Логотип Казан Утлары
Эссе

ЙӨРӘК ҖЕБЕ ӨЗЕЛГӘН ҖИРДӘ

Елга ага да ага...
Ничә миллион сүзләр ага икән бу агымнарның дулкын-дулкын томнарында? Юк, миңа бернинди томнар да, бу томнардагы сүзләр ташкыны да кирәкми. Сүзләрдән арыганмын. Мин алардан туйдым. Миңа шигърият кенә кирәк. Ә нәрсә соң ул шигърият? Шигърият — җанның тормышка гашыйкый халәте. Шатлык-куанычта яшәгән чагы. Мин шулай аңлыйм. Шулай да, кеше гел дә гашыйк, шат, даими гашыйклык халәтендә тора аламы? Тора алса, мондый кешегә, гадәттә, бу — тиле, диләр. Әйе, мондый «тилелек» шагыйрьлеккә тигез була, ди миңа аваз. Андыйлар күпме, ничәү? Бу урында Чеховның «Гашыйклык — кешенең табигый халәте. Бу аның тормышта нинди булырга тиешлеген аңлаткан халәт» дигән сүзләре искә төшә. Димәк, кешелек мондый гармоник халәттә яши ала, әгәр бар кешелек шагыйрь булган булса. Бу мөмкин түгел, чөнки Җир шарының бер ягында якты булганда, икенче ягында караңгы; алар яктыдан караңгы, караңгыдан якты дан даулап, Җир шарын күчәреннән кузгаткан булырлар иде. Ә кем ул, шагыйрь? Күкрәгендәге мәхәббәтен нәфрәткә, нәфрәтен мәхәббәткә әйләндереп эретә һәм кешелеккә бүләк итә алган кеше, ди теге аваз. Кеше «генә»ме? Шагыйрь «генә» булып кала аламы? Бу урында үзебез сүз алып барасы замандаш шагыйребез Равил Фәйзуллинның унбиш яшендә язган шигыреннән ике юл искә килә:
Шагыйрь булып, китабыңны тотып, кайтсаң иде туган ягыңа!..
5. «К. У.» № 8 121
Аһ, бәхетле булу өчен китап чыгару да җитә, димәк?! Димәк, сабыйчак максимализмына ташлама ясаган очракта да, китап чыгара алган тулаем «гашыйк» булып кала ала? Ул гына мәхәббәтле? Ул чакта яңа сорау: шигъриятнең икенче аерылгысыз канаты — «нәфрәт» төшенчәсе белән нишләргә? Нәфрәттән башка мәхәббәт юк, диләр бит әле. Шагыйрьнең нәфрәте — ул шул ук мәхәббәт. Мондый тигезлеккә шагыйрь ирешә аламы, ирешә алса, кайчан? Ирешә ала, әгәр шагыйрь (бу урында «шигырьче, шигырь язучы» дип әйтү урынлырактыр) «кеше генә» булудан ары узып, «шәхес» намына ия була алса. Шигырь язып, «шигырьче» булып, китап чыгару һәм чын шигърият тудырып, чын шагыйрь булып калу — икесе ике нәрсә. Аларның чиге адәмчек, «кеше генә» булу белән «шәхес булу» төшенчәләре арасындагы Сират Күпереннән үтә. Минемчә, татар шигъриятендәге «чын шигърият һәм чын шагыйрьлек коллизиясе» менә шунда ята. Шигъриятнең соңгы чорларда биеклекләрдән түбәнлеккә төшеп, бер урында таптануы, үзен-үзе кабатлавы, үзенә- үзе соклану белән чикләнеп, «ләззәттән канәгать» яшәве менә шушы таләпка тугры булмавыбыздан киләдер кебек.Лев абзабыз Толстойның «Безнең әдипләребезнең вөҗданлы сүзләре белән вөҗданлы гамәлләре арасында бик зур ара саклана» дигән фикере белән ничек килешмисең?
Бүгенге авыл, безгә канат куйган авыл кичергән кризис турында без, өч йөздән артык язучы, барыбыз да беләбез. Эчтән генә сыкрану, сабантуйга кайтып, бер оя карт-коры белән чәй-мәй эчеп килү белән чикләнәбезме? Нигә барыбыз бер булып татар авылын яклау-саклау өчен рухи ачлык вахтасына басмыйбыз?! Нигә без авыллар буйлап әдәби рейдлар үткәрмибез?! Нигә без, Равил Фәйзуллин кебек,
җанны көйдерә торган менә мондый дүрт кенә юллык Шекспир трагедияләрен язмыйбыз?!
...Тыкрык чатында
әйтте сәрхуш түтәй:
«Авыл — кабыгы сау, эче — аккан күкәй...»
Натурализм, диярсез. Хактыр. Сез башкасын языгыз. Ләкин миңа мондый кыска кичереш, мондый эмоция гына аз. Миңа татар шигъриятендә мин тәрбияләнеп үскән Йосыф-Зөләйха сюжетлары, тирән кичереш, тетрәткеч образ, метафора- чагыштырулар, фикер һәм хис бердәмлеге кирәк. Һәм — кинәт!
Башны салларга салып
китәсе иде агып.
Дәшәр иде дулкыннар бер шагыйрь эканны танып...
Мин тетрәнәм. Биредә мин эзләгән сюжет та, аяктан егарлык образ-сурәт тә, тынсыз калырлык яңа фикер дә, хис тә юк кебек. Тагын да... шул «шагыйрь җанына» гына ишарә бар. Тик нигә, нидән тетрәндем?! Ник җылыйсым килде? Минем йөзләрчә тапкыр шундый халәтне кичергәнем булды бит, югыйсә. Үземнең дә «башны салларга салып, китәсем килде агып!..» Әмма бу юллар миңа түгел, аңа, замандаш «шагыйрьҗанга», иңгән. Әмма кайда, татар тарихының кайсы тәнгәлендә, татар географиясенең кайсы төшендә килгән? Миңа, мәсәлән, һәрвакыт бер урында — үземне дошманның Идел буендагы бөек дәүләтемне яулап алу өчен, милләтемнең борын астындагы Зөя утравында төзелгән Зөя кальгәсе каршында басып торган итеп хис иткәндә килә иде ул «башны салларга салу» тойгысы. Һәм бүген дә шулай. Киләчәктә дә шулай булачак!..Тик, миңа бу гына да җитми: башны салларга салып агып китү өчен күп акыл да кирәкми кебек, тик менә салны... кай тарафларга юнәлтергә? Кая барыр минем башым салынган салым? Кемнәр көтә? Әстерханмы, андагы дустанә дәстарханмы, әллә... дошманмы? «Сал» дигән нәрсәм «дошман казнасына керер «салым»га әйләнмәсме?
Формаль логика күзлегеннән караганда, сал алдагы, без көткән «коммунизм»га пропуск-программа сорый һәм кызыл семафор кабыза», чөнки безгә, Пушкиннан калган теге мәңгелек «Йөзәргә. Тик кая йөзәргә?» дигән сөальгә җавап бирәсе бар. Бәлки, бу «иске төрдәге мәңгелек шигъриятебезгә» яңа төрдәге шигърият альтернативасыдыр? Бу, бәлки, сурәт шигъриятенә алмашка килгән «цифрлы» шигърияттер? Карагыз әле: нинди тетрәткеч сурәт: ничә гасыр таш астында, ничә гасыр томан астында, ничә гасыр камчы астында, ничә гасыр өшү, туңу, сискәнү, дарларда асылынып тору — һәм, ниһаять! — сызылып кына таң ата... Таң эчендә «Тукай маршы» яратыла һәм аннан алсу каурыйлы, алсу томшыклы, муеннары алсу ефәк
АЙДАР ХӘЛИМ
122
ыргакларны хәтерләткән, карашларыннан энҗе койган газиз җан ияләре йөзеп чыга һәм кинәт, җанны ярып, йөрәкнең бердәнбер җебен өзеп:
Китәсез дә мени, аккошлар?!..
Һәм бу таңда әле килеп тә өлгермәгән аккошларның инде ниндидер безгә билгесез, әмма фаразланган сәбәпләр нәтиҗәсендә китеп тә баруларын, бәлки, бүтән беркайчан да кайтмаячакларын тотып алган шагыйранә даһилык күршесендә гомер кичеп яткан икенче бер моң-зарчылык даһилыгы белән кушыла. Бу илаһи моң безнең барча «Зөяләрдәге югалтуларыбызга» бөек бер реквием — кайгылы моң һәйкәле булып яратыла — мәшһүр җыр туа да, алдыбыздагы ак кәгазебезгә, кара туфрагыбызга, бәгыребез сөлгесенә кайнар яшь булып тама: «Китәсез дә мени, аккошлар?!»
Биредә без үзебез күреп-укып өйрәнгән «чын шигырь»не эзлибез, ә ул
— чынлап та күренми. Дәвам итәсегез килсә, һаман да шул сыкраулар — «китәсез дә мени, аккошлар...» Һәм тагын да! Һәм тагын да!.. Сез аңлыйсыз, шушы бер юл — шигырьнең үзе. Бүтәне кирәкми дә. Әгәр шагыйрь шушы бер юлдан ары таба моңардан ничек кенә булса да «шигырь ясыйм» дип сюжет «төзегән» булса, үз пычагы белән шигъриятебездәге шушы бер генә юллык җәүһәр аккошның җанын кыйган булыр иде. Менә шушы бер юл, менә шушы бер «аһ!» татар гасырларының үкенечләрен әйләндерә дә сала. Ләкин шунысы кызык, салның бик тә кырыс сурәте көтмәгәндә романтик бизәктән романистик образга әверелә, аннан алынган кечкенә импульсив этәргеч фаҗигале сюжетка, эчтәлеккә әйләнеп, сине кайгылы сагышка сала. Мондый метаморфозага тарихи нигездә яткан чын шигъри импульс кына чыганак була ала. Аның көчәнеше бик киеренке, көчәнеш трансформаторы поэма-романнар бирмәгән токка дучар ителеп, янып чыгуы мөмкин. Бу — безнең өчен яңа нечкәлекләр шигърияте. Ул безнең шигъриятебезгә тирә-яктагы даирәнең бүре куганда яңгырый торган һау-һавы астында тарихыбызда беренче тапкыр берьюллыклар, икеюллыклар, өчьюллыклар, дүрт вә бишьюллыклар алып килде. Ул әдәбият тарихыбызда булмаган кыскалыкка омтылды. Бу урында һаман да шул Чеховның «Әгәр мин миллионер булган булсам, кул яссуы кадәр генә әсәрләр язган булыр идем», дигән «кытыгы» искә төшә. Яшь шагыйребез Такташтан соң утыз биш ел үткәч, силлабо-тоник системада биле каткан татар «шакмак шигырен» яңадан ватып, безне «ирекле шигырьгә алып керде. Һәм үзе дә, үзе тудырган «иреклекне» «Бу кадәр утынны мин ваттым микән?» дип аптырап торганнан соң, «ирекле»дән яңадан классик татар шигыренә кайтты һәм ул биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, байтак ачышлар ясады. Җитмешенче елларда иҗат ителгән «аккошларын» алдан күргәндәй, шагыйрь әле үткән гасырның алтмышынчы елларында язган мондый «ике-өч юллык» миниатюраларын «нюанслар иле» дип атаган иде. Андагы кошларның канаты тиюдән елаган көзге болытларны, кефир шешәсендә таң каршылаган чәчкәне безнең «борынгы буын» шагыйрьләребез генә түгел, хәтта аңа буындаш булган байтак яшь шагыйрьләребез дә «бу шигырь түгел, кроссворд-башваткыч» дип, зур тырышлык салып коллектив тукмауда катнашканнар иде...
Равил Фәйзуллин шигърияте турында берничә тапкыр язганым булды. Сәер хәл иде: язган саен, аңламагандай, язасым килде. Гүя аңлаган саен аңламаганым арта барды. Гүя офык офыкларга, хәтер хәтәргә илтә иде. Әйе, әдәбият мәйданы
— хәтерлеләр һәм хәтәрлекләр сабантуе. Мин дә, язганымда хәтерсез һәм хәтәр булмыйм, дип борчылам. Тәнкыйтем, булган очракта, кешене түбәнсетмәсен, мактавым — авырсындырмасын иде. Әлеге язмаларымны да энә өстендәге ләззәт белән язам. Чөнки бу шигъриятне тануга мин катлаулы, бик тә катлаулы юллар белән килдем. Әүвәлдә мөкиббән китеп кабул иттем. Аннан, айнып, инкяр иттем. Аннан янә дә кабул иттем. Аннан янә инкяр, янә кабул... Һәм ул бу хакта шагыйрем үзе дә белә. Мондый шигъри үзгәрешнең табигатен бик аңлап та бетермим, чөнки без бүген дә икебез бер идеал, әмма ике төрле чишелеш, икебез ике төрле образлар системасы, икебез ике эстетик концепциядән чыгып иҗат итәбез. Шуңа күрә, бу язмаларым тәнкыйть мәкаләсе булудан ерак тора. Мин шагыйрьнең берсеннән-берсе саллырак булган биш, алты томлыкларын, башка барлык китапларын, публицистикасын, мәкаләләрен яңадан энәсеннән җебенә кадәр укып чыгып, ниндидер академик бәяләр биреп, рецензия, иҗат портреты язарга җыенмыйм. Әйткәнемчә, Р. Фәйзуллин иҗаты әллә кайчан
ЙӨРӘК ҖЕБЕ ӨЗЕЛГӘН ҖИРДӘ
5* 123
тиешле бәясен алган һәм бу бәяләмәләргә күпмедер күләмдә мин дә өлеш керткәнмен. Бу язмаларым заманыбыз һәм замандашларыбыз, шагыйрьнең иҗаты, иҗат юлындагы моңа кадәр күренмичәрәк, сөйләнелмичәрәк торган сыйфатлар турында сурәтләмәдер. Европа теле белән әйтсәк, сагышлы язмалар. Эссе, димәк. Равил Фәйзуллинның замандашым гына түгел, гомерлек фикердәшем, якын дустым икәнлеген дә онытмыйк. Яшь ягыннан карасак, ел ярымга соңрак туган энекәшем. Равил белән 1965 елның көзеннән таныш. Әтисе Габдрахман абзыйны, әнисе Әминә апаны яхшы беләм. Күңелгә яшь сыман буылып истәлекләр килә. Аларның Әмәт тавындагы кош оясы кебек мөлаем йортларына барып йөргәнем хәтердә. Ишек алларындагы «татлы» кар базы да хәтердә. Әминә
АЙДАР ХӘЛИМ
124
апа бик тәмле итеп вак кәбестәләр тозлый иде. Без аларны тустаганга тутырып алып менеп, аякларны бөкләп, умыра да башлый идек. Ул чакта Равилның ике генә кеше сыярлык кечкенә бүлмәсе (күз алдына китерәсезме, үз бүлмәң булу өчен никадәр «хәлле даһи» булырга кирәк!) бар иде. Ә Равил ул чорда чынлап та бик зур «даһилык», без исә кечерәк даһилык чоры «чоры» кичерә идек. Зур «даһи»ебыз бүлмәсенең диварлары аңа килгән «даһи фикерләр» язылган һәм һәркайсы энә белән кадап куелган кәгазь кисәкләре белән тулы иде. Монда безнең буынның Вольтеры яши иде. Укучыларыбыз, бәлки, хәтерлидер, алтмышынчы еллар уртасында Равил белән төшкән бердәнбер фотобыз бар. Без аның бүлмәсенең ишек тупсасында утырабыз. Фотоны минем аппаратта автоспуск белән төшереп алган иде... Әйе, дусларым күп булды, әмма гомерлекләрен санарга бер кул бармагы да җитә. Равил үзе әйтмешли, мин дә «дусларны чәчеп җыйдым». Алар арасында Равил Фәйзуллин кебекләр берәү генә. Ул «Дәү Әниле». Ул — юмарт, Дәү Әнисен, миңа, тома ятимгә дә, «биреп» тора. Дәү Әниебезнең аяк очында аякларыбызны бөкләп, йомгакны тотып торабыз:
Син бәйләрсең оек. Ә мин каршыңда -
уйлап яңа туар җырымны.,
сабый чактагы күк, аяк бөкләп,
йомгагыңны тотып торырмын...
Әйе, бүгенге татар шигърияте безгә нәкъ менә шул Ак Әби-Дәү Әни һәм без, шагыйрьләр, аның каршында аяк бөкләп, йомгагын тотып торабыз. Күрәсез, бу язмаларда гүя мин үз-үзем һәм Дәү Әниебез белән сөйләшәм:
— Кышкы суыкларда чират торып, аякларда утын җылысы да калмады, Дәү Әни. Нишләргә?
— Зарланма. Аякларыңны көн саен каен күмере кайнаган суга, спиртта төнәгән сирень төнәтмәсенә тыгып утыр.
Монысы бик гади хәл ителде, ярар. Бәхәсләшәм.
— Мөстәкыйльлекне җиңел генә кире бирдек, Дәү Әни. Нишләргә?
— Сез аны бирмәдегез, ул сездән үзе китте, чөнки сез корбансыз гына мөстәкыйль булырга теләдегез.
Мактыйм һәм сүгәм. Чорныйм һәм сүтәм.
— Нигә без болай бөек һәм болай вак, Дәү Әни. Нишләргә?
— Бөек тарихыбыздан бөек китап тудырмыйча, аны бер көнлек тормыш-көнкүреш мәнфәгатьләргә алыштырганга вакландыгыз. Эрерәк, батыррак булыгыз.
Нәм миңа рәхәт. Бу минем үткәнем. Ьәм эчемнән тагын да бер тапкыр: «Әле дә бар бу кеше, әле дә ул исән! — дип куанам мин Дәү Әниебезнең турыдан-туры «оныгы» Равил Фәйзуллин турында. — Оеклар бәйләп аны үстергәнең, ир-ат күңелле итеп тәрбияләгәнең өчен рәхмәт, Дәү Әни! Ходай аңа безнең барыбызның сурәтләрен нур аша үткәрә торган риясыз, үпкәсез, эчкерсез күңел һәм газаплы- чиста вөҗдан биргән!»
Бишектәге бишкә төрләнә, дигән сүз бар. Моны җидедәге җитмешкә төрләнә, дип тә булыр иде. Менә без җидедән җитмешкә төрләнмичә, гомумән алганда, үзебез булып калып, җитмешкә дә килеп җиттек. Ышануы кыен. Инде җитмештә арттыру-
киметүсез сорау да куярга мөмкиндер: Равил Фәйзуллин татар шигъриятендә, гомумән, илле елдан артык хезмәт иткән әдәбиятыбызда, илле ел буе дип әйтерлек язучылар оешмасын оештырып-укмаштырып торучыларның, «Казан утлары» кебек искиткеч абруйлы журналның чирек гасыр буе баш мөхәррире булып эшләгән сирәк затларның берсе буларак, язучының әдиплек әдәбендә нинди сабаклар тудыра алды? Минемчә, алар бихисап. Әмма араларында иң мөһиме өчәү кебек.
Беренче. Равил Фәйзуллин безнең шигърияттә хис чыганакларын унар мең юллы халык авыз иҗаты дастаннарыннан бер юлга кадәр кыскартты, фольклорның «озакка сузыла торган уен» заманның кыска фикеренә китерде һәм Сәгать- Вакытны үз файдабызга калдырырга өйрәтте:
Үлеп күрсәттеләр безнекеләр!..
Дастаннардан иң кыска дастан түгелме? Миллионлап үлдек-түшәлдек без, татарлар, империягә юл салабыз дип. «Фидирәтсияне коткарабыз» дип. Ну-с, коткардык. Коткарып,
ЙӨРӘК ҖЕБЕ ӨЗЕЛГӘН ҖИРДӘ
125
үзебез нәрсә алдык? Нәрсә, туган телдән ниндидер очраклы килмешәк Рәис Сөләймановлар
көлсен өчен, туган телебездәге мәктәпләрне, мәдәният учакларын юкка чыгарсын өчен өч ай
буе фашист камалышында кан койдымы Петр Гаврилов, Илдар Маннановлар, башларын
салдымы Мөҗәй Хәйретдин, Җәлил-җәлилчеләр һәм рейхстаг түбәсенә Җиңү Байрагын
кададымы Гази Заһитовлар?! Мин дә шушы кимсетелүләр өчен ятим үстемме?! Моннан бер ел
чамасы элек интернетны ачсам, аннан әтиемнең 1945 елның гыйнварында Венгриядә барган
сугышлар вакытында «За отвагу» медале белән бүләкләнгәнен һәм аның әле булса
тапшырылмаганын беләм. Әмма медальне «Фидирәтсия»дән һаман да алып булмый. Минем
әтием «минем әти» түгел икән. «Наградной лист»та ул туган «Бәләкәй Кәркәле» дигән
авылыбыз дөрес күрсәтелсә дә, бүгенге Оборона министрлыгындагы писәрләргә сугыш
вакытындагы писәрләрнең әтиемнең «Нәҗметдин» дигән «иностранный» исемендә өч,
Габделвәлиевич дигәнендә биш хата җибәреп, әниемнең «Сорур Шиһаповна» дигән исемен
«Соруршиль» дип кенә язып «ыргытулары» аркасында медальне ала алмавыбызны һич
аңлатып булмый. Бар, бүгенге Россия оборона министрлыгы архивында исем-фамилиясе
дөрес язылган татар корбанын табып кара!.. Пич арттырмыйча әйтә алам: бүген кимендә
миллион татар исем-фамилиясендә җибәрелгән хата аркасында «калай медальләрне» ала
алмый. «Үлеп күрсәттеләр безнекеләр!..» Әттә-тә-тә! Ничек кенә әле!.. Бу юлның фаҗигаи
тарихи мәгънәсе, тарих институтларыбыз булуына карамастан, әле булса ачылмаган! Фаҗига
өстенә фаҗига!.. Кем без моннан соң?
Икенче. Равил Фәйзуллин татарның хиссияти шигырендәге импульсны эчтәлеккә
әверелдереп эпиклаштырды һәм үзенең эпик шигъриятендәге (поэмаларында) социаль
эчтәлекне шул ук импульсив яшьнәүләрдән тотып алып, кире кайтаруга иреште:
Бөтен
Планета буйлап вакансия -
Көрәшчеләр кирәк!..
***
...Хәтерләргә телимме мин төрмәләрне, лагерьләрне, яндыру
мичләрен?
Җиңел дисезме язу боларны?
Миллионнарны аткан, буган, ыслаганнар — тән өченме?
АЙДАР ХӘЛИМ
126
Аскан,
чапкан,
тураганнар — тән өченме?
Кирәк булганмы әллә туфля баулары? Юк!
Җан өчен!
Җан!..
...Кеше .җаны өчен көрәш бара!
Өченче. Равил Фәйзуллин, әйткәнемчә, илле елдан артык әдәби мәйдан тотып, һәм әдәби
процесста, әдәби даирәләр, басмаларда зур-зур хуҗалар булып калып, беркайчан да үз
мәртәбә-маркасын вакламаган, хөсетлекне, үч алу, астан интригалар уты йөртү дигән нәрсәне
белмәгән, сәяси уйнаштан ерак торган Кеше, димәк, Шәхес булып калды. Бу Сталин, Булганин,
Маленков заманнарыннан баш төртеп чыгып, Хрущев «җепшеклеге», Брежнев «баткагы»,
Андропов, Черненко «турытаяклыгы», Горбачев демократизмы, Ельцин «сәрхушлеге» аша
үткән, аннан, тагын килеп, Путин тоталитарлыгы шартларында яшәп-көрәшеп яткан
шагыйрьгә, әдәби җитәкчегә, иҗтимагый-җәмгыять эшлеклесенә җиңел эш түгел иде.
Нәтиҗәдә, аңа якты көннәрдә генә түгел, караңгы төннәрдә дә килеп сыенырга мөмкин иде.
Бу аңа Тукай бүләкләреннән алда Аллаһтан төшкән иң югары бүләк иде. Шагыйрь холкының
шушы сыйфаты — минем өчен иң якты, беркайчан да үтмәячәк истәлек булып калыр дип
ышанам:
Җаныңның ваклыгын сылтама заманга.
Куркырга, өркергә җай бар ул наман да.
Асылыңны яшереп кыланма ни генә, - буыннар хәтерендә бары да
чигелә!..
белергә кирәк. Равил Фәйзуллинга кадәр мондый «гүзәл колунны» күргәнебез булмады:
«түтәсе иңгән — күп сугудан, йөзе тонган — тутыгудан». Әмма «бар иде колунның ялтыраган
чагы, — йөзәр яшьлек имәннәрнең калтыранган чагы...» Без күргәннәрне Фәйзуллин да күрә,
тик шундый аерма белән: без күреп чикләнәбез, ул аларны укып сурәтли:
Гөмбәзләре — кояшмыни!
Сары алтын — чиркәү.
Бабайларның күз яшьләре менә кайда икән!..
Шагыйрьнең биштомлыгына язган аналитик мәкаләсендә безнең бик тә яхшы
шагыйребез һәм тәнкыйтьчебез Наис Гамбәр Равил Фәйзуллинны «шигъриятебезгә җиңүче
булып килеп керде», ди. Наис инде мәрхүм, мин, кызганыч ки, аның белән бәхәсләшүдән
мәхрүммен, әмма аның ташта басып калдырган фикере белән бәхәсләшә аламдыр кебек.
Кемгәдер болар барысы да,
бәлки, сүз-күз уйнату гына,
кайберләре сәяси ялтырау-шал-
тырау булып күренер. Шуңа күрә,
автор «Көрәшчеләр» поэмасында,
алдан күреп, безнең барыбыздан
«Җиңел дисезме язу боларны ?» —
дип аваз сала. Шагыйрь — хикмәт
иясе, шигырь үзе — хикмәт. Хик-
мәтле сүзне бер укыганда аны
«атып бәреп», икенче тапкыр
җирдән күтәреп, елап укырга
мөмкин. Алар арасында бер адым.
Түмәр яра торган тупас йөзле
балта-колун да ялтыравык
нәселдән. Тик аны күрә
ЙӨРӘК ҖЕБЕ ӨЗЕЛГӘН ҖИРДӘ
127
Минемчә, Наисның биредә хрестоматияләр өчен раслаучыл җөмлә калдырасы килгән булуы
мөмкин. Чынбарлыкта бер генә чын шагыйрь дә шундук һәм шул сәгатьтә шигърияткә
җиңүче булып килеп керә алмый. Һәрхәлдә, дөнья әдәбияты тарихында андыйларның
булганы юк әле. Чын шагыйрьләр шигърияткә, гадәттә, җимерүче булып килеп керәләр. Алар
җимерәләр, төзиләр һәм җиңәләр. Чөнки һәр талант үзеннән алдагыларны инкяр итеп килә.
Дөрес, инкярда түгел, раслауда туган шагыйрьләр дә бар. Әмма беренчеләре күбрәк. Равил
Фәйзуллин кебек «постмодернист» аеруча шундый. Ул үзенең «нюанслары» белән иске
шигъриятне күпме кирәк, шулай җимерде, аннан, гомере буе, яңа шигъриятне төзеде һәм
җиңүче булып чыкты. Чөнки мондый җимерү саваплы гамәл иде. Язмышының шагыйранә
логикасы да шуңа корылган иде. «Аһ, бу тау юклыклар!..» дип уфтанды ул милләтнең
идеологик кына түгел, географик чикләнгән мескенлеген акларга тырышып. Акламыйк һәм
акланмыйк. Милләт, халык үз ирке өчен тигезлектә дә көрәшә ала, әгәр аның чын лидерлары
һәм иманы сау булса. Халкыбызга географик Ил-Борыслар, биек таулыклар таләп итүнең
артында безнең тәнкыйть әле булса читләтеп үткән икенче бер яшерен мәгънә дә бар иде.
Безнең һәм бездән өлкәнрәк буыннар хәтерли булыр: үткән гасырның Хрущев «җепшеклеге»
чорларында Үзәк Комитет бер тар гына төркем халыкларның Эдуардас Межелайтис, Чыңгыз
Айтматов, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Давид Көгелтинов, Мостай Кәрим кебек
вәкилләреннән «даһилар экспрессы» ясаган, әмма анда татарлардан гына беркемне дә
кертмәгән иде. Үзәк Комитеттагы белгечләр фикеренчә, Тукай - Такташтан соң саегып калган
татар шигъриятендә һәм әдәбиятында «тегеләр» рухын күтәрә алган татар шагыйре вә
язучысы «табылмаган», «төрмәдән чыккан Туфан», сугыштан имгәнеп кайткан Ржев солдаты
Сибгат Хәким, диссидент Салих Батталлар исә теге экспресска утыртылырга лаек булмаган
«уртакуллар» иде.
АҺ, бу тау юклыклар!
Кыя юклыклар!
Күз тегәмә кая - үзән, калкулыклар...
Болай дип уфтанган заманнарда «Равил Фәйзуллин буынын» теге экспресска утыртырга
теләмәделәр, ул яшь, яшьтән бигрәк... һаман да шул... татар иде. Аңа татарга хас тар гына
мәйдан бирделәр. Анысын да шикләнеп кенә. «Фәйзуллин буыны»дигәннән. Бу хакта
күңелемдә йөргән фикеремне әйтим әле. Мин аңа күптән түгел чыккан бер мәкаләмдә
кагылып та үткән идем. Бүген килеп анык кына әйтүе дә кыен: өлкән шагыйрьләрдән
кайсысы беренче тапкыр кулланды икән бу «Фәйзуллин буыны» дигән канатлы әйтемне?
Сибгат Хәким әйтте кебек. Минемчә, бу төшенчә дөрес тә, түгел дә. Безме «Фәйзуллин
буыны»ннан, әллә Фәйзуллин үземе безнең буыннан? Без дигәнем, утызынчы еллар азагы —
кырыгынчы еллар уртасына кадәр туган шагыйрьләр: Рәшит Әхмәтҗан, Кадыйр
Сибгатуллин, Айдар Хәлим, Булат Сөләйман, Зиннур Насыйбулин, Салисә Гәрәева, Эльмира
Шәрифуллина, Рим Идиятуллин, Разим Вәлиуллин, Харрас Әюпов, Эдуард Мостафин...
Шунысы кызык, бу исемлектәге авторлар «Фәйзуллиннар буыны»на кертелмәде. Юк, биредә
Фәйзуллинның гаебе юк. Фәйзуллиныбыз мондый «буын җитәкчесе званиесенә» беркайчан
да омтылмады. Аны күрмәде дә, чөнки ул намус төшенчәсеннән килә иде. Юк, безләрне дә
талантсыз булган өчен күрмәделәр түгел. Киресенчә,
128
халыкчан һәм талантлы булган өчен. Ул елларда, илленче еллар башындагы «Җәлил
чакыруыннан» соң, татар шигъриятенә СССРдагы бер генә халыкка да килмәгән шагыйрьләр
ташкыны килде. Бу Партия Үзәк Комитетын, аның җирле штабы — Татарстан Өлкә
Комитетын куркуга салды. Әгәр безне үстергән булсалар, без дөнья әдәбиятын «басып алган»
була идек. Шуңа күрә, бу ташкыннан берничә генә талантны сайлап алып, башка талантларны
«шәһәргә» һәм «авылга», Түбән Камага һәм Әлмәткә, Лениногорскига, Яшел Үзәнгә һәм Зәйгә,
данлаучыга һәм хурлаучыга, интернационалистка һәм милләтчеләргә аерды. Миннән,
мәсәлән, әле 1965 елда язучылар җыелышында яшьләргә журнал таләп иткән өчен
«милләтче» ясадылар. Мин «Фәйзуллиннар буынының» «политбюросына» керергә тиеш идем
кебек. Укучы белә: бу «буын»ның иң милли тал тамыры, матбугатта актив басылган, әдәби
мохиттә катнашкан автор идем. Ләкин шул буын баласы була торып, буыныма якын да
китерелмәдем. Шагыйрь буларак танылмадым, публицист ителдем. Алар, минем өстән
чыбыркы шартлатып, төчкелтем депутатлык әдәбияты һәм публицистикасын тудырганда,
мин шигъри телем белән тормышның кытыршы идәнен ялап, үземә бер әдәби буын булдым
да калдым. Ә бит мин тарихи үз буыныма гел тартылдым. Алар турында яздым, алар белән
бергә яндым-көйдем. Әмма алар утыртылган чана-арбага утыртылмадым, алар исемлегеннән
төшеп калдым. Утыртылганда да, тегеләрнең йөз җыеруларына төкереп карап, мине ул чана-
арбага бары тик шул кешелекле шагыйрь Равил Фәйзуллин гына утырта иде. Юк, мәсьәлә,
гафу итегез, башкаларны һәм мине бу исемлеккә кертү-кертмәүдә түгел иде. Моның сәбәбен
тирән һәм нечкә аңлаган Равилебез «Ил мантырга теләмәсә, халкыннан дошман эзләр» дип
язган иде. Әйе, «милли түрәләребез» милләттән дошман эзләде. Бурыч органнарның сәяси
уеннар уйнап, татар шигъриятен көчсезләндерү, аңа тиешле юл бирмәү, аны берничә исем
белән чикләп, үсешен чикләп торуда иде. Сез карагыз, әгәр безнең барыбызны тигез үстергән
булсалар, без бер «Равил Фәйзуллин» гына түгел, ун-унбиш Фәйзуллинга тиң бердәм фронт
тудырган булыр идек. Менә бит эш нәрсәдә! Әмма зур куаныч та бар: менә шушы режим
шартларында кайсыдыр шагыйрь, мактау-иркенлектән азып-тузып, кешелегеннән ваз
кичкән булса (без андыйларны да күп күрдек!) Равилебез исә зур шагыйрь булып җитеште,
милли шигъриятебезгә, милләткә, һәр каләмдәшенә тугры калды, кем әйтмешли, барыбызны
сагындырып яшәде, сагындырып яши һәм яшиячәк әле, Алла боерса!..
Мәкаләм озынгарак китте бугай. Бая әйткәнемчә, язган саен язасым килә. Язган саен
яңача аңлыйм. Асыл шигъриятнең табигате һәм нәселе шундый. Кыскасы, милләтен сөеп,
сөендереп һәм үзен дә сөйдерә белеп яшәгән шагыйрь дустыма, аның гаиләсенә, балаларына,
авылдашларына, якташларына — аларның барлыгына куанып! — рәхмәт әйтәм һәм озын
гомерләр телим.
Чын шагыйрьнең ярасы да сагыш. Сагышы да яра. Ярату һәм яраттыру менә шушы хис-
тойгыларны берләштерә. Болар барысы да йөрәк җебе өзелгән җирдә ялгана. Бу хакта
шагыйрьнең үзеннән дә остарак әйтеп булмас кебек:
Син теләп алган сагышым.
Син теләп алган ярам.
Туеп кем дә китәр, ә син - яратып китеп кара!.. ...Ярамы? Анысы
минем эш. Ул теләп алган ярам...