Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗ САЙЛАГАН ЮЛЛАР ХАТА ТҮГЕЛ


* * *
Безнең эрага кадәр 480 ел. Фарсы патшасы Ксерксның 200 меңлек гаскәре Грециягә һөҗүм итә. Аларны Фермопила тарлавыгында 6 мең сугышчы (шунда ук 300 спартан) белән Спарта патшасы Леонид каршы ала. Фарсылар ике көн дәвамында тарлавыкны штурмлый, ләкин нәтиҗәсе булмый. Эфиальт исемле хыянәтче дошман гаскәрен тау сукмагы буйлап Спарта патшасының тылына алып китә. Грек гаскәренең күп өлеше китеп котыла, ләкин Леонид җитәкчелегендәге 300 спартан туган илләрен саклап вафат була.
1944 елның 25 августы. Плетцензее төрмәсе. Дошман тылында туган ил азатлыгы өчен көрәш алып барган Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең башлары киселә.

Спартакларның батырлыгын Чагыштырыйм ни белән?
Көйләп биримме соң әллә Ирексөяр көй белән?..
Күп тә түгел, бөтенесе Нибары өч йөз генә.
Дистә меңләгән гаскәргә Бу — уен, көчсез генә...
Күзләрендә ярсу ялкын, Шыксыз үлем тынлыгы.

Һәрберсенең йөрәгендә Мең кеше батырлыгы.
Туган җирне яратуда
Аларга бер тиңнәр юк!
Спартанлар гел алга бара — Чигендерер имнәр юк!
Аларны кире борырлык Көчләр әле тумаган.

Җаннарына сөю тулган, Ә хыянәт тулмаган.
Хатыннары, балалары,
Хөр илләре хакына Кылдан үткен кылычлары

Һава буйлап атына.
Күп тә түгел, бөтенесе Нибары өч йөз генә.

Дошманнары җиргә ята Тын гына, сүзсез генә.
Меңәрләгән гаскәринең Йөзләреннән кан кача.

Спартанлар бар да көрәшә Актык тамчы кангача.
Җаннары сөңге, кылычтай Оча тау-ташка таба.
Калкан булып атылалар Нурга, кояшка таба.
Васыятьләре — ике сүз, Яңгырый еллар аша.
«Хәтерләгез безне!» диләр... - Күк белән җир тоташа.
Күп тә түгел, бөтенесе Нибары өч йөз генә.
Башлары да иелмәгән, Чүгелмәгән тез генә...
Җәлилчеләр батырлыгын Тиңлим икән ни белән?
Көйләп биримме соң әллә Милләтсөяр көй белән?..
Күп тә түгел, бөтенесе Унике генә бары.
Ирендә сүзсез елмаю Һәм җиңү авазлары!..
Баш киселә, уй киселми, Өзелми хәтер җебе.
Мәңгелек исемнәр белән Үрелгән тарих төбе.
«Хәтерләгез безне!» диләр Җәлилчеләр үткәннән...
Алар без азат булсынга Үлем аша үткәннәр.
Юк, яшьләре таммагандыр, Кайнар тир аккандыр ул!..
Җәлилчеләр соң минутта Кояшка баккандыр ул!
Күп тә түгел, бөтенесе Унике генә бары...
Сибәли тора яңгыры, Яугалый тора кары.
Спартанлар һәм җәлилчеләр Яшиләр күңелләрдә.
Искән җилдә, сайрар кошта, Ташны тишкән гөлләрдә!
Алар кылган батырлыкны Чагыштырыйм ни белән?

Авазлары ишетелә Иртән искән җил белән.
«Хәтерләгез безне!» диләр, Дәвамчыларын белеп... —

Ватансөяр, ирексөяр Каһарманнар мәңгелек!


* * *
Улыма
Син зур үскәч, Чәчеңә чал кергәч,

Син ак чәчле бабай булганда,

Сәгать теле, каударланып кына,

Вакыт машинасын куганда...
Мин булмамын инде бу дөньяда -

Тәнем - җирдә, җаным иректә...

Элеккечә күрешүләр... юк-юк...

Бер минут та, ярты... чирек тә...

Оныгыңны кулга алырсың да

Елмаерсың шунда аңа син...
Мин елмайган кебек сиңа карап,

Мин сөенгән кебек... кара син!.. -

Гел әтиең инде карашларың,

Елмаюың әнкәң төслерәк.

Өлкәнәйгән саен хәтерләрдә

Хатирәләр, хисләр көчлерәк.
Искә төшәр шулчак сабый чагың,

Үткән гомер узар каршыңнан.

Без сайлаган юллар хата түгел,

Дөрес алар төптән, башыннан.

Сайланган юл ялгыш була алмый,

Күңел яткан, җаның тартылган.

Безгә кадәр күпме сулар аккан,

Җилләр искән, йолдыз атылган...

Бу туктаусыз шулай дәвам итәр,

Ә Җир шары торыр әйләнеп.
Таң атамы? Офык тирәсендә

Ап-ак нурлар килә шәйләнеп...

Син зур үскәч, Чәчеңә чал кергәч,

Син ак чәчле бабай булганда,
Көзге җилләр, каударланып кына,

Күктән болытларны куганда...
Укып җибәр шушы шигыремне

(Безнең өчен дөнья тар иде!..),

Исеңә ал, әле кайчан гына

Синең янда әти бар иде!


Ике Салих
Бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев ҺӘМ аның рухи шәкерте Салих Шамов истәлегенә
Татар моңы яшәешнең
Үзәгеннән тора тамып.
Күңелемдә ике Салих:
Берсе — Сәйдәш, берсе — Шамов.
Берсе бөек көй остасы,

Милләтемнең газиз улы.

Аның көе уйнаганда

Йөрәк ярсу, күңел тулы.
Сәйдәш моңы агылганда
Беркем йөрмәс күнәр-күнмәс...
Үткәннәрдән килә аваз:
«Без кабызган утлар сүнмәс!..»
«Әдрән диңгез», «Хуш, авылым!»

Җанны айкый астын-өскә.
Кабатланмас Сәйдәш маршы

Кояш кебек якты төстә!..
Җанатары икенчесе
Якты Сәйдәш көйләренең.
Серен белә чал тарихның,

Яңа бистә өйләренең.
Күпне күргән, күпне белгән
Туксан яшьлек Салих ага
Якты Сәйдәш турындагы

Китап булып җанга кага.
Сәйдәш моңы киләчәккә
Язгы җилдәй очып барсын!
Чуар дөнья уртасында
Татар «Без!» дип оран салсын!
«Без Тукайлы!» «Без Сәйдәшле!»

«Без Җәлилле бөек халык!» -

Дисен татар,тыңласыннар
Шаклар катып, таңнар калып.
Ә китаплар чыгып торсын,

Истәлекләр саклансыннар.
Шамов кебек фидакарьләр

Узган юллар аклансыннар!
Чорлар аша татар моңы

Ургый—ургый тора агып.

Күңелемдә ике Салих:

Берсе — Сәйдәш, берсе — Шамов.


* * *
Күңелемнең тулган чагы, ташкан чагы,

Акылымның ычкынган һәм шашкан чагы.

Гөрләвектәй агып ятам җир буйлатып,

Бар дөньяны уйландырып та уятып!..
Уянсыннар һәм күрсеннәр минем хәлне,

Көлкеме мин, әллә инде мескен, жәлме?

Җил булып исәр мәл түгел, коштай очар.

Кемдер әйтте: «Түзалмасаң, әнә, оч, бар!..»
Юк, гөрләвек халәтеннән чыга алмам,

Шуңа микән бертуктаусыз агам—агам.

Киртә түгел таш диварлар, мәрмәр юллар,

Аларны да үтеп чыга агым сулар.
Күңелемнең тулган чагын «көш!» диялмыйм,

Терсәгемне берничек тә тешли алмыйм.

Акыллымы, акылсызмы — җавабы юк,

Тораташтай яшәүнең бер савабы юк.
Гөрләвектәй агып китәм кая таба?.. -

Уйлар йөри җан ишеген кага—кага...


* * *
Күңелемнән ургып чыга
Бар хисләрем ташып.
Мин бит сиңа йөз мәртәбә,
Мең мәртәбә гашыйк!
Аның саен мәхәббәтем
Арта гына бара.
Кулларыңны куй кулыма,

Күзләремә кара.
Кочыйм әле синең җанны,

Җаным белән кочыйм.
Кайнар хисләр ташкынына

Тагын сөю кушыйм.
Бер тын икәүләп утырыйк,

Җанны җанга куеп.
Иңебездә мәхәббәтнең

Пар канатын тоеп.