Логотип Казан Утлары
Бәян

ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ


Ул Касабланкага иртән-иртүк бер шәхси авиакомпаниянең «Боинг»ында очып килде. Мансур Гатауллин соңгы өч елда яшәгән һәм эшләгән дәүләтнең үз һава юлы юк әле.
Аның Касабланкада беренче генә булуы түгел: берничә тапкыр җирле портта йөк кабул иткәне бар; төзелешкә килгән эшчеләрнең зур төркемен каршылау һәм озатып кую дисеңме... Шушы аэропорттан ул берничә тапкыр Парижга очты, аннан исә еш һәм көтелмәгәндә була торган киңәшмәләрдә катнашыр өчен Мәскәүгә юл тотты.
Таможниклар яхшы хәтерле халык: аны исләрендә калдырганнар бугай, документларын кат-кат тикшереп төпченмәделәр, шундук кирәкле төшенә штамп сугып, хәерле юл теләделәр. Чемодан һәм юл сумкасы салынган арба өстерәп таможня бинасыннан чыгып та өлгермәде, аңа шундук берничә такси чакыру авазы бирде. Әле Ауропадан зур самолетлар килеп җитмәгән һәм тәүлекнең иртәнге сәгатьләре, һәр юлаучы кадерле шул алар өчен.
Мансур, яңа машиналарны әйләнеп узып, иске, инде шактый юл йөргән «Вольво»га юнәлде. Бу машина аңа тышкы кыяфәте белән ватанындагы «Волга»ны хәтерләтә иде.
— Портка! — диде Мансур.
Машина шундук выжлап урыныннан кузгалды. Аның җитезлегенә хәтта янәшәдәге яңа «Мерседес»тагылар да шаккатты һәм көнләшеп карап калды бугай.
Касабланканың такси йөртүчеләре сүз тәмен белә. Бу юлы да диңгез яры буйлап барганда шофер футбол турында иркенләп сөйләде. Сөйләмәслек тә түгел шул: үз тарихларында беренче тапкыр Марокко футболчылары дөнья беренчелегенә сайлап алу уеннарында җиңү яулады.
Африкада узган ун ел вакыт эчендә Мансур инглиз һәм француз телле илләрдә эшләде, шуңа ул ике телне дә яхшы белә. Дистә ел элек бу материкка аяк басканда исә алман телендә генә аралаша ала иде. Беренче мәлләрдә файдасы тигән алман телен дә ул махсус өйрәнмәде. Көнбатыш Казакъстанның ул туып-үскән кечкенә, аулак район үзәгендә урыслар, алманнар, татарлар һәм казакълар бергә укмашып яши иде.
Рауль МИРХӘЙДӘРОВ (1941) - язучы; төрле телләрдә чыккан дистәләгән китап авторы. «Иртәләгән сагыш», «Кара аксөякләр» («Карга короле»), «һәрнәрсәгә - акчалата»романнары, «Игълан буенча танышу» повесте, байтак хикәяләре «Казан утлары» журналы битләрендә дөнья күрде. Мәскәүдә яши.
Гатауллиннарнын ун як күршеләре дә, сулы да алманнар — Вуккертлар һәм Штайгерлар иде. Русиядәге алман гаиләләре гадәттә күп балалы була. Күршеләрендә
Рауль
Мирхәйдәров
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
10
дә бала-чага мәш килә иде. Генрих, Сигизмунд, Вальтер, Март, Паульләр белән аралашып, ул алман телен өйрәнде. Телләр өйрәнүгә хирыслыгы да, мөгаен, әнә шул чактан ук киләдер.
Касабланка порты — Африкада ин борынгылардан санала. Анын гаваньнары һәм причаллары кемнәрне генә кабул итмәгәндер. Менә әле дә порт кына түгел, анын бөтен тирә-ягы көймәләр, кечкенә судно, танкерлар, төрле әләмнәр җилфердәгән баржалар белән тулган. Лоцманнар бу кадәр кысынкылыкта ничек идарә итә алалардыр — шаккатарсын.
Җәй — дингез сәяхәтләренә бай вакыт. Портнын күптән түгел төзелгән ерактагы причалларында күз явын алырдай яхталар, берсеннән-берсе үзенчәлекле шәхси җилкәнле суднолар иртәнге җиләс җилдә тибрәләләр. Әләмнәр урынына әлеге дингез чибәркәйләренен геральдик тамгалар һәм символлар белән бизәлгән томанлы җилкәннәре җилферди. Ерактан караганда причаллар Марк акварелен хәтерләтә. Мансур, монда килгәч, дингез портларында саубуллашу һәм күрешү вокзал-аэропортларга караганда тәэсирлерәк икән, дип уйлап куйды. Шулай да Мансурнын Касабланкадан өйгә дингез аша кайтуы романтика эзләүдән түгел иде. Сәбәбе гади: ул самолетка билет алырга торганда, ана дингез аша кайтырга кинәш иттеләр. Өстәвенә, совет туристларын үзенә җыйган өч палубалы «Лев Толстой» теплоходы Ауропа тирәли сәяхәттә булып, ана нәкъ менә Касабланкада утыру мөмкинлеге бар иде. Кабат Парижга очып, анда тәүлек ярым Мәскәү рейсын көтеп утырганчы, теплоход белән бөтен «төньяк»ны колачлап: Барселона, Марсель, Неаполь, Пирей, Истанбул аша үтүләре һәрхәлдә мәгънәлерәк иде. Ул ике дә уйлап тормыйча, теплоходка утырырга булды. Аннары Мансурнын сиздерәсе килмәгән тагын бер сәбәбе бар: ул бик нык арыган иде. Бөтен уңайлыклары булган теплоход, беренче класслы каюта, бассейннар, спорт заллары, бию холлары һәм сигез көн дәвам итәчәк бәйрәм сәяхәте ана менә дигән ял вәгъдә итә кебек. Кечкенәдән таныш, әмма әкренләп онытыла башлаган телне — үз теленне сигез көн буе ишетеп, сөйләшеп, аралаш әле син! Җитмәсә теплоходта китапханә дә бар. Бер-ике көнгә Мәскәүгә килеп-китүләрне санамаганда, ун ел буе чит илдә яшәгән һәм чит телдә сөйләшкән кеше өчен ватанга кайтыр алдыннан тел чарлый торырга менә дигән мөмкинлек иде бу!
Чит илнен яр буе белән Мансур сагышларсыз һәм үкенүләрсез генә хушлашты. Югыйсә ул бу җиргә ун ел гомерен багышлады. Балигъ кеше өчен аз гомер түгел ул. «Лев Толстой» горур гына тибрәлгән дингезгә карап та күзенә яшьләр килмәде, тамагына төер тыгылмады. Кырык биш яшьлек Мансур эшкә башы-аягы белән чумган, үзен бөтен барлыгы белән шуна багышлаган кеше. Энергиясе ташып торган ир карап торышка үз ишләреннән нәкъ ун яшькә яшьрәк кебек күренә. Андыйларга үзләрен күрсәтер өчен кинлек һәм мөстәкыйльлек кирәк, ул дигәндә алар ин кадерле нәрсәләрен — шәхси тормышларын, буш вакыт, күнел ачу, рәхәтлекләрен дә корбан итә алалар. Андыйлар өчен хезмәттәге унышлар бар нәрсәдән өстен.
Көнбатышта мондый хезмәткәрләрне технократлар дип атыйлар. Тормышнын матди ягын хәрәкәткә китерүчеләргә анда ихтыяҗ зур. Болындагы һәр чәчәкне кулларына алып сокланып карап тормасалар да, көзен яфраклар коелуын күреп күз яше агызмасалар да, камера музыкасына мөкиббән китеп хисләнмәсәләр дә, җәмгыять аларны шелтәләми. Гармонияле шәхес булу — һәркемнен шәхси эше. Әлбәттә тегүче, уракчы, шул ук вакытта. курайда да уйнаучы булуын бик яхшы. Әмма тормышта, ни кызганыч, барысын да булдыра алган осталар бармак белән генә санарлык.
Африкада шундый җитәкчеләрне менеджерлар дип атыйлар. Осталык, сәләт ягыннан аларга сүз әйтеп булмый, үз эшләрен алар көнбатыш технократларыннан ким белми. Безнекеләр бу континентта төзелеш эшләре башлап җибәргәч, чит илнен атаклы төзелеш фирмалары бик күп заказдан колак какты. Тиз төзү белән беррәттән,
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
11
башкарган эшенә гарантия дә сорала бит әле. Эре гидроэлектростанция һәм металлургия комбинатлары төзелешендә безнен оешмаларга көндәш булырдайлары юк дәрәҗәсендә иде. Шуна да Мансур ватанына тыныч күнел белән кайтып китә. Ул төзегән һәр корылма намус белән эшләнде, хәтта гарантия вакытын ике тапкырга арттырырга мөмкинлек бар иде. Сыйфат һәм сан ягыннан караганда да төзелгән корылмалар белән горурланырлык. Әмма ул андый хис кичермәде. Ул нәрсә төзергә тиеш булса — шуны төзеде, анын тормыш мәгънәсе дә шуна корылган. Бәлки, кайдадыр, күнел төпкелендә, анын горурлыгы яшеренгәндер дә, әмма ул үзенчәлекле хис әллә шәхси, әллә эшендәге инженерлык унышы белән бәйле шунда, белмәссен...
.. .Тирә-якка күпме генә күз салмасын, Мансур причал тирәсендә хәрәкәт күрмәде. Таксист аны диспетчер портында калдырды. Анда теплоходнын ике сәгатьтән сигезенче причалга тукталачагын хәбәр иттеләр.
Тукталышнын алты сәгатьлек икәнен Мансур алдан ук белде: лайнер Касабланкада эчә торган су, ризык ала, туристларны исә дүрт сәгатьлек экскурсия көтә иде.
Мансур әйберләрен саклау камерасында калдырды да порт мәйданына чыкты. Кояш инде күтәрелеп килә, әмма су әле җылынып өлгермәгән. Шулай да бакчачылар клумбалар һәм газонга су сиптергәннәр инде, җир катыш бакча исе борынны ярып керде. Ачык төстәге пластик өстәлләр янына техник хезмәткәрләр иртәнге ашка утырган. Алар униформалары белән танылып тора. Куе каһвә исе портнын зур мәйданына чаклы таралган. Әлеге ис ана якын иде. Яхшы чәй ин яраткан эчемлеге булса да, Африкада яшәгәндә Мансур да каһвәгә күнекте. Ул кояштан саклану өчен корылган чатырлы өстәл янына урнашты да бозлы бокал белән каһвә алды. Каһвә йоткалап, тирә-ягына күз салгалап утыра торгач, Мансур уйга калды: Касабланкада күпме торып та, ул шәһәрне чынлап торып күрмәгән икән бит әле. Һаман да шул минутына кадәр бүлеп куелган эше гаепле инде. Хәзер исә анын хозурында сигез сәгать буш вакыт бар!
Махсус үзем өчен экскурсия оештырам әле дип, Мансур узып барган таксига кул болгады. Көн бик тиз үтеп китте. Ул шәһәрне карап кына калмады, ачык һавадагы ресторанда сыйланды, хәтта бер сәгатьләп комлыкта аунарга да өлгерде. Касабланканын сәүдә рәтләренә кереп тулган урыс туристларын күргәч, «Лев Толстой»нын килеп җиткәнен анлады. Сатып алудан канәгать калган туристлар, баш өстендә көйдергән кояшка исләре китмичә, шат йөз белән шау-гөр килеп теплоходка таба агыла. Утырту вакыты килеп җиткәч, Мансур ковбойларныкы сыман салам эшләпә алмавына үкенде — менә бу челләдә ярап торыр иде ул. Портнын таможня залында аннан кала тагын дүрт испан көтә иде. Кыяфәтләренә караганда эшмәкәрләр булырга тиеш. Шар ярып сөйләүләреннән аларнын Барселонага кадәр генә барачакларына төшенде. Таможня тикшерүе нибары ун минутка сузылды. Мансур бортка күтәрелгәндә, теплоход кузгалырга шактый вакыт бар иде әле. Урта палубадагы каюта шактый унайлы булып чыкты. Мансур әйберләрен урнаштырып тормыйча, урын-җирне көйләп тизрәк ятакка чумды. Тынычсыз төн, иске «Боинг»та Касабланкага очу, уйламаганда гына шәһәргә экскурсия ясау үзенекен иткән: «Лев Толстой» Африка ярыннан кузгалганда, ул тирән йокыда иде инде. Шуна ул «Сау бул!» — дип тә әйтә алмады, анын өчен бүтән туристлар — ватандашлары кул болгады.
Теплоход ачык диңгезгә чыккач, ул көтмәгәндә уянып китте. Тиз генә юынып киенде дә палубага аяк басты. Билет белән бергә бирелгән белешмәдә Гданьскида Польша корабелалары заказы белән эшләнгән бу теплоходның икенче генә сәяхәте икәне искәртелгән иде. Дөньядагы иң яхшы су корабларыннан калышмаган лайнеры һәрьяктан уңайлы, җайлы, күз алдындагы җиһазның ялтырап, балкып торуы сокландыра иде.
Ул төшке ашка икенче сменага билгеләнгән иде. Өстәл янына утыруга,
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
12
каршындагы ике чибәр кызга күзе төште. Алар Кишиневтан икән. Мансур өчен көтелмәгән сәяхәт әнә шул мизгелдән башланды. Кызларга, сүз катуга ук ул югалып калды. Соңгы ун елда ул инде совет кешесенә хас булган тәмләп әңгәмә кору сәләтен югалткан булып чыкты. Беркайда да бездәге кебек тиз танышып китә алмыйлардыр, мөгаен. Бу мәсьәләдә без аерылып торабыз. Алай... Барысын да яңадан башларга, яңадан өйрәнергә туры киләчәк икән, дип уйлап куйды Мансур... Өйдә өйдәгечә яшәргә кирәк...
Көньякның эре якты йолдызлары белән бизәлгән караңгы төне хакимлекне үз кулына алуга гөлт итеп якты утлар кабынды, шундук музыка тавышы яңгырый башлады һәм теләсә кайсы сәяхәтнең иң истә кала торган вакыты — теплоходның кичке тормышы башланды. Мансур бию залларын һәм шау-шулы барларны читләтеп узды да коктейль-холлга юнәлде. Монда тынычрак иде. Ул ачык ишек каршына утырды да, төнге матурлыкка сокланып, вакытны шушында уздырырга уйлады. Әмма ярты сәгатьләп үттеме, юкмы — аны Кишинев кызлары эзләп тапты.
— Күршебезне эзләп теплоходны айкап чыктык: менә кайда икән ул, — диде, икесе дә беравыздан.
Үзенә карата мондый игътибарны күптән күрмәгән Мансурның күңеле канат какты. Төнне алар шәп уздырды: барлык ял урыннарын урап палубадан иң соңгы булып кузгалдылар.
Мансур төн уртасында уянып китте дә йокысы качты. Киенеп, өске палубага күтәрелде. Озакламас, караңгылык пәрдәсе ертылыр, көньякның эре йолдызларын бер-бер артлы сүндерә-сүндерә, офыкта яктылык сызыгы шәйләнер.
Ул да булмады, еракта тоташ яктылык балкышы күренде, әйтерсең йокысы качкан зур шәһәрнең бөтен халкы яр буена җыелган иде. Мансур үзенең испан ярлары буйлап сәяхәтен искә төшерде. Аның фаразынча, бу утлар — Аликанте курортыныкы иде. Дөньяның бар төбәгеннән җыелган калын кесәле агайлар монда күңел ачарга, иртәнгә кадәр типтерергә ярата.
Тәмам яктырып җиткәч, ул үз каютасына кайтты, чишенде һәм тизрәк юрган астына чумарга ашыкты. Иртәнге аштан соң теплоход Барселонада туктаячак. Кызлар исә аны гид итәчәк, димәк, йокы туйган булырга тиеш!
Теплоход Испанияне артта калдырып, Франция ярларына борылды. Өстәл күршеләре тизрәк Францияне күрү теләге белән яна. Ә Мансур исә бу сәфәреннән болай да канәгать иде: уңайлы каюта, аралашучан юлдашлар, иң мөһиме — балачактан ияләнгән, таныш кухня...
Көндезләрен, эсседән качып, ул күрше кызлары белән палубадагы бассейнда рәхәтләнә, тегеләре үз каюталарына ял итәргә китсә, теплоходның китапханәсенә төшеп утыра. Ел буе җыелып килгән гәҗит төпләнмәләрен алып, бер мәкаләсен дә калдырмый танышып барырга тырыша ул. Дөрес, Африкада да гәҗитсез тормады. Әмма анда көн саен танышып бару мөмкинлеге юк иде. Аның эшендә көннең генә түгел, төннең дә сәгатьләре санаулы булды шул. Ә монда җаның күпме тели, шул кадәр укы — илнең сулышы белән таныш. Гәҗитләр аны соңгы унъеллыкка алып кайтты. Аның башына беркайчан да, Африкада яшәве күпкәрәк китмәде микән, дигән уй килгәне булмады. Дөресен генә әйткәндә, эш белән матавыкланып ул вакыт агышын сизмәде дә. Менә хәзер, иске гәҗитләрне актарганда, Мансур туган җиреннән аерылганына шактый вакыт үтүен сизде. Шушы уку залында аны беренче тапкыр: « Мөгаен, бу ун ел минем өчен үсү, үземне табу чоры булгандыр. Шул ук вакытта кайтарып булмастай күпме нәрсә югалттым»,
— дигән сагышлы уйлар биләп алды.
Гәҗитләр йә шатландырды, йә сагышка салды — бер генә язма да аны битараф калдырмады. Ул мәкаләләрнең төбенә төшәргә теләп, җентекләп укыды. Әйтик, нәрсә ул агросәнәгать комплексы? Бу — аның өчен бөтенләй яңалык. Дулкынлана-каушый ярлы туфраклы җирләр турында материаллар эзләде. Ул киткәндә аларга игътибарны
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
13
арттыра башлаган иделәр. Хәзер, ун елдан соң нәрсә үзгәрде икән? БАМ төзелеше турында ул белә иде, әнә гәҗитләр тиздән аның тәмамланачагын хәбәр итә. Ә менә тауарларның сыйфаты, алай гына да түгел, халык хуҗалыгы эшенең сыйфаты турындагы мәкаләләр аны сагайтты. Нәрсә соң бу? Ул чит илгә киткәндә нәкъ менә сыйфат бишьеллыгы игълан ителде. Бүген дә сыйфат турында сөйләшәләр икән, димәк, мәсьәлә хәл ителмәгән булып чыга түгелме?
Мансур Балтыйк буена караган язмаларга аерым тукталды. Әле кайчан гына, туган ил белән саубуллашканда, бу республикалар аның өчен бик еракта кебек иде. Ул аларның шигъриятен дә, әдәбиятын да, күмәк җырларына мөкиббәнлеген дә аңламады, аларның рәсем сәнгате һәм сынлы сәнгате турында аерым фикере булмады. Балтыйк буе кешеләренең үз эченә бикләнгәнлеге мин-минлектәндер дип уйлады. Хәзер исә бу республикалардагы тормыш якын иде, анда булган һәр вакыйга турында ул дулкынланып укыды. Мөгаен, андагы ватанпәрвәрлек дигән кадерле хис чит илдә яшәүдән тугандыр. Бу табышы күп кенә югалтуларны каплыйдыр дип ышандырырга тырышты ул үзен.
Мансур Үзбәкстанның елына биш миллион тоннадан артык мамык җыюына. сөенде. Мамыкның нәрсә икәнен ул яхшы белә. Аны ничек үстерүләрен дә Мисырда, Суданда, Мароккода үз күзләре белән күргәне бар. Ун ел элек ул «Жигули»ның беренче маркасын күргән кеше иде, хәзер исә ике ишекле спорт моделе чыгуы турындагы хәбәрне укыгач горурлык хисләре кичерде. «Нива» машинасы инде соңгы елларда Сахара чүле буйлап оештырылган раллида дөньяның шактый атаклы машиналарын артта калдырды.
Сүз дә юк, кызлар белән бассейнда яки кичен барда очрашкач ул аларга күп вакытын китапханәдә уздыруы хакында тел тибрәтмәде. Үзен сөендергән яки көендергән хәбәрләр турында кызыксынуын сиздермәде, алардан шәрехләүне үтенмәде, чөнки тиз арада гына бөтен дөньяны колачлап алу мөмкин түгел дип санады. Аннан соң ул, тормышның әчесен-төчесен шактый мул татыган ир, шушы яшь чибәр, бар белгәннәре шаяру да көлү булган кызларга таяна аламы? Өстәвенә, алар гуманитар белемгә ия, чынбарлыктан, төгәлрәге — мөһим тармаклардан ерак торган оешмаларда эшли һәм тормышны кондиционерлы бүлмә тәрәзәсеннән генә күрә. Ә ул — прагматик, хуҗалыкчан инженер, аналитик фикергә ия — хәтта текстлардагы икенче мәгънәне ачык тоя, кайчакта мәкаләдә күтәрелгән проблеманы авторының үзенә караганда да яхшырак аңлый. Чөнки автор да — гуманитар, ул да чынлап торып аңлауга караганда, үзенә нәрсә күрсәткәннәр, шуңа гына таяна. Журналистиканың йомшак ягын чамалый Мансур. Тиздән гәҗитләрдәге һәр мәкалә аерым белгечләр тарафыннан язылырга тиеш дип саный ул. Гәҗит һәм тема арасына арадашчы булып
— журналист кысылуын аңламады тәки. Нәркем аңлы, грамоталы булган чорда моның кирәге бар микән!
Шулай да өйгә теплоход белән кайту анын өчен шәп булды әле. Мансур, палуба шезлонгында ятканда, күзен йомып йөзен назлы җилгә, кояшнын җылы нурларына борды, тирә-ягында ни-нәрсә сөйләшүләренә колак салды. Ул шаһит булган әнгәмәләр әлеге сәфәргә, алар күнел ачкан, сәяхәт кылган яки кылачак романтик портларга, йә булмаса төрле илләргә хас булган үзенчәлекләргә бәйле түгел иде. Гәпләшүләр — туган-үскән җирләр, ил тормышы, ял тәмамлануга көтеп торган эш турында иде. Көндәлек мәшәкатьләрне онытып тора белмәү, гел хезмәт турында уйлау — монысы да безнен кешеләргә хас сыйфат. Колакка ягылган бу сүзләр Мансурны рухландыра, аларнын эш-мәшәкатьләре әйтерсен лә ана да кагыла.
Сетне уздылар, Марсельгә якынлаштылар. Инде һәммәсенен дә телендә бер генә сүз: Франция, Франция....
Ни өчен кеше «Франция» сүзен ишетүгә шулкадәр канатлана сон? Бу сорау Мансурны уйга салды. Мөгаен, бу безнен илнен мәдәнияте һәм тарихы Франция
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
14
белән нык бәйләнгәнлектән шулайдыр. Без укып үскән урыс әдәбияты да Франциягә мәхәббәт белән сугарылган бит.
«Лев Толстой» Марсельдән сәгать ярымга сонарып кузгалды. Эш шунда ки, туристлар экскурсиядән кайтып, җыелып бетүгә, теплоходка «СССР- Франция» җирле дуслыгынын активистлары килде. Бу очрашу, әлбәттә, билгеләнгән вакытка сыеша алмады. Ул шау-шулы бәйрәмгә әверелде, Мансурга исә тәрҗемәче вазыйфасын үтәргә туры килде...
Марсельдән кузгалганда, причалларда утлар балкый иде инде. Теплоходтагы көндәлек кичке тормыш та гадәттәгедән давыллырак булды — әйтерсен лә Франция бортка үзенә хас күнел ачуны, тормыш сөюне һәм бетмәс-төкәнмәс мәзәкләрен төяп җибәргән.
Иртәгесен аштан сон, Кишинев кызлары бассейнга килгәндә, кулларында француз журналлары һәм гәҗитләре иде, тик Мансур кызларнын кайчан сатып алганнарын хәтерләми. Югыйсә, алар Марсельдә аннан бер генә адымга да читкә тайпылмады. Матур тышлы журналларнын күпчелеге мода, спорт һәм дөнья яналыкларына багышланган. Матур фотолы язмаларны сайлап, кызлар анын тәрҗемә итүен үтенде. Журналлардан сон чират гәҗитләргә җитте. Әмма кызларга алар ошап бетмәде: җәнҗалга бай журналлардан сон гәҗит язмалары кызыксыз тоелды. Мансурнын да исе китмәде. Анын бөтен уй-фикере китапханәдәге гәҗитләр белән бәйле иде. Төшке аштан сон ул шунда юнәлде. Теплоходта аны үзенә тартып торган урын — нәкъ менә китапханә иде.
Уку залында күнелгә рәхәт салкынча һава тора, тавышсыз гына кондиционерлар эшли иде. Мансур стеллажлар янына килде. Ул сайланып тормады, кулына нәрсә эләкте — шунысын укыды, чөнки аларнын һәммәсе дә анын өчен кызыклы иде.
Ул «Правда», «Известия», «Комсомолка» стеллажлары яныннан үтеп китте. Кәр санын булмаса да Мансур аларны укыштыра иде. Кинәт анын күзенә «Әдәби гәҗит» төпләнмәсе чалынды. Бу гәҗитне ул бик сирәк күрә иде. Бәлки, илчелеккә һәрдаим килгәндер, әмма төзелеш мәйданына — анын кулына килеп ирешкәне булмады. Мансур анын күп булса елга өч- дүрт санын укыгандыр. Анысы да Ватаннан кем дә булса килә калганда. Туган илдән гәҗит-журналлар төяп килү — төзүчеләргә хас нәрсә. Әмма төзүче-хезмәттәшләре арасында бу гәҗит ин көтеп алганнардан санала иде. Әлбәттә, күпчелек өчен гәҗитнен икенче өлеше кызыклырак. Анда хуҗалык проблемалары, тәҗрибәләр, эзләнүләр югары дәрәҗәдә бирелә. Дөрес, кемнәрдер гәҗитнен беренче өлешенә, әдәби, иҗат проблемалары күтәрелгән өлешкә дә битараф калмады. Шулай итеп, Мансурнын хезмәттәшләре арасында «Әдәби гәҗит»не укучылар күбрәк иде. Монысы һәркемнең үз эше. Мансурдан исә техника өлкәсенә караган теләсә кайсы мәсьәләдә киңәш сора — бервакытта да җавапсыз калмыйсын. Аны шуңа да үзара шаяртып «аяклы энциклопедия» дип атап йөрттеләр. Африкалы хезмәттәшләре аңа «Мистер Гост» дип исем кушты, чөнки ул барлык чималга, материалга һәм төзелеш конструкцияләренә кагылышлы ГОСТларны яттан белә иде.
«Әдәби гәҗит»тәге мәкаләләргә карата алар арасында бәхәс купкан чаклар да булгалады. Африкадан торып та алар ватандагы проблемаларны яхшы чамалый иде. Бәлки, алар өйдә чакта бу проблемаларны күрмәсләр һәм сизмәсләр дә иде, монда исә алар калку булып күренә. Менә хәзер дә, гәҗит төпләнмәләрен кулына тоткан килеш, Мансур Найроби мәдәни үзәгендәге кискен бәхәсне исенә төшерде.
Ул чакта Мансурның Найробига яңа килгән генә чагы һәм аның танышлары да әле бармак белән генә санарлык. Шуңа да ул бәхәстә катнашуны кирәк тапмады. Шимбә саен әлеге мәдәни үзәктә кичке чаралар уздырыла, кешеләр бер-берсе белән китаплар алмаша, нәшрияттан беренче чиратта монда китерелгәнгә, китапханә дә яңа китапларга, журнал һәм гәҗитләргә бик бай. Китаплар һәм аларның авторлары турындагы бәхәс тә менә шушы китапханәнең зур булмаган холлында кабынып китте...
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
15
Кызыксынып тыңлаганнан соң, Мансур сүзнең әлеге дә баягы эчтәлексез, кирәксез китаплар азрак басылуда язучының гына түгел, нәшрият хезмәткәрләренең һәм рецензентларның да укучы алдындагы җавапсызлыгы турында барганлыгын аңлады. Холлда эшлекле, фикерле кешеләр җыелган иде. Шундук тәкъдимнәр, фикерләр яңгырый башлады.
Әйтик, кемдер китапта автор исеме генә түгел, рецензентның да фамилиясе күрсәтелергә тиеш дип белдерде. Аның фикеренчә, әгәр эчке рецензент берничә йомшак китапка уңай бәя бирә икән, укучы аның кемлеген беләчәк, аннан соң ул адәмне кулыннан килмәстәй эштән читләштерү мөмкин булачак.
Кайсыдыр талантсыз авторлар повесть яки романын журналда бастыра, «Роман-гәҗит»тә чыгарта, борылып карарга да өлгермисең — аерым китап булып дөнья күргән. Бер-ике ел да узмый, ул китап кабат бастырыла. Әзерлексез укучы исә һаман да шушы фамилияне күреп, китапларын кулына алгач, ул зур язучы дигән фикергә килергә мөмкин. Хәер, моның сәбәбе бик гади — ул авторның кайда эшләвенә бәйле. Бәхәстә кызып китүчеләр һәр китапта язучы турында кыскача белешмә булырга тиеш һәм анда мәҗбүри рәвештә аның эш урыны да күрсәтелсен дип хәл иттеләр. Монда авторны кимсетерлек бернинди сәбәп тә юк. Әгәр ул профессионал язучы икән — белсеннәр, әгәр ул нәшрият директоры яки журналда бүлек мөхәррире икән — яшермәсен, әйтелергә тиеш тә тиеш инде. Безнең укучы дөньяда иң әзерлеклесе, ул теләсә кайсы хисаплау машинасыннан да җитезрәк итеп, кем кемне ни өчен бастырганын ачыклаячак, исәпләп чыгарачак. Менә шул бәхәс хакында «Әдәби гәҗит»кә мәкалә язарга булдылар.
Әлеге күпләгән тәкъдимнәрнең язмышы турында Мансур башкача ишетмәде, белмәде, әмма бераз вакыт узгач, кулына килеп эләккән очраклы китапта рецензент фамилиясен күргәч, сөенде — димәк, ул чакта юкка гына тавыш күтәрмәгән алар! Мансур әнә шул вакыйганы исенә төшерде.
Ул җайлап утырды да гәҗитләр өеменә чумды. Бер сәгатьтән палубага тәмәке тартырга чыкты һәм, кире әйләнеп кергәч, алдагы айларның төпләнмәсен актара башлады. «Әдәби гәҗит»тәге проблемалы мәкаләләрне укый торгач аның башына бер фикер килде: «Проблемалар ташкын кебек илгә агылганмы, әллә җыелып килгән мәсьәләләрне бүгенгә кадәр читкә куеп торып, хәзер аларны хәл итәр чак җиткәнме? Бәлкем Ленин хыялланганча, массаларның иҗади өлгерүе сәбәпчедер моңа? Күп проблемаларның укучылар башлангычы белән күтәрелүе берәүгә дә сер түгел бит.
Мансур «Төрле фикер» рубрикасын укып сөенде. Монда бер үк әсәр турында төрле фикер белдерелә. Үзе дә сизмәстән, аның уйлары хуҗалык өлкәсенә күчте: «Их, әдәбиятны төрле яклап караган кебек, халык хуҗалыгына да шундый караш начар булмас иде. Төрле фикерләрне тыңлагач, без вак табышка өметләнеп, ничәдер елдан соң артык зыян белән әйләнеп кайтачак ашыгыч нәтиҗәләр чыгармас идек. Кайбер язмалар анда дәрт һәм өмет, азарт уятты, аның башына: бәлки, миңа да гәҗит аша үз фикерләрем белән уртаклашыргадыр», — дигән уйлар да килде. — Бу елларда җанны борчыган мәсьәләләр шактый күп, тәҗрибә дә юк түгел...
Ул Ватанында, чит илләрдә, шул ук Африкада да аз төземәде. Мөгаен үз эшен яхшы белгәндер, чөнки алдынгы илләрдә төзелеш алып барган дөньякүләм билгеле фирмалар үзләренең проектларын чагыштырма анализ өчен бәяләргә дип аңа бирергә тырышты. Шулай ук халыкара оешмалар да Мансурны белгеч буларак файдаланды. Африкада эшләү вакыты тәмамлангач, аңа рәсми төстә БМОның белгече вазифасын тәкъдим иттеләр. Әмма Мансур ризалашмады. Контракт килешүе ун елга исәпләнгән, димәк дөнья буйлап әле бик озак сәяхәт итәргә туры киләчәк иде. Аның өйгә кайтасы килде. Әнисеннән килгән хатны еш исенә төшерде: «...дөньяда бик күп мөһим эшләр бар, улым. Минемчә, иң мөһиме — туган җиреңә хезмәт итү, якты эз калдыру. Син белем алган һәм мин кырык биш ел буе укытучы булып эшләгән мәктәп җимерелеп килә. Менә чит илдән кайткач, өйдә бераз хәл җыяр идең дә яңа мәктәп төзеп куяр
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
16
идең. Синең кебек тәҗрибәле кешегә ул зур эш саналмыйдыр да. Синең мактау бүләкләрең бик күп, мәктәп төзелешен кузгата башласаң беркем дә каршы килмәс».
Әнисенең шушы хаты аның күңелендә ниндидер өермә кузгатты, төгәллек механизм кебек узган тормышын үзгәртте. Хатны, мәктәпне исенә төшергәч, Мансур туган авылы Аксай турында уйланды. Ул бик күпләр уфтанып, сагышланып искә ала торган, кайтарып булмастай мәктәп еллары турында бик сирәк искә төшерә иде. Шушы гүзәл яшьлектә һәркемнең үз елгасы, урманы, авылы, дусты, сөйгәне кала. Туган авыллары поезд белән ике-өч сәгатьлек арада гына урнашса да, бик күпләр аны сагынып яши. Ә Мансур моңарчы хәтта бер куагы, чәчәге туган җирне хәтерләтмәгән чит илдә дә бу хакта алай ук уфтанып уйланмады...
... Сугыштан соңгы елларда ул ничектер атаклы архитектор турында Һолливуд фильмы карады. Бәлки, фильм талантлы режиссер тарафыннан эшләнгәндер, бәлки, үзе дә кинодагыча ат кәнүшние тирәсендә ярлы бистәдә үскәнлектән, архитекторның эше аңа могҗиза булып күренгәндер. Ул чакта ул кино төшерү өчен махсус төзелә торган папье-машедан зур бер шәһәр төзеп буладыр дип башына да китермәгән иде. Менә шул көннән архитектор булам дигән уйны башына киртләп куйды. Әмма ул проектлау белән төзүнең бер-берсеннән аерылганын белми иде әле. Әлбәттә, бу максаты хыял җитмәстәй булып тоелды, чөнки ул елларда бистә егетләре ике генә юлны сайлый иде: беренчесе — Гурев мореходкасы, икенчесе — җирле химкомбинат өчен слесарь-аппаратчылар әзерли торган Алга һөнәр училищесы. Ни өчен дигәндә җавабы гади: икесендә дә белгечлек бирү белән беррәттән бушлай ашаталар, киендерәләр иде. Аксайда соңрак бу ике уку йорты турында белдерү дә элеп маташмадылар, чөнки җидееллыкны тәмамлаган егетләр бергәләшеп станциягә китәләр дә вагон түбәсендә Гурев белән Алгага барып җитәләр иде. Бу хәл алтмышынчы елларга кадәр, тормышлар бераз рәтләнә башлаганчы дәвам итте. «Диңгез» яки «Химия»гә киткән егетләрнең берсе дә кире Аксайга әйләнеп кайтмады. Кызык: коры җирдә, судан ерак урнашкан Аксай илгә бик күп диңгезчеләр бирде. Мөгаен бүген дә дингез-океаннарда Мансурның якташлары штурман, механик, матрос булып хезмәт итәдер әле. Әлбәттә, «Лев Толстой» кебек затлы теплоходларда да, сухогруз, танкер һәм балык сейнерларында да бардыр алар. Ә ул менә архитектор булырга уйлады! Дөрес, Мансур хыялы турында беркемгә авыз ачып сүз әйтмәде. Мөгаен шул сер анын холкына да йогынты ясамый калмагандыр. Тыныч, кешегә әллә ни ачылмаучан, мөстәкыйль Мансур беркемне дә күңеленә якын китермәде. Әмма анын тормышында аздан гына ахыры күнелсезлек белән тәмамланмый калган бер вакыйга булды. Бу вакыйга Мансурның башыннан һич китми. Анын Аксайга кайтмавының сәбәбе дә шуңа бәйле иде. Бу вакыйга өчен улының ничек кайгырганын теләсә кемнән күбрәк анлаган әнисе аннан ял вакытында Аксайга кайтуын таләп итмәде. Менә хәзер генә, соңгы елларда, ул аның кайтуын көтеп яши башлады.
Уйлары Аксайга килеп бәйләнгәч, Мансур гәҗитләрне читкә этәрде
— уку дәрте сүнгән иде инде. Ул палубага күтәрелде. Җиңелчә җил буш шезлонг аркаларының тукымаларын йолыккалый. Франциядәге шау-шулы кичтән соң туристлар ял итә. Гаҗәп, ул моңарчы туган йорты турында ныклап уйланмаган икән. Югыйсә анда булмаганына егерме елдан арткан. Буш палубада йөренгәндә: «Менә бит, уйланыр өчен иң кулай вакыт һәм урын», — дип, үзалдына көлемсерәп куйды.
Үз гомерендә беренче төзелештә — Аксайда булган хәлләр турында аның беркемгә авыз ачканы булмады. Хезмәттәшләре дә бу хәлләрдән бихәбәр. Кем белә, бәлки тормыш юлын башлаганда алган бу зур сабак аңа зыянга булмагандыр.
Ул Мәскәү институтын иң алдынгылардан булып тәмамлады һәм юлламаны беренчеләрдән сайлау хокукына ия булды. Ул Казакъстанны сайлады. Туган ягы булганга гына түгел. Ул чакта бу республикада чирәм җирләрне үзләштерү бара, төзелеш эшләре дә гөрләп тора иде.
Республиканың төзелеш министрлыгында аның кайда тууы, ни өчен нәкъ менә
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
17
Казакъстанны сайлавы белән кызыксынып торучы булмады. Ул Аксай исемен атауга, икенче көнне килергә куштылар. Кызыклы һәм мөстәкыйльлек таләп итә торган эш кайдадыр читтә түгел, нәкъ менә Аксайның үзендә табылды. Бу вакытта чирәм җирләрне үзләштерүнең алтынчы көзе бара, Казакъстан исә беренче миллиард пот икмәк уңышын көтә иде. Чирәм җирләрне күтәрү икмәк проблемасы белән бәйләп каралганга, далада эш кайный. Моңарчы игътибар үзәгеннән төшеп калган дала бистәсе Аксайда зур төзелеш эшләре көтелә иде. Аксай зур юллардан читтә урнашкан. Район үзәге Нагорныйга һәм тимер юл станциясенә егерме чакрым ара бар. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, бу ара бик кыска кебек. Ул чактагы дала юлы өчен, бигрәк тә көзен, трактордан башка бер генә машина да район үзәгенә барып җитә алмый иде. Аксай икмәк үстерде, чирәм җирләрне үзләштерү нәтиҗәсендә совхоз эчендә совхозлар барлыкка килде. Шулай итеп аның районы иң икмәкле районга әйләнде дә куйды. Шуңа да биредә ике элеватор төзеделәр. Берсе тимер юл буенда
— Нагорныйның үзендә, ни дисәң дә икмәкне озату күпкә җиңелрәк иде. Икенчесе Аксайда урнашты. Анысы дала эчендәге авыллардан икмәк җыю өчен җайлы. Моңа кадәр зур колачлы төзелешне күрмәгән Нагорныйда төзелеш-монтаж идарәсе, Аксайда исә шул идарә өчен хуҗалык исәбе участогы төзеделәр. Әнә шул төзелеш-монтаж идарәсенә юллама алып, яшь инженер Мансур Гатауллин кайтып төште.
Ярты ел элек кенә төзелгән идарәдә оештыру эшләре дәвам итә: яңарак кына территория тирәсен төзекләндерү тәмамланган. Мансурның эшкә килүенә барысы да шатланды, чөнки ярты ел эчендә Аксай участогыннан ике җитәкче качкан иде инде. Әйтерен бармы, читтән килеп эшләүчеләр өчен шартлар мактанырлык түгел: бистәдә ни кунакханә, ни ашханә юк, бар булган чәйханә дә көндез генә хезмәт күрсәтә. Мансурны шундук участок җитәкчесе итеп билгеләделәр. Кемгәдер сәер тоелыр, бүген дипломлылар белән буа буарлык заманда, мондый хәл менгә бер була микән? Прораб итеп куйсалар сөенеп туялмыйсын. Бәлки Мансур очрагында Мәскәү дипломы үз эшен башкаргандыр. Хәер, ин мөһиме — аны билгеләгәндә тарта алырмы кебек шөбһәле сорау берәүнен дә башына килмәде. Инженер
— димәк инженер үзе дә эшләргә һәм төзелешне дә өстерәргә тиеш. Мансур эштән курыкмады, хуҗа булуына сөенде дә әле. Пәр кешегә андый уныш елмаймый дип сөенде эченнән генә.
Хәзер, Урта дингез буйлап сәяхәт иткән теплоход палубасында басып торганда, Мансур уе белән әнә шул төзелешкә әйләнеп кайтты. Ул беренче көннәреннән үк эшкә төптән җигелде: кадрлар тупларга, прораб бинасын, складлар, элеваторга килү юлларын төзергә туры килде.
Бәлки, ул үз кулы астындагылар турында бик югары фикер йөртәдер, әмма шунысы хак: андый булдыклы, карусыз эш башкаручыларны ул башка очратмады. Африкада пөхтәлек, төгәллек ягыннан охшасалар да, осталык, мөстәкыйльлек ягыннан Аксай төзүчеләренен кисеп ташлаган тырнакларына да тормый иде.
Дөрес, башта Аксайда да җинел булмады. Төзүчеләрне якын-тирә авыллардан җыярга, туры килде. «Төрле эш башкаручы итеп эшкә алуыгызны сорыйм» дигән гариза тотып килүчеләрнен һәммәсен дә кабул иттеләр. Кайберләренен гаризаларында «кара эшче итеп» дигән сүзләр дә бар иде. Мансур тау кадәр өелгән шундый гаризаларны күреп башын тотты. Ана ин беренче нәүбәттә балта осталары, арматурчылар, бетончылар, ташчылар кирәк иде — аларсыз ул ике кулсыз. Әүвәл Нагорныйдагы идарәгә мөрәҗәгать итәргә теләде, әмма кеше кайгысы кешнәктәдер дип, мөстәкыйль эш йөртергә булды.
«Матур, зур эшләргә тотынган вакытлар», — дип сагынып искә алды Мансур ул көннәрне. Тату, бердәм булдылар, авырлыктан чыгу юлын бергәләп эзләделәр, җитешсезлекләр булганда бер-берсенә бармак төртеп күрсәтмәделәр.
Мансур эш башлаганда участокта сиксән эшче санала иде. Аларнын күбесе төрле эш башкаручылар булса, унбишләбе генә белгечлеккә ия, тик читтән килгәнлектән, аларга таяну — язгы бозга ышану белән бер иде. Үз кадрларын булырга тиеш, үзеннеке!.. Мансур моны тиз анлады.
Икенче көнне смена ахырында ул барлык эшчеләрне буш төзелеш мәйданына җыйды. Ин элек аларга элеватор төзиячәкләре турында әйтте, сафка баскач, анын ни рәвешле булачагын тәфсилләп анлатты, алдагы төндә ватман кәгазенә төрле төстәге буяулар белән ясалган рәсемен күрсәтте. Эшчеләр нәрсә төзегәннәрен алдан ук белеп һәм анлап торырга тиешләр. Ахырдан шушындый зур төзелешне башкарып чыгар өчен аларга укырга, яна һөнәр үзләштерергә кирәк булачагын әйткәч, үз «гвардия»сенен башы түбән иелгәнен күрде. Бу анлашыла: аларнын уртача яше иллегә якынлаша, күбесе фронтовиклар, грамота яклары да чамалы. Кая инде аларга уку
— якташларынын тын гына басып торуы әнә шул хакта сөйли иде.
Мансур шулай булачагын алдан ук белде, белемсез кешене укырга кирәк дигән сүз куркуга сала. Әмма алар даими эш урыны булмаган бистә өчен төзелеш — тормышны яхшырту юлы икәнен бик яхшы анлыйлар иде.
Шуна да Мансур хәйлә юлына басты:
— Мине дөрес анлагыз, — диде ул. — Төзелеш өчен шулкадәр төрле эш башкаручылар кирәкми. Әгәр сез белгечлек алырга теләмисез икән, мин сезне эштән куарга яки Нагорныйга, станциягә йөкче итеп җибәрергә мәҗбүрмен. Мин сездән конспектлар язуны сорамыйм, имтихан да алмаячакмын. Мина сезнен инструкторларыгызнын эшли ала яки алмый дигән сүзе җитә. Үзем дә ярдәм итәрмен, эшнен һәр циклы, анын күләме, бәясе, төзелеш вакыты һәм материаллар чыгымы белән таныштырырмын. Әйтик, кемдер балта остасы һөнәрен үзләштерергә тели икән, барып чыкмаса, кайгырмасын — бетончы яки ташчы булып күчәргә мөмкин. Әмма бер-ике-өч айдан сезнен һәммәгез төзелештә үз урынын табарга тиеш.
Ул үзен урап алган кешеләргә күз йөгертеп чыкты, бу юлы инде аларнын карашларында курку түгел, кызыксыну һәм өмет чаткысын тойды. Моны күреп, тавышы тагын да ышанычлырак янгырады:
—Хәзер исә, кем дә кем балта яки пычкы тотарга маһир — бер якка, үз гомерендә сарай төзегән яки мич чыгарып караган кешеләр — икенче якка җыелыгыз. Кем яшьрәк һәм үзендә көч тоя, акчаны да күбрәк эшлисе килә — бетончылар төркеменә язылыгыз. Бу ин авыр һәм мактаулы эш. Ишеткәнегез бардыр, бетон — төзелешнен икмәге! Бу һөнәрне үзләштерүе дә ансат — арканны гына сындырма.
Һәркемгә акча кирәк: балта осталары һәм ташчылар төркеменә барып басканнар да бетончылар төркеменә таба атлый башлады. Мансур аларнын шундук юлын бүлде.
—Ашыкмагыз, берегез дә акчасыз калмас, вәгъдә бирәм. Бары тик эшкә генә өйрәнегез. Хезмәт хакыгыз да үзегездән тора: никадәр эшлисез, шулкадәр аласыз.
Ул эшчеләренен авырткан сөялләренә басканын анласа да, сүзен ныгытып әйтте:
—Әгәр дә бер бригада аркасында икенче бригада эштән туктап тормаса, безнен төзелештә эш гөрләп барачак. Күреп торам, сез бирегә бер генә көнгә дип килмәгәнсез. Барыгыз да ашлык төягән машиналар күренә башлаганчы эшләргә җыенасыздыр. Шулай икән, бу айдан хезмәт хакыгыз бермә-бер артты дип исәпләгез. Ин мөһиме, минемчә, өйдәгеләрегез сезнен зур эш белән мәшгуль икәнегезне белсеннәр.
Ул туктап калды, эшчеләр исә, җанланып, үзара фикер алыша башлады.
Мансур эшчеләреннән бигрәк үзе дулкынланды. Ана беркемнен бу кадәр хокук биргәне юк. Бигрәк тә хезмәт хакы мәсьәләсендә. Әмма шунысына инанды ул: элеватор төзелеше өчен дә, кешеләр язмышы өчен дә бүгеннән ул җаваплы. Төркем таралырга ашыкмады, шулвакыт «бетончы»чылар арасыннан анын күршесе, күп балалы гаилә башлыгы Саша Вуккерт аерылып чыкты.
— Син, Мансур, безне уку белән шактый куркуга салдын. Белем белемгә
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
19
охшамый. Укуын укырбыз — һәммәбезнен кулыннан килер дип уйлыйм. Син читтән килгәннәр укытыр диден. Минемчә, безнен арада да төзелешне яхшы анлаучылар бар. Мисал өчен мин сугыш вакытында Чиләбедә завод төзедем, тимерне эретеп ябыштыру һәм арматур эшен яхшы беләм. Кирпеч салуны да онытып бетермәдем шикелле. Әгәр дә хезмәт хакы син әйткәнчә барса, без бурычлы булып калмабыз. Дөрес әйтәмме, егетләр? — Саша якташларына борылды.
— Дөрес! Кыен хәлгә куймабыз, — диделәр ирләр бертавыштан.
...Алар каршысына — әле сул, әле ун яктан төрле әләмле, төрле рәвешле теплоходлар айсберг кебек калкып чыкты. Палубаларда күнелле көйләр янгырый — һәр корабнын үз тормышы, үз тәртибе. «Җирдә дә, суда да, һавада да, мөгаен, галәмдә да шулайдыр. Кысан була башлады», — дип куйды нигәдер Мансур. Әмма уйлары һаман да Аксайда, егерме өч ел элек элеватор төзи башлаган туган ягында иде.
Ике елдан Мансур, гомерендә беренче тапкыр, объектны куллануга тапшырды. Яшь булса да вазифасында шактый күтәрелгән Мансурга тәҗрибә уртаклашуын сорап мөрәҗәгать итүчеләр артканнан-артты. Аларнын барысын да: «Вакытыннан алда далада, тимер юлдан еракта урнашкан элеваторны ничек төзеп бетерә алдыгыз, смета чыгымнарыннан ничек арттырмадыгыз?» — кебек сораулар кызыксындырды. Бөтенсоюз «Элеватор-тегермән төзелеше» тресты эшнен аерым этаплары төшерелгән фотолардан бюллетень бастырып чыгарды. Мансур исә техник-икътисади күрсәткечләр, Вуккерт җитәкчелегендәге зур комплекслы бригада турында сөйләде. Алар җилкәсенә барлык төзелешнен өчтән бер өлеше төште. Барлык уйлап табуларнын, яна тәкъдимнәрнен яртысы нәкъ менә алар өлешенә туры килде. Әйе, ул чакта алны-ялны белмичә эшләделәр...
Әлеге бюллетеньдә танылган бригадир, эш алдынгыларынын — һәммәсенен фотолары бар иде. Әмма араларында Мансурныкы гына күренмәде. Мөгаен, җитәкчелек кичәге студентнын инженер һәм җитәкчелек талантын әлегә күрсәтми торырга булгандыр. Ул беркемгә дә рәнҗемәде, үзенен унышы киләчәгенә ышанды.
Болар барысы да ахырдан килер. Әлегә кәгазьдә барысы да яхшы, күнелле булса да, чынбарлыкта алай ук җинел булмады. Ул чакта Мансурга нибары егерме ике яшь иде. Элеватор исә анын эш дәверендә беренче төзелеше иде.
Нигезне ясап бетерүгә, төзелеш бик кызу темплар белән күтәрелә башлады. Эш Нагорныйга караганда тизрәк бара иде.
Мансур чит тәҗрибәне тулысы белән кулланырга ярамавын анлый. Ул чит тәҗрибә белән артык мавыкмыйча, үз кул астындагы талантлы эшчеләрне күтәрергә, аларга үсәргә булышырга карар кылды. Бәлки, шуна да һәр бригадир үз эшенә бик җаваплы карагандыр. Түрәлек чире йоктырганнарга мондый нәрсә хас булмый. Хәтта табель хисабын алып баручы Мария Николаевна Яблуновская да төзелеш эшен яхшы анлый иде. Фикерләү, энергия, максатчанлык ягыннан караганда, ул нәкъ менә төзелеш өчен, гөрләп торган эш өчен яралган иде. Кешенен үз урынын табуыннан да әһәмиятлерәк нәрсә юк бу дөньяда! Нәр җаваплы ноктада үз эшенен осталары барлыкка килде.
Мондый колачлы эштә исә вак-төяк хатасыз булмыйдыр. Әйтик, кулыннан эш килмәгән сантехник эшли ди. Анын сәләтсезлеге аркасында төзелештә су юк икән, димәк, өч йөз кеше эшсез торачак. Бу инде көнлек, айлык планнын үтәлмәве дигән сүз. Су эшләре слесаре булып фронтовик Геннадий Александрович Кужелев эшләде. Ике ел эчендә бер генә мәртәбә дә су туктаганы булмады. Бетон эшендә су елга булып акты. Нагорныйдагы җитәкчелек слесарь белән нык кызыксынды. Әмма Мансур аны беркайчан рәнҗетмәде, берничә булдыксыз эшче тотканчы, бер остага күбрәк түләүне кулай күрде.
Мансур үзендә эшләгән өч йөз кешенен исемнәрен генә түгел, холык- фигыльләрен яхшы белә иде, чөнки үзе дә Аксайныкы буларак, эшчеләрнен яртысы диярлек әтисенен таныш-белеше, калганнары — яшьләр — анын кормалары иде.
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
20
Арматурчыларнын хатын-кызлар бригадасын кара син! Ирләрне бу эштән кысрыклап чыгардылар. Алар сүзенә ышансан, арматура хәзерләү ирләр эше түгел! Тырышлыкларын күр: биш-алты метрлы арматураны смена буе ташыйлар, әмма телләреннән ник бер зарлану сүзе чыксын. Ирләр төзелешнен башка өлкәсендә кирәгрәк дип, тешләрен кысып эшли бирәләр. Беренче төзелеше менә шундый үҗәт, тырыш кешеләре белән истә калды. Теләсә кайсы уңыш кешеләргә һәм эш шартларына бәйле. Күп нәрсә җитәкчедән тора: ул нинди — кул астындагылар да шундый. Үзең булдыра алмаганны кешеләрдән таләп итәргә ярамый. Яшь булуына да карамастан, тиз төшенде ул моңа.
Балачакта караган, аның тормышын үзгәрткән теге фильмда әкияти матур виллалар, сарайлар, концерт заллары төзелде. Мансур да шундый матур сарайлар төзү турында хыялланса да язмышы сәнәгать төзелеше белән бәйләнгән булып чыкты. Бу өлкәдә дә инженер өчен кызыклы эш бетмәс-төкәнмәс иде. Илдә, дөньяда беренче тапкыр алып барылган төзелеш язмышы, һәммәсе дә диярлек икенчесенә ярамый. Һәр төзелеш — язучының яңа әсәре кебек: тәҗрибә тупланган, әмма барысын да яңача башларга кирәк. Сәнәгать төзелеше менә шушы ягы белән җәлеп итте дә инде Мансурны.
Менә хәзер, уйлары үткәндәге елларны гизгәндә, юлга чыгар алдыннан Америкада басылган «Архитектура» журналыннан укыган кызыклы мәкалә хәтеренә килде.
Мәкалә беренче юлларыннан ук игътибарын җәлеп итте. Тулы ике биткә элеватор сурәтләре төшерелгән иде. Американнар икенче бөтендөнья сугышына кадәр үк төзегән әлеге икмәк саклау корылмалары теге чакта Аксайда һәм Нагорныйда төзелгән элеваторны хәтерләтте. Әлбәттә, мәйданы ягыннан алар зуррак һәм конструкциясе дә башка төрле. Ни әйтсәң дә ике арада егерме ел вакыт ята. Ә бу төзелеш өчен бик зур сынау. Журналда язылганча, әлеге элеваторлар бүгенге көнгә кадәр хезмәт итәргә тиеш булсалар да заман үзенекен иткән. Кайчандыр икмәк районы саналган районнар сәнәгать үзәгенә әверелгән, кайбер штатларда хәтта бер гектар чәчүлек мәйданына тап булмаска мөмкинсең. Бу динозаврларны хәтерләткән зур корылмалар эшсез тик басып тора. Җимерергә дә кызганыч: алар гасырлар өчен дип төзелгән. Әйтик, ниндидер химия сәнәгате өчен дә үзгәртеп кору мөмкин түгел аларны. Менә шулчак кызыксынучан бер архитекторның башына кызыклы уй килә: элеваторларны заманча фатирлы йортларга үзгәртеп корырга! Нәтиҗәсе көтелгәннән дә яхшырак, фатирлар иң югары таләпләргә җавап бирерлек була!
Мансур шул чакта америкалыларның буш торган корылмалар белән акыллы эш итеп, файдалы гамәл кыла алуына сокланган иде. Аларда да бездәге кебек үк, мондый корылмалар ун меңнәр белән исәпләнә бит.
Аның беренче элеваторы да сыйфат ягыннан бик яхшы иде, әмма ничек кенә хыяллансаң да аны фатирларга үзгәртеп булмас иде. Урынын да дөрес сайладылар: якында гына бистәнең паркы терәлеп тора. Мансур элеваторны тапшырып берничә ел үтүгә ул Аксайның иң зур предприятиесе саналыр дип уйлаган иде. Шуңа да җыелыш-киңәшмәләрдә төзүчеләрне: сез элеваторны төзүчеләр генә түгел, киләчәктә аның беренче эшчеләре дә булырсыз әле, дип кисәтә килде.
Беренче төзелеш уңай тәэсирләр калдырды Мансурда. Аңа мөстәкыйль гамәлләр кылырга мөмкинлек бирделәр һәм шуның белән оттылар да, чөнки Нагорныйдагы төзелештә ике ел эчендә өч җитәкче алышынды. Бу исә төзелеш эшен шактый аксатты. Идарә шунда урнашканлыктан, ул төзелешкә игътибарлары зуррак булды, Мансурга юллары төшмәде диярлек. Ул моннан оста файдаланды, беркайчан алардан ярдәм сорамады. Аның участогында ике мастер эшләде. Алар гамәли эшне бик яхшы белә, әмма күп эшне җайланмалар белән түгел, күз белән генә үлчәп башкаралар, шуңа да инженерлык һәм документлар белән эшләү тулысынча аның җилкәсендә булды.
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
21
Вакыт-вакыт анын кайбер карарлары искитәрлек иде. Әйтик, беркайчан да: ана кадәр дә, аннан сон да, илнен бер генә сәнәгать предприятиесендә дә төзелештә дүрт сәгатьлек төшке ялга тукталунын ишетелгәне юк иде. Ул чакта Аксайда бүгенге кебек, Испаниядән сон — сиеста (төшке ял) дип әйтмәделәр. Мансурнын ул чакта мондый сүзне ишеткәне дә юк, андый гамәлнен кайдадыр кулланылуын да белми иде. Ул бары тик аны белән генә тоемлады: шулай иткәндә эш өчен дә, кешеләр өчен дә яхшырак булачак. Төзелеш янында ашханә юк, булса да анда берәү дә бармас иде. Аксай зур бистә түгел, һәркем төшке ашка өенә кайтырга тырыша. Аксай җәе Урта Азиянекеннән бер дә ким түгел, кайбер көннәрдә эсселек кырык градустан да артып китә. Бигрәк тә көн уртасында кояш рәхимсез кыздыра. Төзелеш эше исә күп көч сорый. Күзәтүләреннән чыгып шуны анлады: эшчеләр өйләренә төшке ашка кайтып килгән арада ял итәргә өлгермиләр икән. Бер сәгатьлек тәнәфес йөгереп кайтып аягөсте ашап килүгә кала. Эш вакыты беренче көннән үк катгый исәпкә алынып барылды: эш сәгатьләрен үз эшләренә исраф итү тыела иде. Мансур менә шунда куркыныч адымга барды. Дөрес, ул эшчеләр белән кинәште. Алар исә бу яналыкны шатланып кабул итте. Ялдан беркем сонарып килмәде, ин мөһиме —яна көч белән эшкә тотына иделәр. Бигрәк тә бу яналыкка арматурчылар һәм вак-төяк эш башкаручылар сөенде: алар балаларын мәктәптән каршы алырга, ашатырга өлгерделәр. Өйдәге мал-туар да вакытында карала башлады. Көннен икенче яртысында җитештерүчәнлек хәтта беренчесенә караганда югарырак та булды. Мансурнын алдан исәпләве акланды.
Бәлки менә шундый исәп-хисап алып бару ана эш күләмен, вакытын, хезмәт хакларын, материаллар чыгымын төгәл исәпләргә ярдәм иткәндер. Шунысы кызганыч, институтта чакта «Смета һәм отчетность» курсыннан укытучы аларга төп лозунгны искәртергә оныткан. Мөгаен, «әгәр санарга өйрәнмәсән, беркайчан да чын инженер була алмаячаксын», — дигән сүзләрне кафедра диварына зур хәрефләр белән язып элеп куярга кирәк булгандыр.
Ул Аксай ирләренә төзелеш курсларын мәсьәләне хәл итүдә бердәнбер юл дип караудан гына булдырмады. Әгәр төзелештә эшләр бармаса, читтән эшчеләр җибәрәчәкләр иде. Күп очракта мәсьәлә шулай хәл ителә. Кич буе хәзерге калькуляторларнын бабасы булган арифмометрны тотып уйланып, исәпләп утырганнан сон, ул шуны анлады: читтән килүчеләргә хезмәт хакы фондынын күп өлешен бүлеп бирергә туры киләчәк. Ул чакта исә эшчеләргә зур хезмәт хакы түләү турында хыялланасы да юк. Читтән җибәрелгән эшчеләрнен гадәттә разрядлары югары була. Ул аларны төшерә дә, баш тарта да алмый. Алар аерым бер бригада булып оешачак, хезмәт хакы сорап даулаячак. Һәм калганнар белән ике арада ризасызлык туачак. Ин яхшысы — башкарылган эш өчен түләү. Каяндыр, әйтик, Алма-Атадан җибәрелгәне өчен генә түләү дөрес адым булмас иде. Бу очракта үз кул астындагы тырыш эшчеләренен разрядын күтәрү аларнын хезмәт хакын арттыруга да йогынты ясаячак иде.
Дөресен әйтергә кирәк, Мансурнын эшчеләргә акча эшләү мөмкинлеге тудырасы, якташларын аякка бастырасы килде. Ике-өч ай узып, эшләр көйләнеп киткәч, аны төзелеш дәрте биләп алды, ул үзен бу зур төзелешнен тулы хуҗасы итеп тойды. Үзенен берничә көнгә генә түгел, хәтта айга кадәр алдан күрүчәнлегенә сөенде. Нәтиҗәдә ул, гроссмейстер шахмат тактасын тулысы белән күргән һәм алдагы йөрешләрне алдан ук белгән кебек, эшенә кин колач белән карый башлады. Сукыр күз белән дә күрә диярләр иде анын кебекләр турында.
Мансур сигез бригаданын кайсы нәрсә белән шөгыльләнгәнен, менә хәзерге минутта ни эшләгәнен төгәл белеп, тоеп торды. Бәлки анын яналыгы әллә ни зур да булмагандыр, тик вакытында, уңган, булдыклы хуҗа кебек, бригадирларга эш кушып, дөрес юнәлеш биреп торуы хак. Әйтик, берсен эш вакыты тәмамлануга чакырып ала да, эштән соң биш кешеңне калдыр, алар әнә шуны, моны эшләп
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
22
куйсыннар, юкса, иртәгәсен иртән барча бригадирлар эш башлый алмаячак ди. Яисә дүшәмбе зур эшкә тотыныр алдыннан, аларга эш фронты әзерләп куяр өчен бер бригаданы эшкә якшәмбе чыгара. Бу өстәмә эшләрнең һәммәсен дә табельщица төгәл исәпләп барды һәм аларга шуның өчен өстәмә акча түләнде. Шуңадыр, хәтта ял көнендә дә эшкә атлыгып тордылар. Ун кешегә өстәмә акча түләү, калган йөзләрне тик бастырып торуга караганда күпкә файдалырак иде. Мансурның эшчеләрне дәртләндереп торуда тагын бер алымы бар иде. Ул бу хакта ни кызганыч, беркемгә дә сөйли алмады.
Землянкаларны хәтерләткән, тәрәзәсе җиргә тиеп торган кара, урыны белән черек, рубероид түбәле Аксай йортларын күргәч, Мәскәүдән диплом белән кайткан Мансурның күңелен сызлану биләп алды. Авыл советы бинасыннан, мәктәптән кала тагын бик сирәк, бармак белән санарлык йортта гына идәннәр такта иде. Төзелеш акча эшләү мөмкинлеге белән беррәттән, шушы җир өйләрдән котылуга өмет чаткысы уятты.
Ләкин ничек төзергә? Акчаны хәзер шактый мул эшләсәләр дә материаллар табу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Хуҗалык товарлары кибете район үзәгендә генә булганлыктан, Аксайда хәтта кадак табу да мәшәкатьле нәрсә. Мансур кайдан, ничек материал табарга дигән уй белән янды. Әгәр бу мәсьәлә хәл ителмәсә, эшчеләр урлый башлаячак, тотылачак һәм Мансурга аларны эштән куарга туры киләчәк иде. Ә төзелеш өчен материалларны шәхси йортлар төзүдә кулланырга кем ирек куйсын? Сатып-алуны ничек рәсмиләштерергә? Ничекләр генә боргаланса да, чыгу юлы булмас кебек иде.
Мансур зур төзелештәге диплом алды практикасын исенә төшерде. Анда саксыз караш аркасында тонналаган цемент югала, арматур өчен чыбык бәйләмнәре күгәреп ята. Агач материаллар юкка чыга, кирпеч бушатканда яртысы ватыла, эшкә яраксыз хәлгә килә. Йөзләгән кубометрда опалубкалар яндырыла. Аларны бер генә тапкыр кулланырга ярый, шуңа кая куярга белмиләр. Иренмәгәннәр кем нәрсә эләктерә ала, шуны өенә ташый. Беркем тотылмый, сүгелми. Прораблар да игътибар итми. Димәк, ниндидер чыгу юлы булган. Нинди юл икән соң ул? Шул диплом алды практикасында аның Аксаен төзеп бетерерлек материалларның юкка чыгуын күрде ул. Бүген нишләргә соң? Эшкә тоткарлык китермичә, эшчеләренә ничек ярдәм итәргә?!
Мансур тормыш тәҗрибәсе, җитәкче тәҗрибәсе җитмәвен сизде. Башына бер юньле фикер килми, прораб өстәлендә исә йөзләп гариза җыелды инде. Беренче вакытларда нигездә кое төзү өчен цемент сорадылар. Аксайда үз ишегалдыңда кое булдыру модага керде. Кое еракта булу бердән, күп вакытны ала, икенчедән, үз бакчаңны тоту шактый мәшәкатьлегә әйләнә. Сусыз кеше — ике кулсыз кебек. Цемент чыдамсыз агач бураны бетон боҗраларга алыштыру өчен кирәк иде. Бер коега өч йөз, дүрт йөз килограмм цемент кирәк иде. Сүз дә юк, бик теләсә дә, Мансур һәр кешегә шулкадәр цемент өләшә алмый иде.
Тора-бара бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек туды. Яшь чакта тәвәккәл адымга бармаган егет егетмени ул? Яшьлек ул авырлыкны кеше җилкәсенә салмыйча, үз өстенә алуы белән көчле. Ноябрь бәйрәменә Нагорныйга цемент, арматура һәм пиломатериаллар төягән вагон килеп туктады. Шуның уникесе Аксайга тәгаенләнгән иде. Октябрь буе көннәр матур торды, шуңа вакыт белән исәпләшмичә эшләделәр дә эшләделәр. Эшчеләргә бәйрәм рухы тудыруга бөтен мөмкинлекләр дә бар. Алар мона лаек. Тик менә вагоннан материалларны вакытында ташытыр өчен шофер һәм йөкчеләрне ничек кызыксындырырга сон?
Мансур болай гына, кызыксынып станциягә шалтыратты һәм йөк төялгән вагоннын бер сәгать тик торуы күпмегә төшүе белән кызыксынды. Ишеткән сан аны артына утыртты. Тизрәк нидер кылырга кирәк иде. Ул прораб бүлмәсенә кереп, эшчеләрнен ярдәм сорап язган гаризаларын аралап алды. Арифмометрын тартып китерде дә вагон бушатунын бәясен исәпләп чыгарды һәм иренмичә һәр кешегә наряд
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
23
язды. Аннары наряд һәм гаризаларны алып, өйләр буенча китте. Ин беренче чиратта үзе ышанган кешеләргә — бригадирларга барып керде. Эшне кызуында сугып, яналыгын җиткерде: кем дә кем вагон бушатырга чыга — кое өчен цемент яки агач материаллары ала. Бер сәгать үттеме, юкмы — шактый кеше җыелып станциягә китте.
Станциянен йөк бушата торган ишегалдында Саша Вуккертны чакырып алып әйтте:
— Александр Вильгельмович, материаллар белән сак эш итсәгез иде. Читкә китә күрмәсеннәр. Безгә шунын кадәрле вагоннын беренче кайтуы бит. Минем исәп-хисап буенча элеваторга ике йөзләп вагон цемент кирәк булачак, пиломатериаллар турында әйтмим дә. Алар әле, оһо-һо, күп кирәк булачак. Димәк, вагоннар килә торыр. Әгәр бүген урлашу башланса, эш ахыргача шулай дәвам итәчәк. Мине анлыйсыздыр дип уйлыйм, биргән вәгъдәне ерып чыгу ансат булмас, әмма сүземдә торырмын.
Саша дәдәй аны бүлдерми тынлады. Аннары, алман төгәллеге белән тезелешеп яткан тәмәкеле портсигарын чыгарды.
— Мансур, бу сүзләрен белән рәнҗетәсен. Хәер, бүген үз теләге белән килүчеләр арасында төрлесе бардыр. Әмма кемгә ышанырга, кемгә таянырга була, син баштан ук күз салып куй. Кабул итү, тезеп кую урыннарына мин улларымны калдырдым. Үз дусларына ышанасындыр дип уйлыйм. Өч йөз капчык цемент таратуга килгәндә, ышан: граммы да югалмас. Сез — безгә, без — дәүләткә. Әйдә, шулай хәл итик. Ин мөһиме: күр, эшчеләрнен күнеле канат какты — үз коелары булачак бит.
Көчле, каты кулы белән Мансурнын җилкәсеннән җинелчә кагып, бригадир вагоннар буйлап китте. Йөк бушатучылар анын лидерлыгын сүзсез кабул итте, чөнки беләләр: бригадирнын сүзе эшеннән аерылмый.
Менә шулай итеп һич уйламаганда Мансур туган бистәсен аякка бастыру юлына кереште. Чыгу юлы исә бер генә — ныклы экономия. Хәер, алай дип әйтү Мансурнын ниятенә туры килеп бетми. Дөресрәге, төзелештәге гадәти югалтулардан качарга, барысын да күз унында тотарга һәм бернинди югалтуларга юл куярга тиеш түгел ул, бары тик шулай гына якташларын тораклы итүдә ярдәм итә алачак. Мансур бер яктан чыгу юлы табылганга куанса, икенче яктан, әлеге юлнын юридик яктан дөрес булмавын анлап, борчыла иде. Әмма чигенергә сон инде.
Бәйрәмнәрдән сон, Мансур янына Саша дәдәй килде.
— Әйдә, Мансур, кичәге бригадирларны җый әле. Безгә булган материалларны ничек файдалану турында сөйләшергә кирәк. Кешеләр безне анлар дип уйлыйм. Аксайда яхшылыкны аяк астына салып таптаганнарын ишеткән-күргәнем юк. Әгәр без үз кешеләребезне алама гадәтләрдән арындыра алабыз икән — димәк, без яхшы хуҗалар. — Кинәт анын җилдә ярылган ирен читләренә елмаю кунды. — Төзелеш халкынын үзенне кем дип атауларын беләсенме сон?
Мансур җилкәсен сикертте.
— Хуҗа диләр. Бу исә сина зур җаваплылык өсти, Мансур. Синнән яхшы хуҗа чыгачак. Мин тормышымда күпләрне күрдем. Безгә, бригадирларга, шикләнмичә таяна аласын, сине кыен хәлдә калдырмабыз , — диде дә эре, ныклы адымнар белән китеп барды...
...Теплоходта, күрәсен, сиеста төгәлләнде — палубада берән-сәрән пассажирлар күренә башлады. Бүгенге әнгәмәләр Мансурнын күнелен били алмады. Төзелеш турындагы уйларына комачау иткәне өчен уфтанды гына. Ничәмә-ничә еллардан сон, нигәдер, бүген тәүге тапкыр шул төзелешкә әйләнеп кайтасы, беренче көненнән ахыргача хәтер иләге аша үткәрәсе килде Мансурнын. Туган нигезенә сәфәр кылудан шулай килеп чыктымы сон бу? Ул бит өен элеватордан, элеваторны өеннән башка күз алдына китерми иде. Әле дә Аксайны искә алганда, күз алдына икесе янәшә килеп баса иде.
Бәлки хәзер, тәҗрибә туплаган белгеч буларак, ул чорны җентекләп күзәтәсе
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
24
килгәндер. Әллә алны-ялны белми эшләп, ниһаять беренче тапкыр алган ялы үткәннәренә тарттымы, Мансур моны тәгаен генә анлата алмый иде. Тик шунысы хак: ул елларны искә төшерү җанына рәхәтлек бирде...
.Ул теге мәгълүмати бюллетеньдә күп нәрсәләрне әйтми калдырды. Болай да күләм ягыннан көч-хәл белән сыешканнар иде.
Ул чакта монолит бетон чоры, бар корылмалар да шуннан салынды. Катлаулы, авыр, күләмле эш иде бу: арматурчылар, балта осталары һәм бетончылар бригадаларынын эше берләштерелде. Бары ярты елдан сон гына Саша дәдәй комплекслы бригада оештырды. Мансур бик теләсә дә, тагын шундый бер бригада оештыру эше барып чыкмады. Хәер, югары кимәлдәге башка бригадиры да, эшлим дип торган кешеләре дә табылмады. Саша дәдәйнен бригадасы эшләп тә күрсәтте! Төзелештәге һәркем шунда эләгер өчен җан атты.
Бюллетеньдә Мансур якташларынын һәрбер такта кисәген, кадакны сакларга тырышуын әйтә ала идемени?.. Кулланылган опалубканы бригадирлар советында төзүчеләргә, беренче нәүбәттә хезмәт алдынгыларына, авыррак хәллеләргә бүлеп бирергә дигән карар чыгарылды. Төзелеш нормасы юка итеп кисеп цемент белән укмаштырылган, сүткәндә җимерелергә торган бу такталарны юкка гына кабат кулланудан тыймый. Бәлки, вак- төяк эшләрдә файдаланып булыр иде, тик кем анын белән матавыкланып маташсын, эшче куллар болай да җитешми.
Мансур корылмада опалубканы ике тапкыр, кайчакларда хәтта өч тапкыр куелуы турында да әйтә алмый. Әмма бу сыйфатка зыян салмады. Әле өч тапкыр файдаланганнан сон да такталар учакка ташланмады, эш өчен тотылды. Материалларга сакчыл карау мәсьәләсендә эшчеләр көн дә ниндидер бер яналык уйлап тапты, ник дигәндә, прорабнын вәгъдәсе бар: һәр сакланган нәрсә — сезнеке. Баштарак бетон ярылмасын яки опалубканы җимерергә туры килмәсен өчен такталарга солярка, керосин йә бензин сиптерәләр иде. Сонрак Нагорныйдан зур, сигез йөз килограммнар чамасы булган бобина китерделәр. Аны опалубканын эчке ягына түши башладылар. Болай иткәч, бетоннын өске өлеше тигез, шома була, штукатурсыз да хәлдән чыгып була. Такталарны кадак белән тишкәләмәс өчен төрледән төрле кыстыру, беркетү җайланмалары уйлап таптылар, бу үз чиратында җыю һәм сүтү эшләрен тизләтте, ә ин мөһиме, материалга зыян килмәде. Югары сыйфатлы бетон да опалубканы сакларга ярдәм итте. Дөрес, монысын эш барышында аныштылар. Баксан, сыйфатлы бетон тигез сылана, опалубкадан бөтен буе белән тигез каерыла икән, шуна такталарны җимереп алунын хаҗәте калмады. Әнә шулай бер изге ният үз артыннан башкаларын ияртте.
Күп еллардан сон, Африкада, күрше төзелештә, инглизләрнен (ул аларда еш була иде) гадәти булмаган ысулларына игътибар итте. Инглизләр су белән тәэмин итүнен бер генә каналын, бер компрессор станциясен, бер электр тапшыру линиясен генә файдалана икән. Алар Мансурга бинанын бетон фасадын күрсәтте. Бу — анын өчен яналык иде. Мансур аларны игътибар белән тынлады һәм эстетик карар кабул итүләре белән чын күнеленнән котлады. Ул шуны анлады: алманнар да, инглизләр дә бетоннын тигез өслек булып ятуын өнәп бетерми, шуна опалубкага матур текстуралы древесина төшерәләр икән. Опалубка өчен такталарны да сирәк очрый торган аз әйләнешле түгәрәк пычкы белән кисәләр. Агач рәсеме саклансын өчен кулдан башкарырга тырышалар. Инглизләр ана шундый гадәти булмаган фасад күрсәтте. Сүз дә юк, бик матур килеп чыга, әмма яхшы агачтан эшләнгән опалубканы кую, бердән, зәркәнче хезмәтен хәтерләтсә, икенчедән, ул шактый кыйммәт тора иде.
Мансурнын болары турында мәгълүматы булганга, баштагы кызыксынуы кимеде.
Алар элеваторнын административ-техник корпусын корганда, Красноярск краеннан егерме вагон такта килеп төште. Араларында авыр карагай күренгәләсә дә, күбесе бик матур текстуралы нарат такталар (кискәндә дә инглизләр махсус эшләгән агач кебек киселә) иде. Саша Вуккерт бинанын тышкы ягына әнә шул үзенчәлекле
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
25
агачларны төшерергә кинәш итте. Иртәнге кинәшмәдә үзенен уй-нияте белән уртаклашты, сызымнарын күрсәтте. Фикерен ошатып, бертавыштан идеяне кабул иттеләр. Әлбәттә, мондый опалубканын тоташкан урында җөе җөйгә туры килергә тиеш булганга, аларга шактый тир түгәргә туры килде. Аны ике тапкыр файдалану турында исә сүз дә була алмый иде. Хәер, кулларыннан гөл тамган балта осталары аны ике тапкыр куллана алдылар. Такталар җитәр микән дип борчылдылар, шуна анда-монда посып калмаганмы дип вагонннарны тагын бер кат инәсеннән-җебенә кадәр тикшереп чыктылар да, булганнарын чит күздән ераккарак яшереп куйдылар.
Александр Вильгельмович ни өчен бу алымны тәкъдим итте икән? Матур булсын дип борчылуымы, әллә элеватор Аксайда күзгә бәрелеп торсын дип тырыштымы? Кем белә, бәлки, киләчәктә элеваторда эшләргә теләгәндер? Атказанган төзүче буларак Саша дәдәйгә һәрхәлдә эш табылыр иде. Юктыр, башына тегенди-мондый уйлар кереп тә чыкмагандыр. Бу бер очраклылык кынадыр...
Аксайны төзелеш чире басты. Ишегалдында кое булдыргач, һәркем үзенчә кымшана башлады: кайсыдыр өй эчендә вак төзекләндерүгә тотынды, кемдер өен зурайтырга уйлады, кайберләре сарай яки мунчасын янарта башлады, кыскасы, яхшы гына «төшә» башлаган хезмәт хакларына урын табылып торды. Аксай белән рәттән Нагорныйда да яна мавыгу барлыкка килде.
Ун еллар элек, әле паровозлар йөргәндә, Нагорный станциясе тирәли Монблан тавын хәтерләткән шлак өеме пәйда булды. Күпләр Нагорныйнын исемен шушы шлак тавыннан чыгып анлата иде. Хәзер инде Оренбург юлында тепловозлар йөри, шуна өем кирәксез ята бирде. Бервакыт Нагорныйдан берәү шлактан өй тышларга уйлаган. Монарчы ике бистәдә дә йортлар сәмәннән иде. Йорты шәп килеп чыкты монын! Җинел, җылы, артык көч куюны таләп итми, ин мөһиме — бушка. Тирә-якны тутырып яткан шлак тауларыннан җилләр исте: ике бистә халкы ярыша-ярыша ташыды. Тимер юлчылар бу «эпидемия»не күреп шатланып туя алмады. Шлак мәсьәләсе хәл ителсә дә цемент табу, ай-һай, бер дә җинелләрдән түгел: акчага сатып алу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә иде. Әмма бригадирнын башы шәп эшли: әлеге матур такталарны күргәч, проектта каралган штукатур эшеннән котылып, бетонны алдан ук сыйфатлы һәм матур итеп эшләргә кирәклеген аңлатты. Алар бинаны тышладылар да сыек цемент белән сылап чыктылар. Бик матур фигуралы, обойны хәтерләткән штукатур килеп чыкты. Заказ бирүчеләр дә, дәүләт комиссиясе дә, Нагорныйдагы хезмәттәшләр дә аны махсус штукатурка дип кабул иттеләр. Мансур исә тырышлыклары өчен якташларына артып калган цементны өләште. Ләкин бу хакта ләм- мим, чөнки туган авылың халкына ярдәм иткәнсең икән дип тормаслар, җитәкчелек башыңнан сыйпамас. Инглизләр шаккатып сөйләгән яңалыкны унбиш ел элек куллануы турында әйтеп тормады. Картада урын алмаган Аксаеңны каян белсеннәр дә, сүзләреңә ничек ышансыннар. Нигә исбат итеп вакыт әрәм итәргә дип Мансур тел тешләүне мәгъкуль күрде.
Гәҗитләрне су кебек эчкән бу көннәрдә аңа пенсионерларның, яшьләрнең, үсмерләрнең ял вакыты турында язылган мәкаләләр күзенә күп чалынды. Шәһәр халкы белән рәттән, авылдагыларның проблемалары да күтәрелгән язмалар Мансурны гаҗәпкә калдырды. Хәзер һәр өйдә телевизор, радиоалгыч, магнитофон, күпсанлы китаплар, биш көнлек эш
— тагын нәрсә кирәк? Төп игътибарны шәхси вакытка юнәлтү Мансурны сискәндереп җибәрде, ахыр чиктә болар уйлап чыгарылгандыр дип кабул итте. Аның өчен бу әйбер җыю чиреннән дә куркынычрак тоелды. Аяк тыпырдамыйча, авыз шапылдамый дигәндәй, әйбер җыяр өчен, һич югы, маңгай тиреңне сыпырып эшләргә кирәк. Монда исә беравыздан шәхси ял (өстәвенә бушка әле) оештыруны таләп итәләр. Аксайда чакта ул буш вакытын ничек уздырды икән соң? Мансур анда төп-төгәл ике ел эшләде: август аенда төзелешне кабул итеп алган иде, август ахырында — иң кирәкле чакта, урып-җыю башланган вакытта элеваторны куллануга
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
26
тапшырды.
Телевизор ул чакта ук булса да, Аксайга бу могҗиза турында имеш- мимешләр генә килеп җиткән иде әле. Дөрес, китапка игътибар зур иде, яхшы китапның бушаганын китапханәдәге чират буенча берәр ай көтәргә туры килде. Хәзер бөтенләй икенче заман: китапханәләрнең буш залларын күреп, күңел елый. Ә ул чакта... Ике көн саен яңа фильм күрсәттеләр, элеватор янәшәсендәге паркта шимбә һәм якшәмбедә биюләр! Оркестры шәп иде — чын эстраданыкы! Анда төзелеш эшчеләре уйнады. Җитәкчеләре
— Саша дәдәйнең кече улы трубачы Клайф иде. Вуккертлар гаиләсе гомумән музыкага гашыйк. Саша дәдәй үзе дә аккордеонда шәп уйный. Әлбәттә, малайлары уйнаган оркестрда ул күренмәде. Район беренчелегендә Аксайның «Төзүче» футбол командасы чыгыш ясады. Аның да төп составы әлеге дә баягы элеваторның яшь эшчеләреннән торды. Аларга күп дигәндә югары сыйныфның ике-өч укучысы өстәлсә өстәлгәндер. Оркестр җәмәгать башлангычы тәртибендә чыгыш ясый иде, футболны якшәмбедә генә ял исәбеннән уйнадылар. Мансур гәҗиттәге язмаларны укыгач, хәзергеләрнең яллары турында борчылучыларга билгеле мәкаль белән урысчалап: «Делу время — потехе час», — дип җавап биргәләде. Мәкаләләрдә исә киресенчә килеп чыга : «потехе время — делу час». Язмаларда авыр эштән соң кирәкме, ялның ниндие турында сүз бара — бер сүз әйтелмәгән бит. Хискә бирелеп язылган мәкаләләр арасында таләпчәнлеге белән аерылып торганнары да очрый. Димәк, авторларга теләктәшлек белдерүчеләр дә шактый булырга охшаган. «Хезмәт, эш хакында да шулай борчылсагыз иде сез», — дип уфтанды Мансур...
...Нагорныйда тимер юл буйлап сул якта казакъларның Актүбә шәһәре җәйрәп ята. Уң якта — Оренбург шәһәренең төтене күтәрелә.
Мансур мәктәп укучысы булганда да, студент чагында да Оренбург шәһәрен барып күрә алмады. Мәскәүдән каникулга кайткан чакларда яныннан узып киткәне бар барын. Анысы да бик сирәк, ул чакларда студентлар җәйләрен Казакъстанда, чирәм җирләрдә уздыра иде. Сугышта һәлак булган әтисе дә, әнисе дә тумышлары белән Оренбургтан. Мансур, Алма-Атага юллама алгач, тирә-яктагы шәһәрләрне барып күрермен дип ниятләгән иде.
Бер шимбәдә, ниһаять, Оренбургка килде. Бер генә төнгә дип үтенүенә карамастан, шәһәр кунакханәсендә буш урын табылмады. Җәй иде, төннәрен җылы, яшь инженер урын булмаудан фаҗига ясап тормады — парктагы урындыкка ятты да йоклады. Ни тырышса да, башка шәһәрләрне күрү хыялда гына калды, чөнки элеватор көннән-көн вакытны күбрәк ала иде.
Шактый татар әдипләренең ватаны, дөньяга Муса Җәлилне биргән Оренбургтан кайтып килгәндә, Мансур озакламый ул якларда бик эре газ чыгару урыны табылыр да, барына канәгать булып көн күреп яткан тыныч шәһәрнең тормышы танымаслык булып үзгәрер, гөрләп үскән индустрия гиганты кызыл кирпечле сәүдәгәр йортлары урнашкан тыныч кварталларны кабып йотар һәм Форштадт, Аренда, Татар Бистәләре дә мәңгелеккә юкка чыгар, дип башына да китермәде.
Әйе, юл уңае туры килгән йөк машинасында бистәгә кайтып барган Мансур шушындый үзгәрешләр булыр дип уйламады да. Аның уйлары Аксай кебек бистә-авылларга юллама белән җибәрелгән үзе кебек йөз меңләгән яшь инженер, табиб, укытучылар тирәсендә бөтерелә иде. Алар да мөгаен, үзе эшләячәк район үзәген, авылны картадан тапкач, якын- тирәдә шәһәр булуын күреп сөенгәндер. Нинди уй-ниятләр кордылар икән?! Якшәмбедә шәһәргә — музей-театрларга, күргәзмәләргә, шәһәр китапханәсенә ашкынган яшь белгечләр арасында иркенлеккә сусаганнары табылып, авылларда төпләнеп калганнары да булгандыр. Төпләнә алмасалар да гаҗәп түгел — эшләгән вакытлары өчен дә рәхмәт аларга. Яшь белгечләр турында уйлыйлар икән, аларның эше турында гына түгел, яллары турында да кайгыртсыннар. Шәһәр һавасы сулап үскән белгечләрнең күпчелегенә шау-шу, театр, музей, кино җитми.
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
27
Аларның мәдәни үсештән читтә каласы килми...
Оренбургның йолдызлы күген күзәтеп йөк машинасында кайтып килгәндә, Мансурның уйлары шул тирәдә йөрде.
Аксайда кайчак кинодан соң алар паркка керәләр иде. Ул чакта бию мәйданчыгына өлкәннәр хуҗа. Үсмерләр мондый урыннан читтәрәк йөрүне хуп күрә, теләгән очракта да аларны анда кертмиләр. Ул чакта ярый белән ярамый дигән чик бар иде әле. Бию мәйданчыгының яртысыннан күбрәген төзелеш яшьләре тәшкил итә. Клайф үз җитәкчесен күрүгә ул чакта модада саналган «Тынлык» тангосын уйный башлый. Гаҗәп, ләкин аның бу җырны ошатуын кайдан белгән ул? Нишләптер, биредә ул үзен иркен тота алмый, шуңадырмы, биергә теләсә дә тизрәк китү ягын карый.
Бию мәйданчыгыннан ул өенә түгел, һәрвакыттагыча туры үзенең төзелешенә таба атлый.
Инде өлкәнәеп килгән каравылчы казах — Нургали ага кайчан килсәң дә үз урынында. Ул Мансурны елмаеп каршы ала, аның гадәтен белгәнгә күрә, төзелештәге прожектор утларын кабыза. Әлеге якты утлар даланың ерак почмакларында да күренгәндер, мөгаен. Мансур төзелеш өчен прожекторларны җәлләмәде. Утлар төнен дә төзелеш мәйданын уч төбендәге кебек өзлексез яктыртып торырга тиеш иде. Кайчакларда зур конструкцияләрне көн-төн тоташ бетонларга туры килә. Көндез түзеп булмаслык эссе һава торганда, бетончылар үзләре үк төнлә эшләүне сорады. Бары тик төннәрен генә дала җиле тын алырлык салкынча һава алып килде. Ул ашыкмый гына зур төзелешнең бер башыннан икенче башына атлады. Барысын да энәсеннән җебенә кадәр белә кебек, тик төннәрен уңышлы һәм җитешсез яклар көндезгегә караганда ачыграк күренә иде. Шуңамы, кичләрен элеватор тирәли бер әйләнеп кайтмый түзә алмый иде...
... Төзелештәге беренче кышның декабре бик салкын, буранлы булды. Температура да җәйдәге кебек утыз градустан артык торды. Аерма бары аның минус тамгасында гына иде. Төзелеш туктап калды диярлек, бары яхшы җиһазланган, җылы арматур цехлары гына гадәти режимда эшләвен дәвам итте. Кыш көннәрендә хатын-кызларның хезмәт җитештерүчәнлеге күзгә күренеп артты. Шунлыктан төзелеш алар әзерләгән материаллар белән алдагы бер-ике айга запас туплады. Башка эшләр тукталып калды.
«Нәрсә эшләргә?». Бу сорау һәр киңәшмәдә күтәрелде. Көннәрдән бер көнне Мансур менә шундый тәкъдим ясады:
— Минемчә, котылу юлы бер генә — барыбызга да ялга чыгарга. Тик бер шарт белән — язын бар көчебезне куеп туктап торганны артыгы белән кире кайтарырга! Югыйсә, безнең чыгымнарны киметү мәсьәләсендәге барлык тырышуларыбыз юкка гына... Бетонның һәр кубометрын җылытып, измә катмасын өчен учаклар ягып, опалубканы гына түгел, бөтен агач материалын утынга әйләндерәчәкбез... Өстәвенә суык аркасында бетон сыйфатын югалтса конструкцияне гомумән җимерергә туры киләчәк. Бу очракта инде тонналаган цемент җилгә очачак. Иптәшләр, эшчеләр янына барыгыз да бу эш төзелеш мәнфәгатьләреннән генә түгел, һәрберсе турында уйлап эшләнгәнен, янып торган учак тирәли уч җылытып басып торудан мәгънә юклыгын төшендерегез. Яхшымы?!
Бригадирлар Мансурны бертавыштан хуплады. Алар исәп-хисапта яшь прорабтан һич калышмыйлар, үзара бу турында ым кагышканнар да иде, әмма Мансурның мондый тәвәккәл адымга баруына өметләнмәделәр.
Әлбәттә үзен хуҗа итеп сизмәсә, коллективына, бригадирларга ышанмаса, мондый адымга ул бара алмас иде! Өстәге җитәкчеләр аның әлеге адымын башбаштаклык дип атар иде. Мансурның үзенә булган ышанычы көннән-көн артты. Шундый ук элеватор төзелгән Нагорный белән чагыштырганда күпкә алдарак барулары да ышаныч өстәде. Аксайга килгән кебек аларга да уналты вагон кайткан,
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
28
әмма бәйрәм көнендә биш көн бушатылмый тору сәбәпле, банк тимер юл хезмәте файдасына штраф салып, төзелештән шактый күләмдә акча күчерттергән. Шуңа эшчеләргә хезмәт хакын вакытында түли алмаганнар. Нагорныйдагы эшче көч, әлбәттә, тәҗрибәлерәк һәм сан ягыннан да күбрәк иде. Әлеге дә баягы, районнарга җибәрелгән белгечләрнең күпчелек өлеше үзәктә калуны хуп күрә. Аксайда белгечләргә кытлык бар, ә эшче кулларны исә үзләрендә үстерделәр. Нөнәр үзләштерсеннәр өчен, читтән килгән калайчы, верхолаз, наладчик, монтажникларга үз егетләрен беркетергә тырышалар иде. Читтән килүчеләр аркасында Нагорныйда фонд кечерәйгән, шуңа да эшчеләре хезмәт хакы белән мактана алмый иде.
Тапшырылыр вакыт якынлашканда, урып-җыю вакытына Аксайдагы элеваторның гына эшли алачагы ачыкланды. Җәй көне Көнбатыш Казакъстан корылмаларын тикшерергә чыккан Алма-Атадагы «Көнбатыш элеватор — тегермән төзелеше» тресты идарәчесе Нагорныйга килде. Нагорный төзелеше белән танышканнан соң, киңәшмә җыйды. Анда Мансур да катнашты. Дөрес, аны киңәшмә дип атау хата булыр, чөнки идарәче рәттән барысын да аягүрә бастырып сүкте. Сүкте генәме соң! Пыран-заран китерде. Чыгышын исә болай тәмамлады: «Җитәкчелек якында урнашкан элеватор шундый мескен хәлдә икән, Аксайдагысы турында авыз ачып торасы да юк».
Җитәкчелек идарәчегә сиздерми генә Мансурга күз кысты: эндәшмә, тик кенә утыр, парын чыгарып бетерсен, янәсе. Кемдер өстәл астыннан үрелеп аягына басты. Ләкин Мансур түзмәде, сүз сорап Аксайдагы төзелеш турында кыскача гына бәян итте. Идарәче, әлбәттә, Мансурга ышанмады һәм киңәшмәдән сон ук алар бистәгә кузгалды. Корылманы игътибар белән карап чыкканнан сон, идарәче эш журналын актарды, актларны тикшерде, канәгать сыман тоелса да мактарга ашыкмады. Машинасына утырганда гына СМУ жцтәкчесенә ике участоктагы күрсәткечләрне аерым алып барырга әмер бирде. Саубуллашканда Мансурга борылып:
— Сентябрьдә мин сезне Алма-Атада, трестта көтәм, — диде.
Ни өчен беренче төзелеше Мансурның күңеленнән китми сон? Бер уйлаганда, шаккатмалы төзелеш тә түгел, гадәти бер элеватор. Инженер буларак та йолдыз ачмады, моңарчы билгеле юлдан барды. Аннан сон да Целиноградта шундый дистәләгән элеватор һәм бер комплекс төзеде бит. Мөгаен, монын сәбәбе башкададыр. Беренче төзелешкә баш-аягы белән чуму анын өчен аздан гына фажига белән тәмамланмады. Өйгә сукмакны тәмам онытты, ике элеваторнын Аксайдагысы гына тапшырыла аласы билгеле булгач Мансурны ашыктыра башладылар. Нагорныйдагы эшчеләрнен бер өлешен ана тапшыру тәкъдименнән Мансур шундук баш тартты: ул кулындагы саннар һәм графиклары белән җитәкчелеккә элеваторнын вакытында, урып-җыюга, кадәр тапшырылачагын исбат итте.
Элеватор зурайды — бистәдә яна урамнар, йортлар барлыкка килде. Шлактан ясалган өйләрне бик тиз күтәрделәр. Халыкка төзелештәге тәҗрибә нык ярдәм итте. Түбә ябу һәм штукатурлау кебек эшләрне өмә белән башкардылар. Тырыш, эшче куллары күп булган хуҗалыкларнын зур тәрәзәле, биек түбәле йортлары узган-барганнарга сәлам бирә. Авыл кешесе һәрнәрсәгә сакчыл карый, барысынын да диярлек ишегалдында монарчы гомер иткән җир өйләре сүтелмичә чүнкәеп утыра. Шаккатмалы: кичәге белән бүгенге йортлар арасындагы аерма җир белән күк арасы иде!
Мансурнын кәефен кырырлык сәбәп юк сыман: төзелешне тапшырырга күп дигәндә ай ярым вакыты калып бара, күнеле күтәренке, алда яна төзелешләр көтә. Шундый көннәрнен берсендә аны милициягә чакырдылар. Эшчеләренен берсе өстеннән анонимка язылган икән. Янәсе, ул өенә буш кайтмый: ярты капчык булса да цемент алып кайта, велосипед багажнигына кирпеч төйи, йә булмаса кулланылган рубероид кыстыра, кесәләре тулы кадак. Бу хат әлеге хәлләрдән хәбәрдар кеше кулыннан белеп язылган иде. Әллә кем түгел, нигез күршеседер, мөгаен. Хәзер, әнә,
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
29
каләм чарлавыннан канәгать калып, телевизор каршында утырадыр. Авылда гына түгел, шәһәрдә дә шундыйлар очрап тора: алар үзләре дә берни кыймылдатмый — башкаларга да яшәргә ирек бирми.
Милициягә ияреп әлеге эшченен өенә киттеләр. Яна йортнын нигезе инде әзер иде. Ишегалдында исә аноним хаттагыдан да күбрәк нәрсәләр табылды: әзер тәрәзәләр, ишекләр, тәрәзә аслары — хуҗа кышкы ял вакытында борыс опалубкадан барысын да тырышып әзерләп куйган иде. Әлбәттә, анын кулында бернинди түләү кәгазе дә, квитанцияләр дә юк. Тырышып эшләгән һәркемгә прораб материалны үзе бирә ди ул.
Аксай милициясендә күптән түгел курслар тәмамлап кайткан яшь лейтенант җитәкчелек итә иде. Ул, күп булса, Мансурдан бер-ике яшькә зуррактыр, җитмәсә фамилияләре дә бер үк, чөнки әтисе ягыннан ерак кардәш тиешле кеше икән.
Мансур, үзен гаепле санамаганга, кардәшенә дөресен сөйләде: материаллар табу зыянга чыкмый, беркемнән дә өстәмә акча алганы булмады, материалларны кемгә бирәсен бригадирлар советы хәл итә, табельне тутыручы хатын исә профсоюз җыелышынын беркетмәләрен төгәл алып бара, диде. Тыңлавын тыңлады, әмма җавабы Мансур көткәнчә яңгырамады:
— Бу әкиятеңне, Гатауллин, башкаларга сөйләрсең. Утсыз төтен чыкмый. — Ул үз сүзләреннән канәгать елмайды, — менә без сине шундый итеп селкетербез һәм акча колымы, юкмы икәнеңне белербез. Яхшы чакта хәзер үк әйт: акчаларыңны кайда саклыйсың? Тапканнар, кая борын тыкма, Гатауллин да Гатауллин диләр. Һе, хәйрияче, имеш... Бөтен Аксай аңа эшлимени. Нәрсә, Гатауллинград төзергә булдыңмы?
Мансур лейтенантның мыскыллы көлүен ишетмәмешкә сабышты. Ә тегесе исә акыл сатуын дәвам итте:
— Менә мине һәр чатта сөйләмиләр, әмма мин Аксайда дәүләт милке сагында торучы намуслы кеше булуымны исбат итәчәкмен...
Әңгәмә Мансур теләгәнчә барып чыкмады. Бу кешегә күңелеңне ачу — диварга борчак ату белән бер иде. Алар икесе ике телдә сөйләде, авылдашларына карата мөнәсәбәтләре буенча да, әйтерсең, елганың ике яры иделәр.
Әнисе Мансурны милициягә чакыруларын ишеткәч бик борчылды. Күз яшьләрен тыя алмыйча: «Их, улым, улым, кисәтмәдем түгел, кисәттем бит. Элеваторыңда нәрсәдер дөрес эшләнми синең. Төшке ашка дисеңме, кичкесенәме, тегесе дә, бусы да нәрсәдер күтәреп кайта».
Мансур аның сүзләренә көлеп кенә карады: «Ташулары бик яхшы, әни, ник дисәң, минем төзелеш мәйданы ялт итеп тора: ни бер кадак, ни цемент капчыгы таба алмыйсың. Әнә бит японнарда да төзелеш мәйданы чип-чиста дип сөйлиләр. Аякланадыр дип уйлыйм, аларга бит материалны көн дә китереп торалар. Без исә айга бер-ике, кайчакта ярты елга бер кабул итәбез. Миндә күрше Саша дәдәйләр ишегалдындагы кебек тәртип. Алар урламыйлар, әни, вакыты чыккан материалны рөхсәт белән алып кайталар. Нәрсә, әле файдаланып була торган тактаны учакка салыйммы? Җитәр, җир өйләрдән котылырга вакыт».
«Шулай икәнен беләм дә, улым, никтер шикләнәм», — дия иде әнисе. Улы белән сөйләшкәч, беразга тынычланып калгандай була, тик кемнәрдәдер нәүбәттәге төзелешне күрә дә кабат йөрәге сыкрарга тотына.
Шул кичтә үк, эшнең төбенә төшенергә һәм барысын җайларга теләп, ул туганнарына йөгерде. Әмма лейтенант кардәшен һәм элекке укытучысын тыңларга да теләмәде. Бары эшлекле кыяфәт, бугаздан чыккан тавыш белән әйтеп куйды:
— Закон каршында барыбыз да бертигез. Урлаганмы-юкмы икән, нәкъ менә шуны ачыкларга телибез.
Шуннан башланды! Аксай милициясенең штаты зур түгел һәм җитәкченең үз эшләре дә муеннан иде. Нәкъ шул көннәрдә вак хулиганлыкны җавапка тарту
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
30
турында указ чыкты. Лейтенант баш-аягы белән шуларны эзләү мәшәкатенә чумды. Районда, беренчеләрдән булып, указны гамәлгә ашыру турында рапорт тапшырасы килде аның. Шул ук вакытта Мансурны да күз уңыннан җибәрмәде, тышына кызыл карандаш белән язылган папка өстәленең иң күренә торган җирендә ята иде. Мансурны көн саен диярлек чакырып, әле бер, әле икенче кәгазь алып килүен таләп итте. Мансур гына түгел, аның кул астында кемнәр эшли — бар да чакырылды. Кайбер йортларга ул шәхсән үзе барды. Мотоциклы белән җилле генә килеп туктый да, беркемгә сүз катмыйча, сарайларны карап йөри һәм төксе генә хөкемен чыгара: «Көтегез, чакырырмын».
Ничек туры килгәндер, нәкъ шул көннәрдә Мансурга Алма-Атадан, тресттан шалтыратып, лейтенант таләп иткән кәгазьләрне соратып ала башладылар. Мансурның эченә шом керде. Трестка төзелеш турында чираттагы хисап кәгазьләре җибәргән саен, ул: «Милициядә мина «эш» ачулары турында әйтергәме-юкмы икән?» — дип уйланды. Ләкин һәрвакыт нидер тыеп калды. Кемгә әйтергә сон? Тресттагылардан ул беркемне белми, идарәче үзе шалтыратмады. «Мөгаен, беләләрдер, югыйсә, бу кадәр төгәллек белән мәгълүмат җыймаслар иде», — дип борчылды һәм үзен алдагы кыенлыкларга әзерләде.
Аксай буйлап «элеватор белән милиция кызыксына» дигән хәбәр таралды. Имештер, прорабны төрмә көтә икән, дип тә сөйләүчеләре дә табылган. Озак та үтмәде, кем үз хуҗалыгында төзелеш алып бара, шулар җәзага тартыла дигән сүз чыкты. Бер эшче, гариза язып, ашыга-ашыга төзелештән китте һәм яна өен ниндидер акча капчыгына юк бәягә сатып, Фирганә ягына күченде. Авыл кешесе законга һәм хакимияткә хөрмәт белән карый, шуна төзелеш эшләре тынып калды. Төзүчеләр өйләренә буш кулларын селкеп кайта башладылар. Төзелеш буйлап йөргәндә, Мансур күпләрнен аннан күз карашын яшергәнен сизде. Милициягә чакырылган эшчеләр битараф кыяфәт чыгарырга тырышты. Милициядә исә янадан-яна анлатма язулары өстәлде. Мансур аларга күз сирпеп, лейтенантнын җавап бирергә килүчеләргә басым ясавын анлады.
Мансурга бригадирлар терәк булды, алар аны ялгызын калдырмады. Тормыш тәҗрибәләреннән чыгып, элеваторнын вакытында тапшырылуы хәлне үзгәртергә мөмкинлеген чамалап, алар төзелешкә ике куллап ябышты.
Милициягә һәм трестка янадан-яна кәгазьләр әзерләгәндә, Мансур төзелеш материалларынын һәр графасында «кызыл» торуын күреп алды. Бу исә прораблар телендә экономия дигәнне анлата иде. Берничә кат исәпләде, хата чыкмады. Әгәр ревизия килеп төшсә, монын өчен баштан сыйпамаячак. Ни өчен шулкадәр экономия дип сораячаклар, анлатуны таләп итәчәкләр. Төзелештә чыгымнарнын артыграк булуы хуплана.
Бригадирлар советын җыеп, Мансур чыгымнары киметелгән материаллар исемлеген укыды һәм аларны төзелештәгеләргә өләшә алачакларын әйтте.
Тынлык урнашты. Аны бер бригадир бүлде.
— Алмаячаклар. Халык куркуда.
— Алайса үзегез алыгыз. Әгәр дә ревизия килеп төшсә, бу «кызыл»ны мин ничек анлатыйм. Ревизия озак көттермәс, минемчә.
Тагын тынлык хакимлекне үз кулына алды. Ниһаять, Вуккерт исемлекне тартып китерде дә тыныч кына әйтте:
— Ярар сон, берегезгә дә кирәкмәгәч, үземә алам. Улыма өй кузгатырбыз. Әйләнәм дигән сүзе дә бар. Онытканчы әйтим әле, элеваторны тапшыргач шимбә көнне барыгызны да туйга чакырам.
Әстәл тирәли утырышканнар уянып киткәндәй булды. Кайсыдыр ашыгып:
— Нәрсә син, Вильгельмович, һаман үзенә дә үзенә! Әйдә, иптәшләрчә сигезгә бүлик: җавабын да бергә бирербез.
Бу сүзләрдән сон Мансур җинел сулап куйды...
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
31
— ... Синен идәнен дә тактадан, капкан да яна. Бу такталарны кайдан алдын, түләнгәнлеккә кәгазьләре бармы, анын урман базасыннан яки райпотребсоюздан законлы рәвештә сатып алынганлыгын исбатлаучылар кайда?— Бер Гатауллин икенче Гатауллиннан сорау алуын дәвам итте. Ул милиция кәнәфиендә хуҗаларча җәелеп утырган, чистартылган хром итеген күрсәтергә теләгәндәй тезен тезгә куйган, үз-үзеннән бик канәгать кыяфәттә иде.
— Мин бер ярым куб тактаны Нагорныйдан алдым димәдем бит...
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
2. «К. У.» №8 32
— Менә-менә, ниһаять, хакыйкать калка башлады. Шулай дип язарбыз да. Акча колы син, үзеңне әллә кемгә куеп, шау-шу куптарырга теләдең. Өлгермәдең, вакытында сизеп алдык. Менә ревизия ясарбыз. Күпме үзләштергәнең ачыкланыр. Имештер, экономия ясаган. Юк, мине алдый алмассың: урлагансың син, урлагансың. Бу якты көн кебек ачык һәм мин төбенә төшмичә туктамаячакмын. Мә, укы, Әхмәтҗанов исемле эшчең ни яза:
«Үткән елның җәендә, июль ае иде, төгәл көнен хәтерләмим, без Илек елгасына балыкка бардык. Шимбәдән якшәмбегә куна калдык. Элеватор складыннан брезент палатка алдык. Аның белән гадәттә яңгырлы көннәрдә цементны каплыйлар иде. Казах авылыннан бәрән сатып алдык, Нагорныйдагы базардан вино һәм капкаларга ризык юнәтеп, Жанатан колхозына киттек. Анда елга киң, тирән, балык та күп. Яр буе да матур, урманлы, төнгә калыр өчен аннан да уңайлы урынны күпме эзләсәң дә табып булмый. Бәрәнне суйдык, шашлык әзерләдек, шурпа пешердек. Җәен тоттык. Коендык, кызындык та, Аксайга якшәмбе кичен генә кайттык. Әлеге бәйрәмгә акчаны эретеп ябыштыручы Камалетдинов җыйды. Һәммәбез дә унбишәр сум бирдек. Безнең белән прораб Гатауллин да барды. Аннан акча алмадык. Камалетдинов, сорарга уңайсыз, диде...» Аңлатыгызчы, иптәш Гатауллин, ни өчен уңайсыз булды икән аларга?
— Иптәш Гатауллин, анысын инде үзегез сорагыз...
— Сорармын, барысын да сорармын. Ләкин миңа сезнең җавабыгызны ишетү кызык. Менә мине пикникка да чакырмыйлар, минем хөрмәткә бәрән дә чалмыйлар, Нагорныйга да ризык артыннан чапмыйм... Ни өчен сездән акча сорау уңайсыз булды икән? Сөйкемле йөзегез өчен бушка сыйладылар микәнни?
— Белмим. Үзләреннән сорагыз. Дөресе болай: җомга акча бирделәр. Барысы да шактый акча алды. Яшьләр шул вакыйганы билгеләп үтәргә булды, елга бер тапкыр булса да елгага барырга булдылар. Китәр алдыннан гына мине дә чакырырга уйлаганнар. Хәтеремдә: алар миңа юл уңае керделәр. Чакырдылар, нәрсә мин каршы килергә тиеш идеммени?
— Ачыклармын, ачыклармын...
Алар һәр очрашуда шундыйрак әңгәмә кордылар, «Гатауллин эше» көннән-көн кабара барды. Әнисенең идән такталарына каршы булуы келт итеп исенә төште Мансурның. Янәсе, җир идәндә дә бик әйбәт яшиләр иде әле. Әнисе кайгы киләсен алдан ук сизгән икән. Такталар ике кеп- кечкенә бүлмәгә күп булса унбиш метр җыеладыр. Әле дә ярый, йорт төзи башламады. Әнисе баш-аягы белән каршы төште. Хәер, үзенең дә вакыты тимәде. Рәхмәтле бригадирлар ничәмә-ничә мәртәбә сиздерде: участок алыгыз, өмә ясарбыз да бер-ике якшәмбедән яңа өйгә күчәрсез, диделәр. Ул бу адымга бармады, күңеле белән җитәкче кешегә килешмәгәнне аңлады.
«Идән белән кечкенә капка өчен дә никадәр сүз, яңа өйгә кергән булсам, аяк астына салып таптарлар иде», — дип уйлады Мансур.
Элеваторны тапшырыр көннәр җиткәндә, төзелеш мәйданында эш кимегәннән-кимеде. Арматур цехлары туктады, андагылар вак-төяк эш башкаручыларга ярдәмгә кушылды, элеватор бинасын тәртипкә китерде, тәрәзә, идән юды... Һәркөнне диярлек бер, әле икенче бригада бушады. Сугыш эченнән чыккан солдатлар кебек, эшсез утырырга күнекмәгәнгә, алар элеваторны камап алган койманы буяды, икенчеләре территориядәге ял урыннарын матурлады, клумбалар ясады, проектта каралмаган эшләр башкарды. Шулай итеп элеватор тирәсе матурлыкка күмелде. Мансур эшчеләрнең йөзендә шатлык белән бергә сагыш үрелгәнен тойды. Барысы да үзләренең зур эш башкарганын тоя, белә, әмма икенче яктан, эшләнгән эшкә түләү кимеде. Яшьләрнең исә юк-барга исе китми: шушы ике елда алар мотоциклларга утырды. Күбесе Нагорныйга күчәргә карар кылган. Бер бригада оешкан да инде. Аның белән Клайф Вуккерт җитәкчелек итә. Ул да, әтисе кебек, комплекслы бригада төзергә карар кылган.
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
2.* 33
Элеваторны тапшырырга ун көн кала, алдан искәртмичә генә, Нагорный райкомы секретаре кагылды. Карап чыкканнан соң ул бик канәгать калды һәм киткән чакта ачылыш тантанасын купшы итеп уздырачаклары хакында, сиздерде. Элеваторны җибәрергә өч көн калгач, көтмәгәндә, Алма-Атадан трест идарәчесе килеп төште. Ул Нагорныйга сугылып тормыйча туры Аксайга килгән. Вакытны юкка исраф итмичә, комплекс белән танышып чыкты, элеваторны җибәреп карадылар — ул эшли иде.
— Дустым, шәп эш башкаргансың! Молодец! — Идарәче бөтен кеше алдында Мансурны кочаклап үпте.
Мансур кисәк кенә сорап куйды:
— Сез һәр элеваторны шәхсән кабул итәсезме?
Кәефе күтәрелгән идарәче башын артка ташлап рәхәтләнеп көлде.
— Юк, әлбәттә. Ләкин бу элеватор үзенчәлекле. Беренчедән, ул сезнең беренче төзелешегез... икенчедән, серне ачыйм инде: әлеге төзелеш — рекордлы төзелеш. Сез вакыт, экономияләү, сыйфаты ягыннан да гомуми союз рекорды куйдыгыз. Үзегез сизмәдегезме? Юкка гынамыни сездән хисап арты хисап таләп иттек. Дөресен әйтим, әгәр үзем килеп күрмәсәм, андагы саннарга гына ышанмас идем. Алма-Атага баргач, сезгә бу хакта сөйләргә туры киләчәк. Трест халкы һәрнәрсәгә шик белән караучан, саннарда мәгълүматыгыз төгәл булсын. Сорау арты сорау яудырырлар. Бу — иң мөһиме түгел әле... Безнең трест алты ел рәттән Казакъстанда тегермән, икмәк саклау биналары төзи. Бу уңайдан да уңышларыбыз юк түгел. Менә быелгы урып-җыю алдыннан республика хөкүмәте иң яхшы төзүчеләрне бүләкләргә карар кылды. Бүләкләр без теләгәнчә үк күп түгел, әмма... мондый элеваторны, үз вакытында һаман тапшырып тормыйлар, килешәсездер. Кәчтүмегезгә һич икеләнмичә тишек тишә торыгыз, Мансур. Кая, алдан ук котлап куйыйм әле...
Мансурның кинәт агарып китүен күреп, идарәче куркып калды:
— Хәлегез начарландымы әллә?
— Шәяхмәт Корбанович, хәлем чыннан да бик начар. — Тамагына төер тыгылудан Мансур аздан гына үксеп җибәрмәде.
— Аңламыйм, мондый сүзләрдән соң кешегә канатлар үсеп, хыял күгендә йөзәргә тиеш, минемчә. Нәрсә булды, Мансур, дөресен әйт?
— Минем бик кайгылы көннәрем әле, Шәяхмәт Корбанович, — диде Мансур, ниһаять батырлыгын җыеп. — Милиция миңа эш ачты...
— Нинди эш? — Шәяхмәт Корбан улы гаҗәпкә калды. — Әйдәле, бүлмәңә кереп сөйләшик әле. Тик син башта тынычлан, йәме. Дулкынланма. Үлем- китем булмагандыр бит?
Прораб бүлмәсендә Мансур идарәчегә ничек бар шулай дөреслекне ачып бирде. Шәяхмәт Корбан улы тыңлап бетерүгә, җилкәсеннән үз итеп какты:
— Борчылма, ябарбыз...
Ул шундук Нагорныйның райком секретарена шалтыратты һәм үзен кабул итүен сорады. Аннан рөхсәт алгач, хәйләкәр елмаеп, Мансурга борылды:
— Башыңны имә, егет! Барысы да яхшы булыр. Мондый эшләр өчен бездә төрмәгә утыртмыйлар. Илдә иң арзанлы элеватор төзе, шул ук вакытта кешеләреңне дә кайгырт, яшь булсаң да башың җиткән бит, ә... Юк, сине орденга тәкъдим итүебез чыннан да дөрес булган...
Аксайга ул икенче көнне дә килде. Мансур ерактан ук аның кулындагы таныш папканы күреп алды.
— Мә, тот, егет, истәлеккә сакла. Анда синен өчен кызыклы гына кәгазьләр бар. Түзмәдем, актарып чыктым.
— Яла якканнар өчәү генә икән, — диде Мансур. Ул әле дә эшнен шундый юнәлеш алуына ышанып җитми иде. Һәм сагышлы тавыш белән өстәде: — Шулай да безнен эшчеләр — бик яхшы кешеләр...
Шәяхмәт Корбанович, аны үз улыдай якын күреп, җилкәсеннән кочты. Аннары
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
34
урыс белән казах сүзләрен кушып, болай диде:
— Юкка сагышланма. Син башлы инженер... синен эшен — төзү һәм зур нәрсәләр төзү. Бүген кардәшен лейтенант Гатауллин белән күрештем. Башка прораблар кебек урлашсан, сатсан, анлашылыр иде дә... ә болай... дөресен әйткәндә хаклы булуына инандыру бу очракта кыен эш. Ә кардәшен кебекләр, ни кызганыч, аз түгел. Шуна күрә, егетем, мыегына яхшылап чорна, киләчәктә эшнен ни белән бетәсен алдан чамала...
...Идарәче киткәннән сон, Мансур уйларына батып шактый озак утырды. Кулындагы папканы нишләтергә белмичә бер кулыннан икенчесенә күчерде. Тәрәзәгә күз салды, төзелеш калдыкларын ягалар икән. Ул, икеләнеп тормастан, учакка таба атлады. Папкасын тоткан килеш, бермәл уйланып торды. Аннан анлатма язуларын, башка кәгазьләрне — һәммәсен учакка ташлады. Учак шундук кәгазьне ялмап алды. Ак һәм кара сүзләр дөрләп янды. Анын: «Мин азат! Мин ирекле!» — дип кычкырасы килде. Ләкин көче дә, теләге дә калмаган иде инде...
Митингка Аксайнын аяктагы бар кешесе дә килгән иде. Төзүчеләргә бик күп җылы сүзләр әйтелде, күкрәкләренә орден һәм медальләр тагылды. Аннан сон вакыйга унаеннан оештырылган мәҗлескә — Нагорныйга юл тоттылар. Ни өчен Аксайда уздырмаулары билгеле — әлегә андый урыны юк. Мәҗлескә бүләкләнүчеләрнен һәммәсе дә чакырулы иде. Барысы да бәхетле, сөенечләре йөзләренә чыккан. Берсенен дә башына инде яратып өлгергән яшь прорабларыннан аерылабыз дигән уй килмәде. Мансур да кабат күрешкәнче егерме ел үтәр дип башына да китермәде...
Мәҗлеснен нәкъ гөрләгән чагы булса да шат, энергиясе ташып торган Шәяхмәт Корбан улы Мансур белән бер-ике авыз сүз алышырга вакыт тапты. Анын эше тыгыз, ана тамадалыкны тапшырганнар иде.
— Син канәгатьме? — дип сорады идарәче.
— Рәхмәт, — дип җаваплады Мансур.
— Бу очракта рәхмәтне мин әйтергә тиешмендер.... Гадәти сыман тоелган эшкә янача карарга өйрәттен. Күнел биреп эшләгәндә, әллә никадәр мөмкинлекләр ачылуын анлатып бирден. Синен башбаштаклыгын да үзенә күрә бер ачыш. Дөресен әйткәндә, зур төзелешләр авыл тормышын да гөрләтеп җибәрергә тиеш. Арада ин тырышып эшләгәннәрне арзан бәяле материаллар белән бүләкләү — бу саваплы эш. Мәсьәләнен социаль ягына басым ясап та тормыйм. Бу хакта әле без синен белән бер генә сүз кузгатмабыз... Ун көнләп ял ит тә Алма-Атага кил. Аннан сон бергәләп, Тургай даласына юл тотарбыз. Андагы элеваторларны, инде ничә ел, сафка бастыра алмый интегәләр, кабул итәрсен дә — төзеп тә бетерерсен...
Казах өстәленен төп ризыгы — бишбармак китерделәр. Табындагыларнын игътибары бәрән башына юнәлде. Йола буенча бу кунакларга хөрмәт күрсәтүне анлата иде. Аны аерым савытта, бизәп китерделәр. Шәяхмәт Корбан улы бу ритуалнын бөтен нечкәлеген белүче кеше буларак, кунакларга итне кисәкләп бүлеп, тарата башлады. Ул һәрбер кешегә мактау сүзе тапты. Мансур исә беркемгә сиздермичә әкрен генә шау-шулы өстәл яныннан чыгып китте...
Барысы: кайгысы да, шатлыгы да бергә уч төбе хәтле йөрәккә кереп укмашты шул. Мансур үзенен сонгы көннәрдә нык арганын сизде. Хәзер анын уенда бер генә теләк: тезмәгә менеп хуш исле печән арасына чуму һәм туйганчы йоклау.
Улынын орден алуына әнисе бик сөенде. Ул елларда Аксайда мондый югары бүләккә лаеклар юк иде әле. Орденнан бигрәк милициядә улынын эшен япканнарына куанды ана. Мансур белән тиздән азгамы, озаккамы аерыласы турындагы уй да арткарак чигенде. Улы бу хакта хәбәр иткәч тә артыгын кайгырмады. Әле куанды да бугай. Ни генә дисән дә милиция белән бәйле вакыйга әнисен тәмам кешелектән чыгарган иде шул. Имеш-мимеш, гайбәтләрдән дә начар нәрсә юк. Мәктәптә кайбер усал телле укытучылар читләтеп кенә, «утсыз төтен булмый» дип төрттергәли
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
2.* 35
башлаганнар иде инде. Урамга чыксан да, кайгырган кыяфәт белән хәл белешеп йөрәген талкучылар артты. Кечкенәдән эш белән тәрбияләп үстергән бердәнбер улынын авыл тарихына ямьсез булып кереп калуын, һай, теләмәде әнисе.
Мансур әнисенә мәҗлес турында сөйләгән арада урамда карангы төште. Парк ягыннан музыка тавышы ишетелде. Бүген Аксай бәйрәм итә иде. Клайф Вуккерт оркестрыннан бер-бер артлы күнелне күтәрә торган җинелчә көйләр агылды. Зур бәйрәм икәнен искәртеп, һәр өйдә утлар балкыды. Бистәдәге күпчелек элеватор белән бәйләнгән иде. Орден һәм медальләрдән тыш, бүген төзүчеләрнен шактыена грамота һәм премияләр тапшырылды — читтә калучылар юк иде диярлек.
Мансур ашыкмый гына яна йортлар тезелгән урам буйлап атлады. Тәрәзәләреннән якты балкыган һәр өйнен хуҗасы ана таныш.
Бистәнен бер очыннан икенчесенә барып җиткәч, ул үзе дә сизмәстән, элеватор ягына борылды. Ишек төбендә әлеге дә баягы Нургали абый сакта тора иде. Хәзер Мансур монда хуҗа, булмаса да каравылчы карт аны эчкә уздырды, гадәтенчә, прожектор утларын кабызды. Прожекторларны сүтеп алмаганнар, элеватор төнлә эшләгәндә файдаланачаклар икән.
Төнге ут яктысында баганалары җиргә яткан, мәгърур басып торган элеватор, Мансурга бала чагында карап, язмышын үзгәрткән фильмдагы әкияти сарай кебек тоелды.
«Чү, хыялым тормышка ашты түгелме?» — Көтмәгәндә килгән уйдан Мансур сискәнеп китте һәм тизрәк китәргә ашыкты. Кинәт прожектор утлары сүнде. Ул артына борылып карады — күзгә төртсән берни күренмәслек карангыда элеватор да, сарай да шәйләнмәде...
Шәһәр һәм авылларнын язмышы да адәмнеке кебек — уныш белән унышсызлык чиратлашып бара. Кайберләре ныклы адымнар белән өскә үрли, икенчеләре шундый ук тизлек белән аска тәгәри. Кайчандыр гөрләп торган шәһәрләр бүген шау-шусыз, тыныч кына гомер сөрә. Алар инде макталуга, танылуга өмет өзгән. Мона кадәр билгесез булганнары исә киресенчә, алмаз, күмер яки газ үзәгенә әйләнә. Буш урында шәһәр калкып чыга да тирә-яктагы йөзләрчә еллык тарихы булган шәһәрләрне бәреп ега.
Зур юлдан читтә урнашкан Аксай да бер арада гына янгырап алды. Зур борылышлар вәгъдә иткән элеватор исә бистәдә бердәнбер зур предприятие булып калды. Шунамы, төзелеш белән бәйле еллар Мансурнын авылдашлары күнелендә озак сакланды.... Яна буын ул чактагы вакыйгаларны дивардагы истәлек такталарыннан, рамкалар эчендәге грамоталардан, әти-әниләренен бәйрәмнәрдә таккан орден-медальләреннән генә күреп белде.
Төзелештән сон ике ел үтте микән, лейтенант Гатауллинны хезмәтендә күтәрделәр, ул кайсыдыр бер шәһәрдә эреп югалды. Ул киткәч, авылнын ин ачы теллеләре дә «прораб Гатауллин эше» турында ялгышып та тел ачмады. Киресенчә, үзләре дә сизмәстән, элеваторны анын исеме белән бәйләп карый башладылар. Малайлар елгадан су коенып кайтканда икмәк саклау
бинасының баганаларын күрүгә: «Гатауллин элеваторы күренә», — дип кычкырды. Хуҗабикәләр үзара сөйләшкәндә: «Гатауллин элеваторындагы кибеткә барам», — диеште. Районда да бу элеватор хакында Гатауллин белән бәйләп сөйләргә күнектеләр. Ни өчен Гатауллин элеваторы әле? дигән сорау берәүнең дә башына килмәде. Халык шулай дигән икән, димәк Гатуллинныкы...
Дөрес, Аксайда тагын бер шундый бина бар иде. Анысы да якташларының исемен йөртте. Ләкин аның даны бистәдән читкә чыга алмады. Ниндидер бер кибетчекне зур элеватор белән чагыштырып буламы соң? Бу кибеттә, картлар әйтүе буенча, кырык елдан артык Рәшит абый Мәрдәнов эшләгән. Шул вакыт эчендә ул кырык мәртәбә дә ябылмаган, ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә халыкка хезмәт күрсәткән. Рәшит абый кибеттә яши иде, дип тә сөйлиләр. Картлар хәтеренә уелып калганы шул: кибеттән
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
36
бик авыр чакта бурычка алып торып булган. Ишле гаилә башлыгы булган Рәшит абый үзе дә, күрәсең, балда-майда яшәмәгәндер.
Аксай халкын үзенә суырып алган тагын бер төзелеш турында искә төшереп үтмәсәк хакыйкатькә хилафлык китерербез. Монысы Мансурга кагылмый.
Җиде елдан соң Нагорныйдагы элеватор сафтан чыкты. Мансурныкы районда бердәнбер элеватор булып калды. Беренче көздә үк Нагорный белән Аксай арасындагы егерме чакрымлык юлны яхшырту мәсьәләсе килеп туды. Менә бит, урыслар әйтмешли, бәхетсезлек булмаса, бәхетлеләр булмас иде. Икмәк белән шаярмыйлар: юл мәсьәләсенә тотынуны бер атна эчендә хәл иттеләр. Аксайда тиз арада юл-төзелеш идарәсе оештырылды. Кешеләр тагын бер тапкыр бердәм, күмәк рәвештә төзелешкә тотынды. Бистәдә кабат чүкеч тавышлары яңгырады, яңа түбәләр ялтырады. Бу вакыт эчендә төрле якларда эшләп йөргән яшьләр ике елга авылда тоткарланды. Бу ике ел эчендә эшчеләр Мансур исемен бик еш телгә алды. Шул рәвешчә җитәкчелеккә карашларын аңлатырга теләде. Алар беренче төзелешне бик яхшы хәтерли иде. «Мансур бу юлны бер елда салыр иде» яки «Гатауллин вакытында, материалны болай сакламыйлар иде», — диеште алар. Халык аны гел яхшы сүз белән искә алганга ачулары кабарган прораблар: «Шулайдыр, бер Гатауллин гына укалы булгандыр, бу — хыял җимеше, фольклор, Робин Гуд турындагы сафсата», — дип сүгенделәр...
Пенсиядәге әнисе озын-озын хатларында элеватор хакында, бистәне район үзәге белән тоташтырачак юл төзелеше турында, инде берәм-берәм бакыйлыкка күчә барган аның кул астында эшләгән карт гвардия турында язып, хәбәр итеп торды...
...Афинаның һава порты булган Пирей силуэты күренүгә, Мансур грек ярларында озын-озак еллардан соң әтисе йортына кайтарачак юлны күргәндәй булды...
Өе, яшьлеге турындагы уйлар кәефен күтәреп җибәрде. Монда, теплоход палубасында, ул гомерендә беренче тапкыр иркенләп Аксайдагы төзелеше, тыгыз эш графигы белән үткән көннәре турында уйланырга җай чыгуына куанды. Нагорныйдагы мәҗлестә ирененә бер тамчы аракы тидермәве исенә төште... Ә нигә дип бүген кызлар белән минем беренче төзелешемнең юбилеен билгеләп узмаска ди әле? Күптән түгел элеваторның аякка басуына егерме ел булды. Әнинең хатларына ышансаң, ул әле тагын егерме ел эшләячәк...
Фикере үзенә ошады һәм ул ресторанга өстәл алып куярга китте.
Бу кичтә Мансурның кәефе бик күтәренке иде. Кызлар җитди, хәтта әйтергә кирәк, аз сүзле йомыкый күршеләренең шулай тиз үзгәрүен нигә дә юрарга белмәде. Казакъстандагы ниндидер элеваторның егерме еллыгын билгеләп үтүне алар бер сәбәп кенә итеп кабул итте, уенга санады, шулай да алар бик теләп бу датаны билгеләп үтәргә риза булды. Кәеф ул йогышлы чир кебек: синеке күтәренке булса, башкаларга да күчә, аларнын өстәле ул кичне шау-гөр килеп торды. Мансур аларга үзенен беренче төзелеше турында озаклап сөйләде, эш барышында килеп чыккан күнелле вакыйгалар белән рәттән күнелсезләрен дә телгә алды, беренче карашка эчкерсез тоелган авыл кешесенен хәйләкәрлеге, зирәклеге турында бәян итте.
Кызлар һәр вакыйганы күнеленнән үткәреп, күзеннән очкыннар чәчрәгән Мансурнын кәеф күтәренкелеге кайдадыр дала уртасындагы элеваторга бәйледер дип ахыргача ышанмады. Алар фикеренчә, егерме еллык юбилейны ул кызлар белән күнел ачарга сәбәп булсынга дип уйлап чыгарган. Эчтән генә икесе дә болайрак фикер йөртте: «Анын беребезгә күзе төшкән булырга тиеш. Дингез сәяхәте тәмамланып килә, Одессада аларнын юллары мөгаен мәнгегә аерылыр. Причалда аны көтеп торучы юктыр, менә шуна ул вакытны бушка уздырмаска тели».
Мансурга берсеннән-берсе чибәр, акыллы туташлар белән аралашу бик рәхәт иде. Ул кызларнын авызыннан чыккан ватан турындагы һәр сүзне, һәр җөмләне күнеленә сендереп барды. Алар исә хатын-кызларга хас күзәтүчәнлекне юморга төреп һәр вакыйганы үзләренчә шәрехли бирделәр. Мансур хатын-кызнын фикер йөртешенә,
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
37
мантыйгына исе китеп утырды.
«Безнен гүзәл затларыбыз бу елларда зур үзгәреш кичергән икән. Холык- фигыльләре ирләрне хәтерләтә. Үтә мөстәкыйль тоталар үзләрен», — дип уйлады ул. Мона сөенергәме, әллә борчылыргамы — белмәссен. Ләкин аларнын балкып торган чибәр йөзләренә күзе төшүгә, әле генә башына килгән җитди уйлары таралды да китте.
Аларнын өстәле ин кырыйда ук иде. Кызлар ара-тирә дивардагы көзгегә күз ташлап күрше өстәлдәге ирләрнен карашын тоеп, матур итеп күпертелгән чәчләрен нәфис куллары белән төзәткәләп торалар.
Мансур чибәр туташлар өчен бәйрәм оештырып, аларнын күнелләрен күтәрүдән канәгать калды.
Ресторанга чакыргач, кызларнын берсе шаяртып:
— Шундый мөһим юбилей бары тик чит ил ресторанында гына үткәрелергә тиеш, башкасына без риза түгел, — дип әйтеп куйган иде әле.
Теплоходта Ауропа буйлап сәяхәткә чыгучылар арасында чит ил кешеләре дә байтак. Шунадыр, өстәге палубада чит ил акчасы әйләнештә булган ресторан да хезмәт күрсәтә.
Мансур теге кызнын шаяртып әйткән сүзләрен чынга алып, шул ресторанга дәште.
Институтны хәйраннан тәмамлап, шактый эш һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган булсалар да, кызлар бу тәкъдимгә яшьләр кафесына беренче тапкыр эләккән мәктәп укучысы сыман шатланышып, кулларын чәбәкләделәр.
Алар Мансур белән чиратлашып та, өчәүләшеп тә биеделәр. Егет исә һәрберсе белән аерым-аерым биергә тырышты, чөнки ана шулай рәхәт иде. Ул ике туташнын да үзенә битараф булмавын һәм шул сәбәпле икесе арасында күзгә күренмәс көндәшлекнен баш күтәрә башлавын сизеп алды, шуна игътибарын тигез бүләргә тырышты. Мондый кызыксыну катыш соклану кебек карашлар күптән онытылган, көтелмәгән илтифат аны дулкынлануга дучар итте. Ләкин Мансурга артыгы кирәкми, талгын көйгә кызларнын нечкә биленә кулын салып биесә, шул җиткән. Ул өенә кайта, уйлары туган нигезе тирәсендә әйләнсә, теплоходта мәхәббәт куерту анын ниятенә керми иде. Хезмәтен тәмамлап кайтып килгән солдат хәлендә тоя ул үзен, алда ниләр көтә, нәрсәдән башлар — берсе дә анык түгел. Теплоходка утырып юлга чыгуы — шул билгесезлеккә беренче адым ясавыдыр, мөгаен. Очраклы кызлар белән вакытлы маҗаралар исә ана азгынлык, пычрак бер гамәл сыман тоелды. Үзен өенә кайтып барган солдат белән чагыштыру күнеленә хуш килде. Дөрес, ул яшь солдаттан өстенрәк — анын инде бай тормыш тәҗрибәсе бар. Шушы тәҗрибәсе ана һичшиксез ярдәм итәргә тиеш.
«Ретро» стилендәге кәчтүмнәр кигән оркестр уенчылары танго арты танго уйнады. Ауропага кабаттан танго модасы әйләнеп кайтты. Мансур якташы Клайф Вуккерт оркестрын исенә төшерде. Кызык. Кайда икән ул бүген, ни-нәрсә белән шөгыльләнә икән? Төнге рестораннарда уйнап йөри микән, әллә чын төзүче булып киткәнме? Анын уйларын бүлеп кызлар тост тәкъдим итте...
— Моннан сон мин бер генә элеваторнын да юбилеен калдырмаска тырышачакмын, — диде кызларнын олырагы, Наталья исемлесе. — Кара, нинди күнелле чара икән бит — монарчы белми идем.
Бар утларын балкытып, көчле музыка янгырап торган теплоход, җинелчә генә уйнаклаган дулкыннарны ера-ера, алга барды. Кемнәр өчендер кадерле Ватаны белән ара якынайса, икенче берәүләре күрешү сәгатьләрен саный, кайсыларыдыр бәйрәмнен озаккарак сузылуын теләде. Ксана анын уйларын сизгәндәй сорап куйды:
— Безнен теплоход сонгы көннәрдә тизрәк хәрәкәтләнгән кебек тоелмыймы сезгә? Әйтерсен лә ул ватан ярларын сизә.
— Сезнен өйгә кайтасы килмиме әллә? — Мансур гаҗәпләнеп ана бакты.
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
38
— Әйе дә, юк та. Мина менә бүген, шушы корабта, музыка уйнаган залда рәхәт. — Ул анын кулын учына алды. — Әйдә, биик әле, Мансур.
Гатауллиннын башыннан яшен тизлегедәй уй йөгереп үтте: «Анын чираты түгел бит!».
Ресторан әкренләп бушый бара: кемнәрдер йоклар алдыннан дингез һавасы суларга чыкты, кәеф-сафа корырга яратучылар төнге барга күчте. Ин сонгылар булып Мансур белән ике чибәр туташ кузгалды. Кызларны аскы палубадагы каюталарына озаткач, ул үзенә күтәрелде.
Күнеле көр иде анын, хатирәләр кабат Аксайга алып кайтты, үзе төзегән элеватор, бистәнен яна, биек түбәле йортлары белән горурланды. Шушы яхшы кәеф белән ул йокыга талды. Авылы, йолдызлар белән чуарланган биек күк йөзе, парк, Клайф Вуккерт төшенә керде. Иртәнге аштан сон ул палубага күтәрелде, туташлар белән бергә, «Лев Толстой»нын тизлеген киметеп, Дарданелла ярына якынлашканын күзәтте. Дарданелла бугазы Босфор белән чагыштырганда кинрәк, урыны-урыны белән алты-җиде чакрымга җитә. Әмма бик еш кына сайлыклар очрый. Шуна да «Лев Толстой» сак кына, талгын җилдә яшелгә алтын хилал ай төшкән әләмен җилфердәткән төрек корабы артыннан хәрәкәт итә. Теплоход лоцмансыз иде. Дөрес, Чакаккале дигән төрек кирмәненә кергәндә, алар каршында кечкенә генә көймә калыкты. Мансур лоцман бортка ашыгадыр дип уйлаган иде, дөрес фаразламады: ул санитар көймәсе булып чыкты һәм теплоходка килүнен сәбәбе рәсми эш белән бәйләнгән иде.
Иртә кояшлы, якты иде, җәйге җиләс җил исә, теплоход пассажирларынын барысы да диярлек палубада кайнаша. Сул як ярдагы калкулыклар куе яшел төстәге асылташлардан торган ясалма кәс белән капланган шикелле, үлән гольф мәйданы өчен чабылган кебек тигез, өстәрәк урманлык урнашкан, анын итәгендә чикләвек агачлары күзгә бәрелеп тора. Калкулыклар артында, бугаздан нибары егерме сигез чакрым ераклыкта, борынгы атаклы Роя каласы бар. Тик кызганыч: теплоходлар бу урында туктамый. Мансур палубада туташлар белән Спарта, озакламый тукталасы шау-шулы Истанбул турында гәп куертты. Кызлар сүзне үзләре теләгән якка борып, ресторандагы кичне телгә алдылар, шаяртып, Мансурдан тагын берәр юбилее якынлашмыймы-юкмы икәнен сораштылар. Тискәре җавап алгач, икесе дә авыр сулап куйды, аннары төнлә начар йоклаганны сәбәп итеп, бассейнга барудан баш тарттылар. Мансурга: «Хәтереңне янартып кара әле», — дип төрттереп, каюталарына төшеп киттеләр.
Мансур да бассейнга барасы итмәде. Иртән салкын душ керде, кызынасы да килмәде — болай да ике күзе белән авызында тешләре генә ялтырап тора. Тән төсе африканнардан ким түгел, эфиоп белән бутарсын үзен. Бераз уйланып торгач, ул китапханәгә юнәлде. Бусагадан атлап керүгә, китапханә хуҗасына елмаеп сәлам бирде. Тегесе дә аны таныды, дустанә кул болгады. Залда якты, унайлы; тирә-яктагы китапларга карап, ул беренче көннән үк үз иткән кәнәфиендә, өске киштәдән алган «Әдәби гәҗит» төпләнмәсен актарырга да онытып бик озак уйланып утырды.
Инде ничәнче тапкыр өен сагынып искә алды, әнисенен яналыклар белән тулы хатлары күзалдына килде. Пенсиягә чыкканнан сон, өлкәннәр үзләре дә сизмәстән яшьтәшләре, кордашлары белән ныграк аралаша башлый. Татар халкының күптәннән килгән гореф-гадәте: шатлык килсә дә, кайгы килсә дә өйгә өлкәннәр җыела. Әлеге мөхтәрәм кунакларны чакырып, йорт хуҗалары өлкәннәргә булган хөрмәтен белдерә. Инде йортта өлкән кеше дә яшәсә, бу икеләтә бәйрәмгә әверелә.
Әнисе дә хатларында әнә шундый кунакка йөрешүе турында күп язды. Пәр хатында диярлек мәҗлесләрдә, хәл-әхвәленне сорашкан булып, синен турында сүз чыгаралар да мин кыен хәлдә калам, дип сиздертә иде. Авылдашлары аны җәллиләр: янәсе, ул үзенен элеваторынын гөрләтеп эшләгәнен күрми дә калды, якташларынын яна йортларга күчү мәрәкәсе дә аннан башка үтте, Коръән ашларында, өй котлау
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
39
мәҗлесләрендә булмады, үзенә рәхмәтле хуҗаларнын бер чынаяк чәен дә эчә алмады диләр икән. Янәсе, егетне зур тормыш, олы эшләр үзенә суырып алды да, әнә, Африкага ук илтеп ташлады дип әйтәләр икән. Ләкин әнисе язганча бу сүзләрдә җәлләү, кызгану түгел, киресенчә, якташ егет белән горурлану сизелеп тора иде. Мансур турындагы сүзләре һәрвакыт бер җөмлә белән тәмамлана: «Менә кайтсын гына әле, зур итеп мәҗлес корырбыз, бер үгез чалырбыз, һәр өйдә кунак итмичә аны Аксайдан җибәрмәбез диләр икән...
Өстәл өстендә гәҗитләр җәелеп ята, ул аларга һаман да кагылмаган әле. Китапханә мөдиренен: «Ни булды? Ярдәмем кирәкмиме?» — кебек сораулар чагылган карашын күргәннән сон гына уянып киткәндәй булды. Уйларын ераккарак күчереп гәҗитләргә капланды.
Шунысы гаҗәп, «Әдәби гәҗит»не укып, теге яки бу өлкә турында ул теләсә кайсы һөнәри гәҗиткә караганда да тулырак мәгълүмат туплады. Мөгаен, бу — гәҗитне чыгарганда йөз менләгән укучы язмалары урын алганга шулайдыр. Ин мөһиме — белгечләрнен язмалары арадашчысыз, ягъни ничек язылган, шулай бирелә. Үз эшенен осталары исә проблеманы проблема итеп таный һәм күтәрә белә иде. Бу — гәҗитнен һәр битендә сизелеп тора. Гәҗит кайсы гына өлкәләрне колачламый: мәктәпкәчә балалар турында язылганнан алып, су эшләре слесарьларе эшчәнлеген җентекләп яктырткан мәкаләләргә кадәр бар иде. Кайбер язмалар хәтта теге яки бу министрлыкнын коллегия утырышына әзер программасын хәтерләтте — рәхәтләнеп укы, файдалан, баш ватып торасы юк. Мондый тормыш, яшәешкә битараф булмаганнарнын инәсеннән-җебенә кадәр уйлап язган мәкаләләр шулай да еш очрамый. Мансур сәрхушлекнен зарары турында басылган мәкаләләрнен күплегенә аптырады. Кемгә адресланган алар?
Эчкечеләр гәҗит укымый, күз салганнарынын да кәҗүнни сүзләр намусын уята микән? Андыйлар намусларын күптән эчеп оныткан инде, ә аеклар өчен бу мәкаләләр әллә бар, әллә юк. Димәк, туптан чыпчык аткан кебек килеп чыга...
Теплоходнын эчке радио челтәре аша беренче сменаны төшке ашка чакыру янгырады. Мансурга да уку залыннан кузгалырга кирәк иде. Төшке аш алдыннан палубада йөреп, дингез һавасын сулау комачауламас иде, ләкин анын күзе зур хәрефләр белән «Су басу» дип куелган мәкаләгә төште. Башыннан: «Һаман бер балык башы — су үткәрүче турындамы?» — дигән уй йөгереп узды. Ләкин мәкалә күләме буенча фатирны су басудан күпкә зуррак иде. Таныш елга исеме күзгә чалынгач, Мансур йөреп керү уен онытты.
Мәкалә аны гаҗәпкә калдырды. Уйларына батып күпме вакыт узгандыр, әлеге дә баягы китапханә мөдиренен аптыраулы карашына юлыкмаса, белмим, тагын күпме утырасы булгандыр. Журналист җавапсыз кешеләр тарафыннан ике райондагы елга һәм җирнен бозылуы турындагы фаҗигане бәян иткән иде. Китерелгән зыян шулкадәр күп була ки, хәтта анын очына да чыга алмыйлар. Өстәвенә, бу елгада утыз елдан сон тормыш кабат барлыкка киләчәк дип берәү дә ышандыра алмый. Елга янындагы җирләр нишләр? Аларга салынган зыянны кем исәпләр? Елгада хәзер коенып та, суын эчеп тә булмый. Яр буена килергә күнеккән киек-җанварларны кем саклап торыр? Агуланган елга күпме күлне, кечкенә елгаларны, инеш-чишмәләрне яраксыз хәлгә китерер? Алар бит бергә кушылган. Бу сораулар Мансурнын башында чебен кебек безләделәр. Табигать-ана алга таба нәрсә күрсәтер — билгесез. Бәлки, кайсыдыр балыклар агулы, пычрак суда яшәргә күнегер, күп итеп уылдыгын чәчәр, һәм берничә елдан безнен өстәлләргә агулы балык менеп утырыр. Бәлки ярны сырып алган куаклар, өянкеләр, суүсемнәр дә ияләнер. Шуннан ни? Берәр лаборатория аларнын агулы булмавына ышандыра аламы? Елгадан күтәрелгән пар сулары тирә-якка янгыр булып явар, кышларын усал җилләр боз булып каткан елга өстеннән карны себереп, тирә-юньгә таратыр, һава пычраныр.
Пычранган сулыклардан йөз, меннәрчә чакрым ераклыкта гомер кичергән
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
40
кешеләр басу-кырларда, болыннарда шакшы су белән сугарылып үстерелгән ашлык, печәнне файдаланып нишләп бетәрләр? Бәлки, ул кисәк үлем дә китермәс, кешеләр ана ияләнер, мал-туар да һәлак булмас, ләкин агуланган елга тирәли урнашкан тереклек ияләре белән ни булыр?
Гәҗит битләрен ачкан саен, Мансур пычранган елгалар һәм сулыклар турында язмаларнын артуына, игътибар итте. «Пычрану!» — журналистлар бик җинел әйтелешле, йомшак янгырый торган, тынычландыра торган сүз уйлап тапканнар. Мәкаләдә исә сүз елгаларга һәм сулыкларга ташланган сәнәгать калдыклары турында бара! Берничә урында пычрануга кагылышлы, һәлакәте азрак күләмдә булган шунын ишеләр турында телгә алына. Журналистлар агуланган балыкларнын пычранган елга буйлап тәүлек буе су өстеннән агып төшүе, яр буенда үлем белән тартышып яткан кошчык турында яза. Әмма бу мәкаләләрдә җирле хакимият вәкилләренен әлеге хәлләрнен кин янгыраш алуын теләмәве күзгә бәрелеп тора. Менә шуна алар пычрану дигән әллә ни куркыныч булмаган сүз уйлап тапканнар. Бәла-каза бар, әмма куркыныч түгел, түзәрлек, димәкчеләр. Мансур шулай дип фикер йөртте.
Әгәр дә сулыкларга, елгаларга «Кызыл китап» булдырсалар, кешеләр күпме суүсемнәр, тереклек ияләренен юкка чыгуын күреп шаккатыр иде. Китапларда, география дәреслекләрендә язылган, җырларда җырланган, риваятьләрдә сөйләнгән күпме елгаларның юкка чыгуын яисә коточкыч хәлдә булуларын күреп, гаҗәпкә калырлар иде.
Бу очракта исә елга белән бәйле вакыйга гафу ителмәслек, шуңа күпме генә тырышсалар да, бу фаҗигане яшереп кала алмаганнар. Шунысын да искәртергә кирәк: мәкаләдә гаепле затларның исемнәре аталган иде.
«Бу фаҗигане башка гәҗитләр ничек яктыртты икән?» — дип кызыксынды Мансур. Ул төшке аш турында бөтенләй онытты, кабаланып-ярсып, бу хәлләргә битараф калмас дип санаган басмаларны актарырга тотынды. Алты-җиде исемдәге гәҗитнең ник берсендә әлеге елга язмышына бәйле язмалар очрасын.
«Басу» — бу сүзне ишетүгә, йөрәк кымырҗый. Кешегә хәят бирүче җир һәм су һәлакәте белән бәйле сүз бит ул! Кеше өчен җир белән су һәрвакыт үлемсез тоела. Мәкаләдә кеше турында телгә алынмый, ул әйтерсең лә пәрдә артында кала. Аның кайгысы турында сөйләп торасы юк, ул болай да билгеле. Әлбәттә, халыкны башка җиргә күчерерләр, йорт-җирләрен яңабаштан корырга ярдәм итәрләр, каралты-куралары элеккедән дә яхшырак булыр бәлки. Әмма... аңа карап кына хәл яхшыга үзгәрми бит.
Идел тирәли миллионлаган кеше яши. Аларның һәрберсе Иделне үзенеке саный. Ул үзе яшәгән тирәлекне — ике-өч чакрымны яхшы белә. Елганың биек, урыны белән сөзәк ярлары, кискен борылышы, аның тирәсендәге куе урманлык — бу аның туган ягы. Яланаяк Идел буенда үскән кешеләр өчен ул — изге урын. Аны берни белән дә алыштырып булмый. Тиң ярын, үз йортын, урамын, беренче тапкыр сөйгәне белән очрашкан елга буен, әйтегез, кем нәрсәгә алыштыра ала?
Җир турында исә бөтенләй өстән-өстән генә язылган. Бу журналистның зирәклегеннән киләдер. Бәла-казадан интеккән бу җир турында тагын ничек язып булсын. Фаҗигане төгәл ачып бирә торган чагыштыруны кайдан, ничек табарга? Мәкаләдә язылмаса да, Мансур җирле химик сүс җитештерү комбинатыннан агып чыккан, утлы лава кебек, юл өстендәге барча тереклекне көйдергән, кыр һәм болыннарны тутырган кислотаны ап-ачык күрде...
Төштән соң Мансур шезлонг астына кереп ятты. Бассейнга барасы килмәде. Өстәл күршеләре, мөгаен, шунда чупырдыйдыр. Әкренләп аның баш миен, зиһенен чуалткан хисләр өермәсе узды. Ул инде мәсьәләгә инженер-прагматик буларак карый. Кем гаепле? Нәрсәдән килеп чыккан? Ул мәкаләне бер тында укыды. Шуңа кайбер детальләр, фамилияләр исендә калмаса да, барысы да төгәл язылган иде. Ул инженер белеменнән чыгып, вакыйгага бәя бирергә теләде. Урыныннан сикереп
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
41
торды да каютасына керде, чемоданнан калькулятор, блокнот алып кабат китапханәгә юнәлде. Аңа элегрәк туннель, күперләр җимерелгән урыннарда эзләнү-тикшеренү эшләрендә катнашырга туры килсә дә, су басу белән тәүге очрашуы иде.
Мәкаләне игътибар белән кабаттан укып чыккач, Мансур ак биттә үзе өчен әлегә таныш булмаган схема төзеде, һәр кеше исеме, җаваплы хезмәткәр, оешма турысына ниндидер тамгалар салды. Тамгалар төрле иде: анда вакыт һәм суммаларны чагылдырган плюс-минуслы, саннар иде. Алар йөз меңнәр һәм хәтта миллионнар белән исәпләнде. Схемада мәкаләдә аталмаган оешмалар, күзәтү хезмәтләренең дә исемнәре күренде. Автор аларның барлыгын белә, аларның су басуга катнашын да чамалый. Ләкин ул аларга төп игътибарын бирмәгән.
Мәкалә Мансурның ачуын кабартты: комбинат ник бер мәртәбә яхшы яктан телгә алынсын — бу күп нәрсә турында сөйли иде. Дәүләт муенына атланган, әрәмтамак, бушка ипи кимерүче — болары әле комбинат турында йомшартып әйтелгәннәре генә. Елгага әлбәттә атаклы оешма, әйтик, «Азовсталь» зыян салса да, шушындый ук авыр тойгылар кичерелер иде. Ичмасам аларынын күрсәтер, макталыр эше бар.
Химик сүс җитештерү комбинаты, мәкаләдән анлашылганча, унбиш ел элек велюр, вельвет, замш, мех, дакрон, плащ һәм пәлтә өчен күн, сонгы елларда модага кергән спорт кәчтүмнәре өчен кирәкле тукыма — эластик җитештерү өчен сафка бастырылган булган. Әлеге төзелешнен тәмамлануын, модалы тукымаларнын пәйда булуын фабрикалар һәм тегү ательелары дүрт күз белән көткәндер. Әмма аларнын өмете акланмаган. Унбиш ел буена комбинат бер генә мәртәбә булса да планны үтәмәгән. Кая ул! Журналист барысын да җентекләп өйрәнгән — хәтта ай буена җитештерергә тиешле тукыманы егерме биш проценттан арттыра алмаган! Кулланучылар аз күләмдәге тауарны бер-берсеннән йолкып алыр дәрәҗәдә сатып алган дип уйлар иден — алар кеше кулына эләкмәгән, кайдадыр складларда юкка чыккан. Үзеннән-үзе сорау туа: ни өчен берәүнен дә шундый бәлале комбинат белән бәйләнешкә керәсе килмәгән? Тукыманы вакытында ала алмыйча, гөрләп торган фабрикаларнын туктап калу ихтималы булган бит! Комбинатнын тулы көченә эшли алмавында берничә сәбәп күрсәтелә. Башыннан ук проект тупас хаталардан башланган. Проект институты катлаулы инженер корылмаларны минимумга кадәр гадиләштерә. Шулай итеп алар объектнын смета бәясен киметә. Бу исә проект институтларынын төп казанышы санала — дәүләт тиеннәрен саклап калган өчен аларга мактау арты мактау, премия арты премия ява. Чыгымнарны берничә дистә мен сумга киметү исә бәяләп булмый торган зыян китергән. Хата әнә шуннан ук киткән. Икенчесенен килеп чыгуы да шуна бәйле.
Комбинатны шаулатып-гөрләтеп, төче сүзләр белән мактанышып эшләтеп җибәрүгә, нәфис бәрхет һәм күзне иркәли торган велюр түгел, канализация торбаларынын тишекләрен томаларга яки ферма түбәләрен җылытырга гына ярарлык ясалма пычрак мамыкка, чүпрәккә охшаган тукыма гына җитештерә алачагы ачыклана. Бу кемне канәгатьләндерсен инде, комбинатны яхшы якка үзгәртергә булалар. Бердәнбер дөрес гамәл була ул. Әмма карар кабул итү бер хәл, аны тормышка ашыру бөтенләй икенче нәрсә икәнен онытып җибәрәләр. Инженер буларак, Мансур белә: кыйммәтле чималны бозып юкка чыгармас өчен комбинатны туктатырга, туксан процентка якын эшчене вакытлыча ялга җибәрергә, төзүчеләрне китертергә, бәлале проектнын белгечләрен чакыртырга һәм комбинат көтелгән продукцияне бирә башлаганчы җибәрмәскә кирәк.
Әлбәттә алар да шулай уйлаганнардыр. Тик төзекләндерүне нинди акчага башкарып чыгарга? Төзелешнен чыгымнары болай да инде комбинатнын исәп-хисап бәясеннән ике тапкырга артып киткән. Янадан эшләтеп җибәрү өчен өстәмә акча эзләргә туры киләчәк. Акчадан тыш, материаллар һәм белгечләр дә кирәк бит әле. Планлы хуҗалыкта барысы да берничә елга алдан исәпләп эшләнә, шуна да боларны табу, ай-һай, җинел эш түгел. Тагын шунысы да бар бит әле: комбинатнын даны илгә
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
42
таралган, ул эшли дип санала, җитештерәчәк продукция исә берничә ел алга кулланучылар ихтыяҗына кертелгән. Уйлана торгач, ниһаять, комбинатны эшләп торган килеш төзекләндерергә карар кылалар. Предприятиегә елына ике, өч миллион сум — кайбер елны анысы да эләкми — бүлеп бирә башлыйлар. Башка төзелештән суырып, дүртәр миллион эләккән чаклар да була.
Акчалар сибелеп бетә, планнары болай да мулдан булган төзүчеләр комбинаттагы җитешсезлекләргә бармак аша карый. Алар бу төзелешнен чи каеш кебек сузылачагын яхшы белә. Әлбәттә, эш барышында теге яки бу продукцияне җитештерү мөмкинлегенә ия булалар, әмма сыйфат һәм сан турында хыялланырга гына кала. Менә шулай унбиш ел буена дәвам итә. Мәкалә авторы «бик яхшы» билгесенә төзекләндерелгән комбинат өчен нигезеннән башлап яна салынган комбинатка киткән чыгым тотылганын исәпләп чыгарган.
Химия, металлургия өлкәләре чистарту корылмаларыннан башка яши алмый. Билгеле, алар химик сүс җитештерү комбинатында да төзелергә тиеш булган. Әлеге дә баягы чыгымнарны киметү сәясәте монда да үз эшен башкарган: акчаны янга калдырабыз дип, бик күп кисәтүләрне төзәткәннән сон гына эшләргә рөхсәт ителә торган корылма төзегәннәр. Вак хәрефләр белән бастырылган бу искәрмәләр берничә битне тәшкил итә иде. Мансур чистарту корылмасынын ике тапкырга зуррак булырга тиешлеген шунда ук чамалады. Проектнын кыйммәтләнүеннән курыккан институт бу адымга бармаган, ун елдан комбинат җитәкчелеге үзләре зурайтыр әле дигән максат белән әнә шулай калдырган. Комбинат яхшы гына эшләп китсә, хуҗалары үз эшенен осталары булса, әлбәттә, чистарту корылмалары игътибардан читтә калмас иде. Җитәкчелек ел саен алышынып торган комбинатта исә чистарту корылмаларына хезмәт күрсәтү өчен кем махсус бригадалар төзесен? Болай да төп җитештерү аксаганлыктан, хезмәт хаклары түбән тәгәрәгәннән- тәгәри бара. Комбинат әнә шулай фаҗигале финалына якынлаша. Эшләнеп бетмәгән технология аркасында саклау урыны уйланылганнан ике тапкырга тизрәк тула. Монысын да ахырдан тикшерү барышында гына ачыклыйлар. Проект институты тарафыннан авторлык күзәтүе төзелеш барышында да, комбинатны эшләтеп җибәргәндә дә күрсәтелми.
Су басуга өч көн кала дежурдагы слесарь чистарту корылмалары янына килеп чыга һәм саклау урынынын ин сонгы билгегә кадәр тулганын күреп ала. Ул язма формада үзенен турыдан-туры җитәкчесен дә, комбинат җитәкчелеген дә кисәтә. Һәлакәткә бер көн кала эшчеләр төркеме дә җитәкчелекне якынлашып килүче афәттән кисәтә, әмма аларга колак салучы табылмый. Фаҗига шимбә көнне була. Директор бу көнне туйда типтерә, баш инженер балыкка китә. Менә шул вакытта дәүләтнен йөз миллион сумлаган акчасын юкка чыгарган һәм бер генә сумлык та табыш китермәгән комбинат тагын бәяләп бетермәслек зыян китерә.
Әгәр унбиш ел буе бәла-комбинатны төзүчеләр яр буенда кармак салып кына утырсалар, аларга шул ук хезмәт хаклары түләнсә, әмма комбинат төзибез дип тотынмаган булсалар, чыгымнар әллә ничә миллион сумнарга кимрәк буласы иде.
Барысы да көн кебек ачык булган югыйсә: фаҗига, яман шеш авыруыдай әкрен генә якынлашкан. Мансур бу хәлләрне башына сыйдыра алмады. Ул башкача фикерләргә һәм эшләргә күнеккән.
«Дипломнарын тартып алырга, инженер эшләреннән мәхрүм итәргә!»— дип уйлады ул. Дәүләт алардан килгән зарардан да күбрәкне күрә алмас, ичмасам, башкаларга сабак булыр иде! Бәлки җитәкче кәнәфиенә үрмәләүчеләр дә кимер иде. Җитәкчелек бит ул — эш урыны, рәхәтлек чигү урыны түгел. Суд белән тәмамланган фаҗиганен ахыргы нәтиҗәсе турында укыганнан сон шундый фикергә килде ул. Ә монда адәм көлкесе: директор җинелчә шелтә белән котылган. Янәсе, ул комбинатны күптән түгел генә кабул итеп алган, шуна эш барышы белән танышып җитмәгән. Кабул иткән һәм эшкә төшенмәгән? Анламасан, кабул итмә! Комбинатнын калган дүрт белгече үз гаебен танымаган. Шулай да аларны суд ике йөз җитмештән дүрт йөз
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
43
мен сумга кадәр штрафка тарткан. Тартуын тарткан, әмма суд планын үти алмый торган предприятиедә эшләүче гади совет хезмәткәренә бу кадәр акчаны кайдан алырга икәнен генә күрсәтмәгән. Ул кадәр зур сумманы түләү мөмкин хәл түгел. Кем-кем, әмма юристлар хезмәт хакынын өчтән бер өлешеннән дә артыгын тотып калырга ярамавын белә.
Мансур проект авторларынын судка чакырылмавына бер гаҗәпләнсә, аны раслаган белгечләрне, проект институтын бу фаҗигагә катнаштырмауларына тәмам аптырады. Мәкаләдә кайсы институтның проект башкаруы турында искәртелмәве дә аңлашылмый. Ичмасам, киләчәктә башка оешмалар алар белән эш итмәс, шулай итеп, башка фаҗигаләр булдырылмас иде. Фаҗига булган шәһәр исеме дә телгә алынмаган. Бердәнбер исем — меңнәрчә чакрымнарга сузылган елга. Гомерлек штрафка тартылган талантсыз инженерларның фамилияләре аталу Мансурга берни дә сөйләми иде...
Кичке аш вакытында кызлар аның сөмсере коелганын күреп, сәбәбе белән кызыксынды. Ул гәҗиттәге мәкалә турында җентекләп сөйләп чыкты...
— Күңелегез шуңа төштеме? — Кызлар аны игътибар белән тыңлаганнан соң, гаҗәпсенеп,беравыздан сорау бирде.
Ксана шундук Днестр буенда шикәр заводы белән дә шундый ук фаҗиганең булуын исенә төшерде. Аларның кичәге кебек үк кәефләре яхшы, Мансур хикәяте аларга тәэсир итмәде, чөнки кызларны күбрәк бүгенге кич кызыксындыра иде. Наталья үзенә хас булганча, шаяртуга борды:
— Кәефеңне бозарлык мәкаләне табар өчен көне буе актарындыңмы гәҗитләр арасында? Тапкансың шәп шөгыль, Мансур! Иң яхшысы, без көндез киңәш биргәнчә, хәтерегездә казынып берәр юбилейны исегезгә төшерергә иде. Төзегән элеваторыгыз бер генә түгелдер бит инде? Без төзеләчәген дә билгеләп үтәргә риза... Ә бу мәкаләне башыгыздан чыгарып атыгыз.
— Техник процесс өчен шулай түләнә, нишләтәсең... Көне буе кулыңа калькулятор тотып, ниндидер бер завод китергән зыянны исәпләп утырып, әнә, безнең кичке күлмәкләребезгә дә күз салмыйсың, Мансур. Югыйсә, иртәдән иң яхшы чәчтарашка чират торып матурланган идек. Яхшы түгел болай... — Ксана елмайды. Аның ерык иреннәреннән бу сүзләрнең шаяртып кына әйтелүе аңлашыла иде.
«Кара инде, нинди матур кызларның кәефен төшерәм, аларның бит көтеп алган яллары, бәйрәмнәре, — дигән уй йөгереп узды Мансурның башыннан. Ниһаять, аларның бәйрәмчә матур киемнәренә игътибар итте.
— Мин тагын кайчан шундый чибәр кызлар белән бергә күңел ачам әле?» Күңеле күтәрелеп, аларча шаярып җавап бирде:
— Шундый инде мин, кызлар, джентльменлык мине урап узган. Эш, эш ди торгач, матурлыкны күрү сәләтем дә югалып бара икән. Ни кызганыч, бу арада гына юбилейлар күренми, бары тик елга фаҗигасен искә алыр өчен генә чакыра алам. Кайчандыр мин фаҗига булган урыннан ерак түгел, Төньяк Казакъстанда тегермән белән элеватор төзедем. Эшкә шулхәтле күмелгәнмен, әйтсәм ышанмассыз, берничә генә чакрымдагы елгага бер тапкыр коенырга бара алмадым. Хәзер менә көтәргә дә көтәргә инде...
— Пессимист! — диделәр кызлар беравыздан.
— Матәм киченә түгел, елганың яңадан тууына багышлыйбыз кичәбезне!
— диде Ксана. — Алай гына түгел, сезнең абый-эне инженерлар корыткан елгаларның терелүе өчен күтәрербез бокалларыбызны. Ярармы?
Мансур аларны өске палубадагы өчесенең дә күңеленә хуш килгән ресторанга чакырды. Алар кабат ресторан ябылганчы бер-берсен шаяртты, биеде һәм иң соңгы булып кузгалдылар. Чыгышлый Мансур шампан шәрабе алды. Борттан уң якта, испан Аликантесыныкы кадәр үк булмаса да, Принц утрауларыннан яктылык бөркелә иде. Шәраб йоткалап, алар шактый озак басып торды.
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
44
Кызлар белән ничек кенә күңелле, рәхәт булмасын, вакыт-вакыт ул уйлары белән ерак-еракларга — казах, урыс авыллары, казак станицалары яныннан агып яткан елгага барып тоташа һәм нигәдер үзен гаепле саный. Тик кем алдында һәм ни өчен икәнен генә төшенми.
Кызлар аны күңелне иркәли торган шаян төртмәле сүзләре белән бу дөньяга кайтардылар... Аерыласылары килми, әмма кичке күлмәк аша әкрен генә үрмәләгән салкынлык аларны каюталарына әйди. Кызлар, читләтеп кенә Мансурга кунакка керергә теләкләрен белдерде. Бәхетенә, аның люкс каютасында кофе ясап була, суыткыч та ризыклар һәм эчемлеккә мул иде. Кызлар өстәл белән маташкан арада, Мансур чемоданыннан магнитофон һәм кассеталар тартып чыгарды. Кызлар аһ та ваһ килде.
— Таңда Босфор һәм Истанбул! Төн безнеке! — Ксана сөенеп кычкырды, үзенең мәхәббәт тулы күзләре Мансурга төбәлгән иде.
Төнге мәҗлес ресторандагыдан ким булмады: алар артыгын шауламаска тырышып җырладылар, биеделәр дә йокы сарган Принц утрауларына кул болгап, сәламләр өчен таң беленер-беленмәс палубага чыктылар.
Теплоход әкрен генә Босфорга килеп керде. Менә Истанбулны иске һәм яңа шәһәргә — эшлекле һәм яши торган якларга бүлә торган Алтын Мөгез бухтасы күренде. Босфорга кергәндә төрекләр һәм грекларда берничә риваять булып телдән-телгә күчеп сөйләнелгән маяк күренде. Төрек риваятенә караганда, солтан үзенең яраткан кызын манара эчендә калдырып өстеннән таш белән ябып куйган. Менә шуңа ул, янәсе, Кыз манарасы дип атала. Греклар аны лиандрова дип атый. Анысы да бәхетсез мәхәббәт белән бәйләнгән. Босфор тар, урыны белән җиде йөз метрдан да артмый, шуңа да теплоход сәгатенә ун миль тизлек белән генә хәрәкәт итә. Бу хәрәкәт тизлеген тәҗрибәле төрек лоцманнары керткән.
Нинди хозурлык! Иртәнге томанда Истанбулның йөзләгән манарасы әле калка, әле юкка чыга, алар арасында Әй-София мәчетенең дүрт манарасы һәм Солтан Әхмәтнең Зәңгәр мәчетендә алты манарасы аеруча биек булып күренә. Болар — көнчыгыш архитектурасының могҗизасы. Босфорның яр буе тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шау-гөр килеп тора — төрек халкы бәйрәм итәргә ярата.
Мансурны барыннан да бигрәк күтәрелә торган чакрым ярымлык канатлы күпер таң калдырды. Америкалы, япон һәм алман инженерлары, архитекторлары, төзүчеләренең уртак казанышы булган бу күпер Азия белән Ауропаны тоташтыра. Сигез автомобиль рәтен үз эченә алган гигант күпер әйтерсең лә җиңел үрмәкүч сыман аяклары белән яр буйларына ябышкан: тимер канатлар дүрт бетон үгезгә тоташкан. Гади дә, ышанычлы да, шул ук вакытта кыйммәтле корылма үзенең чыгымын ике ел ярымда каплаган.
Кайбер йортлар Босфорга терәлеп үк тора. Иртәнге сәгатьләрдә су өстендә эленеп калгандай күренгән ачык балкон, лоджия, верандаларда яшь хуҗабикәләр җәймәләрен селкеп, тузанын кага. Диңгезче йөрәген дулкынландыра торган күренеш бу: иртә... ак җәймә тоткан чибәр хатын балконга килеп чыга да серле генә кереп югала.
Яктырды... Тик палубада кеше аз әле. Күбесенең иртәнге тыныч йокысын бүләсе килми, чөнки барысы да сәяхәт барышындагы иң озак тукталыш нәкъ менә Истанбулда ниятләнгәнен белә иде. Мамык шәлгә төренгән кызлар серле күренгән шәһәрдән күзләрен аера алмады.
— Әйтерсең лә әкияти шәһәр! — Ксана сөенеп шулай диде һәм, иртәнге салкыннан калтыранып, Мансур кочагына сыенды. — Мансур, таңны Босфорда каршылыйбыз дигән тәкъдимем дөрес булды бит, әйеме?
— Дөрес инде, дөрес. — Мансур кызның иркәләнеп әйткән сүзләрен җөпләде һәм, үзе дә сизмәстән, бераз иелә төшеп, аның нәфис муеныннан үбеп алды. Өскә җыелган чәче кызның муенын ачык калдырып үзенә тартып тора иде...
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
45
Соңрак ул кызлар белән шау-шулы Истанбул буйлап йөрде. Монда Мансурның алман, француз, инглиз телләрен белүе һәм, әлбәттә инде, барыннан да бигрәк ана телендә — татар телендә сөйләшүе бик тә ярап куйды. Якты, бизәкле Истанбулдан әсәренгән кызларнын күзләре җанын ни тели, шуны тәкъдим иткән исәпсез-сансыз кибет-кибетчекләр буйлап йөгерде, алар реклама плакатлары, таныш булмаган язуларны укуын үтенеп, туктаусыз Мансурга мөрәҗәгать иттеләр. Кызларнын күтәренке кәефе күчтеме, егет авыр уйларыннан котылып торды.
Истанбул — туган ил белән аерып торучы сонгы тукталыш. Пирей, Тулон, Неаполь, Генуя, Барселона, Лиссабон, Роттердам, Камбург, Плимут, Гавр
— барысы да артта калды. Сәяхәтнен ахырына якынлашуын кызлар һич кенә теләми иде. Шунамы, аларнын шаянлыклары кими төште. Барысы да әле алда
— Ауропа портларында дип тору күнеллерәк иде дә, әмма барысы да артта калды, ял төгәлләнеп килә — ул яна ел шәме кебек янды да бетте, алда — эш көннәре, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр. Бәйрәмнәрдән гадәттә матур истәлек- хатирәләр генә кала. Ксана, кем нәрсә уйлаганны сизгәндәй, әйтеп куйды:
— Шулай да ин истәлекле көнебез кайсы булды икән?..
Мәшһүр Истанбулда аларны әле тагын биш сәгатьлек сәяхәт көтә иде. Кызларны кинәт сагыш басты. Мансур хәзер аларнын җаена гына тора, һәр кыланмышларын үтәргә тырыша. Хәер, нигә яшерергә, ике чибәркәйнен күнелен күрү үзенә дә рәхәт иде. Алар каһвәханәгә кереп төрек каһвәсеннән авыз иттеләр. Дымлы кебаб, бер метрлы шампурлардан шашлык ашадылар, Босфордагы ачык ресторанда шәраб йоткалап хәл алдылар. Менә шул ресторанда Ксана үзе дә сизмәстән әйтеп салды:
— Ярый әле, Мансур, Касабланкада сез утырдыгыз. Плимутта, Гаврда, Камбургта, Антверпенда безгә күнелсез булды. Сезнен белән шулкадәр рәхәт, без һәр кичне көтеп җиткерә алмыйбыз.... — Сүзен ул гадәттәгечә чеметтереп тәмамлады: — Сез — ниндидер элеватор турында уйланып, безнен хакта онытып җибәрсәгез дә, барыбер джентльмен, ... һәрвакыт ир-егет булып кала беләсез. — Ул кызыл шәраб салынган тар бокалны күтәрде: — Сезнен исәнлеккә тотып куйыйк монысын.
Туристлар теплоходка әйләнеп кайтканда бар да арып, хәлдән тайганнар иде. Күбесенен кәефе ташка үлчим, гадәттәге шаярту-үртәшүләр дә ишетелмәде. Барысы да сәяхәтнен тәмамланып килүенә төшенде бугай. Кайберәүләр Босфорга ыргытасы сонгы тиеннәрен дә туздырып бетергән. Имештер, шулай итсән, Истанбулга тагын әйләнеп киләсен икән. Алда
— Одесса, эш көннәре...
Күп йөреп, эсседән әлсерәгән, күргәннәреннән айнып җитә алмаган кызлар Мансур белән бортка менүгә, кичке ашта очрашырга сүз куешып хушлашырга ашыктылар.
Эссегә күнеккән Мансур каютасына душта коеныр һәм киемнәрен алыштырыр өчен генә керде. Теплоход кузгалганда, Истанбул белән хушлашыр өчен, ул кабат өске палубада иде инде. Порттан сигнал алуга, лоцман бравур музыкасы янгыраган теплоходны Кара дингезгә алып кереп китте. «Лев Толстой» кабаттан Босфорнын торак йортлары тыгыз урнашкан яр буйлап сәгатенә ун миль тизлек белән хәрәкәт итә башлады. Бар, кафе, рестораннарда кәеф-сафа корып утыручылар аларга хәерле юл теләп кул болгады. Яшеллеккә һәм аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән яр буеннан хуш ис анкый иде. Кара дингезгә чыгу юлында ике маяк күренде: Азия ягындагысы — Ана-доллу маягы, Ауропа ягында, балыкчылар бистәсендә
— Румели маягы. Мансур бик озак, теплоход ачык дингезгә чыкканчы палубада басып торды. Сау бул, Төркия!
Теплоход тынып калды. Коридорларда аяк тавышлары ишетелми, төркем-төркем булып гәп куертучылар да каюталарына кереп бикләнде. Истанбулдан сон төшке ялсыз булмый. Тирә-якта тынлык, бары тик дингезнен авыр кубарылып килгән дулкыннары гына теплоходный ак бортына туктаусыз суккалады. Сәяхәтчеләрнен
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
46
хәленә кергәндәй, әйтерсен лә, теплоходны туган якка таба кудылар. Мансур каютасына кайтып ике сәгатьләп черем итәргә булды. Тик, нигәдер, күзенә йокы кермәде.
Күнелен ниндидер корт кимерде, йөрәге тынычсызланды. Мәкалә... Менә нәрсә борчый икән аны. Каютада ялгызы, ул кабат уйлар дәрьясына кереп югалды. Башында янадан-яна сораулар туды: елганы саклап калу өчен нәрсә эшләгәннәр? Мондый хәл тагын кабатланмас дип кем үз өстенә ала? Бу очракта дәүләт органнарынын рәсми җавабы булырга тиеш. Мәкалә гәҗиттә дөнья күргәннән сон, редакциягә укучылардан менләгән хатлар алынгандыр. Мөгаен, рәсми җавап та басылгандыр, чөнки гәҗит үзендә күтәрелгән проблемаларны ахыргача күз унында тотарга тиеш.
Мансур янә уку залына юл тотты. Гәҗитләрне берәмтекләп актарып, игътибар белән рәсми җавапларны укыды. Әмма үзенә кирәклесен тапмады. Өч айлык гәҗит төпләнмәләрен актарганнан сон, тәмәке тартырга дип палубага чыкты. Әйләнеп кергәндә катгый карарга килгән иде: күпме кирәк — шунын кадәр утырыр, әмма җавапны табар! Артка юл юк — холкы шундый: бер нәрсәгә тотындымы, нокта куймыйча туктамый. Тапты: җавапны ярты елдан сон биргәннәр икән. Бернәрсә анлатмаган гомуми сүзләрдән торган кып-кыска җавапта алай да бер җөмлә игътибарын җәлеп итте: « ...химик сүс җитештерү комбинатында фаҗига булу сәбәпле, чистарту корылмасын төзекләндерү өчен өч миллион сум акча бүлеп бирелде». Алга таба табигатьне ярату, комбинат эшчеләренен армый-талмый хезмәт итүләре, кыскасы, крокодил күз яшьләре, төче сүзләр тезелеп киткән иде...
Мансурнын шунын кадәрле ачуы купты, аздан гына гәҗитне ертып атмады. Аны китапханәченен аптыраулы карашы гына туктатып калды. Ана рәхмәт әйтеп, ул палубага ашыкты. Кемдер аны юләргә чыгарып алдаган кебек сизде ул үзен. Гәҗиткә мондый тинтәк, укучыларны мыскыл итә торган җавап бирелергә тиеш түгел иде дип санады Мансур. Редакциянен шул җавап белән канәгатьләнүенә анын күнеле катты.
«Чистарту корылмасын төзекләндерү өчен өч миллион сум акча бүлеп бирелгән!» — Мансур, гасабиланып, кат-кат шул җөмләне кабатлады. — Өч миллион! Тагын өч! Эш шул корылмаларда гына микәнни?! Нәкъ уендагы кебек, башлыйммы янабаштан булган бу. Комбинат унбиш ел буена халык акчасын җилгә очыру белән шөгыльләнгән, хәзер инде анын чистарту корылмасы дәүләт казнасыннан акча суырырга, тотыначак икән. Ин беренче итеп, комбинат бу халәтендә кирәкме-юкмы дигән сорауны кабыргасы белән куясы иде бит! Ни өчен комбинат унбиш ел буе дәүләт җилкәсендә булган? Кайчан да булса сафка басармы, ул эш белән кем шөгыльләнер?
Килгән зыяннын күләме бер генә караклык белән дә тигезләшә алмый. Халык болай ди бит: урланган әйбер эшкә тотыла. Ә монда барысы да җилгә очкан: ни үзенә, ни кешегә.
Әлеге «гаҗәеп» проектнын заказ бирүчесе һәм башкаручысы кем? Кәрхәлдә, дошманнар эше түгелдер? Мондый проектлар тагын булмас дип кем ышандыра ала? Ни өчен бер генә кыска җавап бирелгән? Ни өчен җинел һәм химия сәнәгате министрлыклары эндәшми? Мөгаен, берсе заказ биргәндер, икенчесе проектлаган һәм төзегәндер? Заказ бирүчеләр башкаручыларга җәзага тартканмы? Брак бит күзгә күренеп тора! Аны кесәгә салып яшереп булмый! Дәүләт Арбитражы дигән саллы оешма бар. Эш анын кулына, эләксә, мөгаен, ул хөкем итәр иде. Ни өчен хаклыга да, гаепләнүчегә дә эндәшмәү отышлырак?» Тезелеп киткән сораулардан Мансурнын башы шаулады.
Елганын хәле ничек? Анын турында җавапта телгә алуны кирәк тә тапмаганнар. Ул әшәке химик матдәләрне Иртешкә кадәр үк илтеп җиткерде микән? Әллә барча зыянны үзенә алып, бөек елганы саклап калдымы? Язын су баса торган меңнәрчә чакрымнарга сузылган болыннар белән ни булыр? Аларнын агулы булу-булмавы һәм
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
47
йөзләгән колхозга зыян китермәве турында кем әйтер? Кешеләргә килгән зыянны кем каплар? Теге штрафка тартылган инженерларның акчасын түләмәсләрдер бит инде? Җирнен хәле ничек? Агуланган туфракны нишләтерләр? Барысы да әйбәт буласына, мәсьәләнең төзәтеләчәгенә ышаныч бармы, әллә бу жирләр, елга киләчәктә кешеләргә сабак булып, куркыныч тыюлык булып калырмы?
Ишелеп төшкән сораулар ана тынгылык бирмәде, Мансур дулкынлануын баса алмый палуба буйлап йөренде. Ул үзе турында, Аксай, тиздән очрашачак авылдашлары, әнисе турында уйларга тырышты. Одессага да бер тәүлектән азрак вакыт калып бара. Әмма теге авыр уйлар аны ычкындырмады. Фажига үзе, хезмәттәшләре турында уйларга этәрде. Елгада булган һәлакәтне уйлагач, ул балачактагы кебек, проектлауны тормышка ашырудан аерып карамады.. «Хезмәттәшләр» дигәндә архитекторларны да, төзүчеләрне дә күзалдында тотты. Гади кеше өчен гаепнең кайда булуы мөһим түгел, анын өчен ахыр чиктә гаепле кеше бер — төзүче. Гәжитләрдән күренгәнчә, илдәге барлык өлкәләрдә дә икътисади реформа бара. Анын асылында исә ахыргы продукциягә карап түләү ята.
Мөгаен, капитал төзелештә дә реформа уздырырга вакыт житкәндер. Проектлаучы да, төзүче дә эшнен ахыргы нәтижәсе белән кызыксынсын. Проектнын бәясе кәгазьдә яки макетта килеш түгел, ахыргы, корылманын чынбарлыктагы бәясенә карап исәпләнсен. Ул чакта проектлаучылар чыгымнарны киметмәс, төзүчеләр икеләтә-өчләтә арттырмас иде. Халык хужалыгы инде планда ук корылмаларнын чынбарлыктагы бәясен белеп торыр һәм елдан-ел ике тапкырга кыйммәткә төшкән корылмаларга акча эзләп интегергә туры килмәс иде. Планлы хужалыкнын нык, исбатланган саннарга гына таянуын анларга вакыт. Әлегә күпсанлы проектлар зәвыксыз план үтәүчеләрне арзанлы һәм үзләрен тиз аклаулары ягыннан гына жәлеп итә. Эш исә алар уйлаганча булып чыкмый: йөзләгән предприятиеләр еллар буена проект көченә эшли алмый, димәк, үз-үзен аклау дигән сүзнен булуы да мөмкин түгел. Әлеге гаеп төзүчеләр һәм хужалык кешеләренә төшә, бичара директорлар шелтә арты шелтә, инфарктлар ала тора. Югыйсә, гаеп бит проектнын начар сыйфатлы булуында, технологиянен эшләнеп бетмәвендә.
Егерме ел эшләү дәверендә Мансур беренче тапкыр шундый авыр уйга чумды: ул үзе житешсез, кимчелекле эшкә тарыганда берәр нәрсә яхшы якка үзгәрсен өчен нәрсә дә булса эшләдеме? Хәтеренә кылт итеп цемент белән бәйле вакыйга төште.
Ул Африкада эшләгән чакта төзелешкә начар сыйфатлы цемент килә башлады. Лаборатория һәр көнне аларныкыннан үзгә анализ бирә. Бәлки эш өчен аз гына кимчелек әллә ни йогынты ясамаган да булыр иде. Әмма бу — Мансур өчен түгел. Юкка гына аны «Мистер Гост» дип йөртмиләр иде. Стандарт яхшы да, начар да була алмый, ул үзе генә була ала.
Мансур складтагы цементнын барча партиясен тикшерде һәм аны яраксызга чыгарды. Бу исә зур мәшәкатьләргә китерде. Тиз арада заводка очарга туры килде. Анда баргач, алар цемент заводынын илледән артык цемент маркасы чыгаруын белде. Алга киткән илләрдә исә цемент маркасы биштән дә артмый. Шушы күпләгән төр катлаулылык китереп чыгарган да инде: бу кадәр марканы стандарт югарылыгында әзерләп кара син! Әлеге күпләгән төр үз эшенә жавапсыз караган житештерүчеләр өчен кулай. Цемент житешмәгәндә, теләсә ниндине алырга әзерләр барында сыйфатны кем тикшереп торсын? Һәр төзелеш оешмасынын да үз лабораториясе юк.
Мансур инженерларына анализ ясарга боерды. Нәтиҗә куанычлы түгел иде: барлык маркага да күләм, күпертелгән цифр бирер өчен тиешсез рәвештә органик кушылмалар өстәлгән. Төзелешкә бит сыйфатлы цемент кирәк. Анын шикаяте буенча, әлбәттә, тиешле чараны күрделәр. Бер цемент комбинатын аеруча мөһим төзелешләр өчен үзгәртеп кордылар. Анын тәкъдиме буенча, халыкара танылган, кабул ителгән биш марканы гына калдырдылар. Хәзер Мансурга «аеруча мөһим» дигән терминны кертү оят булып тоелды. Барлык цементка да әйтәсе булган ул
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
48
терминны!
Аеруча мөһим төзелеш? Хәзер генә анлады: төзелеш башкача да була микәнни? Өй, мәктәп, күпер, завод, фабрика, балалар бакчасын, тулай торакларны начар итеп төзеп буламыни? Югыйсә, алар «аеруча мөһим»гә кертеп каралмыйлар. Әйе, биш ел элек үз төзелешенә сыйфатлы цемент кайтартканда, Мансур аеруча мөһим төзелешләр бар дип фикер йөртә иде. Хәзер менә үкенә... Проектлаучылар да, химик сүс җитештерү комбинатын төзүчеләр дә шулай уйлаган булса? Әгәр бу төзелеш баштарак «аеруча мөһим» исемлегенә кермәгән булса? «Кайдан килгән төзелеш расизмы бу, ай-һай!» — Мансур югалып калган иде.
Әйтик, футбол матчлары Красноярскида булсынмы, Владивостокта, Хабаровскида яки Ташкенттамы — аларга Львов, Ленинград, Ереван яки Тбилисидагы хөкемдарлар бригадасы чыгып китә. Әлеге бригадага Мәскәү вәкиле күзәтчелек итә. Футбол федерациясеннән дә хөкемдар-матч инспекторы катнаша әле! Нәтиҗәсе булмаган, гел борчулар гына китергән футболга никадәр игътибар бирелә! Төзелешкә дә хөкемдар-инспекторлар, белгечләр билгеләнсен иде ул! Дәүләт төзелешенен карары ачык: койрыклы төзелешләр исемлектә азрак булсын...
Мансур уйларын башка, күнелдә якты хатирәләр калдырган вакыйлар ягына авыштырырга тырышты, юкса авыр уйлардан котылам димә. Шулчак кемдер арттан килеп анын күзен каплады. Мансур хушбуй исеннән анын кемлеген шундук чамалады... Йомшак, нәфис куллардан сизелеп торган наз бөтен гәүдәсенә таралды, кызнын татлы сулышыннан оеп, ул дәшәргә кыймый торды. Аннары, кулны алып, иреннәренә тидерде.
— Шактыйдан бирле күзәтәм, сине тагын ниндидер уйлар биләп алган, ахры? — диде Ксана.
Кызнын якын күреп соравыннан анын җаны эреде, күнелен басып торган авыр уйлары таралып, юкка чыкты. Ул, елмаеп, җавап бирде:
— Шулай тоелган гынадыр. Кәефем бик әйбәт. Бүгенге кичне ничек уздыру хакында уйлана идем. Сюрпризым бар, әмма кичкә кадәр түзәргә туры килер, гүзәлем.
Ул арада палуба туристларнын шат-көр тавышларына күмелде. Сагышларын Истанбул ярларында калдырган булсалар кирәк: кәефләре шәп, күнелләре күтәренке. Барысы да бәйрәмчә киенеп, сонгы, саубуллашу мәҗлесен көтә.
Озакламый Мансур белән Ксанага Наталья кушылды һәм, өчәүләшеп, палуба буйлап сөйләшеп йөрделәр.
— Сез шулкадәр сүзгә мавыккансыз, хәтта кичке ашка чакырганны да ишетмәдегез. — Наталья сәгатенә карап, аларга серле караш ташлады.
— Бүген кичке ашка барып тормаска тәкъдим итәм, — диде Мансур.
Кызлар кызыксыну чаткылары кабынган карашларын ана төбәде. Мансур Ксанага карап елмайды:
— Сез яраткан ресторанга сонгы кичке ашка чакырам. Тик бераз гына сонрак, түзәрсезме ?.. — диде.
—Дулкынланудан бит очлары алланган кызлар: «Ай, Мансур да, һай, Мансур» — диештеләр. Очкынланып, берсен-берсе бүлә-бүлә: — Ник безне кисәтмәдең? Алай ярамый бит инде, андый тантаналы саубуллашу мәҗлесенә әзер түгелбез, киемнәребезне алыштырырга кирәк... — дип чыркылдаштылар.
Сөенечләреннән балкып, атлый-йөгерә каюталарына киттеләр.
Кызлар ресторанга килгәндә мәҗлес кызып бара иде. Мансур залдагыларнын ташыган шатлыгын аңлый алмады. Туган якларына кайтуга, тиздән коры җиргә аяк басуларына шатланамы, әллә диңгез, кораб белән шулай хушлашалармы — белмәссең? Хәер, барыбер түгелмени, иң мөһиме — бар да үзләренчә бәхетле иде.
Алар гадәттәгечә көзгеле дивар янындагы крахмал эскәтер белән капланган купшы өстәлгә урнаштылар. Өстәлдә хрусталь вазага чәнечкеле, озын нечкә сабаклы
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
49
розалар бәйләме куелган иде. Чәчкәләр һәркемнең игътибарын җәлеп итәрдәй матур иде. Хуш ис бөркеп торган чәчәк бәйләменең яртысы ак, яртысы ачык кызыл розалардан тора. Букет шушы үзенчәлеге белән игътибарны җәлеп итә һәм сорау туа: ни өчен ул шулай ясалган? Берәр сер яшеренгәнме монда? Өстәл янына урнашуга, Мансур белән ике кыздан зал күзен алмады диярлек.
— Нинди матур чәчәкләр...— Ксана вазага үрелде дә розаның хуш исен күкрәген тутырып иснәде һәм як-ягына каранды: башка өстәлләрдә чәчәкләр күренми иде.
Натальяның түземлеге санаулы иде, залга күз ташлап алды да, хатын- кызларга хас кызыксыну белән:
— Мансур, мондый затлы чәчәкләр ник безнең өстәлдә генә ул? — дип сорады.
Мансур җавап урынына серле генә елмайды һәм аның «сәбәбен» мәҗлес ахырына кадәр ачыкларга вәгъдә бирде. Сере исә гади генә иде. Алар Босфордагы ачык ресторанда чәй эчкәндә, кинәт егетнең башына кызларга нинди дә булса бүләк ясыйсы иде дигән фикер килде. Юл аркылы гына чәчәк кибете күренде. Ул официанттан чәчәк кибетеннән теплоходка, аның каютасына чәчәк китертүләрен үтенде. Чәчәк бәйләменең бу кадәр купшы булуына ул үзе дә гаҗәпләнгән иде.
Кич шәп үтте: күңелләре булганчы биеделәр, җырладылар, тәмамланып килгән сәяхәттә булган вакыйгаларны кат-кат исләреннән уздырдылар. Берсенең дә иртәгәсе көн турында, ләм-мим, авызыннан сүз чыкмады. Мансур кызларның теплоходтан туры аэропортка китәселәрен белә иде. Теплоход Одессага килгәч ике сәгатьтән Кишиневка самолет күтәрелә. Бу юлы рестораннан барысы бергә кузгалды — бәйрәм тәмамланды.
Мансур да, кызлар да моны тойды. Күнегелгән җылы һавалы, якты йолдызлы көньяк төнен салкынча һава алмаштырган. Диңгезнең шаулавы үзгә, аның салкын тамчылары палубаны коендыра. Дулкыннары, усалланып, тепдоходны селкетә. Бу үзгәрештән теплоход читтә калмаган — музыка тынган, ә ерактагы утлар кисәтү утлары булып тоела.
—Шуның белән шул, мин сезгә вокзалдан шалтыратырмын... — диде әкрен генә Ксана.
—Кирәк бит, ә! Сәяхәт дәвамында беренче шторм.... — Биткә килеп сыланган салкын җилдән ышыкланып, әңгәмәне дәвам итәргә тырышты Наталья.
Әмма әңгәмә куермады... Нәркайсы үз уена чумды. Бераздан саубуллаштылар...
Инде йокыга талам дигәндә, теге мәкалә Мансурның исенә келт итеп килеп төште. Тукта, бердәнбер рәсми җавапны кем җибәргән әле? Ялгышмаса, хат астында хатын-кыз фамилиясе тора, обкомның икенче секретаре дип язылган иде.
Йокысы тынычсыз булды, берничә тапкыр саташып уянды — әллә дулкынланудан, әллә дингез шавыннан — аңламассың. Дулкынланудан дисәк, дөресрәк булыр: ул бит иртәгә өйдә булачак. Актүбәгә очасы самолет Кишиневныкына караганда бер сәгатькә соңрак күтәрелә. Шунысы гаҗәп: йокылы-уяулы шушы төндә дә ул Африка, андагы төзелешләр белән саташты. Башкарган эшләренә хисап тотты бугай...
Иртә белән шаккатмалы хәл: диңгез элеккечә җәйрәп ята, күктә, ягымлы нурларын сибеп, кояш балкый, шаян җил биттән сыйпап уза. Теплоход өстендә акчарлаклар бөтерелә, димәк, ярга ерак калмаган.
Кызлар иртәнге ашта күренмәде. Йоклап калдылар микән? Әллә чәчтарашханәгә киткәннәрме? Ни дисәң дә Ауропадан кайталар бит.
Мансур палуба буйлап әйләнеп килде. Су яратучылар бассейнны сырып алырга өлгергән, араларында берничә хатын-кыз да бар. Төньякта яшәүчеләрдер болар, мөгаен, теплоходта уздырасы соңгы сәгатьләрен кызынып, коенып, гомумән, файдаланып калмакчы булалар. Мансур исә рәсми хатның соңгы юлларын тәгаенләү өчен китапханәгә китте. Кирәкле гәҗитне тиз тапты. Хәтере ялгышмаган икән, кулны партия обкомының икенче секретаре куйган. Гәҗит төпләмәләрен урынына куйгач,
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
50
Мансур китапханә мөдиренә рәхмәт әйтте һәм саубуллашып чыгып китте.
Кинәт...электр тогы тәэсир иттемени, барган җиреннән туктап калды. Төньяк Казакъстан! Ул бит анда тегермән белән элеватор төзеде. Вакыт ягыннан карасаң, гәҗиттәге елларга туры килә... Мансур барысын да исенә төшерде: ул комбинатны яхшы белә , бик яхшы белә! Дулкынланудан ул якындагы шезлонгка ашыкты. Аның яңакларына ут капты, үзен уңайсыз хис итте...
Ул елларда Казакъстанда тегермән белән элеваторны кирәк санынча төзегәннәр иде, шуңа трест башка сәнәгать оешмаларыннан заказлар кабул итә башлады. Зур химия еллары иде, бөтен илдә әлеге сәнәгать өлкәсендә комбинатлар күпләп төзелде. Тегермән һәм элеваторны тапшыргач, Мансур да «химия» төзелешенә командировкага эләккән иде.
Менә хәзер, гәҗиттән укыгач кына, комбинатның тулы исемен белде. Ә ул чакта...
Төзелеш өченче елын дәвам итә иде инде, беренче көннәреннән үк авыр барган, әле бу, әле теге җитмәгән. Мансур бу койрыклы төзелешнең ахырына кадәр эшләргә тиеш булса да, ярты елдан китәргә мәҗбүр булды. Проект документациясе әзер булмаган төзелеш туктап калгач, Мансурны трестка чакыртып алдылар. Шаккатмалы хәл: төзелешне башлагыз, документациянең калганын аннары бирербез, дигән булганнар. Мансур комбинат төзелешенә тулысынча кереп китә алмаганга, хәтереннән җуелган булган, күрәсең. Менә ничәмә-ничә еллардан соң исенә төшерде.
Бу корылманы ул салмады һәм ул тапшырмады. Ярты ел буе Шәяхмәт Корбан улына, үзен бу сакаллы төзелештән алуын сорап, телеграмма арты телеграмма яудырды. Ул үзен гаепле санамады, чөнки теләсә дә, берни эшли алмый иде.
Эшсез һәм чарасыз узган шул ярты ел эчендә ул инженерлар белән проектны тикшереп чыкты. Әгәр төзелеш кузгалып, чын-чынлап эш кайный калса, эшчеләргә түләргә акча юк иде, чөнки бар булганы шушы эшсез утырган үле сезонга түләнеп барылган. Проект документларын тикшергәндә чистарту корылмаларын комбинат өчен яраксыз дип тапканнар иде. Химиянең көнкүрешкә ныклап керүен күздә тоткан хәлдә, инженерлар чистарту корылмаларының төп җитештерү корылмасыннан да кыйммәтрәк булачагын таныды. Бу фаразлау, уйланулар гына түгел, чынбарлык, исбатланган нәрсә иде. Шул чакта ул һәм аннан өлкәнрәк, исемле, танылган төзүчеләр нәрсә эшләде? Проект институтына, Дәүләт төзелешенә мөрәҗәгать иттеләрме, гәҗитләрдә мәсьәләне күтәрделәрме? Юк шул, кыл да кыймылдатмадылар. Бу сөйләшүләр прораб бүлмәсеннән читкә чыкмады. Их, дөрес уйлаган бит алар ул чакта! Заказ бирүче, генераль подрядчы «проект институты эше бу, андагы докторларның башы авыртсын» дип исәпләделәр шул. Йә шуннан? Инде соңрак, тәҗрибә туплагач, ул бу хакта сүз кузгаттымы соң?
«Ярар инде, мин эндәшмәдем ди, безнең өлкәдәге абруйлы шәхесләр, әйтик, төзелешкә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр ник читтә калды? —дип өзгәләнде ул. — Терентий Семенович Мальцев, мисал өчен, гомере буе җирне саклау һәм аңа хөрмәт белән карау өчен көрәште, ул кайда? Вакытында ул нинди генә сүзләр ишетмәде, әмма чигенмәде һәм вакыт аның хаклы булуын раслады».
Шундый тәҗрибәсе була торып, ул чистарту корылмалары турындагы мәсьәләне күтәрергә тиеш идеме? Әйттеме, чыгыш ясадымы, яздымы ул чакта? Әйе, язды, әйтте дә, әмма үзе җаваплы булган корылмага карата гына. Димәк, үз каланчасыннан ерак китмәгән булып чыга... Үз эшенә битараф булмаган белгечләр үз бакчасыннан читкәрәк чыгып фикер йөртә, җәмәгатьчелекнең игътибарын каршылыклы мәсьәләләргә юнәлтеп, теләкләренә ирешә дә. Ул да бит төзелешнең төп кагыйдәләре турындагы мәсьәләне күтәрә ала иде. Чыгымнар аз, арзанлы, тиз аклана торган проектлар кат-кат тикшерү узарга тиеш! Коры сүзгә ышанырга ярыймы соң? Күпме кирәкмәгән проект кире кагылыр, күпме акча янга калыр иде. Булыр-булмас бер проектка ябышканчы, биш проектка акча түгеп, арасыннан берне сайлап алу дөресрәктер. Монысы — хуҗаларча эш итү дип атала...
ДИҢГЕЗ АША ЯЛГЫЗ
51
Кем-кем, ләкин ул ил өчен капиталь төзелешнең күпмегә төшәсен һәм уңышсыз проектның никадәр зарар саласын яхшы белә. Төзелеш исә елдан-ел кыйммәтләнә бара. Хәзер гади комны да зур шәһәрләргә меңнәрчә чакрым илтергә кирәк. Комнан башка измә ясап булмый. Ком, вак таш, кызыл балчыкның чыганагы сәнәгать үзәкләре янында күптән юкка чыкты. Шулай ук урман, металл, пыяла, су һәм энергия — берсе-бер кирәк дәрәҗәдә түгел. Санаган саен саный торган заман килде...
Чит илдә аңа еш кына теге яки бу проектны бәяләү хакында мөрәҗәгать итәләр иде. Нәтиҗә ясаганда ул беркайчан да ялгышмады. Ни өчен ул үз иленең проблемаларыннан читләште? Әллә читтән караганда яхшырак күренә башладымы? Бәлки, хәзер тәҗрибә туплагач, аңа төзү белән генә түгел, исәпләү белән дә шөгыльләнә башларгадыр?.. Үз-үзенә ышанычы нык, көче күп — бу аз нәрсә түгел...
Уйлар, уйлар, бетмәс-төкәнмәс уйлар Мансурның тәмам тынычлыгын качырды...
Аның тормышка яңача карашы һәм эш тәҗрибәсе барысын да яңабаштан башларга кирәклеген сиздерә иде...
Еракта Одесса күренде. Теплоход өстендә, талгын музыка тавышын күмеп, һәрвакыт ач тамакларын кайгырткан акчарлакларның ачы тавышы ишетелә...
Мансурның элеваторлы һәм пычрагын елгага агызган комбинатлы туган ягына бер сәгатьлек ара калып бара иде...
Октябрь 1985 ел, Ташкент 

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН тәрҗемәсе