Мәшһүрләр мәзәге
Шарт
Үләренә бер атна кала, Һенрих Һейне үз янына нотариусны чакырткан да, иң соңгы теләген
васыять итеп әйткән: «Бөтен байлыгымны, әсәрләремә тиешле каләм хакын хатыныма
калдырам. Вәләкин бер шартым бар: ул яңадан кияүгә чыгарга тиеш.»
— Ни өчен?! — дип сораган бу шарттан таң калган нотариус.
— Һич югы бер кешенең мине рәхмәт хисләре белән искә алуын телим! — дигән аңа бөек
шагыйрь.
Бердәнбер
Шулай бер тапкыр король Фридрих Икенче Вольтерны көймәдә йөрергә чакырган. Бу
тәкъдимгә язучы рәхәтләнеп риза булган. Әмма дә... Төбеннән су керә башлагач, ул тиз генә
көймәдән сикереп тә төшкән.
— Батып үлмәгәем дип курыктыгыз, ахры — дип көлгән аннан король. — Ә менә мин
курыкмыйм!
— Аңлашыла. Бу бик табигый, — дип җавап кайтарган аңа акыл иясе. — Җир йөзендә
хәзер корольләр күп, ә менә Вольтер — берәү генә. Бердәнбер!
Чудакланырсың да...
Узган гасырның егерменче елларында Мәскәүдә «Чудак» дип аталган юмористик журнал
чыгып килгән. Мөхәррире Михаил Кольцов икән дә, моның кабинетына кергәч, шушындый
язу каршы ала икән: «Син — Гоголь түгел, сүзеңне кыска тот!»
Ә инде борылып кабинеттан чыгучыны ишектә түбәндәге язу көтеп тора икән:
«Син әле һаман чыкмадыңмыни?!»
«Каләм сатучы»
Шулай берзаман Виктор Гюго чит илгә сәфәргә җыенган. Вәләкин иң әүвәле махсус анкета
тутыру зарур икән.
— Ни белән шөгыльләнәсез? — дип сораган аннан жандарм.
— Язам.
— Юк! Яшәү өчен матди чыганакны ни рәвешле, ни белән табасыз дип сорыйм мин
сездән, — дип үзенең сөален тәгаенләштергән чик сакчысы.
— Каләм белән.
— Алайсам, болай дип язып куйыйк: «Гюго — каләм сатучы!» — дигән, ниһаять, йөзенә
канәгатьлек хисе иңгән жандарм.
Ни кызганыч...
Марк Твен журналда мөхәррир булып эшләгән чагында моның бик күп вакыты
кулъязмалар укып үтә икән.
Шулай берчак кулъязмалар белән туп-тулы чүп кәрҗиненә күз салган да бу, офтанып,
үзалдына әйтеп куйган:
— Кешеләр таш плитәләргә язган заманнарда журнал мөхәррире булып булмады шул, ни
кызганыч... Ул кулъязмалардан шундый гаҗәеп вә мәһабәт вилла төзеп куйган булыр идем
мин!