Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сөббух Рәфыйковның тууына 100 ел


Шушы елның 15 июлендә язучы һәм шагыйрь Сөббух Рәфыйковның тууына 100 ел тула.
Кечкенәдән язучы булырга хыялланган егетнең язмышы фаҗигале сынаулар аша уза.
«Соңгы талпыну» һәм «Үсмерчак» дигән ике китап чыгарып, инде укучыны үзенә җәлеп итәр
көннәр җитә дигәндә генә, егерме дүрт яшьлек Сөббухны НКВД чекистлары кулга ала... 1937
елның 17нче октябре бу. Язучының «зур җинаяте» шул — бер төркем яшь язучылар белән
бергә, татар әдәбиятының классигы Галимҗан Ибраһимовны илле яшь тулу уңаеннан котлап
язылган хатка ул да кул куя. Г.Ибраһимов инде бу вакытта кулга алынып, хөкем карары
булмаган килеш, халык дошманы дип игълан ителә.
Совет хәрби мәхкәмәсе, Сөббух Рәфыйковны ун елга ирегеннән мәхрүм итеп, тагын биш
елга гражданлык хокукларын чикләргә дигән карар чыгара. Яшь әдип башта Соловки
концлагерена, аннан Себердәге Металлургия комбинатына җибәрелә.
1951 елның җәендә шул ук элеккеге «җинаятьләре» өчен ул тагын кулга алына һәм
Красноярск өлкәсенә гомерлек сөргенгә озатыла. Туган якларына ул егерме ел үткәч кенә, 1957
елда гына кайту бәхетенә ирешә.
Кырык дүрт яшьлек гомеренең репрессиядә үткән егерме еллык газаплары Сөббух
Рәфыйковның иҗади рухын сындыра алмый. Сарман районының Нөркәй авылында туып-
үскән егет «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының төбәк
хәбәрчесе булып эшли. Ул проза жанрына ныклап тотына.
1958 елда аның «Беренче яз» дигән тәүге романы дөнья күрә. Әсәрдә авторның язмышына
турыдан-туры бәйле егерменче-утызынчы еллар, татар авылы кичергән кискен яңалыклар һәм
күмәк хуҗалыкка күчү чорлары тасвирлана. Алга таба да бу теманы дәвам итеп, Сөббух
Рәфыйков «Авыл иртәсе» (1966) романы белән популярлык казана. «Тын елга буенда» дигән
романы исә «Казан утлары» журналында (1971, №№ 2-6) дөнья крә.
Егерме еллык тоткынлыкта җәфаланган язучының сәламәтлеге нык какшый. Ул 1971
елның 21нче ноябрендә Яңа Зәй шәһәрчегендә вафат була.
С.Рәфыйков — 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.