ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ ҖЫЕНЫ
2013 елның 24 маенда Татарстан язучыларының әдәби ел йомгакларына
багышланган җыены булды. Көн тәртибендә, нигездә, ике мәсьәлә: берсе
— ТР Язучылар берлеге рәисенең идарә эшчәнлеге турында чыгышы; икенчесе
— хәзерге татар әдәби тәнкыйтенең торышы. Беренче көн тәртибе буенча Язучылар
берлеге рәисе шагыйрь Рафис Корбан чыгыш ясады. Язучыларның алдагы
Корылтаеннан соңгы бер ел вакыт эчендә идарәнең төп эшчәнлеге әдипләрне туплау,
аларны иҗтимагый файдалы эшчәнлеккә тарту, китап укучылар белән якыннан
аралашуга юнәлтелгәнлеген билгеләп үтте. Бу мәсьәләләрне уңай хәл итүгә этәргеч
бирүче шатлыклы күренеш буларак, Язучылар берлегенең Мөштәри урамындагы
яңадан төзекләндерелгән, зәвыклы итеп бизәлгән бинада эшли башлавы ассызыклап
үтелде. Шунда урнашкан Г.Тукай клубы, ишекләрен киң ачып, әдәби
җәмәгатьчелеккә төрледән-төрле чаралар тәкъдим итә башлады. Бер ел вакыт эчендә,
— дип билгеләп үтте Р.Корбан, — танылган әдипләр юбилее уңаеннан, яңа чыккан
китапларны тәкъдим итеп, тәҗрибәле язучылар белән очрашулар һ.б. багышлап
20ләп әдәби кичә үткәрелде. Әлеге чаралар шактый зур финанс чыгымнары сорый.
Без Татарстан хөкүмәтенең һәм Мәдәният Министрлыгының зур ярдәмен тоеп
эшлибез.
Берлек рәисе тукталган мәсьәләләрнең тагын берсе — язучыларны социаль яклау.
Төрле кичәләрдә чыгыш ясаган җырчылар, театр артистлары гына түгел, бәлки
әдипләр дә гонорар ала башлаячак. Агымдагы елның 2нче яртыеллыгында пенсия
яшендәге һәрбер язучы 1000 сум күләмендә матди ярдәм алачак. Тәрҗемә
китапларны чыгару өчен хөкүмәт тарафыннан акча бүлеп бирелү дә билгеләп үтелде.
Әдәби иҗатка килүче яшьләр белән эшләү идарәнең мөһим бурычларыннан
санала. Р.Корбан искәрткәнчә, бу мәсьәләдә активлык җитәрлек булмаган. Шулай да
традицияне дәвам итү рәвешендә яшьләр иҗатыннан тупланган «Ак юл»
җыентыгының икенче кисәге «Дәвам» чыгарылган. Язучылар идарәсе каршында
Яшьләр Клубы эшли башлаган (җитәкчесе Гөлнур Корбанова). Нигездә университет
студентларын үзенә туплаган һәм КФУ доценты, язучы Халисә Ширмән ярдәме белән
эшләүче Клубка берлек рәисе зур өметләр баглый. Аерым алганда, Зиннур Мансуров,
Рабит Батулла катнашында үткәрелгән мастер-класслар моңа нигез бирә.
Мәктәпләрдә укучы яшь иҗатчыларны барлау максатында Татарстан Мәгариф һәм
Фән министрлыгы белән берлектә шигырь язучылар конкурсы оештырылып, 26
апрельдә үткәрелгән Шигърият бәйрәмендә җиңүче 10 укучы тантаналы рәвештә
бүләкләнгән.
Берлек рәисе язучыларның пассивлыгын, төрле чараларда аз катнашуларын
искәртте. Иң борчыганы — әдипләребезнең җитди фәлсәфи, милли, әхлакый,
социаль, сәяси мәсьәләләр белән вакытлы матбугатта аз чыгыш ясавы. Ә бу исә әдәби
иҗатта да чагыла. Үткән бер ел вакыт эчендә вакыйга булырлык, киң
җәмәгатьчелектә кызыксыну тудырып, бәхәсләр уяткан әсәрләр булмады, диярлек.
Шулай да без Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән
берлектә үткәрелә торган бәйгегә зур өметләр баглыйбыз, — дип белдерде
Р.Корбан. — Агымдагы елның 1 августына кадәр сездән авыл тормышын
175
чагылдырган проза әсәрләре көтеп калабыз.
Икенче көн тәртибе буенча хәзерге татар әдәби тәнкыйтенең торышы турында
доклад белән тәнкыйтьче Равил Рахмани чыгыш ясады. Ул әдәби иҗат белән
тәнкыйтьнең бергә янәшә, үзара бәйләнештә яшәвен, бер- берсен тулыландырып
торуга хезмәт итүен билгеләп үтте. Аның фикеренчә хәзерге татар әдәби тәнкыйте
үзенең төп вазифаларын үтәп бетерми. Моның нигезендә бу өлкәдә эшләүчеләрнең
теоретик әзерлеге җитмәү тора. Шуңа да чыгыш ясаучы тәнкыйть теориясе
мәсьәләсенә киң тукталды. Тәнкыйтьнең йомшак булуы әдәби иҗатта гына түгел,
бәлки текстология, әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнүчеләр эшчәнлегенә дә йогынты
ясый. Мисал буларак, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый мирасларын киң катлау укучыга
кайтару, бу юлдагы кыенлыклар турында әйтелде. Г.Ибраһимов әсәрләренең һаман
да совет чорындагы кыскартулар белән чыгуын, олы әдипнең тулы академик
җыентыгын эшләү кирәклеге күрсәтелде. Тәнкыйтьче ачынып тәрҗемә
китапларының камиллектән ерак булуына игътибарны җәлеп итте. Хәтта Г.Тукай
әсәрләренең тәрҗемәләре дә әдәби таләпләргә җавап бирми. Ә, үз чиратында, аларга
вакытында бәя бирелеп, уңай һәм кимчелекле яклары күрсәтелми. Шул рәвешле
хаталар бер китаптан икенчесенә күчеп тора. Р.Рахмани Язучылар берлегенә яңа
иҗатчылар кабул иткәндә дә, ел саен бирелә торган әдәби премияләргә тәкъдим
иткәндә дә әдәби тәнкыйтьнең кирәклеген искәртте һәм бу өлкәне активлаштыру
максатында «Әдәби тәнкыйть» дигән журнал чыгарырга тәкъдим итте.
Тәнкыйтьче-галим, профессор Тәлгат Галиуллин үзенең чыгышын тәнкыйтьнең
әдәби процесстагы ролен күрсәтүдән башлады. Үз вакытында бөек шагыйребез
Г.Тукайның «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер...» фикере бүген аеруча актуаль яңгырый.
Тәнкыйтьне җанландыру традицияләргә таяну һәм яңа юллар, формалар эзләү
рәвешендә барырга тиеш. Бу өлкәдә берберебезгә игътибарлы булу, актив иҗат
итүчеләрне барлау, аларга ярдәм итү сорала. Гомәр Даутов, Фәрит Яхин кебек
тәнкыйтьчеләрнең хезмәтләренә тукталып, аларга кыска гына бәя биреп үтте.
Тәнкыйтьнең йомшак булуы бигрәк тә шигърияттә үзен сиздерә. Аерым алганда, җыр
текстларының әдәби таләпләрдән түбән булуына игътибар ителде. Тәнкыйть яшьләр
иҗатын күз уңында тотарга тиеш, дип саный Т.Галиуллин, безнең исә яшь
иҗатчыларга тиешле бәя биреп, кайсыларының М.Цветаевага яисә В.Маяковскийга
иярергә тырышуын, кайсыларының үз юлын, иҗат стилен эзләвен ачык итеп күрсәтеп
биргәнебез юк. Галим татар әдәби тәнкыйтенең үсешен академик тәнкыйтьне
җанландыру белән бәйләп карый.
ТР Язучылар берлеге идарәсе каршындагы тәнкыйть секциясе җитәкчесе
Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйтьнең артта калу сәбәбен бу өлкәдә
эшләүчеләрнең аз булуы белән бәйләп карый. Әлеге хәл-халәттән чыгу юлы — яшь
көчләрне тарту. Моның өчен традицияләрне яңартып, «Казан утлары» журналы
каршында «Яшь тәнкыйтьче клубы» ачу кирәк, дип саный ул. Г.Гыйльманов
фикеренчә, әдәби журналларда классик тәнкыйтьчеләрнең иң уңышлы язмаларын
биреп бару да файдалы булачак. Бу, бер яктан, әдәбиятыбызның төрле чорларын
барлауга, яңартуга хезмәт итсә, икенче яктан, яшь авторлар өчен бер өйрәнү мәктәбе
дә булып тора. Тәнкыйтьченең өченче тәкъдиме дә игътибарга лаек. Казан федераль
университеты һәм Г.Ибраһимов исемендәге ТӘСИ каршында татар әдәбияты тарихы
буенча аспирантура эшләп килә. Фәнгә килүче яшь галимнәр хәзерге әдәби процесска
катнашмыйлар, диярлек. Аларны әдәби тәнкыйть мәсьәләләренә тарту да үзенең уңай
нәтиҗәләрен бирер иде.
Шагыйрә, прозаик Рифә Рахман чыгышында Язучылар берлегенә кабул итү
Коллегиясе эшчәнлеге әдәби тәнкыйть белән тыгыз бәйләнештә каралды.
Коллегиянең төп бурычы чын шагыйрьне яисә шигъри сәләте булган кешене
такмакчыдан аерып карау белән бәйле, дип саный ул. Затлы кәгазьдә калын китаплар
чыгару гына кешенең талантын күрсәтми. Бу мәсьәләдә бер-беребезгә җаваплы һәм
таләпчән булырга тиешбез. Аеруча тәкъдимнамә язучыларга таләпчәнлекне
176
арттырырга кирәк. Болар артында иҗатка мөнәсәбәт, тәнкыйди караш мәсьәләсе тора,
шуңа да әдәби тәнкыйтьне көчәйтү чын иҗатчыны һәртөр һәвәскәрдән аерырга ярдәм
итәчәк. Тәнкыйтьче фикеренчә, акчасы булган һәркем китап чыгарырга алынган
заманда бу аеруча мөһим.
Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча Р.Галиуллин, Н.Гыйматдинова,
М.Галиев, Л.Газизова, Р.Фәйзуллин, В.Имамов, А.Хәлим һ.б. чыгыш ясады.
Язучылар җыены, тикшерелгән мәсьәлә буенча резолюция кабул итеп, үзенең эшен
тәмамлады.