Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИНЕМ ӨЧЕН ШИГЫРЬ — ТОРМЫШ УЛ

Хатирә
Авыл өстеннән бер болыт оча,

Минем шул болыт буласым килә.

Түбәночта бер тал-тирәк бар,

Шуның очына кунасым килә.
Күп еллар элек шушы тал-тирәк

Бик тә яшь иде, ямь-яшел иде.
Тирәк төбендә тәү кат үбештек —

Безгә унсигез генә яшь иде...
...Авыл өстеннән бер болыт оча.

Шул болыт булып агасым килә.
Тирәккә төшеп шушы яшь парны

Карт кочагыма аласым килә...


Шигырь
Әй, шигырьне ничек мактыйлар да,

Әй, шигырьдән ничек көләләр...
Янәсе лә алар шигырьләрнең
Ничек язылганын беләләр...
Шагыйрь булган өчен миннән күпләр

Көнләшәләр (данны бүләләр....),

Ә күпләре, «Тел бистәсе бит ул,

Җитди түгел...» диеп көләләр.
Ә шигърият шундый бөек гамәл,

Җаннарыңда хыял кормыш ул —

Минем өчен тормыш шигырь түгел,

Минем өчен шигырь — Тормыш ул!..

Алып кайт...
«Алып кайт мине өеңә!..» —
Диеп шыңшый бер көчек...
Ташлап калдырганнар аны

Мин алып китсен өчен.
«Алып кайт мине өеңә,
Кыш бит, туңдым, бик салкын.
Син алмасаң үләм мин...» — ди
Нәни песи баласы.
«Алып кайт мин өеңә... —
Дип ялвара дус-салмыш, —
Синдә кунып айнырмын, — ди —
Өйгә кайтарма ялгыш...»
«Алып кайт мине өеңә!» —
Ди сөяркә җаныем.
Өем бер генә бит минем.
Тагын каян алыем?..
«Алып кайт мине өеңә...» —
Дип сайрамый сандугач.
Аның өе табигать ич,
Ул бәхетле шул булгач...
...Ничек чыдарга соң миңа,
Бу хакыйкать, бу моңга?!.
«Алып кайт мине өеңә! —
Дип кычкырам, — әй, Дөнья!..»


Яран гөл
Диләрә минем язу бүлмәсендәге

тәрәзә төбендә яран гөлләр үстерә
Яран гөлләр чәчәк атты инде...
Тәрәзләрем балкып киттеләр.
Яран гөлдәй кебек яшь чакларым
Яран гөлдәй гөрләп үттеләр.
Яран гөлгә гашыйк чордашларым
Югалышып, үлеп беттеләр.
Алар белән яран гөлгә назлар
Чорыбызны ташлап киттеләр.
Миңа инде хәзер яшь кызларга
Яран гөлдәй карау ярамый...
Юк шул инде, алар яраннарга
Миндәй итеп сөеп карамый...
Картлык шушы буладыр шул инде —
Күңелләрдә татлы яра гел...
Балчык чүлмәгеннән миңа табан
Моңсу гына карый яран гөл...

Хыялый тәбикмәкII
Мичтә кып-кызыл күмерләр яна —

Тәбикмәк пешә әнә табада.
Әнием әйтә: «Татлы бу икмәк —
Табадан төшкән татлы тәбикмәк,
Уян, улым, — ди, — булыр сөенче,

Аша тәбикмәк кайнар көенчә...»
Каз мае белән майлап бирә ул —

Тәбикмәк тәмен әнкәй белә ул!..
...Картайдым инде, туздым — эш яман.
Тәбикмәк тәме телемдә һаман.
НЛО кадәр зур таба алып,
Шуңа мең, мильон тәбикмәк салып,
Пешереп бирим сезгә, илдәшләр,

Ашагыз әле, дуслар, иптәшләр!..
Ашагыз, аша — булыр сөенче
Ашап калыгыз кайнар көенчә.
Барыгызга да булыр сөенче!..


Җир — Җир булып калды
2012 елның декабрендә дөнья бетә икән дигән фараз-хәбәр таралган иде
Күпме галим, патша, күрәзәче,
Тиздән Җир бетә, дип көттеләр.
Дөнья һаләкәте уты белән
Безнең күңелләрне өттеләр.
Шөкер, Аллабыз да, Җир үзе дә
Саклап калды безне, Кешеләр!..
Күпме «бөек» ялган булып чыкты,

Хаклы булды безнең ишеләр.
Бездәйләр бит җыен юк-барларга

Ышанмаучан ныклы, көчлеләр!..
Җир-планета! Ул Җир булып калды,

Кеше булып калды Кешеләр!..


Үпкәләттем
Мин бик каты үпкәләттем бугай —

Телем юк-бар сүзләр әйләде...
Кинәт миңа шундый салкынайдың —

Синең күңел бозга әйләнде.
II Тәбикмәк — зур табада пешерелә торган коймак.
Инде кыш та үтте, карлар эри,

Урамымда җылы язларым.

Тик эреми синең, Юк, эреми синең,

Ник эреми күңел бозларың?!.


Көч
Җир җимертер көчләрем бар —

Шаккатам мин бу көчкә!..
Тик шигырь яза башласам

Тын алам көчкә-көчкә...
Йөрәккәем тынып кала,

Сулышым бетә минем.

Көннәрем төнгә әйләнә,

Төнгә әйләнә көнем.


Юлым уңды
Артымнан козгын каркылдап калды...

Кап-кара мәче юлымны кисте...
Буш чиләк тоткан кортка очрады...
Җен өередәй әче җил исте...
Бу юрамышлар минем күңелгә

Күпме куркыну, хәвеф бирделәр!..

Юлым уңмасын өчен һәрберсе

Кичеп булмаслык киртә иделәр...
...Мәхәббәт көчле хорафатлардан!..

Зыян тимәде миңа пычак та —

Күр, рәхәтләнеп, изрәп ятам мин

Сөйгәнем, синең назлы кочакта!..


Алмагачым
Дәрманымны, көчләремне

Суырып ала шигырь.
Мин бер колга әвереләм —

Мисле бер кара нигыр...
Көчләремне ала да ул,

Сихри дөньяга сала.

Тәнемдә һич җисми түгел,

Тик хисси көчем кала...
Алмагачым, бәрмә тәрәзәмә,

Мин болай да уяу бит инде.

Тәрәзәмне ачып үбәм сине,

Назларыңа куям битемне.
Алмагачым, какма тәрәзәмә,

Мин уйларга баттым әлегә —

Күңелемдә дөнья мәшәкате,

Авыр миңа, кер син хәлемә.
Алмагачым, син тәрәзә аша

Ничә еллар миңа багасың...

Әле якты, әле моңлы-зарлы,

Әле ярсу синең карашың.
Алмагачым, мин тәрәзә аша

Күрәм синдә дөнья язмышын...

Сине дөнья белән тәңгәлләвем

Әллә ялгыш, әллә табышым...
...Әллә табыш, әллә ялгышым...