БОЛГАРГА ТОТАШКАН ТАМЫРЛАРЫБЫЗ
Теге яки бу халыкның этногенезына (килеп чыгышына) һәм этник тарихына бәйләнешле проблемалар, табигый ки, аеруча уңышлы булып төрле фәннәр һәм милли культура ядкәрләре үзара очраша торган уртак җирлектә генә хәл ителә ала. Безнең темага мөнәсәбәтле тарихи фольклор да, һичшиксез, халкыбызның этник тарихына бәйләнешле культура мирасына керә.
Фольклорның аерым жанрлары, бигрәк тә риваятьләр һәм легендалар, аеруча кыйммәтле чыганак булып исәпләнә, чөнки алар гасырлар тирәнлегеннән килә торган бай мәгълүматлар белән сугарылган. Һәм бу табигый дә. Риваятьләр
— халыкның буыннан-буынга тапшырыла килгән тел-авыз иҗаты елъязмасы. Аларның төп вазыйфасы — борынгы мөһим вакыйгалар һәм шәхесләр турында халыкның хәтерен-истәлекләрен саклау һәм җиткерү, аларга тарихи-эстетик бәя бирү.1 Легендалар да, риваятьләр кебек үк, дөреслеккә дәгъва итә торган, заманында сөйләүче тарафыннан да, тыңлаучы ягыннан да булган хәл итеп кабул ителгән һәм кайчакта хәзер дә шулай булып кала торган эпик хикәятләр. Ләкин, риваятьтән аермалы буларак, легендаларда гадәттән тышлык, хыял-фантастика, уйдырма һәм кайчакларда хәтта мифологик башлангыч та катнаша. Тик шулай да легендалар да вакыт-вакыт аерым тарихи мәгълүматлар белән үрелеп-керешеп киләләр. Димәк, алардагы шул тарихи орлыкны яки нигезне күрә һәм таба белергә, иң мөһиме
— чынны уйдырма катламнан аерып ала белергә кирәк.2
Борынгы Болгар дәүләте һәм аның көнчыгыш чигендә урнашкан меңьеллык Алабуга шәһәре белән бәйләнешле тарихи фольклорны фәнни кулланышка керткәндә һәм бәяләгәндә, без әнә шундый таләпләрдән һәм методологик принциплардан чыгып эш итәргә тиешбез. Бүгенге көндә безгә Алабуга турында һәм, руслар биргән атама белән әйткәндә, «Шайтан каласы» («Чертово городище») хакында берничә риваять һәм легенда билгеле. Аларның иң борынгыларында сүз Кама (Чулман) елгасы буендагы әлеге «кала»да заманында канатлы зур елан-сазаган яшәгәнлеге турында бара һәм җирле халыкның шуңа бәйләнешле ышанулары китерелә. Бу мәҗүси-мифологик легендалар безнең көннәргә Казан ханлыгында әсирлектә булган исеме билгесез кеше язып калдырган «Казанская история» (XVI йөз) һәм Шәрәфетдин Болгари-Мөслими язган «Тәварих-и Болгария» (XVIII йөз) кебек чыганаклар аша килеп җиткәннәр.3 Шул ук легендаларның аерым вариантлары шулай ук XIX йөз галимнәре П.Рычков, Н.Рычков һәм Ф.Эрдман хезмәтләре аша да мәгълүм.4
XIX йөзнең ахырында тарихи мәгълүматларга таянып Платон Заринский ачыклавынча һәм соңрак профессор А.Халиков раславынча, канатлы елан-сазаган образы Болгар дәүләте чорында һәм, өлешчә хәтта Казан ханлыгы дәверендә дә әле, җирле халык тарафыннан изгеләштерелгән һәм саклаучы-яклаучы мәҗүси- мифик зат итеп күз алдына китерелгән.5 Ата-бабадан килгән бу традициянең, ягъни илаһилаштырылган сазаган культының башы болгарлар һәм татарлар составына субстрат (субстрат — иң борынгы катлам мәгънәсендә) һәм этник компонентлар булып кергән һун-гуннар, сувар-хазарлар, угызлар һәм кимак-кыпчакларга барып тоташа. Ачыклап әйткәндә, кытай язмаларында Үзәк Азия һуннарының Лун-сы («Елан-ләү храмы») дигән гыйбадәтханәдә күккә (Тәңрегә) багышлап корбан бирүләре, патша-шаньюйлар мәетен ак елан-сазаган сурәте төшерелгән кара ефәккә чорнап күмүләре турында тарихи мәгълүматлар теркәлеп калган.6 Себердәге төрки каганат идарәчеләре Билге-каганның һәм Күл-тегинның каберләре өстенә исә ләү- сазаган ясалган ташлар куелган булган.7 Ә менә болгарларның бер кабиләсен тәшкил итүче савир/суварлар Төньяк Кавказда яшәгән вакытта муеннарына алтыннан һәм көмештән елан-сазаган сурәте ясалган бөти-амулет тагып йөргәннәр.8 Янә килеп, көньяк далаларда яшәгән кыпчаклар канатлы елан-сазаган сурәтен кылыч-хәнҗәр сапларына, садакларына — ук савытларына һәм ат дөрбия-сбруйларына ясый торган булганнар, һәм, Мурад Аджиның тикшереп ачыклавынча, әлеге яклаучы- саклаучы образ кыпчакларның этник символы булып әверелгән (сүз бара торган мифик образ исеменең кыпчак-куман телендәге һәм Идел буе болгарларындагы вариантлары: сазаган/саруган/шарукан).9 Боларга өстәп тагын шуны әйтергә кирәк: Дон буе
126
кыпчакларының башында 150 ел буена «елан-сазаган халкы»ннан чыккан Шаруканнар династиясе-нәселе торган һәм аларның Шарукан исемле шәһәре дә булган.10 Безнең карашыбызча, «саз»/«шар» тамырыннан ясалган әлеге сүзләрнең этимологиясе сак диалектларында «елан» мәгънәсен белдергән sazda, sausda сүзләренә барып тоташа булса кирәк.10а
Яңа тикшеренүләр күрсәткәнчә, сазаган образы хәтта борынгы болгарларның һәм кыпчак-кимакларның күмү йолаларында да яклаучы-саклаучы мифик зат буларак катнашкан. Бу очракта мин, барыннан да элек, Дунай буе Болгар дәүләтенең беренче башкаласы Плиска янында Аспарух (VII йөз) каберлегендә табылган сазаган сурәтен күздә тотам.11 Кубрат хан династиясенең тамга-мөһере булып исәпләнүче җиз тәңкәгә ясалган әлеге мифологик образ, безнең уебызча, хан каберенә йола таләп иткән өчен генә түгел, ә теге дөньяда хуҗасын яклау һәм саклау өчен дә күмелгән булырга тиеш.
Икенче мисал IX йөздә Көнбатыш Себердә барлыкка килгән кимаклар дәүләте территориясендә — Иртыш буенда ачылган Зевакин каберлеге белән бәйле. Безнең темага кагыла торганы — байбикә хатын күмелгән әлеге каберлектә табылган рун язмалы бронза көзге (рун — төрки бабаларыбызның борынгы шрифт-язу төре). Утыз хәрефтән торган бу ике юллык төркичә язманы археолог Ф.Арсланова белән тюрколог С.Кляшторный, текстта күрсәтелмәгән сузык авазларны үзләре фараз иткәнчә ачыклап укыганнар. Аларча тәрҗемәсе: «Знатная женщина освобождается от своего [чувства] зависти (гнева). Ее счастливый удел (ее благость) наступает». «Ябчи — рыжий (вар. огненно (ярко)-красный) ... дракон».12
Мин бу укылыш һәм әлеге тәрҗемә белән килешмәдем, текстны тартмый- сузмыйча, башка сузыклар белән үземчә укыдым. Түбәндәге гыйбарә һәм мондый кызыклы мәгънә килеп чыкты. Беренче юл: «Байбикә кояшыннан аерыла, рухы (җаны) ташлап китә»; икенче юл: «Якла (каплачы) дошманнан, изге лү (сазаган)».
Мисаллардан аңлашылганча, сазаган образы, димәк, һуннардагы кебек үк, кыпчак-кимакларда да яклаучы-саклаучы буларак хәтта теге дөньяга озата барган булып чыга. Безнең бу нәтиҗәбез Себердә атаклы Аржан курганын казыганда бер төрки кабереннән рун хәрефләре белән «lu» дип язылган бронза аел табылуы белән дә раслана.13 Каеш аелындагы бу сүзнең лү-сазаганның яклавына һәм саклавына исәп итеп язылганлыгы, безнеңчә, шиксез.
Борынгы төркиләрдә изгеләштерелгән ләү-сазаган образлары мифологик ышанулар, легендалар даирәсендә генә торып калмаган, ә борынгы төркиләрнең төрле сәнгать төрләренә, шаман догаларына һәм героик эпос-дастаннарына да үтеп кергән. Мәсәлән, кыргызларның атаклы «Манас» дастаны баштан алып ахырга кадәр елан-«айдагар» культы белән сугарылган (төрки телләрдәге айдагар, ажыдар, аждарһа, аждаһа — ираннарның өч башлы елан-баскак патша Ажи-Дахака исеме нигезендә ясалган сүзләр). «Бер башлы җитмеш колачлы айдагар» анда төрки- кыргызларны яклаучы буларак хәтта яуда катнаша.14 Шулай ук кыргызлар, казакълар һәм Себер татарлары арасында билгеле булган «Йиртөшлек» дастанында да геройга теләктәшлек итүче елан-аждаһалар патшасы Ак елан образы тасвирлана. (Каюм Насыйри сүзләрен исегезгә төшерегез: «Барлык еланнар кара төстә булып, еланнар патшасы ак була. Ак елан татарны яклый, ярата, алдан хәбәр биреп, төрле файдалар китерә»).15 Себер-Алтай шаманнарының чакыру догаларында да «алтмыш колачлы ажыдар» шаманның ярдәмчесе-булышчысы итеп сурәтләнә. Янә килеп, борынгы «Угыз-наме» дастанының Стамбулда Топкапу китапханәсендә сакланучы хәзергә
БОЛГАРГА ТОТАШКАН ТАМЫРЛАРЫБЫЗ
127
әйләнеп кайтыйк. Сүз барган легендаларда әлеге илаһи-мифик көч тә үзенә тагын бер функциясенә — дәүләт иминлеген, чик буйларын саклау вазыйфасына барып чыгабыз. Заманында канатлы елан образының чик буйларын саклау функциясенә күренекле фольклорчы В.Я.Пропп игътибар иткән булган.20 Археолог А.Х.Халиков үзенең хезмәтендә «Шайтан каласы»ндагы сазаганга менә шул сыйфатның да хас булуына басым ясый. Иәм шунысы характерлы: ил чиген саклаучы әлеге мифологик образ традицион ышану, дәвамлылык рәвешендә Болгар чорыннан Казан ханлыгы дәверенә дә күчә. Аерым алганда, «Казанская история»дә теркәлгән һәм Н.П.Рычков, Ф.Эрдман язып алган легендаларда Болгар дәүләтенең «мәлиге»/«илтәбәр»е дә, шулай ук Казан ханлыгының ханы да (бер легендада әлеге идарәче Сөембикә итеп бирелә) монголлар яки руслар яу белән килер алдыннан: «Кем җиңәчәк — монголлармы (соңрак варианты: руслармы), әллә безме?» — дип сорарга Алабугадагы елан-сазаган янына үзләренең вәзирләрен җибәрәләр. Иәр ике очракта да әлеге елан: «Минем инде сезне сакларга көчем бетте, бу җирләр басып алучылар кулына калачак», — дип җавап бирә һәм, һавага күтәрелеп, юкка чыга.
«Казанская история»дәге легендада янә бер мәгълүмат игътибарны җәлеп итә. Ачыклап әйткәндә, анда «Шайтан каласы»нда яшәүче елан-сазаган руслар килер алдыннан мәҗүси таш гыйбадәтханәдән түгел, ә мәчеттән очып чыгып киткән итеп тасвирлана. Безгә шулай ук исеме билгесез урта гасыр рәссамының әлеге фактны Казан яулап алынуга бәйләп ясаган рәсеме дә билгеле. Белүебезчә, анда да мәчеттән очып чыгып китүче канатлы елан сурәте төшерелгән. Бу мисалларны кайбер галимнәр гадәттә бабаларыбыз тоткан ислам динен мыскыллау өчен руслар уйлап чыгарган ялган итеп карыйлар. Минемчә, бу дөрес үк караш түгел. Әгәр елан-сазаганны мәчет белән бәйләп күрсәтү, чыннан да, мыскыллау һәм ялган икән, ул чагында Төрекмәнстанның башкаласы Ашхабадтагы атаклы Анау мәчете (XIV йөз) порталының як-ягына канатлы ике сары елан-
күпләргә билгесез версиясендә дә үзенең сихри-магик куәте белән яхшы һәм гаепсез кешеләрне бәла-казалардан һәм гарип-горабалыктан коткаручы-савыктыручы (ә явыз һәм гөнаһлы-гаепле кешеләрне ашаучы) изге елан-сазаган тасвирлана.16 Әгәр боларга янә Идел буе Болгар дәүләте биләмәләрендә табылган канатлы елан- сазаган сурәте төшкән мөһерләрне, бакыр акчаларны, алтын йөзекләрне17 һәм бил
каешына тегелгән шундый ук сурәтле тәңкәләрне дә китереп кушсаң, әлеге мифик
образ культының элек никадәр нык таралган булуы тагын да тулырак төс ала.
Иәм шушы ук гамәли сәнгать ядкәрләреннән болгарларның бу образны ни өчен
изгеләштергәнлекләрен, нинди максатта кулланганлыкларын да чамаларга була.
Инде Алабугадагы «Шайтан каласы»на бәйләнешле елан-сазаган образына табынучыларга карата ярдәмчел-булышучы зат итеп тасвирлана. Тирә-яктан аңа төрле үтенеч-сораулар белән туктаусыз кеше агылып тора, хәтта әсирләр исәбеннән аңа корбаннар да китерәләр. Канатлы елан- сазаган аларга сихри-илаһи көче белән ярдәм итә: чир-авырулардан котылдыра, Кама елгасы кискен борылыш ясаган куркыныч- бусагалы урыннан көймә- корабларын исән-имин үткәреп җибәрә, күрәзәлек итеп, киләчәк язмышларының нинди булачагы турында җаваплар бирә. Үзе белән исәпләшмәүчеләрне һәм ризалатмыйча үтеп китәргә теләүчеләрне исә һәлак итә, көймәләрен капландыра.18 Иң мөһиме — болгар мифологиясендә һәм аңа барып тоташучы татар хикәятләрендә елан-сазаган Болгар дәүләтенең һәм соңрак Казан ханлыгының чикләрен саклаучы һәм яклаучы көч булып күз алдына баса.19
Менә монда инде без сазаган образының әйләнеп кайтыйк. Сүз барган легендаларда әлеге илаһи-мифик көч тә үзенә тагын бер функциясенә — дәүләт иминлеген, чик буйларын саклау вазыйфасына барып чыгабыз. Заманында канатлы елан образының чик буйларын саклау функциясенә күренекле фольклорчы В.Я.Пропп игътибар иткән булган.20 Археолог А.Х.Халиков үзенең хезмәтендә «Шайтан каласы»ндагы сазаганга менә шул сыйфатның да хас булуына басым ясый. Иәм шунысы характерлы: ил чиген саклаучы әлеге мифологик образ традицион ышану, дәвамлылык рәвешендә Болгар чорыннан Казан ханлыгы дәверенә дә күчә. Аерым алганда, «Казанская история»дә теркәлгән һәм Н.П.Рычков, Ф.Эрдман язып алган легендаларда Болгар дәүләтенең «мәлиге»/«илтәбәр»е дә, шулай ук Казан ханлыгының ханы да (бер легендада әлеге идарәче Сөембикә итеп бирелә) монголлар яки руслар яу белән килер алдыннан: «Кем җиңәчәк — монголлармы (соңрак варианты: руслармы), әллә безме?» — дип сорарга Алабугадагы елан-сазаган янына үзләренең вәзирләрен җибәрәләр. Иәр ике очракта да әлеге елан: «Минем инде сезне сакларга көчем бетте, бу җирләр басып алучылар кулына калачак», — дип җавап бирә һәм, һавага күтәрелеп, юкка чыга.
«Казанская история»дәге легендада янә бер мәгълүмат игътибарны җәлеп итә. Ачыклап әйткәндә, анда «Шайтан каласы»нда яшәүче елан-сазаган руслар килер алдыннан мәҗүси таш гыйбадәтханәдән түгел, ә мәчеттән очып чыгып киткән итеп тасвирлана. Безгә шулай ук исеме билгесез урта гасыр рәссамының әлеге фактны Казан яулап алынуга бәйләп ясаган рәсеме дә билгеле. Белүебезчә, анда да мәчеттән очып чыгып китүче канатлы елан сурәте төшерелгән. Бу мисалларны кайбер галимнәр гадәттә бабаларыбыз тоткан ислам динен мыскыллау өчен руслар уйлап чыгарган ялган итеп карыйлар. Минемчә, бу дөрес үк караш түгел. Әгәр елан-сазаганны мәчет белән бәйләп күрсәтү, чыннан да, мыскыллау һәм ялган икән, ул чагында Төрекмәнстанның башкаласы Ашхабадтагы атаклы Анау мәчете (XIV йөз) порталының як-ягына канатлы ике сары елан- сазаган сурәте ясалган булуын ничек аңлатырга?!21 Йә булмаса Кытайдагы мәчетләрнең
стеналарына төшерелгән канатлы елан сурәтләрен ничек аңларга?!22 Үзеннән-үзе соралып
торган җавап бер: мәҗүси ышанулар калдыгы булган һәм безнең көннәргә килеп җиткән
әлеге образлар элек-электән үк аерым объектларны, шул исәптән дини храмны-мәчетне
саклаучы мифологик зат итеп тә күзалланганнар. Моннан тыш, этнографларның һәм
архитекторларның ачыклавынча, Татарстан территориясендә тәрәзә өслекләренә агачтан
кырып өй саклаучы елан- сазаган сурәтләре эшләү традициясенең яшәп килгәнлеге дә
билгеле.23 Бу, әлбәттә, Болгар чорыннан ук башлангыч ала торган традициянең дәвамы.
«Шайтан каласы»ндагы елан-сазаганның заманында нәкъ менә мәчетне һәм үзе
яшәгән тирәлекне саклаучы итеп күз алдына китерелгәнлеге турындагы караш
А.Халиковның археологик тикшеренүләре белән дә раслана. Ул «Шайтан каласы»ндагы
борынгы бина нигезенең кыйбла ягына яраштырып төзелгән булуын һәм шунда ук михраб
эзе дә саклануын ачыклап, әлеге корылма элек, чыннан да, мәчет булган, шул ук вакытта
ул Болгар дәүләте чиген саклаучы кальга-ныгытма вазыйфасын да үтәгән дигән нәтиҗәгә
килде.24 Бу нәтиҗә көньяк гарәп илләрендә элек берьюлы мәчет тә, кальга да булып хезмәт
иткән корылмалар салыну традициясе булганлыгы белән дә туры килә һәм раслана.
Борынгы Урта Идел-Кама буе легендаларында елан-сазаган образының әнә шулай
дәүләт һәм дин иминлегенә бәйләп сурәтләнүе уңае белән бу урында урынлы нәтиҗә
соралып тора: безнең бабаларыбыз болгарлар һәм кимак-кыпчаклар, димәк, үзләренең
яклаучысы һәм саклаучысы итеп гади җанварны түгел, ә борынгы ышануларыннан килә
торган иң куәтле һәм дәһшәтле итеп күз алдына китерелүче мифологик затны сайлаганнар.
Илаһи һәм һәлакәтле куәткә ия булган әлеге образ аларның дошманнарында, сугышып
яшәгән күршеләрендә һәм, гомумән, явыз ниятле рухларда яки каршы көчләрдә курку-
өркү тойгысы тудырырга тиеш булган. Елан-сазаганның ачуыннан һәм зыян китерүеннән
хәтта бабаларыбыз үзләре дә курка, шикләнә торган булганнар һәм табыну, корбан бирү
исәбенә аның күңелен табарга, ризалатырга һәм үзләренә хезмәт иттерергә тырышканнар.
Болгар-кыпчак һәм соңрак өлешчә татар мифологиясендә канатлы елан-сазаганның аерым
объектларны, кеше аягы басмаган җирләрне һәм чик буйларын саклаучы илаһи көч булып
чыгыш ясавы һәм дә Болгар дәүләте илә Казан ханлыгының этник тамга һәм герб
рәвешендәге билгеләре булып китүе25 менә шуның белән аңлатыла да.
Янә килеп, заманында елан-сазаган сурәтләре төшерелгән һәм шамаил кебек гарәп
хәрефләре белән чигеп-нәкышләп язылган ефәк-тукыма байраклар, шулай ук уртасына
канатлы елан уелган бакыр һәм тимер штандарт-флаглар булганлыгы да, һичшиксез, әлеге
образның дәһшәтле һәм куркытучы-саклаучы табигате белән бәйләнгән. Мондый
байраклар, флаглар турындагы мәгълүматларга без Мәскәү Кремлендәге кораллар
палатасының һәм Россия кораллар музееның элекке архив материаллары исемлеге белән
танышканда юлыктык.25а Күңелдә табигый рәвештә «Болар Казан ханлыгының
А.Курбский язмасында телгә алынган трофей-ганимәт «патша байраклары» түгел микән?»
дигән сорау туды. Үзенең истәлек-мемуарларында Курбский Казан байлыгын талаулары
турында менә ничек язып калдырган бит: «И приказал (Государь) воеводам во граде огни
гасити, и многие сокровища казанские велел всему воинству имети. На себя же Государь
велел имети ...царя Едигерь Магмета и знамена царские, да пушки».26 Аерым
чыганакларга караганда, сазаган сурәте төшерелгән байраклар үз заманында хазарларда
һәм Анатолийны яулап алган сәлҗүкләрдә дә булган. Кем белә, архив материаллары
исемлегендә күрсәтелгән һәм бабаларыбыздан калуы ихтимал булган андый байраклар
бәлки бүген дә Мәскәүдәге алда телгә алынган музейларның саклагыч подвалларында
беркемне дә кызыксындырмыйча ята торгандыр...
Бу урында төрки халыкларның хәтта ислам диненә күчкәннән соң да традицион
мәҗүси ышануларыннан тәмам баш тарту юлына басмауларын, ә кушма-синкретик төстә
дәвам итүләрен угызлар мисалында да анализлап китү кызыклы. Билгеле булганча, Сыр-
дәрья буйларында һәм Каспий диңгезеннән төньяк-көнчыгышта яшәгән угызларның бер
өлеше VIII йөздә үк ислам динен кабул итә. 1040 елда Сыр-дәрья угызлары мөселман
ыруы-династиясе сәлҗүкләр җитәкчелегендә Төрекмәнстан җирләрен яулап ала, һәм
сәлҗүкләр гаскәрендә хәрби җитәкчеләр булып хезмәт итүче Артуклар йортының кабилә
тотемы һәм нәсел гербы сазаган була.27 1071 елда сәлҗүкләр Кече Азиягә үтеп керәләр
БОЛГАРГА ТОТАШКАН ТАМЫРЛАРЫБЫЗ
129
һәм Византия императоры Роман IV нең армиясен тар-мар итәләр. Безнең өчен иң
игътибарга лаеклысы — алар үзләре белән бергә Византия территориясенә сазаган
культын да алып киләләр.28 XII йөздә инде Диярбакер каласының Алеп капкасы түбәсендә
сазаган сурәте пәйда була, дөресрәге, 1183 елда язмага андый сын-сурәт булганлыгы
теркәлә.29 (Бер уңайдан Ашхабад янындагы Анау мәчетенең порталына-алгы өлешенә
угыз-төрекмәннәр тарафыннан ясалган канатлы сазаган сурәтләрен дә кабат искә
төшерик.) Госманлы төрекләре арасында сакланган Ахи Эврен (эврен — зур елан)
турындагы борынгы легендада геройның исеменнән һәм әсәрнең эчтәлегеннән елан-
сазаган культы беленеп тора һәм хәтта (кызыкның да кызыгы!) сазаганга тиңләштерелүче
каһарман Эврен Мөхәммәд пәйгамбәрнең көрәшчесе итеп бирелә. Аерым алганда,
легендада герой болай тасвирлана: «В одной руке держал он знамя, даренное пророком
Мухамедом, а в другой меч и поражал врагов, как дракон».29а (Сүз уңаенда татар дастаны
«Идегәй»дән дә бер тәңгәл мисал китерик: «Шаң-шаң иткән шам кылыч
— Идегәйнең кылычы... Аждаһадай сулаган ул кылычның сулышы».)30 Моннан тыш,
сәлҗүкләрнең аерым байракларында сазаган сурәте булуы һәм төрекләрнең элек басу-
кырларны саклаучы елан («тарла-бекчиси») образын изгеләштергәнлекләре дә31
угызларда елан-сазаган культының, болгарларда һәм кыпчаклардагы кебек үк, заманында
шактый нык таралганлыгы һәм хәтта этнос һәм этнокультура билгесе буларак
кулланылганы турында сөйли.
Һинд-европа халыкларына, шул исәптән руслар-славяннарга килгәндә исә, алар,
киресенчә, тарихта билгеле була башлаган чорларыннан ук елан-сазаганга һәм үзләре
җирлегендә туган аждаһага дошман мөнәсәбәттә булганнар32 («аждаһа»
— ираннарның өч башлы еланны белдерүче «ажи» сүзеннән һәм Иранны яулап алган
елан кыяфәтле баскак патша Ажи-Дахака исеменнән). Алай гына да түгел, моннан берничә
мең ел элек үк инде аларда елан-аждаһага каршы көрәшүче алла образы (соңрак
алмашчысы — изге патша һәм мифоэпик герой) барлыкка килгән. Ул һинд-европалыларга
бәйләнешле барлык этник культураларда да түбәндә, җир- суда яшәүче елан-аждаһаны
утлы уклары яки утлы ташлар белән эзәрлекләүче, аңа каршы көрәшүче яшен алласы итеп
күзалланган.33 Күпчелек Европа халыклары тота торган христиан динендәге «Сатана»
(«Дьявол») да, Библиядә тасвирланганча, коточкыч елан-аждаһа итеп күз алдына
китерелгән.34
Ьинд-европалылар һәм славяннар-руслар антихрист-дәһриләрне, мифик кара көчләрне
генә түгел, ә үзләренең реаль дошманнарын, шул исәптән күчмә яки утрак тормыш белән
яшәүче борынгы төрки кабиләләрне һәм татарларны да елан-аждаһа белән
тиңләштергәннәр.35 Моңа, билгеле, аталган халыкларның елан-сазаганны
изгеләштерүләре дә сәбәп булгандыр. Мәсәлән, Владимир Мономах XII йөз башында кат-
кат яу белән килеп Дон буе кыпчакларын кыйраткач, «бог избавил нас от врагов наших и
сокрушил им головы змеиные» дип белдергән.36 Русларның «Казан елъязмасы»нда исә
татар ханлыгының, бабаларыбызның мәркәзе булган Казан «гнездо змиево» дип
исемләнә37 һәм, Казанга килгәч, шушы ук атаманы татарларга карата Петр Беренче дә
куллана. Хәтта үзләренең союздашы булган Касыйм ханы Ибраһимны да руслар
үзләренең бер риваятендә «Змий Горыныч» дигән кушамат белән атыйлар.38
Белүебезчә, татар легенда-риваятьләре арасында Казанның еланлы урынга һәм Елан-
тауга салынуы, моның өчен ул җирләрнең башта яндырылуы, еланнардан чистартылуы
турындагылары да бар. Шуларның берсе 1774 елда сәяхәтче Георги Иоган Готлиб соравы
буенча борынгы татар кулъязмасыннан тәрҗемә иттерелеп немец телендә теркәлгән,
икенче шуңа охшаган риваять исә Сәид Вахитов тарафыннан Татарстанның Спасс
кантонында язып алынган.39 Платон Заринский әлеге еланнарның патшасы ике башлы
«аждаһа» да үзе яшәгән төбәкне (бу очракта «кеше аягы басмаган искиткеч гүзәл» Кабан
буйларын) саклаучы мифик зат итеп күзалланган дип карый һәм, янгында исән калгач,
шәһәр коручылардан үз оясын туздырганнары, рәнҗеткәннәре өчен үч ала башлаган дип
исәпли.40 Әмма миңа
МАРСЕЛЬ БАКИРОВ
130
калса, әлеге легендаларны реаль чынбарлык белән бәйләргә дә нигез бар. Аерым
фактлардан аңлашылганча, яңа җирләрне үзләштергәндә элек кешегә күп еланлы
урыннарга да килеп төпләнергә, еланнарны төрле юллар белән юк итәргә туры килгән.
Иәм, һичшиксез, бабаларыбыз килеп утырган Елан-тау һәм Кабан буйлары да шундый
урыннарның берсе булган булса кирәк.
П.С.Паллас та үзенең юлъязмаларында Иртыш белән Обь елгалары арасында «Елан-
тау» дип атала торган тау булуы турында яза һәм аның ни өчен шулай аталуының сәбәбен
болай аңлата: «Сия гора получила название свое от множества
урман-суга бай урын булуы халык фантазиясендә аның нәкъ менә аждаһа саклаган серле
төбәк итеп күзаллануына китергән булса кирәк. Ләкин легендаларда Казан халкының
котын алып торучы әлеге җыелма образ борынгы болгарлар һәм кыпчаклар изгеләштергән
сазаган кебек бер башлы итеп түгел, ә тискәре, явыз елан-аждаһа сыман ике башлы итеп
тасвирлана. Ричард Фрейның һәм А. Х. Халиковның бик дөрес ачыклавынча, мондый төр
аждаһа һәм аңа каршы көрәш ук безнең әкиятләрдә каһарманның корбан таләп итүче күп
башлы явыз аждаһаны үтереп патша кызын коткаруы турындагы сюжетны да (сюжетлар
типологиясе буенча АТ 301 мотивы), һичшиксез, һинд-европа халыкларының, бигрәк тә
ираннарның йогынты нәтиҗәсе итеп карарга кирәк.
Күп башлы аждаһа турында сүз чыккач, монда елан-сазаган образына бәйләнешле янә
бер мөһим аерманы күрсәтергә кирәк. Тарихи мәгълүматларга караганда, һуннар,
борынгы төркиләр һәм болгар-кыпчаклар изгеләштергән бер башлы елан-сазаган/ләү
образы һинд-европалылар, ираннар аша кергән күп башлы аждаһадан тышкы кыяфәте
белән дә шактый аерылган. Безнең бабаларыбыз мифологиясендә һәм гамәли-кулланма
сәнгатендә әлеге илаһи образ кош яки бүрегә охшаган бер башлы һәм кош кебек канатлы,
боҗра рәвешендә бөгәрләнеп-уралып торган гәүдәле һәм балыкныкы кебек икегә аерылып
яки чукланып тора торган койрыклы гибрид зат итеп күз алдына китерелгән, димәк, өч
тирәлектә: күктә, җирдә һәм суда яши ала торган тереклек иясе итеп күзалланган. Шул ук
вакытта сазаганның канатлы зур ак елан (варианты — сары елан) рәвешендә фараз
ителгәне дә булган. Монда, билгеле, рус һәм сарай гералдистлары татарны һәм аның ата-
бабалардан килгән тарихи символикасын мыскыл итеп ясаган әтәч, каз һәм личинка-
суалчан кыяфәтле мәхлүк «аждаһалар» керми. Әтәч кыяфәтле һәм елан койрыклы
«аждаһа» образында, мәсәлән, әтәч салган йомыркадан яралган дип фараз ителүче һәм
үзенең ачуы, хәтта карашы, сулышы белән бар нәрсәгә һәлакәт, үлем китерүче Василиск
дигән коточкыч явыз елан күздә тотылган.43
Ахыр килеп, тагын бер мөһим искәрмә: изгеләштерелгән бер башлы елан-сазаганнан
аермалы буларак, күп башлы явыз елан затын, бабаларыбыз «сазаган», «ак елан» яки
кытайлардан кергән алынма сүз белән «ләү» дип түгел, ә ираннардан кергән һәм күбесенчә
кире мәгънә белдергән атама белән «аждаһа» дип йөрткәннәр. Ьәм кайбер очракларда
(мәсәлән, кыргызларда һәм казакъларда) хәтта уңай образ булган канатлы һәм бер башлы
елан-сазаганны «айдагар», «аджидаар» дип атаган тәкъдирдә дә, бабаларыбыз аны һинд-
европалылар, ираннар йогынтысы аша килгән күп башлы дошман аждаһа белән
бутамаганнар. Бу инде канатлы елан образлары, бигрәк тә аларның аталышы иран
тәэсирендә күпмедер дәрәҗәдә каршылыклы төс алуына карамастан, төркиләр, шул
исәптән кыпчак тел семьялыгына керүче халыклар һәм татарлар хәтерендә яклаучы һәм
саклаучы елан-сазаган образы барыбер сакланып калган дигән сүз.
Ләкин йогынты, һичшиксез, ике яклы булган. Аерым алганда, русларга болгарлар һәм
кыпчаклар йогынтысы аша, шулай ук Казан ханлыгы юк ителгәндә кулларына төшкән
трофей-ганимәтләр сыйфатында елан-сазаганга бәйләнешле сәнгать ядкәрләре, төрле
мифологик образлар һәм мотивлар үтеп кергән. Тарихчы В.Н.Татищев борынгы
елъязмаларга таянып, 1219-1230 елларда Владимир-Суздаль кенәзлегендә ак ташлардан
салынган Георгий храмының авторы-архитекторы турында мондый мәгълүмат китерә:
«Князь Святослав церковь построил новую, вельми дивную резаным камнем; мастер был
змеев, которые здесь находили как прежде, так и первые годы построения заводов».41
Казан корыла башлаган җирнең дә еланнар кайнашып торган таулы һәм
сюжеты төрки халыкларга һәм татарларга иран телле халыклардан кергән.42 Шулай
БОЛГАРГА ТОТАШКАН ТАМЫРЛАРЫБЫЗ
131
болгарский».44 Б. А. Рыбаковның тикшереп ачыклавынча, бу оста храмның таштан кырып
эшләнгән рәсем-бизәкләренә Идел болгарларының мәҗүси ышануларын һәм мифологик
образларын да кертеп җибәргән икән. Томшыгына «шарик», дөресрәге бер чеметем җир
капкан үрдәк образын галим шуларның бер үрнәге итеп карый.45 Утызынчы елларда храм
диварлары архитектурасын өйрәнү белән шөгыльләнгән Австрия галиме Ф.Халле Идел-
Кама болгарларының мифология элементларын 11941197 елларда Владимирда төзелгән
Дмитрий соборы бизәкләрендә һәм кабарынкы- рельефлы итеп эшләнгән аерым хайван
сурәтләрендә дә күрә.46 Ләкин сүз бара торган Георгий һәм Дмитрий соборлары
фасадындагы һәм диварларындагы барс, бүре һәм башка образларны эченә алучы
сурәтләр-бизәкләр арасында әлеге галимнәрнең игътибарыннан читтә калган сазаган
образлары да бар. Без рус-славяннар өчен чит, дошман булган әлеге образларны да
болгардан килгән дип исәплибез. Бу инде, димәк, болгарлар ата-бабаларыннан ук дәвам
итүче елан-сазаган сынын, башка образлары белән бергә, үзләренең кул тамгалары һәм
этник мөһерләре рәвешендә рус храмнары диварларына да уеп калдырганнар дигән сүз.
Яки хәзергә киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган икенче бер кызыклы мисал.
Англия сәяхәтчесе Антоний Дженкинсонның язуына караганда, Иван Грозный оештырган
тантаналы кабул итү мәҗлесендә ул алтын кубоклар һәм кечкенә көмеш мичкәләр арасына
аеруча кыйммәтле экспонат рәвешендә куелган «берничә манаралы, өске өлешендә
сазаган башлары ясалган алтын әйбер»гә игътибар итә.47 Палата уртасындагы махсус
өстәл-күперчек өстенә урнаштырылган әлеге антиквар әйбер дә, безнең уебызча, Казанны
алганда руслар кулына төшкән трофей байлыгы. Ник дигәндә, әлеге кабул итү мәҗлесендә
Казан ягыннан Сөембикәнең әсирлектәге улы Үтәмешгәрәй дә катнаша һәм ул да асылда
Мәскәүнең Казанны җиңүен күрсәтү- демонстрацияләү өчен җанлы экспонат итеп Иван
Грозный янына утыртылган була. Явыз Иван үзе исә күргәзмә экспонатлар фонында
башына кигән «татар стилендәге таҗ»да көязләнә.48 Хәзерге вакытта Кораллар
палатасында сакланучы һәм «Казан бүреге» дип аталучы әлеге таҗның да трофей экспонат
булуы шиксез. Татар галимнәренең фикеренчә, асыл ташлар белән бизәлгән һәм саф
алтыннан эшләнгән әлеге таҗ-бүрек Казан ханнарыныкы булган.
Әгәр без татар фольклорында, дөресрәге — «Дәфтәре Чыңгыз-намә» җыентыгында
(XVIII йөз) борынгы чыганакка нигезләнеп теркәлгән тагын бер үзенчәлекле елан булуына
тукталмасак, елан-сазаган турындагы җирле архаик мәгълүматларыбыз тулы булмас иде.
Бу хакта җыентыкның икенче бүлегендә болай диелә: «Бараҗ халкының әүвәл замандагы
борынгы төп йорты ошбу Зәй тамагында булыр иде (Зәй — Каманың сул кушылдыгы. —
М.Б.). Алыплар заманы иде. Бер Бараҗ дигән аждаһа елан килде. Ул шәһәр халкына көч-
зыян кыла башлады. Чыгып аждаһа белән сугыштылар, җиңә алмадылар. Ахыры үзләре
шәһәрен салып качтылар. Болгар шәһәре якынына барып Бүләр суының өстенә йорт
салдылар. Ул шәһәрләрен һәм Бүләр (Биләр) дип атадылар. Ул сәбәптән халыкны Бараҗ
халкы диер иделәр. Ораннары Бараҗ иде».49
Аерым галимнәр (мәсәлән, Әмир Нәҗип) тарафыннан әкият, чеп-чи фантастика итеп
кенә каралган әлеге риваятьнең дә, безнеңчә, югарыда саналган легендар фактларныкы
кебек үк, реаль җирлеге булырга тиеш. Кемнәр соң алар Зәй буенда пәйда булган елан
исемен алган бараҗ халкы? XII-XV йөзләргә караучы фарсы чыганакларында Бараҗ Нух
углы Яфәснең төрле төрки кабиләләргә нигез салучы унбер улының берсе итеп бирелә,
ягъни эпоним сыйфатында телгә алына.50
Әмма, безнең карашыбызча, бараҗлыларның башта яшәгән җирлеген Зәй буе белән
генә бәйләп калдыру урынсыз. «Дәфтәре Чыңгыз-намә» җыентыгындагы
МАРСЕЛЬ БАКИРОВ
132
Зәйдә пәйда булган Бараҗ еланы турындагы легенданы Мәхмүд Кашгари, әл- Мәрвәзи,
Гардизи мәгълүматлары белән бәйләгәндә, безнеңчә, бараҗ халкын кимак- кыпчаклар
берләшмәсендәге елан кабиләсе белән мөнәсәбәттә карарга нигез бар. Кашгари сүзлегендә
мондый кызыклы мәгълүмат теркәлеп калган: «Бука — большая змея. В пословице
говорится: «У змеи семь голов». Иногда этим словом называют героев, подобно тому, как
называли одного из видных людей, ябаку Бука Будраж — с ним сражался Арслан-тегин
— завоеватель с 40 тыс. мусульман, а неверных было 700 тысяч».51 Тарихчы С.Ахинжанов
Бука Будраж җитәкчелек иткән әлеге халык җиде кабиләдән торучы кимаклар һәм
кыпчаклар берләшмәсе булган дип исәпли һәм «у змеи семь голов» дигән әйтем еланга
табынучы шул кабиләләр союзына карата кулланылган, ди.52 Тарихи чыганаклардан
аңлашылганча, Кашгари үзенең язмасында әлеге берләшмә халкының Көнчыгыш
Төркестан һәм Җидесу төбәгендәге караханилар дәүләте хөкемдары Арслан-хан
Сөләйман ибн Йосыф гаскәрләре белән бәрелешүе турында сүз алып бара. Еланга
табынучы мәҗүси кимакларның һәм сазаганны изгеләштерүче кыпчакларның X йөз
уртасыннан ук ислам кабул иткән караханилар (карлуклар) белән оппозициядә булулары,
Җидесуның төньяк- көнчыгыш регионында һәм Иртышның югары өлешендә
кышлаулары, ә җәйләрен аерым кыпчак-кимак ыруларының көтүлекләре белән Болгар
дәүләте чикләренә, шул исәптән Каманың / Ак Иделнең түбән агымына кадәр барып
җитүләре тарихчыларга билгеле.52 Мәхмүд Кашгари сүзлеге аша шулай ук Арслан-ханның
кимак-кыпчаклар белән бәрелеше турында эпик әсәр өзекләре дә килеп җиткән. Аерым
строфаларда караханиларга каршы яу белән килгән яки үзара союздаш булган
кабиләләрнең исемнәре дә атап күрсәтелә. Сан ягыннан күп булсалар да, әлеге сугыш
аларның җиңелүе белән тәмамлана. Без килгән нәтиҗәгә караганда, XI йөзнең башында һәм урталарында, мөгаен, нәкъ
менә Кашгари язган һәм шулай ук башка чыганакларда чагылган бәрелешләр һәм
күчешләр аркасындадыр инде, кимак-кыпчакларның бер өлеше «Дәште кыпчак» һәм
Җидесу биләмәләреннән Каманың сул (көньяк) кушылдыгы булган Зәй буйларына да
басып кергән булырга тиеш. «Дәфтәре Чыңгыз-намә» әсәрендә легендар формада
тасвирланган Бараҗ еланы, минем фикеремчә, менә шул читтән кергән елан халкын
гәүдәләндерә. Һәм әлеге елан атамасы шактый дәрәҗәдә Бука Будраҗ исеме белән дә
тәңгәл килә. Соңыннан инде «бараҗ» җиңүчеләрнең исеме- эпонимы буларак җирле
халыкның да исеменә һәм оранына әверелә.54 (Оран/уран — сугышчан кычкыру-чакыру
авазы, кабиләнең пароле).
Моның чыннан да шулай булуына, ягъни Бараҗның Болгар җиренә үтеп кергән елан халкын (reconstr. кимак-кыпчакларны) белдергәнлегенә ышану өчен, тарихи
чыганаклардан төрле дәлилләр китерергә мөмкин. Шундыйлардан Ризаэтдин Фәхретдин
архивында сакланган һәм тарихчы Миркасыйм Госманов тарафыннан тикшерелгән бараҗ
ыруының (кабиләсенең) шәҗәрәсе аеруча игътибарга лаек.55 Анда — бараҗлыларның
(белүебезчә, Бараҗ еланы турындагы риваятьтә алар «алыплар заманында», ягъни Болгар
чорында Биләр шәһәренә нигез салучылар итеп күрсәтелә) Инсан-бәк шәхесе белән бәйле
шәҗәрәсендә — Җадаш-бәктән башланган 20 буын конкрет кеше исемнәрендә
(антропонимнарда) санап күрсәтелә. Егерме буын ул һәр буынга уртача 25-әр ел куеп
исәпләгәндә 500 ел дигән сүз, һәм әлеге санны «Дәфтәре Чыңгыз-намә»нең якынча язылу
чорыннан — 1650 (±25) елдан чигергәндә 1150 еллар тирәсенә туры килүче ел исәбе килеп
чыга. Әгәр инде бараҗлыларның Бүләр/Биләр буенда ныклап төпләнүләренә дә берничә
буын гомере китәргә тиешлеген исәпкә алганда, соңгы сан тагын да борынгырак чорга
чигәчәк, ягъни бараҗ халкының Зәй буеннан күченеп китүе XI йөзнең башына яки
уртасына туры киләчәк. Бу дата гаҗәеп дәрәҗәдә караханилар идарәчесе Арслан-хан
Сөләйман ибн Йосыф гаскәрләренең Мәхмүд Кашгарида күрсәтелгән Бука Будраҗ белән
сугышуы һәм, фикеремчә, елан яугирләренең, җиңелгәч, өлешчә булса да Зәй буена үтеп
керүләре вакытына туры килә. Менә Кашгари сүзлегендәге ул урын: «Всевышний обратил
их в бегство в тот день, когда с ним сразился Арслан-тегин».56
Ике арадагы әлеге сугыш-бәрелешнең датасын шактый дөрес итеп казакъ тарихчысы
С.М.Ахинжанов исәпләп чыгарган: «Согласно Кашгарскому, народ змей двинулся в поход
при Арслан-тегине, т.е. где-то в промежутке между 10321057/58 гг., временем правления
Арслан-хана». «Точная дата выплывает при сопоставлении информации Махмуда
Кашгарского с данными Абу-л Фараджа. В послании несторианского митрополита
Самарнада католиксу, отправленном в 1046 г., говорится о появлении в Караханидском
государстве неведомого до этого многочисленного кочевого народа. Всадников было
якобы 700000 под командованием семи царей».57
Димәк, Җидесу төбәгенә үтеп кергән елан кабиләләре (кимак- кыпчаклар) белән
караханилар арасындагы сугыш үз чиратында Болгар җиренә бараҗлыларның (елан
кабиләсенең) чынлап та бәреп керүенә китергән булып чыга түгелме?! Бараҗның Болгарга
керү вакыты белән бараҗ шәҗәрәсе яшенең үзара ярашуы да, шулай ук әлеге уртак
датаның Җидесу җирендә елан кабиләләренең караханилар белән орышу вакыты белән
тәңгәл килүе дә әнә шундый зарури нәтиҗәгә китереп чыгара. Менә шуңа күрә дә 20
буынлы (!) шәҗәрәләре сакланган бараҗлыларны без, шәҗәрәгә бәйле легендада Аксак
Тимернең дә телгә алынуына карап кына (безнеңчә, бу кычкырып торган анахронизм —
даталар, вакыйгалар буталышы!) Алтын Урда дәверенә чигермичә, Болгар дәүләте чоры
белән бәйләп карау чын дөреслеккә туры килә дип исәплибез.
Безнең нәтиҗәне куәтли торган охшаш, хәтта турыдан-туры тәңгәл килүче башка
төрле дәлилләр дә юк түгел. Мәсәлән, «Ви-пасанк» дигән әрмән эпосында да Мидиянең
еланга табынучы җирле халкы алмаш этноним белән «мар» дип исемләнә (мар — халык
этимологиясе буенча һәм фарсыча «елан»), патшалары исә Аждахак дип атала һәм иң
характерлысы — әлеге эпос Тигран II-нең мидиялеләргә каршы сугышына мөнәсәбәтле
тарихи вакыйгаларны гәүдәләндерә.58 Яки менә турыдан-туры кыпчаклар һәм алар белән
бер федерациядә булган кимаклар белән бәйләнешле мисал. Сыр-дәрьяның түбән агымы
буенда яшәүче җирле халыктан язып алынган риваятьтә XI йөздә Урта Азиядәге угызлар
дәүләтен тар-мар иткән кыпчаклар һәм каи-кимаклар шулай ук еланга тиңләнә һәм Сыр-
дәрья тамагындагы Джанкент (Янкент/Янгикент=Яңакент) шәһәре еланнар явыннан һәлак
булды дип күрсәтелә.59 Кимаклар кабиләсе «имәк»/«йемәк» атамасының алтайча һәм
«каи» сүзенең монголча мәгънәләре дә «елан» дигәнгә туры килә һәм бу исем белән
аталучы халыкның этник тамгасы да «елан» була.
Италия сәяхәтчесе Марко Полоның юлъязмаларында теркәлгән мәгълүмат буенча
(XIII йөз), безгә кыпчакларның Натигай исемле мәҗүси алласы булганлыгы да
МАРСЕЛЬ БАКИРОВ
134
билгеле.60 Себер татарларында әлеге исем «нацагай» рәвешендә сакланган, күктән елан
шикелле бөгәрләнеп яки чатлы-ботлы булып төшкән яшенне белдерә.61 Казан татарлары
телендәге «наҗагай» (варианты — «аҗаган») сүзе дә шул ук тамырдан, игеннәр өлгергән
вакытта төннәрен офыкта уйный торган яшенне, белүебезчә, шулай диләр. Бу сүзләрнең
һәм шуларга бәйләнешле ышануларның нигезе дә төрки бабаларыбыз изгеләштергән
елан-сазаганга барып тоташа. Чөнки әлеге канатлы һәм чуклы яки балык койрыклы илаһи
зат күк һәм яшенне, явым-төшем һәм сулыкларны бергә бәйли торган образ итеп тә күз
алдына китерелгән. Борынгыдан калган сынамышларны искә төшерик: а) Мәхмүд
Кашгарида: «Ләү елы килсә, явым-төшем һәм уңыш күп буладыр, чөнки ул суда яши»62;
б) халыкта: «Салават күперенең (retr. күк еланының) ике башы да суга төшсә, яңгыр
булыр».
Ләкин кыпчак-кимакларның Болгар җиренә монголлар явына кадәр үк үтеп керүен
исбатларга ярдәм итә торган иң ышанычлы күрсәткеч, әлбәттә, тел. Менә монда инде безгә
Болгар чорына бәйләнешле тел катламын нечкәләп һәм чагыштырып тикшергән
Р.Г.Әхмәтҗанов, Ф.С.Хәкимҗанов һәм Д. Г. Мөхәммәтшин кебек күренекле телчеләрнең
хезмәтләре җитди таяныч була ала. Үзләренең тикшеренүләрендә алар барысы да Болгар
дәүләтенең үзәк шәһәрләре һәм көньяк, көньяк-көнбатыш биләмәләре монголлар килгәнче
үк инде кыпчаклашкан булганнар дигән уртак нәтиҗәгә киләләр. Менә әлеге галимнәрнең
хезмәтләреннән аерым өзекләр:
а) Р.Г.Әхмәтҗанов: «Племена, говорящие на языках кыпчакского (небулгарского)
типа, были уже в составе булгарских племен, пришедших в Среднее Поволжье из
Приазовья». «Вышеприведенный комплекс западнокыпчакских, куманских слов,
распространенных в Среднем Поволжье уже
мусульманской Булгарии, говорит о том, что кыпчакоязычные предки татар жили в
древней Булгарии и оказали огромное влияние на культуру местного населения».
«Возможно даже, что центры Булгарского государства — города Булгар, Сувар и Биляр
— к XII в. уже оказались кыпчакизированными». «В основной, заволжско- закамской
части Булгарии к началу XIII в. кыпчакское население доминировало... Монгольское
завоевание привело к еще большему усилению кипчакского элемента в Среднем
Поволжье».63
б) Ф.С.Хәкимҗанов, Д.Г.Мөхәммәтшин: «Проникновение западных кипчаков в
Волжскую Булгарию [происходило] с начала XI века (отдельные небольшие группы,
видимо, были еще раньше в составе булгарского союза племен), которые занимались
ремеслами, торговлей, земледелием и нанимались в армию. В летописях, например,
имеется такой факт: во время похода русских князей на Великий город (то есть на Биляр)
в 1183 году уже на булгарских землях к ним присоединились «емяковы половцы» во главе
с булгарским князем. Это были йемеки, одно из тюркских племен, входившее ранее в
кимако-кипчакскую федерацию на севере Центральной Азии». «Считается, что к XII веку
сформировался обобщенный тип речи более высокого порядка — булгарское
наддиалектное койне общетюркского характера... Его устная форма сложилась при
подавляющем преимуществе кипчакских элементов, и она была созвучна с деловым
языком Золотой Орды».64
Димәк, телчеләрнең мондый нәтиҗәләре легенда-риваятьтәге Бараҗ еланының кимак-
кыпчакларны гәүдәләндерүе турындагы безнең карашны тагын да нигезлерәк,
ышанычлырак итә. Безнең караш исә, үз чиратында, телчеләрнең нәтиҗәләрен куәтли.
Дөрес, әлеге галимнәрнең концепциясендә без килешми торган эклектизм элементлары,
нигезсез фаразлар да юк түгел. Мәсәлән, Р.Г.Әхмәтҗановның «татар этносының нигезе»
Болгар дәүләте чорында ук барлыкка килгән дип раславы һәм Алтын Урда чорына
бәйләнешле монгол-татар (кыпчак) нигезе»н икенче планда калдырып, татар халкының
барлыкка килүендә әлеге ике катламның да бердәй роль уйнавын танымавы. Ләкин әлеге
галимнәрнең карашлары болгар теле белән кыпчак-татар теле арасында тигезлек билгесе
куймаулары, иске татар телен болгар теленең (ягъни «г — телнең», чагыштырыгыз: хер
— кыз, җүр — йөз, тухыр — тугыз, отур - утыз) турыдан-туры дәвамы итеп карамаулары
белән көчле. (Ә бит «болгарчы» галимнәр һәм, гомумән, «болгарчылар» моның нәкъ
киресен исбатларга һәм татар телен дә, татарларны да турыдан-туры болгарлардан
БОЛГАРГА ТОТАШКАН ТАМЫРЛАРЫБЫЗ
135
чыгарырга тырышалар!) Һәм өстәп әйтергә кирәк: алда исемнәре аталган галимнәрнең
Болгар дәүләтендә, болгар этнос-кавеменнән тыш, кимак-кыпчаклар һәм өлешчә угызлар
да булганлыгын танулары һәм иске татар теленең чишмә башын шул телләргә үк илтеп
тоташтырулары, һичшиксез, халкыбыз һәм телебез тарихына иң дөрес якын килү булып
санала ала. Менә шушы принципиаль аерманы аңламыйча, яңа буын галимнәренең Болгар
дәүләте чорын халкыбызның тернәкләнү-этногенез этабыннан чыгарып ташларга
маташулары бер чиктән икенче чиккә ташланудан башка нәрсә түгел.
Болгар дәүләтенең көньяк һәм көньяк-көнбатыш биләмәләрендә болгар теле татар-
монголлар явына кадәр үк инде кыпчаклашканга күрә дә, рус елъязмаларында «у кипчаков
с болгара язык и род один» дип билгеләнүе бик табигый. Һәм ассызыклап әйтергә кирәк,
кыпчакларның болгарлар белән берләшеп-кушылып китүе археологик табылдыклар һәм
тикшеренүләр белән дә раслана. Бу турыда археолог Фаяз Хуҗин, соңгы вакытта ясалган
ачышларга таянып, менә ничек яза: «В последние годы появились интересные
археологические факты, свидетельствующие о заметном участии кыпчакского
компонента в формировании этноса и культуры волжских булгар XI — начала XIII в.»
[История татар с древнейших времен. — Казань, 2006. - Т.1. - С. 138].
Билгеле, болгар кабиләләре белән угыз-кыпчаклар кушылуы җирлегендә
формалашкан татар халкының сөйләмендә болгарлар белән уртак булган сүзләр дә
сакланып калган, чөнки алар асылда архаик диалектта сөйләшүче төрки халык булган.
Шул ук вакытта Болгар чорыннан ук килүче аерым милли-этник традицияләр, мәсәлән,
язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелүче Сабантуй бәйрәме килеп җиткән. Әлеге бәйрәмнең
тамырлары болгар кабиләләренең Төньяк Кавказда һәм Азов диңгезе буенда яшәгән
чорына ук барып тоташа. Кавказ халыкларында Сабантуй бәйрәме кебек ат чабышларын,
төрле ярышларны эченә алган һәм ел да зурлап үткәрелә торган Беренче буразна бәйрәме
булуы мәгълүм. Аны бездәгечә диярлек «Сабан бәйрәме», «Сабанга чыгу», «Басу туе»
кебек төрле исемнәр белән атап йөртәләр.Нәм аерып әйтергә кирәк, балкарларда һәм
карачайларда тимер төрәнле агач сука «сабан» дип атала да. Чувашларда исә Сабантуе
Акатуй яки Яка яшки дип йөртелә [Чурсин Г. Ф. Праздник «выхода плуга» у народов
Дагестана // Изв. Кавказского историко-археологического музея. — Тифлис, 1927. — С.87-
89; Булагова А. Г. Идеологические представления аварцев, нашедших отражение в
празднике первой боразды // Мифология народов Дагестана. — Махачкала, 1984. — С.82-
98].
Тагын бер җитди өстәмә. Телчеләрдән академик Н.А.Баскаков белән Г.М.Гарипов
татарларның килеп чыгышында кимак-кыпчаклар берләшмәсенә керүче йемәкләр аеруча
зур роль уйнаган дип исәплиләр.65 Р.Г.Әхмәтҗанов ачыклавынча, фарсы телле
чыганакларда «йемәк» һәм «татар» вакыт-вакыт бер-берсен алмаштырып килгәннәр һәм,
кардәш телләр буларак, көнбатыш кыпчак теленә бик якын торганнар.66 Моңа
гаҗәпләнергә кирәкми, кыпчаклашкан кимак кабиләләре (баштагы исемнәре — кай, каи)
заманында «татар» исемен йөртүче халыктан чыккан булганнар. Кимаклар шулай ук себер
татарларының да төп нигезен тәшкил иткәннәр. Күренекле телче Әмир Нәҗипнең бер
үзенчәлекле тикшеренүе дә шушы ук рәткә килеп ялгана. Ул Әсир әд-Дин Әбү-Хайан
исемле гарәп кешесе тарафыннан Мисырда төзелгән борынгы сүзлектә, «кыпчак»ныкы
һәм «угыз»ныкы дигән язулардан тыш, бериш сүзләр янында «болгар», «татар»,
«токсуба», «уйгыр» дигән билгеләмәләр булуына игътибар итә. Шунда ук «токсуба —
кыпчак татарларының кабиләләре» («племена из кыпчакских татар») дигән үзенчәлекле
гыйбарә булуын да күрсәтә. Галим чыгарган нәтиҗә кызыклы: «Это объяснение в свою
очередь позволяет предполагать, что издавна в Дешти-кыпчак жили какие-то племена,
которые называли себя татарами. Если так, то прибывшие в Египет во время правления
султана Бейбарса (12591277) татарские эмиры (имена которых явно татарские — Кучкар
Муган, Тангри- берди, Алабай) являлись коренными жителями кыпчакских степей.
Следовательно, племена, носившие название татар, жили в Дешти-кыпчаке и до
прихода монголов на эту территорию»67 (аерып язу безнеке — М.Б.). Бу инде, димәк,
югарыдагы мәгълүматлар монгол-«татарлар»га кадәр үк Болгар җиренә кыпчак-кимак
(кимак / йемәк) кабиләләре составында татар исемен йөртүче кавем-этносның да үтеп керү
ихтималына юл калдыра дигән сүз. Ләкин «татар» атамасының җыелма этноним буларак
МАРСЕЛЬ БАКИРОВ
136
кыпчаклашкан болгарларга, шулай ук Идел-Кама буена кат-кат килеп төпләнгән кыпчак-
кимакларга һәм алар белән кушылган башка кавемнәргә карата да кулланыла башлавы,
һичшиксез, монгол-«татарлар»дан соңгырак чорга туры килгән һәм гомумхалык исеме
буларак акрынлап урнашкан. Һәм әйтергә кирәк: ерак бабаларында болгар каны да
катнашканлыгын таныган аерым шәхесләр вакыт- вакыт архаик атама буларак «болгар»
этнонимын да тәңгәл рәвештә кулланып килгәннәр.
Без сүзебезне, дөресрәге Болгар чорына бәйләнешле дәлилләребезне Алабугадан
башлаган идек. Ахырда тагын бер кат шул төбәккә мөрәҗәгать итик һәм бу юлы Алабуга
шәһәренең атамасына тукталыйк. Минем карашымча, әлеге атама да борынгы ышанулар
һәм мифологик легендалар дөньясына алып бара. «Алабуга» сүзен гадәттә русча «окунь»
дигән мәгънә белдерүче балык исеме белән бәйләп карыйлар, йә булмаса, җитдирәк фикер
йөрткәндә, бу сүзне үгез мәгънәсен белдерүче сүзгә кайтарып калдыралар: димәк, Алабуга
атамасы «ала үгез» дигәнне белдерә булып чыга. Ләкин, минем карашымча, тәкъдим ителә
торган әлеге мәгънәләрнең берсе дә ышандырырлык түгел, чөнки алар тарихи һәм
географик реалийлар белән ярашмыйлар. Хәтта сүз барган балыкның башы үгез башына
охшаган һәм шуңа «алабуга» (ала үгез) дип аталган тәкъдирдә дә ни өчен әлеге атаманың
шәһәр исеме булып китүе аңлашылмый.
Минем фикеремчә, Алабуга — борынгы ике төрки сүздән ясалган катлаулы- кушма
исем. Аның «ала» дигән беренче өлеше элек Үзәк һәм Урта Азиядә, Кавказда яшәгән һун-
болгар бабаларыбызның телендә үк булган һәм соңрак чордагы төрки халыкларда
сакланган. Ачыклап әйткәндә, Ашина ыруының беренче башлап чыккан төбәгенең исеме
— Алашань68: Әлеге атаманы төзүдә катнашкан һун-төрки сүзе «ала» да, кытай сүзе
«шань» да тау мәгънәсен белдерә. Кыпчак семьялыгына керүче үзбәкләрдә, казакъларда
һәм кыргызларда «ала» лексемасының борынгы мәгънәсе шулай ук «тау», «калкулык».69
Кытай оронимы Тяньшаньның төрки атамалары Ала+таг, Ала+тоо, Ала+тау шушы ук сүз
катнашында ясалган; димәк, әлеге кушма исемнәрнең һәр ике яртысы да тау төшенчәсенә
туры килә булып чыга. Аерым сүзләрнең баштагы эчтәлеге тоныклангач яисә онытылгач,
аларга шул ук мәгънәле башка сүзләрнең катлы-катлы булып ялгануы борынгы топономик
атамалар өчен, гомумән, гадәти күренеш ул. Алтай тавы, Памир системасына керүче Алай
сырты, Төркия җирендәге Алаҗадаг, Алаҗаһөйүк исемле тау тезмәләре, Әрмәнстан
территориясендәге әрмәнчә Араган, төрекчә Алагеоз дип йөртелә торган тау- калкулык
исемнәре дә шул ук тамырдаш атамалар исемлеген дәвам итә. Моннан тыш,
төрекмәннәрдә өсте тигез калкулыкны белдерүче «ала+н», тауны белдерүче «ала+нг»
сүзләре бар. Һәм, әлбәттә, Алтай телләренә керүче тунгус-манчжурларда калкулыкның —
«ала», монголларда тауның «ола» дип йөртелүе дә, һичшиксез, шушы ук рәткә, уртак
тамырга килеп тоташа. Ләкин бу очракта иң әһәмиятлесе шунда: безне кызыксындырган
Алабуга атамасы составында да, ягъни аның «ала» өлешендә, минем ышануымча,
гасырлар тирәнлегеннән килүче шул ук сүз-тамыр һәм «тау» мәгънәсе ята.
Билгеле, «ала» сүзенең «пегий» дигән борынгы мәгънәсе дә юк түгел, «Алабуга»
сүзенең «окунь» балыгын белдерүче вариантында ул нәкъ шул мәгънәдә килгән дә.
БОЛГАРГА ТОТАШКАН ТАМЫРЛАРЫБЫЗ
137
Ь_әм әйтергә кирәк: Пермь һәм Чиләбе өлкәләрендәге Алабуга дип йөртелүче күлләр дә
үз атамаларын, һичшиксез, суларында шул исемдәге балык булуына карап алынган
булырга тиеш. Ә менә сулыкның түгел, ә Кама буендагы шәһәрнең балык исеме белән
аталуы аек акылга сыймый. Шуңа күрә дә без «Алабуга»ны кушма исем итеп карыйбыз
да һәм географик атамаларның мотлак рәвештә тарихи чынбарлык белән ярашырга
тиешлегеннән чыгып, әлеге сүзнең икенче яртысын да җирле фактлар белән бәйләү — иң
дөрес юл дип исәплибез.
Ачыклап әйткәндә, Алабуга сүзенең икенче яртысы — буга / бука өлеше, алда XI йөз
галиме Мәхмүд Кашгаридан китерелгән өзектә күрсәтелгәнчә, «зур елан» дигән мәгънәгә
туры килә. Бука сүзе заманында Арал диңгезе буенда, Дон елгасының түбәнге өлешендә
һәм Төньяк Кавказда яшәгән болгар һәм кыпчак кабиләләре аша Көнбатыш Дагыстандагы
аерым халыкларга да бераз үзгәргән формада үтеп кергән. Мәсәлән, аварларга якын
торучы тиндаль/тиндин телендә «бека» — елан, ахвак телендә бека — елан, бежтин
телендә «бекела» — елан, чеченнарда «бцха — шулай ук елан. Монда без борынгы чор
өчен гадәти күренеш булган к һәм г (к=г) авазлары чиратлашуы белән очрашабыз.
Чагыштырыгыз: баку/багу, арку/аргу — тау үзәне, йатак/йатаг, бу көн/бүген, аулак
өй/аулагый. Әлеге күренеш болгар чорындагы кабер ташы язмалары өчен дә хас:
йекет/егет, токыр/токыз/тугыз, битик/битиг — язма, бәлүк/белегъ — билге. Болардан инде
без тикшерә торган «буга» сүзенең «бука» белән аваздаш булуы, аның фонетик вариантын
тәшкил итә алуы турында нәтиҗә чыгару кыен түгел. Телче тюркологлар хәтта әлеге
охшаш яки тамырдаш сүзләрнең килеп чыгышын бергә бәйләп карыйлар һәм гомумалтай
телләрендә «буга» лексемасы үгезне генә түгел, ә кыргый яки ерткыч җанварны да
белдерү өчен кулланылган дигән карашта торалар.70 Болгар, Казан җирлегендә дә үгез
белән елан-сазаган образларын бергә бәйләгән мифологик легенда булганлыгы мәгълүм.
Без монда Казан салыначак урында яшәгән ике башлы аҗдаһаның бер башы үгезнеке, ә
икенчесе еланныкы дип сөйләнелгән легенданы күздә тотабыз. 71
Монда урынлы сорау туарга мөмкин: зур еланны белдерүче сүз Мәхмүд Кашгарида
вькд/бүкә рәвешендә бирелгән бит, ә Алабуга исемендәге — «буга» калын әйтелешле —
мондый күчеш-үзгәрешне ничек аңларга? Безнең карашыбызча, бүкә халык телендә,
һичшиксез, бука/буга рәвешендә дә йөргән булырга тиеш. Татар телендә һәм аның
көнбатыш диалектында балаларны куркыту өчен кулланылган әлеге архаик сүзнең
бүкәй/бүки һәм букай/мукай вариантларында сакланып калуы шуны раслап тора. Шушы
ук сүз бука, мокай һәм мохай рәвешендә, ягъни калын әйтелештә рус, алтай һәм якут
телләрендә дә сакланган. Бу дәлилләр, димәк, «ала» тамырына әлеге лексема нәкъ менә
бука/буга формасында ялганган дип карарга ышанычлы нигез була ала. Аннары бу
очракта төрки телләргә хас сингармонизм күренешен дә исәптән чыгарырга ярамый.
Мәсәлән, без «Алла бирсә» димибез, ә баштагы калын әйтелешле сүзгә ияреп «Алла
бирса» дип сөйлибез. Кыскасы, бука/буга сүзенең калын әйтелештә дә булганлыгы яки
була алуын раслау өчен дәлилләр җитәрлек дип уйлыйм.
Шулай итеп, без Алабуга атамасы ике өлештән, ягъни борынгы ике төрки сүздән тора
дигән нәтиҗәгә киләбез. Аларның беренчесе, ала сүзе — «тау», икенчесе, буга сүзе исә
«елан» («зур елан») дигән мәгънәләргә туры килә, димәк, икесе бергә «Тау- елан» яки
«Елан-тау» дигән мәгънәне белдерә булып чыга. (Сүз тәртибе үзгәрә- алмашына торган
гыйбарәләргә мөрәҗәгать итегез: Тимер-хан — Хан-тимер, Таң сылу — сылу таң, көн
озын — озын көн, язамын — мин язам). Бу, әлбәттә, шактый борынгы, архаик гыйбарә,
мәгънәсе буенча ул соңгы дәверләрдә кулланыла торган «Елан-тау» (Елан тавы)
атамасына туры килә. Димәк, «Алабуга» сүзенең без тәкъдим итә торган мәгънәсе-
этимологиясе тулысынча тарихи һәм географик реалийлар белән үзара ярашып тора,
ягъни ул «Шайтан каласы»нда яшәгән елан-сазаган турындагы легендага да, шулай ук
әлеге каланың шактый текә тау өстенә урнашкан булуына да һәм, әлбәттә, еланны
изгеләштергән болгар һәм кимак-кыпчакларның уртак мифологик карашларына да тәңгәл
килә.
Инде төп нәтиҗәне ясыйк. Сөйләгәннәрдән күренгәнчә, тарихи фольклорыбыз һәм тел
фактлары безне турыдан-туры яки урау юллар белән Болгар җирлегенә илтеп чыгара. Бу,
һичшиксез, халык хәтеренең, тарихи аңның Болгар дәүләте тарихына һәм культурасына
МАРСЕЛЬ БАКИРОВ
138
тоташуы белән бәйле. Алай гына да түгел, безнең этногенетик тамырларыбыз һәм этник
аңыбыз да шунда тоташкан, кендегебез өлешчә булса да шунда береккән. Чөнки
Болгарның көньяк һәм көнчыгыш биләмәләренә үтеп кергән кимак-кыпчаклар һәм алар
кыпчаклаштырган болгарлар татар этносының һәм иске татар теленең тернәкләнә
башлавы өчен иң борынгы җирлек булганнар. Бу инде, димәк, Идел-Кама буенда яшәгән
бабаларыбызның иң тәүге буыннары тарихы һәм дәүләтчелегебезнең беренче этабы
Болгар дәүләте чорына туры килгән дигән сүз.