Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯЗМЫШ — ХОДАЙ КУШКАНЧА


Тәүге сөйгән ярлар каргаган
Сизмичәрәк калдык икебез дә,
Кара мәче үтте арадан.
«Әллә, — дисең, — безнең мәхәббәтне
Тәүге сөйгән ярлар каргаган».
Нокта куйдык сөю кыйссасына.

«Башлыйбызмы әллә яңадан?»

«Юк, — дисең син, — безнең мәхәббәтне
Тәүге сөйгән ярлар каргаган.»
Икебезне бергә очраштырып,
Әллә инде язмыш алдаган?
Юк, бары тик безнең мәхәббәтне
Тәүге сөйгән ярлар каргаган.


Урын тапмыйм синнән аерылгач
Урын тапмыйм синнән аерылгач,

Авыр бигрәк, авыр күңелгә.

Вулканнарга кереп яныйм микән,

Әйләнгәнче тоташ күмергә?
Әллә дәрьяларга чумыйм микән,

Әверелеп тәмам тамчыга?
Болай да бит коңгырт күзләремнән

Һаман саен тозлы яшь чыга.
Әллә чиксез күккә ашыйм микән,

Күк тузаны булып яралып?
Болай да бит җаным өзгәләнә,

Телгәләнә меңгә ярылып.
Әллә туры җиргә керим микән,

Балчык булып инде мәңгегә?

Болай да бит югалырга торам,

Түзә алмый йөрәк әрнүгә.
Урын тапмыйм синнән аерылгач,

Авыр бигрәк, авыр күңелгә.

Күмерләргә каласымны белсәм,

Аерылмас идем гомергә.
 

Елыйсыңмы?
«Елыйсыңмы?» — дисең, еламыймын.
Керфегемә карлар коелган.
Алар эреп, синең күзләреңә

Күз яшьләре булып тоелган.
«Елыйсыңмы?» — дисең, еламыймын.
Керфегемә тамчы эленгән.
Яңгыр тамчысы да күзләреңә

Күз яшьләре булып күренгән.
«Елыйсыңмы?» — дисең, еламыймын.
Керфегемдә тамчы — чык кына

Синнән аерыласын алдан сизеп,

Еласылар килгән чак кына.


Паромнар
Йөрәкне йөрәккә бәйләгән

Күперне җимерде ташкыннар.

Без хәзер читләрбез дисәң дә,

Безләрне бәйләгән нидер бар.
Күңелләр салкынлык сизсә дә,

Безләрне яндырган нидер бар:

Йөрәктән йөрәккә туктаусыз

Ашкынып агыла паромнар.
Хатын-кызның табигате
Әллә язмыш галәмәте,

Әллә Ходай кодрәте?

Суга охшаш була икән

Хатын-кызның табигате:
Кайныйм, дисең, мине күрсәң,

Мин кочаклап, суырып үпсәм;

Бетә, дисең, мизгелләрдә

Миңа булган барлык үпкәң.
Туңам, дисең минсез, җаным,

Кар-боз була, дисең җаның.

Эремәс тә идем, дисең,

Мин килмәсәм сиңа тагын.
Әллә язмыш галәмәте,

Әллә Ходай кодрәте?
Суга охшаш була икән

Хатын-кызның табигате.


Нокталар кадере
Өчпочмаклы хатың килде,

Хатта — өч нокта.
Ни әйтергә теләдең соң

Син шушы хатта?
Сагынам диеп язарга

Әллә кыймадың?
Оялдың да хисләреңне

Язып тормадың?
Саргаям синсез дияргә

Кодрәтең җитмәдеме?

Йөрәктән чыккан сүзләр дә

Хатында китмәдеме?
Яратам диеп язарга
Әллә шүрләдең?
Белмәсен дидеңме әллә

Күңелең серләрен?
Өчпочмаклы хатың килде

Хатта өч нокта.
Шул нокталар да кадерле

Син янда юкта.


Өмет
Элек өмет — песи күзе,

Ялтыр-ялтыр яна иде.

Ирек дигәч, күңелләр дә

Тик яктыра бара иде.
Ирек диеп күкрәк кактык,

Ирек диеп күккә бактык

Әмма беркөн коллык дигән,

Без капканга килеп каптык.
Хәзер өмет — тычкан күзе,

Бар һәм дә юк кебек үзе.

Ирек дигәч, күңелләрдә

Төн. Караңгы. Курку хисе...


Язмыш — Ходай кушканча
Юл чатында кара таш,
Кара ташта татарча:

«Кай тарафка юллансаң да,

Язмыш — Ходай кушканча.»
Уңга барсаң — туңарсың,

Сулга барсаң — сулырсың,

Алга барсаң — бер мизгелдә

Шах-падишаһ булырсың.
Артка киттем, мәрәкә,

Шагыйрьмен мин — хәерче

Дусларыма — ачы кайгы,

Дошманыма — сөенче.
Юл чатында кара таш,
Кара ташта татарча:

«Кай тарафка юллансаң да,

Язмыш — Ходай кушканча.»


Белмимен нишләргә?
Ул керде. Ул керә
Төннәрен төшләргә.
Онытыр чарам юк,

Белмимен нишләргә?
Ул керсә төшләргә,

Күңелдә өермә.
Үкереп елыйммы,

Белмимен нишләргә?
Ул керсә төшләргә,

Күңелдә зилзилә.
Шаркылдап көлимме,

Белмимен нишләргә?
Ул керсә төшләргә,

Күңелдә ут-кырау.

Көл итә күңелне

Җавапсыз бер сорау.
Ул керде. Ул керә
Төннәрен төшләргә.
Онытыр чарам юк,

Белмимен нишләргә?