Логотип Казан Утлары
Бәян

ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН

ИСТӘЛЕКЛӘР
Сәясәт һәм милли аң
Университетта барлык фәннәр политикалаштырылган булса да, чын политиканың нәрсә
икәнлеген студент елларында без рәтләп аңламадык та, ахрысы. Нәрсә язалар, нәрсә сөйлиләр
— шуңа ышандык. Нич югы, мин үзем шундый булдым.
Яшь чакта безне иң элек, барыннан да элек тамак кайгысы, өс-баш кайгысы буып торды.
Безнең ярты гомер аудиториядә, ярты гомер чиратта үтте. Халык, милләт турында уйланырга
вакыт та калмады. Хәер, бик үк алай да түгел. Халык, милләт һәм киләчәк турында без
беркайчан да уйланудан туктамадык. Ләкин күбрәк хыяллану белән шөгыльләндек. Анысы да
бары юлда йөргәндә генә, аннан соң йокы аралаш төштә күргәндә. Университетта без дөньяда
бик күп халыклар булуы, аларның бай, бәхетле дәрәҗәле булуларын белдек.
Безнең дә үз халкыбызны данлы итәсебез килде. Безне иң элек, барыннан да элек әдәбият,
культура кызыксындырды. Кешене кеше иткән, халыкны — халык иткән нәрсә — әдәбият.
Югары дәрәҗәдәге әдәбият. Барлык халыклар кызыгып, көнләшеп укырдай әдәбият. Еш кына
миңа шулай тоелды. Еллар буена мин үземне шундый югары әдәби әсәр иҗат итү өчен
әзерләдем. Культураның, әдәбиятның, димәк, халык- милләт тормышының башка яклары,
башка юнәлешләре булуы турында без, әйтерсең, күз алдына да китерә алмадык. Кая ул
шундый шартларда политика турында уйланулар!
Ләкин безнең заманда да саф шигырь-хикәя турында гына түгел, чын политика, чын
тормыш турында да баш ватучылар булды. Көз көне иде, ахрысы. Бөтен ил СССР Верховный
советына сайлауларга әзерләнә. Кая карама лозуглар, плакатлар. Сайлау участоклары, сайлау
комиссияләре, сайлау өчен әзерләнгән аерым бүлмәләр, кызыл җәелгән өстәлләр, өстәлләрдә
беркем укымый торган газета-журналлар.
Ул вакытларда мин сайлауның нәрсә икәнлеген һәм аның ни өчен кирәклеген аңлый
алмый аптырап бетә торган идем. Нәрсәне дә булса сайлап алу, сайлап кую өчен сайлана
торган нәрсә кимендә ике булырга тиеш. Шуның берсен сайлап аласың, сайлап куясың. Русча
«выбор», «выборы» да шуны күздә тота. Ә монда бер «исем» сайлыйсың. Күп вакытта син аны
күрмисең, белмисең. Әйтик, иптәш Сталин, Молотов, Ворошилов... Аларны бөтен ил белә, ә
монда син ниндидер Фәләнев, Төгәневне сайлыйсың имеш.
Шулай уйланган чаклар еш булды. Бу турыда кычкырып әйтергә, йә булмаса берәрсе
белән фикер алышырга башыңа да килми. Аны эчтән генә уйлыйсың да, онытасың. Тарих-
филология факультетының рус әдәбияты факультетының рус әдәбияты бүлеге студенты
Васильев та, күрәсең, шулайрак фикер йөрткән.
Дәвамы. Башы алдагы санда
Белемле кеше буларак бу, күрәсең, Конституция статьяларын да өйрәнгән. Тоткан да бу,
сайлау көнне сайлауга барудан баш тарткан.
Мондый хәбәр ишетеп, башта комиссия членнары, аннан комиссия председателе барган
Васильев янына. Болай да кузгата алмагач, факультет җитәкчеләре барган моның бүлмәсенә.
Кем килсә дә, караватында сузылып тик ята ди, җүнсез. Сайлау мәҗбүри түгел, сайламаска
минем хакым бар, дип әйтә ди. Шуннан соң иң ахырда, өченчеме-дүртенчеме курс студенты
Васильев янына университет ректоры Ситдиков үзе киткән. Без тора торган дүртенче
торакның ишек алдында өч-дүрт машина, ниндидер кешеләр телефон баганасыдай басып
торалар. Ситдиковны тәрәзәдән мин дә күрдем. Васильев ректор үгетенә дә бирешмәгән, үз
сүзендә калган.
Икенче-өченче көннәрне студентлар арасында сүз бары шул турыда гына булды.
Озын чәче күзенә төшеп торган, зур күзлекле, тәбәнәк буйлы Васильевны мин күреп
177
беләм. Көлгәнен, шаярганын хәтерләмим, гел үртәлеп, ачуланып сөйләшүе генә истә калган.
Аның шундый кыланышына без шаккаттык. Мин берни аңламадым. Васильев миңа акылдан
шашкан кеше булып тоелды. Тапкан — сайлаудан баш тарта имеш! Шуның белән нәрсә исбат
итә дә, нәрсәгә ирешә ала соң ул? Ирешкәне шул булды — сайлаулар үтеп, бераз шау-шу
басылгач, аны алып киткәннәр дип ишеттек.
Шул ук өченчедәме, дүртенче курстамы Мәҗит Рафиков дигән студент белән бер бүлмәдә
тордым. Мәҗит армиядә булган, сугышта катнашкан. Кайсыдыр кулында берме-икеме
бармагы юк. Бездән калкурак, гәүдәгә тазарак. Өстендә яхшы яшел гимнастерка, френч,
аягында хром итек. Сөйләшкәндә сүзләрне ничектер сәер итеп, тезеп кенә сөйли, бераз гына
артистлык галәмәте сизелә. Шунлыктан миңа ул кылана булып тоела. Көлгәндә дә
кирәгеннән артык кычкырып көлә сыман. Ләкин мактанчык та түгел, тар күңелле дә түгел,
ягымлы, эчкерсез. Рус әдәбияты бүлегендә укый. Үзе татарча шигырьләр яза. Русча
язгандырмы, юкмы — хәтердә калмаган. Җыелышларда, түгәрәк утырышларында катнаша,
татарча шигырьләрен укый. Шигырьләрен безнең «Әдәби сүз» дип аталган стена газетасында
да бастыра.
Мәҗит Рафиков үз яшьләрендәге өлкәнрәкләр белән генә аралаша бугай. Бер бүлмәдә
торсак та, аның белән серләшеп, сүз озайтып утырганымны хәтерләмим. Бергә торган
еллардан бары бер генә сүзе истә калган. Ничектер бервакытны «Минем беркайчан туйганчы
ашаганым булмады», — диде бу. Безнең өчен бу әллә ни яңалык түгел. Без үзебез дә шундый
хәлдә.
Бервакыт моның янына шар күзле дип әйтимме, кара чәчле чибәр генә бер татар килеп
йөри башлады. Каян, ничек очрашканнардыр, ничек танышканнардыр — әйтә алмыйм. Бер-
ике мәртәбә безнең бүлмәдә кунып та калды. Бер-берсенә болар русча шигырьләр укыйлар,
бәхәсләшәләр, без белмәгән әллә кемнәрне искә төшерәләр. Милләт турында да сүзләр
ишетелгәли. Иң гаҗәбе шул: әлеге ят иптәш Төркияне, төрек әдәбиятын яхшы белә икән.
Мәҗит Рафиков рустан, русча тәрҗемәдәге инглиз, француздан мисаллар китерсә, бу төрекчә
генә сиптерә.
Соңыннан беленде, бу иптәш Мозафаров дигән кеше икән. Сер итеп әйткән, сугыш елында,
имеш, Төркиядә илчелектә эшләгән, шунда төрек телен, төрек әдәбиятын өйрәнгән. Илленче,
алтмышынчы елларда шул Мозафаров Матбугат йортында чуалып йөрде. Ниндидер
редакциядәме, Главлиттамы эшләде. Миңа да сыланып караганы булды. Сүзлек төзим,
принцибы шундыйрак булачак, син ничегрәк уйлыйсың — синең белән бер сөйләшәсе бар әле
иркенләп, диештергәләде. Мин беркайчан да аның белән якынаеп китә алмадым. Ниндидер
чит һәм салкын бер иптәш иде ул.
Мәҗит Рафиков белән без бер бүлмәдә бер генә ел тордык. Икенче елны күренмәс булды.
Бик соңлап мин аның кулга алынганлыгын белдем. Ник алганнар, ни өчен? Беркем берни
аңлата алмады. Шул ук елларда университеттан, пединституттан берничә татар студентын
кулга алганнар. Без аларын да бик соңлап кына белдек. 1956 елда алар барысы да акланып
кире кайттылар, яңадан укуга кабул ителделәр.
Мәҗит Рафиков кебек кайберләре танылган каләм осталары булып киттеләр. Теге елларда ни
өчен кулга алынулары турында мин таныш-белештән сораштырып карадым. Алар үзләре
берни әйтмиләр, Мәҗит Рафиковны, имеш, милләтчелектә гаепләгәннәр. Аның милләтчелеге,
имеш, шул булган — җәй көне каникулга кайткач, авылда кәләпүш киеп йөргән. Көлкеме?
Хәзер, бәлки, чынлап та көлкедер. Ләкин ул елларда көлүче булмагандыр дип уйлыймXXXIX.
Сугыш елларында Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән бер татар диңгезчесе шундый хәл
сөйләде. Сугышка кадәр ул шигырьләр язган, тел, әдәбият белән кызыксынган. Бу эшен
флотта да дәвам иттергән, буш вакытларда шигырь язып, күрәсең, җыелышларда «татар
әдәбияты», «татар культурасы», тегесе-монысы турында сүзләр ычкындыргандыр. Моңа шик
төшкән. Күзәтә башлаганнар. Бер заман ничектер моны эләктереп тә алганнар. Тентү
вакытында моның чемоданында башка китап- дәфтәрләр арасында «төрекчә-русча сүзлек»
табылган. Сугышка кадәр Мәскәүдә чыккан ул сүзлекне мин дә беләм. Дәүләт
типографиясендә, Главлит рөхсәте белән басылган. Читтән дә кертелмәгән, Советка каршы
пропогандасы да юк. Шулай да әлеге диңгезчене хәрби трибунал ун елгамы, унбиш елгамы
XXXIX М.Рафиков, Г.Тавлин, А.Гыйләҗевнең кулга алыну сәбәпләре турында мәгълүматны »Сүнмәс утлар
балкышы» дигән китапта Г.Тавлинның «Афәт» дигән романына бирелгән »Аныклагыч мәгълүмат» тан
алырга мөмкин. 384 б. Ред.
НУРИХАН ФӘТТАХ
178
хөкем иткән.
Күптән түгел, моннан ике-өч элек Уфадан бер карт килеп чыкты. Уфа ягыныкы булса да,
яшьлеге моның Ленинградта үткән. Шунда ук институт бетереп, ниндидер заводта инженер
булып эшләгән, блокада кичергән. Шул сөйләде. Ленинградта хәзер дә илле мең чамасы татар
бар икән. Сугышка кадәр татар мәктәпләре, татар клублары булган, татарча концертлар
куйганнар. Куркыныч утыз сигездә шундый хәл булган. Бу карт эшләгән заводта бик матур
көчле тавышлы бер инженер булган. Бер кичне болар завод клубында татарча концерт
куйганнар. Матур тавышлы инженер җырлаган. Татарча җырлаган өчен, матур тавышлы
булган өчен халык яраткан аны. Болары имеш-мимеш. Чын «имеш-мимеш», чөнки мин аларны
үз колагым белән ишеттем. Исем- фамилияләрне язмыйм, берәр төрле хәреф хатасы китәр дип
куркам. Ясалма исем куясым килми. Бу — әдәби әсәр түгел. Бу — истәлек, бары чыны гына.
1952-53 елларда Чистайда газета редакциясендә Габдулла дигән (фамилиясе
Сәйфетдинов шикелле) бер кеше белән эшләдем. Ул да минем кебек Казаннан килгән, ул да
тәрҗемәче исәпләнелә. «Сталин байрагы»на материаллар русча әзерләнә, без шуны татарчага
тәрҗемә итәбез. Габдулла абый миннән өлкәнрәк, үзе генә, гаиләсе юк. Элек Казанда юридик
институтта укытучы булган. Кандидатлык диссертациясе язган. Шул диссертациясе белән
янган да.
Моны институттан куалар. Ни өчен икәнен әйтмиләр, күрәсең, милләтчелек өчендер. Үзе
турында ул беркайчан берни сөйләми иде. Шуннан бик нык истә калган: Габдулла абый татар
телен, әдәбиятын теләсә кемнән яхшырак белә, теләсә нинди очракта Тукай сүзләре белән
җавап бирә. Тукайны яттан белә иде.
1953 елда без кире Казанга кайттык. Анда-монда Габдулла абыйны очраткан чаклар
булды. Алтмышынчы елларда моның фаҗигале үлеме турында ишеттем. Ул Ленин районында
тора иде. Шунда ниндидер хулиганнар дүртенчеме, бишенчеме каттан баскыч башыннан
күтәреп ыргытканнар моны. Имеш, исерек булган. Исерек булган һәркемне баскыч башыннан
ыргытмыйлар, билгеле. Анысын мин бик яхшы беләм — эчсә дә кеше белән талаша торган,
бәйләнә торган кеше түгел иде ул. Кемнәр ыргыткан? Ник ыргытканнар? Күрәсең, Ленин
районында да, үзе торган йортта да ялгышып Тукай шигырьләре белән җавап бирә торган
булгандыр.
«Әрәм тамак»
Минем «Утлар» дип аталган беренче «олы» хикәям 1948 елда «Безнең хикәяләр» дип
аталган җыентыкта басылып чыкты. Шуннан соң мине «башлап язучылар» рәтеннән санап
йөри башладылар. Ләкин Тукай клубындагы бер җыелышта Шәйхи Маннур әйткән: «Яшь
язучыларны икегә бүлеп карарга кирәк
— берсе «яшь язучылар», берсе «башлап язучылар». Ш.Маннур Н.Фәттахны, имеш, «яшь
язучылар» исемлегенә керткән. Язучылар җыелышында синең исемне дә атадылар, дип, бу
турыда миңа кемдер җиткерде. Минем күңел үсеп китте. Димәк, олы абыйлар мине дә күреп
алганнар! «Утлар» өйрәнчек хикәя. Ясалма, күңелсез хикәя. Шулай да нидер бар. Нәрсә?
«Бүгенге авыл тормышын» дөрес чагылдыру, ахрысы. Бүә. Бүәдә электр станциясе кору.
Караңгы авылга электр уты керәчәкме, кергәнме. Ни генә булмасын, киләчәктә тагын да
яктырак булачак. Ул вакыттагы әдәбиятның бөтен мотивы шул — хәзер дә начар түгел, шулай
да киләчәктә тагын да шәбрәк булачак.
Шуннан соң мин балалар өчен «Тегермәндә» дигән хикәя яздым. Студент елларында,
аннан соңгы өч-дүрт ел бер-ике хикәя белән узды, ахрысы. Кешеләр бәйрәм саен, юбилей саен
шигырь язып, шигырь бастырдылар, уч тутырып акча алдылар, мин туктаусыз хикәя яздым
да хикәя яздым. Язам да, берәрсенә күрсәтеп карыйм. Ошамый — онытып торам да тагын
тотынам, тагын язам. Редакцияләргә илтеп карыйм — юк, басмыйлар. Эшләр гел болай барса,
яшь язучылар, хәтта башлап язучылар рәтеннән дә төшеп калуың ихтимал.
Мин инде күптән зур әсәр язу турында хыялланам. Мин инде аны яза да башладым. Ул
роман булачак. Студентлар турында. «Бүгенге авыл» турында. Ансын да бик озак яздым. 1953
елда Сталин үлгәч, Чистай өлкәсе бетерелде, без «Сталин байрагы» хезмәткәрләре Казанга
кайтып киттек. Казанда без үзебезнең элекке фатирга урнаштык. Чистайга киткәнче мин
Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли идем. Яңадан Казанга кайткач элекке
эшемә кереп тормадым — язучылык белән генә көн күрергә булдым. Мин язарга тиеш. Бары
ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
179
язарга гына тиеш! Үземнең алга мин шундый максат куйдым. Минем өчен бу күптән билгеле
иде инде . Мин чын язучы, исемле данлы язучы булырга тиеш. Минем өчен дөньяда башка эш-
шөгыль юк һәм булырга да мөмкин түгел. Моңарчы Китап нәшриятында, газета
редакциясендә мәҗбүр булган өчен генә селкенеп йөрдем. ВУЗны бетергән кеше кимендә өч
ел эшләргә тиеш. Бу
— закон. Минем стажым өч ел да юк. Шулай да тәвәккәлләргә булдым. Бөтен дөньяны
шаккатырырлык роман язсам, бөтенесе үз урынына утырачак.
Монысы мәсьәләнең бер ягы. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: тору урыны, көндәлек
тормыш, тегесе-монсы. Чистайга киткәнче дә без Чехов урамындагы сигезенче йортта,
Федоровларда фатирда торган идек. Фатир дигәне тугыз-ун квадрат метрлы бер бүлмә. Кухня
янында, кухня аша йөрисе. Зур мичнең бер ягы безнең бүлмәгә чыга. Ләкин ул мич шундый
итеп салынган — безнең бүлмәне түгел, күршедәге хуҗалар бүлмәсен генә җылыта. Бүрәнә
өй. Почмагында тышкы якта бармак сыярлык ярыклар. Кыш көне чыдарлык түгел. Роман
язганда мин бердәнбер өстәл янына утырам. Аякта калын табанлы киез итек, өстә кышкы
пальто. Өйдә яшь бала. Инәкәй. Хатын эштә. Мин бала да карыйм, язам да. Бала җылаганын,
кухнядагы тавышны ишетмәс өчен кайчагында пальтоны башыма каплыйм, колакны
томаларга тырышам.
Моңарчы язарга иркен вакыт булмады. Нәшриятта эшләгәндә көне буе план эше эшлисең,
Чистайда шулай ук үзеңә буш вакыт калмый. Бары ял көннәрендә генә әз-мәз сызгалыйсың.
Хәзер мин тулысынча иҗат белән генә шөгыльләнә алам. Юк, бик үк тулысынча булмады ул.
Мин үземне тулысынча иреккә чыккан кебек хис иттем, ләкин ул ирек чынлыкта т әмугка
әйләнде. Хатын минем язучы булырга омтылышымны якламады. Элегрәк ул бөтенләй икенче
иде. Бит без икебез дә әдәбиятчылар. Университета без бергә укыдык, татар әдәбияты
бүлегендә. Укуны дә бергә тәмамладык. Ул минем хикәяләр язуымны, язучы булырга
хыяллануымны белә. Бу эшне хуплый. Чистайдан кайткач, ул яшьләр газетасына эшкә керде.
Кыскасы, икебез дә язу-сызу белән шөгыльләнүчеләр.
Казанга кайткач, редакцияләрдә эшләп йөри башлагач хатын алыштырып куйгандай
үзгәрде. Көн дә бу минем өчен күңелсез хәбәрләр алып кайта. Синең турында фәлән иптәш
шулай дип әйтте, төгән иптәш шулай дип әйтте. Эшкә керергә кирәк, синнән бернинди язучы
чыкмаячак. Кеше кебек ай саен акча алып кайтмагач, ничек карарга уйлыйсың семьяңны?
Акча кирәк, акча! Әйе, акча кирәк. Көн дә акча кирәк, әледән-әле кирәк. Фатир өчен аена ике
йөз сум, кышка утын алырга кимендә мең сум. Балага чүпрәк-чапрак, фәлән-төгән алырга,
кием-салым яңартырга, тегесенә-монысына...
Бөтен дөньясына төкереп, башны кышкы пальто белән каплап роман язарга утырганда,
минем алай бөтенләй акча юк түгел иде. 1954 елда минем тәрҗемәдә В.Г.Гюгоның
«Хокуксызлар» романы чыкты. Аның өчен заманына күрә күп кенә акча бирделәр. Ләкин көн
дә тукый торгач мин үземне чит кеше, кирәксез кеше итеп тоя башладым. Хатын эшли, ул
мине карый, имеш, ә мин — әрәм тамак. Ул елларда әрәм тамаклыкка каршы көрәш бара.
Газеталарда берсеннән-берсе усалрак мәкаләләр басыла. Чыннан да әрәм тамаклар
булгандыр. Ләкин мин бит тик утырмыйм, урамда селкенеп тә йөрмим. Мин эшлим. Иң
җаваплы, иң авыр хезмәт белән мәшгульмен. Бу үзеннән-үзе аңлашыла кебек. Ләкин хатын
аңларга теләми.
Ул елларда, күрәсең, мине беркем аңламагандыр. Мине хәтта Язучылар союзында да
якламадылар. Кайчан икәнен төгәл хәтерләмим — шул беренче романны язганда микән,
соңыннанрак микән — Афзал Шамов язучылар җыелышында мине чыннан да «әрәм тамак»
дип атаган. Шул сүзне ишеткәч, йөрәккә пычак белән кадагандай булды. Язучы кеше сине
шулай дип атагач, башкаларга үпкәләргә урын да юк.
Ул елларда минем хәл шулайрак булды. Бар ышаныч язылачак романда. Ул менә дигән
булачак. Ул әле шаулатачак бөтен дөньяны! Ул чагында инде беркемнең дә яла ягарга
батырлыгы җитмәячәк.
Роман язылды. Машинкада бастым да көннәрдән бер көнне киттем журнал редакциясенә.
Кулъязманы Габдрахман Әпсәләмов укыды. Редакциядә секретарь булып эшли иде бугай.
Проза секциясе утырышында, ахрысы, беренче хәбәрне Әпсәләмов әйтте: Нурихан Фәттахның
яңа романын укып чыктым, — диде, яшьләрнең әле мондый әсәр язганнары юк иде, — диде.
Мактады, чын күңелдән мактады. Мин канатланып киттем. Ул көннәрдә мин шатлыгымнан
кая басканымны белмичә йөрдем.
НУРИХАН ФӘТТАХ
180
Шулай да иртәрәк сөенгәнмен икән. Күрелмәгән куаныч белән бергә көтелмәгән кайгы-
хәсрәтләр дә килде. Минем тормыш гомумән көтелмәгән шатлык-куанычлардан, кайгы-
хәсрәтләрдән, мавыктыргыч роман сюжетындагы кебек катлаулы конфликтлардан тора. Еш
кына миңа шундый уй килә: минем һәр көнем — үзе бер роман. Мөмкинлегем булса, үз
тормышымның һәр көне турында берәр әсәр яза алган булыр идем кебек. Бер өй эчендә
яшәүче өч-дүрт кеше арасында да һәрвакыт каршылык чыга тора. Дөньяда һәркемнең үз юлы,
үз максаты бар, һәркемнең үз аңы, үз холкы-фигыле бар. Еш кына без менә шуны исәпләп
җиткермибез. Өйдә, эштә туктаусыз каршылык һәм көрәш бара. Хатын белән ике арада
салкынлык көчәйгәннән-көчәя, хәтта дошманлыкка күчә бара. Якынаерга, дуслашырга
бернинди әмәл юк. Ир белән хатын арасында гына түгел, килен белән каенана арасында да
дошманлык. Күптән инде хатын безнең белән сөйләшми. Эштән соң кайта, өйдә хәтта ашап та
тормый. Безне бары бала гына, аннан соң уртак бүлмә генә берләштереп тора кебек. Әнисе
эшкә киткәч, бала безнең карамакта. Ашатабыз, эчертәбез, астын алыштырабыз. Күтәреп
йөрергә алып чыгам. Бервакыт ике куллап күтәреп барганда ул күктә каргалар очып
барганын күрде. Шаккатты. Гаҗәпләнү күзенә-йөзенә чыкты. Кызымны, Наиләмне биик-бик
яраттым. Дөньяда ул минем бердәнбер якын кеше иде, ахрысы. 1955 елның маенда хатын
баланы үзләренең туган якларына, әнисе янына алып кайтып китте. Без ятим калдык.
Күпмедер вакыттан соң хатын кайтты, кызны калдырып кайткан. Ул вакытта минем
канатланып йөргән чак. Романны укыган һәркем мактый. Проза секциясендә тикшерделәр,
журналда басарга кирәк диделәр.
Бер көнне шулай бик соңга калып кайтып керсәм, хатын күченеп чыгып киткән.
Шулай итеп, роман шатлыгы чәлперәмә килде. Бөтен дөнья баш-аяк килде. Көн төнгә
әйләнде. Без инәкәй белән тордык та калдык Федорованың кухня төбендәге бүлмәчегендә,
ярык тагарак янында дип әйтер идем, бик үк дөрес булмас. Мин болай ук булыр дип уйламаган
идем. Мин аны яраттым, чын күңелдән яраттым. Кызым тугач сөенеп бетә алмадым. Ике
арадагы салкынлыкны, каршылыкны да әкренләп бетәр дип исәпләдем. Ни генә булмасын,
мин аңа аерылышыр өчен өйләнмәдем.
Тиешле шартлар булса, без, күрәсең, беркайчан аерылышмас та идек. (Нәкъ шушы
сүзләрне Нурихан үлгәч соңгы тапкыр күрергә, хушлашырга дип килгән Роза ханым Хафизова
да әйтте. — Р.Ф.) Анысы шулай. Ул вакытта яшь гаиләләргә мөстәкыйль тормыш алып
барырга иң гади, иң элементар шартлар җитмәде. Иң кирәге — аерым торак, аерым бүлмә.
Яшьләр картлардан — каенана, каенаталардан аерым торырга тиеш. Монысы да бик зур
нәрсә. Бездә аларның берсе дә булмады. Яшь киленгә каенана гына түгел, квартир хуҗасы да
өйрәтергә, акыл сатарга җай чыкканын көтеп кенә тора.
Боларны мин хәзер бик яхшы аңлыйм. Кайчандыр үлеп яраткан, соңыннан иң явыз
дошманым булып тоелган хатынымны хәзер гаепләргә җыенмыйм (гаепләмим дә). Без бары
аяусыз тормыш, аяусыз шартлар кулында бер уенчык кына булганбыз.
...Минем шәп роман язуым турында әдәбият халкы белеп алды. Очраган бер кеше берәр
төрле мактау сүзе әйтеп китә, сораштыра. Кайбер язучылар кулны кыса. Шундыйрак вакытта
ничектер хатынның да йөзе чалынып калды. Көлеп, ягымлы итеп сөйләшергә чамалап
карады.
Сизеп торам — татулашырга чамалый. Ләкин ул вакытта аның белән татулашыр хәлдә
түгел идем. Безне әле яшьләр газетасы редакциясенә чакырып, өлкәнрәк кешеләр тагын
татулаштырырга тырышып карадылар шикелле. Ләкин анда да берни барып чыкмады.
«Даһи» Брежнев
Нурихан Фәттахның «Сезнеңчә ничек?» романын проза секциясендә дә, Язучылар
союзында да мактадылар мактавын. Ләкин «Совет әдәбияты» журналының редакторы Гази
Кашшаф романны бастырудан баш тартты. Редактор әсәрнең теленә бәйләнде. Телдә чыннан
да халыкчан сүзләр күп кенә. Миңа шундый сүзләрне үзгәртергә, әдәбиләштерергә куштылар.
Мин карыштым. Һәр язучының телендә үзенчәлекле сүзләр, сүзтезмәләр булырга мөмкин.
Мондый нәрсә әдәбиятта рөхсәт ителә. Бу билгеле нәрсә. Ләкин минем нәкъ шундый
үзенчәлекле сүзләргә каныктылар. Бу, билгеле, бер сылтау гына булган. Әсәрнең әдәби
эшләнелеше ярыйсы, идеясе бар. Заманча. Нәрсәсенә бәйләнәсең? Бәйләнгәндә дә бит
ышандыргыч булырга тиеш.
ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
181
Монда минем Гази Кашшаф турында бер-ике сүз әйтеп китәсем килә. Зур гәүдәле, аксак.
Кул таягы белән йөри. Күзлекле. Сугышта булмаган. Университетта соңгы курсларда безне
татар совет әдәбиятыннан укытты. Кандидатлык яклаган, доцент иде.
Бик озак Язучылар союзы тирәсендә йөрде. Сугыш башланыр алдыннан Кашшафны
Язучылар союзы председателе итеп сайлаганнар. Ләкин тора-бара нишләптер председатель
булып Әхмәт Ерикәй калган, Гази Кашшаф редактор булган. «Үзара берәр ничек килештеләр
микән», — диде ул чакта Шәйхи абый.
Гази Кашшафны мин беркайчан ярата алмадым. Әкрен генә, эретеп кенә сөйли, дәртсез,
күңелсез. Ул бит утыз җиденче, утыз сигезенче елларда исән калган кеше. Күрәсең, кырык
мәртәбә үлеп, кырык мәртәбә терелгән, соңгы чиккә җитеп куркытылган, киңәшмичә,
аларның рөхсәтен алмыйча үзлегеннән берни эшләми. Бәлки алай ук та булмагандыр. Хәтердә
шулай калган.
1955 елда Язучылар союзының председателе Гомәр Бәширов иде. Журнал редакторы
белән минем арадагы каршылык берничек тә хәл ителмәгәч, Гомәр абый Гази Кашшафны
романны шул килеш бастырырга күндергән. Җаваплылыкны тулысынча үз өстенә алгандыр,
яисә югарыдагы иптәшләр белән килештергәндер инде. Бу турыда да «сер итеп» кенә Шәйхи
Маннур әйтте: «Сибгат әйтте, идарәдә без аны якладык, диде».
Роман 1956 елда журналда басылып чыкты. Журналдан соң гадәттә китап булып чыга.
Нәшрият планына кертелгән. Кулъязма тапшырылган. Уңай рецензия килде. Ләкин мон да
тагын каршылык килеп чыкты. Монда да татар теленең сафлыгы өчен көрәшүчеләр табылды.
Бу юлы инде андый-мондый гына редактор түгел, нәшрият директоры үзе каршы килә! Аяк
чалу дәвам итә. Нәшриятта матур әдәбият бүлеге мөдире ул вакытта Мөхәммәт Садри иде,
ахрысыXL. Фронтта булган. Әллә капитан, әллә майор. Өстендә әле дә хәрби кием. Шуннан соң
бу тотты да, бөтенесен үз җаваплылыгына алып тиешле кәгазьләргә кул куйды, кулъязманы
типографиягә төшереп тә җибәрде. Ул вакытта директор, бәлки, өйдә булмагандыр. Аннан соң
Мөхәммәт Садри ышанычлы кеше, фронтовик. Аларның сүзе үтә.
Китап басылып чыкты. Укучы ниндидер яңалык күрде. Яшьләрдән, картлардан бер-бер
артлы хатлар килә башлады. Укучы конференцияләре уздырылды. Хәтта рецензия дә
басылып чыкты. Рецензияне тәнкыйтче яисә язучы түгел — Зеленодольскидан Икрам
Фәйзуллин дигән бер һәвәскәр иптәш язды. Илле яшькә кадәр минем китапларга язылган
бердәнбер рецензия булды бу.
Мине хәзер яшь язучылар, өметле язучылар рәтеннән санап йөртә башладылар.
Ләкин күпмедер вакыттан соң ишетелә — ВЛКСМның өлкә комитеты секретаре ниндидер
җыелыштамы, съезддамы — мине пыр туздырып тәнкыйть итеп чыккан. Совет яшьләре
тормышын бозып күрсәткән, фәлән-төгән. Иң кызыгы шул, тәнкыйтьләүче секретарь — рус
кешесе. Роман әле русча басылмаган. Секретарь, билгеле, татарча укый белми. Бу турыда
газетада да язылды бугай. Минем ачу килде. Үзе укымаган килеш ничек итеп тәнкыйтьләп
була икән соң ул? Секретарь исеменә ачулы хат яздым.
Икенче зур әсәрем «Бала күңеле далада» белән дә төрле хәл булды. Роман Казакъстанда
чирәм җирләрне үзләштерүгә багышланган. Илленче елларда Казакъстанда, Себер якларында
дала җирләрендә яңа совхозлар төзеделәр, меңәр еллар буена буш яткан җирләргә иген чәчеп,
азык проблемасын хәл итмәкче булдылар. Яңа совхозларга төрле төб әкләрдән яшьләрне
җибәрделәр. Бу ыгы- зыгы азык проблемасын хәл итү белән бергә, буш җирләрне
колонизацияләүне дә күз алдында тотты. Колонизацияләү турында бер сүз дә булмады, әмма
ләкин патриотизм турында сүз күп сөйләнде. Чирәм җирләрне үзләштерү әдәбиятта иң
дәрәҗәле темага әверелде. Безнең кайбер язучылар, журналистлар Татарстаннан киткән
якташлар янында булып кайттылар, шигырьләр, очерк-мәкаләләр язып чыктылар. Мин
роман язарга исәпләдем. Илле алтынчы-илле җиденче елларда Казакъстанның Павлодар
өлкәсенә барып, берничә ай «Казанский» дигән совхозда эшләп кайттым. Барысын да үзем
күрдем, үзем татыдым. Казанга кайткач, повесть сыман бер нәрсә язып ташладым. Ләкин
укып караган кешеләргә ошамады бу. Бер-ике елдан соң яңадан шул ук темага тотындым.
Уйлап, җентекләп. Ягъни ашыкмыйча. Тагын бер мәртәбә Казакъстанга барып кайтырга
дигән уй да килде. Чирәм җирләрне эшкәртүче яшьләр турында яңа әсәр язам, материал
туплау өчен Казакъстанга барырга дип, Язучылар союзы идарәсенә гариза язып бирдем. Ул
XL 1954-57 елларда бу бүлекнең мөдире Мәхмүт Хөсәен булган. Ред.
НУРИХАН ФӘТТАХ
182
вакытта Союз яшьләргә шулай ярдәм иткәли иде. Гаризада мин мең сум акча сорадым. Мең
сум ул хәзергечә йөз сум була. Әлләни күп түгел, шулай да безнең ише ярлы-ябагайга ярап
торыр иде.
Ул чакта идарә председателе Афзал Шамов. Шактый тупас һәм коры кеше. Формалист.
Гәзитчә әйтсәк, партия кушканча гына сөйләшә. Яшьләрне яратмый. Мине бигрәк тә. Тумышы
мулла малае, ахрысы. Кайчандыр бик күптән туган авылыннан чыгып киткән икән дә, утыз ел
инде кайтканы юк дип сөйләгәннәре истә калган. Үзенең мулла затыннан булган ата-анасы
белән араны тулысынча өзүен күрсәтү өчендер инде.
Гариза биргәч, Афзал Шамов әйтте: яза башлаган романыңның кулъязмасын китер, диде.
Мин аптырап калдым. Бик яхшы беләм — мондый чакта беркемнән кулъязма сорамыйлар.
Нишләп болар миннән генә кулъязма сорыйлар соң? Шулай да кулъязмамны алып килдем,
күрсәттем. Монысы, ахрысы, идарә утырышы вакытында булды. Афзал Шамов кулъязмамны
актарып карады, минем язганнарга күз төшереп алды. Сөйләгәндә шундыйрак фикер әйтте:
кулъязманы укып чыгып тикшерергә, мең сум акчаны шуннан соң гына бирергә, диде. Ни өчен
тикшерергә? Мин анда Советка каршы берәр төрле пропаганда ясап ятмыйм микән — шуның
өченме? Ул, ахрысы, шундыйрак фикерен сиздерде.
Бик нык хәтер калды. Димәк, миңа ышанмыйлар. Чын күңелдән йөрүгә, минем
патриотлыкка ышанмыйлар. Чирәм җирләр турында язу үзе үк патриотизм түгелмени?! Бит
татар язучыларыннан беркем ул темага роман язарга атлыгып тормый!
Афзал Шамовның сүзе бетәр-бетмәс сикереп тордым да, йөзенә бәреп әйттем: «Кашыгы
белән бирә, сабы белән төртә. Кирәкми миңа сезнең мең тәңкә акчагыз!» — дидем дә, ишекне
бәреп чыгып киттем идарә утырышыннан.
1962 елда роман язылып бетте. Чирәм җирләр турында татар әдәбиятында беренче
роман. Укыган кешеләр кире какмадылар. Җиңел укыла, диделәр, тормышны дөрес
чагылдыра, диделәр. Журналда да укыдылар, басарга кирәк, диделәр. Монда инде гадәттәгечә
вак-төяк бәйләнү, аяк чалу, этләшү башланды. Редактор Газиз Мөхәммәтшин сызгалап чыкты
да, яртылаш кыскартырга кушты. Гадәттә журналда романнарны шулай кыскартылган килеш
басалар. Китапта тулы килеш чыкты. Татарстан китап нәшриятында беркем бәйләнмәде,
яратып укыдылар, котладылар. Коридорда икәүдән-икәү генә очрашканда дуслар кулны
кыстылар, мактау сүзләре әйттеләр. Җыелышларда «һ.б.» рәтеннән әйтеп киттеләр.
Заманында күтәреп алынырга тиешле роман тавыш-тынсыз онытылып калды.
«Бала күңеле далада»ны җитмеш җиденче, җитмеш сигезенче елларда искә төшерделәр.
Кинәт кенә мактый башладылар. Чирәм җирләр турында татарда бердәнбер роман, авторы —
патриот, үзе яшьләр белән бергә эшләде, фәлән- фәсмәтән. Ни булды дисезме? Ул елларда
чирәм җирләрне үзләштерүнең юбилей көннәре икән. Бөек революционер даһи Брежнев
тырышлыгы белән без фәлән мең гектар җирләрне үзләштергәнбез, илебезгә фәлән мең
тонна өстәмә ашлык биргәнбез...
1978 елның көзендә «Социалистик Татарстан»нан миңа чирәм җирләрне үзләштерүгә
туры китереп мәкалә язарга тәкъдим иттеләр. Бик теләп риза булдым. Яздым. Артык зур
булмаган мәкаләне, ахрысы, беренче биттә бастырып чыгардылар. Барысы да мин язганча,
тик редакция кечкенә төзәтмә керткән: минем мәкаләдә булмаган «даһи», «бөек» «Брежнев»
кебек сүзләр өстәгән. Шуның өчен кычкырышып йөрмәдем. Бары бераз эч тырналып куйды.
Шул ук елның октябрендә миңа илле яшь тулды. Илле яшь тулган көндә язучыларга берәр
төрле бүләк бирәләр, исем бирәләр. Миңа да бирделәр. Указ, карар гадәттә юбилей
көннәрендә басыла. Минем турыдагысы 1979 елның февралендә басылды. Университетта
бергә укыган Фәния Гайнанова нәшрият коридорында шул көннәрдә көлеп кенә әйтеп куйды:
«Брежневны мактап мәкалә язмаган булсаң, сиңа «РСФСРның атказанган культура
хезмәткәре» дигән исемне бирмәсләр иде», — диде. Ни әйтәсең — дөрес сүзгә җавап юк.
Баш калкыту җилләре
Партиянең ХХ съездыннан соң илдә кайбер үзгәрешләр булды. Элек нахакка
кыерсытылган, сөргенгә сөрелгән күп кенә кешеләр акланды. Галимҗан Ибраһимов, Кәрим
Тинчурин, Шамил Усмановлар яңадан халыкка кайтарылды. Хәсән Туфан, тагын берничә кеше
сөргеннән кайтты. Элек тыелган кайбер башка исемнәр кабатлана башлады. Милли
мөнәсәбәтләр турында бөтен илдә фикер алышу сыман нәрсә булып алды. Газеталарда
ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
183
заманына күрә кыю гына фикерләр дә әйтелде. Бездә дә кайбер җанлану башланды. Ләкин
шуннан ары узмады. Башланды да ташланды. Әкренләп бөтен нәрсә элекке хәленә кайтты.
Бөтен илдә барган җанлану, баш калкыту җилләре белән рухланып сугыш елларындагы
авыл тормышы турында озын гына бер хикәя яздым. Хикәя башта «Кырык дүртнең май
аенда» дип аталды. Хикәядә үзем күргән, үзем татыган тормышны мөмкин кадәр,
батырлыгым җиткән кадәр дөрес итеп, кискен итеп күрсәтергә тырыштым. Ләкин ул шундый
усал һәм дөрес булып чыкты ки, миңа иң теләктәш кешеләр дә каушап калгандай булдылар.
Хикәянең баштагы вариантында туган авылына торф эшеннән качып кайткан яшь хатын,
дөньяда яшәү өчен бернинди мөмкинлек юклыгын күреп, имчәк баласын юл буена ташлап
калдыра, үзе акылдан яза. Укыган абзыйлар хикәянең азагын яхшылык, яктылык белән
тәмамларга киңәш иттеләр. Исеме дә үзгәрде. Заманча, стройга протест булып аңлашылмасын
өчен, хикәя «Артта калган юллар» дип аталды. Шул исемдә ул 1965 елда «Казан утлары»нда
басылып чыкты. Икенче вариантта яшь ана баласын ташлый ташлавын, шулай да аңа юлда
бер атлы кеше очрый. Ул кеше сугыштан яраланып кайткан райком секретаре икән. Хәмдиягә
ул туры юл күрсәтә. Шулай итеп, «юлдан язган» ананы да, баланы да партия коткарып кала.
Хәзер инде хикәянең идеясе тәртәгә керде. Менә дигән социалистик реализм. Күрәсең,
бәйләнмәсләр. Нинди кыю хикәя язган дип мактарлар да әле. Әйе, мактадылар. Гадәттәгечә,
коридорда, чит кеше күрмәгәндә дуслар мактау сүзләре әйттеләр, кыю, диделәр, шәп,
диделәр.
Күп тә үтмәде, тәнкыйть башланды. Һәртөрле җыелышларда, гәзит- журналларда
Н.Фәттахны, «Артта калган юллар»ны сүктеләр. Кем ничек булдыра ала, шулай сүкте. Гариф
Ахуновның Әлмәттән Казанга кайтып, Язучылар союзы секретаре булып эшли башлаган елы
иде, ахрысы. Яңа эшен Ахунов Нурихан Фәттахны сүгеп мәкалә бастырудан башлап җибәрде .
Ул елларда мин редакция, нәшрият тирәсендә бик үк күренмәскә тырыштым. Шулай да бер
барып чыккач, баскычта сабакташым Рафак Тимергалинны очраттым. Студент чагында Рафак
шигырьләр язды, укуын бетергәч тә гәзит редакцияләрендә эшли башлады. Бик озак
«Социалистик Татарстан»ның редактор урынбасары булды. Әле дә шунда. Очрашкач, үзе
коридорда миннән алда бара, үзе кычкырып-кычкырып мине сүгә. Син бөтен илне төрмә итеп
күрсәтәсең, фәлән-төгән. Малай-шалай урынына сүгә. Юкса икебез дә бер яшьтә. Хәзер инде
мактанырга була — мине хәтта партия өлкә комитетының беренче секретаре Игнатьев та
сүгеп чыкты. «Сүгү» димен, чөнки «тәнкыйть» алай булмый. Тәнкыйть ул әдәби әсәрнең
кимчелеген күрсәтә. Болар миңа политик гаеп ташлыйлар. Мине ниндидер «кара көчләрнең»
Советка каршы яшерен көчләрнең бер вәкиле, иң төзәлмәс, иң кире бер вәкиле итеп
күрсәтергә тырышалар. Русча «козел отпущения» дигән сүз бар. Татарда мондый сүз юк,
чөнки «козел отпущения» ул христиан диненә хас йоланы чагылдыра. Башкаларның гөнаһы
өчен кәҗә тәкәсен корбан итеп чалуны аңлата.
Ул елларда мин менә шул корбан итеп чалынган кәҗә тәкәсенә әверелдем. Ничәнчедер
елны идарә председателе Мирсәй Әмир «Казан утлары»ның баш мәкаләсендә, исемне
әйтмичә генә, татар әдәбиятында кайберәүләр «империализм тегәрмәненә су коялар», дип
язып чыкты. «Кәҗә тәкәсе» булып йөргән елларда, хатынның, Руфинаның сөйләүләренә
нигезләнеп «Мөдир Саҗидә» дигән повесть язып ташладым. Повесть журналда да басылды.
1968 елда китап булып та чыкты. Бернинди тәнкыйть юк. Үзенә күрә мәхәббәте дә бар, авыл
тормышы да бар. Җиңел укыла. Мактарлык булмаса да, сүгәрлек түгел. Шулай да ниндидер
бер зур җыелышта партия өлкә комитетының беренче секретаре Ф.Табиев Н.Фәттахны янә
сүгеп чыга. Шул чакны Фатих Хөсни түзми, бөтенесе алдында мине якларга тотына. Н.Фәттах
эшли, менә әле генә «Мөдир Саҗидә» дигән яхшы әсәр язды, әдәбиятка файда китерә,
кебегрәк сүзләр әйтә. Җыелышта катнашкан кешеләр миңа шулай дип сөйләделәр. Табиев
тупас рәвештә Фатих Хөснинең үзенең «башына суккан».
Безнең җитәкчеләр менә шулай тәрбияләделәр безне. Хәзер язуы җиңел. Ләкин ул
елларда җиңел булды дип әйтсәм — телем корыр.
Бернинди гаеп эш эшләмәсәм дә, мин үземне гаепле итеп, чит-ят итеп сизә башладым.
Кешеләр белән очрашмаска тырышам. Җыелышларга бармыйм. Дөньядан, гайбәттән,
куркыту, кысу-изүгә нигезләнгән политикадан аерылырга тырышам. Кыен. Бик кыен. Акча
юк, шуның аркасында өйдә тынычлык юк. Шулай булса да язарга кирәк. Язарга. Бары язу гына
күңелгә әзме-күпме тынычлык бирә, киләчәккә өмет-ышаныч уята ала.
Ләкин миңа алай эшләү дә рөхсәт ителми. Әледән-әле төрле шымчылар, озын колаклар,
НУРИХАН ФӘТТАХ
184
сатлыклар эзләп таба, өйгә килеп керәләр. Дөньядан, политикадан да аерылып булмый —
радио бар. Газета-журналлар бар, чыбыксыз телефон бар. Бервакыт хәбәр ишетелде.
Язучыларның Тукай клубында Черек күлнең бер дәрәҗәле кешесе язучылар алдында лекция
сөйләгән. Хрущев, Брежнев елларында алар шулай халык алдына чыккалыйлар, язучыларны
куркытып, политик яктан «дагалап» китәләр иде. Ә бер кыска буйлы, кара чәчле башкорт
иртәдән башлап кичкә кадәр Язучылар союзы урнашкан коридорда селкенеп йөрде, кешеләр
белән очрашты, дус булып бүлмәләргә кергәләп утырды. Кем кем белән очраша, кем кем белән
дус, кем кем белән сөйләшә — күрәсең, барысын да өйрәнә.
Шулай бер көнне Тукай клубында Черек күл полковнигы: «Кайберәүләр хатынына да
әйтмичә роман язып яталар», дигән. Җыелыштагыларның барысы да минем турыда сүз
барганын бик яхшы аңлаганнар. Шулай да полковник исемне әйтергә кыймаган, ләкин
политик мәсьәләне үткәзеп әйткән: язучылар арасында кемнәрдер яшерен эш белән
шөгыльләнәләр! Ниндирәк яшерен эш? Әйтеп булмый. Факт юк. Куркытылган, өенә, язу
өстәле янына куалап кертелгән Нурихан иптәшнең яшерен эш алып бару кайгысы була да
алмый. Ул шундый шартларга куелган — хәзер аның тормышы чәнечкеле читлеккә ябылган
кебек.
Каян белгәннәр диген минем хатынга да әйтмичә нидер язып ятуымны! Үземнең алай
сөйләнгәнем юк. Хатын Черек күлгә барып зарланып йөрмәгәндер дип уйлыйм. Аңа да
әйтмәгәч, ул каян белсен минем ни язганны.
Дөрес, ул вакытта «Ител суы ака торур»ны яза башлаган идем. Бәлки, шул турыда
ычкындырганмындыр берәрсенә. Тарих турында, татар тарихы турында роман язу — ул
чыннан да җинаять эш. Дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра торган эш.
Мин гомумән алдан кытакларга яратмыйм. Әсәр язу ул ир белән хатын мөнәсәбәте
кебегрәк. Бик сирәк кешеләр генә үзенең иң серле, иң якын, интим эшләре турында
башкаларга сөйләргә яраталар. Өлгермәгән, формалашмаган әсәр турында кычкырып әйтү
кыен. «Хәзер нәрсә язасың?» дигән сорауга да мин теләмичә генә җавап бирәм. Төрле яктан
шундый сораулар ишетелә башлагач, ул турыда бөтенләй сөйләмәс булдым. Отыры ныграк үз
эчемә бикләнә бардым.
Дәвамы киләсе саннарда