ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
ИСТӘЛЕКЛӘР
«Ител суы ака торур»
Кыерсыталар, җәберлиләр дип язуымны да ташламадым, рәсми оешмаларга барып, теләнеп, ялынып та йөрмәдем. Минем өчен бөтен шатлык эш, язу, бары язу гына булды. Халык дошманы итеп мине исемлектән дә сызып ташлый алмадылар, шул ук вакытта күз кырыена да чыгармадылар. Кырык, кырык биш яшькә кадәр мине яшь язучылар, яисә гомумән һ.б.лар рәтеннән санап йөрделәр. Мактау сүзләре бик сирәк эләкте. Җыелышларда призидиумга, йә булмаса съездларга сайлау турында уйлау да юк. Барысы да алдан төзелгән, тиешле оешмаларда расланган исемлек буенча алып барылды. Еш кына Фәттах исемен рәсми отчетларга да кертмәделәр.
Тумыштан көтегрәк телле Әпсәләмов дигән язучы бар иде. Язма теле дә көтегрәк — ярым русча, ярым татарча. Заманында татарның иң данлыклы, иң «талантлы» язучысы булды. Таланты русча тәрҗемә иткәч кенә беленде. Теге «Сезнеңчә ничек?»не мактап чыккан Габдрахман Әпсәләмов. Тора-бара моның миңа карашы кискен үзгәрде. Күрәсең, рәсми караш тәэсир иткәндер, йә булмаса югарыдан берәр төрле күрсәтмә дә булгандыр. Минем тарихи әсәрләр кирәклеге турындагы, тарих турындагы сүзләрем ничектер моның да колагына чалынып калган. Бервакыт бу «корткычлык эшләре» белән шөгыльләнүче яшьләрне пыр туздырып «Социалистик Татарстан»да мәкалә язып чыкты. «Кайберәүләр чыш- пыш килеп коридорларда «безгә тарихи әсәрләр кирәк, татар әдәбиятында тарихи жанр өстенлек итәргә тиеш», — дигән сүз тараталар», — дигән. Сүзләре төгәл түгел, мәгънәсе шундыйрак.
Алтмышынчы елларда тарих турында коткы сүзләр таратучылар бары бер генә иде. Ул да булса, әлеге дә баягы Н.Фәттах. Әпсәләмовның тузга язмаган сүзләр язып чыгуына минем, билгеле, бик нык ачу да килде, хәтер дә калды. Шулай да Әпсәләмов белән мөнәсәбәтне бозмаска тырыштым. Очрашканда хөрмәт белән ягымлы итеп сөйләшәм. Бервакыт Тукай клубында ниндидер җыелыш алдыннан алгырак рәтләргә таба киттем. Карасам, бер рәттә берүзе Әпсәләмов утыра. Янына барып утырдым. Исәнме-саумы дип сөйләнгәләп утырдык. Безнең янга бүтәннәр дә килә башлады. Кеше күбәеп китте. Шул чакны Әпсәләмов минем яннан читкәрәк күчеп утырды. Мин моның халык алдында минем белән янәшә утырырга теләмәвен сизенеп алдым.
1969 елда «Ител суы ака торур» язылып бетте. Кулъязманы «Казан утлары»на илтеп тапшырдым. Укыдылар. Ошаттылар.
Очраган бер кеше бары шул турыда гына сүз ачты. Елмаеп, хуплап сөйләштеләр. Хәтта идарә председателе Ибрай Гази да минем белән ягымлырак сөйләшә
Дәвамы. Башы 7нче санда
114
башлады. Кулъязма иң элек проза секциясендә фатиха алды шикелле. Башка әсәрләргә караганда «Ител суы ака торур» бик җиңел китте. Тәнкыйть бөтенләй булмады диярлек. Бары мактадылар да соклану гына белдерделәр. Ерак тарихны чагылдырган роман татарда ят нәрсә. Аннан соң ул вакытта укучы-язучылар чынлыкта Болгар тарихын аннан-моннан ишетеп кенә беләләр. Шуңа күрә романдагы һәр нәрсәне алар чын итеп күз алдына китерәләр. Тәнкыйть итәрләр иде — теш үтми.
Шулай да тәнкыйтьчеләр дә табылды. Иң беренче тәнкыйтьче — Рафаэль Мостафин. Татарча тәнкыйтьләргә батырчылык итмәде, чөнки татар язучылары, журналистлары миңа чын күңелдән теләктәшлек белдерделәр. Р.Мостафин «Волга» журналында язган, аннан соң Мәскәү радиосыннан сөйләгән, диделәр. Үзем укымадым да, тыңламадым да. Имеш, Н.Фәттах ханнар-бәкләр тормышын тасвирлау белән мавыга, хезмәт халкын күрсәтми, фәлән-төгән.
Икенче тәнкыйтьче Атилла Расих булды. Ул да шундыйрак сүзләр язып чыкты. Монысы инде роман басылып берничә ел үткәч булды.
Кыскасы, барыбер «тамыздылар». Әгәр утыз сигезенче, хәтта кырык сигезенче — илленче еллар булса, «ханнар, бәкләр тормышы белән мавыга» дигән сүз ул бик тәэсирле булыр иде. «Идегәй» дастанын бастырып чыгарган, «Түләк батыр» пьесасы язган Нәкый Исәнбәтне халык дошманы дип игълан иттеләр, сөргенгә сөрделәр, озак еллар буена түбәләп йөрттеләр. 1944 елда татар язучыларының ханнар, бәкләр тормышы белән мавыгуының зарарлы булуы турында КПСС Үзәк комитетының махсус карары чыкты.
«Ител суы ака торур»га каршы тәнкыйть бик оста юнәлдерелгән иде. Тик шулай да алар бераз гына соңга калдылар. Брежнев заманы булса да, 1944 елгы карар инде онытылган, һичьюгы аның тәэсире көчсезләнгән иде. Элегрәк тә мин, иң кыен чакларымда да, күпчелек интеллигенциянең, күпчелек укучының сүзсез генә яклавын, миңа теләктәшлек белдерүен белеп яшәдем. Шул миңа көч бирде дә. Күпчелеккә, халыкка таяну, аларга ышану бу юлы тагын да көчлерәк булды. Хәзер инде мине андый тамызулар гына куркытырлык түгел иде.
Шулай да, бу юлы да мин иртәрәк тынычланганмын. «Ител суы ака торур»дан соң Н. Фәттахны күрә башласалар да, аңа карата рәсми караш барыбер үзгәрмәде. Эндәшмәү, танымау, вак-төяк нәрсәдә читкә тибәргә тырышу дәвам итте. 1977 елны «Сызгыра торган уклар» дип аталган тарихи романның беренче китабын тәмамладым. Монысы «Ител суы ака торур» кебек шома гына китеп бармады. «Казан утлары»нда басыла дигәч кире кактылар. Язылып беткәннән соңында дүрт ел буе роман басылмыйча кагылып-сугылып йөрде. Бары тик Язучылар союзы идарәсенең утырышында махсус рәвештә тикшерелгәч кенә «Сызгыра торган уклар», йомшак кына итеп әйткәндә, бюрократия тоткыныннан ычкынып китте.
Иң ахырда бер-ике кеше турында үз фикеремне әйтеп китәсем килә. Язучылар арасына Р.Мостафин Хрущев заманында, алтмышынчы елларда килеп кушылды. Татарча рәтләп белми. Русча яза, русча сөйләшә. Шулай да әкренләп сөйләшергә өйрәнде бу. Моны бик тиз арада югары үрләттеләр. «Казан утлары» журналы редакторы итеп куйдылар. «Артта калган юллар»ны Р.Мостафин бастырды. Ул елларда журнал өчен Рафаэль күп кенә эш башкарды. «Совет Әдәбияты» «Казан Утлары» дип атала башлады. Әкренләп тираж артты. Баштарак ул безгә кыю, прогрессив иптәш булып тоелды.
Әдәбиятта әле ул беркем белән бәйле түгел иде, шунлыктан һәркемгә бер үк күз белән карый сыман иде. Ләкин күп тә үтмәде, политикада, әдәбиятка, интеллигенциягә карата кире чигенү башланды. Боргычлау, кысу, җәберләү башланды. Шул вакытта Р.Мостафинның да койрыгына бастылар. Соңыннан ишеттем: «Өлкә комитетының культура бүлеге мөдире Мөдәррис Мусин, ахрысы, моңа өстәл сугып җикеренгән, «Син анда Нурихан Фәттахлар сүзенә колак саласың», дигән имеш. Журнал редакциясендәге һәрбер сөйләшүне аңа, имеш, җиткереп кенә торганнар.
Ниндидер зур бер җыелышта Рафаэль шундыйрак фикер әйткән: революциягә кадәр татарда фәлән газета-журнал чыгарылган, китапларның тиражы фәләнчә булган, бүгенге көндә шулай гына дигән, элеккене мактаган. Революциягә кадәргенеI.
I 1968 елны Татарстан азучыларының VII съездында Р.Мостафин акыллы һәм бик кыю 4I.III.IIII ясады. Ред.
ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
115
Татар культурасын, татар тарихын бик үк тирән белмәгәнгә күрә, Р.Мостафин кайда нәрсә турында сөйләргә яраганлыгын, кайда ярамаганлыгын чамалап җиткермәгән, күрәсең. Белсә дә, белмәсә дә әле ул үз культурасы өчен тырыша. Беренче секретарь Табиев, имеш, гадәтенчә, халык алдында моңа күсәк белән тондырган кебек иткән. Шуннан соң алып аттылар Рафаэльне редакторлыктан.
Марксизим-ленинизм
1955 елда татар әдәбиятында көтмәгәндә бер шагыйрь барлыкка килде. Безнең өчен ул күктән төшкән кебек булды. Кайдадыр читтә, Башкортстанның Калтасы районында Шәрип дигән бәләкәй генә авылда Гамил Афзал дигән шагыйрь яшәп ята икән. Моңарчы без шагыйрьләр бары Казанда гына була дип йөри идек. Баксаң, урман арасында адашып калган бер авылда да шигырь язу белән шөгыльләнә торган кеше яши ала икән! Гамил Афзалның иң беренче шигырьләре «Совет Әдәбияты» журналында Сибгат Хәким язган сүз башы белән басылып чыкты. Шигырьләр шәп. Моңарчы безнең мондый шук, шаян юмористик шигырьләр укыганыбыз юк иде. Гамил Афзал шундук күзгә чалынды, телгә керде. Шундук өметле яшьләр рәтеннән йөри башлады.
Илле алтыдамы, илле җидедәме, көтмәгәндә минем исемгә Гамил Афзалдан хат килеп төште. Хатында бу үзе турында язган, үзен борчыган нәрсәләрен тезеп киткән. Шагыйрь кешене, әдәбият кешесен нәрсә борчырга мөмкин? Иң беренче чиратта милли мәсьәлә, әдәбият мәсьәләсе. Гамил Афзал да шундыйрак сүзләр язган. Кая бара безнең милләт, нигә безгә юл бирмиләр, киләчәктә нишләр? Әдәбият нигә үсми?
Җиде класс белемле иптәш нәкъ безнең кебек фикер йөртә. Ул вакытта безнең борын югары. Безне, ниһаять, таныдылар. Без — язучы! Ләкин танылган язучы булсаң да, тик яту килешми. Дөньяны, политиканы ныграк аңлау өчен марксизм- ленинизм классикларын өйрәнергә кирәк. Университетта ишеткән — бер нәрсә, барысын да үзең укып карарга кирәк. Миңа шундыйрак уй килде. Нәкъ шул елларда Ленинның 35 томлык әсәрләренә, Маркс-Энгельс әсәрләренә язылдым. Берничә томы килде дә инде. Көненә 2-3 сәгать укыйм. Мин Гамил Афзалга озын итеп, акыллы итеп җавап яздым. Милли мәсьәләне, әдәбият мәсьәләләрен шул замандагы рәсми карашларга яраклаштырыбрак аңлаттым. Ахырда киңәш тә бирдем: дөньяны дөрес аңлау өчен Марксизм-ленинизм классикларын укы, бигрәк тә Марксны, Энгельсны, дидем. Ленинны әйтмәдем, ахрысы. Ул чакта әле мин үзем бары Маркс-Энгельс әсәрләрен генә укыган идем.
1957 елда май аенда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы булырга тиеш. Ул декада сугышка кадәр үк булырга тиеш булган да, сугыш аркасында тоткарланып калган. Менә хәзер, сугыш беткәннән соң дистә ел үткәч, татарга да Декада үткәрмәкче булдылар. Бу ун елдан артык вакытта инде барлык союздаш республикаларның декадалары булды. Автономия булгач, безгә генә юк. Үзара сөйләшкәндә, җыелышларда шул турыда әледән-әле сүз чыга: «Безне генә кысалар, безне генә күрмәмешкә салыналар, сугышта әнә безнең күпме кешебез үлде, Советлар Союзы геройларының саны буенча татарлар өченчеме, дүртенчеме урында. Безнең Муса Җәлил үзе генә дә ни тора!
Ул елларда шундыйрак сүзләр сөйләнелә иде. Менә безгә дә Декада ясарга югарыдан рөхсәт булган. Күпмедер акча да бирелгән. Оештыру-әзерлек комиссиясе төзелгән. Көн аралаш диярлек идарә утырышы була. Декадага кемнәрне алып барырга, баргач нәрсә сөйләргә, кайда сөйләргә, кемнәр белән очрашырга, фәлән- төгән. Яшь прозаиклардан күренекле кеше берничә генә: Рафаил Төхфәтуллин, Мәхмүт Хәсәнов, Гариф Ахунов, Нурихан Фәттах. Өлкәннәрнең яза торган, активрак һәм начальниграк булганнары, әлбәттә, барысы да барачак. Яшьләрнең барысы да барырмы-юкмы. Баштарак «сине дә исемлеккә керттек» дигән сүз ишетелеп калган иде. Ләкин соңыннан беленде: Нурихан Фәттахны исемлеккә кертүгә Батыев каршы килгән. Батыев — КПСС өлкә комитетының идеология секретаре.
Мине, шулай итеп, алып бармадылар Мәскәүгә Декадага. Мине юл буена тузанга «төртеп ектылар» да, үзләре китеп бардылар шау-гөр килеп, гармуннар уйнап, кыңгыраулар чыңлатып. Бик нык хәтер калды. Башыма суккан кебек булды, аңлый алмадым, аңларга теләмәдем. Ничек алай була соң бу? Роман кадәр роман яз да, әле генә күкләргә чөеп мактасыннар да, кинәт кенә сине бөтенләй күрмәмешкә салынсыннар
НУРИХАН ФӘТТАХ
116
имеш?
1956 елның көзендә, торыр урын булмау сәбәпле, миңа Язучылар союзының «Аккош күле» дигән җирдәге дачасында торып торырга рөхсәт иткәннәр иде. Кышны мин апа белән, инәкәй белән дачада кышладым. Яз җитү белән дачага чын хуҗалар килә башлый. Мине әлеге дачадан куучы юк. Шунда торып ятабыз. 1957 елның июнь башлары иде, ахрысы, безнекеләр данга күмелеп, тагын да ныграк шау-гөр килеп Мәскәүдән кайтып төштеләр. Газеталарда гел шул турыда язалар. Җыелышлар ясыйлар. Мин, берни күрмәскә-ишетмәскә тырышып, үз эчемә бикләнеп, урман эчендә яшәп ятам. Декадага барып кайткан язучылар белән аралашмаска, күрешмәскә, сөйләшмәскә тырышам.
Шулай бер көнне иртән якындагы күлгә су керергә төшеп бара идем, дача капкасы алдына зур кара машина килеп туктады. Машинадан Ислам Беляев килеп чыкты. Аны бераз белә идем. Озын буйлы чибәр егет. Миңа таба килә бу. Очраштык. Ни әйтер икән дип туктап калдым.
«Сине Батыев чакыра. Машина җибәрде», — ди. Батыев... мине алырга машина җибәргән?! Ник? Нәрсә өчен? Берәү булса, коелып төшәр иде. Бүтән вакыт булса, бәлки, мин дә каушап калыр идем.
Һәркемгә кара машина җибәрмиләр. Җибәргәндә дә тиккә генә җибәрмиләр. Йә утыртып куярга, йә... кем белә аны. Ул көнне мин коелып төшәр дәрәҗәдә түгел идем. Мин инде күптән үземне сугышка ташланырга әзер торган әтәч кебек хис итә идем. Тик менә ташланырга сәбәп кенә чыкмый иде. «Батыев» сүзен ишеткәч, бөтен усаллык, бөтен хурлану һәм кирелек бер йодрыкка томарланды. Шул Батыев тибеп төшерде ләбаса инде мине дан-шөһрәт арбасыннан! «Миңа Батыев кирәкми. Кирәк булса, үзе килсен», — дидем Ислам Биляевка усал итеп.
Шулай дидем дә, артыма борылып та карамыйча күлгә таба төшеп киттем. Әз генә дә курыкмадым да, үкенмәдем дә. Барыбер үчне алдым. Шулай да соңыннан берни булмады. Тиешле җиргә чакыртып та тормадылар, җыелышларда-мазарда тәнкыйтьләп тә тормадылар. Юк, алай ук түгел. Өлкә комитеты секретаре Рәхмәтуллин кайдадыр әйткән: яшь язучылар масаялар, Н.Фәттах секретарь янына килүгә караганда су коенуны артыграк күрә, дигән. Шушы хәл турында кайберәүләр имеш-мимеш кушып, төрлечә мәзәк сөйләп йөрделәр.
Күпмедер вакыттан соң ишетелде (Шәйхи Маннур әйтте, ахрысы), Батыев ул чакта, имеш, миңа квартир бирү мәсьәләсе турында сөйләшмәкче булган. Ни дәрәҗәдә дөрес булгандыр, әйтә алмыйм.
Шул ук илле җиденче елнымы, илле сигезенчедәме бер төркем яшьләрне — язучыларны, галимнәрне Батыев янына чакырдылар. Элек еш кына шулай олы йортка чакыртып алалар, төрле темага әңгәмә үткәрәләр иде. Ул «әңгәмә» гадәттәге әңгәмә булмый. Батыев, яисә башка берәү сөйли, башкалар тыңлап утыра. Алар гадәти сүз сөйләшмиләр — бары акыллы сүз генә сөйлиләр, без белмәгән, без аңламаган сүзне сөйлиләр. Болай гына әйткәндә, акыл саталар. Тәнкыйтьлиләр, кычкыралар, кызып китәләр. Кыскасы, эшкәртәләр. Бар курыкканнары — милләтчелек. Теге- бу эшне, теге-бу кешенең фәлән җирдәге сүзен, чыгышын тикшерәләр, туры юлга утырталар.
Әлеге очрашуда да Батыев безне бик озак кыздырды. Почмакта торган сейфын ачты да, шуннан бер төргәк кәгазьләр чыгарды...
«Без сезнең һәр адымыгызны белеп торабыз. Сез язган хатлар менә монда саклана!» — дип кычкырды.
Миңа аны элегрәк тә әйткәннәре бар иде. Хәзер Батыев үз авызы белән әйтте. Безнең Гамил Афзал белән язышкан хатны тотканнар, шуннан гаеп тапканнар. Шуның аркасында мине дә, Гамил Афзалны да Декадага алып бармаганнар икән. Хатның копиясе калмаган. Шулай да мин аны яңадан хәрефенә кадәр искә төшердем. Ләкин шул кадәр зурдан кубып гаеп эзләрлек берни тапмадым.
Күрәсең, Марксизм-Ленинизм әсәрләрен укырга өндәвем ошамагандыр дигән фикергә килдем. Мондый фикергә мин үзем дә ышанмадым, ышанмастай нәрсә дә дөрес булып тоелырга мөмкин икән. Аннан соң, шунысы да гаҗәп, бик гаҗәп тоелды: минем аерым кешегә язган хатны тотып алырга, ачып укырга, җитмәсә, шул нигездә гаеп ташларга ни хаклары бар аларның? Чынлап та, ни хаклары бар?!
ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
117
Университет. Татар бүлеге
Караңгы, күңелсез бер көн истә калган. Эч пошканнан дусларны, танышларны очратырмын дип университет янына барып чыктым. Шунда көтмәгәндә Ибраһим Нуруллин очрады. Университетта Ибраһим бездән бер курс алдарак укыды. Сугышта булган, аксак — сугыш инвалиды. Студент елларында ук яза башлады, хикәяләре басылды. Бигрәк тә тәнкыйть мәкаләләре белән дан казанды. Заманында ул иң өметле кадрларның берсе саналды. Аспирантурага калды, кандидатлык яклады. Без аңа, аның курсташларына хөрмәт белән карадык. Әле дә ул миннән өлкәнрәк кенә түгел, белемлерәк тә, акыллырак та тоела. Ләкин, әйтергә кирәк, Ибраһим Нуррулин белән без әллә ни якынаймадык. Шул читтәнрәк кенә кызыгып, хөрмәт итеп йөргәнбездер. Соңга таба, һәркем үз юлы белән киткәч, юллар, язмышлар шактый ерагайды.
Караңгы, күңелсез көндә очрашкач, Ибраһим әйтә; безнең татар бүлеген ябарга дип Мәскәүдән күрсәтмә килгән, ди. Ул елларда, ул көннәрдә ябарга, чикләргә, кысарга дигән сүзләр-карарлар турында әледән-әле ишетелгәләп тора иде. Әлерәк кенә унынчы классларда татар теленнән, татар әдәбиятыннан чыгарылыш имтиханнарын бетерергә дигән карар килгән икән дигән сүзләр ишетелгән иде. Без мондый карарның дөрес түгеллеген бик яхшы аңлыйбыз, күңелгә шундук: бу берәр төрле ялгыштыр дигән уй килә, шундук әлеге ялгышны төзәтү, төзәттерү теләге туа. Шулай да ул көннәрдә мин уку-укытудан бигрәк үз кайгым белән күбрәк булаштым. Үз кайгың исә баштан ашкан. Һәрвакыт шулай. Берсе онытылуга икенчесе калкып чыга. Иң кирәге — рәтле торыр урын юк. Кеше кебек, кешечә яшәр өчен җылы, яхшы бүлмәң юк. Кием-салым, ашау-эчү.
Университетның татар бүлеген ябу турындагы хәбәр шундук барлык борчуларны онытырга мәҗбүр итте. Шәхси кайгылар кайгы булмаган, менә ул нинди икән чын кайгы! Университет. Татар бүлеге. 1917 елдан соң берничә ел дәвамында университетта күп кенә фәннәр татарча укытыла башлаган. Аерым татар теле-әдәбияты бүлеге булган. Утызынчы елларда, ахрысы, татар телен сөргәннәр университеттан. 1944 елда махсус карар белән тарих-филология факультетында яңадан татар теле бүлеге ачылган. Мин укырга кырык алтынчы елны кердем. Безгә кадәр ике генә курс укыды. Шуннан бирле алты-җиде чыгарылыш булды. Фәндә, әдәбиятта, журналларда, кая карама, безнекеләр эшли. Язучылар, галимнәр, редакторлар. Татар культурасын үстерүдә университетның роле күз алдында. Ничек итеп татар бүлеген япмак кирәк? Аны япкач, без нишләрбез? Бит безнең бар карап торганыбыз, бөтен өметебез шул университетның татар бүлеге.
Күңелгә шундыйрак уйлар килде. Аннан соң шундый уй да килде. Берәр төрле хатадыр бу. Ялгыштыр. Иң югарыдагы кешеләр белеп-аңлап
ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
5. «К. У.» № 9 118
җиткермәгәннәрдер, хәтта берәр дошман кешенең корткычлыгы түгел микән әле? Бу бит ленинчыл милли политиканы бозу була. Бу бит безне кысу, җәберләү, хурлау була.
Мәскәүгә, Хрущев, Булганин, Ворошилов исеменә хат язарга кирәк, дидем мин шундук катгый карарга килеп. Хат язуны үз өстемә алдым. Ибраһим Нуруллин каршы килмәде. Хәзер уйланып, икеләнеп тора торган чак түгел. Ятып калганчы атып калырга кирәк.
Яздым мин хатны. Бер үк эчтәлектә өч хат язылды. Берсе — Хрущевка, берсе — Булганинга, берсе — Ворошиловка. Икенчеме, өченчеме көнне әзер хатны алып университетка киттем, Фәннәр академиясе филиалына, редакцияләргә кердем, дуслар-танышлар белән сөйләштем, хатны укыттым, шулай-шулай дидем, кул куеп Мәскәүгә җибәрергә кирәк, дидем. Ләкин кайберәүләр әйтте, хатны башта җыйнаулашып укырга, кайбер сүзләрен төзәтергә кирәк, диде. Бер көнне Ләлә Зарипова дигән иптәшнең квартирасында җыелдык та, сөйләшеп алдык, фәлән җирен төзәтергә, фәлән җирен шулай язарга, диделәр, мин риза булдым. Хатны яңадан күчереп машинкада баскач, яңадан иптәшләрне күреп, кул куйдырып йөрдем. Барлыгы егерме алты кеше булды. Барысы да татарның яшь интеллигентлары — галимнәр, язучылар, журналистлар...
Безгә, билгеле, бернинди җавап-мазар килмәде. Вакыт уза торды. Татар бүлеген ябу турында башка сүз булмады, ахрысы. Күрәсең, безнең хат тәэсир итте. Шушы вакыйгадан соң күп тә үтмәде, мин тагын бер эш башлап җибәрдем. Күптән инде безнең арада шундый сүз йөри иде: Опера театрына — Муса Җәлил исеме, консерваториягә Салих Сәйдәшев исеме бирергә кирәк. Бу хакта да мин Мәскәүгә, югары оешмаларга хат яздым. Төрле җиргә кереп, күренеклерәк кешеләр белән сөйләшеп, хатка кул куйдырып йөрдем. Өч йөздән артык имза җыелды. Бу хатларны да үз исемемнән, үз адресымны күрсәтеп җибәрдем. Күпмедер вакыттан соң Опера театрына чыннан да Муса Җәлил исеме бирелде, ләкин консерватория әле дә булса исемсез.
Теге вакытта Батыев безне нәкъ менә шушы хатлар буенча чакырткан да иде. Без яшьләр барлыгы егерме алты кеше. Соңыннан безне «26 Баку комиссары» дип атап йөргәннәр. «Ярый әле мин өйдә юк идем, бәхетегез!» — дип кычкырды Батыев. Менә шундагы «әңгәмә»дә сейфыннан бер төргәк кәгазь алып кычкырды да инде ул безгә.
Сиксәненче елларда, әлеге вакыйгалардан соң бик күп вакыт үткәч, мин яңа өйгә үземнең иң якын дип уйлаган берничә кешене кунакка чакырдым. Төп сәбәбе аның Сибгать абыйны чакыру иде. Без аның юбилейларында катнашып, аның ашын ашадык. Минем юбилей әллә була, әллә юк. Булганда да Сибгать абый әллә була, әллә юк. Мөршидә апа белән икесен чакырган идек. Сибгать абый килде, Мөршидә апа чирле диделәр. Яшьтәшләрдән Гарифны, Аязны, хатыннары белән, якташым Нил Юзиевны чакырдык. Тагын Тавил Хаҗиәхмәтов, Вахит Юныс та бар иде шикелле. Кеше күп түгел, 12-14ләп кеше булгандыр. Кунакта гадәттә хуҗаны мактыйлар. Миңа, Руфинага карата да мактау сүзләре әйттеләр. Шунда Нил Юзиев болайрак сөйләде. Минем беренче шигырьне Нурихан укып карады, диде. Язарга, әдәбиятны ташламаска да ул киңәш итте, диде. Аннан соң мин аны Казан университетының татар бүлегенә килергә «котыртканмын» икән. Бу әле Яңавылда очрашкач булган. Нил Ямадыдан Яңавылга ниндидер олимпиадага килгән булган. Шунда сәхнәгә чыгып, үзенең шигырьләрен укыган булган. Мин, имеш, сәхнә артына чыгып, аны күргәнмен дә, аның кулын кысып, коткы сүзләре сөйләгәнмен. Күрәсең, студент чак булгандыр, Казаннан кайткан чак булгандыр.
Мин инде мондый детальләрне бөтенләй онытып бетергән идем. Ләкин әлеге сүзендә Нил икенче бер нәрсәне дә искә төшерде. Университетның татар бүлеген ябарга дигәч, Нурихан хат язып, кул куйдырып йөрде, татар бүлегенең исән калуы турыдан-туры Нуриханның шул эшенә бәйле, диде.
Монысын мин, әлбәттә, онытмаган идем. Мин аны еш кына искә төшерәм
— бүгенге яшьләрнең күп нәрсәне белмәвенә эчем пошкан чаклар да була иде.
Шул чакны Сибгать абый чак-чак кына ризасызлык белән, шулай да тыелырга мәҗбүр булып, Нилгә каршы төште. «Юк, Язучылар союзы исеменнән Фадеевка без хат яздык!» — диде. Табын янындагылар әдәп саклап тынып калдылар. Татар бүлеге турында башка сүз булмады.
Димәк, ул вакытта без генә борчылмаганбыз милли культураның язмышы турында. Бу мәсьәләдә беренчелек, икенчелек турында сүз булырга мөмкин дә түгел. Иң мөһиме шул
ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
5* 119
— университетта татар бүлеген саклап кала алдык. Тик шулай да бу — бүлекне саклап калу гына, башка бик күп нәрсәне саклап калу була алмады. Милләткә, телгә, культурага басым, хәтта турыдан-туры һөҗүм елдан-ел көчәя барды. Монда инде күп нәрсәгә каршы тору безнең көчтән килерлек түгел иде.
Хрущев заманы
Хрущев заманы илгә күп төрле яңалык алып килде. Иң зур яңалык шул булды
— Аллага табынган кебек Сталинга табынып яшәгән халыкның күзе ачылды, Сталинны, шәхес культын фаш итү безгә аяз көнне яшен сукканнан да көчлерәк тәэсир итте.
Без моңа чиксез куандык, хупладык, теләктәшлек белдердек. Болай булгач, зарыгып көткән азатлык, бәхет чоры килде дигән сүз. Сталинны фаш итүдән соң күп тә үтмәде, элек исемнәрен дә телгә алырга ярамаган Галимҗан Ибраһимовлар, Кәрим Тинчуриннар, Шамил Усмановлар һ.б. акланды. Сөргеннән Хәсән Туфан кайтты
— әдәбият, культура, милләт өендә дә әзме-күпме ирек җиле исә башлады.
Рус матбугатында кыю-кыю фикерле мәкаләләр басылды. Чит илләр белән аралашу башланды. Шул чакны без дөньяда Ниндстан, Кытай барлыгын белдек, аннан соң әкренләп Америкага да чират җитте. Ел саен гына түгел, ай саен диярлек Хрущев белән Булганин яисә Хрущев үзе генә чит илләргә сәяхәткә чыгып китте. Аннан алар төрле яңалыкларга өйрәнеп кайттылар. Агач баганалар урынына бетон баганалар, бетон коймалар барлыкка килде, ашханәләрдә ашъяулыксыз металл-пластмасс өстәлләр барлыкка килде. Официанткалар юкка чыкты — чит илдәге кебек, кешеләр ашны аш салып торучылардан үзләре ала торган булдылар. Иң күзгә күренгән яңалык шул булды. Аннан соң кукуруза, дуңгыз асрау... Кукуруза басу патшасына гына түгел, политика патшасына әверелде. Кукурузага тел тидерергә батырчылык иткән кешеләрне эшеннән алдылар, дошман тамгасы суктылар. Кукурузаны безнең якта да күпләп чәчә башладылар. Читтән орлык кайтарылды, яңа төр машиналар кайтарылды, игенчеләр көн-төн дигәндәй кукуруза игү серләрен өйрәнделәр. Ләкин безнең якта ул рәтләп үсә алмады. Бер җирдә күкрәп үссә, икенче җирдә тишелеп чыгудан ары китә алмады.
Аннан соң татар авылларында дуңгыз асрау башланды. Көчләп, мәҗбүр итеп асраттылар. Меңәр еллар буена татар дуңгызга җирәнеп караган, аны ишегалдына түгел, авылына да кертмәгән. Безнең Янтыкка кайчагында ерактагы урыс авылыннан адашып дуңгызлар килеп чыга торган булган. Дуңгыз күренү белән, бөтен авыл таяк, күсәк күтәреп «дошман»га каршы ташланган. Татар гомергә мал асраган. Ат, сыер, сарык. Мәҗбүр иткәч, нишләсен, дуңгыз асрый башладылар. Татар авылларында беркайчан булмаган ис, сасы ис килә башлады. Дуңгыз белән Хрущев җиңел генә ит мәсьәләсен хәл итмәкче булды. Дуңгыз, имеш, тиз үрчи, итне күп бирә. Хрущевның кайбер сүзләре истә калган. Дуңгыз елына утызлап бала таба икән. Сыер бер генә мәртәбә бозаулый. Дуңгыз файдалырак. «Не красива изба углами, а красива пирогами». Ягъни кешегә иң кирәге тамак туйдыру. Анысы шулай. Иң элек тамак тук булырга тиеш, әлбәттә.
Кукурузаны ничек итеп үстерергә дә, дуңгыз карарга да Хрущев үзе өйрәтте. Хәтта күкәйгә утырган тавыкның ничә көн утыруы турында да фәнни мәгълүмат бирде. Көн саен газеталарда Хрущев доклады, Хрущев рече, Хрущев мәкаләсе, интервьюсы басылды. Газеталарның беренче битендә такыр башлы, кыска буйлы, зур корсаклы бер иптәш елмаеп торды. Радиолар көн-төн Хрущев сүзләрен тапшырдылар.
Витриналардан, театр афишалары ябыштырыла торган такталардан, стеналардан, коймалардан — һәркайдан Никита Сергеевич кыяфәте карап торды. Сталин культы тиз арада Хрущев культы белән алышынды.
Хрущев 1980 елга СССРда коммунистик җәмгыять төзү планын игълан итте. Бу алтмышынчы елларда булды. Егерме ел эчендә, ягъни. Ьәркайда русча язылган «Нынешнее поколение людей в 1980 году будут жить при коммунизме» дигән лозунглар күзгә бәрелеп торды. Урамнарда, бетон баганаларга беркетелгән фанер такталарда 1980 елда җан башына бөтен илдә күпме ит, күпме сөт, металл, күмер һ.б. җитештереләчәген күрсәткән саннар, диаграммалар балкып торды. Аннан соң һәркайда «Догоним и перегоним Америку по производству мяса, молока» һәм башка бихисап һәртөрле лозунглар, өндәүләр, акыллы киңәшләр, күпкә-озакка китсә, ачуны китерә башлый. Аны
НУРИХАН ФӘТТАХ
120
күрәсе килми, укыйсы килми. Коммунизм сүзенә нәфрәт миндә Хрущев заманында туды. Күңел кайту һәм нәфрәт шактый күп булды, чөнки кибетләрдә азык-төлек беткәннән бетә барды, яңадан ачлык башланды.
Бу елларда кукурузадан тыш борчакка да игътибар артты. Колхозлар, совхозлар элеккедән дә күбрәк борчак чәчә башладылар. Барысы да өстән, югарыдан кушкан өчен. Элек бездә әз-әзләп төрлесеннән чәчәләр иде. Элек, мәсәлән, шепкән, җитен, киндер кебек майлы культуралар, арпа, бодай, карабодай кебек бик борыңгы ашлыклар игелә иде. Төп ашлык бездә арыш булды, ләкин бодаен, солысын да онытмыйлар иде. Хрущев заманыннан башлап басуда ике-өч төрле ашлык калды: бодай, борчак, кукуруз. Арыш бик кимеде, карабодай, җитен, киндер шепкәнне бөтенләй оныттылар. Тары юкка чыкты.
Җитмеш ничәнчедер елны авылга кайткач, таныш колхоз председателен очраттым басуда. Миннән күпкә яшьрәк, Вәрәш кешесе. Үзләре ягыннан кайтып килә. Сөйләшеп киттек. Менә, урыс ягына бардым әле — анда карабодай чәчәләр икән, шуны карап өйрәнеп кайтам, ди. «Урыс ягы» — Пермь өлкәсе. Исең китәр, Янтыкта, имеш, карабодай игә белмиләр! Онытканнар! Әле кайчан гына безнең басулар карабодай чәчкә атканда ап-ак булып утыра иде! Карабодай чәчкә атканда бөтен дөнья гүләп тора, бөтен җирдә бал исе килә. Умартачылар умарталарын карабодай җиренә якынрак күчерәләр. Карабодайның яхшы яклары да, начар яклары да минем канга сеңеп калган. Начар ягы булса да, сугыш елларында безне ач үлемнән карабодай кибәге дә коткарды.
Хәер, без инде бернәрсәгә дә исебез китмәскә өйрәндек. Өйрәттеләр. Чәчүлек җир кирәк дип, культуралы көтүлекләр кирәк дип, болыннарны сөрү, әрәмәләрдәге куакларны төпләү, сазларны киптерү шул ук Хрущев заманында башланды. Хосусый милекчелекне бетерәбез дип шәһәр янында мал асрауны тыю да, шәһәрдәге агач өйләрне яндырып, алмаларны, чияләрне кырып шырпы кабы сыман тар, кысан бүлмәле таш йортлар салу да Хрущев заманында башланды. Су тегермәннәрен бетерү, кечкенә авылларны юкка чыгару, басу уртасында бишәр катлы шәһәр йортлары салып кую шулай ук аның заманында башланды.
Безнең өчен иң күңелсезе шул булды: вак милләтләрне кысу, милли телләрне, культураларны бетереп, бер телгә, бер культурага калдырырга тырышу шул ук Хрущев заманында башланды.
Ачлыкка, мохтаҗлыкка без инде күптән күнеккән идек. Базарда, магазинда ит- сөт, балык, яисә җаның теләгән азык булмау, теләсә кайда чиратка барып төртелү, буш вакытның яртысы шул ук чиратта үткәрү, талаш-тиргәш — боларга без инде ничектер күнегеп беткән идек. Кыен, бик кыен. Еш кына ачу килә, күңел кырыла, хурланасың, ләкин берни эшләр хәл юк — бөтен ил белән, һәркайда шулай һәм кайчан да булса яхшыга үзгәрәчәгенә дә ышаныч юк.
Ачлык-мохтаҗлык җанга тия, шулай да аяктан екмый. Аяктан екканы — милли мәсьәлә. Безнең өчен, гомерен телгә, әдәбиятка, культурага багышлаган кеше өчен. Ләкин башкалар өчен дә тел-культура, дин чит нәрсә түгел, болар иң якыны, иң газизе. Һәркемнең үз теле, үз культурасы, үз карашлары бар.
Башкалар кагылырга, кимсетергә тиеш булмаган хисләр бар. Милли хис. Ул аерым кешенеке генә түгел — бөтен бер халыкныкы. Мине берәрсе тупас рәвештә сүгеп ташласа, минем моңа бик нык ачу киләчәк. Шулай да, мин үземне беткән кешегә санамаячакмын, ләкин кемдер чит кеше уйламый-нитми минем халкымны кимсетә икән, бу миңа искәрмәстән пычак белән кадаган кебек булачак. Монда инде шәхси ачу-үртәлү генә түгел. Монда инде син үзеңне халкың өчен, меңәр еллар буена бирелеп килгән теле, культурасы өчен җаваплы итеп тоясың. Миллионлаган туганнарыңа, милләттәшләреңә юнәлтелгән кимсетү сүзе синең берүзеңә төшә. Бар ачысы, авырлыгы аның шунда.
Без — рус дәүләтендә, безгә әледән-әле, адым саен дигәндәй рус кешесе белән очрашырга, аралашырга туры килә. Аз санлы милләт буларак, рус алдында безгә болай да бераз гына кимсенергә, бераз гына ялагайланырга яисә бераз гына аны үзеңнән өстен куярга туры килә. Җәмгыять тормышында бу шулай. Үзеңне аз санлы булганлыгыңны белгәнлектән, шәхси, көндәлек тормышта киресенчә горур буласың, өстен буласың, һичьюгы тигез буласың килә. Алай итсәң дә, болай итсәң дә ике арада шиккә, ышанмаучылыкка урын кала. Әгәр инде рус кешесе сиңа чын күңелдән хөрмәт күрсәтсә, синең өчен шуннан да зур бәхет була алмый. Руска карата безнең тарафтан күрсәтелгән
ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
5* 121
хөрмәт тә, бәлки, шундый ук тойгы тудырадыр. Хәер, әйтә алмыйм. Безнең мөнәсәбәтләр шактый катлаулы. Анда яшерелгән дошманлык та, күрә алмаучылык та, шул ук вакытта хөрмәт-ихтирам да бар. Гасырлар буена шулай килгән. Гасырлар буена татар үзенең горурлыгын, кешелек сыйфатларын, милли-дини үзенчәләекләрен сакларга тырышып яшәгән. Гасырлар буена һәркайда бу аны милли-дини мәсьәләләрдә аеруча сизгер булырга өйрәткән. Күрәсең, шуңа күрә дә ул, гасырлар буена Россияның төрле төбәгендә таралып яшәүгә карамастан, милләт буларак югалып, таркалып бетмәгән. Башкалар арасында йотылып бетүдән татар беркайчан да чын-чынлап курыкмаган, ахрысы. Ул үзенең күп гасырлык культурасына, теленә, диненә таянган. Һәм шуның белән исән калган. Россия империясенең теләсә кайсы ноктасында татар авыллары, татар мәчетләре, мәктәпләре барлыкка килгән. 1948 елда Япониягә каршы сугышта Кытай җиренә барып кергәч, Көнчыгыш Кытай шәһәрләрендә яшәп ятучы, саф татарча сөйләшүче татарларны күреп безнекеләр шаккатканнар. Кытай шәһәрләрендә татар мәктәпләре, татар театрлары эшләп торган. Бу хакта 51нче елда язучы Абдулла Әхмәт сөйләде. 70нче елларда шул ук сүзләрне икенче кешедән ишеттем. Яңа урынга, Ягодный урамына күчеп килгәч, яңа күршебез, элекке подполковник Шәриф абый Еникиев сугыш вакытында Кытайда чагында шундый хәлгә юлыгуы турында сөйләде. Хәзер инде газеталарга да яза башладылар: татар төнъякта, Финляндиядә, Румынияда, хәтта Америкада, Австралиядә, Японияда да бар икән. 1951 елда Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләгәндә, Мәскәүдән нәшриятны тикшерергә бер әрмән кешесе килде. Ничектер сүз ара сүз чыгып, ул бер вакыйга сөйләде. 50нче елларда Мәскәүгә Америкадан туристлар килгән. Туристларның бер төркеме татар булып чыккан. Ирләре-хатыннары искечә татарча киенгәннәр ди. Башларында кәләпүш, калфак ди. Боларга инглизчә белүче гид биргәннәр. Ләкин болар инглизчә белмиләр. Бары татарча гына һәм русча гына беләләр икән. Бөтен Мәскәүдә шул турыда сөйләделәр, ди әрмән кешесе. Шул ук 50нче елларда поездда Бөгелмә ягына барганда, купеда бер агай белән туры килдек. Татар агае. Алты-җиде яшьлек кызы да бар. Мурманск ягыннан туган якларына кайтып баралар. Мурманскида торалар икән, кызлары шунда туган. Әтисе белән саф татарча сөйләшә. Ул чакта ук миңа бу гаҗәп тоелган иде. Мурманскидан, Америкадан килүчеләр татарча сөйләшә, бездә, Татарстанда, Татарстан дип аталган автономияле республикада исә...
Ачлык, мохтаҗлык турында иркенләп сөйлисе килмәгән кебек, тел, культура, милләт турында да иркенләп, җәелеп сөйлисе килми. Бу үзеннән-үзе аңлашыла кебек. Бу — шеш. Яра. Канлы яра. Ярага кайсы яктан кагылсаң да авырта, якын килсәң дә, хәтта шул турыда уйласаң да авырта. Сызлый, әрни. Туктаусыз үзен сиздереп, сулкылдап тора.
Безгә ирек, азатлык, тигезлек һәм һәртөрле мөмкинлекләр вәгъдә иттеләр. Вәгъдә ителгән азатлык, тигезлек өчен безнең иң яхшы кешеләребез утка-суга керделәр, корбан булдылар. Чыннан да, безгә Республика бирделәр, Конституция, флаг-герб бирделәр. Дүрт йөз елга якын коллыктан соң, ниһаять, татарның үз дәүләте оешты. Тулы хокуклы суверен дәүләт булмаса да заманына, шартларына күрә ул безнең өчен иң кулай дәүләт булды. Ләкин Ленин үлү белән без автономиянең дә, Конституция, флаг-гербларның да буш сүз, күз буяу, ялган икәнлеген күрә башладык.
Хокуксыз чагында безнең үз язуыбыз булган, күп итеп һәртөрле хокуклар биргәч, язуга күнегеп кенә килгәндә, анысын тагын гамәлдән чыгардылар. Русча хәреф белән татарча язарга-укырга өйрәнеп кенә җиткәч, рус хәрефен түгел, татар телен юкка чыгара башладылар.
Дөньяда, күрәсең, бер генә милләт тә шундый мыскылга, шундый кыерсытуга, түбәнсетүгә дучар ителмәгәндер. Билгеле, татар язмышын татыган башка ирекле республикалар язмышын исәпкә алмаганда.
Утыз җиденче, утыз сигезенче елларда ниләр булганы һәркемгә диярлек билгеле. Ләкин билгеле булмаганнары да җитәрлек. Татар интеллигенциясен, белемле, аңлы татар кадрларын юкка чыгару, мәктәпләрне, газета-журналларны ябу, татарча нәшрият, радионы кыскарту барысы да шул елларда кереп китте. Сугыш алдыннан бу беркадәр тынып торды, ләкин тулысынча тукталмады. Бары тик сугыш вакытында гына, безнең татар икәнлекне, димәк, «буржуаз милләтче» икәнлекне, дошман икәнлекне онытып тордылар. Чын дошман, көчле дошман монда түгел, көнбатышта иде. Ничек тә шул дошманны юк итәргә кирәк иде. Һәм шул чагында фронтларда татарча газеталар чыга
НУРИХАН ФӘТТАХ
122
башлады. Татар батырларын мактау да, аларга Герой исемнәрен бирү дә гаеп эш саналмый башлады. Иң зур дошман җиңелеп, ачыктан-ачык сугышырга җай калмагач, без яңадан «дошманга», «милләтчегә» әйләндек. Яңадан безне эт кебек талый башладылар. Хрущев заманында бу аеруча көчәеп китте.
Ләкин Хрущев заманы да бертөсле генә булмады. Баштарак әзме-күпме ирек, либерализм тенденциясе сизелде. Илле җиденчедә Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасының үткәрелүе шуның бер чагылышы булды. Декада-концертлар, очрашулар Мәскәү татарларын канатландырып җибәрде. Мәскәү татарлары башкалада татарча театр ачылуын таләп иттеләр, имзалар җыеп, югары оешмаларга кадәр барып җиттеләр. «Ачалар икән» дигән сүзләр ишетелде. Юк, ачылмады. Соңыннан Батыев каршы килгән икән, Мәскәүдә татар театры ачылса, Казан театры артистлары Мәскәүгә китеп бетәчәк дип әйткән икән дигән сүзләр ишетелде. Шулай итеп, Батыев «гаепле» булып калды.
Шул ук илленче елларда бөтен союз күләмендә милли мәсьәләләрне тикшерү башланды. Үзәк газеталарда, Казан газеталарында төрле фикерләр, теләкләр, тәкъдимнәр белән мәкаләләр басылды. Безнең күңел күтәрелеп китте. Без инде чыннан да безгә дә, ниһаять, хокуклар, мөмкинлекләр булыр дип өмет иттек. КПСС өлкә комитеты каршында ниндидер комиссия төзелде. Шул комиссия кешеләре халыкның фикерен өйрәнделәр. Язучылар союзына Гыймадиев килде. Фәннәр Академиясе филиалында тарихчы. Ул елларны татарның иң күренекле тарихчысы. Беркөнне мине аның янына чакырдылар. Нинди теләкләрең, тәкъдимнәрең бар — әйт, сөйлә, диде. Мин сөйләдем, татарлар белән башка халыклар арасында чыннан да тигезлек булсын өчен Татарстанга союздаш республика статусы бирелергә тиеш, яслеләрдә, бакчаларда татар балалары татарча тәрбияләнергә, югары уку йортларында татар бүлекләре булырга тиеш, дидем. Бу турыда инде күптән саташып йөри идем. Татарстанны союздаш республикага әйләндерүне сорап мин инде иң югары дәрәҗәдәге җитәкчеләргә хатлар язган кеше. Ниндидер бер җыелышта Профсоюз урамынданы укытучылар клубында алдан язып барып, шул ук темага бер шау-шулы чыгыш та ясаган кеше мин. Студент чагында ук татарча киностудия кирәк дип шулай ук Мәскәүгә «петиция» җибәргән кеше. Ул чакта Өлкә комитетының идеология секретаре Рәхмәтуллин дигән иптәш иде. Нәрсәдер сөйләде, аңлатты да, юмалап чыгарып җибәрде.
Татар интеллигенциясе — язучылар, журналистлар, сәнгать кешеләре, укытучылар Татарстанның, татар теленең, татар культурасының, хокукларын киңәйтүне теләделәр. Ләкин газеталарда башка төрле фикерләр дә әйтелде. Без коммунизмга барабыз. Коммунизмда бер тел булачак, барлык милләтләр берләшергә тиеш, хәзердән үк русча укытуга күчәргә кирәк, фәлән-фәсмәтән. Рус теленнән башка берни эшләп булмый, эшкә һәркайда рус теле кирәк...
«Халык фикерен өйрәнү» чынлыкта спектакль генә булып чыкты. Безнең фикергә, гадәттәгечә, колак салучы булмады. Без янә дә милләтче булып калдык. Ясалма ыгы-зыгы, шаукым узгач, зур җыелышларда безнең тетмәне тетә башладылар, минем фикерне белергә килгән Гыймадиев ниндидер пленумдамы, ниндидер җыелыштамы, Нурихан Фәттах исемен телгә алып, «ул хәтта яслеләрне, балалар бакчаларын татарлаштыруны таләп итә» дип мине «фаш итеп» чыкты.
Шулай итеп, Хрущевның сиксәненче елга коммунизм төзү планы тормышка ашырыла башлады. Бер-бер артлы татар мәктәпләре ябылды, берән-сәрән калган яслеләр, бакчалар ябылды, тоташ татар районнары булмасын өчен, районнар эреләндерелде, чикләр үзгәртелде.
Районнарда татар газеталары русчаның тәрҗемәсе рәвешендә чыгарыла башлады. Хәтта республика газетасы «Социалистик Татарстан» да «Советская Татария»нең дубляжына әверелде. Казанда чуаш телендә республика газетасы чыгып килә иде, аны да яптылар. Татарстан Китап нәшриятының планы елдан-ел кими башлады, газеталарда «милләт», «татар» сүзләре бөтенләй диярлек төшеп калды. Радио андый сүзләрне гомумән кулланмаска тырышты. Кыска вакытлы концертларның яртысы татарча, яртысы русча итеп аралаштырылып бирелә башлады. Бервакыт Татарстан Жыр һәм бию ансамбле концертына баргач, җырчыларның әле татарча, әле русча җырлауларын тыңлап, бик нык кәеф кырылып кайтты. Жырны, музыканы гомумән буташтырырга ярамый. Бит кеше, тыңлаучы ул бөтен күңеле белән алдан ук бертөрле көй тыңларга җайлаша. Мин еш кына
ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
123
рус концертларын да, чит ил концертларын да тыңлыйм. Яратып, бирелеп тыңлыйм. Иң якыны, әлбәттә, үз көең, үз моңың. Ләкин тиешле кәефкә җайлангач, теләсә нинди халык музыкасы да үз көең кебек үк ләззәт һәм канәгатьләнү бирә. Буташтыру, бер көйне икенчесе белән бутау бары ачуны гына китерә.
Академия театрына баш режиссер итеп каяндыр Григорьев дигән рус кешесен китереп куйдылар. Ул, билгеле, телне дә белми, тетарның традицияләрен, тарихын да белми. Татарча язылган пьеса кулъязмаларын аңа тәрҗемә итеп бирә торган булганнар.
Хрущевның яңалыклары күп булды. Казанда багана башларына, кеше күп йөри торган җирләргә репродукторлар куйдылар. Иртәннән башлап төн урталарына кадәр бөтен тирә-якка кычкырып радио сөйли. Мәскәү радиосы. Казанныкы иртән бер ярты сәгать чамасы концерт бирә дә тынып кала, кич тагын шулай — бер сәгать чамасы татар сүзе, татар музыкасы ишетелә. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да урам уртасына шундый ук репродукторлар куелды. Көн-төн музыка, көн-төн агит-пропаганда. Алга барабыз, Американы куып җитәбез. Фәлән миллион сум табыш, дөньяда булмаган зур җиңү, фәлән-төгән. Радионы, музыканы мин үзем генә тыңларга яратам. Әкрен генә, кычкыртмыйча гына. Урамдагы музыка, сүз, берөзлексез тавыш, шау-шу ачуны гына китерә. Кеше үзе генә кала алмый, уйлана, фикер йөртә алмый. Жәй көннәрендә авылга кайткач магазин ягыннан килгән радио тавышын ишеттемме, ял тойгысы, онытылу тойгысы юкка чыга. Йокы кача, тынычлык кача. Башыңа бертуктаусыз дөмбәсләп торган музыка хәтта үзеңнеке булса да бары кире тойгы гына тудыра. Бер мәртәбә түзмәдем. Янтыкның радиоузелына бардым — нишләп туктаусыз кычкыртасыз ул багана башындагы радионы, дидем. Болар миңа югарыдан килгән приказны күрсәттеләр. Анда турыдан-туры әйтелгән — «сөйләтергә», дигән. Без инде үзебез дә җиләп беттек аннан, диделәр. Шулай берничә мәртәбә туктатып караганнар икән, кемдер шундук Яңавылга хәбәр иткән. Боларга шелтә белдергәннәр.
Ул елларда хәтта газеталарга яздылар бу көн-төн сөйләгән радиолар турында. Репродукторларга якынрак йортларда яшәүче кешеләр йоклый алмый интегәләр, укучы балалар укудан артта кала башлаганнар икән.
Колак салдымы берәрсе? Юк, салмады. Шул ук вакытта газеталарда урамдагы, завод-фабрикадагы шау-шуны бетерү, нервы авыруларын дәвалау, стресслар турында туктаусыз сүз барды.
Ә безнең турында, вак милләтләр турында, аларның теле, культурасы турында аваз булмады. Безнең кайгы-борчуларны тыңлаучы да булмады, без әкренләп йомыла, кысыла, үз кабыгыбызга бикләнә бардык. Ул елларда һәр яңа көн безнең өчен күңелсез хәбәр китерде. Нәшриятка, Язучылар союзына барсаң, яңадан-яңа нәрсә ишетәсең, йөрәгең бозылып, йөзең үзгәреп кайтасың.
Безнең сәламәтлек турында, безнең тынычлык турында, әлбәттә, беркем кайгыртмады. Коммунизм, һәртөрле муллык, культура үсеше...
Ләкин безнең өчен түгел. Кемгәдер коммунизм, безгә — үлем. Хәл кылынган, программа теркәлгән. Киләчәктә бер тел булачак. Пропаганда туктаусыз шуны тукый.
Бер көнне Матбугат йортына баргач, шундый яңалык ишеттем. Татарстан республикасын бетерергә исәплиләр икән. Ышанмадым, ышана алмадым. Шулай да күңелгә шом салынды. Хәзер, шул көннәрдән соң егерме, егерме биш еллар вакыт үткәч, хатын әйтә: кайчагында мин уйлап куя торган идем — әллә бу ычкынды микән соң, дип, ди. Чынлап ычкыныр хәлдә идек без ул чакта.
1962 елда исә мин чыннан да ычкына язып калдым. Беркөнне авылга кайткач, урамда Фәннине очраттым, тарих укытучысын. Гомергә Янтыкта яшәде, балалар укытты. Миннән бер-ике яшькә зуррак. Авылда барып-килеп йөри торган, тегесен- монысын сөйләшеп була торган дусларның берсе. Мәктәпне урысчага әйләндермәкче булалар бит әле, диде бу. Үзе шунда ямьсез генә бер сүз әйтеп куйды, сүгенү сүзе. Янтык (Яңа Уртавыл) мәктәбен, без укыган, безнең өчен туганнан да кадерлерәк булган мәктәпне, безнең авыл мәктәбен...
Димәк, чыннан да бетәчәк, юкка чыгачак бөтен нәрсә. Ник, ни өчен? Безнең ни гаебебез бар? Без нинди җинаять эшләдек тә, кемнең юлына аркылы төштек?
Мин Фәннигә берни әйтә алмадым. Чит кешеләр кебек шундук аерылышып киттек. Тау башындагы, чыршылыктагы бәләкәй генә өйгә кайттым да, урынга егылдым. Өч көн
баш калкытмый ятканмын. Йокы басты. Күзне ачып булмый, аяк-кулны күтәреп булмый. Өченче көнне шулай да тордым. Карасам, бөтен тән кып-кызыл тап белән капланган. Үзе кычыта. Соңыннан ачыкланды — экзема дигән нәрсә икән. Ике-өч ай буе туктаусыз дәваландым. Кызыл таплар бетте, кычытыну бетте, ләкин хуры калды. Курку калды. Калды гына түгел, йөрәккә, бавырга төште.
Ахыры киләсе санда