Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙЛАР, УЙЛАР, УЙЛАР...


Күпгасырлык милли әдәбиятыбыз олы шәхесләргә бай булып, аларның иҗаты
кешелекнең якты идеалларына хезмәт итеп, рухыбызны даими сугарып килә. Әнә шундый
шәхесләрнең берсе — халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе
лауреаты Равил Фәйзуллин. ХХ гасырның икенче яртысы — XXI гасыр башы татар сүз
сәнгатен аның киңкырлы бай иҗатыннан башка күз алдына да китереп булмый.
Равил Фәйзуллин иҗаты һәм шәхесе белән таныш булган һәркем бер үзенчәлеккә
игътибар итми калмыйдыр: шагыйрь турында әдәбиятка аяк атлап кергән дәвереннән
бүгенгәчә бихисап мәкалә-язмалар дөнья күргән. Әлеге язмалар төрле характерда. Кемдер
әдипнең иҗаты хакында яза, кемдер шәхесен ачарга омтыла, кайберәүләр иҗатының башка
тармагына — публицистик уйлануларына күзәтү ясый, берәүләр Фәйзуллин шигъриятен
башка авторлар белән чагыштырма планда өйрәнә... Гомумән, Равил Фәйзуллин иҗаты һәм
шәхесе инде ярты гасыр дәвамында җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә. Миңа калса,
горурланып һәм сокланып, татар әдәбиятында «Фәйзуллин феномены» хакында сүз алып
барырга мөмкин һәм кирәк.
Ә менә Равил Фәйзуллин эш- чәнлеген фәнни нигездә тикшеренүләр күп түгел, берничә
генә. Бу нисбәттән шәхсән үзем 2002 елда «Мәгариф» нәшриятында чыккан «Равил
Фәйзуллин: Заман. Иҗат. Шәхес» (төзүчесе һәм кереш сүз авторы Зиннур Мансуров) дигән
басманы теләсә кайсы монографиядән дә дәрәҗәлерәк хезмәт дип саныйм. Биредә әдипнең
иҗатташ- каләмдәшләре, әдәбият галимнәре, сәнгать белгечләренең (барлыгы җитмешләп
автор) төрле чор-заман фонында олуг Шәхеснең беркемне дә битараф калдырмаган иҗаты
хакында уйланулары, эзләнүләре урын алган. Иң мөһиме, төрле елларда дөнья күргән,
иҗтимагый-сәяси чорлар яктылыгындагы язмалар бергә тупланган. Зиннур Мансуров үзенең
кереш сүзендә болай дип яза: «Аның турында язылган мәкаләләр шулкадәр күп, алар инде
гомуми күләмнәре ягыннан Шагыйрьнең үз язганнарын да күптән узып киттеләр. Авторлар
бик тә төрле: әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр, әдипләр, сәнгать белгечләре, шигырь
сөючеләр. Равил Фәйзуллин иҗатына мөнәсәбәтләрен белдерүчеләр милләтләре белән дә
аерылып торалар — татар, рус, украин, белорус, латыш, үзбәк, казакъ, башкорт, чуваш, төрек
һ.б. Төрле әдәбият, төрле буын вәкилләре, төрле караш, төрле идеология, төрле «реализм»
тарафдарлары. Кызганыч ки, аларның шагыйребез турында язганнарын бер басма
кысаларына һичничек тә сыйдырып булмый. Тау кадәр материалдан, мөгаен, берничә том
төзеп чыгарырга мөмкиндер».
Әлбәттә, киләчәктә әдәбият фәне Равил Фәйзуллинның шигърияттәге олуг хезмәтләре
белән бергә, аның публицистика өлкәсендәге эшчәнлеген ныклап өйрәнергә тиеш булачак.
Шагыйрь ошбу өлкәдә гаҗәеп зур эш башкарган. Әдипнең төрле елларда язылган мәкалә-
уйланулары 1984 елда «Җырларда — ил гаме», 1998 һәм 2001 елларда «Сайланма
әсәрләр»енең дүртенче һәм бишенче томнарында, 2004 елда Татарстан Язучылар
оешмасының 70 еллыгы уңаеннан фундаменталь
хезмәтләрдән саналырлык «Гыйбрәтләр алырлык үткән юл», 2005 елдагы «Сайланма
әсәрләр»енең дүртенче, бишенче, алтынчы томнарында урын алган. 2011 елда исә
Р.Фәйзуллинның соңгы дәвердә язылган публицистик мәкаләләрен туплаган «Илбагар
уйлар» китабы дөнья күрде.
Равил Фәйзуллинның соңгы еллардагы публицистик эшчәнлегенә билгеле бер йомгак
булып торган «Илбагар уйлар» китабының «Гыйбрәтләр алырлык үткән юл» дип аталган
тәүге бүлеге Татарстан Язучылар берлеге тарихын ачыклауга багышланган. Бу хакта, миңа
калса, Р.Фәйзуллиннан да күбрәк белүче, төпле фикер әйтүче юк та сыман. Шагыйрьнең
фәнни дәрәҗәләре юк, әмма ошбу басма теләсә кайсы фән эшлеклесенең хезмәте белән
тиңләшә ала (бу очракта, заманында Р.Фәйзуллинның аспирантурага керүен, ләкин
диссертацияләр белән «вакланып» тормавын искә төшереп китү урынлы булыр. Күрәсең,
Шагыйрь үзенең кемлеген эчтән сизенгәндер: 2007 елда ул Татарстан Фәннәр Академиясенең
почетлы академигы итеп сайланды). «Илбагар уйлар»да фактик материалдан бигрәк,
шагыйрьнең фәлсәфи уйланулары күбрәк урын алган. Киң җәмәгатьчелек өчен җавап бирә
алмыйм, әмма филология белгечлеге буенча белем алучылар өчен бәһасез хезмәт бу. Күпме
төгәл саннар, күпме исем-фамилия, стенограмма язмалары... Мәктәптә булмасын, институт-
университетларда булмасын, без конкрет әсәрләр һәм авторлар турында күбрәк сөйлибез,
шул ук вакытта әдәби тормыш, илдәге вазгыять, теге яки бу шәхес, фактлар арткы планда
РАДИК САБИРОВ
130
кала. Аерым затларның, җитәкчеләрнең, хакимиятнең әдәбиятка, аерым алганда, татар сүз
сәнгатенә караш- мөнәсәбәте хакында Р.Фәйзуллин тәфсилләп яза. Чыннан да, «татар
әдәбияты дигән зур дәрья турында фикер йөрткәндә, гыйбрәтләр алып уйланыр нәрсәләр
җитәрлек». Шунысы мөһим, автор Татарстан Язучылар берлегенең оешуыннан алып
бүгенгесенә кадәр аерым бер чор-дәверләргә җитди анализ аша килә. Әлбәттә, һәр чорның үз
үзенчәлеге. Ләкин нинди генә заманалар булмасын, нинди генә иҗтимагый-сәяси
катаклизмнар борчып тормасын, татар әдәбиятының дөнья-ил күләмендә үз урыны булуы,
татар язучыларының СССР масштабында авторитеты, дәрәҗәсе барлыгы хакыйкый факт
буларак раслана. Р.Фәйзуллинның бу юнәлештәге өйрәнүләре әнә шул яктан да бәһале.
Милли сүз сәнгатенең тарихы һәм бүгенгесе, киләчәктәге перспективалары хакында
уйланулар икенче бүлектә дә дәвам итә. Чыннан да, яшисең икән, уйланмый хәлең юк.
Уйланган саен, тормышның ал да гөл булмавы, проблемаларның гаять күплеге ачыклана.
Р.Фәйзуллинның уйлар дәрьясы да киң планда: ул тарихның иң борынгы катламнарына да
кереп китә, галәм киңлекләрен дә айкап чыга, СПИД, наркомания кебек зәхмәтләргә дә
туктала, сәясмәннәр генә фикерләргә тиеш тоелган мәсьәләләрне дә күтәрә,
неомальтусчылык кебек төшенчәләрне дә читләтеп үтми. Ләкин фикер йомгагы барыбер
милли яшәешебезгә, Галиҗәнап Әдәбиятыбызга, телебезгә килеп терәлә. Ахыр чиктә, кискен
нәтиҗәләр ясарга да ятсынып тормый. Әйтик, «татар китабының, гомумән, матбугатының,
бүгенге хәле күңел күгәртерлек дәрәҗәдә мөшкел. Үзеңнең кирәксезлеген тою — һәр талант,
гомумән һәркем өчен, иң авыр тойгыларның берсе», дип яза автор.
Юк, Равил Фәйзуллинның күңелен һич кенә дә өметсезлек хисе басып алган дип әйтеп
булмый. Ул бары тик хакыйкать (кызганыч ки, еш кына ачы хакыйкать) хакында яза.
Китаплар укылмавы, татар мәктәпләре ябылуы, яшәешебездә башка кыйммәтләр (шуның иң-
иңе — акчага табыну, акча колына әверелү, бар нәрсәне, хәтта язучылык белән шөгыльләнүне
дә бизнеска гына кайтарып калдыру) барлыкка килүе, иҗат кешеләренең мөшкел хәле, хәтта
ки мескенлеге — хакыйкать түгелмени? Шул ук вакытта авторны өмет яшәтә. Барлык
диярлек мәкаләләрнең ахыры өметле (кайчак хыялый?) җөмләләр белән тәмамлана.
Шагыйрь-гражданин парадокслар дөньясы турында күп яза. Бер яктан, китап гасыры
узып баруын искәртә, икенче яктан Казаныбызда гына күпме нәшриятлар барлыкка килүе,
китапларның күпләп чыгуын да таный. Араларында затлы, югары кыйммәткә ия булганнары
да җитәрлек, ләкин «алар, кызганыч, азрак керә йорт түрләренә». Күпчелек исә «иң аз
дигәндә, өчтән икесе — псевдокитаплар, полиграфик ысул белән кәгазьгә төшкән опуслар...».
Тагын бер парадокс: «җәмгыятьтә акча
131
УЙЛАР, УЙЛАР, УЙЛАР...
күп тә, акча юк та! Галәмәт күп баскычлы, күп пирамидалы идарә структурасы кешеләренә
акча бар һәм мул бар, гади игенчегә — юк; хоккей, машина куу язучыга каләмхак түләргә —
юк...». Автор шул тискәре күренешләрне бәян итеп кенә калмый (барыбыз да күреп тора ич!),
ә аларның сәбәбе, алшарты, ниләргә
Туган тел турында язылган аерым мәкаләләрендә дә («Иле барның теле бар», «Тел бирмәк
— җан бирмәк»), башка язмаларында да татар теле Р.Фәйзуллин өчен иң бөек кыйммәт
икәнлеген аңлавы кыен түгел. «Ананың балага биргән иң зур бүләге — тел. Шуңа да ул
байлык, хәзинә санала». Яки: «Тел — диңгез. Бер ясканып кына аның тирәнлегенә төшеп,
киңлекләрен иңләп бетереп булмас». Савыктыру һәм дәвалау турында уйлана икән, димәк,
Р.Фәйзуллин телебез халәтенә үз диагнозын куйган. Шулай ук хакыйкый диагноз. Чыннан да,
хәлләр әллә ни шатланырлык түгел. Төрле дәрәҗәдәге сәясмәннәрнең телебезгә мөнәсәбәтен
дә өйрәнә, Илбашы В.Путинның Казан юбилеенда татарча сөйләшүен дә искә алып уза.
Шуннан чыгып автор хәлнең гаять аяныч, хәтта ки куркыныч икәнлеген яшерми: «халкың
тулысы белән үз телендә сөйләшә икән, ул — тулы милләт, яртысы сөйләшә икән — ярты-
йорты милләт, ә биштән бере сөйләшсә...». Ахыр килеп, Р.Фәйзуллин тел язмышы халыкның
дәүләтле булуына бәйле дигән катгый хөкемен чыгара. Кызганыч, дәүләтле булу — ул әле дә
татлы хыял гына. Шуңа бәйле шагыйрьне борчыган сорауларның тагын берсе калкытып
куела: телең кирәкми икән, язучылар-шагыйрьләр, матур әдәбият, китапларның кемгә
хаҗәте бар соң? Хәлне үзгәртү нисбәтеннән милләт шагыйре үзенең конкрет тәкъдимнәрен
дә яңгырата. Бар да конкрет, бар да аңлаешлы. Халкыбызны, телебезне таныту өчен
мөмкинлекләр дә чыгып тора, ләбаса. Универсиада кебек планетар масштабтагы чараларда
татар теленә лаеклы урын табылмаса, бу, һичсүзсез, гафу ителмәслек гөнаһ, хата булачак.
Р.Фәйзуллин инде бөтенләй башка рәвешкә килгән Казан дәүләт университеты юбилее һәм
Казанның меңъеллыгы хакындагы уйлануларында да, «Болгар» номерларының җир
йөзеннән юкка чыгарылуына багышланган, исеме үк («Сүтеләбезме?») уйланырга мәҗбүр
иткән язмасында да әнә шул хаталарны кабатламаска чакыра. Ә алар, кызганыч, һаман
кабатланып тора...
«Илбагар уйлар»ның өченче бүлеге аерым шәхесләргә багышланган. Өйрәнү объектлары
гына да кемнәр бит: Тукай, Җәлил, Н.Исәнбәт, Г.Афзал, С.Хәким, Г. Ахунов, Ш. Хөсәенов, Ф.
Яруллин, М.Әгъләмов, Ә.Еники... Язмаларның аерым берәүләре әдәби портретлардан бигрәк
фәнни-тәнкыйди мәкаләләрне хәтерләтә. Бу нисбәттән, бигрәк тә Гамил Афзал, Рабит
Батулла, Рауль Мир- Хәйдәров, Рәшит Әхмәтҗанов, Ренат Харис, Айдар Хәлим, Рәмис Аймәт,
Салих Баттал (без бөтенләй белмибез икән әле), Тәүфикъ Әйди (галимнәр дә тотынырга
курка), Лирон Хәмидуллин иҗатлары, Зиннур Мансуровның «Балкыш» поэмасы хакындагы
уйланулары филолог-галимнәр дә әйтә алмаган фикер-карашлары белән кыйммәтле. Автор
язучылык цехы буенча аркадашларының шәхси үзенчәлекләрен дә, иҗатларын да әйбәт белә,
ул аларны укыган, ул аларны өйрәнгән, шуңа да алар төгәллеге белән аерылып тора. Шушы
бүлектәге мәкаләләрне теге яки бу шәхеснең иҗат дөньясын, иҗат лабораториясен
өйрәнгәндә дә рәхәтләнеп кулланырга була. Н.Җиһанов, Ә.Кәримуллин, М.Госманов,
Р.Фәхретдинов, Ә.Фәтхетдинов кебек башка өлкәдәге «йолдыз»ларыбыз турындагы
язмаларны укыганда, шагыйрь- әдәбиятчының ул өлкәләрдә дә үзен судагы балыктай хис
итүенә сокланмый мөмкин түгел.
Китапның дүртенче бүлеге Р.Фәйзуллинны журналист буларак ача. Милли матбугатның
флагманы саналган «Казан утлары» журналын чирек гасыр җитәкләү өчен, әлбәттә, яхшы
шагыйрь (Халык шагыйре!) булу гына җитмидер. Кешеләр белән сөйләшә-аралаша, уртак тел
таба белү осталыгы да, әңгәмәләр кору, кирәк чакта гражданлык позицияләреңне күрсәтә
белү һәвәслеге дә булырга тиеш. Р.Фәйзуллинның әңгәмәдәшләре дә килде-китте кешеләр
түгел. Аңлашылганча, ошбу әңгәмәләр дә татар халкы, милли вазгыять, әдәбият-сәнгать,
матбугат хакында. Әлбәттә, әңгәмәдәшләрнең аерым фикерләре белән килешү-килешмәү дә
бар.
Шул ук бүлектә Халык шагыйренең үзе белән дә әңгәмәләр урын алган. Рәфикъ Юнысның
ярышлары өчен акча бар, милли университет ачарга, күп кенә талантлы әдипләрнең
китапларын чыгарырга — юк; башкаладан килгән ярымшәрә, ярымнаркоман «поп-
йолдызлар»га астрономик суммалар бирер өчен акча бар, ә өлкән бер хөрмәтле
китерәчәге хакында ныклап уйлана.
132
кереш сүзе, сораулар һәм җаваплар без белеп бетермәгән Р.Фәйзуллинны шәхес ягыннан
күбрәк ача. Р.Вәлиев белән әңгәмәсенең ахырында героебыз «вакыт җитте бугай — истәлек-
хатирәләр дә язасы килә» дип белдерә. Бик кирәкле гамәл булыр иде. Татар дөньясында
документаль-биографик характердагы язмалар азрак. Китапның соңгы бүлегендә Равил
Фәйзуллин укучыны Табигать-Анага якынайта. Данлы (һәм шанлы) Чулман елгасыннан ерак
түгел бер авылда туган җир һәм су кешесенең, аерым әдипләр язганча, Идел һәм Казансуны
буйга иңләгән шагыйрьнең табигатькә елышуы, табынуы гаҗәп түгел. Шагыйрь сәфәре
барышында туган фәлсәфи уйлануларын көндәлек рәвешендә, «сәяхәтнамә» жанры
үзенчәлекләренә тугры калып, гаять кызыклы, мавыктыргыч итеп бирә алган. Сәяхәтнамә
дигәннән, Равил Фәйзуллинның бу өлкәдәге хезмәте дә өйрәнүгә лаек дип саныйбыз. Бу исә
«Фәйзуллин феномены»н билгеләүдә яңадан-яңа ачышлар булачагына янә бер ишарә.
Равил Фәйзуллин публицистикасы жанр ягыннан да төрле. Югарыда аталган
җыентыкларда аның төрле темаларны яктырткан фәлсәфи язма-очерклары, нәсер-
парчалары, әдәби портретлары, хатирә-уйланулары, әңгәмәләре, сәяхәтнамәләре урын алган.
Аларда шагыйрь узганыбызга, бүгенгебезгә һәм киләчәккә багып, әдәбиятыбыз, сәнгатебез,
тарихыбыз, матбугатыбыз, күренекле шәхесләребез..., кыскасы, милли яшәешебез хакында
уйлана. Һәр язмасында диярлек нәрсәнедер чагыштыра, кемнәр беләндер бәхәсләшә, җитди
нәтиҗәләр ясый, өметләнә, хыяллана. Иң мөһиме, китап укучыны үзе белән тиң күреп
сөйләшә һәм ышандыра! Ахыр чиктә, публицистикасында Равил Фәйзуллин дигән олы Шәхес
тагын да тулырак ачыла.