КАДЕРЛЕ ХАТИРӘЛӘР...
...дип язып куйдым да, шунда ук сүземне үзем үк төзәтәсе дә иттем: хатирә сандыгына
эләккәннең кадерсезе буламы? Пәркайсы кадерле. Кешегә үзенең яшәве чорында күп
«очраклар» белән очрашырга туры килсә дә, күбесен оныта; ә кайберләрен, никадәр тырышса
да оныта алмый. Әһәмияте ягыннан зур роль уйнамасалар да, онытылмаган шул «очраклар»да
ниндидер мәгънәләр ятуы сәбәпме — аларның тезмәсе кешеләрнең тормыш юлын күрсәтә.
Шуларны искә төшереп, әлеге каһарманнарның үзләре белән очрашкандай буласың, шул
мохитне хәтерлисең.
Минем профессияне кызыл дипломга акка кара белән «актер драмы и кино» дип язганнар.
Гәрчә, актер чагымда сәхнәдә драмасын күрмәсәм дә, тормыш үзе театр булганлыктан,
сәхнәдән тыш комедиясендә дә, фаҗигаләрендә дә катнашырга туры килде. Шуннан чыгып,
режиссер булынды. Инде менә хатирәләр язып маташам. 60 еллык кытыршы иҗади
гомеремдә кемнәр белән генә очрашылмады икән?! Пушкинның 3000 мең танышы булган дип
язалар. Артистның танышы өч мең генә булса, ул әле артист булып өлгермәгән, дигән сүз.
Кимендә өч йөз мең танышың булганда гына үзеңне артист саный аласың. Анда да әгәр
тамашачы расласа.
...Кыскасы, очрашулар күп булды. Үзенә даһилык чире йоктырмаган кеше генә очрамады.
Хатирәләрем шул «даһилык» чүпрәсе эләктергән кайбер замандашларым белән булган
хәлләргә бәйле.
Аларның күбесе үзләрендә нинди «чүпрә» йөртүләрен дә белмичә, инде мәңгелеккә күчте.
Алардан калган «мәзәкләре», хуҗаларын хәтерләтеп, безнең белән яши. Мәрхүмнәрне искә
алу — кешелек бурычыбыз, дигәннән чыгып, хәтер сандыгым ачам.
...Белгәнем, күргәнем, ишеткәнемне шәрехләмичә — комментарийсыз гына язгач,
онытылмас ул шәхесләр арасына, «контрамаркасыз» гына, үземне дә кертми мөмкин
булмады:. «Кемнән башларга?» дигәндә, иң элек Юныс Әминев белән булган бер «очрак» искә
төшә. Чөнки ул... ул мине үлемнән коткарды. Билгеле булуынча, һәркем өчен үзенә үзе
кадерлерәк.
Юныс Әминев
Юныс Әминев исемен мин беренче тапкыр Минзәлә театрында эшли башлагач ишеттем.
Урта мәктәпне медальгә тәмамлаган идем. Ләкин күпме көтсәм дә, медале кайтмады; шуны
көтеп ул елны югары уку йортына да керә алмый калдым.
Район үзешчәннәре бригадасы белән концертлар куеп йөргәндә, Минзәлә театрын
очратып, аларга кушылып киттем. Безнең өчен ул чак Минзәлә — Голливуд.
...1955 елның декабрь ае иде. Салкын, буранлы көннәр, юллар юк. Авылдан авылга трактор
чаналарына төялеп күченәбез. Гариза биреп кергәч, түзми хәл юк. Спектаклебез
Островскийның «Бирнәсез кыз» әсәре буенча булса да, безне «Язылмаган законнар» килгән
дип каршылыйлар. Чөнки артистлары шул ук: Хәдичә Сәлимова, Нәсимә Җиһаншина, Әнвәр
Фәсхетдинов, Мөхит Кичубаев һәм башкалар. Шунда мин «Язылмаган законнар»ның авторы
Юныс Әминев булуын, ул спектакльләрнең авылларда зур уңыш казануын ишеттем.
...Труппа Минзәләгә кайткач, Юныс абый театрга «Тамырлар» дигән әсәрен укырга килде.
Алдылар. Анысында ниндидер бер роль дә биргәннәр иде, уйнарга туры килмәде — Мәскәүгә
укырга кителде. Бер елдан соң Минзәлә театры «Язылмаган законнар» ын декадага алып
килде, Юныс Әминевнең исеме илгә ишетелде, дәрәҗәсе үсте, танылды. Ниһаять, аның
әсәрләрен Г.Камал театрында да куюларын ишеттек. (1960 елда «Умырзаялар»ы, аннары
«Гөлҗәннәтнең җәннәте» куелган.)
...Безнең театр студиясендә татар теле буенча укытучы штаты бар иде. Анда төрле елларда
Әхмәт Фәйзи, Роберт Бикмөхәммәтов, Юлдашев, Фазылов дигән галим-голәмә укытып,
һәркайсы үзе турында якты истәлек калдырды. Соңгы курста Юныс Әминев безгә
консультант-хәлфәбез булып килде. Үзе әдәбият институтының югары курслары шәкерте
иде.
Юныс абый килгәндә без, «биш минуттан» артист булучылар, аңа хәлфәбез- укытучы итеп
түгел, ә коллегабыз-авторыбыз итеп карый идек. Чөнки алып кайтасы спектакльләр
исемлегендә «Кошның да үз оясы була» дигән аның пьесасы бар иде. Музыкаль комедия иде
КАДЕРЛЕ ХАТИРӘЛӘР...
145
ул. Диплом спектакльләребезгә инде «билгеләр» куелган, эш беткән, соңгы курсның соңгы
айлары бара... Кошның да үз оясы булгач, һәркайсыбызның уенда Казанда ничек оялау
проблемасы гына булуы яшерми сөйләнелә иде. Шуңа күрә Юныс абыйның әсәре белән
әсәрләнүче юк, аңа кирәксез бер мәшәкать дип кенә карыйбыз. Мин репетицияләрне туктату
коткысы таратам.
Без Батулла белән бер үк рольгә билгеләнгән идек, ул — беренче состав. Җае чыкмаса —
җай чыгарып, репетицияләрдән качабыз. Әгъзам Фәттахов дигән композитордан көйләр дә
яздыртканнар иде. Әмма спектакльнең чыкмаячагы фактка әверелгәч, җиңел генә котылдык
бу эштән. Юныс абыйның безне гаепләвен хәтерләмим, ләкин кемнәргәдер үпкәләп йөрүе
исемдә. (Ахрысы килешүгә кул куймаганнар.) Шуннан соң без аны очратмадык. Ул — Әгерҗе
районы Барҗы авылында яшәп иҗат итә, без Казанда кайныйбыз.
1968 нче елның язында миңа, алдан йөрүче администратор булып, килешүләр төзеп кайту
бурычы йөкләнде. Сатылган билеттан кергән керемнең 5% исәбенә, шатланып, Әгерҗе-Ижау
якларына юл тоттым. Иртә килгән мул сулы яз иде. Иж елгасы боздан арынып котырынган
көн. Барҗы авыл клубы белән тиз-тиз килешү төзеп, билетларын калдырып, эшне бетердем
дә, Ижнең теге ягындагы Салагыш авылына ашыктым. Якты күздә эшне төгәлләп, кичке
поездда Сарапулга китәргә ниятлим.
Тик кире әйләнеп килгәндә Иж елгасының ярлары күренми, карлы яңгыр ява, Салагыш
белән Баржы арасындагы юлны су баскан. Авыл утларына карап, су күтәрелмәгән сырт буйлап
«на ощупь» кына барам.
Ул баруларым әҗәлемә таба алып барган икән: бермәлне коры җир бетте — кая карама су
да су, карлы яңгыр да, әйләнәмдә юнәлешен югалткан боз өемнәре генә ага. Кайдадыр
ыңгырашкан кебек тавышлар ишетелә, бозлар бәрелешеп чатный, ә минем барыр җирем
кысылганнан кысыла, бик тиз арада бөтенләй югала. Биек агачлар да су эчендә, мин дә, ялгыз
карама төбенә басып, әҗәлемне көтәм.
...Андый чакта үлемнең тизрәк килүен телисең икән, — моңа кадәр гөҗләп күтәрелгән су
кинәт тынычлана кебек, карт карама тамырына гына басып торам
— сакланам, әлегә аякларым коры, күңелем суның тизрәк күтәрелүен тели. Янәсе, «үтерсәң
— үтер, сузма!»
Караңгыга күз ияләшүгә, карама агачының кояш караган ягында кырмыска оясын күреп
калам. Ул миңа коткаручым булып тоелды. Шуңа сикердем. Ләкин ул агып килгән чүп-чар
өеме — саескан оясы булды — мин егылдым. Суык суда чылану
— үлем турындагы уйларны кабат уятты, «коткарыгыз!» дип кычкыруымны сизми дә
калдым. Карама ботагына ябышып, агач түбәсенә менмәк булам, үзем кычкырам. Юк,
кычкырам, дип уйлыйм гына икән — тавыш чыкмый, ул эчтә югала.
...Асылынып тора-тора кулның көче бетә башлады, туңдыра да. Ниһаять, үлем
куркынычыннандыр, тәнгә көч кереп, ботакка атлануга ирештем. Ниятем
— физзарядка ясап, җылынырга иде. Шунда кинәт «Әхтәм» дигән тавыш ишетелмәсенме?!
Әйе, «Әхтәм» ди! Ижның теге ягында. Мин «әү» дип әйтергә дә белмим, «монда» дияргә дә
кыймыйм — тавышым чыкмый бит. Тәмәке тарткан чак иде — шырпы сызып карыйм —
чыланган.
...Бердәнбер чара — ботак өстендә аякка басарга — кычкырган кеше, бәлки, күрер...
...Ничек кирәк алай, маташа торгач, бастым бит карама ботагына. Шунда, үзем дә
сизмәстән, үз тавышымны ишеттем: елыйм икән ич мин! Нервный шок диләрме
— үкси-үкси елыйм икән.
Ә теге яктан тагын кычкыралар: «Беркая да китмә — шунда гына тор!» Бик китәр идем дә
— ничек китим, кая китим?! Дурактыр ул кычкыручы адәм...
«Саташам ахры» дигән уй-фикер чагылып китте, агач кәүсәсен кочаклап ботакта басып
тору көчне алды, утырырга булдым. Утырсам — Иж өстендә тәмәке уты һәм карт карамага
карап килгән көймәне күрәм!.. Шатлыгымнан чак егылып төшмәдем.
...Су котырып акса да, ишкәкче көчлерәк булып чыкты: көймәне карамага китереп
бәйләде, «төш» диде. Бәй! Юныс абый ич бу! Юныс Әминев!
Ул Барҗы клубы мөдиреннән минем килү һәм Салагышка китүем турында белгән, аннары
Салагышка шалтыраткан, «китте» дигәннәр. Көтеп-көтеп тә кайтмагач, Иж буена төшсә — боз
ага, су күтәрелә, карлы яңгыр ява, төн. Юныс абый көймә эзли. Ниһаять, балыкчы картның
каегын табып, аны суга төшергәндә, карама ботагына асылынган гәүдәне күреп ала. Ишкәге
сына, көймәсенә су тулып җәфалана... Бирешми — ишә бирә.
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
146
...Ул боларны көлә-көлә, җәфаланмый гына сөйләде. Күренеп тора: исәнлегемә миннән
бигрәк ул шат иде.
Мин Юныс абыйларда өч көн дәваланып яттым. Тәмам терелгәч кенә юлымны дәвам
итәргә рөхсәт бирде ул.
Безнең кирелек аркасында уйналмаган «Кошның да үз оясы була»ны искә төшермәде.
Юныс абый коткаручы фәрештә ролен үтәп, мине бу үлемнән алып калды. Мин аңа гомерлек
бурычлы. Шуннан соң булган очрашуларда бу турыда сүз чыкса, ул һаман: «Сине коткарган
карт карама Каманы бугач күтәрелгән суга чыдамады, корыды!» — ди торган иде.
Карама гына түгел, үзебез дә корыйбыз, Юныс абый, бата башлаганда гына
коткаручыларыбызны искә алабыз!
Күз алдымда ул гел шулай басып тора: олы гәүдәле, күзлекле, мәрхәмәтле.
Салих Баттал
Мин аның оригиналь шәхес булуы турында хәбәрдар идем. Үзен очратканым булмаса да,
шигырьләрен караштырып, пьесаларына да күз салганым бар иде. Дөресен әйтим —
әсәрләндермәделәр алар мине. Ничектер, «мөгез чыгарырга» тырышып язылганнар сыман
тоелды. Ә менә «Сигезенчесе кем?» дигән эпистоляр жанрдагы повесте, ничектер, эләктерде
күңелне һәм мин, аның нигезендә, телевизион фильм төшерергә булдым.
Китап булып басылып чыккан әсәрнең авторы «кара исемлектәге кеше» булса да,
җитәкчеләр каршы тормадылар — тотындым мин бу эшкә.
Композициясе әдәби-драматик яктан бик таркау булганлыктан, повесть сюжетыннан җай
гына читләшеп, сценарий жанрындагы яңа әсәр яздым. Үземә ошады. Шунысы мөһим.
Рольләрне артистларга таратып, репетицияләр башланды. Янып эшлибез. «Татарстан
дулкынында» алхәбәр басылып чыккач, редактор миңа телефон номеры суза: Салих Баттал
бәйләнешкә чыгуымны үтенгән. Курыксам да, шалтыраттым. Безнең өчен борчыла икән,
хезмәтегез әрәм китмәсен, өстәгеләрдән рөхсәт алыгыз, ди. Мин: «Алынды», — дидем,
алынмаса да. Ул: «Алайса, йомшартмагыз, ничек бар — шулай уйнагыз!» — диде. Кирелек
дигәндә, без дә Салих Батталдан ким түгел
— үзебезчә, кирәгенчә, заманча һәм кино законнарына туры китереп куйдык без бу
тамашаны. Нәтиҗәсе күренде — хуплау сүзләре күп булды.
Әллә артык куркып, сагаеп эшләүдән фильм-спектакль яхшы булып чыкты,
тамашачылардан күп хатлар алынды, Салих Батталдан исә, өенә чакырган хәбәр килде: көтә.
Кыюлыгымны җыеп бардым мин бу үзенчәлекле холыклы авторның өенә. Әйтүе буенча
«шәрекъ өстәле» әзерләгән, эчемлеге мин күрмәгән-белмәгән шәраблар. Барысы мулдан.
...Утырдык, сыйланабыз. Фильм-спектакль турында сүз юк. Абзый хакимиятне сүгә,
Батыевның тетмәсен тетә. «Союз ничек карады бу эшеңә?» — ди бу бераз утыргач.
«Әһә, башлана башлады...» — дим эчемнән һәм җавап эзлим.
— Мин Союз әгъзасы түгел бит, абый, аларның миңа катышы юк.
— Катышы булмаганга катышыр өчен төзелгән союз ул. Көт.
— Карарбыз, күрербез.
— Алар хәзер синең бу фильмеңне юкка чыгару эшенә керешәчәк.
— Фильм минеке генә түгел — сезнеке дә ич... хөкүмәтнеке дә.
— Юк, синеке! Фильмең әйбәт, кирәкле, бирешмә — нык тор.
...Ул кыскача гына кемнәрнең ничек каршы чыгачагына, аларга ниндирәк җавап бирергә
кирәклеккә тукталды. «Ярар» дигәндәй, баш кагып кына, кереп алып китүләрен көтә-көтә
тыңладым. Кермәделәр. Аннары ул сүзен театр тарафына күчереп, шушы фильм сценарие
нигезендәге пьесаны Академия театры сәхнәсендә әбизәтелне кую кирәклеген тәкрарлады.
Тирән ышаныч белән, шикләнүләрсез. Каршы килүдән файда юк иде, бары тик «ышанычыгыз
өчен рәхмәт», — дидем.
— Сиңа рәхмәт! Бу — тегеләргә пощёчина. Шулай һәр эшең дошманнарның яңагына сугу
булсын, энем, бу — миннән васыять сиңа!
— Минем дошманым юк бит.
— Дошманы булмаган язучы юк!
— Мин язучы түгел.
...Озак утырдык. Гел сакланып, ялгыш сүз ычкындырмыйм дип киеренке утыруданмы —
КАДЕРЛЕ ХАТИРӘЛӘР...
147
ни турында сөйләшүебезнең күбесе хәтердә калмаган. Шуны гына хәтерлим: пьеса язганда
кирәге чыгар, дип повестьның русчасын бүләк итеп бирде ул миңа. «Бүген үк утыр язарга,
каләмең бар», диде.
«Уемда ул түгел» дип әйтергә кыймадым, күңелен төшермәдем. Ул театр мәйданының
күптән бүлгәләнгән булуын белми иде, ахры. Бу очрашудан соң ничә көн үткәндер —
телефоным шылтырый: — Ул!
— Син өйдәме? — ди.
— Телефонны алгач, өйдә булмый кайда булыйм?! — дип, дорфа гына җавап бирдем.
— Минем хәзер сезгә барыш, беркая да чыкма. Көт!
...Чынлап та, килеп керде бу. Өстендә дә, аягында да лётчик Чкалов сурәтендәгечә
киемнәр, кулында кечкенә чемодан.
— Бу сиңа миннән истәлеккә язу машинкасы! Мәскәүдән кайтарттым, Казанда
тапмадылар. Татар хәрефләре куйдыр да, әсәрләреңне машинкада бас. Ә менә бусы икенче
фильмең өчен нигезгә бер хикәям — авторлык хокукларын сиңа бирәм, булган хәлләрдән
алынган, эшлә! Ә... пьесаңны бетерәсеңме инде?
— Бетеп килә...
— Ашыктыр! Гомер тиз уза.
Әйе, гомер тиз узган икән шул... Салих абыйның үз фатирында янып үлүенә дә 18 ел узган.
Янып яшәгән, янып иҗат иткән кешенең янып үлүенә... 18 ел...
...Бүләк итеп биргән язу машинкасы китап шкафы өстендә тора. Янәшәсендә кирәксез
фотоувеличителем. Икесе дә кирәксезләр, артыклар. Заман башка, таләпләр бүтән.
...Машинкасының маңгаена: «Зарипов Әхтәмгә — кыю режиссерга, «Ата хакы»на, 1975 ел,
С.Баттал» — дигән язу.
...Шкаф өстендә бүген кирәге булмаган язу коралы ята, шкаф эчендә, шулай ук, кирәге
беткән китаплар. Шуларны язу, бастыру өчен нинди генә язучылар бер-берсе белән
дошманлашмаган, сугышмаган. Бүген, аларның күбесендә коры шапырыну, юкны — бар,
барны — юк итеп күрсәтү, ялганга инану, иблискә табыну сүзләре икәнен белгәч, без шуңа
ышануыбызга үкенәбез. Үкенмик. Саклансын ул китаплар. Аларда кешелекнең яшәү, дөнья
шартларына яраклашу тарихлары...
Сократның язып калдырган бер китабы булмаса да, аны иң акыллы кеше, иң талантлы
әдип булган дип язганнар һәм язалар. Сократ берәү генә. Ә язучылар күп. Китапларны ташлау
ярамый.
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
148
Салих ага Батталның язганнары күп. Бүген аларның күбесе авторга карата кызгану
хисләре уята, (???) нинди заманнар булган бит, дисең. Шуңа күрә, әдипнең ни язганыннан
бигрәк, ни өчен һәм нигә шулай язганына карарга кирәк. Ышанган ул. Талантлыгы өстенә үзе
көчле дә булган, кыю да, тәвәккәл дә булган. Әмма идея колы булган.
...Салих Батталга кагылышлы сүземне шушында төгәлләмәкче булып нокта куйгач, бер
бик тә әһәмиятле «деталь» төшеп калуы искә төште.
«Ата хакы» фильменнән соң нәкъ өч ел вакыт узгач, ул, өйгә килеп, «икенче фильмеңә
нигез булыр» дип биргән хикәясен кире алып китте.
— Ник аласыз? — дигәч, «син дә шулар кешесенә әйләнгәнсең икән, мин ышанырга
ашыкканмын...» — диде. Саубуллашмады. Соңгы күрүем шул булды.
Бу хәлләр искә төшкәндә ачу килә: Кем иде соң аның «шулар» дигәне?
...Нәр чорның үз «шулар»ы бар. Шуларны күрсәтә алсак, без мәрхүмнәр васыятен үтәгән
булабыз. Тик аларны тану җиңелдән түгел. Салих абый заманында алар партия битлеге киеп
гамәл кылганнар, ә хәзер халык-милләт исеменнән эш йөртәләр. Аз дигәндә шуларны
милләткә таныта алсак, без атайлар хакын хаклаган булыр идек.
Камал - III
Театр җене кагылган кешегә сәхнә дөньясындагы һәрнәрсә могҗизалы, серле булып
тоела. Бигрәк тә, шул могҗизалы сәхнә иленә эләгергә хыялланып йөргән яшь-җилкенчәккә.
Төрле сынауларны узып, ниһаять, үзе дә сәхнәгә менү бәхетен татыгач, могҗиза булып
тоелганнарның күбесе томан кебек юкка чыккач, ул инде үзенә-үзе гаҗәпләнеп карый
башлый: сәнгатькә хезмәтнең бөтен могҗизасы — әлеге дә баягы — эш икән ич!
...Мин үзем «театр» дип хыяллана башлаганда, артистларның фамилияләренә кызыга
идем: «Шакир Ша- мильский», «Гыйлаҗ Казанский», «Фатыйма Ильская», «Мәрьям Сульва»,
«Сакмар- ский», «Камал III».
Колхозыбыз «Будённый» исемендә булудан чыгып, 9нчы класста укыганда имзамны
«Будённыйлы» дип куя башладым. Яшьтәш малайларның әче телләренә чыдый алмый ул
имзадан тиз арынсам да, артистларның фамилияләре белән кызыксыну үзем театрда эшли
башлаганчы сакланды.
...Бермәл шулай сәхнә артындагы ял бүлмәсендә исемнәрнең җисемнәренә, җисемнәрнең
исемнәренә туры килүе-килмәвен тикшереп утырабыз. Фаразлар күп. Иманскийның иманлы
булуына шик тугач, Камскаяның Чулманга, Ашказарскийның Ашказар елгасына,
Болгарскаяның Болгарга бәйләнеше юклыгы ачыклангач, «Сакмарский» дигән фамилиядә
тукталып калдык. Чөнки артист Сакмарскийның ничек, кайда юкка чыгуын белүче юк иде.
Артистлар тормышындагы иң вак детальләрне дә хәтерләүче Хәким ага Сәлимҗановтан
сорарга булып, шалтыратырга торганда Камал-III телгә килде:
— Тимәгез Хәкимгә. Ул аны күргәне юк. Аны мин күрдем, мин беләм Сакмарскийны...
— Хәзер кая ул?
— Ул хәзер сезнең каршыгызда басып тора: Сакмарский минем беренче псевдонимым!
— ???
— 1917нче елда Әстерханда татарларның ике театры бар иде. Берсе үзешчәннәр театры,
икенчесе профессиональләр. Мин икесендә дә «артист», янәсе. Берсендә Сәләхетдинов булсам,
икенчесендә «Сакмарский» булып йөрим. Мода!
— Соң... син бит Камал-III!
— Анысы Әстерхан театрына Галиәсгар Камалның энеләре килгәч, миңа алар
тарафыннан кушылган кушамат. Буталмас өчен.
Габдулла — Камал-I, Габдрахман — Камал-II, мин театрда Камаллардан өченче булгач,
шулай калды инде. Әйтегез — гаеплеме мин?!
— Гаепле! — дип кычкырды Габдулла абый Фәтхуллин. — Чөнки син өченче түгел, ә
дүртенчесе булырга тиеш! Сез, хәрамлашып, Галиәсгар Камалга беренчелекне бирмәгәнсез!
— Гаебемне таныйм! — дигән булды Камал-III, шаяртып һәм көлеп, — Исправлюсь!
Без — Щепкинчылар кайтып театрда эшли башлаганда Камал-III инде күптән
«исправленный», тәртипле, мөмкин булган дәрәҗәләрнең барысын да алуга ирешкән,
СССРның халык артисты дигән исемне тыныч кына көтеп йөрүче өлкән, ялкауланган артист
КАДЕРЛЕ ХАТИРӘЛӘР...
149
иде. (Имиджы буенча.)
Элеккеге рольләреннән декада спектакле «Король Лир»дагы Эдгарын һәм Хәй Вахитның
«Беренче мәхәббәт» пьесасы буенча куелган спектакльдәге «әти» роленнән башкаларын күз
алдыма китерә алмыйм.
Рольләре булмаудан түгел, булганнарының спектакль сыйфатына йогынтысы юклыктан.
(Дежур рольләр иде.) Үзенә ишеттерми генә Камал-III турында сөйләгәндә, аның элек
романтик геройларны ничек уйнавын, Отеллоны уйнап чыкканнан соң һушын җыеп
утыруларын дәлил итеп китерәләр дә, «ах-вах» килеп мактыйлар иде.
Андый рольләрен күрмәгәч, мин аның (кайбер) кешелек сыйфатларына гына тукталып
узам. Юмарт иде, үшән иде. Аны бер сүз белән конфликтсыз кеше иде, дияргә була. Шул
кешенең кеше буларак гүзәл сыйфатларыннан тагын берсе — үз эшенә тәнкыйть күзлеге киеп
карый белү иде.
Иң макталган рольләрен хәтерләгәндә дә «шулай яраган инде, шулай кирәк табылган»
дигән караштан чыгып сөйли иде. Сөйләми, сораганга җавап бирә иде.
...Хәзерге артистларның сәхнә гомере белән чагыштырганда, Камал абый чагыштырмача
яшь булса да, (без кайтканда аңа әле 60 яшь иде) ул үзен картка саный, «буласы булган, буявы
сеңгән, шул купмаса ярый» дия торган иде.
...Аның балалары юк иде. Сәхнә артына балаларны алып кергәндә, ул, ничектер, моңаеп,
хисләнеп аларга карап тора да, «йә, уку ничек бара?» — дип сорап куя иде. Күрәсең, бу аның
укый алмый калуын хәтерләүдән булгандыр. Наданлыгын яшереп маташмый иде ул. Хатыны
Асия ханым Мәсәгутова (Масаутова булып йөри иде) театрда сирәк күренә. Икесен бергә
очратканда «болар тату яшиләрме икән?» дигән сорау туса да, ямьсезләнешүләре турында
ишетелмәде. Күрәсең, язмыш белән килешеп, тату яшәгәннәрдер.
Без кайткан елларда, ягъни 60нчы еллар башында, хезмәт хакларының азлыгыннан тыш,
үз вакытында аны алу-алмау теңкәгә тия иде. Шул чакларда еш ишетелгән хәбәрләрдән иң
«җылысы»: «иртәгә зарплата була икән, бухгалтерга Камал-III — акча биреп торачакмын
дигән». Чынлап та, биреп тордымы икән, шаярту булдымы — зарплата ала идек, Камал-III
абыйга рәхмәт әйтә идек. Баш иеп килүне ярата, мактауны кабул итә алмый иде. Камал-III
абыйның җыелышларда чыгыш ясавын, кемнедер, нәрсәгәдер сүгүен, ачулануын —
хәтерләмим. Гайбәткә катнашмый. Зарлана белми. Ул: «дәшмәү — акыллылык билгесе!» —
дигәнгә ышанып яшәүче замана колы иде. Кесәсендә үзенә кирәкле даруы булса да, ничектер,
хәле бетепме, тыны бетепме, гел утыру җаен карый иде. Гәүдәсенең артык калынаеп, тәненең
симереп китүенә сәбәп — шул хәрәкәт азлыгы булмадымы икән.
Аның Тукай ролен башкаруы турында көлеп искә алалар иде. Ярсаң өч Тукай чыгарлык
олы гәүдәле Камал-III, ахырда, шагыйрь ролен Ибраһим Гафуровка бирергә мәҗбүр булган,
имеш. Бу факт аның сәнгатькә бирелгәнлеге, «мин-минлек» чиреннән азатлыгы турында да
сөйли. Киенү, туклану-ашау мәсьәләләрендә гаҗәеп талымлы, сайланучан иде. Ягъни, киенә
дә, ашый да белүче иде ул.
1964 нче елның көзендә без Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Көзге ачы җилләрдә»
спектакле белән Кайбыч—Буа якларына гастрольгә чыгарга тиешбез. Директорыбыз Рәшидә
апа Җиһаншина, аз булса да өстәмә акчасы булыр дип, миңа
— (ике балалы, хатыны эшләмәгән иргә) бригадага җитәкче булу камытын кигезде. Бу
минем өчен көтелмәгән зур җаваплы вазыйфа иде.
— Бер генә үтенечем бар, — диде ул — бригадагызда ике елак артист — шуларны
елатмаска тырыш. Берсе — Галимә апагыз Ибраһимова, икенчесе Камал-III. Авылларда
гостиница юк. Фатирның иң шәбен аларга бирергә тырыш. Риза булсалар район үзәге
гостиницасында кунып, авылларга бара-килә уйнарсыз... ЧП булса, шунда бетерегез, алып
кайтмагыз.
— Ярар, риза, — дидем, начальник булуыма куанып, — елатмабыз, алып кайтмабыз.
Аларның елау-еламавы миннән тормый — уйланылмый гына әйтелгән, әлбәттә.
Беренче кичтән үк Галимә апа ялгызын, ягъни, берүзен аерым бер фатирга урнаштырган
өчен үпкә белдерде:
— Йогышлы авыруым юк ич, нигә миннән карантин ясыйсыз?! — диде ул елый- елый
көлеп...
Ә Камал-III — үзен ялгыз бер хатын гына яшәгән йортка урнаштырганга иртә белән шелтә
белдерде.
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
150
— Мин бит әле көчемдәге ир! ...Төн буе үземне-үзем саклап чыктым. Чишенергә дә
кыенсынам, киенсәң дә уңайсыз. Хозяйка... вообще йокламады.
Өченче көнне спектаклебез Кайбычның үзендә иде. Шатлануым шуннан
— Кайбычта «Дом крестьянина» бар.
...Тик анда ике генә буш урын бар икән. Нишләргә? Галимә апа әйтә:
— Ул кандалалы йортка мин үтерәм дисәләр дә бармыйм. Өченче елгы гастрольдә ут
янып торган килеш таладылар.
— Алайса... фатирга төшәрсез!
— Кем белән?
— Кем белән телисез соң?
— Синең белән дисәм?
— Риза!!!
— Оятсыз икәнеңне белмәгән идем.
...Ниһаять, урнашып беттеләр шикелле. «Дом крестьянина»дагы ике урынның икесе дә
аерым такта бүлмәләрдә икән. Идән шыгырдавы да ишетелми. Бүлмә дигәннең өстәллесенә
Камал-III, өстәлсезенә Дамир Хәйруллин урнашты. Башкаларыбыз фатирларда. Инде ашау —
ашханә мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк иде. Кулымда бик зур «власть» бар, түрәдәй ресторан
эзләп киттем. Менюларын тикшерәм, янәсе.
— Тикшерсәң-тикшермәсәң, әнә шул кәтлиттән башка блюдабыз юк, — диде
«исполняющая обязанностей заведущей» Роза.
— Котлет булмагае — кәмфит булсын — ите генә күп булсын! — дидем мин.
— Юк итне каян алыйм мин? Әле мал суйган хуҗалык юк.
— «Из говядины» дигәнсез ич... Димәк, бар?!.
— Язуда ни булмас, тиле...
...Сөйләшә торгач җайладык: кәтлиткә «тушёнка» ачып кушарга, ике кешелек өстәлне
«банкетный зал»да әзерләргә риза булдылар. (Кухня артындагы кысан бүлмә —
«банкетный».)
— Үзем обслуживать итәрмен! — дип ышандырды «исполняющая обязанности» Роза.
— Зинһар, көйләренә генә торырга тырышыгыз инде. Икесе дә бик данлыклы халык
артистлары алар. ...
— Кайсы халык була инде ул сезнеңчә «данлыклы» дигән халык?
— Камал-III белән Галимә Ибраһимованы әйтәм.
— «Өченче» дигәне нәрсәне аңлата аның?
— Өченче булуын!
— Иренең өченчесемени?
— Ул аның ире түгел.
— Кемнеке?
— Хатыныныкы!
— Ха! Алайса нигә кеше хатыны белән банкетный залга бикләнә?
— Анысын Камал-111нең үзеннән сорарсыз! — дип, спектакльгә кадәр саубуллаштык.
Ике кешелек чакыру билеты калдырдым үзенә, соңламаска куштым.
Кич, спектакль башланырга әле бер сәгать чамасы вакыт булуга карамастан, Камал-III
клубка килгән, чакыру билеты сорый.
— Кемгә ул? Сез бит кунакханәдә!
— Ресторан директоры Розага!
— Мин аңа ике урын бирдем ич инде...
— Син биргән белән мин биргән бер түгел. Давай тизрәк...
...Нишлим — урындык куеп утыру шарты белән ике кешелек чакыру билеты язып бирдем.
...Халык агыла. Зал тулды. Артистлар әзер... Камал абый гына юк. Йоклап ятмыймы, дип
тикшерергә «дом крестьянин»га барырга торганда, мыш-мыш сулап Камал-III килеп керә;
ризыклар белән тулы сумкасын куя да, гримга утыра. Кәефе шәп.
...Үзе колакка катылана башлаган иде, ә безгә яхшы ишетелде: сумкасында, бер-берсенә
бәрелеп, шешәләр «чыңлады». Ни дип юрарга да белмим. Эчә торган кеше түгел бит ул...
...Спектакль тәмам. Тамашачы тарала. Безнең эш, биткә вазилин сылап, гримны алу,
киемнәрне алыштыру... кайту. Камал абый юк! Ул пәрдә тишегеннән карап, залны күзәтә икән.
— Нәрсә карыйсың, кемне күзлисең, Камал абый? Әйдә, кайтабыз...
КАДЕРЛЕ ХАТИРӘЛӘР...
151
— Ресторан директоры «көтәрмен» дигән иде, что-то күренми.
— Иреннән каласы килмәгәндер.
— Ире юк аның! Юк ире!
— Алайса, гостиницада көтәдер, «көтәрмен» дигән ич. Бәлки ресторанында көтәдер?!
Камал абыйны тынычландырырга тырышу нәтиҗәсез иде. Ул сүзсез генә сөртенеп,
киенде дә, озатып куюымны үтенде...
— Что-то йөрәк брахлит... Кан куерды, ахры. Кечтеки генә сыекламый булмас. Син хәзер
мине илтеп куй да, ресторанга бар. Анда көтеп утырса — монда алып кайт. Мин өстәл әзерли
торам. Килештекме?
Килешмәсәм?.. Камал-Шкә каршы килеп буламыни? Киттем, «исполняющей
обязанности»дан директорга әверелгән Розаны эзләп.
Ресторан, әлбәттә, бикле иде. Арткы ишеге йозаксыз гына бикле, кухнясында тонык кына
ут яна. Ишек шакыйм. Дәшүче юк. Тәрәзәдән карамакчы булсам — анда каравылчы бабайның
башы:
— Кем кирәк?
— Роза.
— Театрда ул. Бүген килми.
— Өе, яшәве кайда?
— Чокырның теге ягындагы яшел калай түбәле йорт... Әнә — утлары сүнмәгән.
Киттем шунда. Барып җиттем дигәндә генә утлары сүнде. Капкаларын кагыйм дисәм —
алабай этләре өрә, тиз-тиз качарга туры килде.
Этнең берсе өрсә, аңа башкалары кушыла. Татар авылында шулкадәр эт асрыйлардыр дип
уйламаган идем. «Дом крестьянин»га кайтып керүгә, башта Дамир белән сөйләшергә булдым.
Хәлне аңлаттым. Ул миңа дөреслекне әйтмәскә кушты. «Әнине йоклаткач, үзем килермен!» —
дип әйтте, диң» — диде.
КАДЕРЛЕ ХАТИРӘЛӘР...
6. «К. У.» № 8 152
— Аның әнисе бармы икән соң?
— Сиңа аның әнисе кирәкме, әллә, Камал-111нең тынычлануы кирәкме?
— Дөресен әйткәндә... тынычлануы кирәк.
— Монда дөресен әйтүдән файда юк, бар кер — өстәлен әзерләсен, аннары карарбыз.
Кердем, «әнине йоклаткач үзем килермен» дип әйтте дидем дә, фатирыма кайтып
китмәкче булдым.
— Китмисең! Ул килгәч, сәбәп табып, китәрсең. Ә хәзер миңа өстәл әзерләш! Менә бусы
Казаннан килгән «Коньяк», бусы «Сухой», «ак»ны пока чыгармый торыйк. Җитмәсә, күз
күрер... колбасаларны тура!
Әзер өстәлгә карап ничә минут утырылгандыр, Дамир түзмәде:
— Нәрсә булды анда сезнең? ...Соң бит инде — ятыгыз! — дип кычкырды. Янәсе ул берни
дә белми, ә без аңа йокларга комачаулыйбыз...
Камал абый «операция»гә Дамирны да катнаштырырга булды:
— Озак яттык, бераз бодрствовать итеп алу зыян итмәс, тор, кер монда!..
Дамир, берни белмәгәндәй кереп:
— Кемнең туган көне? — диде.
Бу сорау Камал абыйны коткарды кебек:
— Минем яңадан туган көн дип кабул итегез! Гастрольләрнең шушылай уңышлы дәвам
итүе өчен! Урра!
...Коньякны бер рюмка эчкәч, икенчесе җиңел барды. Шешә бушаганда без инде
«түгәрәкләнеп» килә идек. Камал абый холык күрсәтә башлады:
— Где она моя Дездемона?
Дамир: Кем, кем? Галимә апамы?
Камал-III: Как будьто белмисез... Директор кая, дим? Табыгыз!
Дамир: Монда телефон бармы соң? Казанга шалтыратып, Рәшидә апага әйтергә кирәк...
«Камал абый сине сорый», — дип.
Камал-III: Рәшидә апагызга сездән башка да җиткерүчеләр булыр, ә сез... (тынлык)
Дамир: Без нишләргә тиеш соң?
Камал-III: Ач әнә шул «акъегетне» и... һәм дальше...
Кыскасы, ул төнне Камал абыебыз, күрмәгәнен күргәндәй, «артыгын җибәреп» йокларга
ятты. Без дә, сәхнәсез спектакльне әйбәт уйнавыбызга шатланып, Дамир белән бер караватта
йокларга яттык. Иртә белән иртүк Камал абый чәй эчәргә уята.
— Нәрсә булды монда төнлә белән? Ник тормыйсыз һаман?
— Утырдык, — ди Дамир.
— Кем белән?
— Ресторан директоры белән.
— Килдемени ул?
— Син йоклауга... тут как тут!..
— Кара, нинди хәйләкәр «киек» икән?!. ...Әле мин чәйгә баргач, сораган идем —
белмәгәнгә сабышкан була? Точно ничәдә килде?
— «Точно» дип әйтергә сәгатькә каралмаган... Аның вакыты безгә нәрсәгә кирәк? Важно
килүе!
— Онытыгыз бу хакта! Галәмгә чыкмасын! Галимә апагыз ишетсә, Асия апагызга
җитәчәк! Аннары... Рәшидәгә.
...Әлбәттә, бездән сүз чыкмады. Чөнки чыгарлык сүз юк иде. Ә менә Камал-III үзе,
очрашкан чакларда, күзен кысып: — Молодцы, егетләр, сезнең белән разведкага барып була,
беркем берни белми, — дип шаярта иде.
Гастрольләрдән соң уздырыла торган йомгаклау җыелышында махсус сүз алып, Камал
абый мине мактамакчы булды:
— Әхтәм Зариповның оештыру сәләте бар икән. Мин аның җитәкчелегендә
гастрольләрдә йөрергә түгел, театрда эшләргә дә риза! — дип ычкындырмасынмы!..
Шуннан соң, аның гастрольләргә чыкканы булмаган кебек, минем дә администратор
булып чыгуымның ахыргысы шул булды. Директорыбыз Рәшидә апаның һәр сүзгә, һәр
очракка үз карашы бар иде. Ә Камал абый, өченче булса да, үзен беренчеләрдән санаучы иде.
КАДЕРЛЕ ХАТИРӘЛӘР...
6* 153
Бәлки аңа гомеренең соңгы елларында театр җитәкчелегенең өченчегә караган кебек каравы
да кире тәэсир ясагандыр — ул кинәт кенә чирләп, кеше кулына калмыйча, бик тиз генә, 70
яшен дә тутырмый, үлеп китте.
Баш ролен Н.Черкасов башкарган «Все остается людям» дигән кинофильм бар иде.
Камал абыйдан ни калды соң кешеләргә? Якты исеме! Кеше булган кеше өчен бу иң
кыйммәтле сыйфат. Олы җанлы, йомшак күңелле беркатлы кеше иде. Исеме генә дә ни тора
бит: Камал-III.
Фатих Кульбарисов
Без аны үзенә ишеттерми генә «Кульба» дип йөри идек. Ишеткәндә дә ул аңа үпкәләмәс,
ачуланмас та иде. Чөнки, ул... үпкәләү түбәнлегенә төшмәс горур, ачуланып вакланмас олы
җанлы кеше иде.
Шәхес булып өлгергән кешенең үзенә генә хас гадәтләре, яраткан сүзләре, йолалары була.
«Җаныңның ваклыгын сылтама заманга» дисәләр дә, заман мәҗбүр иткән гадәт-йолалар да
буладыр, күрәсең. Фатыйх абый гәүдәгә зур булса да, көчле түгел — тиз арый, йөрүе салмак-
акрын иде. Бу аның үпкә авыруы булудан гына түгел, гадәтенә дә әверелгән иде.
Тәмәкене күп тартуына күнегелсә дә, икенче бер начар гадәтенә күнегерлек түгел иде.
Анысы — акчага сатып алынган гадәт — хәмергә бәйле иде. Мин аның исереп, егылып яткан
чагын да, сүгенеп утырганын да күргәнем булмады булуын. Әмма, Кульбача «кульбалануын»
күрсәткән чаклары белән еш очрашкаладым: йоклаганда тешен шыгырдата, яман гырлый
иде.
Әлеге дә-баягы радиода режиссер вазыйфаларын үтәгәндә, текст укырга Фатих абыйны
чакыра идем. Иртәнге сәгать 9га чакырсаң, 11гә кадәр ике сәгать вакыт арасында яздырып
өлгерергә кирәк. Ә Фатих абый утыра, дәшми. «Нәрсә булды?»
— дип студиягә керәсең. Ә ул, көттереп, бер генә сүз әйтә: — «Кибә...» — ди, үңәченә күрсәтә.
Су бирәсең — түгә: «Басмый», — ди. Аптырагач, «соңыннан», — дисең.
...Радиода язылу тәмам. Театрга репетициягә керәбез. Үзеңчә Фатих абыйны алдадым,
котылдым, дип уйлыйсың. Ә ул китмәгән, көткән, утыра!
— Кибә, — ди.
...Төрле чакта төрлечә котыла идек. Ул «кибә» дигән саен аны «чылата» барсак, үзебез дә
«юешләнеп» беткән булыр идек. Яраклаштык: ул безгә, без аңа түздек. Берчак котыла
алмадым — тотылдым! Нинди иблис котырткандыр — кредитка «Прогрес-4» дигән катер
алырга булдым. Аны корып куйгач, мактатыр өчен, Фатих абыйга күрсәтәсе иттем. Олы
башын кече итеп, катер карарга килде бу. Март ае иде булса кирәк, тамчылар тамган җылы
көн иде.
— Күпме тора бу? — дип сорады ул катерга 10-15 адым ара калдырып, тукталгач.
— Машина хакы булмаса да, машина рәхәтен бирер хак! — дидем мин җавабымның
тапкырлыгына куанып.
— Машинадан рәхәт тапкан кеше артист була алмый! — диде дә, китте Фатих абый!
Шешәгә дә карамады, чакыруларымны да ишетмәде. Шакларкатып калдым...
...Шуннан соң күпме вакыт узгандыр, мин аның эчкән чагын да, махмырлап йөргән чагын
да күрмәдем.
...Чын яз килде. Катерны суга төшерер чак җитте. Ә минем моторым юк. Ижевскийдагы
туганнар шалтырата: «Сиңа кирәкле «Нептун-23» моторын алдык, кайчан киләсең?» — диләр.
Ул чакларда кешедән акча алып тору проблема түгел
— бер көн эчендә кирәкле сумманы җыйдык та, мин Ижевскига барырга булдым. Труппа
мөдире Бикә апа Шакирова бүлмәсендә кайсы спектакльдә ролемне кем уйнарга тиешлекне
хәл итеп утырганда Кульба килеп керде. Мин, куанып, «Фатих абый!» — дип Бикә апага
пышылдадым. Бикә апа расписаниегә язганчы, Фатих абыйга телдән әйтүне кирәк тапты.
— Мин!?! Әхтәмнән калган рольне уйнаргамы?!? Ха! Никогда!
— Калган түгел: иртәгә кайтып өлгермәгән очракта, страховка өчен генә кисәтеп кую бу.
— Ярый — риза. Тик бер шартым бар: катерын сатсын! Килешми ул аңа.
— Ничек сатыйм мин аны? Шуңа матор алырга барам ич!
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
154
— Маторы белән сат! Эта игрушка не для тебя, энем. Син сәхнәдә уйнарга тиеш, суда
түгел!
Фатих абыйның каргышы төштеме — урладылар минем ул катерымны. Рәхәтеннән
бигрәк михнәтләрен генә күреп калдым: өч ел кредит түләдем.
Ижевскига китәр алдыннан, труппа мөдире бүлмәсеннән чыккач, тимер юл кассасына
билет алырга барырга тиеш идем. Китеп өлгермәдем — Кульба килеп чыкты.
— Молодец, белеп көткәнсең! — ди.
— Нәрсәне белеп көткәнмен?
— Кибә!
— Кипсә кибә инде, абзый, минем билет алып, поездга утырасы бар.
— Өлгерерсең, шалтыратырбыз.
— Кемгә шалтыратырбыз? Ничек? ...Минем әле өсне дә алыштырмаган.
«Шалтыратырбыз», имеш...
— Алыштырырсың! «Горняк» аша өеңә кайтабыз. Мә сиңа 1 сум. Хатыныңа чәйлек
күчтәнәч, шуңа өстәп бер «бомба» алырсың. Шуның белән солых төзелә: син катерыңны
сатарга сүз бирәсең, мин теге чактагы сүзләрне кире алам.
Нишләмәк кирәк — алдым кәнфит белән «бомба»ны, кайттык өйгә. (Комлев урамы, 4
йорт) хатынымның күзләре «шар» булды.
— Нигә китмәдең? — ди, кәнфиткә карый, «крахмал» дигәнен ишетеп калам.
Фатих абый дилбегәне үз кулына ала: «Нелетная погода, билет сатмыйлар». Тышта, аның
сүзен раслагандай, күк күкрәп яңгыр ява иде.
...Такси чакыртып, кунакны озаткач, вокзалга төшәргә әйберләремне тутырганда, хатын
нервымда уйный: «нелетная погода булгач, кая җыенасың?» — ди.
Мин дә югалып калмадым: — «Поездга погода нипочем!» — дидем.
Фатих абыйга театрдагы «погода» сизелерлек йогынты ясагандыр дип уйламыйм. Ул
гайбәттән кача — тыңламый иде.
...Аның бертуган абыйсы Зәки абый Казандагы зур тегү фабрикасының генераль
директоры иде. Аңа таянудан түгел, үзен бәйсез тоюдан Кульба тәм таба иде кебек. Әлбәттә,
театр хуждлары фабрика директорының да кирәклеген онытмаганнардыр.
Фатих абыйга холкы, кирәкмәгән гадәтләре өчен озак кына исем бирмәделәр. Тукай
премиясен беренчеләрдән булып алса да, исемсез булуына кимсенә иде шикелле. Әмма,
үзенең талантлы булуын, «аристократ канлы» икәнен белеп яши иде. Җиденче буында
өзелгән мулла династиясеннән бит ул!
Аның холкына кемнәндер, нәрсәдер ялвару, ялыну ят иде. Ягъни, «спай туңмас —
калтырар» иде. Ул сорамады, үзенә кирәкне таләп итте. Әлбәттә, аны тыңламадылар,
ишетмәделәр, бирмәделәр.
Фатих абый Кульбарисовның театр тирәсендә буталып, елышып йөргән яшь- җилкенчәк
белән «каланчага менеп» әңгәмә кору «чире» бар иде.
Гадәттә, ул әңгәмә «нәрсә, әллә артист буласың килә?» — дигән сорау белән башланып,
стакан чәкештерү белән тәмамлана иде. Аның бу чирен ничек дәвалап булуны без тиз
аңладык. Бездән соң килгән буыннар да «без үзебез артист булырга теләүчеләрне аулыйбыз»
дип, Кульбадан качалар иде. Шул чакларда ул бик кызганыч була иде. Шулай да, Фатих
абыйның сөйләшеп утырырга теләү «магниты» көчле иде. Ул ялгызлыктан, кешеләргә артык
булудан курка, һәрчак үзенә тыңлау объекты эзли иде кебек. Аның сөйләр сүзләре күп, әмма
күңеле бикле, «йозак» авыр ачыла, шул — артист булу-булмау темасы гына җиңел чишелә иде.
1963 елның августы бугай — Урта Азиядә гастрольләрдә йөрибез. Төп базабыз Алма-
Атада, башка шәһәрләргә бара-килә уйныйбыз. Бер фото-рәсем Фрунзе шәһәренә барганда,
маторы кызып, автобусыбыз тукталгач төшерелгән. Артистлар бик йончыган. Тирә-яктагы
матурлыкны түгел, бер-берсен дә күрмәс хәлдәләр.
Фатих абый тегенең янына да, моның янына да килә, үзе һаман бер үк сүзне кабатлый: «таудан
тау күренми икән! Кая Һималай, кая Памир?!» Мин аны әле хәзер дә аңлый алмыйм: Ала-
Таудан Памир күренергә тиеш иде микәнни?
Гомумән, бик аңлаешлы булырга тырышса да, аны аңламаган чаклар була иде. Шулардан
берсе: Фрунзеда (хәзерге Бишкек) спектакльдән соң кунакханәгә кайтып йокларга
җыенганда, бүлмәгә Фатих абый килеп керә, гадәтенчә «кибә»не әйтә һәм әмер-боерыгын
КАДЕРЛЕ ХАТИРӘЛӘР...
6* 155
ирештерә: «Ничек тә табыгыз!» — ди. Сорамый — боера! Каян табасың? Чит республика. Безгә
ят холыклы кыргызлар, төнлә гостиницадан чыгармыйлар.
Бүлмәдәшем Дунай әйтә:
— Акчаң бармы соң? — ди аңа туп-туры. Фатих абый андый сорауларга уңай җавап биреп
өйрәнмәгән. Шулай да, бу юлы акча санап куярга җөръәт итә бит. Могҗиза! Нишләмәк кирәк?!
Тапмый булмый — тәрәзәне ачып, ресторан ишеген саклаган каравылчыга гозеребезне
җиткерәбез. Каравылчы үз хакын әйтә, Кульба өсти, һәм без, акчаны ташлап, простыняны
сузабыз. Кыргыз карты акчаны тапмый, шешәне бәйләми. Ачуы килгән Дунай, ишекне
ачтырып, аска юнәлә. Каравылчы, акчаның өстенә читеге белән басып, юри тапмаганга
сабышкан икән! Иң кызыгы шунда — Фатих абый ул аракыны эчмәде, «азартым кайтты»,
диде. Аның урынына безнең азарт уянган иде. Шешәнең бөкесен мин ачтым. Стаканнарга
салсак — сыеклык нык сыекланган, исе килерлек кенә спирте калган иде.
Хәтеремдә юк — Фатих абый нихәлдә чыгып китте икән?
...Без өстән кычкырып каравылчыны күпме генә чакырсак та, эндәшүче булмады. Бәлки,
безне алдаучы кеше каравылчы да булмагандыр, шулай кәсеп итүче булгандыр? Бәлки...
бәлки...
...Икенче көнне Кульба спектакльгә салып килгән иде. Бәхетенә роле «Казан сөлгесе»ндәге
сүзсез диндар гына булганлыктан, бу «ЧП»ны тикшерү эшен чираттагы җыелышка
калдырдылар.
...Жыелыш, ялгышмасам, Чимкент шәһәрендә уздырылды. Хәтердә калганы шул:
Кульбадан: «Эчмәскә сүз бирәсеңме?» — дип сорый директорыбыз Рәшидә апа. Фатих абый:
«Сүз бирәм!» — ди. Күп кеше кул чаба. Шунда ул шатланучыларны бүлдереп: «Эчмәскә түгел,
исермәскә!» — дип өсти. Габдулла ага Фәтхуллин: «Биссәүсни! — дип кычкыра, — Син бит
коллективка рәхмәт әйтергә тиешсең! — ди.
— Коллективка! Крокодилга түгел! — ди Фатих абый, — аннары: — Спектакль алдыннан
син салып бирдең миңа, мә, тынычлан, — дидең, Дунай белән Әхтәмне төнлә аракы сатып
яткан өчен хөкүмгә тарттырырга кирәк, — дидең.
— Хәзер дә әйтәм: сатмасыннар төнлә!
— Мин аларга «молодец», — дим. Алар артист, син крокодил.
Шулай исермәскә сүз биргән Фатих абый, чынлап та гомеренең соңгы айларында эчмәде,
эчмәгәч, исермәде дә. Кыскасы: аңа үзенә лаек эш җитмәде. Тәрҗемә белән дә шөгыльләнеп
карады. Дәвамлы эшкә түземе җитмәде. Һавасыз бушлыкта кош оча алмаган кебек, Фатих
абый биеккә күтәрелә алмады. Аның үзенә, талантына лаек дәрәҗәләре юк, әмма Фатих
Кульбарисов дигән исеме бар иде. Үләре алдыннан больницада ятканда хәлен белергә
бардым. Бик гаҗәпләнде, шатланды дип әйтә алмыйм. Мин телевидениедә, ул театрда «эшли»
исәпләнә. Сирәк очрашыла. Ничәнче куелышы булгандыр — тагын «Казан сөлгесе»н
куюларын әйттем. Тынычландырам, роль көтеп ятмасын, янәсе... ә ул иртәгә терелеп чыгар
кешедәй: «Роле булмаса, картлар булып чыгармын!», — диде. Ә иртәгесен радио күңелсез
хәбәр җиткерде... йөрәк... диделәр. Шулай, тереләм дип яткан талантлы артист үлеп тә китте.
Озатырга күп кеше килгән иде... Беренче хатыныннан туган Зөфәр исемле улы һәм оныклары
да. Аның турында сәхнәдәшләре күңелендә гел якты, матур хатирәләр генә калды. Чөнки ул
беркатлы, зыянсыз, әдәпле, әхлаклы иҗади шәхес иде... Кульбарисов Фатих Әкърам улы!
Зариф Закиров
Безне «Щепкинчылар» дип йөртәләр. Шулай аталудан зыян күрмәгәч, без каршылык
күрсәтмәгәнбездер. Ә чынында исә, һәркайсыбыз диярлек татар җанлы татар баласы, күбебез
авылдан, авыл мәктәбендә урта белем алган, читләтеп булса
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
156
да, «сугыш шулпасы» эчкән, эшләп үскән буын вәкилләре иде. Шул «эшләп үскәнлек» мине
Зариф абый Закиров белән дуслаштырды да. «Дуслаштырды» дип әйтү артыграктыр, дөресе
якынайткандыр.
Зариф абый Закировны без — «Щепкинчылар» декада спектакльләрендәге рольләре
буенча 1957 елдан белә идек. Иң истә калганы «Хуҗа Насретдин» спектаклендәге Казый роле.
Казанга кайтып эшли башласак, без белгән күп кенә өлкән артистлар труппа составында юк.
Аларны, безнең кайтуга урын әзерләү максатында, штаттан чыгарганнар.
Зариф Закиров, Каюм Барыев, Мәрьям Сульва, Гөлсем Камская, Асия Мәсәгутова, Фатыйма
Камалова, Гәүһәр Камалова, Закир Сафин, Асия һәм Шакир Харисовлар (репертуарда
сакланган спектакльләрдә рольләре булса) махсус чакыру буенча гына килеп уйныйлар иде.
Кыскасы, без кайтып эшкә урнашканда, театрның бинасы да, труппасы да туздырылган
шөпшә оясына охшаш иде. «Безләгән», «выжлаган» тавыш ишетелә, шөпшәсе күренми.
Күренгәне — чакмый узмый.
Зариф абый чакмый торган шөпшә кебек иде. Басынкы, сабыр, «мыжламый». Махсус
укытып кайтарган артистларны «шөпшә оясы» белән каршылауга түзсәк тә, яшәр урын
булмауга түзә алмыйча, без дә «мыжлый» башладык бер мәл.
«Чыгарылганнар»га «Щепкинчылар» да кушылып зарлануны Мәскәү ишетеп,
комиссияләр килде, җыелышлар уза башлады. Нәтиҗәдә, безгә кемнәрдәндер бушап калган
«почмак»лар бирделәр, чыгарылганнарның пенсия яшенә җитмәгәннәрен кире алдылар. (Бу
— безнең җиңү дип аталды.)
...1961нче елның ноябрь башларында, тәкъдим ителгән ташландык бүлмәнең өч
тәрәзәсеннән икесен томалап, яшәрлек итәр өчен, театр ишегалдына чыгарып ташланган
такта башларын җыеп йөрим. Шунда ук Зариф абый Закиров та утынлык җыя.
— Сез... мич ягасызмыни, Зариф абый?
— Рәхәтләнеп яга идек тә, яңа елга яңага күчерәләр инде. Шуңарчы күмер кабызырлык
коры-сары кирәк. Ә сиңа бу такта калдыклары нәрсәгә?
— Ике катлы агач йортның аскы каты җимерелә башлагач, элекке хуҗалары күченеп
киткән. Театр ярдәме белән без шуның черек диварын ныгыттык та, вакытлыча күчеп
торырга булдык. Тәрәзәләрен томалап, эчтән фанер каксаң, кыш чыгарга була, диделәр.
Ризалаштык. Балабыз бар бит.
— Кыш чыкканчы тормассыз. Әгәр яңа елга безгә яңа фатир бирсәләр, шунда — безнең
искегә — сез күчәрсез...
— Аны безгә кем бирә?
— Менә мин бирәм, без бирәбез! ...Ул йортка театрның катнашы юк, минем хатын обком
больницасында эшли. Фатир бирүчеләр — аның пациентлары. Сөйләшербез...
Зариф абыйның шикләнергә урын калдырмый әйтүе мине ышандырды. Фатирга өстәп,
кайбер мебельләрен дә безгә калдырырга булып, шимбә көнгә бүлмәләрен карарга чакырды.
Бардык. Мичтә пешкән өчпочмак ашап, чәй эчтек. Шунда мин аңа бу кадәр җыйнак, иркен
фатирны безгә бирмәсләр, дигән шигемне белдердем. Ә ул һаман үзенекен сөйли.
— Син миңа ышанмасаң, олы артистлардан сора — бу фатирны мин юктан бар итеп, үзем
ясаттым. Хөкүмәтнең тиен дә файдасы тимәде.
— Анысына ышанам.
— Кайсына ышанмыйсың?
...Зариф абый Закировның званиесе — исеме булмый.
...Театрның ул вакыттагы директоры Кәрим Гыйльманов әйтә, имеш: «Исемне бирәбез.
Ләкин исем алуга театрдан китәсең. Яшьләр кайтуга урын кирәк», — ди. Шуңа җавап итеп
Зариф абый: — «Указны укуга гариза бирәм», — ди. Һәм шулай эшли дә.
Форсаттан файдаланып, шул турыда сорадым, чынмы, дидем.
— Театрдан куылып киткәнче, үзең гариза биреп китү хәерлерәк.
— Шулай да кызганыч бит, — дидем мин.
— Әнә, зарланып, ялынып, ялварып гариза язучылар кызганыч, ә мин тыныч: әйттем,
киттем!
...Һай бу дөнья... әйткәнчә, теләгәнчә генә бармый шул...
...Зариф абый фатирын карап киткәннән соң күпмедер вакыт узды. Ышанмасам да,
КАДЕРЛЕ ХАТИРӘЛӘР...
157
күңелдә ниндидер өмет чаткысы «җемелдәп» куя. Өенә барырга, аңа фатир алу- алмаулары
турында сорарга кыенсынам. Радиода режиссер булып та эшләгән чак. Эдуард Касыймовның
«Буразнада балык бар» дигән әкияте буенча радиоспектакльдә катнашырга чакырдым мин
аны... Яңа еллар узгач... Мәдрәсәдә укыганлыктан, догаларны бик оста укый иде ул. Аның
карчыгы ролендә уйнарга Мәрьям Сульваны чакырдым.
Аларның бер-берләрен ничек сагынулары турында аерым язарга кирәк.
...Репетиция театр һәм артистлар турында хатирәләр тыңлау белән узды. Күченү, фатир
турында Зариф абый да, мин дә искә алмадык.
...Соңыннан ишетеп белдем: Татарстанның атказанган артисты Зариф Закиров шул безгә
бирәм дигән фатирында үлгән, яңа фатир бирүне билгесез вакытка кичектерү хәбәрен күтәрә
алмаган, имеш дип сөйләделәр.
Озатырга гәүдәсен театрга куймадылар, хатыны рөхсәт бирмәгән, диделәр. Булса да
булгандыр. Адашым Зариф абыйны еш искә алам. Адашым булганга гына түгел — фатир ала
алмый калу буенча да язмышларыбыз охшаш булганга.
Гөлсем Камская
Ничәнче ел икәнен төгәл генә хәтерләмим. Әмма Хрущев заманы икәнен беләм.
Кибетләрдә азык-төлек беткән кытлык еллар иде. Сәхнә артында корылган әңгәмәләрдә дә
ит, май турында сөйләшүче юк. Телләрендә талон, макарон гына. Уңган кешеләр талон эзли,
таба, аңа азык ала. Сирәк-мирәк яңгыраган мәзәкләрдә дә төп персонажлар — талон, ризык.
Ашау... Мәзәктән соң көлүне сүгенү алыштырган вакытлар да булгалый. Менә бер вакыйга.
Кичке спектакльне уйнарга артистлар җыелып беткән эңгер-меңгер чак. Сәхнә артына
бутафор Солтан килеп керә. Бер кулында каплы макароннар салынган ятьмә букча. Икенче
кулында талоннар тасмасы. Ул аларны өзгәләп кесәсенә тутыра. Болай да тын гына утырган
артистлар өнсез кала. Солтанда чын макарон һәм дөнья кадәр талон!
— Бутафор макарондыр ул, — ди кемдер, тынлыкны бозып.
Солтан бу сүзләрне ишетмәгәнгә салышып, букчасыннан берничә макарон ала да,
расписание карый башлый. Үзе макарон ашый. Аңа бу ашауның да, расписание карауның да
кирәге юк. Кылана бу. Тынлыкны Гөлсем апа Камская боза: «Ни булган бу Солтанга? Талоннар
— дилбегә, букчасы тулы макарон!»
— Ун талоным чыкмый. Кибеткә барасы идем.
— Ун талон югалтып, шулай тыныч кына торасыңмы? Бар, әйберләреңне минем бүлмәдә
калдыр да, барып кил кибетеңә. Эзлә!
— Бүлмәдә макаронлы букча калдырсаң...
— Алайса, бир, үзем саклап торам. Берсе дә югалмас.
— Юк, Гөлсем апа, калдырмыйм. Аяк өсте тәмләп торырлык кына алдым мин аны.
— Талонсыз бирделәрме?
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
158
— Мин үзем талон ич! Театрда эшләп тә талонга тилмерергә...
— Миңа да алып бирмәссеңме икән?
— Ничәү кирәк соң сиңа?
— Күпме булса да, артмас.
— Анда бер кулга биш килодан да артык бирмиләр. Партконтроль белән милиция саклап
тора.
— Мә, алайса, биш кило ал да, калганы үзеңә премиальный булыр.
Китә Солтан. Спектакль башлана. Тәнәфес җитә. Артистлар таралыша. Гөлсем апа һаман
Солтанны көтеп утыра. Кайтасы ерак түгел. Фатиры театр ишегалдындагы флигельдә генә.
Аңа макарон кирәк
— Әсфәне ач.
Менә бервакыт утларны сүндерергә дип, төнге каравыл килеп керә.
— Гөлсем апа, сез монда нишләп утырасыз?
— Солтанны көтәм.
— Бутафория бүлмәсендә бикләнеп утыралар алар.
Итекче Женя, Солтан, Әхмәт — өчесе.
— Валлаһи, диген.
Төшеп, көч-хәл белән бүлмәне ачтырып керсәләр, чынлап та бикләнерлек тамаша
күрәләр. Солтан өстәлгә сузып салынган, өстенә киндер ябылган. Әхмәт кулында гарәп язулы
китап. Женя кулында шәмдәл. Гөлсем апа бу төркемнең кайбер шуклыкларыннан хәбәрдар
булганлыктан, ниндидер этлек барлыгын сизенеп, Солтан өстендәге киндерне тартып ала.
— Ни булды, кая югалдың? Тор әйдә, тычкан күз!
— Спекулянт дип, милиция тотты. Әле шулар килде бугай дип, яшеренгән идек без.
Беркая чыкмаска, бүлмәдә генә утырырга дип, кул куйдырттылар. Шул хәсрәттән бераз кәгеп
алырга да өлгермәдек... Уз, утыр, Гөлсем апа.
— Макароным кая минем?
— Кая булсын? Кибеттә.
— Ни белән тоттылар соң сине?
— Алар миңа бу кадәр талонны каян алдың, дип бәйләнделәр.
— Каян алганыңны әйтергә дә кайтырга идең. Законныйлардыр бит?
— Әйттем дә кайттым. Менә хәзер баш ватып утырабыз — дөрес әйттем микән, дип...
— Каян алдым дидең, кулданмы?
— Гөлсем Камская бирде, дидем. Әгәр иртәгә милициягә чакыртсалар, бәдрәфтән
таптым дияргә кирәк. Мин алар килүгә менә шулай итеп ятачакмын.
— Уф Аллам, башларымны ашагансың икән. Ач тамагым — тыныч колагым иде...
— Сезгә берни дә булмый, — дип сүзгә кушыла Әхмәт. — Аңлавымча, бездән алар яшерен
типография эзләячәк. Ә типография юк. Без талоннарны итек табанын кисеп ясаган мө һер
белән генә баскан идек. Кем уйлаган аны шулкадәр охшашлы килеп чыгар дип. Ә акчаң исән,
Гөлсем апа, әнә, санап ал.
— Алдым ди сезнең өтермән исле акчагызны! Өнегез тыгылсын! Ачыгыз ишегегезне,
мошенниклар.
Икенче көнне милиция килеп тикшергәч, талоннарның чыннан да реквизит өчен генә
эшләнүе, җинаять юклыгы ачыклана. Мөһердәге сүзләрне лупа аша укып карасалар, анда вак
хәрефләр белән: «Бутафория цехы. Әхмәт-Солтан», дип язылган.