Логотип Казан Утлары
Бәян

КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ

ДОКУМЕНТАЛЬ БӘЯН
1949 елның сентябрь азаклары иде...
Авылның төньяк тарафында, бик биек булмасалар да, текә таулар тезелеп киткән. Алар авылны төньяктан искән кышкы салкын җилләрдән саклаучы ихата булып сузылганнар. Таулар башына өч борынгы юл үрмәли. Шул юлларның берсе белән тау башына менсәң, андагы иген басуына барып чыгасың. Ел әйбәт килгәнгә, тау башындагы басуда иген күкрәп үскән. Ике чакрымга диярлек сузылган иген басуы буйлап, канатларын җилпеп, өч ат җигелгән ургыч килә. Ургыч утыргычында уң кулга дилбегә, сулына каеш чыбыркы тоткан мин — Зәки Зәйнуллин утырганмын. Өч ат җигелгән жнейкада солы урам. Ызан буйлап кып-кызыл төстәге, кара яллы, кара койрыклы Захмай исемле алаша атлый. Уртада көрән төстәге Әмәт исемле ат, сулга — Дорожный исемле, гәүдәгә кечерәк ат җигелгән.
Мин Байгара тавы ягыннан чыгып килгән иртәнге кояш белән бергә торып эшкә тотынган идем, шуннан бирле чапкычтан төшкәнем юк. Инде кояш күк гөмбәзенә менеп җитеп бара. Тыныч, рәхәт. Башта мине борчый торган бер генә уй да юк. Пошкыргалап атлаган өч ат ургычны тигез итеп тарталар. Күңел тыныч — өлгергән солыны чап та чап.
Нәрсәгәдер сагаеп алга карыйм. Әле чабылмаган солы ызаны буйлап миңа каршы берәү килә. Әллә әти инде?! Ныграк текәлеп карыйм: әти! Гәүдәсе сул якка янтаеп, салмак кына атлап жнейкага каршы килгән кеше минем әтием Лотфулла карт иде. «Нәрсә эшләп йөри икән инде монда, тау башында?» — дип борчылып уйлап куйдым. Уң кулын артка куйган. Гражданнар сугышында Дутовның ак казаклары мылтык приклады белән сугып аның арка сөяген сындырганнар. Әти авыр эшкә ярамый, озак йөрсә, ике кулын артка куеп, билен тотып кына тора ала. Ә бу юлы артка уң кулын гына куйган: «Нигә икесен дә түгел?»
Килеп җитәргә берничә адым гына калгач, атларны туктатып, ургычтан төшәм:
— Нәрсә булды, әти, Нигә килдең?
— Бүген ничәнче синтәбер? Син шуны беләсеңме?
— Әллә тагын? Ай азагы инде.
— Шул-шул менә, ай азагы. Ә син укырга бармыйча йөрисең. Токта кунып, өйгә кайтканың да юк. Ничек аңларга боларны? Укулар башланганга ай тулып килә бит. Ә син жнейкада.
Ярдәм эзләгәндәй, артка борылып карыйм. Анда беркем дә юк.
— Укырга бармыйм мин башкача. Ташладым укуны.
— Сәбәбе нәрсәдә?
Зәки
З ә й нулли н
94
— Укыганга түләргә кирәк. Елына 150 сум. Юньләп ашарга, кияргә юк. Мин колхозда эшләп, урлашып яши башлыйм.
Әти артка куйган ун кулын алга чыгарды.
— Син, машинник малай, менә моны күрәсенме? — Әтинен ун кулында бөкләп тоткан каеш чыбыркы. — Хәзер мин сине каеш чыбыркы белән ярып алып төшәм авылга. Ышкулына илтеп бирәм...
Күнелле итеп елмаям...
— Әллә син мине, әти, кыйнарга итәсенме чыбыркын белән?
— Укуына барам дисән, тимим. Инде бармыйсын икән, чыбыркылыйм мин сине. Барам диген, мин кызмас борын...
— Юк, бармыйм.
Әти мина таба атлап, чыбыркысын күтәрә башлады. Мин ургыч платформасы артына табан атлыйм. Әти — минем арттан. Араны, чыбыркы белән сукса җитмәслек итеп, жнейканы, ана җигелгән атларны бер мәртәбә урадык. Туктадым. Әтигә дәшәм:
— Ташла чыбыркынны! Суксан, хәзер әнә Юкәле күл ягына йөгереп китәм дә, өйгә башкача кайтмыйм. Син беләсен минем холыкны, үзенә ошаганмын мин.
— Ышкулга барам, диген!
— Бармыйм.
Әти Дорожный янында туктады. Дәшмичә азрак басып торды да, чыбыркысын ат тояклары янына ташлады. Берничә адым читкә атлады да, чабылган солы өеменә тезләнеп утырды.
— Кил, улым, утыр әле. Миннән нинди сугу булсын ди инде. Куркытырга гына итеп караган идем. Тик сине куркытып буламыни инде?!
Мин әти каршысына, солы камылына тезләнеп утырдым. Ул сагыш тулы күзен мина текәде.
— Бүген иртән, ышкулына укытырга барышлый безгә Ураев абыен кергән. Математик укытучы. Сине сорый, нигә Зәки унынчыга укырга килми һаман, ди. Синтәбер бетеп бара бит инде, ә ул юк, ди.
Мин, Бикмәт тау башыннан кыйбла ягына агылган күгелҗем болытларга карап, дәшмичә генә әтинен сөйләгәнен тынлыйм. Табигать тарафыннан бирелгән үҗәтлекне күрсәтәм әтигә:
— Әти! Ул уку нәстәмә хәҗәт инде? Институтка кереп укырга безнен рәт юк. Ашарга юк, өскә кияргә юк — хәерчеләр бит без. Колхозда эшлим мин. Кешеләр яшиләр бит колхозда урлашып. Мин дә өйрәнермен шулар кебек урлашырга. Хет азрак мал, кош-корт тотарбыз. Бармыйм мин укырга.
Әти авыр итеп көрсенде. Каушый төшеп, аптыраган зәнгәр күзләрен мина текәде. Ярдәм сорагандай, артына борылып, мин карап утырган Бикмәт тавына карап алды. Мина карап сөйли башлады:
— Син беләсен, улым, мин кырык беренче елнын май аенда Пинзә каласына, абыен Гарифулла янына барган идем. Ул анда хәрби училищедә камандирлыкка укый иде. Шунда абыен әйтте: «Әти! Бу ел Гитлер белән сугыш башланыр, пажалый! Шул сугышта минем һәлак булуым бик ихтимал. Мин бит танкларга каршы ата торган артиллерист булам. Шуна укыйм. Шунлыктан сина, әтиебез буларак, минем бер генә үтенечем бар. Син ничек кенә булса да Зәкине укыт инде, ана белем бирдер. Безнен Зәкидә кеше башы түгел, шайтан башы. Бик тә сәләтле малай ул. Азаккы ыштанынны сатып булса да укыт инде син аны. Шул минем сонгы үтенечем сина...»
Әти көрсенде:
— Юк абыен бүгенге көнне. Кырык бернен үктәбрендә һәлак булды Ленинградны яклап...
Ә син менә үҗәтләнәсен укымыйм дип. Теге дөньяга баргач, мин Гарифулла абыена нәрсә әйтермен синен хакта? Тынлата алмадым Зәкине, укуын ташлады, диярменме?
Әтинен тавышы калтырап куйды. Ул сөйләгәннән минем йөрәк нык итеп суга
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
95
башлады. Йөрәккә җитәрлек итеп сөйли белә әти... Шулчак безнен артта «ургыч нәчәлнигы» Папай Нигъмәтулланын тавышы ишетелде:
— Лотфулла бабай, исәнме. Зәки, син нигә туктадын? Әллә тагын шатун сындымы?
— Исәнме, Нигъмәтулла улым. Сынмады бер нәстәсе дә. Төзек ургычыннын бар җире дә. Мин туктаттым. Менә бу машинник малай укырга барудан баш тарта. Укытучысы Урай кергән бүген...
Әти үзенә ярдәмче килгәнне күнеле белән сизенде, ахрысы. Пенза каласын да, лейтенант улы Гарифулланы да, минем укуга бик сәләтле икәнне дә бәйнә-бәйнә Нигъмәтуллага тагын бер кат сөйләп чыкты. Сул аягын камылга бөкләп, шунын өстенә утырган Нигъмәтулла абзый әтине бүлдермичә бик җентекләп, бирелеп тынлый. Шул ук вакытта әти сузган янчыктан тәмәке урый. Аны кабызып ныклап суыра да, зур ләззәт белән төтенен читкә өрә. Азрак өскәрәк каратып. Әти сөйләүдән туктагач, кабаланмый гына үз фикерен әйтә:
— Син, Зәки, давай, кит ышкулына. Укы! Бу калхузда без чиләнү дә җиткән. Хет син укып кеше булырга тырыш...
Мин, риза түгеллегемне белдереп, каршы әйтергә чамалыйм. Сүзләре тулы җылылык белән ул мине сөйләтми дә:
— Әти кешене тынларга кирәк. Кадерен белергә кирәк. Минем әтием Гобәйдулланы, «врак наруда» дип, утыз җиденче елда Уфа төрмәсендә атканнар. Авыл көтүчесе нинди «врак» була ди инде? Менә мин алты яшьтән бирле әтисез, ятим үстем. Тынлар идем — әти юк...
Әтигә карап өстәде:
— Бар, кайт, Лотфулла бабай. Хәзер үк җибәрәм мин аны. Син кайгырма, Лотфулла бабай. Бар, кайт, хәзер үк китә ул ышкулына...
Үрелеп минем кулдан чыбыркыны алды:
— Бир чыбыркынны мина. Таборга төш. Ала тайны авызлыклап мен. Анда икенче чыбыркы бар — шуны ал. Кулында чыбыркын булмаса, Ала тай тынламый ул. Синен кебек ул да үҗәт!
Күнелсез генә табор ягына атлыйм. Арттан мина өсти:
— Хирахауга әйт, монда менсен!..
Ала тайны менеп мәктәп янына барып җиткәндә өйлә җитеп килә иде инде. Аттан сикереп төштем дә, тезгененнән мәктәпкә керә торган баскыч тоткасына бәйләп куйдым да, эчкә үттем.
Кергән көйгә коридор, ун якта уку бүлмәләре. Ун метрлар чамасы коридор сузыла да, 90 градуска сулга борыла. Ун як диварда тау ягына караган унлап тәрәзә, сул якта уку бүлмәләре. Коридорнын аргы башыннан мина таба чибәр генә бер абзый килә. Ямь-яшел каеш белән билен буган гимнастерка, шундый ук төстәге галифи чалбар, аякларында ялтырап торган хром итек. Артка табан таралган, дулкынланып торган матур чәч. Күкрәгенен сул ягында, атлаган саен ялт-йолт итеп ялтырап китә торган Алтын Йолдыз. Ике кулын бөркет канатлары кебек читкәрәк җәеп атлый, мина таба килә: Советлар Союзы Герое! Яна директор килгән мәктәпкә, үзе Герой икән дигән хәбәр белән авыл тулган иде. Яна директор, үзе Герой, кулына чыбыркы тоткан, ямаулы, катып беткән чалбар, күлмәк, туза башлаган чабата кигән малайны (мине инде!) күргәч, үзенчә атлаган унайга бәя бирә:
— Син, туган, мәктәпкә ягарга утын китердеңме? Кая бушатырга белмисенме? Әйдә, чыгыйк, күрсәтермен.
Герой мишәрчә сөйләшә. Безнен «8 март» колхозы мәктәпкә утын ташыган көннәр иде.
— Юк! — мин әйтәм. Үзем Геройны җентекләп карыйм. Беренче мәртәбә тере Геройны күрәм бит! — Утын китермәдем мин.
— Ә нәстә эшләп, алайса, мәктәп коридорында чыбыркы күтәреп йөрисен? Ә?
— Укырга дип килгән идем мин.
ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН
96
— Син әллә көзге сынауга калганнарнын берәрсеме?
— Түгел.
Герой мина бик җентекләп карады да, сорый:
— Ничәнчегә дип килден инде син? Җидегәме?
Минем гәүдәм чыннан да җиденче сыйныфка гына туры килерлек иде. Эчкә кимсенү суыгы йөгерә. Тик мин Геройга бернәрсә дә сиздермәскә тырышам.
— Юк, җиденчегә түгел.
— Ничәнчегә ату? Кашык буе гәүдән белән әллә инде сигезенчегә димәкче буласынмы? Бик бәләкәй бит буен. Ничәнчегә дип килден инде син?
— Унынчы сыйныфка дип килдем мин, абый!
Геройнын аптыравы йөзенә бәреп чыкты. Мин тантана итеп эчтән генә елмаям.
— Нәстәгә дип күзеннән чаткылар оча? Синме? Унгамы-ы?
— Мин! Унга!
— Ьи-и!— ди Герой көлеп. — Унга-а!
Нәрсәдер исенә төшә. Йөзе үзгәрә. Җитдиләнеп мине өр-янадан карый башлый. Көрәнрәк матур күзләре мине тишәрдәй булып карыйлар. Телгә килә:
— Тукта, туган! Тукта! Тукта! Син әллә инде үзенне Зәйнуллин дияргә итәсенме?
Минем авыз колакта: «Мине белә бит бу Герой!»
— Инде уналты тулып, минем Зәйнуллин Зәки икәнлеккә унҗиденче ел китте.
— И-и! — дип суза Герой исе китеп. — Син чынлап та Зәки Зәйнуллинмы? Шаяртмыйсынмы? Мин синен турыда ишеткәч, синен гәүдән буйга ике метр чамасы бардыр дип уйлаган идем. Ә син бит метр ярым гына икәнсен.
Аптыраган күз карашын мина тери:
— Юк, туган! Берничә көн элек кенә синен турыда питсавитта (педсовет дими) абмин мнениелар булды, һәм сине унынчыга кертмәскә дигән тәкъдим булды. Юкка килгәнсен син!
Минем эчкә җылы йөгерә: «Алмыйлар!» Кызык мина, сорыйм:
— Нигә алмыйсыз инде? Сәбәбе нәрсәдә?
— Бик үҗәт икән син. Аннан сон укытучылар белән бик тә ыспурлашырга яратасын икән дә, бик тә шаярасын икән. Гәүдән юк, ә үзен сугыш чукмары да икәнсен әле...
Каеш чыбыркыны ун җилкәгә салам да, чыгу ягына борылам. Үзем сөйләнәм:
— Ярар, алайса. Укуга алмавыгыз минем өчен бик шәп булды бит әле. Рәхмәт сезгә! Хушыгыз!
Герой җилкә аша артка салынып торган чыбыркыдан эләктереп ала:
— Туктале син. Кая китәсен? Мин бит сина бар кит дип рөхсәт итмәдем. Минем авыз колакка хәтлек ерылган. Башны азрак бора биреп кенә сорыйм:
— Китәргә рөхсәт сорарга сез кем инде минем өчен?!
— Мәктәп директоры Мансур Абдуллин мин.
— Укырга алмагач, сез минем өчен мәктәп директоры түгел инде. Шунлыктан нигә мин сездән рөхсәт сорарга тиеш ди.
— Һм! Ату мин синен өчен кем инде?
— Әллә тагын. Тик Советлар Союзы Герое гынадыр инде...
Абдуллин кып-кызыл булып чыкты. Көлеп җибәрде:
— ...«гынадыр» гынамыни инде?
— Шулайдыр инде.
Мишәрчәсе көчәйде Геройнын:
— Әйдә, сүләшик әле. Ни өчен минем сине укырга алмавым синен өчен шәп булды әле ул? Шуны анлат әле мина.
— Ач без, абый! Кияргә кием юк. Хәерчелектә яшибез. Әти гарип. Гражданнар сугышында аклар имгәткән кыйнап. Уку кайгысымыни миндә. — Геройнын йөзе каралып чыкты:
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
97
— Укымаска булгач, нигә килден ату?
— Әти куа...
Кыска гына, күнелсез генә көлеп куйдым:
— ... чыбыркылап...
— Нинди чыбыркы тагын?
— Каеш чыбыркы.
— Синен әтиен Лотфулла Писер бит?!
— Әйе.
— Синен әтиен Лотфулла Писергә Миякәдән минем әтием Идиәт Купис бик күп итеп сәлам әйтеп җибәрде. Синен әтиеннен, монда авыл советында секретарь булып эшләгәндә, теге НЭП заманында, минем әтигә бик нык ярдәме тигән икән.
— Әйтермен.
Геройнын күзе тулы уйлану чагыла.
— Илләмә сине, туган, бик тә сәләтле һәм, теләген булса, бик шәп укый диләр бит. Каюмов абый, Сания апа, математик Ураев абый, Мария апа...
Мин дәшмим.
Директор мин һич көтмәгән сорау бирә:
— Зәйнәп апа Дәүләтшина ни өчен яратмый сине?
— Дәлтүнме?
— Ничек инде «Дәлтүнме?»
— Кушаматы «Дәлтүн» анын.
— Нәстәне анлата инде ул «Дәлтүн» дигән сүз?
— Химик галим булган — Дальтон. Ә Зәйнәп апа шуны дөрес итеп әйтә белми: Дәлтүн дә Дәлтүн!. Бездән алда укыганнар кушканнар ана шул «Дәлтүн» исемен.
— Син җавап бирмәден, нигә яратмый ул сине?
— Мин сигезенчедә укыганда анын улы Робесны кыйнаган идем.
— Әле тугызда укыган Сираҗетдиновнымы?
— Әйе.
— Синнән гәүдәгә зур бит ул.
— Һы, зур?! Көче юк бит анын.
— Ә синен бармы?
— Бар. Мин бит күп эшлим.
— Ник кыйнадын инде?
— Минем Робесны кыйнау сезгә нәстәгә хәҗәт инде?
— Бик кызык шәхес икәнсен син. Сүлә инде.
— Мин сигезенчедә, ә Робес җиденчедә иде. Сыйныфларына шаярырга дип кергән идем, мине өчәүләшеп — Әнвәр, Робес, Риф идәнгә ектылар да, сырган чалбарны салдырырга тотындылар. Кызлар алдында. Нигә чалбарны салдыралар кызлар алдында?!
— И-и! Шуннан?
— Идәндә яткан җирдән ин көчлеләре Әнвәрне тибеп очырдым да, сикереп торып — са-ал берне Робеска. Китте бу тәгәрәп...
— И-и-и! Син шулай тәгәрәткәнче суга беләсенмени?
— Әйеме. Ике күз арасына уч төбе белән җеппәрсән, оча ул суккан кеше.
— Шуннан?
— Робес сикереп торды да, парта өстендәге әтәч белән тавык төшкән, түгелми торган фарфыр кара савытын алды да җеппәрде шунын белән мина...
— Тидеме?
— Тидертмәдем шул. Иелеп калдым. Тисә, әйбәт буласы иде дә бит...
— Сон?
— Кара савыты ике катлы тәрәзә пыяласын ватып, урамга чыгып очты. Пыялалары чәлпәрәмә килде. Өстәвенә, икесе дә өске зур өлгеләр.
— И-и, туга-ан! Күргәнсен икән! Шуннан?
ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН
98
— Шуннанмы?
— Әйе.
— Әбиттән сон педсоветка алып кереп бастырдылар. Ә Дәлтүн директор...
— Син Дәүләтшина апа дип сүлә инде...
— Дәүләтшина апа... Дәлтүн мине хулиган, ди, бандит, ди, ФЗУга җибәрик, ди. Ә ФЗУга җибәрергә мина әле унбиш яшь тулмаган. Дәлт... Дәүләтшина апа мине мәктәптән куарга тәкъдим ясады. Ә Робес турында бер сүз дә әйтми. Әйтерсен лә мин үзем белән үзем генә сугышканмын инде...
— Шуннан?
— Тавышка куя башлаган иде, физика укытучысы Каюмов абый сүз сорады. Ул минем ике абыйны, апаны укыткан кеше. Шул абый коткарды мине. Чыгыш ясап: «Зәки үсеп килә. Нигә анын чалбарын салдыралар кызлар алдында, ди. Каршы торып дөрес эшләгән, тик сугышырга ярамый иде, ди. Ә бит тәрәзәне Зәйнуллин түгел, Сираҗетдинов ваткан, ди. Невыливайка кара савыты белән бәреп, ди. Нигә Зәйнуллин белән бергә монда Сираҗетдинов та басып тормый, ди. Бер Зәйнуллинны гына гаепләп тикшерү педагогика кануннарына туры килеп бетми, иптәш Дәүләтшина, ди...
— И-и, карале әй! Вәт ичмаса Каюмов абый! Нәрсә булып бетте инде ул эш?
— Әйбәт булып. Каюмов абыйдан сон Дәүләтшина апа тагын сөйләде. Мин Зәйнуллинны азрак куркытыр өчен генә укудан исключить итәргә тәкъдим ясаган идем. Ул тәкъдимне снимать итәм, ди...
— Мәктәптә калдырдылармы?
— Калдым инде Каюмов абый аркасында.
Директорга елмаям:
— Шуннан сон айдан артык ник бер шаярыйм.
— Курыктынмы?
— Куркуын курыкмадым. Илләмә шүрләдем инде.
— Нигә?
— Ул чакта минем укыйсым килә иде әле.
— Шулаймыни?
— Әйе.
Абдуллинга минем белән сөйләшү кызык иде, ахрысы. Сорады:
— Немец теле укытучысы Сәгыйтова апа белән дә конфликтта бит син. Ә?
— Әй, уйлап бетермичә әйтеп ташлаган идем бер нәстә, шунын өчен бик үк яратып бетерми.
— Нәрсә дигән иден инде?
— Мин немец телен укырга теләмим, чөнки ул фашистлар теле дигән идем.
— Синен шундый глупый чакларын да булгалыймыни?
— Яшәгәндә гелән генә акыллы булып булмый бит инде. Анысына үкенәм — юкка әйткәнмен.
Геройнын күз карашы җылына. башлады.
— Синен Гариф исемле бик шәп абыен булган икән. Өлкән яшьтәге укытучылар аны бик җылы итеп искә алалар. Сания апа, Мария апа, Каюмов абый. Укытучылар сине абыена охшаталар, тик бик шаянсын һәм... үҗәтсен, диләр. Лейтенант булган икән.
— Әйе, противотанковый артиллерияда иде.
— Бә-әй, мин дә противатанковыйда сугыштым бит. Ике елдан артык. Кайчан һәлак булды ул?
— Кырык бернен октябрендә. Ленинград оборонасында. Сонгы хатын сентябрьнен өчендә язган иде, тагын сугышка керәбез, дип.
— Укырга кирәк сина, Зәки. Белем алырга!
— Кирәктер дә ул. Тик хәерчелек бик көчле бит бездә.
— Әйдә, без синен белән болай итик. Син мина бүлше мәктәптә шаярмыйм,
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
99
башкача сугышмыйм дип сүз бир. Мин сине укырга кертермен.
Елмаеп җавап бирәм.
— Укыганда шаярмыйча түзеп булмый бит.
Директор җитдиләнгән иде, елмаймады да. Ике елдан артык үлем белән фронтларда алышып исән калган бу абзый бик кешелекле булып чыкты.
— Син мина шаярмыйм дип сүз бир, туган. Бик түзә алмый башласан, шаярырсын — чурт с табуй. Без синен койрыгынны ныклап борырбыз. Бер-ике айга җитәрлек итеп. Басылып, койрыгынны ике бот арасына кыстырып, шаярудан туктап йөреп торырсын. Аннан тагын шаярырсын, без синен койрыгынны тагын борырбыз. Шулай итеп, киләсе ел аттестат алып, мәктәптән котылырсын. Дөнья ул. Сәләтен зурдан диләр, барыбер укыячаксын син. Сина Гариф абыен өчен дә укырга кирәк. Дөнья куласа, гелән генә, көн саен үзгәреп тора. Белем ал — кала ул! Гелән хәерче булмассыз — җае чыгар. Менә апан киләсе елга институт тәмамлый. Ул ярдәм итәр.
— Ы-ы! Итәр?! Көт кызлардан ярдәм.
— Алай димә әле син. Килештек — син шаярмыйм дип мина сүз бирден.
— Ярар, шулай булсын да ди инде
— ...«да, ди» түгел, туган! Башкача шаярмыйсын, сугышмыйсын.
— Ярар, шаярмам, сугышмам.
— Вәт шулай диген син. Минем күрше бинага барасы бар, әйдә, киттек.
Мәктәп ишегеннән чыгып, бусагадан төштек. Мин Ала тайнын тезгенен чишә башладым. Абый тайга карап көлеп куйды:
— Атын да үзен кебек алалы-колалы икән. Кызыллы-аклы бит, тач сыер төсе.
— Исеме дә Ала тай анын.
Директор минем киемгә карап алды:
— Мәктәпкә киеп килә торган киемен бармы?
— Юк, абый. Шушы гына.
— Төш атыннан. Әйдә, мина керик. Мин сина бер чалбар бирәм. Кыскартып киярсен.
Баш селким:
— Кирәкми, абый. Рәхмәт. Кешедән бушка алып яшәргә өйрәнгән бәндә ялкауга әйләнә ул. Каян соранып алыйм икән дип яши башлый. Сау булыгыз. Иртәгә киләм мин укырга...
— Исән-сау йөр. Кил иртәгә.
Өйгә кайткач, әтигә Идиәт Куписнын сәламен җиткерәм. Сары мыегын сыпыргалап исенә төшерде:
— Ә-ә, ул икән. Егерме өченче елны Шафран стансасында трактирда дуслары белән гүләйт итә иде ул. Трактир янында урамда өч-дүрт яшьлек малае шушки кимереп утыра иде. Бик матур чиккән ак күлмәк, кәләпүш кигән түгәрәк йөзле чибәр малай иде. Шушы Гируй булган инде ул малай кисәге.
— Ничек ярдәм иткән иден син ана?
— Милитсия нәчәльнигы Рузайкин Ырымбурдан алып кайтып барган таварына арист ясаган. Бамбырнын авыл сәвитендә рәис чагы. Шушы Идиәт Купис белән япунга каршы бергә сугышканнар икән. Идиәт абзый Бамбырга килгән. Киттек анын белән Рузайкинга. Шулай-шулай, наш знакум. Тынлады безне Рузайкин, бирде таварларын...
Әти елмайды:
— Карале, ничәмә-ничә еллар узган, исенә төшергән бит әле...
Куанган күзләрен мина теки, елмая әти. Зур кулы белән аркамнан сөя:
— Рәхмәт, улым! Тынладын мине, укырга кереп. Укы син, тырыш! Эшкә дә, укуга да шәп син. Укып, хет син чыга алмассынмы икән бу нужа- михнәттән. Бездән булмады. Укы син, улым!
Әтинен шушыларны сөйләгәндә тавышы калтырый иде...
Кичкәрәк Ала тайны тау башына илтә киттем. Тауга менгәч, канатларын җилпеп
ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН
100
ызан буйлап килгән ургыч күренде. Ала тайны юыртып куып җиттем. Ургычта минем дус Хирахау Халите утыра иде. Мине күргәч, болай да зур авызы чабата хәтлек булып җырылды. Кунихлыктан чыгып ургычка утырганына Халит шат. Туктатып, ургычтан төште.
— Укырга керденме? Әллә алдылармы!
— Алдылар. Нигә алай дип сорыйсын!
— Кичә Рубисны күргән идем. Өчкә хәтлек бергә укыган идек бит. Шул әйтте мина: Зәки барып та йөрмәсен ышкулга, әни аны кертмәячәк укырга, диде.
— Анын әнисе хәзер мәктәптә директор түгел. Яна директор килгән. Институт бетергән.
— Читнекедер инде?!
— Миякә районыннан. Советлар Союзы Герое. Абдуллин Мансур исемле абзый. Бик чибәр кеше.
— Ы-ы! Чибәрдер! Геройдыр! Җыен килмешәк тула безнен Эстәрлебашка. Үзебезнекеләргә урын юк, ә читләргә табалар.
— Укыган кеше булгач, урын да була инде.
— Дауай, Зәки, син дә укы инде! Укып кайтып үзебезнен ышкулда дириктыр булырсын. Мин хатын алгач, минем малай тугач, үскәч, син аны укытырсын. Минем улыма бер укытучыдан да икеле куйдырмассын. Ярармы?
Көләм:
— Эрләмәгән, сукмаган, Хирахауга ыштанлык дигәндәй була бит инде син әйткән. Мин әле директор булмаган, синен ул малаен тумаган да.
— Ничава-а! Туа ул, хатын алгач! Тумый кая барсын ди. Дөнья шул бала туу белән бара бит инде. Без туганбыз бит менә — солы чабабыз.
Стан ягына карап алды.
— Син нәрсә, Зәки? Әйберләренне алырга килденме?
— Ала тайны китердем. Минем монда иске бер куфайка да сабын белән сөлге. Башка әйбер юк. Нигъмәт абый белән, синен белән саубуллашыйм дип тә килдем.
— Син килгәләп йөр монда. Ботка ашарга. Күп эшләден — закунный хакын бар ботка ашарга. Хуш, дус! Әйбәт итеп укы. Кемнеке — Писер Лотфулла малае дисеннәр сине.
Халит ургычка менеп кунаклады да, атларны кузгатты:
— На-а, малкайла-ар! Наа! Чабыйк, әйдә, бу солыны! Гомер туймас бирән хөкүмәткә икмәк кирәк! Эшлик, чабыйк, сугыйк — тыгылсын өне...
Ала тайга мендем дә тезгенне унга тартып станга төшеп киттем...
Икенче көнне иртән мәктәпкә укырга, киттем. Унынчы сыйныфка, татар мәктәбенә...
Минем унынчы сыйныфта укый башлаганга айга якын. Татар мәктәбендә урыс теле дәресе бара. Укытучы ябык кына Мария Николаевна Орлова. Җиденче сыйныфта безне урыс теленнән укыткан Леонид Калинович Ломако ике ел элек урыс телен укытырга күрше урыс мәктәбенә күчте. Ломако да килгән елындагы ябык, ертык эрзинкә итекле, гарип кулына җылы оекбаш кигән йолкышны танырлык түгел. Яхшы гына симергән шома гәүдә, бик шәп костюм-чалбар, каракүл якалы җылы пальто, ялтыравык кара ботинка-туфли. Очраганда:
— Привет, Зайнуллин! Учишься? — дип сәламли.
Җаваплыйм:
— Учусь, Леонид Калинович! По-русскому только пять!
— Учись! Учись! Способности у тебя хорошие. Не бросай школу. Учись!
Мин унынчыда Герой рөхсәт иткәннән сон укый башладым. Берничә көн узгач, урыс теле укытучысы Орлова, тактага язган җиреннән туктап, кулындагы акбурны идәнгә төшереп җибәрде дә, ынгырашып, зур прическалы башын ике куллап тотып, идәнгә чүгә башлады. Тагын да ныграк ынгырашып, диварга тотынып шуып төште дә, идәнгә егылды. Көчкә-көчкә торды да, диварга тотына-тотына акрын гына ишеккә
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
101
юнәлде. Аны ачты да... ишек бусагасына аркылы егылды. Укучылар куркышып бусагада яткан гәүдәгә карап катып бастылар. Мин сикереп тордым да, сул ягымда утырган Рәвил Шаммасовнын бөеренә төрттем:
— Йөгер балниска!
Икенче якта утырган Әнвәргә дәштем:
— Тор! Әйдә, укытучылар бүлмәсенә алып керик күтәреп.
Күтәреп алып кереп, укытучылар бүлмәсендәге диванга салдык. Сыйныф кызлары анын изүләрен чишеп, мангаена сулы чүпрәк куя башладылар. Мин сигезенче сыйныфта тарих укыткан директорны коридорга чакырып чыгардым:
— Абый! Бик сручны сез кирәк.
Абдуллин чыккач, бүлмә ишеген япмыйча гына ризасызлыгын белдерде:
— Син нәрсә инде, туган?! Дәрес бара, ә син врыватся итәсен. Ул хәтлек...
Үрелеп колагына пышылдыйм:
— Аб-бый! Орлова апа дәрестә һушын җуйды. Укытучылар бүлмәсендә диванга салдык. Сания апа белән кызлар ярдәм итә. Шаммас балниска йөгерде...
Орловага укол ясадылар да, лачинкага салып якында гына урнашкан хәстәханәгә алып киттеләр. Өч көн узгач, һушына килә алмыйча, баш өянәгеннән урыс теле укытучысы Орлова шунда вафат булды.
Без урыс теле укытучысыз торып калдык...
Ике көн узгач, безнен сыйныф җитәкчесе Сания апа Кәримова белән мәктәп директоры Абдуллин абый килеп керделәр.
— Утырыгыз, балалар! Сезнен белән кинәш итеп карарга булдык.
Сания апаны өстәл артына кертеп утыртты да, үзе өстәл янына басты. Урыс сүзләрен кушып сөйләргә ярата иде Герой абзый. Тик ул урыс сүзләренен әйтелеше, янгыравы татар сүзләре кебегрәк иде.
— Сезгә, балалар, урыс теле укытучысы юк бүгенге көндә. Сигез белән тугызга урыс мәктәбеннән Елизавета Ивановна килеп укытырга риза булды. Ә сезне укытырга риза түгел. Атвитствинность зур — чыгарылыш сыйныфы, минем көчем җитми, ди. Яна урыс теле укытучысын сорап запрус Уфага ясарга булдык. Пака, урыс теле сәгатьләрен бүлеп, башка придмитларга биреп торырга уйлыйбыз. Яна укытучы килгәч, ул дәресләрне кире ана бирербез. Безнен беләсебез килә, сез, балалар, нәрсә диярсез шушы уйга?
Арткы өстәлдән Равил Байморатов тавыш бирде:
— Үзегез карагыз инде. Безгә барыбер. Сез бит директор.
— Шулай дисезме?
— Әйе.
— Тагын кем нәрсә уйлый, балалар?
Үзем дә көтмәгәндә торып басам:
— Абый! Минем бик шәп тәкъдимем бар. — Сыйныфка кушылып Герой да көлде:
— И-и, туган! Син әллә самахвал инде? Шәп тәкъдим, имеш! Шулай да әйтеп кара шәп тәкъдименне. Акча түлисе түгел бит, тынлап карыйк.
— Мине һәм Равил Байморатовны җиденче сыйныфта Леонид Калинич Ломако урыс теленнән укыткан иде. Хәзер ул урыс мәктәбендә укыта. Илләмә дә шәп укытучы ул. Бик белемле дә. Урыс мәктәбенә, РОнОга барып сөйләшегез — шул укытсын безне урыс теленнән.
— Карале, туган! Бу чыннан да шәп тәкъдимгә ошаган бит. Тик риза булса ярый ла инде...
— Ә сез ана, Вас ученики десятого класса просят, диегез.
— Син, туган, мине ничек сүйләшергә дә үрәтә башладын инде. Ученики просят, дияргә инде ату. Ә?
— Әйе.
Баскан хәлендә бераз уйланып торды да, Сания апага мөрәҗәгать итте:
ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН
102
— Сез нәрсә диярсез, Сания апа?
— Барыгыз, сөйләшегез сон. Без бит бернәрсә дә югалтмыйбыз. Тем более, Зәки Зәйнуллин биргән кинәш бит. Аны тынламасан, шаярып үч алу гадәте бар анын.
Көлделәр.
— Ярар, алайса. Мин бүген үк киттем урыс ышкулына. Директоры Юлдашев агай минем кебек фронтовик. Анлашырбыз дип уйлыйм...
Башта ике мәктәп директоры үзләре генә сөйләшәләр. Урыс мәктәбенен директоры үзе математика укытучысы. Башкорт. Сугышны погранзаставада каршылап, Берлинны алып тәмамлаган капитан. Дүрт хәрби ордены һәм әллә ничә медале бар. Юлдашев Тимербулат Миннегали улы. Башкорт инәһе ягыннан Пүгәч патша полковнигы Каранай Мораты нәселеннән. Абдуллиннын тәкъдимен зур игътибар белән тынлый да, үз фикерен әйтә:
— Ломаконын дәресләре җитәрлек. Сер итеп кенә әйтте: татар мәктәбе балалары урыс теленнән бик артта. Анда мина эшләве бик авыр булды, киткәнемә шатмын, ди. Үзе белән сөйләшеп кара. Тик ул фронтовик түгел. Бүген дә под надзором НКВД. Нәрсә кылгандыр, белмим. Бик авыр җинаять ясаган булса, укытырга рөхсәт итмәсләр иде. Ниндидер анлашылмаучылык, ахрысы. Анын белән килешә алырсынмы икән, шигем бар...
Абдуллиннын чакыруын Леонид Калинович сүзсез генә тынлый, бүлдерми. Тик сул кулынын (ун кулы йөрми, кара күн перчатка кидерелгән иде) бармаклары гына өстәл тактасына очлары белән тыпырдатып, суккалап алалар. Абдуллин сөйләп бетергәч, кистереп җавап бирә:
— Юк, бармыйм! Эшем болай да күп, вакытым юк!
Юлдашевнын, барыгыз, диюенә дә җавабы кыска була:
— Ике урында эшләве авыр. Укытунын сыйфаты төшүе бик мөмкин. — Абдуллин үгетләп караса да, нәтиҗәсе булмый. Саубуллашырга исәпләп, ул аякка басып кулын суза.
— Исән булыгыз! Укучылар бик үтенгәннәр иде, сезне укытырга килсен, дип. Нәрсә дип анлатыйм инде мин аларга сезнен килмәүне?
Леонид Калинич, нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй, Абдуллинга кызыксынып карый. Сул кулын, өстәл өстеннән учын җәя биреп, азга гына күтәрә:
— Китми торыгыз әле. Сабыр итегез. Сезгә соравым бар.
— Сорагыз. Тынлыйм.
— Ул унынчы сыйныфта минем исәп буенча Зәйнуллин фамилияле, сипкелле битле, кечкенә буйлы малай булырга тиеш. Малай! Атныкы кебек зу-ур башлы.
Абдуллин битен тоташ балкытып елмая. Анарда өмет туа башлаган инде.
— Бар андый малай. Шул тәкъдим итте дә инде сезне чакырырга. Икәү алар, җиденче класста сездә укыганнар. Тагын Равил Байморатов дигәне бар.
Леонид Калинич сул кулын һавада селти:
— Байморатов? Курносый. Живой такой. Переросток он немножко. Зайнуллин и Баймуратов. Вот оно что-о!
Юлдашевка борыла:
— Барам мин татар мәктәбенә укытырга. Зәйнуллинны укыту бик тә кызык мина. Ул гади малай түгел. Сәләтле малайнын ничек итеп урыс телен үзләштергәнен күзәтү кызык мина. Килештек!
Абдуллинга кулын сузды.
— Мин риза.
Юлдашев урыныннан торып, анын кулына тотына.
— Көтеп торыгыз, Леонид Калинович! Мәктәп директоры буларак, мин дә үземнен теләкне әйтеп, Абдуллинга бер шарт куйыйм әле.
Герой күнелле итеп көлә:
— Нинди шарт ди инде? Леонид Калиныч риза бит.
— Ул ризадыр, тик мин риза түгел. Ә мин менә ничек уйлыйм. Урыс мәктәбендә
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
103
математиканы унынчы сыйныфта мин алып барам. Башка сыйныфларда да дәресләрем байтак. Директор эше дә бик катлаулы. Авыр. Өлгер генә! Мин сина, син мина, диләр яһүдләр. Без дә шул принцип белән эш итик бүген. Абдуллин туган! Мин сина Ломаконы бирәм, ә син мина математик Ураевны бир. Ул да минем унынчы сыйныфны гына математикадан укытсын.
— Һы! Урысча математиканы укыта алырмы икән сон?
Юлдашев көлде:
— Хәйләләмә, Абдуллин. Урысчаны йомшаграк белсән дә, математиканы бик шәп укытып була. Без бит икебез дә фронтовиклар. Күп тапкырлар үлем белән очрашып, аны алдалап, җинеп чыккан егетләр. Килешик!
— Ураев нәрсә әйтер бит әле үзе. — Юлдашев елмая.
— Өч көн элек мин анын белән сөйләшкән идем инде. Абдуллин каршы төшмәсә, киләм, ди ул. Син Ломаконы сорый башлагач, мин эчтән генә көлеп утырдым: «На ловца и зверь бежит!» Ломаконы көйли идем мин сезгә барырга.
— И-и, шулаймыни?!
— Шулай! Килештекме?
Кул кысыша.
— Бүген кичкә Ураев белән мина килегез. Ломако да булыр. Бик зур эш эшләдек — юыйк. Унышлы булсын укытулары!..
***
1972 ел. Октябрь азагы. Мәскәүдән Ригага, мин 1949 елда унынчы сыйныфта укыганда. Эстәрлебашта татар мәктәбе директоры булган Советлар Союзы Герое Мансур абый Абдуллин телефоннан шалтырата:
— Зәки туган, исәнме? Мәскәүдән Мансур абыен Абдуллин әле бу.
— Исәнмесез, Мансур абый? Сезнен тавышны ишетүемә шатмын.
— Син, туган, ишеткәнсендер инде, март аенда улыбыз Әсгатьне самосвал машинасы таптап үтерде бит. Инде ярты ел вакыт үтеп китте, шул самосвалны һаман таба алмыйлар. Менә инде Мәскәүләренә килгән идем. Министр внутренних делга приемга. Кабул итте итүен, тик өметле бернәрсә дә әйтә алмады. Уфага, Фәния апана шалтыраткан идем, ул әйтә: «Ригага бар. Зәкиләрдә берәр атна тор. Ригада йөр, Зәки белән сөйләш — ана хәлебезне сөйлә, — ди. — Бераз кайгынны бушатып, чит җирдә торып кайт. Зәки нәрсә кинәш итәр, тынла!» — ди.
— Килегез, Мансур абый. Көтәбез сезне.
— Рәхмәт, туган! Бүген кич юлга чыгам, алайса. Шалтыратырмын.
Икенче көнне Мансур абыйны тимер юл вокзалында каршы алдым.
Мансур абый килгәч, училищеда дүрт көнгә ял алдым да, Латвиянен башкаласы Риганы күрсәтеп йөрдем Геройга...
Кибетләрдә йөртәм. Абый әйтә:
— Син, туган, мине хатын-кыз киеме сата торган магазинга алып бар әле, — ди.
Хатын-кыз киеме сата торган бик зур кибеткә керәбез. Кием-салым карыйбыз. Дөресрәге, абый карый, мин инде ияреп кенә йөрим. Кая ул хатын-кызга, үземә кием сайлау ягыннан да бик булдыклы түгел мин.
Мансур абый пальто төймәләрен ычкындырып, сул түшендәге Герой йолдызы күренерлек итеп алдан ачып куйган. Латыш сатучылары белән сөйләшә. Урысчалатып инде, татарча акцент белән. Ә кибеттә зәнгәр күзле, сары чәчле сатучылар бар да латышлар. Аларга Геройнын мөрәҗәгате болайрак:
— Пакажите мне, пжалуйста, щелкувый жинский бусгалтыр, тритий размир, пятый полнаты...
Мин дә өйләнгән ир-егет, ике балам бар. Тик ими капчыкларынын ни размерын, ни «полнотасын» белмим дә, белмәячәкмен дә!
Абыйнын татар акценты белән урысчалатып сораганына чибәр латыш кызларының йөзендә хет бер мускул селкенсә икән. Әллә бар алар өчен абыйнын
ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН
104
түшендәге Алтын Йолдыз, әллә юк! Арттан абыйның колагына пышылдыйм:
— Абый! Татарча сорагыз!
Абый мина таба борылып, гаҗәпләнү тулы күзләре белән мина текәлә:
— Бу латыш хатыннары монда, Ригада татар телен каян белсеннәр инде. Юкны сүләмә, Зәки!
— Беләләрме, юкмы — татарча сорагыз! Күрерсез нәрсә булганын.
Абый бик теләми генә татарчага күчә.
— Мина хатын-кызларга өченче үлчәмле, бишенче тулылыктагы ими чүлмәге күрсәтегез әле.
Шунда тынлык урнаша. Сатучы хатыннарның юанрагы телгә килә, тик беренче сүзе генә латышча, калганнары бар да урысча:
— Лудзу! (Рәхим итегез!) Ви не русский. Что Вам нужно?
— Татарин мин.
Латышларның китте авызлары ерылып:
— О-о! Татарин! Как хорошо! Можете говорит и на русском! Мы вас слушаем!
— Мине бусгалтер нужен шелковый! Тритий размер, пятый полнота.
Мансур абый зур осталык белән бюстгалтерлар, трусиклар, эчке күлмәкләр, тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр сатып ала. Һәрбер чүпрәкне, берәмтекләп сәрмәп, тикшереп, зур игътибар белән карап ала. Ул сайлаганга мина нилектәндер уңайсыз кебек... Бик сиздермәскә тырышып читкәрәк китеп басам... Нихәл итәсен, кибеттән кибеткә ияреп йөрим инде. Күп итеп Латвиядә тегелгән (ул елларда ук Латвиядә затлы тегә беләләр иде) хатын-кызга кирәкле әйберләр ала. Зур төен күтәреп, автобус тукталышына карап атлыйбыз. Түзмим, сорыйм:
— Абый! Хатын-кызларга эчке киемнәр, хушбуй-духилар, сөртә торган әллә нинди крем-майларны аласыз икән. Мин хатын-кызга баш яулыгы да ала белмим. Бик оста. Кайчан өйрәндегез сез мона?
Абый елмаймый да:
— Син, туган, учуный, подполковник булсан да, ир-егет булып җитлегеп җитмәгәнсен әле. Юк, җитмәгәнсен! Моны сина мин әйтәм, Мансур абыен! Мин ул нәстәләрне сатып алып Уфага алып кайтам. Фәния апана, балдызга, кызым Нәфисәгә. Бердән, аларга бу зур шатлык. Икенчедән, Фәния апана алган затлы бустгалтерны, ефәк эчке күлмәкләрне ... э-э-э... һәм дә башка нәстәләрне ин тәүдә кем сәрми? Ә? Мин сәрмим. Һәм аларны сәрмәү минем кулларга ял вә ләззәт бирә. Бел, белмәсән!
Мансур абый бездә атнага якын яшәде. Шул вакыт эчендә минем алда фаҗигале бер гаилә тарихы ачылды. Абый кабаланмый гына сөйли дә сөйли:
— Безнен әти Идиәтулла революциягә кадәр Кыргыз Миякәнен ин бай сәүдәгәре булган. Каргалы, Ырымбур, Семипалат, Ташкент байлары белән аралашкан, бик яхшы итеп сәүдә итә белгән. Утыз беренче елны йортын тартып альп, безне куып чыгардылар. Авыл читендәге яртылаш җимерек, өй дисән өй түгел, абзар дисән, ике тәрәзәсе бар, сараймы, мунчамы, шуна күчендек. Колхоз рәисе, бабай ягыннан бераз туган — әтине колхоз келәтләре сакларга куйды. Мина унике яшь тулып узган гына, укуны ташлап колхозда эшлим. Бәрәнге утыйбыз, печән җыябыз, ашлык тазартабыз. Элекләре бай булганлыктан, әтинен колхозда дошманнары байтак. Шулардан мина да эләгә иде. Утыз алтынчы елда әтине кулга алып Казакъстанга сөрделәр. Әни, мин, дүрт сенелкәш торып калдык. Сенелкәшнен олысына 13 яшь, кечесенә яшь ярым. Ач, ялангач, кимсетелү һәр көн, хәерчелек. Әти бай чагында бик юмарт булып, күпләргә ярдәм иткән. Яхшы кешеләр дә анын яхшылыгын онытмыйча безгә ярдәм иткәлиләр. Төнен, кеше күрмәгәндә, безнен авыл читендәге өйгә ашарга ит, он китереп китәләр иде.
Исемдә, шул әтине алып киткән утыз алтынчы елнын декабрь урталарында Әкчүн тимер юл стансасына атлы чана белән иген илттек. Өстә иске генә бишмәт, аякта тула оек-чабата, үзем ач. Игенне тапшыргач, кайтырга чыктык, дүрт атлы. Бергә кайтырга чыкканнарда кемдә толып, кемдә тун, кемдә чикмән. Ә минем өстә тузып бетә язган
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
105
сырган бишмәт. Шунда Хәммадулла исемле абзый өстеннән тунын салып мина кигезде. Үзенен толыбы бар иде, шуны киде. Шул тун булмаса беткән идем юлда — тун коткарды. Кайтып җиттем өшесәм дә. Төшеп чана артыннан йөгерергә хәл юк — ач, ашамаган. Әтине алып киттеләр. Безгә тимәделәр. Кемдер ярдәм итеп, яклап, авылда калдырдылар. Биш бала, мин — зурлары, унҗиде белән барам. Сенелләр дүртәү. Укуны әллә кайчан ташладым — сенелләрнен тамагын туйдырырга кирәк. Әтине Казакъстанга илтеп, бер совхозга эшкә куйганнар. Җәен кырда эшли, көтү көтә, карбыз кырын саклый икән. Ә кышын сарык карый. Елына бер хаты килә.
Кырыгынчы елнын августында Кызыл армиягә алдылар. Белем — бетермәгән дүрт сыйныф. Брест дигән калага эләгеп, шунын крепостенда мин. «Сорокопятка» дигән пушканы ат җигеп тарттырып йөрибез. Көн коры булса, бер пар ат җигәбез, янгыр явып юллар пычранса, ике пар ат җигәбез. Артиллерист-наводчик мин. Белем юк дәрәҗәдә, урысча ныклап белмим бит инде. Илләмә тырышам. Минем кызыләрмис булуым өйдәгеләр өчен бик тә әйбәт. Кызыләрмис гаиләсе дип өйдә калганнарнын һәрберсенә колхоз аена бер пот он бирә. Өйдә бишәү: дүрт сенелкәш тә әни. Димәк, биш пот һәр айда. Ач утырмыйлар инде.
Сугыш 22 июньдә иртән дүрттә башланды. И-и туга-ан! Нәрсәләр генә күрмәдек инде ул сугыш юлларында. Бресттан алып Мәскәүгә хәтле немец басып алган җирләр аша отступать итеп качтык. Алтмыштан артык частьтан җыелган төрле халык. Пехота, саперлар, артиллерия, танклары янган берничә танкист, немецлар һавадан бәреп төшергән ике очучы... Тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр инде менә. Бер капитан безнен белән командалык итә. Илләмә дә боевой егет иде инде. Өстәвенә үзе татар. Фамилиясе Нигъмәтуллин иде. Үзе әйтмешли, «Нәкъ Казан артыннан» икән. Тәки алып чыкты бит безне окружениедән.
Август урталарында чыктык. Ул бетләдек, сакал-мыек үскән, ул аяктагы итек-ботинкалар тузган, өстәге гимнастерка-чалбарлар тетелеп беткән. Ике аягы да җәрәхәтле бер пехота генералын кайда күтәреп, кайда плащ-палаткага салып өстерәп, үзебез белән алып чыктык.Килеп төштек окопка. Генерал носилкада ята. Ипләп кенә окоп төбенә куйдык. Күзе йомык генералнын. Нигъмәтуллин ипләп кенә кулбашыннан тотып, акрын кына селкетә моны:
— Товарищ генерал! Чыктык чолганыштан. Үзебезнекеләрнен окобында без.
Генерал күзен ачты. Авырлык белән кузгалып утырды. Тирә-ягына карана бу. Окоптагы кызылармеецларны күрде дә... тотынды чукынырга, тотынды такмакларга:
— Слава тебе, господи! Слава тебе, господи! Живой я! У своих! Слава тебе, господи!
Елмаешабыз инде «Бох»ны исенә төшергән коммунист кызыл генералга карап.
Мунча кертеп, беттән аралап, өр-яна киемнәр биреп, ике тәүлек ашатып, йоклаттылар да, төрле частьларга таратып сугышка тыктылар.
Кырык өчнен кышында февраль азакларында Харьковтан ары Синельниково тимер юл стансасы янында безне немец фельдмаршалы Манштейн туздырып ташлады. Курск — Белгородка кадәр тагын качтык инде. Шунда хәтле чигенеп, Курск белән Белгород калалары арасында ике фронт зур дуга ясап, көчкә-көчкә оборонага күчә алдык. Чигенгәндә Харьковтан шул Курск Дугасына кадәр тагын безнен сугышчыларның үле гәүдәләре ятып калды. Ул ташлаган техниканың, коралнын исәбе-хисабы юк. Дала тулы. Харьков каласы янында ике катастрофа булды безнен өчен. Берсе — кырык икенен язында. Сталинградка кадәр «драпали». Икенчесе
— кырык өчнен февраль-апрелендә. Курскига кадәр тагын качтык. Язгы пычрак коткарды. Немец танклары баттылар язгы пычракта. Курск, Белгород җирләрендә кара туфракның калынлыгы метр-метр ярым. Танклар тоташ чумалар иде шул кара пычракка.
Курск Дугасында бик нык әзерләндек без. Көн-төн көрәк-кәйлә кулда. Окоплар казып, брустверлар ясап кояшта кызынабыз. Синельниководан чигенгәндә, пушкаларны ташладык. Снарядлар юк, атлар ачтан тәгәрәп үлеп беттеләр — чын-
ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН
106
чынлап «драпали». Частьлар кайда — белгән кеше юк, тәртипнең әсәре дә юк. Җәяүләп чигенеп, шул Курск Дугасы янына, сай гына окопларга килеп коелдык. Ике көн сортировать иттеләр дә, мине танкларга каршы ата торган бер батареяга старшина итеп билгеләделәр. Сержант званиесе бирделәр. Белем аз дип каршы торып маташкан идем, кая ул! Полк командиры майор Бобров әйтә: «Кырык бернен июненнән бирле ут эченнән чыкмыйча сугышасын. Син сугышнын прафиссыры инде хәзер, — ди. — Синдәге тәҗрибә миндә дә юк, — ди».
Батарея командиры — яшь лейтенант. Ә артиллеристларнын яртысы минем кебек сугышкан халык. — Елдан артык сугышканнары да бар.
Немец танклары килә башлагач, түземсезлек белән якынайганнарын көтәбез тегеләрнен. Безнен пушка позицияләреннән 25 метрда гына алда кечкенә елгачык ага. Исеме Куриная иде. Елга тавык сикереп чыгарлык кына шул инде, суынын тирәнлеге ярты метр да юк. Ә ярлары текә. Шул елга ярында каршы алдык без немец танкларын. Без позициядә окопта яткан урынга каршы елга аша бер ялан юлы уза. «Перекрестный огонь» белән ике пушканы шул юлга каршы, җиргә күмеп диярлек утырттык. Өченче пушканы елга ярынын сөзәгрәк җиренә каршы куйдык. Ул да окопта инде. Окопнын дошман ягы бруствер дип атала. Анда инде туфрак нык өелеп, үләннән маскировка ясала. Корып саргаймасын дип көн дә төнгә каршы брустверга су сибәбез. Шунлыктан үлән яшел. Маскировка шәп!
5 июльдә китте кырылыш-сугыш. Яр буйлап окоплар казып, пехота
— автоматчылар тулды. Болар инде немец автоматчыларын, танкларыннан автоматтан атып аерып, юк итәргә тиешләр. Нык сугышты алар да. Өч көн эчендә 5—6сы гына исән калган иде. Яралылар шул окоплар эчендә үлеп беттеләр.
Ин әүвәл теге юл белән елгага төшеп җитә язган алдагы танкны бәрдек. 76 миллиметрлы, озын көпшәле, танкка каршы ата торган өч пушка бездә. Ике пушкадан берьюлы атып китереп чәпәгән идек тегенәргә, башнясын ук алып очырдык. Елгада утырып яна! Немец танкистлары да бик тәҗрибәле иде, ахрысы. Ярнын сөзәгрәк җиреннән сикергән кебек елгага шапылдап килеп төшәләр дә, елга буена хәрәкәт итеп, бу якка менү өчен ярнын сөзәк җирен эзлиләр. Шул елга эченнән алабыз тегеләрне...
Тәүлектән артык сугыштык инде. Минем сул кул йөрми. Батарея халкы кырылып бетте диярлек. Лейтенант рөхсәте белән мин төнлә безнен пехота окопларына киттем. Окоплар тулы үлек солдатлар аунап ята. Рота командиры булып бер сержант калган. Алты солдат сорап алдым үзебезнен пушкаларга снаряд биреп торырга...
Батареяда 76 миллиметрлы өч пушка. Снарядлар күп — ат та ат! Немец 5 июльдә һөҗүм итә башлаган иде — китте көн-төн сугыш. Атыш та атыш, үтереш тә үтереш. Өч көн йокы юк, ашау юк — атабыз да атабыз. Курск Дугасында артиллеристлардан немецның ин күп танкларын бәргән безнең батарея булып чыкты. 18 танкны юк иткәнбез. Ул турыда госпитальдә белдек инде. Бөтен батареядан өч кеше исән калдык. Өчебез дә яраланган. Башкача яралылар юк. Бер землянкада җыйган идек, өстенә немец «Тигр»ы менеп, барысын да изеп үтерде. Исән калганнар — батарея командиры лейтенант Кузьмин, батарея старшинасы мин — сержант Абдуллин һәм бер рядовой — Николай Самойлов. Минем сул кул салынып төшкән — күтәреп тә булмый. Бармаклар яньчелеп беткән. Башта да бар корыч кый пылчыгы, аякта да, аркага да кыйпылчык эләккән. Кырык дүртнең гыйнвар уртасына кадәр госпитальдә яттым. Самойлов иртәрәк чыкты, ә лейтенант Кузьмин миннән соң тагын бер ай аунады әле госпитальдә...
Частька кайттым. Миңа өлкән лейтенант званиесе бирделәр. Белем юк дип тормадылар, батарея командиры итеп куйдылар. Тик контузия бик көчле булган минем. Якындарак снаряд шартласа, аңны җуеп тәгәрим дә китәм.
***
Кырык дүртенче елның апрель уртасында безнең өчебезне дә Мәскәүгә
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
107
командировкага җибәрделәр. Апрельнең егермесендә Кремльдә Калинин бабай безгә Советлар Союзы Батыры таныклыклары тапшырды. Ленин ордены белән Алтын Йолдыз такты күкрәкләргә. Кулларыбызны кысты, кочаклады. Мине беләктән, билдән бармаклары белән тоткалап карады Калинин. Моңсу гына елмаеп, сакалын селкетте.
— Бигрәк ябыксың бит. Ай-һай! — диде.
Мин, елмаеп:
— Сугышта симезлек кирәкми, көч кирәк! — дидем.
Банкет ясап, бик яхшы коньяк эчерделәр. Шуңарчы минем коньяк эчкәнем юк иде. Бик шәп икән ул!
Май уртасында комиссовать итеп, кайтарып җибәрделәр мине. Курск Дугасында алган яралар ачыла башлады, контузия бик көчле булып чыкты. Атлап барган җирдән тәгәрим дә китәм бит, малай.
Ярар. Бер ай Мәскәүдә госпитальдә яттым. Кайттым Башкортстанга. Мине Геройга тәкъдим иткәч, Башкортстанга, обкомга хәбәр иткәннәр. Әтине Казакъстаннан авылга кайтарганнар. Безнең элекке йортта район башкарма комитеты урнашкан. Мин май уртасында авылга, Миякәгә кайтканда яңа өй салып, әти-әнине, дүрт сеңелкәшне шул яңа йортка яшәргә керткәннәр иде инде.
Кайттым. Җәй буена мине Башкортстан калалары, район үзәкләре буенча йөрттеләр. Иң беренче исән Советлар Союзы Герое кайткан бит Башкортстанга! Белем дүрт сыйныф — юньләп чыгыш та ясый белмим. Трибунага чыксам, кызарам, тотлыгам — чак сөйлим. Илләмә тырышам инде. Июнь-июль йөрттеләр инде мине халыкка күрсәтеп. Түштә — Алтын медаль, Ленин ордены белән Кызыл Йолдыз ордены, тагын өч түгәрәк медаль.
Август җитеп килә — нәрсә эшләтергә мине? Белемем дә, һөнәрем дә юк. Берничә ел колхозда атлы эштә йөрдем — шул гына миндә. Герой булып тагын атлы эшкә тотынып булмый бит инде колхозда. «Уфа» кунакханәсендә аерым бер бүлмәдә яшим. Калаларга, район йөртүдән туктадылар. Ресторанда ашаталар, эчертәләр үзе. Теләсәм, коньяк, аракы бирәләр. Тик эчмим генә.
Август башы. Обкомга чакырдылар. Зур бер кабинетка алып керделәр. Ишегенә «Инструктор по идеологии» дип язып куйганнар. Кердем. Утырттылар. Мин утырган өстәлнен икенче ягында яшел йон гимнастерка- чалбар кигән бер егет утыра. Сул кулы төптән үк юк. Капитан погоннары таккан танкист бу. Ике Кызыл Байрак, бер Кызыл Йолдыз ордены түшендә. Шуларга өстәп тагын дүрт медале бар — шәп сугышкан бу егет.
Инструктор безне таныштыра.
— Бу — Герой егет Мансур Абдуллин була. Артиллерист. Ә бу иптәш — Тәминдар Ибәтуллин, танкист, — ди.
Кул кысып танышабыз.
— Егетләр! Икегез дә зур батырлыклар күрсәтеп сугышкансыз. Икегез дә Курск Дугасын үтеп, каты яралангансыз. Без монда, обкомда, сезнен язмыш турында махсус утырышта сөйләштек, һәм карар кылдык: сезнен икегезне дә Уфадагы Тимирязев исемендәге педагогика институтынын беренче курс студентлары итәргә. Ибәтуллин иптәшнен ун сыйныф белеме бар. Икегезгә гомуми торактан бер бүлмә бирәбез. Институттан икегезгә дә аена бишәр йөз сум стипендия. Иптәш Абдуллинга Герой булган өчен өстәмә 900 сум түлиләр. Анысы билгеле инде...
Сөйләвеннән туктап, икебезгә дә сынаулы күзләрен текәде.
— Абдуллин иптәштә урта белем юк. Белеме — алты сыйныф...
Мин: «Дүрт сыйныф, ансы да тәмамламаган...» дип әйтергә телим.
Сул кулын күтәреп туктатты бу:
— Кирәкми, бернәрсә дә өстәмәгез, иптәш Абдуллин. Сездә алты сыйныф белем и шунын белән килешегез. Иптәш Ибәтуллинны сезгә махсус беркетәбез. Укырга ярдәм итәр, авыр урыннарын анлатыр.
ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН
108
Ибәтуллин сорау бирде:
— Иптәш инструктор! Безне кайсы факультетка укырга, тәгаенлисез инде?
— Тарих факультетына. Иптәш Абдуллинга математика, физика, рус телләрен ерып чыгу бик авыр булыр. Географиядә дә терминнар, атамалар бик күп бит. Ә тарих ул бик авыр фән түгел. Менә шул сезгә, иптәш әфисәр- фронтовиклар. Килештекме?
Кул биреп саубуллаштылар.
Минем шатлык зурдан иде: институтта укыячакмын!
Обкомнан чыккач, кабаланмый гына Уфа каласы урамнары белән «Уфа» кунакханәсенә таба атладык. Тәминдар шунда тәкъдим итте:
— Әйдә, Мансур, ресторанга керик. Танышуны һәм студент булганны юыйк! Бик тә зур шатлык бу сина да, мина да. Алда инде җин сызганып белем алу тора. Без, фронтовиклар алдында...
Яна дус белән бергә, анын ярдәме белән дүрт ел укыдым мин. Уйлап кара, Зәки туган, укыган башын белән миенне эшләтеп. Утыз беренче елдан бирле (унөч ел) мин, Мансур Абдуллин, парта артында утырган кеше түгел идем. Гел генә кара эштә ат белән, бер елга якын Брест янында кызыләрмис-әртиллерист, аннан ике елдан артык фронтта. Атыш та үтереш, үлем дә атыш, кан кою, кеше үтерү...
Башта укый алмый яфаландым. Кердем ректорга. Унайсызланып кына телгә киләм:
— Иптәш ректор! Мин сезгә авырлык китерә торган кеше түгел. Белем юк бит миндә. Бетермәгән дүрт сыйныф минем белем...
— Алты түгелмени?
Кул селтим:
— Түгел. Обкомнан куштылар алты сыйныф дип әйтергә дә, таныклык та бирделәр. Дүртенче сыйныфны мартта ташладым мин. Купец-сәүдәгәр малае бит мин.
— Анысы билгеле.
— Билгеле булгач. Мин гариза язып, институттан җибәрүегезне үтенәм. Контузия бик көчле бит миндә — баш һаман да авырта. Китим мин гариза язып, укыр өчен исәнлегем юк дип.
Ректор елмая:
— Юк инде, Мансур туган! Бернинди дә гариза язмыйсыз. Мин бер карт профессор белән кинәштем, сезнен белән нәрсә эшләргә дип. Ул бик яхшы кинәш бирде. Сез иптәш Тәминдар Ибәтуллин белән сынауга, зачетка бергә керәсез. Бер-бер артлы, һәрберегез үзенә тиешле билет аласыз. Икәү бергә бер өстәл артына утырасыз. Башта Тәминдар сез, иптәш Абдуллин, алган билетка җавап яза. Сез шуны укып сынау бирергә чыгасыз. Ә сез сынау бирергә чыккач, Ибәтуллин үзенен билетына әзерләнә. Икегезгә дә стипендия ай саен. Педагогларга күрсәтмә бирелер — икегезгә дә «өчле« билгесе куймаслар...
Шулай итеп, ике курсны укып, сынаулар биреп яшәдек Тәминдар белән. Өченче курста баш бераз эшли башлады кебек. Көн-төн китап өстендә утыргач, баш та анлады, ахрысы: «Уйлый башларга кирәктер, барыбер көчләп булса да укыталар бит!»
Укырга кергәндә мина егерме биш яшь тулып узган иде инде. Фронттан кайтканга ике ел үтте. Контузиянен тәэсире һаман бар, бетми. Башта бер кечкенә снәрәт кыйпылчыгы утыра, һава үзгәрә башласа, башнын авыртуына чыдап булмый.
Мине Кызыл Армиягә 1940 елнын августында алдылар, Мәскәү аша Брест крепостена алып барып төшерделәр. Противотанковый әртиллериягә эләктем мин. 45 миллиметрлы, ике эрзинкә тәгәрмәчле танкка каршы ата торган пушка. Юллар коры булса, ике ат җигеп йөртәбез. Ялан кырдан өстерәтергә булса, яисә көн янгырлы булса, парлап дүрт ат җигәбез. Башта мине атлар йөртергә куйдылар. Ат йөртүчеләр татар, башкорт, чуаш егетләре. Атны яхшы белә безнен халык. Үзе ач йөрсә йөри, атка ашата, аны карый...
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
109
Ике ай йөрдем ат менеп. Пушка тарттырып. Аткан чакта наводчиклар янында уралам — пушкадан атарга өйрәнәсе килә бит. Синцов дигән бер Себер егете өйрәтте мине төзәп атарга. Прицел ватылса, пушка көпшәсенен эченнән карап атарга да өйрәтте ул мине.
Әрмиягә киткәнче , шул кырыгынчы елга кадәр, үзебезнен авылда колхозда эшләдем мин. Ат белән йөреп. Кышын печән, салам ташыйм. Язын сабан белән җир сөрәм, иген чәчәм. Косилка белән печән чабам, кибән коешам, жнейкада арыш, бодай, солы, тары, борчак чабам. Әти Казакъстанда бер совхозда высылкада. Ә без өйдә — инәй, мин, дүрт сенелкәш. Сенелкәшләр үсә баралар, колхоз эшенә җигелә баралар. 16-17 яшькә җитеп, чибәр генә егеткә әверелә башладым мин. Сугышка хәтле дә, сугыштан сон да егетләр, кызлар аулак өйләргә җыелып, җәен авыл читендә уен, җыр-биюләр оештыралар иде. Шул елларда кызлар белән куну гадәте бар иде. Егет тә, кыз да өсләрендәге киемнәрен салмыйча, берәр урын табып, шунда кочаклашып кына йоклыйлар. Кызны егет сәрмәштерә инде, тик кулны билдән түбән уздыру юк...
Минем дә кызларга күз төшә башлады. Тик кызларнын берсе дә минем белән кунмый да, йөрми дә. Кулак, купис малае! Дустым Хаммат сөйләшеп карый кызлар белән, Мансурнын синен белән кунасы килә, дип. Күпчелеге кызларнын: «Аллам сакласын кулак малае белән кунарга!» — дип кенә җавап бирәләр. Шулай да бер күзе бик тә кылый Кәшифә исемле, үземнән ике яшькә олы бер кыз белән «куну бәхетенә» ирештем бит, әй. Үзе кулымнан тотып алып менде бу мине печәнлекләренә. Мина 18 яшь. Дәрт дигәнен шартлап тора. Ярар. Мендек печәнлеккә. Юрган, мендәр — бар да бар монда. Яттык юрган астына кереп. Мин моны ипләп кенә, оялып кына кочаклыйм. Азрак яткач биленә генә тотынып, бу мина пышылдый:
— Түшләремне дә тот инде! — ди.
Изүләрен чишеп куйган — таш кебек ике кызган түш монарда. Тоттым ун кул белән монын бер түшен. Тән буйлап яшен үтте. Азрак кына ятты да, пышылдый тагын мина:
— Чишендер мине! Нәрсә эшләтсән дә мин риза!
Нишләргә? Хәзер мона «тисән», өйләнергә кирәк бит инде. Ә минем кылый хатын белән яшисем килми. Тиз генә башны эшләтеп алдым. Пышылдыйм мона: «Мин төшеп «тышка чыгып» алыйм инде. Хәзер менәрмен кире». Җавап итеп пышылдый: «Ярар! Тиз мен! Мин чишенә башлыйм!»
Төштем печәнлектән баскыч белән һәм... тай боларнын бакчасы аша тыкрыкка. Йөгерәм җан-фәрманга кайту ягына...
Айдан артык качып, Кәшифәне күрмәмешкә салынып йөрдем инде...
Сугышта янда снәрәтләр шартлаганда гел генә шул печәнлекне, кызу тәнле Кәшифәне искә төшерә торган идем: «Нигә шунда «нитмәскә» инде шул Кәшифәне?» Снәрәт ботарлап очырса, мин бит хатын-кызнын ләззәтен белмичә «китеп тә» барам бит инде?! Татар акылы төштән сон дигәндәй булды бу. Ә инде сугыштан исән-имин кайткач, уй үзгәрде: «Әле дә тимәгәнмен. Сугыш башланасы елнын язында Баязит исемле, авылда хатыны үлгән бер иргә кияүгә чыккан Кәшифә. Ике ятим балага әни булган, ире сугышка киткәндә үзе авырлы булып калган. Ире кырык өчтә бер аягын өздереп кайткан. Өч бала белән көтеп алган ирен. Бик матур яшәделәр. Илле өченче елда Миякә базарында кочаклый бу мине, рәхмәт әйтә мина тимәгәнгә. Бик чибәрләнгән. Кылый кебек тә түгел...
Ярар. Кырык дүрттә кайттым сугыштан. Мина 25 яшь. Ә хатын-кызнын берсен дә чынлап тотканым юк әле. Ул яктан да «наданмын».
Тәминдарга фабрикада тегүче булып эшләгән бер татар кызы ияләште. Ул безнен бүлмәгә кил дисә, мин китәм кинога чыгып. Кино карап кайтканда ул кыз юкка чыккан була инде. Ике-өч ай килеп йөри торгач, мина әйтә бу:
— Мансур! Минем фабрикада бик әйбәт татар кызы бар. Әйдә, сине таныштырам шунын белән, — ди.
Ә мин, Габдулла Тукай кебек, кызлардан куркам.
ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН
110
Сугышлар бетеп, күп үлемнәр күреп исән кайтсам да, кызлар белән юньләп сүз кушып сөйләшә дә белмим, кызарам, тел әйләнми. Алар минем өчен башка планетадан килгән әүлиялар кебек инде менә...
Шулай итеп, студент булып кышны җиткердем. Бер мәртәбә кинодан чыктым. Кичке сигезләр тирәсе бу. Кайту ягына атлый идем, берәү куып җитеп мина дәшә:
— Сезнен белән бергә кайтырга рөхсәт итегез әле мина. Сез яшәгән гомуми торакта яшим мин дә.
Кызлар тавышы. Башны борып карасам, эндәшкән кызнын чибәрлегенә тәгәрәпләр китә яздым. Матур якалы пальто кигән, мамык шәл ябынган. Бите алсуланган суыктан. Күзләре энҗе кебек. Үзе мина карап елмая. Йөрәк әллә ничекләр итеп, рәхәт итеп, нык итеп тибә, сулкылдый ук башлады. Тамак кипте дә куйды. Бер генә сүз дә әйтеп булмый. Баш кына селки алдым монарга. Бераз дәшмичә атладык. Көн бераз гына суык. Матур итеп, күңелләрне монсуландырып акрын гына ак кар ява. Ике-өч квартал узгач, тагын телгә килде бу кыз:
— Сез бик кино яратасыз, ахры. Кинога еш йөрисез. — Көчкә бер сүз чыкты миннән:
— Әйе! — мин әйтәм.
— Әле караган кино ошадымы сезгә?
Кино — «Два бойца» иде. Миннән янә шул ук сүз чыга.
— Әйе.
Сүзсез атлый башлады кызый. Анарга минем «әйе»дән уза алмау бик үк ошамый иде булса кирәк. Кайтып җиттек. Хушлаша бу.
— Бик эчтәлекле сөйләшеп кайттык сезнен белән. Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз.
— Сау булыгыз.
Ике көн узгач, Тукай урамыннан өске якка, үзебезнен институтка таба, үргә атлыйбыз. Тиз-тиз адымнар белән ике чибәр кыз узып китте безне. Ике-өч адым узып атлагач, берсе борылып, мина карап елмая:
— Сәлам кино яратучы абый кешегә!
Йөрәгем шинель эченнән китте аска тәгәрәп. Баш кына кагам: «Сәлам!»
Кызу-кызу атлап киттеләр кызлар. Болар белән ара ераклашкач, Тәминдар сорый миннән:
— Ул кыз сине беләмени?
— Ике көн элек кинодан бергә кайткан идек.
— Ә-ә, алай икән. Исеме ничек?
— Белмим бит, әй.
— Ничек инде белмисен? Кинодан бергә кайткансыз бит.
— Юл унае булгач, кайттык инде. Кая барасын?
— Юлда сөйләшмәдегезмени?
— Юк.
— Ну, Мансур! Сугыш беткән. Син — студент. Кызлар белән бер тулай торакта яшисен. Сина бит 25 яшь. Үзен Герой! Башынны күтәреп, күзенне ачып кызлар күзли башларга әллә кайчан вакыт бит инде сина...
Ике көн узгач, Тәминдар теге кыз турында мина мәгълүмат бирә:
— Ул кызнын исеме Фәния. Дәүләкәннән килгән укырга. География факультетында беренче курста укый. Бик горур тота үзен. Тик тәкәббер түгел. Бер бүлмәдә алты кыз бергә торалар. Әти-әнисе бар.
— Каян белеп бетерден син бу хәтлек яналыкны?
— Минем күз хәтере шәп бит. Лекцияләр беткәч, гардероб янында басып тордым. Ярты сәгатьтән артык. Пальтосын киеп, Тукай урамы белән кайтып китте бу. Мин киттем ана ияреп. Тулай торакка кайттык. Икенче катка менгәч, каршыдагы бүлмәдә яши икән. Ул кереп киткәч, ишек шакып кердем бүлмәләренә. Таныш түгел бер кызны коридорга чакырып чыгарып, сораштым кем икәнен. Башта әйтмәскә боланлы. Мин турыдан ярам: «Минем дус егет бик ошата аны. Танышырга тели. Әйт
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
111
инде», дим. Әйтте. — Елмая Тәминдар күнелле итеп:
— Бар, кинога ике билет ал да, бүлмәләренә кереп кинога чакыр.
— Кит, сантый! Нәрсә дип мин аларнын бүлмәсенә керим инде?
— Кызларга нәрсә әйтергә белмисенмени?
— Белмим.
— Өйрәтим, алайса. Кәрбер кыз үзенә ошаган егетне очратып, шунарга кияүгә чыгарга хыяллана. Сина алар өмет белән карыйлар. Кер: «Исәнмесез, кызлар! Хәерле кич!» — диген. Күзенне ныклап ачып карап, Фәнияне тап. Кәм әйт: «Фәния туташ! Мин сезне бүген кичке сигезгә кинога чакырам. Әзер булыгыз, сигезенче яртыда мин сезне алырга керермен! — диген. Ризамы ул, түгелме, башынны и дә, чыгып кит. Сигезенче яртыда ишекләрен шакы.
— Барыр дисенме?
— Бармый булдыра алмас. Син институтта төсе-кыяфәте белән дә, буен белән дә ин шәп егетләрнен берсе!
— Хараплар гына булам бит инде.
— Без, Мансур, хатын-кыз тарафыннан бу дөньяга харап ителергә яратылган мәхлук җаннар. Син дә харап бул. Егерме биш яшен узган
— өлгергәнсен харап булыр өчен.
— Белмим. Минем аяк тынлармы икән сон?
— Тынламаса, ишек төпләренә хәтлек мин сине кутәреп алып барыйм да, ишекләрен шакып, сине бүлмәләренә төртеп кертим, һәм Фәниягә әйтим: «Фәния! Бу егет сезне кинога чакырырга тели, тик теле әйләнми. Мин гарантия бирәм: шәп егет бу! Барыгыз анын белән бүген кинога». Шулай итик, алайса.
Мансурнын авызы китте ерылып:
— Карале, Тәминдар дус! Шәп уйлап чыгардын бит син моны. Әйдә, шулай эшлик. Син мина ярдәм ит инде Сина кирәк чакта, мин дә сина шулай ярдәм итәрмен.
— Һы! Булдыра алырсынмы сон?
— Үзем өчен булдыра алмасам да, синен өчен булдырам мин аны. Әйдә, киттек.
Билетлар алынды. Менә Тәминдар ишек шакый. Эчтән кызлар тавышы ишетелә:
— Ишек ачык! Кем бар анда? Керегез.
Кызлар исе белән тәмле итеп пешкән бәрәнге исе таралган бүлмәгә. Тәминдар көр тавыш белән исәнләшә:
— Кызлар, исәнмесез?
Анарга ишетелер-ишетелмәс тавыш белән Мансур да кушыла:
— Исәнмесесс!!!
Сул якта, икенче караватта китап тотып утырган Фәнияне күзе белән эзләп табып, Тәминдар ана дәшә:
— Фәния туташ! Менә бу егетнен исеме — Мансур. Фамилиясе
— Абдуллин. Сез анын белән почти таныш, бер мәртәбә кинодан бергә кайткансыз да икән. Анын сезнен белән чынлап танышып, бергәләшеп кинога барасы килә. Сезнен исемегез Фәния икәнне белә инде. Сезне кинога чакырырга, кыюлыгы җитеп бетми. Мин сезне дустым Мансур белән кинога баруыгызны үтенергә кердем. Сезнен белән кинодан кайтканда бу егет үзенен йөрәген югалткан. Әллә юлда төшереп калдырган, әллә инде ул йөрәк хәзер сезнен тарафта. Кинога барышлый, кайтышлый шул йөрәкне дә табарга ярдәм итә алмассызмы икән?
Мансурга борылды:
— Шулай бит, дус?!
Мансур, каушап калса да, тулы җавап бирә алды. Баш какты:
— Ы-ы!
Фәния урыныннан торды. Матур күзләрендә туп-тулы ирония иде:
— Нигә сез башыгызны авырттырып, вакытыгызны әрәм итеп, башка кеше өчен мине кинога барырга кыстыйсыз әле? Әйдәгез, сезнен белән икәү киттек кинога! Бик кино карыйсы килсә, дустыгыз Мансур безнен арттан ияреп барыр, ияреп кайтыр,
ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН
112
карап, өйрәнеп йөрер кызлар белән кинога ничек барырга икәнен.
— Ярар, телегезгә салынмагыз инде. Барыгыз — үлә бит!
Фәния күнелле итеп елмайды:
— Ярар. Шулай килеп чыга инде. Сынау булсын — бер барып карыйк әле. Алдагысын, ниндирәк егет икәнен бүгенгесе күрсәтер.
Мансурга елмаеп карады:
— Билетлар алдыгызмы?
Мансур баш какты:
— Әйе.
— Кинодан кайтып җиткәнче «әйе» дип ике мәртәбә әйткән идегез. Инде өченчегә тагын «әйе» дисез. Тагын башка сүзләр беләсезме?
Сөйләшеп киткәнен Мансур үзе дә сизми калды:
— Беләмме, юкмы — кинога барганда, кайтканда күрерсез.
Бүлмә эчен шаулатып кызлар көлде. Көлү эченнән берсенең тавышы ишетелде:
— Бар, Фәния! Сөйләшә белә бу егет — бар! Бар! Пәпә түгел!
— Ярар! — диде Тәминдар. — Бер мәсьәләне хәл итик. Кичкә кадәр без юкка чыгып торыйк. Сезне бу егет монда кереп алсынмы, яисә кинога үзегез килерсезме?
Фәния күңелле итеп елмайды:
— Ялгызым гына булсам, юлдан читкә алып китүләре бик мөмкин. Кереп алсын инде. Кинога баргач-баргач, тоташ шартына китереп барыйк. Моннан башлыйк баруны.
— Булды бу, Мансур. Кыз синеке булачак. Ну, асыл булып җитешкән бу, әй. Ай-Һай! Күз тимәсен!
Кичен кинога барганда да, кайтканда да гәпне Фәния алып барды. Кинодан кайтып җитәрәк, Мансур үзенең фаҗигасен аңлады: ул егет буларак та, студент буларак та Фәния белән сөйләшергә сүз таба алмый иде. Кыз бик күп китап укыган. Уфадагы татар, урыс театрларында барлык спектакльләрне караган, бар яктан да яхшы тәрбия, белем алган замана баласы иде ул.
Кайтып җиттеләр. Тулай торакка кереп китәр алдыннан Фәния, бераз уңайсызланган кебегрәк елмайды да, акрын гына тавыш белән сорады:
— Мансур абый! Сезгә бер соравым бар иде. Мөмкинме бирергә?
— Сорагыз.
— Миңа бүген институтта сезнең турыда бер хәбәр әйттеләр.
Туктады.
— Нәрсә диделәр икән инде институтта минем турыда?
— Сезне бит Советлар Союзы Герое диләр. Дөресме?
Коңгырт күзләрен туп-туры Мансурга текәде.
— Дөресме бу?
Мансур тамагына утыра башлаган төерне йөткергәләп юк итте. Баш какты:
— Дөрес ул, Фәния. Мин чып-чын Герой.
— Советлар Союзы Героемы?
— Советлар Союзы Герое.
— И-и! Нәрсә өчен бирделәр?
— Курск Дугасында Гитлер танкларына каршы сугышкан өчен.
— Сез Курск Дугасында булдыгызмыни?
— Булдым.
— Сезнең Герой булуыгыз минем өчен Һич тә көтелмәгән хәл. Мин нәрсә эшләргә тиеш инде хәзер?
— Нәрсә эшләргәме? Минем белән кинога, театрларга, концертларга йөрергә тиешсез. Бик ошыйсыз сез миңа, Фәния.
Кыска гына күңелле итеп көлде:
— Безнең полк командиры әйтмешли, сезнең хәзер бүгенге должностегыз: сез минем күз төшереп йөргән кызым булырга тиешсез.
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
113
Фәния кып-кызыл булды. Нәм хушлашмыйча да торак ишегеннән кереп китте.
Урта мәктәптә алган төпле белеме юк Мансурның. Физика, геометрия, алгебраның ул исемнәрен генә ишетеп белә. Урыс, татар классик һәм бүгенге тере язучыларның берсен дә белми диярлек. Фәния белән кинога барып кайту Герой Мансур башында яңа уйлар уятты. Белем юк. Төс? Ир-егеткә җитәрлек төс-чырай бар. Анысы ярарлык.
Эчтән генә көлеп куйды:
Коңгырт куе чәч дулкынланып, хәтта көдрәләнеп тора. Белгәнрәк егетләр хатын-кыз башта гәүдәгә, биткә-күзгә, чәчкә карый диләр бит. Дөрестер. Фәния белән бер мәртәбә кинога барып кайтуга Мансур бер нәрсәне аңлады: укыган, чибәр кызлар өчен ул чын егет түгел. Ул, инде лекцияләр тыңлый башлагач, бер нәрсәне аңлады: белем алу чыннан да энә белән кое казу! Ә аның кулында «белем» дигән сихри көчне казып алу өчен кечкенә энәсе дә юк. Ул бит лекцияләрдә бернәрсә дә аңламый диярлек. Беренчедән, урысча, икенчедән, катлаулы. Әгәр институттан китсә? Берәр җирдә авыл советы рәисе итеп куярлар инде. Ни яза, ни сөйли белми бит. Томана надан! Нәрсә эшләргә?’»
Ике айга якын кино-театрларга, музейларга йөрделәр. Хәтта бер мәртәбә «Уфа» ресторанына да бардылар әле. Икесе дә чибәр, икесе дә матур итеп киенгән иде...
Геройга аена 500 сум стипендия бирәләр. Шуңа 900 сум Герой акчасы өстәлә. Ялгыз башына 1400 сум. Герой гаиләсе булганлыктан, әтисенә ай саен бер центнер бодай бирәләр. Гөлсылу исемле сеңлесе кырык алтынчы елга кадәр колхозда ХТЗда тракторчы булып эшләде. Яшәүләре уртача булып, ачыкмыйлар инде. Әтисе төнен элекләре үзенеке булган ике кибетне саклый һәм шуңа 420 сум акчалата хак түлиләр.
Ресторан Фәниягә бик ошамады. Авылда үскән, чын татар гаиләсендә саф татар кызы итеп тәрбияләнгән Фәния көчкә-көчкә генә ресторан тулы майлы күзле ирләрнең күз карашларына түзеп утырды. Ике сәгать чамасы узгач, Мансурга китәргә тәкъдим итте:
— Әйдә, китик инде, Мансур абый? Бер мәртәбә танцевать итик тә, кузгалыйк. Мин мондагы бик нык тавышлы музыкадан арый башладым...
Мансур кып-кызыл булды:
— Мин бит, Фәния, танцевайт итә белмим.
Фәния бик мөлаем итеп елмайды:
— Бернәрсәсе дә юк аның. Уң кулыгыз белән минем билдән тотасыз, ә сул кул белән тотынышабыз. Музыка уңаена җайлап кына, вак кына, аякларны шудырган кебек иттереп йөрибез. Минем сезнең кулбашыгызга салган кулымны тыңлагыз.
— Беткән баш беткән. Әйдә, киттек танцыга. Ярый әле теге Герой медален такмаганмын.
Чыга башладылар. Фәния пышылдады:
— Бу — танго дигән танец. Салмак кына танцы ясарга кирәк.
Мансур баш селкергә дә көч таба алмады. Көч-хәл белән кеше күбрәк урында «танцывайт» иттеләр-таптандылар. Фәния йөртте инде Герой «абзыйны»!
Өч көннән Фәния Дәүләкәндә иде...
Ишектән килеп кергән, йөзе матур булып алсуланган кызын әнисе басып каршылады.
— И-и, бал-ла! Бүген шимбә бит. Бер-бер хәл булдымы әллә? Уку көне түгелмени бүген? Әллә дәрес ташлап кайттыңмы?
— Әй, әнкәй! — диде Фәния. — Нәрсә эшләргә дә белмичә, сиңа кайттым. Башым әйләнә, бернәрсә дә уйлый белми.
— И, бала-ам! Синең шундый елларың инде хәзер. Башыңда берәр егет- җилкенчәктер инде.
Кичен әтисе, энесе, сенлесе йокларга яткач, әнисенә кызы серен чиште:
— Әни! Минем бер таныш егетем бар. Фронтовик, үзе Герой Советского Союза...
ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН
114
Әнисе анламады:
— Кем дис-сен?
— Советлар Союзы Герое дим.
Анасынын исе китте:
— И, тере Героймы? Алтын Йолдызы да бармы?
— Әйе. Тере инде, нишләп тере булмасын ди.
— Йә, Ходай! И бала, бала!
— Син тынла әле, әнкәй! Синнән башка мина бер кеше дә ярдәм итә алмаячак. Монда синен кинәшен кирәк.
— Сөйлә, кызым! Тынлыйм.
Фәния сөйләп бирде:
— Төскә-башка чибәр егет үзе. Тарих факультетында укый. Икенче курста. Миякә районыннан. Элек әтисе бик зур сәүдәгәр булган. Кырык дүртенче елда гына «высылкадан» кайтарганнар. Үзеннән кече дүрт сенлесе бар. Әйбәт кеше ул үзе.Мансур Абдуллин. Тик...
Кыз туктады.
— Син, Фәния кызым, ничек бар, шулай чыгарып сал. Без бит синен белән әнкәле-кызлы утырабыз.
— Анын, әни, бөтенләй диярлек белеме юк. Сөйләвенә караганда, татар мәктәбенен дүртенче сыйныфыннан ташлаган укуын. Герой булганга аны кырык дүртенче елны институтка керткәннәр. Өйрәтергә, ярдәм итәргә сынар куллы, бик белемле бер капитан егетне беркеткәннәр. Бергә бер бүлмәдә яшиләр, бергә укыйлар, бергә ашыйлар.
— Укуы ничек сон?
— Ничек дип инде? Сынауларда алган билгеләре бар да дүртле икән. Куялар инде — Герой бит.
— Алай икә-ән! Сон? Миннән нәрсә кирәк инде сина, кызым?
— Әнкәй! Мин анын наданлыгыннан, тупойлыгыннан шушы бер ел эчендә гарык булдым, анарга әйләнеп тә карыйсым килми. Сонгы мәртәбә авырыйм дип кинога бармаган идем, үзен карый торган госпитальдән хәрби врач алып килгән. Полковник.
— Яралары бармыни?
— Бар. Курск Дугасында сугышкан. Өч пушка белән немецнын 18 танкын яндырганнар. Сул кулынын ике бармагы кәкре, күкрәгендә, башында корыч кыйпылчыклары бар икән.
— Башы авыртамы сон?
— Зарланганы юк.
— Син кинәшкә кайттынмы?
— Әйе. Бик тә ябышып бара мина. Сонгы ике очрашуда өйләнү турында сүз кузгатты. Мина бит инде егерме җиде яшь тула, ди. Ә мин ана карата суынганнан суына барам.
— Кызым?!
— Әйе, әнкәй.
— Алай-болай диюем... ялгыш эшләп ташламагансындыр бит? — Фәния унайсызланды:
— Юк, әнкәй. Моннан киткәндәге кебек сафмын.
— Бик зур уй салдын бит әле син, бала, минем башка... — Күнелле итеп көлде:
— Әтиен егетнен елгыры иде. Чукынчык нәстә, мина бик ныклап тотына башлагач, әбиен белән мин дә кинәштем. Шулай-шулай, әнкәй, ныклап бәйләнеп, сәрмәнә башлады, дим. Нишләргә, дим. Көлде дә, мәрхүмә, кыска гына итеп әйтте: «Син аны, кызым, азлап-азлап кына түш тирәләрендә сәрмәштер! Сәрмәштер! Өйләнүгә барып җитәрлек итеп! Читкә китмәслек итеп сәрмәнсен! Мин атанны шулайлар итеп өйләндердем. Түш тирәләрендә түзә алмаслык булганчы сәрмәнде-
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
115
сәрмәнде дә... аталары яучы җибәрделәр.
Син, кызым, бераз гына түгел, кыз бала буларак нык ялгышкансын.
— Ничек инде, әнкәй, ялгышканмын ди? Юк, әнкәй!!!
— Ялгышкансын! Менә миннән ишет ялгышынны. Син институт шаулатып елдан артык Герой белән кино-театрларда, танцыларда, төрле концертларда култыклашып йөргәнсен. Синнән көнләшкән кызларнын исәбе-хисабы юктыр инде институтта. Герой бит! Үзе төскә дә чибәр генә дисен.
— Әйе.
— Йә, ул Геройны ташладын да ди. Аны ташлау гына да айдан артык барачак әле. Вә һәм дә...
Әнисе күнелсез генә елмайды:
— Синен Герой белән бер ел бергә үткәргән вакытыннан, бергә йөргән кино-театрларыгыздан көнләшеп иза чиккән кызларнын сез аерылышканнан туган шатлыклары иксез-чиксез булачак, һәм алар бөтен институтка, бөтен Уфага, хәтта Башкортстанга гайбәт таратачаклар: «Теге борынын күтәреп йөргән Фәнияне Герой Мансур Абдуллин ташлаган бит!» — диеп.
— Әнкә-әй! Бу бит дөрес түгел.
— Дөрес түгел! Шуна күрә гайбәт диләр аны. Гайбә-әт!!! Нәм кешеләргә дөреслеккә караганда гайбәт ныграк кирәк. Холыклары шундый кешеләрнен. Көнче холык. Син Герой белән аранны үзен өзсән дә, сина, кызым, Уфа пединститутыннан күченеп китәргә туры киләчәк. Казан институтына күчсән, ул гайбәт анда тагын да ныграк, пычраграк булып барып җитәчәк. Ә инде зур түземлек белән Уфада калсан, синен янына бер генә егет тә килмәячәк һәм сина карамаячак. Герой ташлаган кыз! Ничек итеп ташлагандыр — чурт белсен!
Фәнияне шом били башлады.
— Әнкәй! Син бик тә куркыныч әйберләр сөйлисен бит.
— И, бала, бала! Уйламыйча эшләгәннән күпме кызнын язмышы фаҗигале бүген.
— Әнкәй! Мин нишлим инде хәзер?
— Син, кызым, ул Герой егетенне алып кайт әле монда. Киләсе атнага, яисә бер атна аша. Атан белән мин дә күз салыйк анарга. Егермен тулды — кияүгә бирергә була сине. Уйлый белергә башында миен сыек, чөнки нужа күрмичә үстен. Азрак иркәрәксен шул... Алып кайт! Карарбыз, кунак итәрбез!
Ике атна үтүгә кайттылар Фәния белән Герой. Җомга көнне кичләтеп кайтканнар иде, якшәмбе көнне өйләдән сон киттеләр...
Фәниянен әти белән әнисенә ошады татар егете Мансур Абдуллин. Икенче көнне әтисе, кичен йокларга ятканда, хатыны сорамаса да, үз уен әйтте:
— Бу егетне мин дә күрсен дип алып кайткандыр инде кызын. Уку бик тәтемәгән мона, илләмә нужаны күп күргән, үлем белән бик нык алышкан ышанычлы егет бу. Кызыбыз хур булмас, чыксын шушы егеткә!
Шимбә кич Мансур мунчага киткәч, әнисе дә үз сүзен әйтте:
— Фәния, кызым! Бик әйбәт, сабыр холыклы кеше бу егет. Чык шушынарга. Белеме юк икән, җайлап аз-мазга өйрәнер, кеше арасында шомарыр. Үзе дә укыта башлар. Китап укый-укый булыр аз-маз булса да белем дигән нәстә. Аннан нәстә ул белем? Ана Галләм абзан йөри инде райком партиядә инструктор отдел пропаганда булып. «Ленин» дип, анын «Что делать?» дигән труды дип ала да — бөтен белгәне шул. Районда ин белемле кешеләрдән санала инде менә. Нәстә белә ул? Әлепне таяк дип тә белми.
Чык шул егеткә. Үзен әйбәт укыйсын, белемен шәп — гаиләдә һәрчак синеке өстен булачак. Холкын белән һәрчак беренче булырга яратасын. Гаиләдә дә һәрчак синенчә булачак! Шул сина! Киреләнмә! Бу Геройны ташласан, ир таба алмыйча изаланачаксын. Тормышта күп вакытта без хатын-кыз дигәнчә булмый бит. Шуны гел исендә тот!
Бу серен бер очрашканда Фәния апа мина үзе сөйләгән иде.
ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН
116
***
Югары белемле, берсе утыз, икенчесе егерме өч яшьлек ике чибәр, матур, заманча пөхтә, модный киенгән ир белән хатын 1949 елда Эстәрлебашка эшкә килделәр. Фәния апа география укыта. Үзе дә, сөйләве дә матур, җыйнак. Дәресләре бик тә күнелле үтә.
Мин, Зәки Зәйнуллин, Герой абыйдан тарих фәненнән бары тик дүрт кенә дәрес алдым. Ул чакта мин анын урта мәктәптә тулып җитмәгән дүрт кенә сыйныф укыганын белми идем. Уфа пединститутында алган дипломы буенча белеме югары бит абыйнын! Безгә, ул елларда чабата кигән, арыш умачы белән бәрәнгегә дә туймаган ач татар балаларына, биек үкчәле төрле төстәге түфлиләр киеп, авыл урамнарыннан «фырт» кына атлап үтеп киткән нечкә билле, әллә нинди әйберләрдән теккән костюм-күлмәкләр кигән Фәния апа изге бер җан иясе, әүлия булып тоела иде.
Ә Герой Мансур абый Абдуллин?! Куе яшел төстәге әйбердән теккән гимнастерка, галифе чалбар, ялтырап торган кара хром итек, дулкынланып торган, артка таралган куе чәч. Күкрәгенен сул ягында Герой Алтын Йолдызы. Йөзе көләч, нурланып тора һәм сөйли башлар алдыннан Мансур абый ап-ак тешләрен күрсәтеп башта елмая. Шуннан сон гына кешегә, бераз мишәр акценты белән, дәшә. Кечеләргә:
— Туганым!
— Иркәм!
— Энем!
— Сенелкәш! — ди.
Үзеннән олыларга:
— Бабай!
— Абзый!
— Апа!
— Әбекәй!
Герой! Югары белемле! Мәктәп директоры!
Тик!..
Абый дәрескә ун кулына 10нчы сыйныф өчен тарих китабын тотып керә. Урындыкка утыра да, дәрес башлый...
Беренче ике дәрестә сорап тормады — уку елынын башы гына бит. Утырган җиреннән тарих китабын ачты да, безгә мөрәҗәгать итә:
— Менә, балалар, тынлагыз әле, тарих китабында ничек язганнар...
Кабаланмыйча, җайлап кына ике битне укып чыкты. Бу инде безгә тиешле тарих дәресе иде. Китапны ябып урыныннан торды.
— Мине, балалар, директор эшләре көтә. Сез тыныч кына, шауламыйча гына утырыгыз.
Укытучы абый чыгып китте...
Беренче дәрестер. Директор эше бардыр. Вәләкин...
Икенче дәрес тә шулай булды. Абый, бер бит тарихны китаптан укып чыкты да, урыныннан торды:
— Сез, балалар, сораулар биреп тормагыз инде мина. Киләсе дәрестә бирерсез.
Чыгып китте, тарих китабын тотып. Ул чыгып киткәч, минем ун якта утырган Әнвәр Хәсәновка тәртәм, пышылдыйм:
— Әнвәр! Мин хәзер тарих китабын күтәреп коридорга чыгам. Мин керергә дип ишек ачканда син тавыш бир: «Басыгыз! Абый кереп килә», — дип.
— Нәстә уйлап чыгардын инде тагын?
— Мин сезнен белән тарих дәресе үткәрәм хәзер.
Азрак гәрелдек чыгарып сәйләшеп утырган сыйныф минем чыгып киткәнгә әһәмият тә итмәде. Керергә ишек ачтым, әле үзем күренмим. Әнвәр баскан да сәрән сала:
— Басыгыз! Абый кереп килә.
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
117
Мин оек-чабатадан, ямаулы чалбар-күлмәктән. Геройнын атлавына охшатып атлап, кулларны канат кебек җәя биреп, мина исләре китеп баскан классташларга сул кулны селкеп, абыйча дәшәм:
— Утырыгыз, кадерле укучылар!
Кәләргә яраткан Әнвәр пырхылдый, башкалар елмаялар. Бар да утыра, минем керүне матур кабул итәләр. Өстәл артындагы урындыкка утырам да, мишәрчәләп дәвам итәм:
— Узган дәрестә без, балалар, Рәсәйнен бәек патшасы Пютыр Пирвый турында китаптан укып үткән идек инде. Бүген без сезнен белән Палтава дигән сугыш турында белем алыйк. Ул турыда китапта менә нәрсә язганнар...
Ике кән узгач, тарих дәресен Мансур абый шулай ук китаптан укып үткәрде дә, безгә эндәште:
— Минем карыйсы документлар бар. Сез, укучылар, тавышсыз гына үз эшегез белән утырыгыз, мина комачауламагыз...
Дүртенче дәресне дә Мансур абый үткәрде. Һәм... мине такта янына чыгарды:
— Сине, туган, бик актив тарих әйрәнә икән дигән хәбәр килеп җитте мина. Син даже мин булып дәрес тә үткәрәсен икән.
Мин авыз ерам:
— Каян белдегез, абый?
— Белдем инде. Саескан китерде койрыгы очына элеп!
Алдында ачык яткан дәфтәргә карап алды:
— Яле, сүләле мина Пютыр Пирвыйнын швед короле Карлга каршы Нарва янында һәм Палтава янында сугышканын...
Мин сәйләп бетергәч, сорый:
— Нигә мишәрчә, мина ошатып сүләмисен.
— Мин бит сез булып түгел, үзем булып сәйләдем.
— Шулаймыни? Утыр, зур әчле сина.
— Абый! Ул бит бишкә сәйләде, ә сез әчле генә куясыз.
Абый күнелле итеп елмая:
— И-и, балалар! Бу, Зәйнуллин, мин юкта мин булып сезне мишәр акценты белән укытып болашкан. Мин шунын әчен анардан үч алырга тиешме? Тиеш! Менә алдым, ике баллга ким куйдым. Инде булды — яшибез.
Киләсе тарих дәресенә безне бишенче сыйныфтан ук тарих фәненнән укыткан Сания апа Кәримова керде. Без анын язучы, шагыйрь Фатих
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
5. «К. У.» № 7 118
Кәримнең сеңлесе икәнен сугыш беткәч кенә белдек. Укучылар арасында исеме Дөя Сания. Чөнки ул башын дөя кебегрәк итеп, азрак артка чөеп тота. Сания апа керүгә өстәл артына утыра һәм дәрес беткәнче тормый. Сөйләгәндә хәтта картадан күрсәтәсе булса да, тормыйча гына, указка- күрсәткеч белән кирәкле җиргә картага күз дә салмыйча төртә.
— Менә сезгә, балалар, атаклы Казан каласы...
Керде, утырды. Нилектәндер күзе белән мине эзләп тапты. Чем-кара бу күзләр тулы ирония иде.
— Бүгеннән тарих дәресен, балалар, сезгә мин укыта башлыйм — Сания Кәримова. Директор Мансур Идиәтович миңа әйтә:
— Сания апа! Сез унынчы сыйныфтагы балаларны бишенчедән үк укыткансыз. Унынчыда да укытып чыгарылыш ясагыз инде үзегез, ди. Мин риза булдым. Тем более, анда бик тә тарих яратучы Зәки Зәйнуллин дигән укучым бар минем, дидем... Зәки! Дөрес әйткәнменме мин?
— Нәкъ өстенә баскансыз, апа! Дөрес!
— Өстенә басарга мин ат, син тавыкмыни инде?
Сыйныф көлә. Мин түзеп, җавапсыз калам.
— Ярар. Башладык дәресне. Кем тели Полтава сугышы турында сөйләргә?
Күз йөртеп ала да:
— Син чык инде, Равил Байморатов. Синнән башлыйк! Чык! — ди.
Равил такта янына чыга.
— Полтава сугышы Ворскла елгасы ярларына утырган Полтава каласы янында 1709 елда булган...
Сания апа белән аның ире, 6-7 сыйныфларда физика укытучы Фатыйх абый Каюмов минем яраткан укытучыларым иде. Пенсиягә чыккач, алар Уфадан йорт сатып алып, шунда күченеп киттеләр. 1990 елның февраль аенда мин аларны шул йортларында эзләп таптым. Аларча, мин инде иксез- чиксез уңышларга ирешеп, «зур кеше» булганмын, полковник, олы галим һәм татар язучысы, прозаик. Мин барып кергәч, шатлыкларының иге-чиге булмады. Бер шампанский, бер коньяк эчеп, берничә сәгать сөйләшеп утырдык. Сания апа болай дип сөйләде ул чактагы хәлләрне:
— Мансур Идиәтович сезне унынчы сыйныфта укыта башлады. Берничә дәрес үткәрү белән күрәм: Геройның кәефе бозыла бит. Кеше юкта сорыйм:
— Сезне, Мансур туган, нәрсәдер борчый бугай? Сөйләгез миңа борчулы уйларыгызны. Мин бераз сизенәм. Укучы Зәки Зәйнуллинмы?
— Әйе, Сания апа! Мине падражайт итеп, унынчы сыйныфта мин булып дәрес үткәргән. Кәм сыйныф аны паддиржайт иткән, — диде директор.
— Мин аны бишенче сыйныфтан бирле укыттым. Ул биргән сорауларның яртысыннан күбесенә хәтта мин дә җавап бирә алмыйм. Мин аңардан бу сорауның эчтәлеге программадан тыш дип кенә котыла идем. Ә бит мин утыз дүртенче елдан бирле укытам. Сезгә ул Зәйнуллиннан котылырга кирәк, Мансур туган...
— Ул баланы мәктәптән исключайть итәргә һич тә ярамый. Бик сәләтле бала дисез бит үзегез дә.
— Әйдә, без болай итик. Сез миңа унынчы сыйныфны бирегез укытырга, ә үзегезгә мин укыткан бишенчене алыгыз. Зәйнуллин белән сезнең проблемалар көннән-көн артачак кына. Сораулар биреп, сезне тупикка куып кертәчәк ул.
— Сыйныфларны алышыйк дисез инде?
— Әйе. Нагрузка тигез — атнасына бишәр сәгать. Финанс ягыннан беребез дә оттырмый. Ә юк-бар гайбәткә җавабыгыз әзер булсын: «Сания апа үтенде, шул сыйныфны укытып чыгарыйм инде!» — дип.
— Килештек, Сания апа. Бу изгелегегезне мин беркайчан да онытмам. Рәхмәт сезгә!
— Рәхим итегез! Үзегезгә рәхмәт!
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
5* 119
Шампанский эчә, елмая Сания апа:
— Рәхмәт, Зәки, сина! Ин яраткан укучым, синен абыен Гариф Зәйнуллинны күргәндәй булдым. Елмаюын тач Гарифныкы! Анын кебек син дә күзгә карап елмаясын икән. Элекке елларда шуны чамалый алмаганмын. Зу-ур рәхмәт сина безне онытмыйча килгәнен өчен. Күнелен кин синен!
— Ярар инде, Сания апа! Бик мактап та җибәрмәгез. Китәрмен ирәеп аннан сон!..
***
1976 елда Ригага килеп бездә бер атна торып киткәч, Герой Мансур абый белән минем дуслык үсте, ныгыды, төпле булды. Иртәгә кайтып китәсе көнне Мансур абый мина болай ди:
— Мин, туган, сина бер сорау белән килдем бит. Аны мина телефоннан Фәния апан әйтте. Менә мин Министр внутренних дел СССРда приемда булдым. Улым Әсгатьне самосвал белән таптатып үтергән шоферны табуда чара күрүен үтендем. Ачык кына бер вәгъдә дә бирмәде. «Буран булган, тәгәрмәч эзе дә юк, не за что хвататься при следствии!» — ди мина. Безгә хәзер Фәния апан белән нәрсә эшләргә инде бу мәсьәлә турында. Улым Әсгать бик шәп иде.
Мин байтак кына дәшмичә утырдым. Абый да аз-маз сыра капкалап сүзсез генә миннән җавап көтә. Ә мин икеләнәм: «Гомер буе, кырык дүртенче елдан бирле яхшы, тук, киенеп яшәгән бу Герой мин әйткәнне анлармы, юкмы? Анламаса, безнен дуслык бетәчәк». Икеләнгәннән сон, Мансур абый белән Фәния апаны кызгану өстенлек ала һәм мин тәвәккәллим:
— Мансур абый! Брежнев җитәкчелек иткән хакимият өчен безнен илдә бер генә җинаять тә, бер генә кеше үтерү дә, бер генә тәртип бозу да кирәкми. Бар да ал да гөл булырга тиеш. Әсгатьнен һәлак булуы министр өчен вак эш ул, ул җинаятьне ачу ана нәстәгә хаҗәт? Безнен ил, СССР бик нык таркала. Озакламый Брежнев төркеме зур бер авантюра китереп чыгарып, СССР халкын шуна тыгачак. Болар ил белән җитәкчелек итә белмиләр һәм боларга бәләкәйме, зурмы берәр сугыш кебек бәрелеш кирәк. Халыкка: «Әнә СССР дошманы! Юк итик аны!» — диячәкләр. Һәм халык шатланып риза булачак: «СССР дошманы! Урра, алга!»
Минем сезгә кинәш! Туктагыз хакимияттә утыручылар кабинетларына йөрүдән. Әсгать үлгән һәм анын үлемен тикшерү бүген хакимияттәгеләрнен берсенә дә кирәкми. Аларнын барлык уйлары ничек кенә булса да үзләре утырган урындыкларны саклап калу. Курск Дугасы батыры сез! Дөрес! Ләкин алар өчен сезнен батырлыгыгыз шул Курск Дугасынын кара туфрагында калган. Сез аларга, үзегезнен Алтын Йолдызыгыз белән, бүген артык йөк. Сезне карарга, сезгә, Герой буларак, юк-юк та ярдәм итәргә кирәк. Ә ул ярдәмгә алар үз кесәләреннән чыгарып үз акчаларын биргән кебек итеп карыйлар...
Абый дәшми генә тынлый. Мин рюмкаларга коньяк салам.
— Әйдә, абый! Тотыгыз! Әсгать рухына эчик әле. Урыны оҗмахта булсын!
Рюмка белән абыйга үреләм һәм... тетрәнеп китәм. Абыйнын ике күзеннән дә туктаусыз, берсе артыннан берсе, эре-эре яшь тамчылары чыгып, бите буйлап тәгәри, иягеннән күлмәк якасына тама...
Мин төкәштерми генә рюмкадагы коньяк беткәнче эчәм. Абыйга карамаска тырышып, чәнечке белән эләктереп алып нәрсәдер чәйним. Абый тулы рюмка тоткан килеш, бер ноктага карап, бик озак утырды. Байтак вакыт узгач, яшьләре агудан туктады. Рюмкасын эчеп куйды да, бер кисәк ит алып, шуны чәйни башлады. Телгә килде:
— Безнен хакимияткә кирәгебез беткәнне бик дөрес атмичайт иттен син, Зәки. Мин анын шулай икәнен җитмеш икенче елда ук сизгән идем, тик анын дөреслеген үземә дә признавайть итәсем килмәде ул чакта.
Уфада Советлар Союзы Герое летчик Соколов яши. Бу урыс егете бүген дә исән. Шул геройнын өч баласы бар, үзенен әнисе, хатынынын әнисе. Җиде кеше ике
ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН
120
бүлмәле фатирда, «хрущевка»да яшиләр. Сугыш беткәнгә егерме җиденче ел бара. Ә бу Герой Соколов икенче группа инвалид. Берлинны алганда самолеты эчендә янган ул. Язып та карый, йөреп тә карый — юк, бирмиләр мона фатир. Ә бу Геройнын именной пистолеты бар икән. Һава, армиясе белән командалык иткән Хрюкин атлы генерал бүләк иткән. Мәскәүләргә барып фатир сорап кайткан бу. Кайткан, көтә биргәннәрен. Кайткач, Башкортстан обкомына чакыртып монын белән «воспитательное» собеседование как с коммунистом» уздырганнар. Әйткәннәр мона: «Бирербез фатир, йөрүеннән тукта! Әгәр туктамасан, чарасын күрербез, партбилетынны да, Алтын Йолдызынны да алырбыз. Ин яхшысы — тынычлан! Тукта таләп итүеннән! Башкача Мәскәүгә барма!»
Чыннан да, бик шәп летчик-истребитель икән бу Соколов. Тәвәккәл зат. Обкомнан өенә кайткан. Йөргән берничә көн уйланып. Бер көнне дустын чакырган. Өй эчендәге юк-бар мебелен йөк машинасына төягәннәр дә, киткәннәр төшеп Уфанын тимер юл вокзалына. Пассажирлар залынын бер почмагына шкаф-диван, шифоньерларын кертеп тезгәннәр дә, шул почмакны чаршау белән уратып, аерып алганнар...
Вокзалда урнашкач, бер дусты аркылы обкомга записка язган: «Шулай- шулай. Мин, Советлар Союзы Герое өлкән лейтенант Соколов, гаиләм белән Уфа тимер юл вокзалында яши башладым. Мәскәүдән корреспондентлар чакырдым. Сәлам белән, Соколов».
Обкомнан килеп җиткәннәр милиция ияртеп. Милиция моны вокзалдан төяп өенә алып китәргә боерык алган. Милиция монын мебеленә тотынырга исәпләп якынлаша башлаган. Соколов теге бүләк именной пистолеттан ике мәртәбә түшәмгә каратып аткан да, өченче мәртәбә дүрт милиционернын баш очына атып җибәргән. Берсенен башындагы фуражкасы идәнгә очып төшкән...
Ике көн яшәгән тимер юл вокзалында Советлар Союзы Герое Соколов. Милиционерлар боерык алган: кире кайтарырга! Ә Соколов милиционерларны, атам дип куркытып, вокзалдан урамга куып чыгарган. Милиция вокзал эченә пассажирларны кертми икән — күрмәсеннәр, белмәсеннәр Герой Соколовнын вокзалда гаиләсе белән яшәгәнен. Ә вокзал алдында Соколовнын 3-4 дусты агитация алып барып халыкка анлата: Герой! Фатиры юк!
Икенче тәүлек киткәндә, вокзалга обкомнын икенче секретаре килгән. Чыбылдык артында Соколов өстәл куйган. Теге секретарь ике тән сакчысы белән килгән. Соколов аларны кертмәгән. Обком секретарен керткән чаршау артына. Соколов үзе өстәл артында урындыкка утырган, икенче секретарьга утырыргә урындык юк. Соколов кырыенда уенчык автомат тоткан дүрт яшьлек малае басып тора икән. Әтисен саклый! Соколов нәрсәдер сөйләргә болашкан икенче секретарьнын авызын да ачтырмаган:
— Сезгә, обкомга, уйларга бер тәүлек вакыт бирәм. Үзен яшәгән фатирны бушатып, минем гаиләгә бирәсен. Үзен башка урынга күчен. Все! Пошел отсюда вон!
Обком биргән Соколовка ул сораган фатирны. «Икенчене» күчергәннәр, бер атнада ремонтлаганнар. Үтенеп караганнар, фатирына кайт, ремонт тәмамланганны шунда көт, дип. Соколов әйткән: «Мин ремонт ясаганыгызны вокзалда көтәм. Әгәр үземнен иске фатирга кайтсам, сез мине алдаячаксыз.»
Ремонт ясап, җиде бүлмәле фатир бирделәр Соколовка. Мәскәүдән: «Соколовны яна фатирга күчерер алдыннан ремонт ясап, яна мебель алып, фатирына кертегез!» — дип обкомга шалтыратканнар.
Күченде Соколов яна фатирга.
Соколов белән инцидент барган чакта Башкортстан җирендә 22 Советлар Союзы Герое исән иде әле. Обкомнын беренче секретаре Шакиров шул Геройларны «сөйләшергә» чакырган. Обкомнын актовый залында җыйдылар безне. Тагын 12 Дан орденынын тулы кавалерын да чакырганнар. Җыелдык, утырабыз. Шакиров килеп керде. Берничә кеше торып баса башлаган иде, алда утырган Соколовнын көчле тавышы ишетелде:
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
5* 121
— Всем сидеть! Не вставать!
Басканнар да кире утырдылар;
Шакиров сәхнәгә узды. Өстәл артында берүзе. Торды, сөйли башлады.
Урысча.
— Дорогие товарищи, Герои Советского Союза и Полные кавалеры Ордена Славы! Решили Вас всех собрать и поговорить с вами по душам. На днях произошел инцидент с бывшим старшим лейтенантом Соколовым. Он соизволил себе...
Шулчак беренче рәттә утырган Соколов торып басты. Шакировны бүлеп, каты тавыш белән әйтте:
— Слушай, ты, Шакиров! Не надо давать оценку моему действию. У меня пистолет именной с собой. В кармане брюк. Ты довел своей тупостью меня до крайности. Пристрелю как собаку, сейчас же, здесь же. Если собрал нас мораль нам читать, мы уйдем отсюда. Через пару часов тебя снимут с должности. Лучше заткнись!
Актлар залы тып-тын. Шакиров трибунадан төште, президиум өстәле кырыена килеп басты. Үзенен бите кып-кызыл. Акрын гына тавыш белән сөйли башлады:
— Аудитория, күрәсен, минем белән сөйләшергә бик теләмидер. Шунлыктан мин хәзер китәм. Өстәл артына мин делопроизводительне утыртып калдырам. Сез Геройларга, Кавалерларга нәрсә кирәк, әйтегез, ул язып алыр. Дүрт-биш ай эчендә сезнен үтенечләрне исәпкә алып, без аларны тормышка ашырырбыз...
Хушлашып чыгып китте Шакиров. Уртак тел таба алмады безнен белән.
Мансур абый үзе сөйли, үзе елмая:
— Шакиров чыгып китте. Минем башта бер генә уй: «Нәрсә сорарга?» Чөнки мин шушы сонгы ун елда обкомнан соранып улым Марат белән кызым Нәфисәгә «Жигули» машинасы, яхшы фатирлар алган идем инде. Үземә Дим елгасы буенда бик шәп дача төзеп бирделәр. Кызыл кирпечтән, ике катлы. «Нәрсә сорарга?» Теге нәфсе дигән шайтан утыра бит һәркемнен эчендә. Тәвәккәлләдем. Шау-шу бара. Соколов Шакировнын котын алды — Мәскәүдән нык курка. Нәрсә сорасам да, бирер болар. Сорыйм:
— Мина дача салып бирегез. Дачам юк минем.
Дөрес исәпләп эш иткәнмен. Бармы дачам, юкмы дачам — тикшереп тә тормадылар. Ярты ел дигәндә мина дача ачкычын тоттырдылар — Мансур абый матур итеп елмая:
— Әзер дачаны Фәния апаннын бертуган сенлесе Наҗиягә бүләк иттем.
Бик шәп балдыз бит ул минем — син беләсен аны. Эстәрледә укытканда Наҗия, кайниш Фоат, минем сенелкәш Кәримә сигезенчедән алып унны тәмамлаганчы бездә торып укыдылар бит. Фәния апан белән икәү нык ярдәм иттек без әти-әниләргә. Өчесен дә укытып чыгарып, Уфа институтына укырга керттек...
Мансур абый истәлекләргә чумып, үзенен Мәскәүдә кунакта булганын да сөйли:
— Минем батарея командиры лейтенант Кузьмин да Герой алды бит инде. Исән калган өчәүнен берсе булган рядовой Самойлов та Герой. Кузьмин Җинү көненә кадәр сугышты. Самойлов та шулай ук. Кузьмин урта белемле. Сугышны тәмамлагач та моны Хәрби академиягә укырга җибәргәннәр. Герой бу — күкрәк тулы орден. Полковникка кадәр үстереп, Кузьминны Генштабка эшкә күчергәннәр. Бу инде Фрунзе исемендәге академияга өстәп Генеральный штаб академиясен дә тәмамлаган. Генштабта генерал була торган урында эшли икән. Зазнаватся итмәде ул. Безне биш елга бер мәртәбә кунакка чакыра башлады. Самойлов белән мона беренче мәртәбә кунакка бардык. Дүрт бүлмәле фатирда яши. Ике улы да хәрби икән. Берсе старший лейтенант, икенчесе академиядә укый икән.
Өч кич кундык. Барган көнне кабинетына алып керде Кузьмин безне. Диварда «Боевой путь второй батареи третьего дивизиона 182-го артиллерийского полка» дигән карта эленеп тора. Безнен икебезгә күрсәтеп мактана Кузьмин:
— Күрәсезме безнен узган сугыш юлларны. Безнен батарея беркайчан да
ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН
122
немецлардан качмады, чигенмәде. Без һәрвакыт алга бардык.
Мин дә, Самойлов та дәшмибез. Тик минем күз карашыннан, йөздән нәрсәдер сизенде бит безнен командир. Миннән сорый:
— Син, Мансур, бу картада төшерелгәннен кайсыдыр җире белән риза түгелсен бугай?
— Николай Васильевич! — дим мона. — Без бит язын Синельниководан алып Курск Дугасына хәтлек «пешодрапом» отступали. Снәрәтләр бетте, пушкалар ватылды. Золотоножка исемле авылда, тан атып килгәндә авылга немец танклары белән пехота килеп керде. Ак кальсоннан тәрәзәдән чыгып качтык. Икебез дә яланаяк, итек, гимнастерка-чалбарлар кулда. Киенеп торырга вакыт юк — капкадан немец автоматчылары кереп килә...
Самойлов исе китеп тынлый. Ул безнен батареяга сонрак, Курск Дугасына пополнение белән килде.Минем сөйләгәнгә Кузьминнын хатыны Мария Акимовнанын китте авызы ерылып.
— И-и! Коленькам мине-ем! Син дә немецтан качкансын икән. Мин бит бу турыда белми идем...
Полковник кызарып, бүртенеп чыкты. Кулындагы тулы рюмкасын кире өстәлгә куйды да, мина карап ачулы тавыш белән әйтә:
— Иртәгә иртән монда исен дә булмасын. Вокзалга тай и кайтып кит Уфана. Башкача мина килеп йөрмә.
Мин торып бастым да тост әйтәм:
— Шул чигенгән чакта һәлак булган безнен полкташлар истәлегенә бу тост.
Мария Акимовна белән Самойлов та торып бастылар. Йорт хуҗасы башын күтәрми генә басты. Эчте рюмканы сүзсез генә. Утырды. Мин утырмадым, өстәдем:
— Сезнен капризга карап мин иртәгә бернинди вокзалга да, Уфага да китмим. Без чигенгән чакта һәлак булган егетләрне ин беренче итеп искә алырга тиеш. Нәм һәр очрашуда. Китмим мин, кусан да китмим.
Башын күтәрде хуҗа. Туп-туры мина карады:
— Безнен армиядәге замполитлар йогынтысы белән мин үземнен чигенгәнне онытырга тырышам, ахрысы. Дөрес, Мансур! Чигенгәндә кырылган халыкны без, фронтовиклар, искә алмасак, кем алсын инде. Ул бичараларнын үле гәүдәләрен күпме ташлап китәргә туры килде бит. Тирә- якны тутырып аунап ятып калдылар бит алар...
Торды, рюмкаларга салды да күтәрде:
— Тагын бер күтәрик әле рюмкаларны. Искә алыйк полкташ сугышчыларны. Һәлак булганнарны...
Икенче көнне иртән кабинетына тагын алып керде безне командир. Төнлә белән йокламыйча безнен артиллерия батареясынын чигенгән юлын күрсәтеп, яна карта төшергән. Чигенгән юлларны кара тушь белән, алга барган юлларны яшел тушь белән сызган.
— Менә, Мансур! Син кичә әйткәнне тормышка ашырып, яна карта ясадым. Басыгыз шул картанын ике ягына — фотога төшерим әле сезнен икегезне дә...
***
Мансур абый белән сөйләшеп туеп булмый иде. Бер тапкыр сорыйм анардан:
— Мансур абый, сез берәрсеннән куркасызмы?
Җинел генә итеп көлде, мәрхүм. Мишәрчә акцент белән сузыбрак җавап бирә:
— Һи-и, туг-га-ан! Кемнән куркыйм ди мин? Юк-ук андый кеше! Курыкмыйм мин берәүдән дә...
Туктый мактануыннан. Бераз дәшмичә үзенен фикерләрен барлый, шуннан таба курыккан кешесен:
— Бар андый, хәтта мин дә курка торган кеше, туган. — Мина кызык, сорыйм:
— Кем инде ул? Юктыр, абый, андый кеше!
— Бар шул, туган, бар!
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
123
Сүзләре тулы шатлык янгыраган кебек монын.
— Ышанасы килми! Юктыр, юктыр андый кеше!
Мина таба өстәл аша иелә. Кухня ягына тиз генә карап ала да, пышылдауга күчә:
— Фәния апаннан куркам мин, туган. Би-ик нык куркам.
— И-и, Мансу-ур абый! Фәния апа бит ул кин күнелле, бөтен кешегә ярдәмчел. Сезне бит ул үлепләр ярата.
Абыйнын йөзе яктыра, нурлана, елмая:
— Шулай дисенме, туган? Үлепләр ярата, дисенме?
— Әйе. Нигә куркыргадыр анардан? Анламыйм мин.
— Курыкмас җирдән куркам шул менә, туган. Бик тә чибәр бит үзе. Илләмә дә акыл дигәнен — иге-чиге юк. Бик тә акыллы бит Фәния апан. Аннан сон бик тә белемле дә бит. Ыспур чыкса, мине акылы белән, белеме белән китереп кыса — унга да, сулга да хут бетә дә куя. Хатынын үзеннән акыллы, белемле булса, яшәү һәрчак уйланып уза. Ну, илләмә дә җан тыныч инде. Күбрәк вакыт юк-барны уйламыйча тәк кенә йөрисен: «Фәния бар. Ул берәр нәрсә уйлап, хутын табар әле бу вапруснын!» — дип йөри бирәсен. Таба да ул.
Минем Уфада яшәгән апам сөйләгәннән (ул мәктәп директоры иде. Институтта Фәния ападан бер курска гына сон укыган):
— Фәнияне Уфанын Орджоникидзе районына район башлыгы урынбасары итеп куйдылар. Җыйнаган бу мәктәп директорларын ниндидер күрсәтмәләр бирергә. Абдуллин абый да бар ул җыелышта, беренче башкорт балалары интернат директоры иде ул. Фәния сәхнәдән сөйли, күрсәтмәләр бирә, без тыңлыйбыз, истә калсын дип язгалап та утырабыз, Мансур абыйга зампред Фәния Абдуллинанын сөйләгәннәре ошамый иде. ахрысы. Утырган урыныннан аваз салып, Фәнияне бүлдереп туктатты бит сөйләвеннән. Ә Фәния үзен тота белә. Елмая Мансур Абдуллиннын үзен бүлдергәненә. Әйтеп карады ике мәртәбә: «Иптәш Абдуллин! Аңламаган җирегез булса, бу совещание беткәч, калыгыз. Сөйләшербез, мин сезгә аңлатырмын». Юк бит, Мансур абый Фәнияне өченче кат бүлдерде. Фәния залны кабаланмый гына карап чыкты, кулындагы язулы кәгазьләрен трибунага куйды да, залда басып торган Геройга ирония тулы күзләре белән карады да, әйтә татарчалап:
— Кич булгач, ашарга кайткан хайван кебек син дә өйгә кайтасын бит инде барыбер. Шунда мин синен измәнне измәсәмме?
Залда утырганнарнын яртысыннан күбесе татар-башкорт иде — зал көлүдән шартлады. Мансур абый акрын гына утырды урынына, башын бер генә чайкап алды да, тынды. Теге кинәшмә бетмичә ник бер сүз әйтсен, ник бер кузгалсын. Кичен эләккәндер инде дип уйлыйм..
1997 елда мина Уфада булырга туры килде. Телефоннан шалтыратам абыйларнын фатирларына. Трубканы Фәния апа ала. Язучы буларак таныла башлаган күнелле еллар бу.
— Фәния апа! Мин Уфада. Зәки Зәйнуллин бу. Бик күрәсе килә сезне. Рөхсәт итсәгез, керер идем мин сезгә.
— Хәзер үк кил. Көтәбез.
Күчтәнәчләрне күп итеп альш, киттем абыйларга. Кызы Нәфисә шул ук подъездда, аерым фатирда яши икән. Ире Саша исемле чибәр генә урыс егете.Мин барып җиткәндә ул анда иде. Уллары Марат та әтиләрендә. Өстәлләренә коньяк, аракы, вино куелган. Ашау татарча мул, пары чыгып торган пешкән ит байтак иде.
Фәния апа элеккечә яшь, чибәр, көләч йөзле, матур. Мансур абый бик нык бирешкән. Ана 78 тулып узган. Чәче тоташ агарган, көләч йөзен җыерчыклар баскан. Өстәл янына утырыр алдыннан үз хәлен әйтеп алды:
— Бирешәм, туган! Нык итеп. Башта аскулкы бар. Шул җәфалый. Аннан йөрәктә аритмия. Дөрес итеп сукмый икән. Кайсы вакыт туктап куйган кебек була. Китәргә җыйналам, ахры
Бөтен эчкәне ярты рюмка коньяк булды. Сәгатькә якын утыргач, мин абыйдан
ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН
124
үгенәм:
— Абый, җырлагыз әле. Сез бик матур җырлыйсыз бит...
— И-и, тугг-га-ан! Җырлаган, биегән чаклар әллә кайларда, ерак- еракларда торып калды инде алар. Онытыла барган төш кебек кенә булып, искә төшәр-төшмәс томан эченнән генә күренеп калгалыйлар. Булмый инде хәзер җырлаулар...
— Абый! Зинһар! Бер генә куплет булса да?..
Фәния апа урыныннан торып, абыйнын урындыгы артына килеп басты да, ике кулын абыйнын кулбашларына сала, ипләп кенә аны кочаклый. Иркәләп акрын гына дәшә:
— Мансу-ур! Яраткан укучын, талантлы татар язучысы, син горурланган Зәки Зәйнуллин үтенә бит синнән. Кабаланмый гына, акрын гына җырла, зинһар! Монда, табында, бар да үзебезнекеләр бит. Гаеп итәр бәндәләр юк. Җырла, бәгърем! Зәкинен күнелендә, исендә җыр булып торып кал. Җырла!
Абый кузгалып куя. Монсу гына елмая.
— Шулай дисенме, җанкай?!
— Шулай дим, Мансур бәгърем.
Абыйнын кечерәеп бөрешкән гәүдәсе утырган урынында турая, зурая башлый Тирән итеп тын ала. Ике кулын өстәлгә куя да, акрын гына тавыш белән, бик тә монлы итеп җыр башлый. Мина карап җырлый:
Йөгереп бардым, тоталмадым Су буенда пибикне.
Күп эзләдем, табалмадым Син дускаем кебекне.
Аг-гыйде-ел күпере, Чуенмы мәлә, чылтырый. Каш астында ике күзең Энҗе кебек елтырый.
Фәния апага табарак борыла: Нигә зәңгәр яратам мин, Әйт, иркәм, белсәң әгәр.
Шуңа сөям сине, иркәм, Күзләрең синең зәңгәр.
Аг-гыйде-ел күпере, Чуен мәллә, чылтырый. Каш астында ике күзең Энҗе кебек елтырый...
Ак күлмәк кигән, агарган, дулкынланып торган, артка тараган матур чәчле, конгырт күзле Советлар Союзы Батыры, мин укыган татар мәктәбе директоры, чын татар абзые «Агыйдел күпере»н җырлаган хәлендә минем күнелемдә мәнгелек якты истәлек булып торып калды. Җыр булып!!!
Абый шул 78 яшендә мәнгелеккә китеп барды...
Фәния апа әле дә исән. Уфада, Василий Блюхер урамында яши...
Редакциядән.
Зәки Лотфулла улы Зәйнуллинга 10 июльдә 80 яшь тула.
Зәки ага Башкортстанның Эстәрлебаш районы Эстәрлебаш авылында туа. Татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң бер ел ат җигеп авылда эшли, аннары... җидееллык мәктәптә математика, физика һәм рус теле укыта. Бер ел үтүгә тагын укый башлый: Хәрби авиация-техника училищесын, Югары хәрби ракета инженерлары училищесын һәм бу училищеның адъюнктурасын тәмамлый, боларга хәрби хезмәт һәм фәнни тикшеренүләр, гыйльми ачышлар ялгана.
Техник фәннәр докторы профессор Зәйнуллин — Латвиядә яшәүче татарларның «Идел» исемле милли җәмгыятен оештыручыларның берсе (1988). Казанга кайткач (1989), ул тулаем татар милли азатлык хәрәкәте әйдәрләренең берсенә әйләнде. 1978 елда әдәби әсәрләр яза башлап, 1994 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. З.Зәйнуллин — «Үрләр аша», «Сугыш алды малайлары», «Ник ямансу бу көзләр?»,
КУРСК ДУГАСЫ БАТЫРЫ
125
«Агыйделнең аръягында» кебек проза китаплары авторы. Камал театры 2010 елда аның «Кырык бернең арбалы хатыннары» дигән драмасын куйды.