САНЫЙ ТАТАР ВАКЫТЫН...
Туфан сәгате
(Иске Кармәттәге шагыйрь музеенда)
Дөньясына исе китми (Әллә төн дә, әллә көн),
Гел бер көе йөреп тора Иске өстәл сәгате.
Хуҗасы чыгып киткәнгә Үтте күпме гомерләр!
Күңелгә тик шулай тоела: Менә килеп керер дә,
Әйтер төсле: «Йә, канәтем, Илдә нинди хәлләр бар?
Киләчәккә юл ачыкмы, Яктырамы аралар?»
Ничек җавап бирергә дә Гаҗиз булырмын сыман. —
Алдагысын кем дә белми, Юлларда һаман томан...
Ә сәгать ваемсыз гына, Һаман шулай акыртын,
Исәпли шагыйрь дәверен, Саный татар вакытын.
Тугызынчы дулкын?
Чакырдылар өлкән язучыны, Мәктәп балалары алдында
Сөйләргә дип, район үзәгенең Мәдәният йорты залында.
...Шигырь укый, изүләрен ачып, Чыгып басты да ул сәхнәгә.
Кулы китми йөрәк турысыннан: Җан әрнүгә, әллә нәрсәгә...
Сөйли ярсып, бар дөньясын онытып, Күзләрендә тоташ ут кына;
Ялмар сыман залны сихри ялкын, Әсәрләнеп алдук утырам.
Аны тыңлаганда ишетәм гүя, Карурманның моңлы шаулавын;
Күрәм төсле ерак бабамнарның, Төнгелеккә атлар каулавын.
Күңелләрне тәмам әсир иттең, Син — тылсымчы, әдип, афәрин!
...Ләззәтләнеп тыңлап бетерергә Насыйп булмады ла ахырын...
Хисләр кочагында тирбәлгәндә, Артымдагын сизми калганмын:
Корт күчедәй гөжләп, урысчалап Гәп коруын бала-чаганың.
Заман оланнары шигырь кичәсенә Килмәгәннәр бер дә укталып;
Чыш-пыш килә болар, як-ягына Колак салмый һич тә тукталып.
Күчкә генә чагыштыру көчсез (Һич онытмам, ахры, ул көнне),
Хәтерләтте бу хәл диңгез шавын, Ярга бәргән котсыз дулкынны.
Сискәндерде шул астыртын шау-шу, Күңелемне яман шом басты:
Залда булган битарафлык җиле Киләчәктә давыл кузгатырлык
Тугызынчы дулкын булмасмы?!
Татарлыкны, бөтен тарихыңны Изеп китсә дулкын-өермә?!
Үткәндәге шөһрәт-данга оеп, Татармын дип нигә йөрергә?!
...Әрнеп әйтте шагыйрь: «Ул заманны Язмасын ла, Ходай, күрергә...»
2013 елга кергәндә
( «Кечкенә Апуш»1 рәсеменә карап )
Гади генә, илаһи бер мизгел: Авыл өе... Тәрәз ... Яран гөл...
Киң сәкедә Апуш, кашык тоткан; Коштабакта катык, бәрәңге.
Мөлдерәмә кара күзләр нигә Бәгырьләрне өзә бу хәтле!?
Мәктәпләрдә элек укыттылар: «Ятим ...мескен... Ә сез — бәхетле.»
Аңлаттылар тагы: ул нарасый Фәкыйрьлектән мәэюс16 17 карыйдыр.
(...Ул карашның асыл мәгънәсен Хәзер генә һәркем аңлыйдыр).
Без «бәхетле» — Тукай варислары — Өс-баш бөтен хәзер, тамак тук.
«Бөек»ләрне күккә чөергәндә, Туган телгә генә кадер юк.
...Нәни Апуш дәшә төсле безгә: «Кара көчләр, күрәм, буадыр.
Ана теленнән дә аерсалар, Чын ятимлек шушы буладыр!»
***
Без яшьлектә яккан учак
Чатнап янды төнозын;
Күктә йолдызлар күп иде,
Киче айлы, тымызык.
Картаештык. Дуслык бетте —
Һәркемнең үз кайгысы.
Ялгыз җанга җылы җитми,
Ә төннәрнең -айлысы.
Тергезәсе иде утны,
Гыйбрәт итеп яшь чагын.
...Сыңар чыбык тоткан
һәркем Кабызырга үз учагын.