Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мөхәммәт Гайнуллин


Күпгасырлык татар әдәбияты гаять бай булып, халкыбызның яшәү рәвешен, теләк-
омтылышын, хыялын чагылдырып килә. Аның үсеш-үзгәрешенә үзләреннән зур өлеш
керткән әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлын, сәнгати фикерләү үзенчәлекләрен киң
катламга җиткерү өлкәсендә уңышлы эшләгән әдәбият галимнәре шактый күп булып,
араларында филология фәннәре докторы, профессор М.Х.Гайнуллин исеме аеруча зур
хөрмәткә лаек.
Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин 1903 елның 18 августында (яңа стильдә — 31) хәзерге
Татарстан Республикасының Апас районы Кызыл Тау (Коллар) авылында игенче гаиләсендә
туып-үсә. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Төмәндәге укытучылар
әзерли торган бер еллык курсларда белем ала. 1920 елдан аның педагоглык хезмәте
башланып, берничә ел балалар укыта. Бераздан Казандагы Татар телен гамәлгә кертү
курсларында укып чыга һәм Тәтеш төбәгенә җибәрелеп, анда хисапчы-кассир булып эшли,
мәдәни чараларда актив катнаша, мәкаләләр бастыра, укый-яза белмәүчеләр өчен
оештырылган курсларда белем бирә. 1928 елны М.Гайнуллин Казанга килә һәм Көнчыгыш
педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга керә, аны тәмамлаганнан
соң, профессор Г.Нигъмәти җитәкчелегендә аспирантурада белем ала. Аспирантурада уку
белән бергә, ул институтта татар әдәбияты тарихы һәм теориясе буенча лекцияләр укый,
актив рәвештә фәнни тикшеренү эшчәнлеге алып бара, мәкаләләр бастырып чыгара. Бөек
Ватан сугышы елларында М.Гайнуллин Казан педагогия институтында укыта, Татарстан
дәүләт нәшрияты җитәкчесе була. 1945 елда ул СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы
Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры итеп билгеләнә. Гаять җаваплы оештыру-
административ эшләр башкару белән бергә, М.Гайнуллин татар әдәбияты тарихы буенча
системалы тикшеренүләрен алып бара. 1946 елда «XIX гасыр ахыры һәм ХХ йөз башы татар
әдәбияты турында тикшеренүләр» дигән темага кандидатлык, 1958 елда «Беренче рус
революциясе чорында татар әдәбияты һәм публицистикасы» дигән темага докторлык
188
диссертациясе яклый.
Галимнең аеруча кызыксынып өйрәнгән өлкәсе булып XIX йөз ахыры — ХХ йөз башы татар
әдәбияты тора. Әле 1939 елларда ук ул Г.Тукай. М.Гафури, Г.Коләхмәтов, Г.Камал, Ш.Камал,
С.Рәмиев, Дәрдемәнд, Ф.Әмирхан һ.б. иҗатын үз эченә алган дәреслек-хрестоматия төзү эшенә
алына. Китап буларак соңарып мәйданга чыкса да, аерым әдипләр иҗаты буенча алып барган
өйрәнүләре җәмәгатьчелектә кызыксыну тудыра. Галимнең «Горький һәм татар әдәбияты»
(1944), «Каюм Насыйри» (1945) хезмәтләре рус һәм татар әдәбиятларын чагыштырма планда
өйрәнү юнәлешенә зур этәргеч бирә.
М.Гайнуллин әдәбият тарихын истәлекләргә, публицистик язмаларга, тарихи
чыганакларга һәм архив материалларына нигезләнеп өйрәнү кирәклеген тирәнтен аңлап эш
итә. Ул беренчеләрдән булып К.Насыйри, М.Акъегетзадә, З.Бигиев, З.Ьади, С.Рәмиев,
Ш.Мөхәммәдев һ.б. турында замандашларының һәм әлеге әдипләр туганнарының,
балаларының истәлекләрен, алар турындагы вакытлы матбугат материалларын туплый һәм,
бер системага салып, фәнни хезмәтләр яза. Галимнең Ризаэтдин Фәхретдин, Фатыйх Кәрими,
Галиәсгар Гафуров-Чыгътай кебек олы шәхесләр турындагы язмалары, озак еллар дәвамында
читкә тибәрелгән әдипләрнең исемен, иҗатын аклау һәм яклау булу белән бергә, бүген дә
кыйммәтен җуймаган фәнни материал булып тора. М.Гайнуллин әдәбият тарихы өчен
классик дәрәҗәсенә күтәрелгән әдипләр генә түгел, икенче пландагы язучыларның иҗаты да
әһәмиятле булуны яхшы аңлый. Шул максатта киң катлау укучыларга исемнәре аз таныш
булган Газизә Сәмитова, Маһруй Мозаффария, Галимәтелбәнат Акчурина, Зәйнәп Сәгыйдә һ.б.
иҗатын кайтару буенча җитди эш башкара.
М.Гайнуллин татар әдәбиятын халыкның иҗтимагый фикере, мәгърифәтчелек хәрәкәте,
милли үзаңы үсеше, Россиядәге революцияләр дулкыны белән тыгыз бәйләнештә тикшерүгә
киң урын бирә. Фәнни эзләнүләре нәтиҗәсе буларак дөнья күргән «Татар әдәбияты. XIX йөз»
(1957), «Татар әдәбияты. ХХ йөз» (1968), «Татарская литература и публицистика начала ХХ
века» (1966), «Татар әдипләре» (1978), «Өмет йолдызлары» (1988), шулай ук «Каюм Насыри:
очерк жизни и творчества» (1975), «Галиасгар Камал: очерк жизни и творчества» (1978)
китаплары татар әдәбияты тарихын киң планда һәм иҗтимагый тормыш белән тирән
бәйләнештә өйрәнүдә яңа тикшеренүләргә юл ача. Галим әдәбиятны һәм милли
публицистиканы үзара тыгыз бәйләнештә өйрәнә. Аныңча, нәкъ менә вакытлы матбугат
үсеше ХХ йөз башында татар әдәбиятын «алтын чор»ына китерә. Язучы, тормышны
башкаларга караганда тирәнрәк күрүче буларак, үзенең уй -фикерләре белән матбугатта
чыгыш ясый, аннары алар образлы фикерләү формасында әдәби әсәрләр булып оеша.
М.Гайнуллинның әдәбиятны иҗтимагый яшәеш белән тыгыз бәйләнештә өйрәнүгә
нигезләнгән концепциясе җитди фикер-карашларга, нәтиҗәләргә китерә.
М.Гайнуллин Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры булып озак еллар эшләү
дәверендә туган телебезне һәм әдәбиятны, татар тарихын өйрәнүне оештыруга зур көч куя.
Ул байтак еллар дәвамында мәктәп һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр төзү белән
шөгыльләнә, күпсанлы фәнни хезмәтләрнең редакторы була, татар әдәбиятын ил күләмендә
танытуга да үзеннән өлеш кертә.
Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, профессор Мөхәммәт Хәйрулла
улы Гайнуллин 1985 елның 24 маенда вафат була.