Өстәл китабы
Өстәл китабы
Фәнзаман Баттал янына килгәләүче дуслары анын өстәлендә һәрвакыт бер үк
китапны күрәләр. Үзе калын, үзе авыр да ул китап замананын бер түрәсе турында
икән. Фәнзаман аны еллар буе кулъязмалары өстенә куя.
— Нәрсәгә тотасын бу китапны? Пүчтәк кеше турында бит ул!
— Минем өстәл китабы ул! Файдалы китап!
— Ничек?!!
— Анламасагыз, карап торыгыз, — ди дә Баттал, әлеге китапны кулына алып,
балкон ишеген ача. Шулчак бөтен кәгазьләрен үтәли җил туздырып ташлый.
— Аңладыгызмы инде? — ди Баттал. — Таш хезмәтен үти ул миндә!
Озын җәймә
Шагыйрь Рәхбәр, ягъни Роберт Әхмәтҗанов, өстәл алырга акча җитми дип,
Фәнзаман Батталдан акча алып тора. Биш-алты көн үтүгә, Фәнзаман җиденче төшен
күреп ятканда, нәкъ төнге 12 дә, ишегенең кыңгыравына басалар. Ишекне ачса —
Роберт килгән!..
Кесәсеннән йомарланып беткән берлек чыгарып өстәлгә сала да шагыйрь:
— Роберт... — дип куя.
Икенче кәгазь берлекне чыгарып тәгәрәткәч (барысы да йомгактай бөгәрләнеп
беткән! ):
— Әхмәтҗановнын... — дип өсти.
Өченче берлекне кесәсеннән каезлап алгач:
— Кешегә... — дип дәвам итә.
Сонгы берлекне чыгарганчыга кадәр әйткән сүзләре бер җөмләгә җыела: «Роберт
Әхмәтҗановнын кешегә бер чакта да бурычлы булып калганы юк».
Акчалар өстәлгә чәчелеп беткәч, йокысы ачылып бетмәгән Фәнзаман:
— Өстәл алдынмы сон? — дип сорый.
— Бер аягын гына алган идем хәзергә, чыдам булмады. Дуслар белән сындырып
ташлаганбыз.
— Юкәдән генә ясаганнардыр, алайса...
— Юк! — ди Рәхбәр. — Пыяладан иде...
Поплар да татарча сөйләшә...
Концертлар алып баруда каешланып беткән, нәфис сүз остасы буларак бөтен татар
дөньясына танылган Рәшит Сабировны Мәскәүгә чакырганнар. Анда татар
композиторы Сәйәр Хәбибуллинга 75 яшь тулган икән дә, Рәшит шул унай белән
оештырылган бенефис-концертны алып барган. Әлбәттә инде, юбилярның матур
көйләре, җырлары яңгыраган, кул чапканнар, Мәскәү татарлары сәхнәгә бер-ике йөк
чәчәк ташыганнар, бер-бер артлы менеп, мактау сүзләре сипкәннәр. «Сибүчеләрнең»
берсе булып, сәхнәгә ниндидер мулла (Рәшитнең үзенчә әйтсәк, КГБ кителе белән
фуражкасын әле кичә генә чалма белән чапанга алыштырган мулла) күтәрелгән дә,
мона кадәр татарча гына барган бенефисның тап уртасында урысча сүз куерта
башлаган. Бу мулла Рәшиткә татарның тәмле ашына кара таракан ташлаучы булып
тоелган. Түзмәгән Рәшит:
— Хәзрәт, татарча сөйләсәгез лә! — дип үтенгән.
Мулла, әфисәрләрчә читеген-читеккә бәреп, үрә каткан да:
— По-татарский не знаю! — дигән.
Шулчак Рәшитнең:
— И, абзый, Казанда поплар булып поплар да татарлар белән татарча сөйләшә
инде хәзер!.. — диюе булган, болай да теге муллага күңелләре болганып утырган
Мәскәү тамашачылары (күбрәге чая мишәр өммәтеннән бит әле!), тәгәрәп китеп,
көлүдән тынсыз катканнар.
Әле хәзер дә, ихлас күңелдән көләселәре килсә, Рәшитнең шул сүзен генә
кабатлыйлар икән Мәскәү татарлары.
Сай хәтер
Аяз Гыйләҗев Фәнзаман Батталга:
— Әгәр берәр вакыт синең янга килеп: «Карале, Фәнзаман Баттал кирәк иде,
күрмәдеңме? » — дип сорасам, аптырап калма, ни өчен дигәндә, күз хәтере бик начар
минем, — дип сөйләп бара икән. Шул вакыт боларга каршы килүче берәү Аяз
Гыйләҗевне туктаткан, сөйләшеп торганнар. Әлеге кеше китеп баргач, Фәнзаман
Баттал:
— Кем булды ул, Аяз абый? — дип сораган.
— Егерме биш еллап элек бер хикәясен укыткан иде бу кеше. Кыяфәте истә
калган калуын, ә менә исемен хәтерләмим, — дигән өлкән әдип. — Әйтәм бит, хәтер
бик сай минем, парин.
Сара нигә кызган?
Танышларына мәгълүм: Сара апа Садыйкова сиксәнгә җиткәндә дә үзенә өлкән
итеп, карт итеп караганны яратмый иде. Аның күңеле соңгы көннәренә кадәр
кызларныкы кебек күтәренке иде.
Бервакыт болар Татарстан радиосының режиссеры Госман Әхмәтҗанов белән
тукталышта очрашалар. Автобус килгәч, керәләр. Сара апа, керүгә үк, бер утыргыч
аркасына тотына, ә Госман, билет хәстәрен күрү өчен, шофер тарафына ук тәпили.
Шул вакыт автобуста җәнҗал куба — Сара Садыйкова пыр туздырып бер кызны сүгә:
— Нигә алай мыскыл итәсең әле син мине, ә?! Үзеңне миннән яшьрәк дип
беләсеңме әллә?!
Килеп җиткән Госман Әхмәтҗанов хәлне бик тиз аңлап ала. Баксаң, теге кыз:
«Утырыгыз, апа, сез өлкән кеше», — дип 75 яшьлек Сара апага урынын тәкъдим
иткән булган икән.
Саталар инде...
— И-и, саталар да инде сине кайбер дусларың, каләмдәшләрең! — диләр икән
Фәнзаманга.
— Саталар инде, сатып алып булмагач, — дип авыр сулаган Фәнзаман.
Санап та торма
Марсель Гали, нәшрият коридорында очрашкач,Фәнзаман Батталга:
— Сонгы вакытта язган әйберләреңне күрмим. Бөтенләй язмый башладын,
ахрысы,— дигән. Фәнзаман Батталнын йөзенә аптырау галәмәте ингән һәм шушы
арада гына чыккан әсәрләрен саный башлаган:
—«Ватаным»да туп-тулы ике бит истәлек басылды, «Мәгърифәт»тә зур хикәям
дәвам белән чыга бара, «Шәһри»дә сәяси-публицистик язмам дөнья күрде, «Казан
утларын» да унбиш бит сатирик әсәрләремне биргәннәр ... Күпме радиотапшырулар
тагын...
Каләмдәшен тынлап-тынлап торган да сүзен бирмәс Марсель:
—Санап та торма. Мин бит «СПИД-инфо» гына укыйм. Ә анда барыбер бернәрсән
дә юк, — дип, канәгатьсез генә китеп барган.
Сүгенмә — сүгендермә
Чыгачак китабынын хәлен белү өчен, бер язучы нәшрият мөхәррире Фәнзаман
Баттал янына килә:
— Минем кулъязманы укырга вакыт таба алмадыгызмы?
— Табуын-таптым, ләкин китап итеп чыгару ярамастыр...
— Ничек инде?! Ник?
— Китап укучылар сүгенергә өйрәнер дип куркам.
— Сон... минем китапта бер генә сүгенү сүзе дә юк лабаса!
— Югын юк, — дигән Баттал, авыр сулап. — Иллә дә мәгәр мондый китапны
укып чыккан укучы, икебезнен дә исемне кыстыра-кыстыра, атна буе сүгенеп
йөриячәк...
Сызгыра беләбез, бәгырь!..
Театрга яшь талантлар кабул итү өчен имтихан-конкурс бара. Кабул итүчеләр
арасында Салих Сәйдәшев тә бар. Болай да «С» хәрефен бик үк камил итеп әйтә
белмәүче бөек композиторнын анкавы шешкән көннәр икән бу... «С»нен «һ»гә күчә
язган вакыты...
Сәйдәштән көнләшеп, ана хөсетлек саклап йөрүче сәнгать әһеле (ул имтихан
алучыларнын башлыгы икән) композиторнын колагына:
— Минем тиз генә чыгып керәсем бар, Салих. Менә бу кызнын дикциясен
тикшерү өчен, «Сызгыртма син Сәйделсаҗидәнен сыбызгысын!» дигән җөмләне
әйттер әле, — дип пышылдаган. Шуннан сон, Сәйдәшнен көлкегә калуын ишек
артыннан тынлап-күзәтеп тору өчен, чыгып киткән.
Хикмәтнен нәрсәдә икәнен анлап алган Сәйдәш, әлеге җөмләне кәгазьгә ачык
итеп язган да, кызга тоттырган:
— Шуны янгыратып, һаваны ярып җибәрердәй итеп әйт әле, матур туташ!
Кыз, мөгаен, үтә сәләтле булгандыр, ул әлеге җөмләне әйткәндә стеналар да, идән-
түшәмнәр дә сызгырып торгандай булган.
— Булдырдын, туташ! Миннән — «ббишшле!» — дигән Сәйдәш.
Теге хөсет үзе дә килеп кергән һәм:
— Әйбәт сызгырттын кызны, — дип пышылдаган.
Сәйдәш тә үз сүзен пышылдап әйткән:
— Без булган җирдә бөтен нәрсә дә һызгыра, бәгырь!..