Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖАН ҖЕБЕННӘН ҮРДЕМ КҮПЕРЛӘР


Татар бишегендә татар баласы
1
Күңел төшкәндә, татар, дип.
Сиңа бүген дөнья тар, дип.
Күзне соң кая саласы?
Җанда иман, күктә — Алла,

Киләчәккә өмет булып,

Бишектә — татар баласы...
2
Ачынма, Алыплар юк, диеп,

Сыкранма, бетә дип, татарлар,

Күке-милләт, әйдә, очынсын, -

Татар бишегендә татар бар!
3
Татар бишегендә татар баласы.
Татар бишегендә татар баласының
баласы.
Татар бишегендә татар баласының баласының баласы.
Ким дигәндә җиде бабасыннан килгән буын —

Татар баласының
оныгының
оныгының баласы.
Шул бишектә теләр идем күрергә

Бишектәге татар баласының баласының баласын.
Шуннан инде теләр идем бездән ары дөньяларның
Шушы матур шәкел белән барасын...
...Җиһан гомеренә тиңләшсәче әлеге ике мизгел арасы...


Монологлар
Нәфес монологы:
«Миңа, миңа, миңа гына алтын-көмеш, асылташлар.
Берне, бишне,
...юк, унбишне,
Юк, юк — күбрәк, санап түгел, учлап, көрәп...

Рух белән мин, нәфес, килештерәм.

Чүпрә булып рухны кабартам.
Акыл гына җанга тия, кисеп,

Акыл гына миңа арата!»

Нәфес үзе чама беләмени!
Дилбегә дә йөгән — аңа чит!

Рух-дилбегә бирә юнәлешен,

Акыл-йөгән куя аңа чик.
Рух монологы:
«Мин — өермә, буран, бозлы яңгыр,

Мин аҗаган, яшен, ут-көлтә.
Бер мизгелдә җанны утка салам,

Шул мизгелдә җанны боз итәм.

Нәфес бирсә дәрман, мин дәрт бирәм,
Мин канатлар тагам кешегә.
Мин күтәрәм күккә сине адәм,

...Йә тәмугка сине төшерәм».

Рух ул җилкән язмыш карабына,

Җилкәнгә җил — нәфес куәсе,

Дөнья гизгән адәм-карабны

Акыл белә кая куасын.
Акыл монологы:
«Миннән өскә — зиһен патшалыгы,

мән-мәсләктә минем таяныч,

Фикер тегә
дөнья катламнарын,
Тегелмәгән дөнья — аяныч.
Күңел бит ул — иксез-чиксез куыш,

Шул куышка куык — мин акыл,

Куык эчләрендә и айкала,

Нәфес уты капкан рух-ялкын».
Өч катламлы — нәфес, рух, акыл, —

Гүя бәлеш дөнья мичендә.
Адәм булып пешсен өчен бәлеш,

Күпме утлар кирәк эчергә...


***
Битлексез Җан — мең сыйфатлы тамчы,

Җан битлексез күктән иңгәндә.

И әрни җан, тырный бәгырь катын.

Чит-ят булган битлек кигәндә.
Бер мизгелгә адәм кыяфәте,

Бер мизгеллек битлек, юктан — бар!

Шул битлекләр әйлән-бәйләнендә

Дәвам итә кәмит -дөньялар...


***
Адәм — мизгел. Дөнья — мизгел,

Мизгелләрне бәйли Җан.
Мизгелгә мизгел үрелеп

Тукыла бакый Җиһан...


***
Ник языла озын шигырь,

Яратам бит кыскасын?
Берчак оныгым күрсен дип,

Күңелем карточкасын.


Моцарт йортында. Венада
Моцарт йортында. Венада.

Үрелә көй-такыя...
Көмеш кылларга кушылып

Тибрәнә сыман дөнья.
Әле — күктә, әле — җирдә...

...көй канатлы — көй — оча.
Өермә булып күтәрә,

Агымсу булып коча!
Көй тутыра бүлмәләрне,

Моцарт уйный...
Моң — тере!
Диварларда катлам-катлам

Мәңгелек көй хәтере.
Яңгырый көй ике гасыр —

Үрелгән алтын нурдан.

Шул көйләргә гашыйк икән

Син миңа якын туган...
...Кырык бишнең матур язы.
Вена. Фотода әти.
...Кинәт сызып үтте җанны Ут булып — ре-ми-фа-си...
...Ике мең ун.
Апрель ае....
Күңелнең нечкә мәле.
...Минем җанны синең җанга

Ялгый Моцарт көйләре...


***
Канатларны — каурый-каләм иттем,

Җан җебеннән үрдем күперләр,

Йөрәк маен салдым ут-савытка,

Татар, диеп, әле бер дөрләр.
Татар диеп сөрән салдым миргә,

Тар-тар булып кайтты кайтаваз,

Татар үзе үзен югалтканда

Татар иле кире кайталмас!
Сибелмәгән дөнья буйлап татар,

Аң-зиһенең, татар, сибелгән.

Башка берәү бишкә бүлми сине,

Син җаныңда, татар, бүленгән.
Күпме адәм татар диеп яши,

Рәшә икәнен дә белмичә.
Миллион татар рәшә була бирер,

Җаны белән: «Без — ил», — димичә.


***
Көмеш тәңкә булып йөзә өстә күбек,

Тәңкәләнми уйнап тирән диңгез төбе...
Минем күңел диңгез, уйлар дулкын кебек,

Бакый ягы тыныч, фани ягы — күбек....


***
Яз белән кыш бил алыша
Яз белән кыш бил алыша,

Март дәшә буран аша.

Яз сулышыннан уянып

Бөреләр пышылдаша.
Чаңгы эзе челтәр-челтәр,

Югалыр тиздән эзләр,
Шунда калкыр умырзая —

Бәрхет керфекле күзләр.
Яз башында, кыш чигендә
Кар бер эри, бер ява,
Боз сөңге булып ката да,

Тамчылар булып тама.
Туй күлмәген кигән кызлар —

Актан-ак каен-каен...
Яз белән кыш әйлән-бәйлән

Уйный шулай ел саен.


Симетбашта кичке сабантуй!
Сәлам сезгә, сәлам, якын дуслар,

Сәлам сезгә, сәлам кардәшләр!
Кайда татар? Кайда тел? дип,

Сорый татар баласы.
Моңлы татар шигырьләре —

Татар җаны оясы.
Юллап-юллап төрә татар

Җаннан саркыган сүзен,

Моңлы-сагышлы шигырьләр

Саклый татарның үзен.
Шигъри юл булып сызылган

Татарның яше-каны.

Энә очларында түгел.

Шигырь эчендә җаны.
Һәр аваздан саркыла моң,

Һәр авазы — бер гомер...

Халык үзе — шагыйрь дә ул,

Халык ул үзе — шигырь.
Татар булган йөзләп төбәкләрдән

Сезгә бүләк — шигъри тәлгәшләр!
Кайттык әле, кайттык Симетбашка,

Татар җаны исән төбәккә,
Татар моңын, татар телен саклый,

Татар диеп типкән йөрәкләр.
Их, күңелнең канат кагулары,

Җыр-биюгә ничек чыдасын!

Сабантуй бит меңәр еллар үтеп

Безгә җиткән татар йоласы.
Без җыелдык төрле төбәкләрдән,

Күңелләрне били бер үк уй,

Ямьле булсын, гөрләп-күкрәп торсын

Симетбашта кичке сабантуй!
Ир-егетләр бил алыша — көрәш!

Сабантуйның җаны, бизәге!
Көрәш-алыш — татар үзәгендә,

Ә татар ул бирмәс үзәген!
Ат чабышы — таҗы сабантуйның,

Оча атлар, гүли түгәрәк,

Әйтерсең лә утлы боҗра булып,

Ат-өермә килә тәгәрәп.
Симетбашта сабантуе гөрли!
Үз асылы аның, үз яме!
Яше-карты бер фикердә — рәхәт!

Бу бәйрәмнең бар бит үз тәме!
Без җыелдык төрле төбәкләрдән,

Бер үк теләк җанда, бер үк уй,

Елдан-елга гөрләп-күкрәп үтсен

Симетбашта кичке сабантуй!