УРАП АЛА МОҢ ДӘРЬЯСЫ
* * *
Җылы кояш никтер кинәт сүнде,
салкын җилләр исте — йөрәк туңды.
Күз яшьләре инде кипте күптән,
тар бушлыкта калды бөтен җиһан.
Офыкларга китеп югалдылар хисләр,
күңел дәрьясында калды ялгыз кораб.
Ярсып шаулый, котырынып, тик бер дулкын,
ә мин һаман горур атлыйм, алга карап.
Берәм-берәм сүнде йолдызлар да,
җиргә төште күктә йөзгән хыяллар да,
Сүнде ялкын... Сүнде өмет... инде нишлим?
Башым имим әмма, алга карыйм.
Томан булып йөрәгемә сарыла ачы сагыш,
күңелемдә хәзер минем тик бер балкыш:
Күрергә, дим, тик бер тапкыр, соңгы тапкыр,«сау бул», диеп әйтер өчен, нурлы йөзең.
* * *
Мин елмаям...
ярларына сыймый
Ташый хисем.
Күккә багам...
Ә кем әйткән
ай, дип,
бары җисем?! -
Лепер-лепер килгән
йөрәгемнең бер җепселе
Җанны Галәм белән
тоташтырган чор мизгеле...
...Күзне йомам.
Иренемне юа тозлы тамчы.
Күк күкрәген телеп үтә гүя утлы камчы -
Атыла да йолдыз Юкка чыга...
Хәтер кала...
Үз рухыңны күрим дисәң әгәр,
Күккә кара...
...Чираттагы хыял-йолдызымны
учка алам...
Яшем кипте...
Мин еламыйм бүтән...
күр, елмаям...
* * *
Төнгә керә шәһәр... чираттагы көнне
Төпсез упкын авызын ачып йота вакыт...
Әлегә тик яралгы -
Туасы таң
тыныч йоклый күк карынында кырын ятып...
Төн караңгы.
Ә шулай да кемдер берәү
ара-тирә киткән күккә йолдыз атып...
Әсәрләнеп калган кебек бөтен Галәм,
бу шау-шулы җирдә тынлык тәмен татып...
* * *
Ике уй кисешкән ноктада
күкләрдә бер йолдыз
Яктыра.
Буй җитмәс биеклек ят аңа.
Ул бары кул сузган арада.
Тик икәү белмиләр бу хакта.
Карашлар һаман да
офыкта.
Килер күк зур бәхет иртәгә...
...Таң ата. Төн күчә үткәнгә...
* * *
Җир белән Күк тоташкандай карлар ява.
Ага дөнья чиксез төпсез ак дәрьяда.
Без дә шунда:
җирдә...
күктә...
Әллә кайда...
Тилергәннәр кебек хисләр, шашкан уй да.
Әй йөзәбез ак дулкындай кар тузгытып.
Бәхет үзе көтә безне, маяк тотып...
...Мәңгелектән килгән өн бу, хыял түгел.
Өзгәләнеп шулай кышны көтә күңел.
* * *
Тирән тынлык һәр тарафта тоташ.
Ярдан ярга йөзә-йөзә бата кояш.
Тыелып кына күңелем моңлы бер көй көйли.
Аһ-зарымны сизгер җанлы скрипкам сөйли.
Ташкын булып урап ала моң дәрьясы
һәм тирбәлә шул дулкында бар дөньясы!
Сихерләнеп басып торам, хәйран калып.
Их, бу аһәң! Булса иде сүзгә салып.
Татлы төер күтәрелә, җанны өтеп,
күзләремнән яшь пәрдәсен сүтеп.
Бер чарасыз көйнең колы булып калам,
эреп бетеп, җырга әйләнеп агам.
Белмим инде — ләхетемме, тәхетемме?..
суга салып китеп барам бәхетемне...
* * *
Җигүле ат ераклаша бара.
Сүзсез генә калам озатып,
арба түрендәге нәни кызны
Садә балачакка охшатып.
Нидер китә яннан кайтмаска дип,
гүя эреп күздән югала.
«Туктат! Йөгер!» — дип пышылдый йөрәк,
акыл тарта кулдан: «Кузгалма!»
Ә мин тыныч кына карап калам,
йөрәк сүзен читкә тибәрәм.
Китә... Китә мәңге кайтмаска, дип.
Каршылыксыз шулай җибәрәм...