АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Актаныш
Актаныш эшчеләр бистәсе — Актаныш районы үзәге. Ул Казаннан 381 чакрым
ераклыкта урнашкан. 1980 елларда Актаныш авылы янындагы тау өстенә биек йортлар
салып, аны сельхозтехника — РТС дип йөртә башлыйлар. Хәзер тау өстендәге Яңа
Актаныш район үзәге исәпләнә. Актаныш утырган тауның бер өлешен Ирмәш, икенче
өлешен Текә тау дип атап йөртәләр. Агыйдел ягыннан караганда Актаныш кайсы ягы
беләндер очарга канат каккан аккошны хәтерләтә. Яшеллеккә төренгән күп катлы ак
биналар менә-менә зәңгәр күккә ашар кебек.
Тау астында, Урал таулары итәгеннән юл алган Агыйдел елгасы ага. Аның матурлыгы
турында бик күп җырларда җырлана, хикәяләрдә сөйләнә. Актаныш районын үтеп
беркадәр акканнан соң, Агыйдел Камага килеп кушыла.
Актаныш авылы исә район үзәгеннән 10 чакрымда, Нефтекамск шәһәреннән 65
чакрым ераклыкта утырган. Хәзер аны Иске Актаныш дип йөртәләр. Иске Актаныш белән
Яңа Актанышны озын баскыч тоташтыра. Ул баскыч тау битендә булганлыктан, ерактан
караганда аеруча матур булып күренә.
Район 1965 елда төзелгән, республиканың көнчыгыш өлешендә урнашкан. Үзәге —
Актаныш авылы. Районның көньягыннан Минзәлә-Уфа автомобиль юлы уза.
Актаныш исеменең килеп чыгышына карата мондый риваять бар. Актаныш авылы
территориясенә кешеләр моннан 300 — 400 ел элек күчеп утырганнар. Авыл башта
хәзерге Норкә урманының көньяк-көнчыгыш өлешенә урнашкан булган. Аның исеме
авыл эченнән ага торган Актаныш елгасы исеменнән алынган.
Бер кешегә каяндыр кунак килә. Өй хуҗасы үзенең ындыр табагында ашлык суккан
чак була. Килгән кеше, хуҗаның кечкенә малаен капка төбендә очратып, әтисенең кайда
икәнен сорый һәм әтисен чакырып килергә куша. “Миңа синең әтиең таныш бит”, — дигән
сүзне дә әйтә. Малай әтисенә барып: “Синең бер ак танышың килгән, сине чакыра”, — ди.
Килгән кунак хуҗаның яхшы ук дус кешесе була, һәм ул ак чырайлы булган, күрәсең.
Шуннан хуҗа кеше, дусты янына килеп, исәнлек-саулык сорашкач: “Минем малай сине
“ак танышың килгән, сине чакыра” дип әйтте, — дип көлеп сөйләгән, имеш. Шуннан соң
бу малайга “Ак таныш” кушаматы береккән.
Ул вакытта елгада су тегермәне булып, шактый тирән буа була. Берникадәр вакыттан
соң су коенганда шушы “Ак таныш” кушаматлы малай буада батып үлә. Буаны “Актаныш
буасы” дип йөртә башлыйлар, тора-бара бу исем елгага да күчә, аннары авыл да Актаныш
дип атала башлый.
Икенче риваять буенча, имеш, Актаныш аккошлар иле булган. Ә аккошлар
табигатьнең иң чиста, изге һәм матур урыннарын сайлыйлар. Ихтимал, бу риваятьтә
хаклык бардыр.
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
Актаныш Агыйдел һәм Иске Идел елгалары буена утырган. Актаныш авылы
уртасыннан Актаныш елгасы ага. Ул зур түгел, авылны икегә аера.
Иске Актаныш — зур авыл. Анда элек мәчетләр, мәдрәсәләр һәм кибетләр күп булган.
Актаныш төбәге — республикабызның беренче президенты Минтимер Шәрип улы
Шәймиевнең туган ягы.
Бу төбәк республикабыз тарихына керерлек күп күренекле кешеләр биргән. Аннан 5
Советлар Союзы Герое, артистлар Мөхтәр Мутин, Нәсимә Җиһаншина, Әлфия Авзалова,
Газинур Фарукшин, Асаф Вәлиев, язучылар Гамил Афзал, Риза Ишморат, шагыйрь Нур
Баян, композиторлар Илгиз Закиров, Инсаф Хәбибуллин, баянчы Кирам Сатиев һ.б.
ФИРДӘВЕС ГАРИПОВА
145
чыккан.
Мәмәшир
Мәмәшир авылы Кукмара районында, Кукмара эшчеләр бистәсеннән 32 чакрымда,
Вятка Аланыннан 22 чакрым ераклыкта урнашкан.
Авыл зиратында XVII йөзгә мөнәсәбәтле кабер ташлары табылган.
Наҗия Борһанова мәгълүматларына караганда, Мәмәшир авылы халкы күршедәге
Салкын Чишмә авылы белән бергә июнь ахырында Мәмәшир җыены үткәргән.
Мәмәшир авылына кайчан нигез салынуы анык кына билгеле түгел. 1929 елда авылда
көчле янгын булган, дин әһелләре алып барган елъязма тарих шунда юкка чыккан.
Олылар авыллары оешу тарихын болай сөйли. Мәмәшир авылы урыны элек тоташ
урман белән капланып алынган булган. Казан ханлыгы Явыз Иван тарафыннан тез
чүктерелгән заманнарда ат урлауда гаепләнеп хөкемгә тартылган, ләкин гаиләсен алып
качарга өлгергән Томакай исемле бер кеше шушы урынга килеп утыра. Бераз яшәп,
әйләнә-тирә белән танышкач, ул үзеннән ерак та түгел башка милләт халыклары яшәгәнне
белеп ала.
Идел, Кама елгалары буйлап элекке Болгар якларыннан бу тирәләргә тагын бер кеше
килеп чыга. Аны халык Болгар бабай дип атый. Болгар бабайның урнашкан урыны
Томакай бабай алачыгыннан ерак булмый.
Елганың каршы як ярына гаиләсе белән Мөхәммәтшәриф исемле кеше килеп урнаша.
Торган урыннары бер-берсеннән ерак булмаса да, бу өч кеше бер-берсен белмиләр.
Язгы көннәрнең берсендә, елганың ташыган чагында, Болгар бабай судан агып килүче
йомычкалар күрә, урман эченнән күтәрелгән төтенгә дә игътибар итә. Бөр елгасы буенча
көймә белән өскә таба, төтен тарафына менеп китә. Агымга каршы бераз йөзгәч, ярга чыга
һәм Мөхәммәтшәриф гаиләсен таба. Күрешеп-сөйләшкәч, Мөхәммәтшәриф
йомычкаларның югарыдан агып килүен әйтә. Алар киңәш-табыш итәләр һәм якын-тирәдә
башка кешеләр дә яшәргә тиеш дигән нәтиҗәгә киләләр. Болгар бабай көймәсендә алар
икәүләп елга буйлап тагын бераз күтәреләләр. Алар хәзерге Мәмәширнең Түбән оч
урамында качкын Томакайның җирне казып ясаган куышын табалар. Куе, кара урман
арасында ялгыз яшәү куркыныч булганга, болар берләшергә уйлыйлар. Томакай бабай
урынын яшәү өчен уңайлы дип саныйлар. Мөхәммәтшәриф һәм Болгар бабай гаиләләре
белән шушы урынга күчеп килә. Авылга шулай нигез салына. Мөхәммәтшәриф зиһене,
үткенлеге, сүзгә тапкырлыгы белән башкалардан аерылып торган. Шуңа күрә авылга
Мөхәммәтшәриф исеме куела. Еллар үтә. Мөхәммәтшәриф исеме җыйнаклана, кыскара
торгач, авыл атамасы Мәмәширгә әйләнә.
Мәмәшир авылы җирләре өч яктан Киров өлкәсенә уелып кереп утырган. Монда
Кукмара районының да, Татарстан республикасының да төньяк чикләре. Авыл янындагы
болынның уң ягында Бөр елгасы ага. Бөрнең теге як ярында Киров өлкәсе башлана.
Бөр елгасы бөгелешләр ясый-ясый тау тезмәләре итәген юып килә дә, Нократка
кушыла. Авыл басуларында елга-инешләр, сазлык-баткаклыклар һәм күлләр дә бар. Түбән
оч белән Югары очны аерып торучы елганы Усман елгасы дип атыйлар.
Елга янындагы таллыкта, авыл кешеләре сөйләве буенча, Усман исемле качкын качып
яткан. Авылны урталайга ярып Инеш үтә. Бу инеш янындагы чишмәне Мир чишмәсе дип
атыйлар. Бөтен авыл халкы чәйгә суны чишмәдән ала.
Байкал (Яңа Тазлар) авылы
Кызганыч, соңгы елларда республикабызда шактый гына тарихи авыл атамалары
алмаштырылды. Татарстанның Арча районындагы Иске Тазлар һәм Яңа Тазлар исемле
авыллар булган. Алар әле дә бар, ләкин исемнәре алмаштырылган. Иске Тазлар авылы
хәзер Ташчишмә, Яңа Тазлар авылы Байкал дип үзгәртелгән. Ташчишмә хәзер Әтнәгә, ә
Байкал Арча районына керә.
Байкал авылы район үзәге Арчадан 52 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге
Шурабаштан — 4, Казаннан 110 чакрымда утырган. Ташчишмә авылы район үзәге Олы
АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
146
Әтнә авылыннан 12 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Күңгәрдән — 6, Арчадан —
38 чакрымда, Казаннан 85 чакрым ераклыкта урнашкан.
Тарихи чыганакларда авыл Яңа Тазлар исемендә беркетелеп калган.
А.Артемьев бастырып чыгарган тарихи белешмәдә авыл Ломба (Яңа Тазлар) дип искә
алына. Шура суы буена утырган бу авылдагы 55 йортта 260 ир-ат һәм 273 хатын-кыз
яшәгән, мәчет эшләгән.
Яңа Тазлар (Байкал) авылы халкы июль башында Шура, Шурабаш, Яңа Сәрдә, Яңа
Әтнә, Югары Оры, Түбән Оры, Чымбулат, Мамыш, Кышлау, Югары Шашы, Түбән
Шашы, Яңа Шашы, Күңгәр, Иске Әҗем, Яңа Әҗем, Иске Тазлар (Ташчишмә), Олы Әтнә,
Кече Әтнә авыллары белән Мокшо-Мукшы тавы җыены үткәргән.
Марсель Әхмәтҗанов фикеренә караганда, «XIX гасыр халкыбыз тарихында иң тыныч
дәверләрнең берсе була, көчләп чукындыру басыла: мәгърифәт, сәүдә, һөнәрчелек,
сәнгать үсү өчен мөмкинлекләр туа, татар халкы кулында мал туплана башлый. Арча
төбәгенә кергән татар зиратларында матур бизәкләр, язулар белән нәкышләп эшләнгән
каберташлар куела. Алар аеруча сәүдә үзәкләрендә (Түбән Оры, Яңа Кенәр, Иске Кенәр,
Яңа Тазлар яки Байкал), мануфактуралы һәм мәгърифәтле Кышкарда, атаклы мәдрәсәле
Ташкичүдә күп. Башка авылларның зиратларында XIX гасырның икенче яртысында
куелган каберташлар очраштыргалый. Шундый биш таш Яңа Тазлар (Байкал) авылы
зиратында табылган.
Авыл зиратында борынгы татар традициясе буенча корылган, кирпечтән эшләнгән зур
төрбә калдыклары да сакланган».
Менә шушы Ламба суының борылышына салынган авыл «Ламба инеше ярына
утырган авыл» (русча «Деревня по речке Ломба») дип аталып йөргән. Авылда йортлар
саны 40тан арткач, зур янгын чыгып, барлык каралты-кура янып бетә. Урман да яна.
Халык яңа йортлар торгыза һәм авылда ике урам оеша. Авылны халык Яңа Тазлар исеме
белән йөртә башлый. Ике урам уртасыннан су ага. Бу су авылны чыккач болыннарга
җәелеп урман кырыена кадәр барып җитә. Шушы суның югары агымына бер су тегермәне,
аннан бер чакрым чамасы түбәндәрәк тагын бер су тегермәне төзелә. Югары агымдагы
тегермән Бәдри бай тегермәне, түбәндәгесе — Габделвәли бай тегермәне дип йөртелә. Яз
көне бу су янына аккошлар килеп бала чыгара, көзен алар җылы якларга күчеп китә торган
булганнар. Авыл янындагы суда чуртан, алабуга, чабак, шыртлака балыклары күп үрчи.
Чуртаннарның 10 килограммнан да авырраклары очрый.
1931 елда күмәк хуҗалыклар төзелгәч, авыл халкы балык сатып шактый зур керем ала.
Нарат чырасына ут кабызып, кешеләр елгадан балыкны төнлә сәнәк белән чәнчеп
тотканнар. Халык моны Себердәге Байкал күле белән чагыштырган һәм авылларын
Байкал исеме белән алыштырып та куйган... Кызганыч, әлбәттә, чөнки Тазлар атамасы
борынгылыкка ук барып тоташа.
Дәвамы киләсе саннарда.