БОРЫН
I
Мартнын егерме бишләре тирәсендә Петербургта гайре табигый хәл булды.
Воснесенск проспектында яшәүче чәчтараш Иван Яковлевич (фамилиясен беркем дә
белми, ишек өстенә эленгән тактада янагына күбек сөртелгән ир кеше ясалган һәм
«Кан алдыру» дип язылган) гадәттәгедән иртәрәк уянып китсә, борынына яна пешкән
ипи исе килеп бәрелде. Түшәгеннән калкына төшеп караган иде, хатыны, кофе
дигәндә үлеп китә торган олпат кыяфәтле ханым, мичтән ипи алып ята икән.
— Прасковья Осиповна, бүген мин кофе эчеп тормам инде,— диде Иван
Яковлевич,— суганлап кайнар ипи ашыйсым килә.
(Иван Яковлевич кофенын да, ипинен дә кимен куймас иде, әмма ләкин икесен дә
өмет итү һич мөмкин эш түгел, чөнки Прасковья Осиповнанын талканы коры,
мондый капризга ирек бирмәячәген бик әйбәт белә ул.) «Бу юләр ипи ашап куансын
әйдә, үземә кофе күбрәк калыр»,— дип эчтән генә уйлап, хатыны бөтен ипине ачу
белән өстәлгә ыргытты.
Иван Яковлевич әдәп йөзеннән күлмәге өстеннән фрак киде дә өстәл янына
утырды, тоз, ике баш суган әрчеп куйды, кулына пычак алып, чыраена җитдилек
биреп, ипи кисә башлады. Ипине урталай кисте дә уртасында агарып торган нидер
күреп аптырап калды. Иван Яковлевич пычак очы белән чак кына чокыгандай итте
дә бармагын тидерде. «Каты күренә, ни булыр икән бу?» — дип, үзе эчтән генә
сөйләнде.
Бармагын ипи эченә батырды да... борын!.. тартып алды. Иван Яковлевич коелып
төште, күзләрен кат-кат сөртеп капшап-капшап карады: борын дигәч борын инде!
Таныш та кебек әле үзе. Иван Яковлевичнын күзе мангаена менде, коты очты. Ләкин
бу куркуы хатынынын ярсуы белән чагыштырганда берни түгел иде әле.
— Хайван, каян кисеп кайттын син ул борынны? — дип тузынды хатыны
тиресеннән чыгардай булып.— Карак! Исерекбаш! Полициягә үзем барып әйтәм
хәзер. Кара син аны, башкисәр! Мин өч кешедән ишеттем инде, сакалларын кырганда
борыннарын тартасын-йолыккалыйсын икән, көчкә түзәләр ди.
Иван Яковлевич ни тере, ни үле кыяфәттә басып тора бирде. Бу борын коллежский
асессор Ковалев борыны лабаса, атнанын һәр чәршәмбе һәм якшәмбесендә ул анын
сакалын кыра иде.
— Прасковья Осиповна, тукта әле! Мин аны чүпрәккә төреп берәр җиргә куйыйм:
торып торсын шунда, бераздан алып чыгып китәрмен.
— Әйтмә дә, сөйләмә дә! Көтеп тор, өемдә өзелгән борын яшереп ятам ди, хәзер!..
Как сөяк! Пәке кайраудан бүтәнне белмисен, ирлек бурычынны үтәрлек тә рәтен
калмас инде тиздән, бәдбәхет! Полициягә сине яклап авызымны да ачмыйм!.. Их, син,
шапшак, күзле бүкән! Юк ит хәзер үк, духы булмасын, күземә күрсәтмә!
Иван Яковлевич каккан казык кебек тора бирде. Күпме генә уйланмасын, башына
юньле фикер килмәде.
БОРЫН
6* 151
— Ничекләр булды икән бу тамаша? — дип көчкә телен әйләндереп әйтте ул
бераздан, колак артын кашый-кашый.— Кичәгенәк исерек кайттыммы сон, айнык
микән, һич хәтерли алмыйм. Бөтенләй тузга язмаган хәл инде: пешкән ипи — бер
нәрсә, борын бит ул — бүтән.
Иван Яковлевич тәмам аптырашта калды. Менә-менә полиция кешеләре килеп
керерләр дә борынны эзләп табарлар һәм аны гаепле калдырырлар дигән уй һушын
алды. Инде күз алдында көмеш белән чигелгән алсу яка, шпага чагыла башлагандай
булды; каз тәне чыгып, дер-дер калтырый башлады. Түзмәде, чалбарын, аяк киемен
тартып чыгарды, шул иске-москыны өстенә элде дә Просковья Осиповнанын тозлы-
борычлы үгет-нәсыйхәтләрен тынлый-тынлый, борынны чүпрәккә төйнәп, урамга
чыгып китте.
Исәбе борынны кая да булса аулаграк урынга — койма баганасынамы, йә булмаса
үзе дә сизмичәрәк берәр яры төшереп калдырып, тыкрыкка борылу иде. Әмма,
күрәчәге булгандыр, юлында әледән-әле таныш- белешләре очрый торды, берсе дә
«Кая барасын?» «Тан тишегеннән кемне кырындырасын?» кебек сүзләр кушмыйча
аерылмыйлар иде. Шулай итеп, Иван Яковлевич йомышын йомышларга һич кенә дә
җай китерә алмады. Берзаман бөтенләй кулыннан ук төшереп җибәрде, ләкин сакта
торучы полицийский ерактан ук таягын сузып: «Әйберен төште, иелеп ал!» дип
кисәтү ясады. Иван Яковлевич борынны алырга һәм кесәсенә яшерергә мәҗбүр
булды. Берәм-берәм кибетләр ачыла башлап, урамда халык ишәйгәч, өмете бөтенләй
өзелде.
Менә ул, Нева суына тондырып булмас микән дигән исәп белән, Исакиев күперенә
таба атлады. Бу урында шуны искәртергә тиеш табам: Иван Яковлевич кебек бөтен
яктан килгән мөхтәрәм зат турында монарчы берни дә сөйләми торуыма үземне бераз
гаеплерәк сизәм.
Иван Яковлевич, рус кәсепчесенә хас булганча, айнымас бер исерекбаш иде. Һәр
бирмеш көн әллә кемнәрнен сакал-мыекларын кырып яшәсә дә, үзенен янагына
кырыну пәкесе тимәгәнгә мен былтыр. Иван Яковлевичнын фрагы (Иван
Яковлевичнын үз гомерендә сюртук кигәне юк) ала-кола төстә иде; ягъни мәсәлән, ул
заманында кара булган, әмма аны көрән-сары һәм соры таплар чуарлап бетергән,
якасы майланып ялтырап тора, ә өч төймәнен өчесе урынында да җеп асылынган.
Иван Яковлевичнын оятсызлыгы да җитәрлек иде; коллежский асессор Ковалев
кырынырга килгәч, кайчакта: «Иван Яковлевич, кулыннан ис килә бит!» — дип тә
әйткәли иде. Иван Яковлевич мона каршы: «Каян килгән ди ул ис?» — дип сорау
бирә.
Коллежский асессор: «Каян килгәнен белмим, туганкаем, ну ис килүе хак!» — ди.
Иван Яковлевич борын тәмәкесен исни дә шул сүзләре өчен анын бөтен янагын,
борын асларын, колак артларын, сакал төпләрен күбеккә батырып бетерә,
карарлыгын калдырмый.
Иван Яковлевич Исакиев күперенә дә килеп җитте. Башта ул тирә- ягын тикшерде,
аннан култыксага иелеп, балыгы күп микән дигәндәй, күпер астына күз салды һәр
борын төйнәлгән чүпрәген суга тондырды. Өстеннән авыр йөк төшкәндәй, бердән
җинеләеп китте, хәтта елмаеп та куйды. Шуннан чиновникларнын сакал-мыекларын
кырырга барасы урында, берәр стакан пуншка өметләнеп, «Ашау-эчү» дип язылган
йортка таба атлады. Шулчак күпер очындарак чигә сакаллы, өчпочмаклы эшләпә
кигән, шпага тоткан күркәм генә кыяфәтле надзирательны күреп алды. Ул тораташтай
катып калды; надзиратель бармагын изәп:
— Кил әле монда, сөеклем! — дип үз янына чакырды.
Иван Яковлевич ерактан ук картузын салып җәһәт кенә килде дә:
— Исәнлек телим, галиҗәнап әфәнде! — диде.
— Юк, туганкай, галиҗәнап түгел, әйт әле, күпердә нишләден?
— Валлаһи, сударь, сакал-мыек кырырга барган җиремнән, елга кызу агамы икән
дип, карарга гына тукталган идем.
НИКОЛАЙ ГОГОЛЬ
152
— Алдашма! Ялганлап котыла алмассын. Сораганга җавап бир!
— Мин Сез галиҗәнапларны атнасына ике тапкыр, юк, өч тапкыр берсүзсез
кырырга әзер,— диде Иван Яковлевич.
— Юк, дус кеше, анын ише вак-төяккә алданмыйм! Мине өч чәчтараш
кырындыра, әле бик зур дәрәҗә санап. Йәле, сөйләп бир, күпердә нишләден?
Иван Яковлевич агарып катты... Ләкин шушы урында әлеге вакыйга билгесезлек
томанына урала, алдагы хәлләрдән без бихәбәр.
II
Коллежский асессор Ковалев йокысыннан иртәрәк уянды да, иреннәрен
бөрештереп: «брр...» — дип куйды, уянгач ул гел шулай итә, гадәтенә сенгән, ләкин
сәбәбен әйтеп бирә алмый. Ковалев киерелде-сузылды да өстәлдәге бәләкәй көзгене
алып бирергә боерды. Ул кичә борынындагы чыккан бетчәне карамакчы иде, әмма.
борын урынында. тап-такыр буш урын! Ковалев, коты чыгып, су сорап алды һәм
сөлге белән күзләрен сөртте: борын . һаман юк иде ! Ул, йокламыйм микән дип,
калтыранган куллары белән үзен капшап-тотып карады: йоклаганга да охшамаган.
Коллежский асессор Ковалев караватыннан сикереп торды да селкенгәләп алды: әмма
борын юк иде!.. Шундук үзен киендерергә әмер бирде һәм обер-полицмейстерга
чыгып чапты.
Бу урында безгә Ковалевнын үзен, анын нинди коллежский асессор булуын
сөйләп китү мәгъкүл булыр. Коллежский асессорларнын төрлесе була. Гыйльми
аттестатлар ярдәмендә бу дәрәҗәле исемне алган коллежский асессорларны Кавказда
билгеләнгән коллежский асессорлар белән чагыштырырлык та түгел. Болар бөтенләй
икесе ике төрле дәрәҗә. Гыйльми коллежский асессорлар. Ләкин Россия искитмәле
ил бит ул, әгәр бер коллежский асессор турында сөйли башласан, Ригадан Камчаткага
хәтле булган бөтен коллежский асессорлар да үзләренә кабул итәчәк. Шул ук фикер
бөтен дәрәҗә һәм чиннарга да кагыла. Ковалев Кавказ коллежский асессоры иде.
Анын бу чинны алганына әле ике генә ел, шунлыктан аны бер генә минутка да оныта
алмый; ә инде үзенә затлылык төсмере, абруй өстисе килсә, үзен бервакытта да
коллежский асессор дип түгел, ә майор дип таныштыра. Урамда манишкалар 1* сатып
торучы берәр хатын-кызны күрсә: «Тынла әле, күгәрченкәем, син минем өемә кил,
яме, минем фатирым Садоваяда, майор Ковалев кайда яши дип сорасан, кем дә әйтеп
бирер»,— ди ул гадәттә. Чибәррәк хатын-кызны очратса: «Син, җаныкаем, майор
Ковалев фатирын сораш»,— дип әйтмичә калмый. Шуна күрә дә без аны алга таба
коллежский асессор дип түгел, майор дип йөртәчәкбез.
Майор Ковалев һәр бирмеш көн Нева проспектында йөрергә гадәтләнеп китте.
Манишкасынын якасы һәрвакыт чиста һәм крахмалланган булыр. Чигә чәчләре анын
губерна һәм өяз землемерлары, архитекторлар һәм полк табиблары, төрле полиция
вазифаларын башкаручылар, гомумән, бик шәп итеп бостон
2 3 уйнаучы, чиртсән
кан чәчрәп чыгардай таза, янып торган битле ирләрнеке кебек янагынын уртасыннан
башланып борынына хәтле җиткән. Майор Ковалевнын асылташлы һәм герблы,
чәршәмбе, пәнҗешәмбе, дүшәмбе дип язылган мөһерле балдаклары да бихисап.
Майор Ковалевның Петербургка килүе дә тикмәгә түгел — чинына лаек эш урыны
эзләп йөрүе иде: ун килсә, вице-губернатор, инде бер дә булмаса, абруйлырак
департаментта хуҗалык эшен алып баручы чиновник урыны булмасмы дип өметләнә
иде. Майор Ковалев өйләнергә дә каршы түгел, ләкин монын һичшиксез үтәлергә
тиешле шарты бар — кәләш өчен бирнәгә ике йөз мен мәһәр акчасы биргән очракта
гына риза ул. Ярыйсы гына матур, уртача зурлыктагы борын урынына күнел кайткыч
шома тигезлек күргән майорнын хәле ничек икәнен укучы үзе чамаласын инде хәзер.
2 Манишка — ирләр күлмәгенә тегелеп йә кигезелеп куела торган ак күкрәкчә.
3 Бостон — кәрт уены.
БОРЫН
6* 153
Үч иткәндәй, урамда ник бер извозчик очрасын; плащына ныграк төренеп,
борыныннан кан киткәндәге кебек йөзен кулъяулык белән каплап җәяү китми чарасы
калмады. «Әллә ялгыш күрдемме сон, борыннын тик торганнан юкка чыгуы
ахмаклык бит» дигән уй белән ул көзгедән карарга дип махсус татлы ашамлыклар
кибетенә керде. Бәхетенә, кибеттә беркем дә юк иде; кайбер кибетче малайлар
бүлмәләрне акшарлыйлар, урындыкларны урнаштыралар, кайсылары, йокыдан
айныр-айнымас килеш подноска салып, кайнар бөккәннәр чыгаралар; өстәл-
урындыкларда кофе түгелгән кичәге газеталар аунап ята. «Аллага шөкер, беркем дә
юк икән әле,— диде ул эченнән, — әйбәтләбрәк карарга була. Күргән, ишеткән хәлме
инде бу?! — диде ул төкеренеп.— Ичмасам, берәр нәрсә үссен иде, буш булганчы!..»
Үртәлүеннән иреннәрен кысып, кибеттән чыкты да, гадәтенә хас булмаганча,
беркемгә дә күтәрелеп карамаска һәм елмаймаска тырышты. Кинәт ул бер йортнын
ишеге төбендә каккан казыктай тукталып калды; күз алдында әйтеп-анлатып булмый
торган гаҗәеп күренеш иде: ишек төбендә карета туктады; каретанын ишекләре
ачылды; мундир кигән бер әфәнде иелеп сикереп төште һәм баскычтан йөгереп менеп
китте. Каушау катыш гаҗәпләнүдән Ковалев гаҗиз булды: бу бит — анын үз борыны!
Әлеге сүз белән анлатып булмастай хәлдән әйтерсен бөтенесе асты өскә килде; ул
көч-хәл белән аягында басып торды; алай да, бөтен гәүдәсе белән калтырана-
калтырана, кире чыкканын көтәргә булды. Бер-ике минут үткәндерме-юкмы, борын
кире чыкты. Ул алтынлап чигелгән зур утыртма якалы мундир, замша чалбар кигән;
янбашына шпага элгән. Каурыйлар белән бизәлгән эшләпәсенә караганда, ул
статский советникка охшап тора. Анын кем беләндер күрешергә килгәнлеге көн кебек
ачык. Ул як-ягына каранды да: «Бире кил!» — дип кучерга кычкырды һәм утырып
китеп тә барды.
Мескенкәем Ковалев чүт кенә акылдан язмый калды. Мондый ике ятып бер
төшенә дә кермәгән вакыйга турында ул ни дип уйларга да белмәде. Күргән, ишеткән
хәлме инде бу?! Әле кичә генә үз урынында тик кенә утырган борын мундир киеп
йөрсен әле?! Майор карета артыннан чапты. Анысы әле ярый ерак китмәде, Казан
соборы янына барып туктады. Майор Ковалев соборга таба атлады. Яулыкларын ике
күзен генә ачык калдырып бәйләгән хәер сорашучы карчыклар арасыннан кысыла-
кысыла үтте дә чиркәүгә керде. Гыйбадәт кылучылар әллә ни күп түгел иде, һәммәсе
ишек төбендә таптаналар. Ковалевнын күнеле үз урынында түгел, дога кылуынын
рәте-башы булмады, күзләрен алан-йолан йөртеп, теге әфәндене эзләде. Ниһаять, ул
аны бер кырыйда басып торган хәлдә күреп алды. Борын йөзен зур утыртма яка эченә
яшергән дә тәкъва кыяфәттә догага оеган иде.
«Янына ничек кенә барыйм икән? — дип баш ватты Ковалев.— Мундирына,
эшләпәсенә караганда, статский советникка охшап тора. Ничекләр итеп янына
барыйм икән?!»
Ул якынрак килеп ютәлләп тә карады; әмма борын, һаман шул дөньядан күчкән
кыяфәттә, иелә-бөгелә догада булды.
— Хөрмәтле әфәндем... — дип сүз башлады Ковалев үзен эчтән дәртләндерергә
тырышып,— хөрмәтле әфәндем.
— Ни кирәк сезгә? — дип, борын әйләнеп карады.
— Бик гаҗәп бу, хөрмәтле әфәндем... минемчә... Сез үз урыныгызны белергә
тиеш. Бөтенләй уйламаган җирдә таптым мин сезне — чиркәүдә. Килешәсездер.
— Гафу итегез, ни сөйлисез сез, һич төшенә алмыйм. Аңлатыбрак әйтегез.
«Ничегрәк итеп аңлатыйм икән?» — дип, Ковалев беравык уйланып торды һәм
бар кыюлыгын җыеп:
— Билгеле, мин. ягъни, мин — майор. Миңа борынсыз йөрү һич килешә торган
эш түгел. Урамда сатып утыручы хатыннарга, әнә Воскресенск күперендә әфлисун
сатып утырырга борын кирәкмәскә дә мөмкиндер; әмма мина килсәк. күпме таныш-
белеш бар, статская советница Чехтарева, мәсәлән. Үзегез күз алдына китереп
карагыз. белмим инде, хөрмәтле әфәндем. (Шулай дип майор Ковалев җилкәләрен
НИКОЛАЙ ГОГОЛЬ
154
сикертеп куйды.) Гафу итегез. Әгәр дә мәгәр шушы хәлгә бурыч һәм намус
күзлегеннән карасак. Сез үзегез дә төшенерсез.
— Берни дә аңлый алмыйм,— диде борын.— Фикерегезне ачыграк әйтә
алмассызмы?!
— Хөрмәтле әфәндем. — диде Ковалев үз бәясен белеп, — мин сезне аңлаудан
гаҗизмен. Монда бөтенесе уч төбендәге кебек ачык. Сез бит минем шәхсән үз
борыным!
Борын, кашларын җыерып, майорга карады.
— Ялгышасыз, әфәндем. Мин үземә үзем хуҗа. Безнең арада андый тыгыз
бәйләнешнең булуы мөмкин түгел. Вицмундирыгызның төймәләренә караганда, сез
икенче ведомствода хезмәт итәсез.
Борын, сүзен тәмамлап, янә дога кылырга тотынды. Ковалев коелып төште, ни
эшләргә һәм ни уйларга белмәде. Шулчак сизелер-сизелмәс хатын-кыз итәге
җилфердәгән тавыш ишетелде; итәк-җиңе, якалары челтәр белән каймаланган күлмәк
кигән өлкәнрәк яшьтәге ханым белән билләре өзелеп торган ак күлмәктән, салам
төсендәге җиңел эшләпәдән зифа-нәзек ханым килеп керде. Артларына мул
бакенбардлы һәм дистәләп алмаш якалар тоткан озын буйлы гайдук килеп басты да
тәмәке савытын ачты.
Ковалев аларга якынрак елышты, манишкасының батист якасын күрсәтебрәк
чыгарды, алтын чылбырын рәтләде, як-ягына каранып, юка гәүдәле ханымга
елмайды. Тегесе, язгы чәчәктәй җиңелчә генә баш иеп, үтә күренмәле нәзек бармаклы
ап-ак кулын маңгаена куйды. Ханымның эшләпәсе астыннан күренеп киткән түгәрәк
ап-ак ияген, язгы роза чәчәген хәтерләткән йөзен күргәч, Ковалевның авызы колагына
җитә язды. Ләкин шундук, утка пешкәндәй, читкә тайпылды. Борынсыз булуы исенә
төшкәч, ирексездән күзенә яшьләр килде. Мундир кигән теге әфәнденең статский
советник кыяфәтенә кереп кыланып йөрүен, чынлыкта исә бер алдакчы һәм кабахәт
булуын, аның бары тик борын гына икәнлеген йөзенә бәреп әйтергә дип борылган
иде. Ләкин борыннан җилләр искән, мөгаен, тагын берәрсенә визит белән киткәндер.
Ковалев өметсезлеккә бирелде. Ул чыгу ягына таба барды да, колонналар янында
тукталып, борын күренмәс микән дип тирә-юньне энә күзеннән үткәрде. Майор аның
каурыйлы эшләпәсен дә, алтын белән чигелгән мундирын да әйбәт хәтерли; ә менә
шинелен искәрмәгән; каретасының, атларының төсе дә, кузладагы лакейның
барлыгы-юклыгы да, ливрееның нинди булуы да исендә юк. Җитмәсә, кареталар тыз
да быз чаба, күз иярмәле түгел, таныган очракта да туктатып калырмын димә. Көн
гаҗәеп матур һәм кояшлы иде. Нева проспектында халык ташкыны агыла;
Полицейскийдан Аничкин күперенә хәтле, бөтен тротуарны иңләп, чәчәк
шарлавыгыдай ханымнар сибелгән. Әнә каршына таныш надворный советник килә,
кайчагында, аеруча кеше алдында, ул ана подполковник дип эндәшә. Менә монысы
— Ярыгин — сенатта бүлек начальнигы, дус кеше, кәрт уенында ремиз
4 өчен гел
оттыра ул. Әнә Кавказда асессор дәрәҗәсе алган бер майор, янына чакырып кулын
изи...
— Их, шайтан алгыры! — дип әйтеп куйды Ковалев.— Әй, извозчик, обер-
полицмейстерга алып бар!
Ковалев тарантаска утырды да извозчикка: «Җилдән җитез элдерт әйдә!» — дип
кычкырды.
— Обер-полицмейстер бармы? — дип сорады ул өйалдына кереп җитәр- җитмәс.
— Юк ул,— диде ишек сакчысы.— Әле янарак кына китте.
— Менә сина мә!
— Шулай,— дип өстәде ишек сакчысы,— яна гына чыгып китте. Бер генә минут
алданрак килгән булсагыз да, өйдә тота идегез.
4 Ремиз — кайбер кәрт уеннарында: тиешле взятканы җыя алмаган өчен штраф.
БОРЫН
155
Ковалев, кулъяулыгы белән һаман йөзен каплап извозчикка утырды да:
— Киттек! — дип үртәлеп кычкырды.
— Кая? — дип белеште извозчик.
— Туры бар!
— Кая туры барыйм. Монда бит борылыш: унга борылыйммы, сулгамы?
Әлеге сорау Ковалевны уйланырга мәҗбүр итте. Бу хәлендә ана ин беренче
нәүбәттә Әхлак управасына мөрәҗәгать итеп карарга кирәк булгандыр, мөгаен. Анын
полициягә турыдан-туры катнашы булганга түгел, бәлки, әлеге управанын карарлары
бүтәннәренә караганда тизрәк тормышка ашырылганга; борын хезмәт иткән урыннан
гозереннен үтәлүен көтү акылсызлык галәмәте булыр иде, чөнки борыннын баягы
сөйләшүеннән ачык күренде: анын өчен намус төшенчәсе юк дәрәҗәсендә, ул
баягынак бу әфәндене күргәнем дә, белгәнем дә юк дип ялганлаган кебек, әлеге
очракта да күзен дә йоммый алдаячак. Шулай итеп, Ковалев Әхлак управасына
барырга дип боерырга авыз ачам дигәндә, башына янә бер уй килде: бу алдакчы
хәйләкәр, җае чыкса, шәһәрдән чыгып таярга да күп сорамас, ул вакытта бөтен
эзләүләрен җилгә очты дигән сүз, яки, Ходай сакласын, ай буена да сузылырга
мөмкин. Ниһаять, уйлана торгач, миен яшендәй бер фикер яктыртып алды. Ул
газетага мөрәҗәгать итәргә һәм, озын-озакка сузмыйча, кыяфәтен, килеш-килбәтен
сурәтләп белдерү бирергә исәп кылды. Очраткан кеше, шундук аны танып, үзенә
алып килсен, инде бер дә булмаса, кайда күргәнен хәбәр итсен. Шундый катгый
карарга килеп, майор извозчикка газеталар экспедициясенә барырга боерды, үзе юл
буе: «Тизрәк, хәсис! Тизрәк, адәм актыгы!» — дип, йодрыгы белән извозчикнын
аркасын төйде. Извозчик, башын чайкый-чайкый, дилбегәсе белән болонко кебек
озын йонлы атын камчылап: «Их, барин!» — диюдән узмады.
Тарантас, ниһаять, туктады. Ковалев, ухылдап, бәләкәйрәк кабул итү бүлмәсенә
килеп керде. Искерәк фрак кигән, күзлекле, чал чәчле чиновник, каләмен теш арасына
кыстырып, өстәл янында бакыр акчалар санап утыра иде.
Ковалев килеп керә-керешкә:
— Белдерүне кем кабул итә? — дип кычкырды.— Ә-ә, исәнмесез!
— Рәхим итегез! — дип, чал чәчле чиновник бер генә мизгелгә башын күтәреп
карады да янә өстәлдә таралып яткан тиеннәргә төбәлде.
— Мин белдерү бастырмакчы идем.
— Әз генә көтеп торыгыз,— дип, чиновник бер кулы белән кәгазьгә цифр язды,
сул кулы белән счетнын ике төймәсен тартып куйды.
Аксөякләр йортында хезмәт итүе килеш-килбәтеннән үк күренгән бер лакей
кулында язулы кәгазь тотып өстәл янында басып тора һәм, көткән арада ләм-мим бер
сүз дә әйтмәүне яхшысынмыйча, сөйләнә иде:
— Килешәсездер, сударь, көчек сигез гривна тормый бит инде, ягъни мин ана
дүрт тиен дә бирмәс идем, ә графиня үлепләр китә шунын өчен, билләһи газыйм, үлә:
тапкан кешегә йөз сум вәгъдә итә бит! Ни генә әйтмә, һәр кешенен үз зәвыгы шул.
Аучы икәнсен, легавый
5 этен асра син, йә пудельне; биш йөзенне дә җәлләмә, мен
сум түлә — анын каравы этен менә дигән булсын.
Чиновник итагать күрсәтеп, игътибар белән тынлый-тынлый, сметаны исәпләп
чыгарды, ягъни мәсәлән, белдерүдә ничә хәреф икәнен санады. Бүлмәгә кулларына
белдерү тоткан карчык-корчыклар, приказчиклар һәм урам себерүчеләр тулган иде.
Бер белдерүдә айнык күчерны хезмәтчелеккә биреп торуларын язганнар,
бүтәннәрендә — 1814 елда Париждан кайтартылган яна коляска; кер юа белүче һәм
бүтән эшләргә дә маһир унтугыз яшьлек асрау кыз; бер рессоры булмаган, ләкин әле
ныкча гына тарантас; унҗиде яшьләр чамасындагы яшь, кызу канлы алмачуар ат;
Лондоннан кайтартылган шалкан һәм редис орлыклары; атлар өчен ике аранлы
5 Легавый — ау этенең бер токымы.
НИКОЛАЙ ГОГОЛЬ
156
абзары һәм каен-чыршы агачлары үстерердәй җир биләмәләре дә булган дача
тәкъдим ителә; шулай ук иске аяк киемнәре табаннарын сату- алу өчен көн саен иртән
сәгать сигездән өчкә хәтле чакыру да бар иде. Шушы хәтле халыкны сыйдырган
бәләкәй бүлмә һавасынын нинди булуын чамалыйсыздыр; ләкин коллежский асессор
Ковалев ис-посны тоярлык түгел, чөнки ул йөзен кулъяулык белән каплаган, һәм дә
борынынын кай тарафларда сәфәр кылып йөрүе дә мәгълүм түгел бит әле.
— Хөрмәтлем, сорарга мөмкин булыр микән... Бик кирәк иде,— диде майор,
түземе төкәнеп.
— Хәзер! Хәзер! Ике сум да кырык өч тиен! Бер генә минут! Бер сум да алтмыш
дүрт тиен! — дип сөйләнә-сөйләнә чал чәчле әфәнде карчык- корчыкнын, урам
себерүчеләрнен язуларын йөзләренә ыргытты да Ковалевка карап: — Йомышыгыз
ни? — дип сорады.
— Мин үтенәм... — диде Ковалев,— караклык дип атаргамы моны, хыянәт
дипме, ничек әйтергә дә телем әйләнми. Мин басып чыгаруыгызны гына үтенәм, шул
кабахәтне тотып китергән кешене буш итмәм.
— Фамилиягезне әйтмәссез микән?
— Юк, фамилияне кыстырмыйк монда. Фамилияне күрсәтергә һич ярамый.
Танышларым дөнья хәтле: Чехтарева, — статская советница, Палагея Григорьевна
Подточина — штабс-офицерша. Танулары мөмкин, Алла сакласын! Сез коллежский
асессор дип кенә языгыз, майор чинындагы дисәгез тагын да шәбрәк булыр.
— Качкын дигәнегез Сездә асрау булып тордымы?
— Нинди асрау булсын? Андый гына хыянәт ярый әле ул! Миннән бит борыным.
качты.
— Кем! Бик сәер фамилия бу! Зур сумма белән качтымы инде ул Борынов әфәнде
дигәнегез?!
— Борын. ягъни. Сез бөтенләй икенче әйбер уйлыйсыз! Мин шәхсән үз
борынымнын юкка чыгуын әйтәм. Җен алыштырдымы шуны?!
— Ничек юкка чыгарга мөмкин сон ул? Кич башыма барып җитми.
— Ничек икәнен мин үзем дә белмим, ләкин анын статский советник булып бөтен
шәһәр буйлап йөрүе хак бит. Менә шуна күрә аны тоткан кеше тиз арада мина
кайтарсын дип белдерү бирүегезне үтенәм. Үзегез уйлап карагыз, шундый мөһим
әгъзасыз мин ничек кеше күзенә күреним инде? Аякнын чәнти бармагы түгел бит ул,
итек киеп кенә яшереп булмый аны. Һәр атнанын пәнҗешәмбесендә мин статская
советница Чехтареваларга барам; штабс- офицерша Подточина Палагея
Григорьевнага да барып-килеп йөрим, ә анын сөйкемле генә кызы бар... Хәзер мин
аларга йөри алмыйм дигән сүз бит бу!
Чиновник иреннәрен кысып уйга калды.
— Юк, мондый белдерүне мин газетада бирә алмыйм,— диде ул озак кына
эндәшми торганнан сон.
— Ник? Ни өчен?
— Шулай менә. Газета дәрәҗәсен төшерергә мөмкин. Әгәр бөтен кеше борыным
качты дип яза башласа. Әле болай да газетагыз җыен тузга язмаганны бастыра дип
тукып торалар.
— Ник тузга язмаган булсын? Монда шаккатырлык берни дә юк.
— Сезгә генә шулай тоела ул. Әле үткән атнада мондый хәл булды. Бер чиновник
сезнен кебек белдерү тотып килгән. Тиешле акчасын да түләде: ике сум җитмеш өч
тиен. Кара пуделе качкан дип язылган иде белдерүендә. Бер караганда, гадәти хәл. Ә
чынлыкта пасквиль
6 килеп чыкты: пудель дигәнебез казначей булган икән бит,
хәзер инде хәтерләмим кайсы оешмадан икәнен.
— Мин бит пудель турында түгел, ә шәхсән үз борынымны язам, үземне язган
6 Пасквиль — берәр кешене мыскыл итү өчен язылган яла ягулы, кимсетүле әсәр.
БОРЫН
157
кебек бит инде ул.
— Юк, мондый белдерүне газетада урнаштыра алмыйм.
— Борыным юкка чыкканны белә торыпмы?!
— Югалса, анысы бит табиб кайгысы. Арада шундый осталары бар, теләсә нинди
борын тегеп куярлар. Сез үзегез дә бик шаярта торган кешегә охшап торасыз.
— Билләһи дип әйтәм, ант менә! Алайга китсә, күрсәтәм хәзер.
— Мәшәкатьләнмәгез! — диде чиновник борын тәмәкесен исни-исни.— Хәер,
әгәр бик мәшәкать димәсәгез, күз төшереп алырга була,— диде ул, кызыккан кыяфәт
чыгарып.
Коллежский асессор йөзеннән кулъяулыгын алды.
— Дөрестән дә, гаҗәеп хәл бу! — диде чиновник,— урыны шоп-шома, әле генә
табадан төшкән белен диярсен. Ничек шулай тигез булырга мөмкиндер!
— Инде хәзер дә бәхәсләшеп торасызмы?! Белдерүне басарга кирәк икәнен
үзегез дә күрәсез. Мин сезгә чиксез рәхмәтле булачакмын; әлеге хәл унаеннан
танышырга мөмкинчелек чыгуга шатмын.
Майор, күрәсен, бераз төрттереп алырга теләде булса кирәк.
— Белдерү язу әллә ни кыен эш булмас анысы,— диде чиновник,— ләкин мин
сезнен өчен бер файда да күрмим монда. Әгәр бик теләсәгез, берәр остарак яза торган
кешегә сөйләгез дә, шушы четерекле хәл турында мәкалә язып «Северная пчела»
газетасында бастырсын (бу урында ул тагын тәмәке иснәп алды), яшүсмерләргә
файдасы тимәсме (бу урында ул борынын сөртеп алды) йә кызыксындырмасмы.
Коллежский асессор үртәлүдән нишләргә белмәде. Ул карашын түбән иде һәм
газетанын аскы өлешендә спектакльләр турында хәбәр күреп алды; сөйкемле генә бер
актрисанын исемен очраткач, йөзе елмайгандай итте, кулы да, зәнгәр ассигнацияне
7
үзем белән алдым микән дип кесәсенә кереп китте, чөнки, Ковалев фикеренчә, штабс-
офицерлар кәнәфидә утырырга тиешләр,— шулчак, борыны исенә төшеп, кәефе
шундук кырылды!
Ковалевнын нәүмизләнүе чиновникка да тәэсир итми калмады.
Хәленә кереп, җылы сүз кушарга ниятләде:
— Мондый мәзәк хәлгә калуыгыз бик аяныч. Тәмәке иснәп куегыз әле! Ул баш
авыртуын да баса, күңелне дә ачып җибәрә...
Шулай дип, чиновник тәмәке савытының эшләпәле ханым сурәте төшерелгән
капкачын, җитез генә ачып, Ковалевның йөзенә якынайтты.
Бу уйланмаган кыланыш Ковалевны чыгырыннан чыгарды.
— Мондый шаяртуыгыз урынсыз дип уйлыйм,— диде ул гасабиланып,—
күрмисезмени, мин ничек, ни белән иснәргә тиеш аны? Күз алдымнан юк итегез
тәмәкегезне! Минем хәзер аны күрәсем дә килми, әтрәк-әләм березинский сортын
гына түгел, рапеның үзен тәкъдим итсәгез дә.
Ул пыр тузып, ачуына, чыдаша алмыйча, газета экспедициясеннән чыкты да
шикәр дигәндә тәкатьсез булган шәхси приставка китте. Приставның өйалды да, аш
бүлмәсе дә таныш-белеш купецлар алып килгән шикәр каплары белән тулган иде.
Приставның пешекчесе хуҗасының озын кунычлы казна итекләрен салдырып ята;
шпага һәм шуның кебек хәрби кораллары почмакларга элеп куелган: өчпочмаклы
эшләпәсенең киң кырыйларын өч яшьлек малае тарткалый-йолыккалый башлаган,
пристав үзе, ызгышлы-тиргәшле хөкүмәт эшеннән соң, тыныч өй мохите рәхәтенә
тиенергә өметләнеп тора иде.
Ковалев килеп кергәндә, ул, киерелеп-сузылып, тамагын кырды һәм: «Их, бер-ике
сәгать йоклап алыйм әле!» — дип сөйләнеп алды. Коллежский асессорның вакытсыз
йөрүен шушы хәлдән чамалавы кыен түгел. Әгәр ул бу чакта берәр кадак чәй йә
постау алып килсә дә, ачык йөз белән каршы алуга исәп тота алмаган булыр иде.
7 Ассигнация — 1769—1843 елларда Россиядә йөргән кәгазь акча исеме.
НИКОЛАЙ ГОГОЛЬ
158
Шәхси пристав сәнгать әсәрләрен һәм мануфактура әйберләрен хуп күрсә дә, дәүләт
ассигнациясенә бөтенләй биһуш иде. «Менә ичмасам әйбер,— дип әйтергә ярата иде
ул,— моннан әйбәтрәк нәрсәнең булуы мөмкин түгел: ашарга сорамый, күп урын
алмый, күпме булса да кесәгә сыя, төшерсәң — ватылмый».
Пристав Ковалевны шактый коры каршы алды һәм төшке аштан соң тикшерү эше
башлауның мәгъкуль түгеллеген, ашап-эчкәннән соң бераз ял итеп алуны табигать
үзе кушуын (моннан коллежский асессор борынгы акыл ияләренең хикмәтле сүзләре
приставка таныш икәнен күрде), тәртипле кешенең борынын өзеп алмаячакларын,
дөньяда майорларның төрлесе булуын, юньле кием күрмичә, әшәке җирләрдә
ышкылып йөрүче майорларның да җитәрлек булуын тәфсилләп аңлатты.
Ягъни мәсәлән, аңлаган кешегә аңларлык булды. Ковалев гаять үпкәчел адәм иде.
Үзе турында ни генә сөйләмәсеннәр, кылы да селкенми, ә менә чинына, дәрәҗәсенә
кыеграк сүз әйтсәләр, гомердә кичерәсе юк. Театрларда спектакль-тамашалар
уйнаганда обер-офицерларга кагылышлы кире сүзләр ычкынса, колагына элмәскә
мөмкин әле, иллә мәгәр штабс-офицерларга беркем сүз тигермәскә тиеш дип саный
ул. Приставның шулай кабул итүенә аның хәтере калды, башын чөеп һәм кулларын
бераз җәя төшеп, горур гына: «Әйтергә мәҗбүрмен, мондый рәнҗетүдән соң минем
бүтән әйтер сүзем юк.» — диде дә чыгып китте.
Ул, аягын көчкә сөйрәп, өенә кайтып егылды. Кичке эңгер-меңгер чак иде. Көне
буена сузылган уңышсыз киләп-сарып йөрүләрдән соң фатиры бигрәк шыксыз,
күңелсез тоелды. Алгы бүлмәдә лакее Иван пычранып беткән күн диванга аркан яткан
да түшәмгә төкереп уйный, төкереге лач итеп гел бер урынга барып төшә. Аның
шундый битарафлыгы хуҗасын чыгырыннан чыгарды; маңгаена эшләпәсен бәреп:
«Син, дуңгыз, һаман юләр сатып ятасыңмы?» — дип җикеренде. Иван сикереп торды
да плащын салдырам дип хуҗасына барып тотынды.
Майор, бүлмәсенә кергәч, эттәй арып һәм кара кайгыга батып кәнәфиенә барып
ауды да уф-пуф килеп бераз яткач:
— Йа Раббым! Йа Ходам! Минем башка гына төшкән нинди бәхетсезлек бу?
Аягым йә кулым булмасын иде ичмасам; колаксыз калсам, начарлыкка начар да,
ләкин түзәр идем; әмма борынсыз йөрү... Борынсыз кешене кем дип тә әйтеп булмый:
кош дисән — кош түгел, адәм дисән — адәм түгел, тот та тәрәзәдән ат үзен! Сугышта
йә дуэльдә өзеп алсалар, йә үземнен гаеп белән булса, бер хәл; югыйсә тик торганда,
бер сәбәпсез борынын юкка чыксын әле!.. Юк, тиктомалдан югалмас,— диде ул бераз
уйланып торгач.— Борыннын юкка чыгуы мөмкин хәл түгел; берничек тә анлатып
булмый моны. Йә төш күрәм, йә саташып ятам инде; әллә сон, су дип ялгышып,
кырынганнан сон сөртенергә тоткан аракыны эчтем микән?
Үзенен чынлап та айнык икәненә ышанырга теләп, майор нык итеп чеметеп алган
иде, авыртуына чыдый алмый кычкырып җибәрде. Авыртуны тойгач, өнендә,
чынбарлыкта икәненә инанды. Әкрен-шыпырт кына көзге янына килде дә, борын үз
урынында түгел микән дигән яшерен уй белән башта күзләрен чытырдатып йомды;
шундук ачты да:
— Хурлык, билләһи! — дип читкә тайпылды.
Бик четерекле эш, ни дип тә анлатып булмый моны. Әгәр инде сәдәптер, көмеш
кашык йә сәгать мазар югалса, бер хәер әле; менә борын хәтле борыннын үз
фатирында юкка чыгуы — башка сыймаслык хәл!.. Майор Ковалев, шушы вакыйгага,
бәйле булырдай сәбәп-хәлләрне үлчәү тәлинкәсенә салып фикерли-зиһенли торгач,
башына бер уй килде: монын сәбәпчесе, һичшиксез, штабс-офицерша Подточина
булырга тиеш, бу ханым бит аны кызына, ничек өйләндерергә белми йөри. Ул үзе кыз
белән ара-тирә очрашып йөрергә каршы түгел, ләкин эшне зурга җибәрүдән кача. Ә
инде штабс- офицерша кызын ана кияүгә бирәсе килүен туп-туры белдергәч, ул матур
сүзләр әйтүдән туктап, үзенен яшьрәк булуын, кырык ике яшь тулганчы, биш еллап
хезмәт итәргә тиешлеген сылтау итеп әкрен-әкрен читләшә башлады. Менә шуна күрә
дә штабс-офицерша үчлектән берәр сихерче карчыкны яллагандыр, алайса борыннын
БОРЫН
159
киселүен берничек тә анлатып булмый: бүлмәгә беркем дә кермәде; чәчтараш Иван
Яковлевичта ул чәршәмбе көнне үк булды, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне
борыны урынында иде — моны ул төп-төгәл хәтерли һәм белә; һич булмаса авыртуы
сизелер иде, аннан сон яра алай тиз генә төзәлми дә, белен кебек шома да булмый
бит. Ул план кора башлады: штабс-офицершаны рәсми рәвештә судка чакырыргамы,
әллә өенә барып фаш итәргәме?! Ишек ярыкларыннан саркып кергән шәм яктысы уй
йомгагын шул урында өзде — алгы бүлмәдә Иван шәм кабызган икән. Бүлмәне шәм
нуры белән яктыртып, Иван үзе дә чыкты. Баринын сәер хәлдә күреп бу тиле-миле
аптырашта калмасын дип Ковалев кулъяулыгын ялт кына чыгарды да кичә генә
борын булган урынны каплады.
Иваннын эт оясыдай үз бүлмәсенә чыгып китүе булды, алгы бүлмәдә:
— Коллежский асессор Ковалев монда яшиме? — дип сорашкан чит тавыш
ишетелде.
Ковалев сикереп торды да тизрәк ишекне ачып:
— Керегез. Майор Ковалев монда,— диде.
Мәһабәт кыяфәтле, тулы чырайлы, конгырт чигә чәчле, теге чакта Исакиев
күперендә басып торган полиция чиновнигы килеп керде.
— Сез борыныгызны югалткан идегез бугай?
— Әйе шул.
— Табылды ул.
— Чынмы? — дип кычкырып җибәрде Ковалев. Сөенеченнән ул телсез калды.
Калын иреннәрендә һәм йөзендә шәм яктысынын шәүләсе уйнаган квартальныйга
карап катты.— Ничек таптыгыз?
— Юлга чыгарга җыенган чакта эләктердем. Ригага китмәкче булып дилижанска
да утырган иде инде. Паспорты да күптәннән бер чиновник исеменә язылган булган.
Ин сәере шул: баштарак мин аны бер әфәнде дип торам. Бәхетемә күрә, ярый әле
янымда күзлегем бар иде, борын икәнен шундук танып алдым. Мин бит күрә карау,
менә сез каршымда басып торсагыз да, йөзегезне тоташ кына чалымлыйм:
борыныгызны да, сакалыгызны да аера алмыйм. Хатынымнын әнисе дә ерактан
күрми.
Ковалев үзен кая куярга белмичә, үрсәләнеп:
— Кайда сон ул? Кайда? Хәзер янына барам! — диде.
— Борчылмагыз. Мин анын сезгә кирәген белеп, үзем белән алып килдем. Ин
гаҗәбе шул, Вознесенск урамындагы теге мошенник чәчтарашнын һичшиксез
катнашы бар монда, мин аны да кулга алдым. Кыек юлда йөридер бу дип шикләнә
идем аны, дөрес булып чыкты. Әле өченче көн генә бер ларектан сәдәпләр урлаган
икән. Менә, борыныгызга берни дә булмаган, нәкъ үзе.
Шулай дип, квартальный кесәсенә үрелде һәм кәгазьгә төрелгән борынны
чыгарды.
— Шул үзе! — дип кычкырып җибәрде Ковалев.— Нәкъ үзе! Бүген мина чәйгә
рәхим итегез.
— Бик рәхәтләнеп риза булыр идем дә, бер дә вакытым юк: кайтышлый мәҗбүри
хезмәт белән төзәтү йортына сугылып чыгасым бар... Азык-төлеккә бәяләр күтәрелеп
китте бит әле. Миндә әби дә яши, ягъни хатынымнын әнисе, бала-чага да җитәрлек,
олысы бигрәк тә сәләтле күренә, башлы малай, бик укытасы, кеше итәсе килә, тик
акча җиткерәлми интегәм.
Ковалев, монын тел төбен анлап, өстәлдән кызыл ассигнацияне алды да
надзирательнен кулына сонды, тегесе, үкчәләрен бәреп, башын иде дә саубуллашып
чыгып китте, икенче мизгелдә инде тавышы урамда ишетелде: арбасы белән
бульварга барып кергән томана бер мужикка үгет-нәсыйхәт укый иде.
Квартальный киткәч, коллежский асессор кисәк сөенечтән беравык ансыз булып
торды, күпмедер вакыттан гына нидер күрә һәм тоя алырлык хәлгә килде. Борынны
ипләп кенә учына алды да игътибар белән карый- тикшерә башлады.
НИКОЛАЙ ГОГОЛЬ
160
— Шул үзе, нәкъ үзе! — диде майор Ковалев.— Әнә сул ягында кичә чыккан
бетчәсе дә бар.
Майор шатлыгыннан чүт кенә кычкырып көлеп җибәрмәде.
Бу дөньяда берни дә мәнгелек түгел, сөенеч дигәненнен тәэсире икенче мизгелдә
кимегән була, бераздан ул тагын да сүлпәнләнә төшә һәм күнелнен гадәти халәтенә
әйләнә: суга ыргытылган вак таш ясаган боҗралар кебек, тора-бара шома су өслегенә
кушылып бетә. Ковалев, уйлана торгач, әле куанырга иртәрәк икәнен фикерләде:
борын табылды-табылуын, ләкин бит әле аны ябыштырасы, урынына куясы бар.
— Әгәр дә ул ябышмаса?
Үз-үзенә биргән сораудан Ковалев агарынып китте.
Әйтеп-анлатып булмый торган курку хисе белән ул өстәлгә ташланды, борынны
кыек куя күрмим дип көзгене якынрак китерде. Куллары дер-дер калтырый иде.
Ипләп кенә, сак кына тотып, борынны элеккеге урынына куйды. Йа Хода! Борын
ябышмады!.. Ул борынны авызына китерде, сулышы белән җылыткандай итте һәм
тагын шома урынга куйды: ләкин борын урынында тормады.
— Йә, әйдә инде! Ябыш, имгәк! — дип әйтеп-үгетләп тә карады. Ләкин борын
агачка әйләнгән диярсен, шап итеп өстәлгә килеп төште. Майорнын йөзе, көзән
җыергандай, чалшаеп кыйшайды.— Ябышмас микәнни? — дип сөйләнде ул коты
чыгып. Ләкин борынны үз урынына кат-кат куеп караса да, эш пешмәде.
Ул Иванны дәште дә, шул ук йортнын өске катындагы яхшырак фатирда яшәүче
табибны чакырырга, кушты. Табиб дигәнебез дегеттәй кап-кара матур чигә чәчле,
күрер күзгә күркәм генә ир кеше иде (хатыны да үзенә иш: янып торган таза ханым),
ул һәр иртәдә алма ашый, авызын гел тазалап тота, иртәдән көн саен чайкый,
төрледән-төрле биш щетка белән чистарта иде. Табиб шундук кереп тә җитте.
Бәхетсезлекнен кайчанрак булуын сорашып, Ковалевнын иягеннән күтәрде, элек
борын булган урынга баш бармагы белән чирткәч, майор үзе дә сизмәстән башын
артка чөйде , баш чүмече белән чек итеп стенага килеп бәрелде. Табиб, берни дә
булмагандай, ана стенадан читкәрәк авышырга кушты, башын ун якка кыйшатырга
боерды да, элек борын булган урынны капшап: « Им!» — дип куйды. Аннан башын
сул якка борырга әйтте дә тагын: « Ьм!» — диде, ахырда баш бармагы белән янә
чирткәч, авызын ачып тешләрен тикшергәндә ат башын ничек чөеп җибәрсә, майор
Ковалев та шулай итте. Шундый тикшерүләр уздыргач, табиб башын чайкап:
— Юк, куеп булмас моны. Борынсыз йөрүегезне мәслихәтрәк күрәм, югыйсә
бөтенләй бозылыр гына. Аны, билгеле, ябыштырырга мөмкин; мин аны хәзер
ябыштыра да алам, ләкин, дөресен әйтәм, начар гына булыр,— диде.
— Борынсыз калыйммыни инде мин? — диде Ковалев.— Моннан да мөшкел
хәлгә төшкәнем юк иде. Адәм хуры булдым бит! Ни йөзем белән кеше күзенә күреним
хәзер?! Менә бүген кичкә мин ике йортка чакырулы. Таныш-белешләрем җитәрлек:
статская советница Чехтарева, штабс-офицерша Подточина... Хәер, мондый
этлегеннән сон, полиция аша гына эш йөртергә туры килер әле анын белән. Мине бу
хәлдә калдыра күрмәгез,— диде Ковалев ялварып,— берәр җаен табыгыз, ничек
булса да ябыштырыгыз; бик яхшы чыкмаса чыкмас, эләгеп торса ярар, төшә-нитә
күрмәсен дип тотыбрак йөрермен. Мин бит биемим, саксыз кыланып зыян китерү
куркынычы юк. Килүегезне буш калдырмам, анысына борчылмагыз, хәзинәдә
барынча тырышырмын.
— Ышанасызмы,— диде табиб артык көчле дә, йомшак та булмаган, ләкин
гаҗәеп үзенә җәлеп итә торган тавыш белән,— мин бервакытта да файда өмет итеп
дәваламыйм. Минем гадәтемә ят нәрсә ул. Кире кагып үпкәләтмим дип кенә
алыштыргалыйм. Билгеле, мин сезнен борынны урынына куя алам; ләкин, әгәр инде
сүземә ышанмыйсыз икән, намусым белән әйтәм, үзегезгә начаррак булачак. Шулай
табигый хәлендә калсын. Салкын су белән ешрак юыгыз, ышаныгыз сүземә,
борыныгыз булмаса да, элеккеге кебек үк сәламәт булырсыз. Ә борыныгызны
спиртлы банкага салырга кинәш бирер идем, шуна ике аш кашыгы көчле аракы белән
БОРЫН
161
җылытылган уксус өстәсән, тагын да яхшырак — бу юл белән ярыйсы гына акча да
эшләр идегез. Әгәр бик кыйммәт сорамасагыз, мин үзем дә сатып алам.
— Юк, юк! Сатаммы сон? — дип ярсып кычкырды майор Ковалев,— бозылсын
лутчы!
— Гафу итегез! — диде табиб, саубуллашып,— файдам тимәсме дигән идем.
Ярый сон! Минем тырышканны үзегез күреп тордыгыз.
Әйтәсен әйтеп, табиб гәүдәсен төп-төз тотып чыгып китте. Ковалев хәтта анын
йөзенә дә күтәрелеп карамады, битараф кыяфәттә тора бирде, кап- кара фрагынын
җин очыннан чыгып торган кар кебек ап-ак чиста күлмәк җиннәре генә күзенә
чалынып калды.
Икенче көнне ул, жалоба җибәргәнче, алган әйберен тавыш-тынсыз гына кире
кайтармасмы дип, штабс-офицершага хат юлламакчы булды. Хат мондый эчтәлектә
иде:
«Мөхтәрәм ханым
Александра Григорьевна!
8
Сезнен тарафтан кылынган бу гайре табигый хәлне аңларга башым җитми.
Ышаныгыз, мондый юл белән сез берни ота да, мине кызыгызга өйләндерә дә
алмаячаксыз. Минем борынга кагылышлы әлеге күңелсез хәлнең төп сәбәпчесе сез,
бары тик сез генә булуыгыз көн кебек ачык. Көтмәгәндә урыныннан кубып, качып
китүе һәм маскировкаланып бер чиновник кыяфәтендә йөрүе, аннан үз төсенә кире
кайтып төшүе шәхсән үзегезнең йә булмаса шикле эшләр белән шөгыльләнүче
ахирәтләрегезнең сихерчелек галәмәтедер. Мин үземнең яктан сезне кисәтеп куярга
тиеш табам: әгәр борын бүген үк үз урынында булмый икән, мин закон яклавына һәм
ярдәменә мохтаҗ булачакмын.
Сезгә тирән ихтирам белән Платон Ковалев».
«Хөрмәтле әфәндем
Платон Кузьмич!
Хатыгыз мине чиксез гаҗәпләндерде. Мин, чын күңелдән әйтәм, сезнең тарафтан
мондый гаделсез гаепләүләрне һич көтмәгән идем. Сезгә шуны хәбәр итәргә
тиешмен, мин өемдә сез әйткән чиновникны маскировалаган килеш тә, чын үз
кыяфәтендә дә кабул иткәнем булмады. Дөрес, миңа Филипп Иванович Потанчиков
килгәләде. Ул — яхшы тәрбияле һәм зур гыйлемгә ия зат — кызымның кулын да
сораган иде, ләкин мин өметләндерердәй берни дә вәгъдә итмәдем. Сез тагын борын
турында әйтәсез. Әгәр сез мине кызымны сезгә бирүдән рәсми төстә баш тарта дип
уйлыйсыз икән, бу тагын гаҗәпләндерә, киресенчә, сез үзегез бит араны өзү ягында,
бу мәсьәләгә минем фикерем сезгә мәгълүм, әгәр яучы җибәрергә уйласагыз, мин
шундук риза булачакмын, чөнки минем иң зур теләгем шул. Өметләр баглап, сезгә
изге теләктә калучы
Александра Подточина».
Ковалев, хатны укып чыккач: «Аның бер гаебе дә юк. Җинаять кылган кеше
мондый хат язалмый.— Коллежский асессор бу өлкәдә хәбәрдар иде, чөнки ул
Кавказда берничә тапкыр тикшерү эшләрендә катнашты.— Ничек аңларга соң бу
башка сыймаслык хәлне? — диде ул, төшенкелеккә бирелеп.
Әлеге искиткеч вакыйга турында имеш-мимешләр кайбер өстәүләр белән бөтен
шәһәргә таралды. Андый гадәттән тыш хәлләрне көтеп кенә торалар бит: мәсәлән,
күптән түгел генә магнетизм тәэсире буенча тәҗрибәләр бөтен дөньяны шаулатты.
Конюшенная урамындагы биюче урындыклар турындагы вакыйга да әле онытылып
бетмәгән, шуңа күрә коллежский асессор Ковалевның борыны Нева проспектында
инде өч сәгать сәяхәт кылып йөри икән дип сөйләүләргә халыкның һушы китмәде.
Маҗараны күрәсе килгәннәр урамга агылды. Кемдер әйткән, имеш, янәсе борынны
8 Н. Гоголь алда «Палагея Григорьевна» дип язган иде.
НИКОЛАЙ ГОГОЛЬ
162
Юнкер кибетендә күргәннәр: кибет янындагы этеш-төртешне, ыгы-зыгыны полиция
килеп тыйды. Театр ишек төбендә төрледән-төрле тәмле-томлы сатып торучы бер
елгыр алыпсатар бик матур, ныклы агач эскәмия ясап куйды да кеше башына
сиксәнешәр тиеннән басып карарга чакыра башлады. Бер полковник өеннән махсус
иртәрәк чыгып, халык төркемен көч-хәл ера-ера килгән иде дә, ләкин борын күрәм
дип йөрүе бушка булды, кибет тәрәзәсеннән йон фуфайка кигән һәм оегын рәтләп
маташкан кызны агач артына посып күзәтеп торучы кыска сакаллы, жилет кигән
франтны сурәтләгән, литография ысулы белән эшләнгән, инде ун ел буе шунда эленеп
торган картинаны гына күрде. Бер читкәрәк китте дә: «Шундый тузга язмаган имеш-
мимешләр белән кеше башын катыралар бит!» — дип ачуланып сөйләнде.
Берзаман майор Ковалевның борыны Нева проспектында түгел, ә Таврия
бакчасында сәфәр кылып йөри икән дигән хәбәр чыкты; ул анда күптән ияләнгән,
имеш, әле Хөсрәү Мирза яшәгән вакытларда ук, янәсе. Моны ишетеп, Хирургия
академиясенең кайбер студентлары шунда юнәлде. Шәһәр күләмендә танылган,
хөрмәткә лаек бер ханым бакчага күз-колак булып торучыга махсус хат язды; мондый
сирәк могҗизаны балаларга күрсәтергә, мөмкин булса, яшүсмерләргә үгет-нәсыйхәт,
гыйбрәт-сабак булырлык итеп аңлату эшләре алып барырга кирәк диелгән иде ул
хатта.
Мондый күз күрмәгән, колак ишетмәгән гадәттән тыш вакыйгаларга, бигрәк тә
югары җәмгыять вәкилләре, төрле табын-мәҗлесләргә йөреп, телләреннән саескан
очырып хатын-кызларны шаккатырырга һәвәс кешеләр бөтенләй мөкиббән китте. Ә
кайбер югары әхлаклы мөхтәрәм затлар бу көтелмәгән хәлләрне өнәмәделәр. Бер
әфәнде әле зарланып: хәзерге алга киткән заманда шундый тиле-миле хәбәрләрнең
таралуына гаҗәпләнүен, шуңа хөкүмәтнең битараф калуына, аптыравын сөйләп
торды. Ул да, күрәсең, хатыннары белән көн дә була торган ызгыш-талашны да
хөкүмәт хәл итәргә тиеш дип көтеп торучылар исәбеннән иде. Менә шуннан соңгы
вакыйгалар билгесезлек томанына урала, ни булган, ничек булган — бу хакта берни
дә мәгъдүм түгел.
III
Дөньяда кеше ышанмастай хәлләр була да тора. Әлеге очракны аңлатырга да сүз
табуы кыен: әле күптәнме статский советник чинында йөргән һәм шәһәрдә тиңе
булмаган шау-шу куптарган әлеге дә баягы борын көннәрдән бер көнне берни дә
булмагандай үз урынына, ягъни майор Ковалевның ике бит уртасына барып
кунакласын инде. Бу хәл апрельнең җиделәрендә булды . Майор иртәнчәк уянып үзе
дә сизмәстән көзгегә караса, күрә: борын! — шап кулы белән — борын шул! «Эһе!»
— Ковалев сөенеченнән бүлмә буйлап чүт кенә яланаяк тыпыр- тыпыр биеп китмәде.
Иван кереп кенә комачаулады. Ул шундук юынырга әзерләргә боерды һәм юынганда
басып көзгегә текәлде: борын бар. Тастымал белән сөртенгәндә тагын көзгедән
карады: борын урынында!
— Иван, карале монда, борыныма бетчә чыккан бугай,— диде ул, ә үзе: «Бетте
баш, Иван, юк, әфәндем, бетчә дә юк, борын да юк!» дисә, нишләрсең дип эчтән генә
уйлады.
Иван исә:
— Бетчә юк, борыныгыз чип-чиста! — диде.
«Әйбәт бу, рәхмәт төшкере!» — дип үзалдына сөйләнде майор һәм бармакларын
шартлатып куйды. Шул вакыт каймак урлап тотылган песи кебек мескен кыяфәттә
чәчтараш Иван Яковлевич ишекне ачып карады.
— Алдан ук әйтеп куй, кулың чистамы? — дип кычкырды Ковалев аны күрү
белән.
— Чиста.
— Алдашасың!
— Билләһи газыйм, чиста, сударь!
БОРЫН
163
— Кара аны, кирәгеңне бирермен.
Ковалев утырды. Иван Яковлевич аның өстенә япма бөркәде дә «ә» дигәнче
сакалын һәм ярты битен күбеккә батырды.
«Кара син аны! — дип, үзалдына сөйләнде Иван Яковлевич, борынга күз төшереп,
башын кыегайтып, кырыйдан да карады.— Менә, уйламассың да...» — дип, озак кына
текәлеп борынны күзәтте. Ниһаять, мөмкин хәтле ипләп кенә, сак кына борынның
очыннан тотарга дип ике бармагын күтәрде. Иван Яковлевичның өйрәнелгән, канына
сеңгән гадәте иде бу.
— Әй, әй, әй, кара аны! — дип кычкырып җибәрде Ковалев.
Иван Яковлевич коелып төште, аның болай бервакытта да уңайсызланганы юк
иде. Ниһаять, бераздан ияген сак кына кыра башлады; бу рәвешле, ягъни борыннан
тотмыйча гына кыру уңайсызрак иде, билгеле, ләкин кытыршы баш бармагын
яңагына һәм аскы казналыкка терәп тырыша торгач, исән- имин бу эшен очлап
чыкты.
Кырынып бетергәч, Ковалев тиз генә киенде дә, извозчик яллап тәмле - томлы
ашамлыклар кибетенә китте. Керү белән: «Малай, бер чынаяк кайнар шоколад
китер!» — дип әмер бирде дә ялт кына көзгегә күз төшерде: борын урынында иде!
Күңеле булып тирә-юньгә күз салды һәм күзләрен кыса төшеп мәсхәрәле елмаю белән
ике хәрбине күзәтте: берсенең борыны өстендәге жилет сәдәбеннән әллә ни зур түгел
иде. Шуннан ул вицегубернатор, һич югында хуҗалык эшләрен алып баручы
чиновник урынын юллап бер департаментның канцеляриясенә китте. Кабул итү
бүлмәсеннән узганда тагын көзгегә карады: борын урынында иде! Аннан чыккач, ул
бер таныш майор — коллежский асессор янына китте. Кешедән көләргә һәвәс бу
чәнечкеле телгә: «Телеңә шайтан төкергән!» дип әйткәли иде ул. Юлда уйлап барды:
«Әгәр майор мине күргәч көлә-көлә бөгелеп төшмәсә, борын урынында дигән сүз!»
Коллежский асессор шикле күренмәде. «Әйбәт, бик әйбәт әле бу, шайтан алгыры!»
— дип күңеле булып, Ковалев уйлап куйды. Юлда ул кызын иярткән штабс-
офицерша Подточинаны очратты, баш иеп исәнләште, тегеләре шатланып ах-вах
килделәр: димәк, кимчелекле бер җире дә юк. Майор алар белән озаклап сөйләшеп
торды, тәмәке савытын чыгарып, махсус алар алдында борынының ике тишегенә дә
ашыкмый гына тәмәке тутырды һәм янәсе: «Менә сезгә, тавык мие эчкән
нәмәрсәләргә! Кызыңа өйләнергә уйламыйм да әле». Хәзер инде майор Ковалев Нева
проспектында, театрларда берни дә булмагандай, иркенләп йөри торган булды.
Борыны да, әле күптәнме кайдадыр читтә йөргәнен сиздермичә, майорның битендә
утыруын белде. Шушы хәлләрдән соң майор Ковалевны гел, чибәр-чибәр
ханымнарның берсен дә игътибарсыз калдырмыйча, шаян сүзләр әйтеп көлдерә
торган, кәефле, шат күңелле итеп очрата иделәр; хәтта бер тапкыр Гостиный двор
янындагы бәләкәй кибеттә ниндидер орден тасмасы сатып алганын да күрделәр, нигә
алганы гына билгесез булып калды, чөнки аның гомерендә орден кавалеры булганы
юк бит.
Менә шундый искитмәле хәлләр булды бит әле иксез-чиксез илебезнең төньяк
башкаласында! Дөресе-ялганы буталып беткән шушы вакыйгалар белән танышкач,
тузга язмаган хәлләр дә була икән дип куясың. Борынның хуҗасыннан аерылып
китеп, статский советник кыяфәтендә төрле урыннарда сәяхәт кылып йөрүен газетада
бастыруның үзе бер мәгънәсезлек икәнен майор Ковалев ничекләр аңламады икән?
Мин моны газетада белдерү бастыру өчен күп акча түләргә кирәк икәнен күздә тотып
әйтмим: ул бик вак мәсьәлә, мин андый карун, акчага хирыс түгел. Бу — кеше
алдында килешми торган, әдәпкә сыймый торган гадәт. Борынның пешкән ипи
эченнән табылуы, моңа Иван Яковлевичның ниндидер катнашы булуы һич башка
сыймый торган хәл инде менә! Әмма тагын да гаҗәбрәге, авторның шул хәлне әсәр
сюжеты итеп алуы... Монысы инде бөтенләй сәер... Кеше ышанмастай хәлне чын
булса да сөйләмә дигән сүз дә бар бит әле. Беренчедән, моны бәян итүдән илеңә нинди
файда? Икенчедән. Икенчедән дә бернинди файда юк. Бу очракта ни дип әйтергә дә
НИКОЛАЙ ГОГОЛЬ
164
белмим инде.
Хәер, мондый көтелмәгән хәлләр чынбарлыкта булмас дип кем кистереп әйтә
ала?.. Төптәнрәк уйлап карасаң, дөреслек орлыгы яшеренеп ятуын инкяр итеп тә
булмый, дөньяда мондый гайре табигый хәлләрнең булуы бик мөмкин, сирәк булса
да, булмый тормыйдыр.
1835—1842
Люция ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА тәрҗемәсе