Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сагынам


Мин дәүләтсез падишадай

булам читтә ялгыз калган чагымда.
Кояшларга карап елмаям мин,
Сары айга карап сагынам...
Тентүләрдә туздырылган йорттай

тәртипсез уй түгел
башымда, —

Ераклардан җәһәт кенә килеп,

Син торасың
кебек каршымда!
Мин каладан авылыма таба
сузылып киткән юлга күз атам.
Тәрәзәмне ачып, уйларымны

туган якларыма озатам...
Ак күгәрчен булып оча хыял
Иң бәхетле узган чагыма.
...Кояшларга карап елмаям мин,
Сары айга карап сагынам.


Дүрт шигырем
Дүрт шигырем бизәр дүрт көнеңне...
Берсе бизәр туган көнеңне.
Ләкин кайсы бизи алыр икән

Синең гүзәл бу яшь
гомереңне?!
Дүрт шигырем бизәр дүрт көнеңне...
Берсе — гашыйк булган көнеңне.
Иңнәреңә, нәфис иңнәреңә
Бәхет кошы кунган көнеңне.
Дүрт шигырем бизәр дүрт көнеңне...
Берсе бизәр туйлы көнеңне.
Һәм йөрермен шунда мин каңгырып:
— Төшемме бу, — диеп, — өнемме?!
Дүртенчесе әле язылмаган,

Ул еракта йөри, көрсенә.
Мәхәббәттәй ак кәгазьне куям

Баш очыңа...
Минем хисләр керсен төшеңә...
***
Син ялгыштың, сөю, сайлап мине,

Мин бит башка хәзер, мин
бүтән. -

Ерак ярны сагнам, әйтерсең лә

Өзгәләнәм тамак
кибүдән.
Яз сулышын өрмә минем җанга,

Оныттырмак булып үземне. -
Алтын толым уйный хәтеремдә,

Азга гына йомсам күземне.
Мәктәп юлы кебек истә һаман

Беренче саф назлау-назлану.
Яланаяк чыктан атлагандай,

Һәр мизгеле үзе мең дару.
Оялчан син, сөю, хыялый да,

Шаян да син — гүя төн кызы...
Ә мин менә... тын алырга куркам,

Курыккандай
Югалтудан ерак йолдызны.


Синең якка карап...
Синең якка карап кычкырдым бер: —

Синсез килмәс инде
миңа яз!!.

Биек тауга килеп бәрелде дә

егылып төште җиргә
кайтаваз...
Өзгәләнеп беткән хатларым да

давылларда очып кайталар,
Яралы кош каурыйлары сыман,

йөрәгемдә тузгып яталар...