Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МИН АРЫЙ ТОРГАН КЕШЕ ТҮГЕЛ»


Йөздән артык әсәрне сәхнәгә куйган күренекле режиссер, Казан Мәдәният һәм сәнгать
институтында, театр училищесында меңәрләгән укучыны сәхнә серләренә төшендергән
мөгаллим, Г. Тукай премиясе лауреаты Равил ага Тумашев белән очрашып сөйләшү тиз
генә насыйп булмады. Ул әле Җиңү бәйрәме чараларында, әле 90 яшьлек юбилее уңаеннан
оештырылган очрашуларда, әле «Дөнья драматургиясеннән үрнәкләр» исемле яңа
китабын тәкъдир итү кичәсендә... Борынгылык рухы сеңгән фатирга кергәч тә күзем Равил
аганың үз кулы белән язган картиналарына, озын-озак бергә гомер иткән, бик күпләргә
гыйлем биргән галимә — Диләрә апа Тумашеваның портретларына төште... Төрле
ракурслардан ясалган әлеге портретлардагы карашлар җил-җил атлап бүлмәдән-бүлмәгә
йөргән, моңсу елмаюлы хуҗа белән бергә хәрәкәтләнә сыман... Түрдә — кабызып куелган
заман техникасы — компьютер.
— Истәлекләр китабын яза башладым әле, — ди Равил ага, гаҗәпләнүле карашымны
сизеп. «СөбханАллах!» — дим, соклануымны яшерә алмыйча. Күңелемдә Тукайның:
«Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби, утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели»,
— дигән юллары яңара.
— Әни һөнәрен дәвам итүче булып саналсам да, театр тормышы, режиссерлык безнең
гаиләдә әтидән, — дип сүзен башлады Равил ага Тумашев. — Колчак тылында революцион эш
алып баручы мөселман секциясе татар драма түгәрәге оештыра. Колчак бандалары таркатылып
Өркеттә Совет власте урнашкач, беренче мөселман театр труппасы оештырыла. Труппаның
режиссеры Рәхим Тумашев була. Әти үзе дә пьесалар яза иде. Әни
— аларның труппаларында хатын-кызлардан беренче актриса, Зауральская фамилиясе белән
күп рольләрдә уйный. Әти-әни өчен балаларының атасы гына түгел, якын дус, остаз да иде.
Семипалат шәһәрендә туганмын,миңа өч айлар тирәсендә әтиләр Казанга кайтып урнашалар .
—ГИТИСта белем алу кайсы заман өчен дә зур дәрәҗә саналган. Әниле-уллы әлеге уку
йортында укыган режиссерлар татар театр дөньясында башка юктыр...
— Әнине үземнең остазым дип атасам да, ГИТИСка укырга баруымда сеңелем Зөмәрә
сәбәпче булып тора. Үзе дә анда укый иде. Мин архитектор булырга уйлап йөри идем. Сеңелем
белән кечкенәдән шахмат тактасын сәхнә итеп , борчакларны артистлар итеп тезеп,
«спектакльләр» куя идек. 1939 елны әни Мәскәүдә укуын тәмамлап Академия Театрына эшкә
кайтты. Диплом эше итеп алган Х.Фәтхуллинның «Күзләр» драмасын куйганда булышып та
йөрдек әле .
— Мәскәүгә укырга киткәндә сез инде утны-суны кичкән фронтовик булгансыз.
Сугышта үлем белән күзгә-күз очрашкан вакытлар булмый калмагандыр? Кызыл Йолдыз
ордены да җиңел генә бирелмәгәндер...
— Булмыймы соң! Анда бит йоклаганда да үлемне кочаклап йоклыйсың. Сугышка
алынганда — мәктәпне тәмамлаган япь-яшь егет идем. Бервакыт шулай, рация аша хәбәр алып,
аны төне буе расшифровать итеп, штабка кайтырга чыктым. Очраклы машинаны туктатып
утыруга, кузов идәненә ятып, йокыга киткәнмен. Шау-шуга уянып китсәм, янда беркем юк ,
баш очыннан гына дошман самолеты бомбалар яудыра . Минем хәтта пистолет та юк, учебкада
корал бирмиләр. Утырам шулай баш түбәсен учым белән каплап. Сугыш беткәннән соң да,
Польшада тагын бер ел хезмәт иттем әле.
—Диплом эшегез итеп «Галиябану»»ны сайлыйсыз. Режиссер булып эшли башлагач,
беренче хезмәтегез «Отелло». Икесе дә классик әсәрләр, алар арасында күпмедер дәрәҗәдә
охшашлык та бар...
— Авырлыклар булды дип хәзер инде әйтә алмыйм. Мин бит татарча укымадым.
Авырлык, татар телен, татар мохитен белеп бетермәүдә булса булгандыр.
— Режиссер булып эшләгән дәвердә, йөзгә якын спектакль куйгансыз. Академия
Театрында сез сәхнәләштергән әсәрләрнең күпчелеге чит ил нәмрус драматургиясеннән.
Күчмә Театрда исә үзебезнең драматургларныкы...
— Күчмә театр бит элегрәк авыл тамашачысына йөз тотып эшли иде. Гастрольләрдә күп
йөргәнлектән, репертуарны да гади халыкка андаешлы, якынрак темаларны күтәргән
әсәрләрдән төзи идек. Тинчурин әсәрләрен бик яраттым.
— Укып чыккач пьеса ошады да ди... «Чын мәхшәр әсәр сәхнәгә куелырга алынгач
башлана», ди кайбер режиссерлар. Авторлар белән каршылыклар була идеме?
149
— Бик үк түгел. Автор сина ошамаса, анлашу булмаса, эшкә тотынудан мәгънә юк. Аяз
Гыйләҗев, Әхәт Гаффар, Илдар Юзеев әсәрләре кызыклы иде...
— Үзегез куйган спектакльләрне яңадан куярга мөмкинлек булса, кайсын куяр идегез?
— Алешинның«Палата»сын куяр идем...
—Режиссер буларак әниегез киңәшенә колак сала идегезме?
— Әни бик акыллы һәм талантлы кеше иде. Күчмә Театрда мин бит аның эшен кабул итеп
алдым. Мин куйган спектакльләрне, премьера вакытында, үзе куйган кебек бик җитди карап,
дулкынлану хисләрен кичергәнен сизә идем. Әнинең ничек эшләгәнен сабый чактан ук күреп
үстем бит, анын мәктәбен узуым белән бәхетле.
— Сәхнә, театр тормышы үзеннән җибәрми, диләр. Сез, өлкән яшьтә булуыгызга
карамастан, наман да эштә, татар драматургиясен баету юлында. «Дөнья
драматургиясеннән үрнәкләр» китабында У.Шекспир, О. Уайльд, Б.Брехт н.б. сезнең
тарафтан яңа гына тәрҗемә ителгән әсәрләре. Театрлар өчен әзер хәзинә.
— Бу безнең Диләрә белән бергә уйланылган эш иде. Әлеге китапка алты классик әсәр
керде. Кечкенәдән чит ил әдәбиятын укып үскәнгәме, үзем аларны күп сәхнәләштергәнгәме,
чит ил классикасы бик якын мина.
— Әлеге китабыгызны тәкъдир итү кичәсендә «Хатынны ничек кулга алырга?»
спектаклен сәхнәләштерү турында сөйләгәндә, шаярып: «Тормышта Диләрә үзе мине
кулга алды» - дидегез. Диләрә апаны күпләр таләпчән, кырысукытучы итеп искә ала. Фән
—җитдилек таләп итә, ә сезнең эш киресенчә, хисләргә бай булуны өстенрәк күрә...
— Вак-төяк аңлашылмаучанлыклар белән бер-беребезне борчымадык, көчебезне
кирәклерәк гамәлләргә багышладык. Кайтсын иде әле ул чаклар кире!
— Спектакльләрне нинди күзлектән чыгып карыйсыз?Режиссер буларакмы, әллә
гади тамашачы булыпмы?Баргалыйсызмы театрга?
— Еш булмаса да, баргалыйм. Ниндидер тәнкыйть күзлегеннән чыгып карамыйм.
Кайвакыт уйлаганым бар: хәзерге артистлар әсәрдәге вакыйгага ышанып бетеп уйнамыйлар
кебек. Үзең ышанмаган әйбергә кешене дә ышандырып булмый бит ул.
Югары сәнгатебезнең йөзек кашы, милләтебезнең горурлыгы булган Сәйдәшләрне,
Мохтар Мутиннарны күреп белгән, бу якты дөньяда бер гасырга якын гомер кичергән аек
акыллы, зиһенле, зыялы өлкән кешедән күп нәрсәне беләсем, ишетәсем килү теләге көчле булса
да, ялыктыру булыр кебек тоелды. Ике-өч сәгатьлек сөйләшү барышында Равил ага гел аяк
өсте булды, сөйләгәндә дә утырып торуны белми, кем турында сүз чыкмасын, йөгереп барып
фотографиясен, ул кеше белән бәйле берәр истәлек-сувенир алып килә. «Мин арый торган кеше
түгел, — ди ул, борчылганымны сизеп, — чөнки тормышымда терәгем булырлык көчле
кичерешләрем күп булды». — Өлкән кешеләргә хас булган зарлану, кемнәндер канәгатьсезлек
сүзләре дә ишетмәдем мин аңардан. — «Эшлисе эшләремне иртүк планлаштырып куйсам да
өлгереп бетеп булмый», — ди Равил ага ихластан. Өстәлендә җурналыбызның соңгы санын
күреп аның әле һаманда да безнең укучыбыз булуына да сөендем. — Гомер буе алдырдык, —
диде ул киштәдәге җурналларга ишарәләп,истәлек язмаларын да иң беренче «Казан утлары»на
бирергә вәгъдә итте . Насыйп булсын!