Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР


Төшләр
...Рауза карчык кат-кат Аллаһыдан минем гөнаһларымны кичерүен үтенде. Авылыбызның зиратында булган барча әрвахларның рухы шәрифләренә дога кылды, бабамнарны, әбиләремне, ир һәм кыз туганнарымны исемләп атап, барчасына-барчасына теге дөньяда оҗмахта урын сорады. Аннары аңа күчте:
— Йа Раббым! Рамил улы Раил Фаиз улы Рүзәлне җөдәтеп җөрмәсен, төшләренә кермәсен! Тынычлыкта калдырсын аны, әлхәмдүлилләһи, әлхәмдүлилләһи...
Менә, Ройка, нинди көн килеп җитте бит, ә: безне Аллаһ белән исем- отчестволап таныштыралар...
1
Үлеменнән соң берничә көн үткәч, Ройка тәүге кат төшемә керде минем. Төше дә әллә нәрсә түгел иде, үзем дә хорафатларга артык ышанмыйм — төнлә күргәннәр миңа берничек тә тәэсир итмәде.
Шулай да...
Имеш, мәктәп еллары...
Без — Ройка, Рафил, мин — ни сәбәпледер Кәркәвеч клубына төшкәнбез. Нәкъ менә Кәркәвеч клубы! Минем анда гомердә булганым юк югыйсә... Нишләптер, һәммәбез дә авылча киемнәрдән: Ройка бейсболка, совет заманындагы мәктәп формасын кигән. Шулай йөри иде ул... Мәйдан шаулый, гөр килә! Рафил белән мин дә и сикерешәбез, и бии Рафил! Хәер, нәрсә ул Рафил — гомер бии белмәгән мин дә шатыр-шотыр ^җилдерәм генә. Аяклар очып кына йөри диярсең. Тик... Ройка моңсу иде. Йә тавыш- тынсыз басып тора, йә дивар буйлап тезелгән урындыкларның берсенә барып утыра. Ә тирә-юньдә музыка хакимлек итә... Бииләр! Мин түзмәдем, ахыр, якасыннан тоттым да, җилтерәттем тегене:
— Ач күзеңне! Нәрсә моңсуланасың, шәп бит! Киттек, биибез, — дим.
Рүзәл МӨХӘММӘТША (1989) - шагыйрь, прозаик; «Каралама» китабы авторы. Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты. Казанда яши.
— Юк, — дип ымлады ул, башын иеп, һәм дәшми генә чыгып та китте... Бөтен көчкә акырган музыка аша да ишекнен шап итеп ябылганын аермачык ишеттем мин. Музыка көчәйде (менә сина вәйт, ниндидер трагедия диярсен: музыка көчәя. Ут сүнә. Пәрдә.) Ройканын китүен башлары түшәмгә тигәнче котыра-котыра биегән яшьләр
Р үз әл
Мөхәммәтша
92
сизмәде дә...
Рафил белән без дә биеп калдык.
Ройка китте, ә без биеп калдык.
Без һаман биибез әле...
2
Ул вакытта мин Казанда идем.
Милли музейда лекцияләр тынлыйбыз.
Кызу. Чәч арасында берәр-берәр тир бөртеге шытып, әледән-әле мангайдан, ияктән ага тора иде...
Кесәдә тавыш чыгарган телефоным мине сискәндереп куйды... Кайсы хәерсезе икән? Телефонны кулга алам. Укыйм: «Раил үлгән». Мин, дөрес анламадым, ахры, дип күзләремне тагын берничә мәртәбә электрон хәрефләр буенча йөгерттем. Нәрсә бу?
Калтырый-калтырый, смс җибәргән номерны — сенелемне — кире җыям:
— Ни булды?
— Абый, Раил үлгән.
Мин тораташтай каттым. Сүгенеп җибәрдем.
— Ничек? Кайда?
— Казансуда баткан...
Сенелем шул сүзләрне әйтеп бетерергә өлгерде генә, элемтә өзелде. Акчасы беткән булса кирәк... Озын-озак гудоклар гына ишетелеп калды.
Бетте. Минем өчен лекция, алай гына да түгел — бу көн тәмам иде. Дәфтәр-ручканы тиз генә пакетка салып, тышка чыктым. Биредә тагын да тынчу иде. Мин Кремль урамы буйлап университетка таба атладым, ләкин озак бара алмадым — аяклар чуала башлады, баш чатный — туктап, аркам белән йорт диварына терәлдем, дивар буенча шуышып төшеп, чирәмгә утырдым. Янәшәмнән генә мина, һәм гомумән, бөтен дөньяга битараф булган адәмнәр ашыга иде. Кайберләре мина шикләнеп, кайберләре миннән көлеп уза бирде. Аларга ни ул таныш түгел бер үсмернен башын иеп утыруы? Мин күземне күккә төбәдем, зәнгәр-зәнгәр болытлар да каядыр ашыгалар иде... Тамак кипте, кармакка эләгеп яр кырыена ыргытылган балык төсле, авызымны ачтым, һаваны йоттым, гүя бу һава сусавымны басарга мөмкин иде...
Ройка үлгән. Ройка үлгән... Ройка — үлгән!.
Сенелем тарафыннан әйтелгән бу сүзләр минем башымны ярды, контузияләнгән хәрби кебек, колагымда бары тик шушы хәбәр генә янгырады:
— Ройка — үлгән!
Ничек инде алай, ничек инде... Ничек инде?!! Әле генә, Сабан туенда гына бергә йөргән идек бит...
3
Ройка безнен өйдә утыра икән...
Мин анын үле икәнен хәтерлим, имеш, ләкин ул ничектер кире кайткан. Ин кызыгы: ул бернинди хисләр, тәм-ис тоярга сәләтсез. Безнен кече якта утырабыз. Табын тулы сый-нигъмәт, чәй эчәбез... Ә Ройка бернинди тәм тоймый, һәм мина бу шулкадәр искиткеч кызык кебек тоела!
— Ипи тәмен дә тоймыйсынмы? — дип сорыйм монардан.
— Юк, — ди ул мина, монсу гына елмаеп.
— Исен дә сизмисенме? Нинди тәмле бит!..
Исним.
— Юк, — ди ул.
Без урамга чыгып киттек. Чиләкләп-чиләкләп янгыр ява иде... Исәрләнгән сыман,
ХИКӘЯЛӘР
93
кулларымны як-якка җәеп, янгырны кочмакчы булам. Эре-эре янгыр тамчылары чәчемне, йөземне чылата, инбашларымнан аяк очларыма агып төшә. Шулкадәр рәхәт, рәхәт нигәдер!
— Янгырны да сизмисенме? — дим.
Ройка дәшми. Үзе шулкадәр монсу инде!
Уянып киттем. Караватка утырдым да, уйга калдым. Нәрсә булды бу? Төшем әле күптән түгел генә караган кинофильмны хәтерләтә. Николас Кейдж башкаруында персонаж (төшемдә Ройка башкарды бу рольне) — кешенен гомерен алырга килүче фәрештә. Кем артыннан килә, фәкать шунын гына күзенә күренә ала ул. Шулай ук ис тә сизми, тәм дә тоймый — барча хис-тойгылардан мәхрүм, әмма мәнге яшәүче зат...
Ройка шушы фәрештә сыйфатында яныма килгән булып чыга түгелме сон?
Бу төшне озак вакыт беркемгә дә сөйләмәдем: якыннарым өчен курыктым. Үзем, сабыр гына, нәтиҗәләр чыгарырга тотындым. Иртә әле! Ай-Һай иртә! Берни эшләргә өлгермәгәнмен бит, дип уйлап куйдым. Китәсе килми икән әле... Хәер, беркайчан да китәсе килмидер инде ул. Гадәттәгедән озаграк вакытка туган авылына кайткач та, әти-әниеннән, чишмә-тугайларыннан, тау-елгаларыннан аерыла алмыйча интегәсен: китәсе килми! Ә монда ике дистә ел (ни дисән дә, каникулларга кайтудан күбрәк бит!) яшәп, кинәт кенә — ишек шакыйлар да, автобус көтә, тизрәк җыенырга кирәк, диләр...
Озаграк торган саен китәсе килмәү көче ныграк, чөнки озаккарак сузылган Һәр мизгел, Һәр көн, Һәр ел китәргә кирәк булган вакытны якынайта.
Яшәргә ияләнеп беткәндә генә — китәргә кирәк!
4
Сабан туенда бик монсу йөрде ул...
Юк, үләчәген алдан сизенгәндәй монсу йөрде дип әйтәсем килми — алай булмагандыр. Кем үзенен үләчәген алдан белсен инде?
Сабан туе мәйданы — клуб каршында гына. Мәйданда көрәшкәне
— көрәшә, көч сыный, көрәшмәгәне — таллар астында аракы эчә... Хәер, алай карасан, тегесе дә, бусы да көч сыный инде...
Мин, ни эшләргә белмичә, аптырап йөрим. Таныш-белешләр күп, ә кирәк кеше — юк дәрәҗәсендә. Булганы да йә парлашып — егет белән кыз
— узып китәләр, йә балалары белән тундырма кибетенә чират торалар. Кыскасы, Башлачевнын бер җырындагы кебек «сплошной духовный неуют»...
Уемны укыгандай, әллә каян тузан туздырып, шәмәхә-зәнгәр ВАЗ 2106 яныма килеп туктады: Федя белән Рустик төшкән. Федя горур гына машина ишеген япты да мине кочты:
— Нихәл, брат?
— Ярый...
— Әйдә, бик скушныга охшаган мында, киттек, Өшенгә төшәбез...
Рустик күбрәк русча сөйләшә, шуна күрә безнен әнгәмәне әллә ни игътибар белән тыңламады — барыбер аңламам, дип уйлагандыр. Гәрчә машина аныкы һәм шофер — ул булса да.
— Әйдә, — дидем мин. — Кемнәр төшә соң?
— Син, мин, Рөстәм төшә...
Рөстәм — шул ук Рустик инде.
Ул арада әллә каян гына Салават килеп чыкты, аның да Шөнгә барасы килә икән. Бераздан минем әле генә Ройканы күреп алганым искә төште. Дөрес, ул сөйгәне белән иде шул. Әһә... Әнә ул!
— Киттек... — диде Ройка битараф кына.
— Талаштыгызмы әллә?
— Юк, нормально.
Шулай да, талашканнар иде бугай... Юкса болай тиз генә ризалашыр идеме ул?
РҮЗӘЛ МӨХӘММӘТША
94
Киттек... Юл озын түгел. Шөн дигәнебез — күрше авыл гына. Дөрес, авылгача асфальтның әсәре дә юк. Тузан иснәп төшәсе... Мондый компания, яхшы кәеф һәм кесәдә акча булганда, анысына гына күнегәсең ул.
Ройка пистолет чыгарды.
— Син нәрсә?! — дим мин каушап.
— Хәзер моннан башка йөрмим. Казанда тотып типкәләгәннәр иде...
Пистолеты — пневматика гына югыйсә.
— Кемнәр? — димен.
— А хрен их знает! Таладылар...
Мин Ройкага карап алдым: битендә бер-ике төзәлеп бетмәгән ярасы да бар иде шул...
— Пычак беләнме әллә? — димен, шул яраларга күрсәтеп.
— Кастет, — диде ул.
Бераздан рульгә Федя утырды. Арабыздан «права»сыз ул гына иде бугай, шуңар күрә моның ише форсатны ычкындырасы килмәде аның, билгеле: сугыш вакытыннан бирле бернинди үзгәреш кичермәгән юлларда данлыклы һәм гадел гаишниклар очрамаячагы көн кебек ачык иде. Ә көн ачык иде, чыннан да...
Бераздан без Шөнгә төшеп җиттек. Машинаны куеп, мәйданга юл алдык. Ярты Толлы биредә икән! Әйтәм җирле үзебездә «скушны» иде шул. Йә берсе исәнләшеп узып китә, йә икенчесе белән үзебез исәнләшәбез. Сыра алдык, сыра янына — кипкән бәрәңге. Рустик сок белән чикләнде. Эчәбез... Әйе, искиткеч гүзәл табигать! Бер-ике стаканнан соң минем башыма әллә нинди миңгерәү уйлар килә башлады: ә нәрсәгә төштек соң әле без монда?
— Ничек энде, мында күңеллерәк ич, — диде Федя, минем чыннан да миңгерәү соравыма исе китеп. — Батырга бүләкләр дә әйбәтрәк. Кызлар да чибәррәк.
Мин дәшмәдем. Әлбәттә ки, арабыздан һичкемнең дә көрәшергә, яки әтәч артыннан куарга яки, һичьюгы, капчыкта чабышырга теләге юк иде. Нигә Федя бүләкләрне телгә алды — аңламадым. Кызлар да искитәрлек түгел. Күрше күркәсенә караганда үз тавыгымны якынрак күрүчеләрдән... Тавык дигәннән, ул арада югалып торган Салават та пәйда булды. Үзе белән шашлык һәм ике егет алып килгән. Молодец, шашлыксыз нинди Сабан туе инде! Егетләрнең юанрагы кул суза:
— Ришат.
— Рүзәл.
— Ришат.
— Раил...
— Ришат.
— Фидәрис. — Федя һәрвакыт үзенен чын исемен әйтеп таныша иде.
— Ришат.
— Рустам.
— Фирдүс.
— Рүзәл.
Һәм шундый ук тәртиптә Фирдүс белән күрешеп чыктык. Кәркәвеч егетләренен Толлыга төшәргә исәпләре бар икән. Тик... машинабызда урын юк шул. Салават фотоаппаратын чыгарып, шалт-шолт күзләрне чагылдырып алды. Ул да Федя белән бер фикердә иде булса кирәк: «мында» чыннан да шәп...
Егетләрнен тәкъдиме игътибар җәлеп итмәслек түгел: сыраны үзебез белән алып, кире туган авылыбызга юл тоттык.
Авылга төшеп җитү белән, Ройканы кызы култыклап алды.
— Ройка, — дидем мин. — Бушагач кил. Үзем Резедага — анын сөйгәненә борылдым, янәсе, җибәрерсен бит?
Ройка елмайды:
— Юк, җитәр.
Бүтән мин аны күрмәдем... Исән-имин килеш сонгы тапкыр очрашуыбыз иде бу.
ХИКӘЯЛӘР
95
Хәзер мин бергә төшкән фотоларга — Ройканын сонгы фотоларына!
— карыйм. Әйе, Сабан туенда Ройка монсу иде...
5
Бераздан мин ниндидер сюрреалистик, мозаикадан гына торган төшләр күрә башладым.
Мина йә этләр ташлана, имеш, йә бүреләр куа...
Йә баш өстемнән өер-өер үләксә козгыннары кычкырып очып китә...
Йә ярканатлар өстемә ябырыла...
Мин аларда Ройканы сизә идем — ачулы иде кебек ул мина. Моны анлату кыен, әмма ул бу төшләрдә бар иде... Белмим, бүре өрүеме, каш астыннан карап тын алуымы, кошларнын кычкыру тавышымы, тирә-юньме
— Ройканыкы, дөресрәге — Ройка үзе иде.
Мин төн уртасында куркып, тунып уяна башладым.
Эссе җәйдә — тунып! Юрганым манма тиргә батып, сыгып алырлык була иде. Күзәнәкләр, әйтерсен, һәрберсе — аерым организм һәм һәркайсынын эчендә үз йөрәкләре тибеп, канны мигә куалар, мин исә бу кадәр басымга түзә алмыйча, күз алларым карангыланып, егыла идем, калтырана идем...
Мин йоклап китүдән курка башладым...
Мин төннән курка башладым...
Ялгызлыктан курка башладым...
Энекәшен үтереп, үз шәүләсеннән куркып йөргән Кабилгә әйләндем мин. Һәрбер гайре табигый тавыш, яфрак селкенүе, адымнар (бигрәк тә төнлә!) куркыта иде мине... Әмма, Кабилдән аермалы буларак, гаебемнен нидә икәнлеген анлый алмадым...
6
Ройка Себердән кайткан иде. Абыйсы һәм энекәше белән бергә әтиләре безнен авылга — игез сынарына тәрбиягә алып кайтты аларны.
Күптән иде инде бу...
Беренче сыйныфка бергә кердек. Озак еллар бер партада утырдык. Аннары, тугыздан сон, китте ул. Ташчы булырга укырга кергән иде — кан басымы уйный икән — төзү эшенә яраксыз булып чыкты, мәктәпкә кире кайтты. Янадан янәшә утыра башладык...
Ройканы моргтан алып кайтканнар иде инде.
Алар капкасы турында халык мыж килә. Кырыйдан караганда — берәрсенен туе гөрли диярсен! Әмма чыр-чу көлү урынына һәммәсе буыла - буыла, үкси-үкси елый иде.
Туганнарын, якын кешеләрен юатырга ашыгучылар да шактый:
— Сащуствую...
— Нык булыгыз инде, берүк... Бик кызганыч.
Мина, нишләптер, бу сүзләр бер дә юату булып ишетелмәде. Алар, киресенчә, язгы боз сөнгеләре эреп төшеп яшь, йомшак туфракны тишкәләгән сыман, минем дә йомшак, ә бу вакытта үтә дә йомшак һәм үтә дә тиз җәрәхәтләнергә мөмкин йөрәгемә тамып-тамып, аны, мескенемне, тишкәлиләр иде.
Бу кешеләргә ачу белән карадым. Битлек кигән убырлар ясалма сагышлана төсле иде...
Мин, башымны игән килеш, өйгә уздым.
Ройка, беркемгә дә үпкә сакламаган һәм бернигә дә ачуы калмаган кебек, зал уртасында ап-ак кәфенлеккә төренеп, тын гына ята иде. Битендәге кастет эзләре шәмәхәләнеп чыккан. Йоклый... Көзгеләрне каплаганнар. Гүя, Ройка үзен көзгедән күреп курыкмасын өчен, махсус шулай иткәннәр иде. Әлбәттә: үзенне кәфенлеккә
РҮЗӘЛ МӨХӘММӘТША
96
төрелгән килеш күрү бер дә күнелле хәл түгел.
Мин кулларымны күтәрдем, баш ягыннан аякка таба өч тапкыр йөртеп, кабатладым:
— Бисмилләһир-рахмәнир-рахим... Бисмилләһир-рахмәнир-рахим... Бисмилләһир-рахмәнир-рахим...
Анын белән хушлашырга теләүчеләр күп иде. Тышка чыктым. Сыйныфташлар җыелган икән: Ләйсән, Рафил, Дамира... Фәләнчә еллар буе күрмәгән Зөлфия дә күренде. Безне Ройка очраштырды булып чыга, урыны җәннәттә булсын... Югыйсә кызыйнын төс-битен оныткан идем инде.
Көн кызу.
Без, күз алдыннан югалып, машина артына — күләгәгә юнәлдек.
— Нәрсә булган сон анда?
— Чумган да, чыкмаган диләр...
— Берүзе булганмыни?
— Көтү белән булганнар!.. Шунын алдыннан ярты сәгатьтән артык кызы белән сөйләшкән...
— Бичара...
— Салган баштанмы?
— Канында алкоголь тапмаганнар бугай...
— Киемнәре белән баткан бит ул! Менә ин анлаешсызы... Водолазларны да берәр сәгать үткәч кенә чакыртканнар.
— Ничек инде?
— Шулай.
— Ройка йөзә белми иде! Аннары, салган баштан булса да, ул дурак што ли киемнәре белән кереп китәргә?.. Шәһәр буйлап шул кием белән кайтасы бар бит әле...
— Әрәм иткәннәр инде, алайса.
— Бли-и-и-н...
— Уеннан уймак диләрме әле?
— Кем белсен...
— Ярар, гайбәт сатмыйк инде. Ройкага барыбер хәзер...
— Алла сакласын!
Берникадәр вакыттан сон, без, әнгәмәне тәмамлап, ачык капкага бактык: Ройканы алып чыгалар иде...
Зиратка кергәч, аны чирәмгә куйдылар. Мулла тәһарәтле булганнарны үз янына чакырды. Ун-унбишләп кеше җыелгач, Коръән чыкты, арттагыларга борылып:
— Рамил малае Раил әйбәт кеше идеме? — дип сорады.
— Әйбәт кеше иде, — диеште арттагылар.
Мина кабатлау мәҗбүри булмаса да, мин дә эчемнән генә: «Әйбәт кеше иде», — дип кабатладым...
Әйбәт кеше иденме сон син, Ройка? Дөресен әйттемме мин синен турыда? Мөгаен, әйедер. Һәр адәм баласына хас вак-төяк гөнаһ-фәләнне кертмәгәндә — әйедер. Минем алдарга күнекмәгәнне беләсен. Болай, шаярып булса гына инде. Әмма бу очракта нинди шаяру?
Әйбәт кеше иде!
Ройканы кабергә төшерделәр... Минем сулышым ешайды: йөрәк дөп- дөп, хәзер менә чыгып китәрдәй тибеп канны кызуырак йөгертә башлады, хәл китте, баш әйләнде. Ройка кап-кара туфрак өстендә ап-ак кәфенлектән ята иде... Коточкыч авыр иде мина. Кинәт баш ике чигәдән кысып, үтереп- үтереп авырта башлады...
Ярабби!
Минем күз алдымда ләхетне томалап, Ройканы бушлыкта, карангылыкта һәм... куркыныч ялгызлыкта (карангыдагы коточкыч куркыныч ялгызлыкта!) үзен генә каплап калдырырга керештеләр... Башта аяклары капланды, аннары — гәүдәсе, башы... Мин, җилдә атынган тере карачкыдай, ул-буны анламый торганда, кабер
ХИКӘЯЛӘР
97
өстенә туфрак ишелә башлады. Бер уч — бер уч кына атып башлаган авылдашлар бераздан көрәккә тотынды... Тагын да бераздан Ройка юк иде инде.
Ничек микән ул, үле килеш анда, аста, беркемнен дә буе җитә алмаслык аста, юештә, салкында берүзен ятуы?!
Көннән-көн яна кояш туачак, көннән-көн ул һаман бернидән дә канәгать булмаган адәмнәрнен ачуын чыгарып, кыздырачак, һәр көн тан туып, кич җитәчәк, ә Син — юк! Барысы да бар, барысы да үз урынында: чәчәкләр, таулар, агачлар, елгалар, йортлар! Ә син — юк! Син генә юк! Һәркөнне кешеләр каядыр ашыгачак, кем кемнәр беләндер талашачак, балалар тәпи йөрергә өйрәнәчәк...
Һәр көз саен җиһан алтынсу төскә һәм пычракка батып, һәр кыш ап-ак, сөт кебек, аклыкнын үзе кебек ап-акка күмеләчәк. Һәр яз саен бөреләр шытып, язын ялангач калган каен кызлары, усаклар, читенсенеп кенә, киемгә төренәчәк, елгалар ташып агачак, ә син — юк...
Дөнья шулкадәр матур һәм бәхетле булыр өчен сина бик аз, бик аз нәрсә җитәр иде! Бары... булу, исән булу җитәр иде...
Әмма... син юк... Барысы бар, барысы үз урынында! Ә син юк. Һәм, бәлки ин куркынычы: син генә юк...
Сәдака өләшеп чыктылар. Аннары, мулла тагын бер кат дога кылды да без, зираттагылар, төркем-төркем өйгә таба кузгалдык. Кемдер сигарет кабызды. Җирәнгеч татлы ис борынны кытыклап, күзләрне яшьләндерде...
Ройка тартуын ташлыйсы килеп йөргән иде...
Өлгердеме икән?
7
Кыш азаклары...
Кин басу, имеш. Без баеп баручы кояшка таба атлыйбыз. Нәрсәдер сөйләшәбез дә бугай. Күпмедер узганнан сон, мин туктап калдым, бераз дәшми генә миннән ераклашып баручы Ройкага карап торганнан сон:
— Ройка, шулай да, нигә керәсен син минем төшләремә? — дидем.
Ул да туктады. Җилкәсе аша гына карап, җавап бирде:
— Чөнки син...
Һәм хет үтер инде — ишетмәдем нәрсәгә икәнен! Ул, башка бер сүз дә чыгармыйча, юлын дәвам итте. Мин калдым...
Калдым! Алып китмәде үзе белән...
Мин уяндым — йөрәк тагын дөп-дөп, дөп-дөп, дөп-дөп...
8
Бик-бик дуслар идек.
Күмәк хуҗалык эшләренә дә бергә йөрдек, бергә уйнадык. Мотоциклда йөрергә ярата иде ул. Кара күзлекләр, күн курткалар, пистолетлар — кыскасы, кәттә «кырку» егет булырга ярата иде...
Берсендә урам буйлап котырып, ап-ак карга батып, этешеп-төртешеп- егышып кайтканда әбисе — Энҗүдә апа — ачуланды безне:
— Сез туганнар бит, сугышмагыз алай, тату булыгыз! — диде ул.
Туганнар! Беренче тапкыр ишетүебез! Бу яналык тагын да якынайтты безне.
Бик матур рәсемнәр ясый иде. Бер рәсеме миндә әле дә саклана...
Сөйгәнен ярата иде ул... Бик нык — мотоцикллар-пистолетлар яраткан кебек, «кырку» булуны яраткан кебек — ярата иде аны.
«Өйләнешер идек — яшь бит әле ул, әти-әнисе рөхсәт итмәс», — дип көрсенгәнен хәтерлим.
— Минем шаһитем — син булачаксын! - диде беркөнне.
Мин бик шат идем, канәгать елмайдым:
РҮЗӘЛ МӨХӘММӘТША
98
— Әлбәттә.
Язмаган, нишләтәсен...
Шөндәге Сабан туенда мәрхүм дусларыбызны искә алып, мин: «Яшисе дә яшисе иде бит әле аларга!» — дип сөйләнеп утырганда, Ройка тирән сулыш алып:
— И Алла... — дип кушыла бирде һәрдаим.
И Алла!
Яшисе дә яшисе иде бит әле Ройкага да!
Рәхәтләнеп яшисе дә яшисе иде!
Рауза карчык Аллаһка әйтергә теләгәнен әйтеп бетерде кебек. Битен сыпырды ул, аннары, торып, иннәремнән какты.
Әни җибәргәнгә генә килүем: бар, Раил дога сорыйдыр, юкка кермәс, дип күндерде... Анын фикеренчә, Ройка миннән нибары ничәдер сум сәдака гына сорый иде. Артыгы түгел.
Мин, рәхмәт әйтеп, тышка чыктым. Көн һәрвакыттагыча аяз иде: һәрбер йолдыз аермачык күренеп тора. Буен җитсә, Рауза карчыкнын таягы белән бер-икесен бәреп төшерергә дә мөмкин иде кебек. Мин түбән очка таба атладым. Менә бер йортны узып барам, менә икенчесен. Менә Ройка яшәгән йорт турына җиттем: Ройканын бүлмәсендә ут яна...
Ул көнне шулкадәр изелеп, шулкадәр рәхәтләнеп йокладым мин.
Бернинди төш кермәде.

 

Карт белән малай
Нурмый карт авылга таба күз ташлады — әнә ул, авыл: еракта, тау астында рәхәтләнеп җәелеп яткан. Әнә анын ике күле — зәп-зәнгәр күлләр, ике күзе кебек... Шундый ук зәп-зәнгәр күккә бакканнар.
Әнә анын урманы — куе урманы, карангы урманы.
Әнә анын басу-кырлары — мәгъриптән мәшрикъка, офыктан — офыкка сузылганнар.
Әнә — зират.
Әнә кечкенә генә бер казык кебек мәчет манарасы күренә.
Әнә анын инеше — йөгерә-йөгерә анасы куенына — Нократка ашыга.
Әнә, икенче якта — Нократ үзе. Эченнән генә ниндидер сагышлы да, монсу да булган көйне көйләп, халкынын бөтен бар булган монын гасырдан- гасырга илткән, буыннан-буынга тапшырган елга.
Наман да шул җырын җырлый ул.
Халык ул җырны ишетә...
Нурмый карт та ул җырны ишетә...
Мененче, ун мененче елын бу ярларны юып, кәефе яхшы чакта — тыныч кына, кәефе начар вакытта. — дулый-дулый аларны ишеп, әмма үз язмышына барыбер тугры калып — әлеге мон чылбырын өзмичә, заманнан-заманга, дәвердән-дәвергә илтеп — ага да ага ул... Сугышлар артыннан сугышлар кабына, империя артыннан империяләр җимерелеп, яналары төзелә тора; кавемнәр, халыклар бернинди эзен калдырмыйча юкка чыга, кырыла, эри, ә ул — ага да ага һаман...
Үз ярында урнашкан кечкенә генә авылны һәр дулкыны белән сәламләп, таннан-кичкә кадәр юлдаш булып ана, татлы йокыга озатып аны, ага...
— Нурмый бабай, исәнме!..
Гади генә, әмма чиста-пөхтә киенгән кечкенә малай карт янына йөгерә иде. Икенче сыйныфта укый ул. Берүзе.
— Ә-ә-ә, исәнме улым! Кая кил әле монда, утыр әле...
— Ю-у-к, утырмыйм, чирәм салкын инде хәзер, әни шулай дие. Утырсам, ачуланачак ул мине.
Карт елмаеп куйды:
ХИКӘЯЛӘР
99
— Әниен юк бит әле монда, кил, утыр...
— Юк, ярамый... Алайса, Алла бабай күреп, әнигә әйтә дә, әни мине барыбер ачулана.
— Кил, алдыма утыр, алайса...
— Ә әни ачуланмасмы сон?
— Ачуланмас. Нәрсә, ничә икеле алдын бүген?
— Берне дә түгел.
— А-а-а, малай, син вабше әшәкеләнеп беткәнен бит. Икеле дә алмагач аны. Менә мин синен җәштә-ә-ә...
— Алдама, әни әйтә, Нурмый абыен бик акыллы ул, дие. Җиде класс бетергән, дие... Ул вакытта бик әзләр укыган, дие.
Нурмый карт кабат елмайды:
— Балам, әниен алдалыйдыр. Ничек мин, туксан яшьлек карт, сине, җиткән җегетне, оялмыйча алдалап торыйм дие инде?!.
— Әниләр беркайчан да алдаламый алар!
Нурмый картнын әлеге җаваптан бик канәгать калуы йөзенә чыккан иде:
— Дөрес, улым, маладис. Мә, тот бу алманы шунын өчен...
— Рәхмәт, бабай.
Бераздан куакларны сыйпаган җил тавышына малайнын шартлатып алма кимергән тавышы кушылды.
— Атан ничек сон, ияләнәм диме?
— Ияләнәдер инде. Безгә бик авыр: әнигә авыр, әбигә авыр, мина авыр... Абый да сирәк кайта, апа да. Бик сагынам.
— Нишләтәсен, китәләр бит. Эш җук, диләр. Эше булса, акчасы җук, диләр...
— Рамилнен әтисе дә китте. Минеке Казанга гына әле, аныкы Себергә үк бит! Минем әти кайткалый әле, аныкы — яздан бирле күренми инде. Рифат абыйныкы да, Йолдызныкы да. Кичә шалтыратты әле: сина бик күп күчтәнәчләр, китаплар алдым, дие. Әйбәт укысан, алып кайтырмын, дие. Менә сине тынлап икелеләр алсам, ул мина китап алмас иде!
Карт, малайнын башын сыйпады:
— Син маладис улым, синен белән була...
— Әти дә шулай, дие. Тагын алман юкмы, бабай?
— Өйгә кайткач бирермен. Икене бирермен.
— Өчне бирәсенме сон? Берсен — Рамилгә.
— Дүртне бирермен, алай булгач. Киттек, кузгалыйкмы?
— Әйдә.
Алар тау итәге буенча, елга ярыннан, авылга таба юл алды. Һәр адымнары аларны елгадан ерагайтып, авылга якынлаштыра иде.
— Бабай, матур безнен елга, име?
— Матур, улым...
— Авылыбыз да матур, име?
— Авылыбыз да матур...
— Ә нигә, алайса, «бетә» диләр аны? Ничек авыл бетә ала инде?
— Кем әйтә?
— Бөтен кеше әйтә.
— Курыкма, улым, синен белән без икәү бар бит әле. Без булганда бетмәс.
— Әни, Алла бирса, диергә куша.
— Дөрес әйтә, улым, Алла боерса.
— Бабай, ә безнен авылны хан заманыннан билгеле, диләр. Бу күптәнме?
— Бик күптән.
Малай очкын тулы күзләрен картка төбәде:
— Динозаврлар яшәгән вакыттанмы әллә?
Карт кеткелдәп көлеп җибәрде:
РҮЗӘЛ МӨХӘММӘТША
100
— Җук, алай ук түгел инде, бераз сонрак.
— Безнен авылны тол кеше нигезләгән, диләр, шул дөресме сон?
— Дөрестер, улым, риваяте шундый.
— Ана кадәр авылда чирмешләр генә яшәгән, диләр...
— Анысы да бардыр.
— Сөйлә әле мина шунын турында.
— Нәрсә турында?
— Менә шулар турында. Авыл турында.
Карт малайга борылды:
— Үзен дә беләсен бит әнә.
— Юк, мин тулысы белән белмим, тулысы белән сөйлә!
— Нәрсә сөйлим сон? Китап авылнын салынуын бик борынгыдан күрсәтә...
— Динозаврлардан сон...
Картнын иреннәре елмайгандагы кебек хәрәкәт итеп алды:
— Әйе. Казан ханлыгы чорында... Кайчандыр монда, чыннан да, әз генә йортлы чирмеш авылы булган, дип сөйлиләр. Моны үткәндәге чыганаклар да раслый...
— Ә «чыганаклар» — нәрсә ул?
— Китаплар, язулар дигән кебегрәк инде...
Ә-ә-ә...
— Авылнын ул вакыттагы исеме безнен көннәргәчә килеп җитмәгән. Чирмешләрдән сон бу урынга җиде ир балалы тол хатын килеп утырган, дие. Шуннан Толлы киткән инде. Тол хатынлы, җәнәсе... Отыры, исем, авылда татарлар яшәгәнне анлатыпмы, Татар Толлысына әйләнгән... Тол хатын урынына тол карт булган, диючеләр дә бар. Шуннан киткән инде менә безнен авыл. — Нурмый карт малайга борылды. — Бәлки, шул тол турыдан-туры синен бабан булгандыр?
Малай шаккаткан күзләрен картка төбәп:
— Чынлапмы? — дип сорады.
— Бик мөмкин, — диде карт ана.
Малай уйга калды:
— Шул авыл мина килеп җиткәч бетәрме инде?
— Нишләтәсен... Дөнья шундый. Берни дә мәнгелек түгел.
— Безнен авыл матур бит!
— Матур.
— Урманы да матур!
— Матур.
— Нократ та матур!
— Матур...
— Нигә сон, шулай булгач...
Карт, җавапка бер сүз дә әйтми генә, инеш аркылы сузылган басмага аяк басты:
— Саграк бул, абалана күрмә...