иде. «Тукта, мин дә чыгам», — дип, Артем ана иярде. «Минем дә чаптырып керәсем бар», — дип, Таһир да урыныннан кузгалды...
Салкынча һава егетләрне куырып алды. Йомышын үтәгәч, Таһир, монда салкын дип кереп китте. Артем белән Марат тәмәке кабызып калдылар. Шунда, сигаретларын бер-ике мәртәбә суыргач, Артем сер итеп әйткәндәй:
— Нәрсә, Таһирнын кыяфәте сина охшаганмы? — дип никтер кабат сорады.
— Бик нык! Әйтәм ич. Мин алай ук дип уйламаган идем дә.
— Менә, әйттем бит мин сина. Бу дөньяда һәркемнен бер генә булса да үзенә бик охшаган двойнигы була.
ФӘРИТ ИМАМОВ
76
— Әйе, мондый фикернен минем дә кайчандыр колагыма кергәне бар...
— Кызык инде, шулай бит. Дөньянын кайсыдыр почмагында нәкъ мина охшаган кеше йөри. Кызы—ы—ык.
Артем нәкъ балалар шикеллле «ы—гы—гы» дип, үзалдына көлеп куйды. Аннан сон, сүзен дәвам итте.
— Син монда кайгырасын. Кайчан килеп эләктереп алырлар икән, дип куркып яшисен. Ә янәшәндә генә икенче берәү, кыяфәте белән сина ике су тамчысы кебек охшаса да, бернидән дә курыкмыйча рәхәтләнеп йөри бирә. Кызык бит, ә? Көнләшмәслекмени?..
— Анын арты коры, Артемка... Шуна күнеле тыныч... Анын урынында булсам, мин дә...
Артем тәмәке төпчеген оста гына бакча ягына чиртеп җибәрде. Аннан сон шактый көттереп:
— Ә анын урынында булырга кем комачаулый сон сина?.. Бу хәчтрүшне йомдырырга да... Аннан юлынны дәвам ит... Күкташкамы анда... Үзбәкстанга укмы...
Марат әнгәмәдәшенен тел төбен анлап җиткермәде. Тирән итеп тәмәкесен суырды. Тәмәке очында җемелдәгән ут яктысында берара Артемнын хәйләкәр елмайган йөзе чагылып узды.
— Әйдә керик, юкса тундыра башлады, — дип, сүзне икенчегә борды Чегән.
Марат, тәмәке төпчеген җиргә ташлап, аны аягы белән таптап изде. Ул бүген салган баштан гына шулай эшли. Аек чакта андый саксызлык күрсәтми, тәмәке төпчекләрен җыеп барып, җиргә күмә иде...
Өйгә кергәч Марат бүтән эчмәде. Ни өчендер эчкән кадәресе дә косасын китереп, кәефен җибәреп тора. Ә тегеләр, тагын берәр бокал сыра бушаттылар. Артем Таһирга сораулар биргәләде, тегесе сөйләде. Кайвакыт икәүләшеп шаркылдашып көлешеп тә алалар. Марат аларнын әнгәмәсенә колак салып утырды...
Төн икенче яртысына авыша башлагач, яхшы ук кәефләнгән Артем шушында гына кунып калырга булды. Салган баштан «гаишник»лар кулына эләгеп, кирәкмәгән мәшәкатьләр аласы килмәде. Иртәгә иртәдән кузгалырбыз, диде ул Таһирга. Марат, егетләргә йокларга урын әзерләшкәч, биләмәләремне бер карап керим әле дип ишегалдына чыкты. Гомумән, кичен йоклар алдыннан тарта торган гадәте бар анын...
Төн салкынча. Күк йөзендә йолдызлар чекрәя. Суыта башлар мөгаен дип уйлады Марат. Анысына гаҗәпләнәсе түгел. Салкыннар башлангач, монда яшәп булмаячагын да анлый ул. Шуна күрә, башы ни уйларга белми иде әле.
Егет тәмәкесен озаклап тартты. Инде, тәненә салкын үтеп керә башлагач, куртка якасын кулы белән йомарлап муенын каплаштыргалады. Тәмәке төпчеген Артем шикелле оста гына чиртеп җибәрмәкче иде, барып чыкмады. Төпчек, бармакларыннан ычкынып, аяк астына гына килеп төште. Марат, шуңа да ачуы чыгып, зәһәр сүгенеп алды. «Черт»ләтеп җиргә төкерде дә төпчекне ботинка үкчәсе белән таптап сүндерде. Шуннан соң өйгә юнәлде. Ишекне сак кына ачып эчкә үтте... Үтте... Ә аннан соңгы хәлләр күз ачып йомганчы һәм иң кәттә детектив кинолардагыча булды. Егет әле моннан бер-ике минут элек кенә вакыйгалар шушындый борылыш алыр дип башына да китереп карамаган иде.
Ул кергәндә Артем агач караватта чалкан яткан Таһирның баш очына иелеп нидер эшли иде. Ә тегесе яман гына гырылдый. Марат бары тик бераздан гына Артемның бау белән Таһирны буып маташканлыгын аңлап алды. Исенә килеп, аңа ташланган арада, Таһирның чытырдатып бауга тотынган куллары бушап салынып төшкән иде инде. Марат ике атлап бер сикерде дә Артемны якасыннан йолкып җан фәрманга почмак якка селтәде. Артем баш чүмече белән шундагы комот почмагына килеп бәрелде һәм беразга гына хушын да җуйды булса кирәк. Гәүдәсе акрын гына шуып җиргә чүкте. Берничә секундтан ул күзләрен ачты. Нәфрәтләнеп Маратка карады.
— Син нәрсә?! Сука... Мин монда синең өчен... Ә син, гнида, миңа кул күтәрмәкче буласың?!. Мин сине бл...д...
Артем кинәт эчке күкрәк кесәсенә тыгылды. Аннан пистолет чыгарып, төбәп тә
КҮЛӘГӘ
77
тормыйча, Марат ягына атып җибәрде. Ярый әле Марат читкә сикерергә өлгерде. Ядрә өстәл читендәге стаканда янып торган шәмнәрнең берсенә тиде. Тирә-якка парафин кисәкләре чәчелде. Шәмнәрнең икенчесе дә авышты, ләкин уты сүнмәде. Артемның кыяфәтенә караганда анда бернинди рәхим-шәфкать күренми иде. Ул икенче мәртәбә атарга җыенганда, Марат инде өстәлдәге ипи буханкасына кадалган пычакны алып Артем өстенә ыргылды. Пычакны сабына кадәр егетнең күкрәгенә батырды. Тагын бер мәртәбә ату тавышы яңгырады. Ләкин Маратка бернинди зыяны тимәде. Ул Артемның пистолетлы кулын каерып түшәмгә юнәлткән иде инде. Бусында ядрә түшәм такталары арасындагы ярыкка эләкте. Идәнгә шыбырдап балчык коелды. Артем бүтән «ык» та итмичә идәнгә ауды.
Кинәт кенә дөнья тынып калгандай булды. Мизгелләр эчендә булып алган әлеге хәлләрдән тәмам аңы томаланган Марат нишләргә белмичә бүлмә уртасында басып тора бирде. Аны кинәт кенә укшыта башлады. Ул авызын томалап ава-түнә ишегалдына йөгерде, шунда яңгыр суы җыяр өчен куелган кисмәккә башын тыкты. Муенына кадәр чатнама салкын суга кереп чумды. Су салкынлыгы сөякләренә кадәр үтеп, туңдыра башлагач, пошкырап башын күтәрде. «Бр-р-р» дип башын селеккәләп алды. Әллә салкыннан, әллә яңа гына булып узган куркыныч хәлләрдән, ул тәмам айныган иде. Тик башы гына берни аңларлык хәлдә түгел.
Марат айкала-чайкала кабат өйгә керде. Анда ике мәет. Хәтта ышанасы да килми, моннан ярты сәгать элек шаркылдашып көлеп утырган егетләрнең җансыз гәүдәләре генә ауный.
Марат кинәт үз-үзен белештермичә идәндә яткан Артемга ташланды, аны якасыннан алып селкергә тотынды.
— Син, дурак, нәрсә эшләдең?.. Нәрсә, сыра белән вино катнашып, миеңне сыегайттымы?.. Твою мать, нәрсә ясап ташладың син?.. Болай ук кирәк түгел иде... Ишетәсеңме?..
Марат Чечняда булган кеше. Аңа үлемне күп күрергә туры килде. Үзенә каршы корал күтәреп килүче дошманга атканда беркайчан да кулы калтыраганы булмады. Ләкин тыныч тормышта, менә мондый мәгънәсез үлемгә ул каршы иде.
Егет өстәл артына килеп утырды, куллары белән башын тотты һәм кинәт ике йодрыклап өстәлгә китереп бәрде дә: «Юк, мин болай булуын теләмәгән идем», — дип, акырып ук җибәрде. Шәм утыртылган стакан өстәл читеннән идәнгә төшеп чәлпәрәмә килде. Ут сүнде. Дөнья сүнде... Марат, өстәлгә башын салып, тынып калды. Ул йоклый иде. Тик бу йокы булдымы, әллә баш миенен шундый нык ярсытуларга реакциясеме, ягъни хуш китүме. Билгесез ...
Марат тан сызыла башлаганда уянды... Ул чыннан да йоклаган иде булса кирәк. Чөнки уяныр алдыннан гына төш күрде. Ниндидер аллы— гөлле матур болында йөри имеш. Шулчак каршысына ак күлмәкле кыз йөгергәнен шәйләп алды. Нинди кыз? Кем ул? Марат анын йөзен аермачык күрмәде дә хәтта. Тик кыз йөгерә һәм ана кулларын болгап кычкыра, нидер әйтергә тели иде сыман. Сәер төш... Маратнын беркайчан да мондый төш күргәне юк иде ләбаса. Гомумән, анын төшенә беркайчан да кызлар кергәне булмады...
Уянуга, моннан тизрәк качарга кирәк, дигән уй башына килде. «Ышанмаслар. Беркем дә ышанмас...» дигән сүзләр миен телгәли иде анын. Инде бер кат пычранган кеше өчен монысы муеннан шакшыга кереп бату белән бер иде. Әле кайчан гына, Вася әмере белән Порхны манчыгач, кеше тормышына кул сузмаска дип бер мәртәбә тәүбә иткән иде югыйсә. Теге көнне Косойны атып егуы да язмышында кара тап булып калды. Кеше гомере шаяра торган нәрсә түгел шул. Хәтта барып чыккан җинаятьчеләр дә «мокруха»га барырга бик атлыгып тормый. Бер килсә килә бит... Ә монда тагын ике мәет ята. Ә бары тик аны гына гаепләячәкләр. Шаһитлар юк... Чын дөресенә беркем дә ышанмаячак. Марат, шуларны уйлап, моннан тизрәк качарга кирәк дигән нәтиҗә ясады. Эзне яшереп торудан мәгънә юк. Тегеләй дә, болай да барыбер аннан шикләнәчәкләр. Бар булган «шмотка»ларны җыеп, шунда ук чыгып сыпыртмакчы иде, тик туктап калды... Артемнын тартырга чыккач әйткән сүзләре
ФӘРИТ ИМАМОВ
78
исенә төште. Таһир урынында булырга кем комачаулый сон сина дигән иде түгелме? Чыннан да кем комачаулый сон? Хәзер инде беркем дә комачауламый. Әйе, Артем анын өчен «тырышкан». Марат үзе моны теләмәсә дә... Әйе, Таһир белән алар бик охшашканнар. Бүген мәетләрне шушылай калдырып китсә, тапкан кешеләр һичшиксез аны ул дип уйлаячаклар. Маратка Таһир булып яшәү мөмкинлеге бар... Кеше үлеме аша үзеннен гомеренне озайту, бәлки, кешелеклелек ягыннан хуплауга лаек та түгелдер. Тик үз-үзенне саклау инстинкты барысын да җинде. Ул барсыннан да көчлерәк иде...
Ул Таһирнын мәетенә үзенен киемнәрен кидерде дә, үзләренен бакча өйләрендәге чоланга илтеп, бау белән асып куйды. Моннан тизрәк табарлар. Дөрес, беренче булып әнисе күрәчәк. Марат ана җинел булмасын да төшенә. Ул исән калып та, монда ике мәет яткач әнисенә җинел булмаячак. Тирә- ягындагылар барыбер улын үтерүче дип төртеп күрсәтәчәкләр. Ике кешене үтерү уен-муен эш түгел. Ә болай бер Артем гына кебек... Яшьләр арасында ни чыкмас?!..
Марат, икенче эш итеп, Артемнын гәүдәсен урам чатына алып чыгып ташлады. Моннан тизрәк табып алырлар. Анын версиясе буенча, әлеге хәлне араларында низаг чыгып Марат башта Артемны чәнчеп үтергән дә, соныннан намусына көч килеп, үзе башын элмәккә тыккан, дип анлаталар. Теләсә кемнен башына ин әүвәл шундый уй киләчәк. Ә асылынган Таһирнын Марат икәнлегенә шик булмаячак. Таһир ана бик нык охшаган. Тукта... Охшавын охшаган, ә аерым билгеләре... Шунда Марат үзенен корсагында ярадан калган җөе барлыгын исенә төшерде. Аны белүчеләр дә юк түгел бит. Ә күкрәгендәге «Орлы гнездятся на скале» дип язылган бөркет татуировкасы?.. Шунда ук беләчәкләр...
Марат кабат үзләренен бакча өйләренә ашыкты. Ул ишегалдыннан кытыршы койма тактасы табып, мәетнен татуировка һәм ярадан калган җөй урынын тиресе сыдырылганчы ышкыды. Әлеге бик шыксыз эштән сон Маратнын тагын косасы килә башлады...
Марат Таһирнын киемнәрен киеп чемоданын алды да юлга кузгалды. Башта ул шәһәргә кадәр Артемнын «Ока»сында кайтырга исәпләгән иде. Ләкин кире уйлады. Соныннан, машинаны шәһәр читеннән табып алсалар, монда өченче кеше дә булганына төшенәчәкләр. Җәяүләп кенә барса да, автобуска өлгерәчәк. Таһир астобусны иртәнге сәгать сигездә булачак дигән иде.
* * *
Марат автобуска кереп утырды да якасын күтәргәләп куйды. Шикләнеп каш астыннан гына тирә-якка күз салды. Автобуска алданрак кереп арткы урынгарак барып поссан чит-ят күзләрдән аулаграк булырга тиеш. Җирле рейсларга билетлар сатканда, гадәттә, урыннарны күрсәтмиләр, кем беренче керсә — урын шуна.
Урнашып, сумкаларын аяк астына җайлап куйдым дигәндә, янәшәсенә бер карт кереп утырды. Ул башта Маратны, таныш түгелме дигән кебек, баштанаяк күздән кичерде. Кулындагы таягына кушучлап тотынды. Кабат, арт санын күтәрә төшеп, як-якка этенгәләп, йомырка өстенә утырырга җыенган каз шикелле селкенгәләп алды. «Озакка урнашырга чамалый бу», — дип уйлады Марат. Карт ун-унбиш минутлап берни сөйләшмичә, алга карап барды. Хәер, Маратнын да әнгәмә башларга бик теләге юк иде. Өстәвенә, кичәге вакыйгалардан сон никадәр аз сөйләшсән, шулкадәр яхшы. Тик әлеге авыл карты эндәшмичә артык түзеп утыручылардан булмады. Бераздан, егетне янә баштанаяк карап чыкты да сүз катты:
— Син дә Күкташка кайтасынмы, әллә юл унаендагы башка берәр авылгамы?
Марат үз уйларына бирелеп барган җирдән кинәт сискәнеп куйган кыяфәт алды.
— Син... Сез мина дәштегезме?..
Карт соравын кабатлады:
— Күкташка кайтасынмы, дим?
— Юк... Ә, әйе, шунда... Күкташка...
— Күзгә-башка күренгән кеше түгел, шуна соравым. Хәзерге яшьләрне белеп тә
КҮЛӘГӘ
79
бетермим анысы. Кай арада үсеп җитәләр дә, кай арада кеше булалар... Кем малае буласын сон, наный?..
Маратнын сөйләшергә бик теләге юк иде, сүзне кыска тотарга уйлады.
— Бабай, мин сезнен авылныкы түгел шул. Туганнарыма кайтып килешем. Үзбәкстаннан мин, — диде ул, бар белгән татарчасын эшкә җигеп. Аннан, йокысы килгән кеше кебек, авызын ачып иснәнгән булды. Комачаулама, йоклап алырга исәбем бар, янәсе.
Карт биш-ун минут дәшмичә барды да янә сүз катты:
— Үзбәкстанда җиләк-җимеш бик күптер инде? Анда алмалар-әфлисуннар бездәге бәрәнге кебек җирдә ауный ди.
Марат иренеп кенә күзләрен ачкандай итте:
— Әйе, җиләк-җимеш күп бездә, — диде дә, шунын белән сүзе беткәнлеген белдереп, янә башын бер якка кыйшайтып «йокыга китте». Карт тагын бераз эндәшмичә барды. Аннан сон кинәт кенә:
— Алай да, кемнәргә кайтасын сон? — дип сорады.
Марат автобуста ук үзеннән мондый «допрос» алырлар дип көтмәгән иде. Анын бераз гына ачуы да килде хәтта. Тик, бар сабырлыгын җыеп, кичтән Таһир сөйләгәннәрне искә төшерде.
— Хафизларга кайтам, бабай. Хафиз абый белән Нурия апаларга! Шундый кешеләрне беләсенме? Минем әнинен туганнары алар...
Карт, нәрсәдер исенә төшерергә теләгәндәй, берара эндәшмичә утырды. Үзалдына: «Хафиз... Хафиз... Нурия», — дип кабатлады. Аннан сон, онытканын исенә төшергәндәй, «чәпелдәтеп» мангаена сугып алды.
— Ә—ә, син түбәноч Хафизны әйтәсеңдер әле. Хафиз мулланы. Сәлмән Хафизы була инде. Апасы үзбәк якларында яши дип ишеткән идем шул...
Марат, авылга кайтып җитсәм ничек табармын дип кайгырган иде. Түбән очта икәнен әйтеп куйды менә. Юкса, авылга кергәч урамда очраган кешеләрдән сорашу яхшы түгел. Таһир җәйләрен авылга кайткалаганым бар, дип сөйләнгән иде бит. Авылга кайтып йөргән кеше, ничек туганнарынын өе кайдалыгын белмәсен сон?!
Карт тагын беразга туктады. Унбиш минутлап узгач, машина асфальт юлдан борылып грунт юлга керде. Таһир, авылга кадәр бер сәгатьлек юл, яртысын кайткач грунт юл дигән иде. Димәк ярты юл узылган. Иске «ПАЗ» автобусы яман гына чайкала башлады. Әле бер якка, әле икенче якка авышкан саен, анын әллә кайсы төшләре чикылдап ала, яман шыгырдый. Мондый тавышка йоклап булмый, әлбәттә. Йоклаганга салышып ятудан мәгънә юк. Марат, күзләрен ачып башын күтәрә төште, сәгатенә караган булды. Чыннан да, автовокзалдан кузгалганга нәкъ ярты сәгать узган. Димәк, тагын кайткан кадәр кайтасы бар дип уйлады егет. Анын «уянганын» күреп картнын кабат теле чишелде.
— Ата-ананнар исәннәрме сон, наный? — дип сорады ул.
— Юк, исән түгелләр. Үлделәр шул, — диде, Таһир роленә керә барган Марат.
Карт, Маратны җәлләгәндәй башын селкеп торды.
— Ай-яй, бик яшьли мәрхүм булганнар, бәгырькәйләр... Хәзер яшьли китәләр шул. Заманасы бик тынгысыз бит.
— Авырып түгел, фаҗигага очрап үлделәр алар, бабай.
— Шулайдыр, наный, шулайдыр... Андый хәлләрне дә ишеткәләп торабыз...
Карт авылга кайтып җиткәнче башка сүз катмады. Әллә Маратны жәлләде, әллә башка сәбәп белән, таягына таянып, үз уйларына бирелеп утырды. Вакыт-вакыт нык кына тамагын кыргалап көрсенде...
Авыл башындагы шомартылмаган такталардан әмәлләп куелган тукталыш будкасы янәшәсенә килеп туктагач, автобус эчендә чын мәгънәсендә мәхшәр купты. Авыл хатыннары урыннарыннан торып сумкаларын, төенчекләрен барлый башладылар, Кемнендер пакеты авып алмалары коелган, кайсысыдыр юл өстендә ятучы әйберләр астыннан үзенен биштәрен эзли. Шунда кемдер, абайламыйча, каяндыр килеп кергән бер көчекнен аягына баскан булса кирәк, ул чиный башлады.
ФӘРИТ ИМАМОВ
80
Ә Марат янәшәсендә утырган карт автобуста еш йөри күрәсен — ул тирә-юньдәге мондый тамашага игътибар да итмәде, нәкъ килеп утыргандагыча, ашыкмый гына сумкасын күтәрде. Шулай ук кабаланмыйча гына, анын эчендәге әйберләрен бер кат тикшереп чыкты Кесәләрен капшап күзлеген алып киде. Тышкы кесәсеннән автобус билетын алып караштыра башлады. Нәрсә карагандыр, анлашылмый. Аннан сон ул аны ашыкмыйча гына төрде дә түш кесәсенә куйды. Күзлеген кабат кесәсенә салды. Таягын сөрткәләгәндәй итте. Югыйсә, әле ана тузан кунырлык вакыт узмады да. Анын шулай озаклап маташуына Маратнын ачуы да килде, хәтта. Тик, карт ишек ягына кузгалгач:
— Кая, бабай, сумканны күтәрешим. Авырдыр, — дигән булып, сумкасын алды.
— Ай рәхмәт, балакаем. Безнен кебек карт кешегә төенчек тә авыр, — дип, анысына сөенде тагын.
Авылга кереп бераз баргач, карт бер тыкрыкка борылды. Марат кая барасын үзе дә белми бит. Сорарга да унайсыз. Анын белән тыкрыкка борыла башлаган иде, карт сумка бавына үрелеп:
— Ярар, наный, монысы өчен дә рәхмәт. Син үз юлын белән бар. Моннан гына үзем дә кайтып җитәм инде, — диде.
Марат та, аклангандай:
— Өенә кадәр озатып куясы идем, — дигән булды.
— Син Хафиз абыеннарга кайтып җиткәнче, мин инде әллә кайчан табын артында чәйләп утырган булырмын. Кайтасы җирен ерак бит, авыл башында ук, ү-үнә теге шифер түбәле йорт, — дип, карт авылнын түбән очында күренеп торучы бер йортка күрсәтте.
Шулай итеп, Марат кая кайтачагын анлаган иде инде. Хәзер ана елгага төшеп, шундагы күпер аша чыгасы икән әле. Аннан унга борылып, түбән оч башына кадәр төшә дә кырыйдагы сонгы йорт — Хафиз абыйныкы.
Күпер янындарак чишмә бар икән. Бер яшь хатыннын су алып торганын күргәч Марат тамагы кипкәнен тойды. Кичтән күпләп эчкәч үзенекен итә. Иртән чәйләп тә алмады шул. Хәер, ана мөмкинлеге дә юк иде.
Егет, чишмә янына килеп, хатынга сүз кушты.
— Кая, апасы, су эчертеп җибәрмәссенме?
Эндәшкән тавышка хатын башын күтәрде. Кап-кара чәч, кыйгач каш... Авылда да шундый гүзәлләр булыр икән. Бераз гына Любага да охшаган.
— Нәрсә, егеткәй, җәй челләсендәге кебек сусадын? Кичтән күбрәк җибәргән иденме әллә? — дип чытлыкланды яшь бичә.
Кара син аны, кыек атып туры тидердеме, әллә чыннан да кыяфәтенә чыкканмы?
— Юк, эчмәдем. Ерактан кайтып килешем. Юлда бик йончыдым. Сезнен Татарстанда автобуслар бигрәк начар йөри икән. Юлларыгыз да мактанырлык түгел, — дип сөйләнде Марат, үзенен читтән кайтып килүен һәм бөтенләй Татарстаннан да түгеллегенә ишарәләп.
Хатын иелеп чиләгенә су агызды, аны чайкаштыргандай итте дә читкә түкте. Иелгәндә анын куртка түшеннән мул күкрәкләре күренде. Алар халат изүенә сыешмыйча тулып торалар иде. Хатын кинәт кенә башын күтәрде. Маратнын ымсынып карап торганын күреп куртка якасын тарткалап рәтләштерде. Анын тарафына наян гына караш ташлап, кабат башын иде. Чиләгенә бераз су агызып, егеткә сузды.
— Кайсы яклардан кайтасын сон?
— Үзбәкстаннан, — аннары Марат теге карт әйткән сүзләрне исенә төшереп, — алмалы, әфлисунлы җирләрдән, — дип тә өстәде.
— Күргәнем дә бар шикелле. Кемнәргә кайтасын сон син?
— Түбәноч Хафиз абыйларга. Теге, мулла Хафиз... Сәлмән Хафизын беләсездер?.. — диде егет, карттан ишеткән «Сәлмән» сүзен катнаштырып.
— Нишләп белмәскә, бик яхшы беләм. Без бер урамныкылар. Алар теге баштарак кына яши. Мин сине дә беләм әле. Исемен ничек сон, оныттым.
КҮЛӘГӘ
81
— Мар... То есть, Таһир исемле мин...
Тьфу, шайтан! Таһир дигән исемгә берничек ияләнә алмый. Тагын Марат дип ычкындыра язды бит. Әйе, бу исемгә ияләнгәнче шактый вакыт кирәк булыр әле.
— Таһир, Таһир, Таһирҗан, — дип такмаклады тәти ханым. — Матур исем...
Үзенең ялгышына артык игътибар иттермәс өчен Марат:
— Әгәр сер булмаса, үзегезнең исемегез ничек? — дип куйды. Дөрес, юлга чыкканда артыгын сөйләшмәскә, чит-ятлар үзләре сүз катмаса, алар белән телеңә салынмаска дип үз-үзенә вәгъдә биргән иде.Тик мондый түтәйләр очраганда тел тик торамыни ул?!
— Нәфисә апаң булырмын мин, энекәем, — дип хатын кулына икенче чиләген алды. Маратка мутланып кына күз кыскандай итте дә чиләгенә су тутырырга чишмә ягына борылды.
Марат та бүтән сүз озайтып маташмады. Су өчен рәхмәт әйтеп, юлын дәвам итте. Ә үзе эчтән генә әрепләшеп барды: «Апаң, имеш! Мараттан дүрт- биш яшькә өлкәндер инде, апаң дип тора. Мин синең шикелле апаларны дистәләп фәлән иткән кеше!»
Бераз киткәч кабат артына борылып карады. Нәфисә көянтәсенә чиләк элеп маташа иде. Аның чамасыз күтәрелгән итәгеннән ап-ак юан ботлары күренеп китә. Хатын, егетнең карашын тойгандай, кинәт башын күтәреп артка карады да нәрсә күзлисең дигән шикелле бармак янады.
Бу Маратның әз генә булса да сөйләшеп алган беренче, дөресрәге, автобуста «допрос» алып кайткан бабайны исәпкә алсаң, икенче Күкташ кешесе иде. Беренче сынаулар дип әйтергә мөмкин. Нәм аларны уңышлы уздым дип исәпләде Марат. Ә алдагысын кем белгән...
* * *
Артык зур булмаган авыл йорты. Коймалары зәңгәргә буялган. Өч каен күләгәсендә утыра. Капка янына килеп җиткәч Марат икеләнеп туктап калды. Монда кемнәр яши, аны ничек каршыларлар, бөтенләй чит-ят итмәсләрме — болар барысы да әлегә табышмак. Тик уен башланды инде. Алдагысы — билгесез, ә артка юл юк. Ишегалды ягында «һау-һау»лап эт өрә башлады. Монда эт булыр дип уена да кертеп карамаган егет каушавыннан кинәт артка тайпылды. Ләкин үзен бик тиз кулга алды. Эт чылбырга бәйләнгән, ә чылбыр озынлыгы аңа җитешле түгел иде.
Марат этне тынычландырырга тырышып «фиют-фиют» дип сызгыргалап та карады. Ләкин теге аның саен ярсыбрак өрүен дәвам итте. Шул тавышка булса кирәк, өй ишеге ачылып, аннан түбәтәйле бер абзый күренде. Ул чыга- чыгышлый, эткә: «Тарзан, тик кенә тор! Өрмә! Тукта, ишетәсеңме?! — дип кычкырды һәм капкадан керүче Маратны күргәч: «Чү, ник шулчаклы дөнья куптарасың? Ләң-ләң тавышың белән ишегалдын күтәрәсең бит. Таһир абыеңны да танымыйсыңмы әллә?» — дип сөйләнә-сөйләнә, кулларын алга сузып, егеткә таба атлады.
— Әйдүк, әйдүк, туганым. Кайтам дип телеграммаң килгәч көтә идек инде. Ничек соң, юллар бик авыр булмадымы? Исән-сау кайттыңмы? — дип кочаклап ук алды. Ә үзе һаман туктамыйча өргән Тарзанга кисәтү ясарга да онытмады.
— Пшол, хәерсез нәрсә! Бу Таһир абыең бит... Үзебезнеке!.. Оныттыңдамыни?
«Пеләмәш»ен кочагыннан ычкындыргач, Хафиз арткарак чигенде. Шунда Марат аның, ничектер, үзенә сәерсенебрәк, ятсынып караганын тойды. Аерма шулай ук бик зур микәнни? Әллә шуны сизенде инде? Анын башыннан яшен тизлеге белән әнә шундый уйлар йөгереп узды.
Тик Хафизнын ул халәте озакка бармады.
— Нык үзгәргәнсен, энекәем, бик нык. Хәер, күрешмәгәнгә дә байтак,
— диде ул, авыр сулап.
Нәм шунда ук, Маратнын җавабын да көтмичә:
— Кинәт кенә әти-әниен үлеп киткәч, җинел булмагандыр анда. Нинди олы кайгы бит... Озатышырга да бара алмадык... СССР таркалгач аралар ераклашты шул.
ФӘРИТ ИМАМОВ
82
Рәнҗеп, безгә үпкәләп ятмасыннар өчен, монда рухларына дога кылдым. Бәгырькәйләрнен урыннары җәннәттә булсын!...
Анын хәтта күзләре дә дымланды кебек. Әнә шул йомшаклыгын күрсәтергә теләмәгәндәй читкә карап көрсенгәч:
— Авыр туфраклары җинел булсын, бәгырькәйләрнен, — дип тә өстәде.
Аны тынлап торган Марат та «кайгыга сабышты»:
— Әйе шул, сонгы вакытта кайгы бер-бер артлы килеп кенә торды, абый,
— диде ул башын иеп...
Анын бу сүзләрен дә Хафиз, ничектер, сәерсенебрәк кабул итте.
Шулчак өйдән, май кояшы кебек балкып, аяк йөзенә кадәр озын күлмәк кигән, башына урап ак яулык бәйләгән унбиш-уналты яшьләрдәге бер кыз килеп чыкты. Конгырт чәчле, түгәрәк йөзле, елмайганда бит очларында уймак кадәр генә «мәхәббәт чокырлары» беленеп тора. Бу кыздан ниндидер самимилек бөркелә. Ул елмаеп чыгып басты да Марат янына килеп, аны кочаклап ук алды. Егет колак янында кызнын кайнар сулышын тойды. «Туган абыем, кайттынмы? Белсән иде ничек сагынганымны», — дип сөйләнә иде кыз. Маратка, ничектер, унайсыз булып китте. Юк-бардан гына җебеп төшә торган егет түгел дә... Тик менә бу үсмер кыз каршында әллә ничегрәк булды... Бөтенләй таныш түгел кыз «туган абыем» дип, кочагына сарылсын да... Анын өчен гади бер кыз гына бит ул. Юк, гади түгел икән лә. Әнә бит, йомшак куллары белән ничек яратып кочаклый. Тыгыз йомры күкрәкләре төртелеп, ниндидер рәхәт тәэсир калдыра, Маратнын үзенә әллә кайчан таныш булган азгын хис күнелен кытыклый башлады. Тик егетнен бу халәте озакка бармады. «Ярамый» дигән уй калкып чыкты.
— Гөлназ, буй җиткән кызларга шулай кочакка ташлану килешми, бераз тыйнаграк бул, кызым!
Бу өйалды ишегеннән янарак килеп чыккан хатын-кыз тавышы иде. Димәк, монысы Хафиз абыйнын хатыны Нурия апа инде.
— Әй, булса сон. Ул минем туганым бит, — дип чытлыкланды кыз.
— Туганын булса да, килешми, — дип каршы төште әнисе.
Маратнын кочагындагы бу сылу кыз Гөлназ исемле икән димәк. Таһир андый исемне телгә алган иде кебек шул. Барысын да каян истә калдырмак кирәк...
— Исәнме, Гөлназ?! Мин дә сине сагындым...
Марат кызны үзеннән читкәрәк тибәрде. Дөрес, бу хәрәкәтенен җайсызрак килеп чыкканын үзе дә анлады. Киеренкелекне йомшарту өчен, кулларын сузып торган Нурия апа белән кушучлап күрешкәндәй итте. Тегесе егетнен аркасыннан сөеп, үзалдына нидер сөйләнә-сөйләнә, балавыз сыга башлады. Хатын-кызнын күнеле тиз тулучан була шул.
Аннан сон алар дүртәүләшеп өйгә керергә кузгалдылар. Әле һаман ярсуыннан туктамаган Тарзан яныннан узганда, Нурия апа чылбырында ыргылып өргән этне тынычландырырга тырышты.
— Чү инде, Тарзан. Үзебезнен Таһир абыйны да танымыйсын. Гүпчим... Шулай булмыйлар инде. — Аннан сон Маратка борылып: — Таһир, хәтерлисенме әле, наным, бер җәйне бездә чакта син урамнан табып кайткан иден бит үзен. Кечкенә көчек чагында. Инде алты-җиде ел узган да киткән. Хәзер, әнә, хуҗасын танырга да теләми. Картая, ахры, мәхлүк...
Ә Маратнын үз уйлары иде. Юк, алты-җиде елда гына эт картаймый. Үтә сизгер эт булырга тиеш бу Тарзан. Кеше генә ул, йөзенә карый да таный. Эт өчен синен йөзен әллә ни әһәмиятле түгел. Ул кешене дә, башка җан ияләрен дә исеннән генә аера ала. Марат анын өчен бөтенләй ят кеше. Эткә анын исе таныш түгел. Әнә шуна өрә дә инде ул.
— Ничего, таныр. Бүген китәргә җыенмыйм ич. Әле дуслашып бетәрбез. Шулаймы, Тарзан, — диде Марат, бусагадан үтеп.
Хәл-әхвәлләр белешкәч, «туган-тумачалар» күнелле генә гәпләшеп өстәл артына ашарга утырды. Марат артык сөйләшмәде. Ул сорауларга җавап бирде, ләкин күбрәк
КҮЛӘГӘ
83
башкаларны тынлады. Хәер, нәрсә сөйләшсен?! Белгәненә караганда белмәгәне күбрәк. Әнә Хафиз абый дигәне, болай да вакыт-вакыт каш астыннан сөзеп кенә карый. Кирәксә-кирәкмәсә дә бик мәгънәле итеп тамак кыргалап куя. Сизенәдер. Сизенмичә... Тышкы кыяфәт охшашлыгы бер нәрсә, ә эчке дөнья бөтенләй икенче шул. Алар озак яшәп дөнья күргән кешеләр... Ялган никадәр генә матур булмасын, ясалма ул. Фальш... Өлкән кеше ясалмалылыкны эчкерсезлектән тиз аерадыр...
Ашагач, һәрберсе, «амин» әйтеп дога кылды. Ашап туйгач дөньяны җимерерлек итеп кикерүдән башканы белмәгән Марат аларга кушылмады. Табын артыннан кузгалырга җыенган «туганнар»ынын үзенә, ничектер, сәер караш ташлап алганын гына тойды. Башка вакытта, табыннан кузгалганда моны исәпкә алырга туры килер, дип уйлап куйды.
Яна «туганнар» белән танышу әнә шулай башланды. Марат кыяфәте белән Таһирга ничек кенә охшамасын, барыбер аермалы яклары беленә булса кирәк. Йорт хуҗаларынын үз-үзен тотышыннан, әйткән сүзләреннән тойды ул моны. Бигрәк тә Хафиз абый шикләнебрәк карый кебек. Егетнен кыяфәтендәге үзгәрешкә гаҗәпләнүе беренче күрешүдә үк йөзенә бәреп чыкты анын. Тик кешеләр шикләрен бик тирәнгә яшерә белә. Ә менә Тарзан яшереп тормады. Ятсынып һаман да «һау-һау»лап өрүен белде. Әгәр теле булса, кычкырып әйтеп тә бирер иде. Теле генә юк. Хәер, телсезлеге Марат өчен яхшы да әле.
Әлегә борчылырлык бернәрсә дә юк. Барысы да уйланганча яхшы бара. Бүгенгесе әйбәт, иртәгесе өчен ишәк кайгырган ди егет.
* * *
Күкташка кайтып, Хафиз абыйларда яши башлагач, Маратнын башыннан нәрсәләр генә узмады. Кайвакыт ул сонгы көннәрдә булган вакыйгаларны төш кебек кенә кабул итте. Егерме дүрт ел үзе теләгәнчә яшәгән кешегә әлеге яна шартларга ияләнү җинел булмас, әлбәттә. Тагын шунысы да бар, хәзерге мохит элеккегесеннән бик нык аерыла, хәтта, анын капма-каршысы, дияргә була.
Марат муллыкта үсмәсә дә иркенлектә үсте. Син тегеләй эшләмә, болай эшлә, дип артыннан эзәрлекләп торучы да булмады. Шуна күрә, үзе ни теләсә шуны эшләү, кая барырга теләсә шунда бару, гомумән, нәрсә кыланырга теләсә шуны кылану анын канына сенгән. Ә монда үзенә күрә җитди әхлакый калыпта яшисе, шулардан читкәрәк тайпылсан: ник болай эшләден дип, искәртеп торырдай кешеләре дә бар...
Мин-минлекне яратучы, үзе дигәнчә генә яшәргә өйрәнгән Марат әнә шул мохиткә килеп эләкте. Ул бу дөньяны төш кебек кенә кабул итте. Озакка бармас, кинәт кенә уянып китәр дә кабат элекке тормыш белән яши башлар кебек иде ана. Тик...
Тик уянып та китә алмый, шулай ук кабат элекке тормыш белән яшәргә хакы да юк. Элеккечә яши башласа, бар ялганы тотылачак, гөнаһлары берәм-берәм калкып чыгачак. Ә бу үзенә үзен кабер казу дигән сүз. Шулай булгач, бер генә нәрсә кала: мондагы тормышка яраклашу, гадәтләрен үзеннеке итү.
Ул күбрәк Гөлназ белән аралашырга тырышты. Кайчак икәүләшеп бакчага чыгып утыралар да, озаклап сөйләшәләр, «үткәннәрне искә төшерәләр». Дөресрәге Гөлназ искә төшерә, ә Марат аларны колагына киртләп, хәтеренә сендерә бара. Шундый сөйләшүләрнен берсендә Гөлназ:
— Туган абыем, син хәзер рәсемнәр ясамыйсынмы әллә? — дип сорап куйды.
Марат ана каршы: «Ник, элек ясый идеммени?» — дип әйтеп ычкындырганын сизми дә калды. Алдын-артын уйламыйча сөйләшә торган кешеләр турында, «агач тел» диләр кайчак. Сүзен уйламыйчарак әйтте шул. Элек ясый идеммени, имеш! Ул бит хәзер Марат түгел, Таһир. Ә Таһирнын элегрәк рәсемнәр ясаган булуы мөмкин. Шуна күрә ул ялгышын төзәтергә ашыкты:
— Ә, әйе... Юк... Әлегә ясамыйм, — дип мыгырдангандай итте. Аннан сон, сүзләре үтемлерәк булсынга: — Сәбәпләре бар, — дип тә өстәде.
ФӘРИТ ИМАМОВ
84
Нинди сәбәпләр?.. Нәрсә турында сүз булырга мөмкин — ул боларын үзе дә анык кына уйлап бетермәде.
— Син җәйләрен кунакка кайтканда, без су буйларына, урман-кырларга рәсемнәр ясарга йөри идек. Этюднигына иелеп, акварель буяулар белән рәсем ясаганда, мин, кәҗә бәрәне кебек сикергәләп, сина комачаулап йөри идем. Син мине кайчак шаярып кына ачуланып та ала иден... Исендәме?
— Әйе, исемдә, — дип, Марат анын сүзләрен җөпләгәндәй итте. Ә үзе, эченнән генә, димәк, Таһир рәссам да булган икән әле, дип уйлап куйды.
Бу күнелсез теманы тизрәк тәмамлыйсы килеп, сүзне икенчегә бормакчы иде, тик Гөлназ һаман үткән хатирәләрен искә төшерүен дәвам итте:
— Абыем, син мине дә рәсем ясарга өйрәтә башлаган иден бит. Сонгы киткәнендә, син кайтканчы күп итеп рәсемнәр ясап куярга кушкан иден. Сүзенне тынладым тынлавын. Тик барыбыр синен шикелле матур итеп ясый алмыйм. Ясаган рәсемнәремне күрәсен киләме? — диде ул.
Марат мона шатлануын белдергән кыяфәт белән:
— Килә. Нишләп инде аны элегрәк күрсәтмәден? — дигән булды.
Гөлназ, йөгереп кенә өйгә кереп китте. Ә Марат үз уйларына чумды. Анын гомерендә бер мәртәбә дә рәсем ясап караганы юк. Мәктәптә укыган елларда рәсем укытучысы, тартып-сузыптыр инде, дүртле куйгалый иде. Кая инде аннан рәссам! Тик ничек булса да хәлдән чыгарга кирәк.
Шул арада Гөлназ, җитез күбәләктәй бөтерелеп, кулына шактый калын папка тотып, килеп тә чыкты. Папканы беседка өстәленә куйгач, ашыкмыйча гына ачып, альбом битләрен ала башлады. Төсле акварель белән ясалган рәсемнәрнен берничәсен карауга ук Марат аларнын матурлыгына шаккатты. Анын күзлегеннән караганда, алар искиткеч оста ясалганнар. Ул үзе ничек кенә тырышса да мондый рәсемнәрне ясый алмас иде.
— Йә, әйдә, ялгышларымны эзли башла инде, — диде кыз, оялган сыман, читкә карап.
Марат башта берни дә әйтмәде. Дөресрәге, бу кызга ни әйтергә икән дип уйланды. Фикеренне туплап, уйлап сөйләшмәсән...
— Ялгыш, дип... Монда ялгышлар да шактый кимегән инде... Молодец, әкренләп остарасын бит... Рәсемнәреңне күргәч, үзем дә тан калдым, — дип сөйләнде...
Ләкин кыз бу сүзләрдән генә канәгать түгел иде шул. Ул иренәрен турсайткан булды.
— Әй лә, син минем күнелне күрер өчен, юри-мыри гына мактаган буласын. Элек, ни өчен төсләр тонык, нигә янәшәдәге әйберләр белән офык яны бер үк тонда, перспективаңны оныткансың, дип, гел бетереп ташлар иден...
Ул сүзен тәмамлый алмады, Марат бүлдерде.
— Сон, сенелкәш, кешенен эшеннән гел гаеп кенә эзләп булмый бит инде. Ялгышларын бар анысы... Тик...
Марат бер рәсемне кулына алды да игътибар белән карарга тотынды. Әнә, алгы планда агачлар сурәтләнгән, бераз арырак инеш, анын аша салынган күпер, еракта иген кырлары саргаеп күренеп тора, аннан да арырак
— зәнгәрсу урман, офык... Бар да урынында, тәртиптә кебек... Ниндидер ялгышлары булса да, Маратнын аларны анлардай гыйлеме юк.
— Тик, унай якка үзгәрешләр дә шактый бит. Анысын да күрергә кирәк,
— дип, рәсем сәнгатендә булган бар гыйлемен туплап, сүзләрен тәмамлады ул.
Элегрәк телевизордан ил җитәкчеләренен шәһәрләр буйлап йөрүләрен, төрле завод-фабрикаларда «халык массалары» белән очрашып сөйләшүләрен күрсәткәндә Марат аларнын производствода һәр тармак белән нык хәбәрдар булуларына шакката иде. Тегеләрнен, үзләрен белдеклегә санап, берничә гомуми сүз белән «кешеләр колагына токмач элеп» йөрүләре турында уйлап та караганы булмады ул чакта. Гомуми сүзләрне дөрес кулланганда, әнә бит, кешене алдавы җинел икән. Анын өчен әллә ни тирән белем дә кирәк түгел ләбаса.
КҮЛӘГӘ
85
Маратнын сонгы сүзләреннән Гөлназ бераз тынычланса да ул барыбер канәгать түгел иде әле.
— Син, Таһир абый, бу кайтканында бик нык үзгәргәнсен. Кайчак, син
— гел син түгелсендер кебек мина...
Нәрсәне-нәрсәне, Марат мондый сүзләрне көтмәгән иде. Менә хәзер, инде ничәнче мәртәбә: тагын ялгыштыммы, Таһирдан шулай нык аерыламмы дигән уйлар йөгереп узды анын башыннан. Әгәр алга таба да шулай дәвам итсә, бу йортта озак яши алмас. Тик менә хәзер үз-үзен тизрәк кулга алырга кирәк иде.
— Гөлназ, минем дә бит сонгы вакытларда башымнан ниләр генә узмады... Әти-әнине югалту.
— Әти дә, Таһир бик нык үзгәргән, ди. Әти-әнисен югалтуны авыр кичергән, күрәсен, ди...
— Әйе, Хафиз абыйнын мина ничектер ятсынып караганын тоям...
— Хәтерлисенме, син бит элек әтигә, Тәти абый, дип эндәшә иден... Хәзер абый гына дисен...
Марат беренче күрешкәндә, абый, дигәч, Хафизнын сәерсенебрәк калганын тойган иде шул. Менә ни өчен гаҗәпләнгән икән. Таһир ана Тәти абый дип эндәшкән икән. Бер уйлап карасан, әллә ни әһәмиятле нәрсә дә түгел кебек. Тик шикләнгән кешегә шик өстәү өчен шул җитә кала.
— Әти-әнине югалту җинел булмады... Анысы бер нәрсә... Кайгы өстенә кайгы, дигәндәй, мин тагын бер фаҗига кичердем әле...
— Нәрсә булды?
— Үзем дә юл һәлакәтенә эләктем. Озак кына больницада ятарга туры килде мина, сенелкәш...
Моны ишеткәч, Гөлназнын күзләре мангаена менде.
— Таһир абый, нәрсә, син авариягә эләктенме? Нишләп без белмибез? Ник яшерден?..
— Борчыйсым килмәде. Хәбәр итеп тормадым... Хәзер барысы да үтте инде... Тәртип... Әнә шул чакта мина амнезия булды...
— Абый, ә амнезия нәрсә сон ул?
Амнезия, медицинада өлешчә яки тулысынча хәтерне югалту, дигән мәгънәне анлата. Чечняда хезмәт иткәндә бер хезмәттәше снаряд шартлаудан контузия алып, амнезия булган иде. Анын үткән тормышын бик авырлык белән генә хәтерләве Маратнын исендә әле. Менә хәзер шул ярап куйды. Дөрес, «амнезия театры» уйнау турындагы уй әле Күкташка автобуста кайтканда ук башына килде анын. Бу очракта аннан башка хәлдән чыгып булмас иде.
— Алган травмалар нәтиҗәсендә хәтерне югалту дигән сүз ул, сенлем.
Менә минем белән дә шундыйрак хәл булды. Өлешчә хәтерне югалттым. Кайбер вакыйгаларны бөтенләй хәтерләмим, ә кайберләре өлешчә генә истә. Менә син, хәзер рәсем ясамыйсынмы дип сорадын. Дөресен генә әйткәндә, Гөлназ, мин рәсем ясау сәләтен дә югалтканмын. Киләчәктә бәлки, әкренләп, кабат өйрәнермен
Марат, сүзләрен раслау өчен, чалбарына кыстырылган күлмәк итәген тартып чыгарды да, кызга ярадан калган җөйне күрсәтте. Чечня сугышында снаряд кыйпылчыгы телеп алган ярадан калган бу җөйне күргәч, Гөлназ бөтенләй әсәрләнде, «аһ» итте.
— Ай, үләм! Бик авырткандыр инде, абый, — диде ул, яраны учы белән сыйпап. Анын хәтта күзләренә яшь тә килде сыман.
Марат зарлануны кирәк санамады. Бу чынлыкка якын булмас иде. Шуна күрә, тыныч кына:
— Авыр инде анысы... Тик түзәрлек... Ә менә якыннарынны югалту?! Гөлназ, кайчак йөрәк авыртуы тән авыртуга караганда авыррак була, анысына түзүләр читен, — диде ул, артистларча Таһир роленә керергә тырышып. Нәм, Гөлназнын кыяфәтенә караганда, бу искиткеч унышлы чыкты. Бераздан Марат берни булмагандай:
— Ә «тәти» дигән сүз нәрсәне анлата сон ул? — дип сорады.
— Матур, яхшы дигәнне анлата... Кечкенә балалар сөйләшкәндә, гадәттә, тәти диләр. Синен минем әтине «тәти абый» диюен, яхшы абый дигәнне анлата инде. Бәләкәй чакта шулай эндәшергә өйрәткәннәр дә, соныннан ияләнгәнсен инде...
— Тәти... Тәти абый... — дип кабатлады Марат, урыныннан кузгалып.
Бүгенге «дәрес» шунын белән тәмам иде. Гомумән, башына берьюлы күп мәгълүмат керү сонгы вакытларда Маратны тиз ялыктыра башлады...
Ахыры киләсе санда