Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Арча
Казан арты районнары үзәкләренең борынгысы һәм традицияләре белән аерылып
торганнарыннан берсе — Арча эшчеләр бистәсе. Ул Казаннан 65 чакрым ераклыкта урнашкан.
Арча атамасы тарихи чыганакларда һәм татар халык иҗатында еш очрый.
Казансу ярына утырган Арча Казан ханлыгы чоры торак пунктлары исемлегенә
теркәлгән. 1602-03 елларны эченә алган Казан өязе Теркәү кенәгәсендә Арча шәһәре, Арча
юлы һәм Арча кыры күп тапкыр телгә алына. И.П.Ермолаевның “Казанский край во второй
половине XVI — XVII вв.” дигән хезмәтендә 1567-68 елның август ае белән Арча, Нугай, Чюваш
(югары һәм урта), Алат, Атыз, Иске Йорт юллары искә алына,
Арча тарихы борынгы чорларга барып тоташа. Археологлар борынгы болгар-татар
шәһәре Арчаның яшәү чорын XIII — XVI йөзләр дип билгелиләр.
Хәзерге Арча тимер юл станциясенең көньягында Казан ханлыгы дәвереннән калган
каберташлар сакланган зират булган. Картларның әйтүенә караганда, әлеге ташларның (6-7
данә) күбесе чүп-чар астында калган. Аларның берсе мәчет халкы тарафыннан станциянең
татар зиратына күчерелгән. Әлеге таштагы язуларның сакланышы начар, шулай да «тарих
тукыз йөз иллик...» дигән сүзләрне укып була. Димәк, каберташ Арчада 1542-50 еллар
арасында вафат булган кеше каберенә куелган. Ул чорларда Арча каласы Арча юлының
(даругасының) административ үзәге булган.
Арча өязе 1866 елның 1 сентябрь — 1867 елның 30 гыйнвар арасында «Аграрный вопрос
и крестьянское движение в Татарии XIX века» дип аталган тарихи чыганакта телгә алына,
1236 елда Болгар дәүләте җирләре монголлар тарафыннан буйсындырылганнан соң болгар
халкы, әледән-әле баш күтәреп, ирек даулап яши. Шундый кузгалышларның берсе 1278 елда
була. Бу турыда, төрле тарихи чыганакларга таянып, Әбелгази Баһадур хан үзенең «Төрки
халыкларның шәҗәрәсе»ндә һәм күренекле татар галиме Шиһаб Мәрҗани «Мөстәфадел-
әхбар фи әхфали Казан вә Болгар» әсәрендә язып калдыралар. Әбелгази язмаларында мондый
юллар бар: «1266-82 елларда идарә иткән Алтын Урда ханы Менгү Тимер баш күтәргән
халыкны буйсындыру өчен Болгар иленә бара һәм ике ел буена сузылган сугышлардан соң,
болгар халкын кабат буйсындырып, җиңү белән кире кайта». Менгү Тимер Болгар илендәге
чуашларны бастыру өчен кайбер рус кенәзләренең ярдәменнән дә файдалана. 1278 елгы
кузгалышларны бастыруда актив катнашкан рус кенәзе Федор Ростиславичка хан үзенең
кызын кияүгә бирә һәм аңа тагын 36 шәһәр бүләк итә. Алар арасында, Чернигов һәм Корсун
кебек шәһәрләр белән бергә,
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
Арча шәһәре дә искә алына. Бу турыда «Степенная книга» дип аталган чыганакта әйтелгән.
Рус елъязмаларына караганда, Вятка ушкуйниклары (юлбасарлары) 1379 елда Арча
җирләренә яу белән киләләр, ә 1496 елда шәһәргә Мамук җитәкчелегендә нугайлар һөҗүм
итүе мәгълүм.
1552 елда Казанны алу вакыйгаларына бәйләп, Арчаны кенәз А.Курбский да искә ала.
Арча турында фәнни хезмәтләр байтак. Е.Малов «Иске Казан шәһәрлеге һәм Арча шәһәре»
дип аталган мәкаләсендә (1853) Арча шәһәренең ныгытмасы һәм аның җиде манарасы
булганлыгын әйтә, аларның һәрберсенең урыны һәм төзелеше турында тәфсилләп сөйли.
В.Л.Борисов, Арча якларында яши торган татарлар сөйләвенә нигезләнеп, бу урында
борынгы заманнарда шәһәр булуын, башта аның Алтын Урда ханнарына, аннан соң Казан
ханлыгына буйсынганлыгын хәбәр итә. Ул Казан университеты каршындагы Археология,
тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләрендә (XVI том, 3 чыгарылыш) урнаштырылган.
«Казан өязе Арча шәһәренең борынгы манарасы» дип исемләнгән мәкаләсендә ул үзе барып
күргән, ул заманнарга инде кечерәеп калган Арчадагы тарихи агач манараны тасвирлый.
Вакытлар үтү белән манара җимерелгән, ләкин автор Казан ханлыгы чорында зур әһәмияткә
ФИРДӘВЕС ГАРИПОВА
160
ия булган бу манараның кайчан салынуын һәм нинди вазифа үтәгәнлеген ачыкларга тырыша.
Билгеле булганча, Арча гербында имәннән төзелгән өч манара бар: анда басу уртасына
урнашкан ныгытма-крепость сурәтләнә. В.Л.Борисов Арча шәһәренең әле дә шушы
гербтагыга охшашлыгын әйтә. Ләкин манараларның тик берсе генә сакланып калган була.
Н.И.Второв бу манараның Казан ханлыгын руслар яулап алганчыга кадәр үк төзелү
ихтималын искәртә, чөнки аның формасы һәм архитектурасы шундый ук борынгы
корылмаларга тартым. А.Артемьев та шушы фикерне куәтләгән. Ул Арча тирәсендәге
борынгы өекнең (урның) сакланып калганлыгы турында яза. Кайбер галимнәр манараны
корал саклау өчен, икенчеләре исә каравыл тору максатында төзелгән дип уйлый. Ләкин
ничек кенә булмасын, ул Казан ханлыгы чорында төзелгән булырга тиеш. «Казан
елъязмачысы» дигән тарихи чыганакта мондый юллар бар: «Ул кала Арча дип йөртелә, нык
итеп шәһәрчә корылган, аның манаралары һәм күзләүләре (бойницалары) бар һәм анда кеше
бик күп, шәһәрне яхшы саклыйлар, үзенең әле беркайчан да алынганы юк. Ул Казаннан 60
чакрым ераклыкта, ерып чыккысыз чытырманлы-сазлыклы җирдә урнашкан. Аңа бары тик
бер юл белән генә килеп яки чигенеп була. Воевода кенәз Симеон күрде: моны алай җиңел
генә алып булмый, халкы бик күп, гаскәре генә дә 15 мең; шуннан соң ул туплар һәм
пищальләр китереп аттыра башлады».
Р.Г.Фәхретдинов Арча Алтын Урда чорының икенче яртысында, ягъни XIV йөз
ахырларында һәм XV йөз башларында барлыкка килгән, дигән фикер үткәрә. Бу фикерен
ныгыту өчен ул Арча шәһәрлегендә табылган Җучи акчасын дәлил итеп ала.
1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, Казансу ярына утырган
Арча каласының 315 йортында 587 ир-ат һәм 751 хатын-кыз көн иткән. 2 чиркәү эшләгән, ял
көннәрендә базар үткәрелгән, приход (мәхәллә) училищесы, күн эшли торган, май ясый
торган һәм башка заводлар булган.
Арча шәһәре стратегик яктан башка болгар шәһәрләре кебек үк уңайлы урынга утырган.
Тау өстеннән Арчаның тирә-ягындагы җирләр уч төбендәге кебек күренеп ята. Шәһәрлек
хәзерге Арча эшчеләр бистәсенең үзәгендә, «Мещаннар чиркәве» тирәсендә урнашкан булып,
Казансуның уң як яр буе һәм зур, тирән чокыр арасындагы өчпочмаклы мәйданны биләп тора.
Казан юлы белән килеп, Казансу аша салынган күперне чыккач та, каршыда ук шәһәрлек
күренә. Арчага менеп җитеп үзәк урамга кергәндә, уң яктагы тирән чокыр аша аның борынгы
урларын күрәсең. Бу өчпочмакның як-якларында элек агач диварлар сузылып, алар арасында
манаралар булган. XVIII йөздә әле ныгытма-кальга тулысынча сакланган булса кирәк, чөнки
шул заман галиме И.Георги аның турында «агачтан төзелгән ныгытмалары булган, ачык
урындагы кечерәк шәһәрчек» дип язып калдыра.
«Арча» сүзенең мәгънәсе күп кешене кызыксындыра. Тарихи әдәбиятта Арча арлар, ягъни
удмуртлар шәһәре булган дигән фикер очрый. Бу фикер белән килешмәвен белдереп,
Р.Г.Фәхретдинов хаклы рәвештә: «Казан ханлыгының үзәк җирендә удмурт шәһәре бөтен бер
татар кенәзлегенең башкаласы була алмый. Арча тирәсендә хәзерге вакытта бер генә удмурт
авылы да юк һәм алар элек тә булмаган. Без Казансу бассейнын, шул исәптән Арча якларын да
бик җентекләп өйрәнеп чыктык, тик бер генә удмурт археологик истәлеге дә тапмадык», —
дип яза. Арча атамасының барлыкка килүен ул артыш үсә торган тауга мөнәсәбәтле итеп
карый (төрки телләрдә арча «артыш» мәгънәсендә кулланыла). Бу фикер игътибарга лаек,
чөнки болгар шәһәреннән Тубылгытау һәм Җүкәтау атамалары үзләре утырган тауда
тубылгы һәм юкә агачлары үсүгә нисбәтән барлыкка килгәннәр. 1552 елда Явыз Иван
Казанны алганнан соң Арчага укчылар һәм казаклар китереп утырта. Арча ныгытмалары
русларга җирле халыкларның һөҗүмнәреннән саклану өчен хезмәт иткән.
Арча исемен йөртә торган бистә Ульян өлкәсендә дә бар. 1649 елда Казан өязенең Арча
шәһәреннән 50 казакны, җир белән тәэмин итеп, Сельдь суы ярына, Сембер ныгытмаларын
саклау өчен күчереп утырталар. Бу казаклар бистәләрен үзләре элек яшәгән шәһәр исеме
белән Арча (Арск) дип атаганнар. Соңыннан бу бистәдән тагын Кече Арча дип исемләнгән
авыл да аерылып чыга. Анысын Кротовка дип тә йөртәләр.
Арча атамасы төркиләр яши торган башка төбәкләрдә дә очрый. Кыргызстанда арча сүзе
белән ясалган атамалар шактый: Арча-Башы бозлыгы, Арча-Башы елгасы, Арчагул авылы,
Арча-Булак авылы, Арча-Даван, Арчалы үткелләре, Арчалы исемен йөрткән алты елга
атамасы, Арчалы - ике авыл исеме, Арчалы үзәне, Арчалы суы елгасы, Арчалы-Тор елгасы бар.
1938 елдан башлап Арча эшчеләр бистәсе категориясенә кертелгән. Ул
161
республикабызның төньяк-көнбатыш өлешендә, Казансуның урта агымында утырган, Арча
районының үзәге.
Анда хәзер кирпеч заводы һәм башка төрле сәнәгать предприятиеләре бар. 1932 елдан
бирле педагогика училищесы эшли.
Арча районы 1930 елның 10 августында оеша. 1990 елда Арча районыннан Әтнә районы
аерылып чыга. Терлекчелектә мөгезле эре терлек үстерү алга киткән. Яңа Кенәр авылында
агач эшкәртү комбинаты, Тукай-Кырлай авылында Габдулла Тукай музее бар.
Арча янында балыклы күлләр җәелеп ята. Алар ел тәүлегендә халыкны балык белән
тәэмин итеп торалар.
Бистәдә чишмәләр дә шактый. Халык бигрәк тә Вахитов чишмәсе суын яратып эчә.
Кешеләр чишмәләрне чистартып, төзекләндереп һәм улакларын карап торалар.
Арча шәһәр статусында.
Дәвамы киләсе саннарда.