Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ ТӨР БӘНДӘНЕҢ ҮЛЕМЕ


«Үлем — барын да тигезли...»
Закир Чечен җирлегендә барган сугышларда бер аягын югалтып, гаиләсенә
кайтып керде. Хатыны Фәридә бу фаҗигане башта бик авыр кичерде. Иренә
күрсәтмичә генә кулъяулыгын чылата-чылата көн елады, төн елады. Бу борчуларның
сәбәбе дә кирәгеннән ашкан иде шул...
Фәридә Каюмовна урта мәктәптә укытучы. Эш хакының яртысы диярлек фатир
өчен түләүгә китә. Очын-очка гына ялгап яшәгән хуҗабикәгә тагын бер ярлылык
берәмлеге өстәлде; иренә, өченче группа инвалиды буларак, бары тик өч мең сум гына
пенсия акчасы билгеләгәннәр, ә өстәмә мең сум компенсация акчасы исә Чечнядан
бозылып кайткан Закирга аракы белән тәмәкегә генә җитәрлек. Җилкәсендә матди
яктан тиешле тәрбиягә мохтаҗ ике баласы булган хатыны сәламәтлегенең зәгыфь
булуы да эш хакының бер өлешен кимереп тора.
Кайгы-борчулардан арып, Ходай шулай язгандыр инде, язмыштан узмыш юк диеп
ул үзен ничек тә юатырга тырышты, чынбарлыктан барыбер качып булмас дигән
фикергә килде. Әмма иң аянычлысы шул: инвалид булып кайткан иренең холкы
танымаслык булып үзгәргәне ачыкланды. Элек аңа Фәридушка гына дип назлап
дәшкән ире бөтенләй сөйләшми, дәшми торган булып кайтты. Элек көләч йөзле
булган Закирның йөзе үзенең төсен җуйган иде. Ул минут саен балконга чыгып
тәмәке пошкыта, салган көннәрендә генә бераз сүзгә керә. Аның өчен балалары әллә
бар, әллә юк дигәндәй, ата тарафыннан сабый балаларга бернинди наз да, игътибар
да күрсәтелмәде. Алай гына да түгел, ул юк-бар сәбәпләр табып, күзләрен иләмсез
акайтып, кыргый җанвар тавышлары чыгарып акырынуларын ешайтканнан ешайта
барды. Көн дә хатыныннан аракыга акча даулап тавыш куптарды. Әлбәттә, иренең
эчүен ешайта башлавын сизмәде түгел, сизде Фәридә. Балаларның тынычлыгын
бозмыйм дип ул кысылып булса да, гаилә бюджетыннан Закирга көн дә аракыга
җитәрлек акча бирергә мәҗбүр булды.
Кичләрен анасымы, кызларымы телевизорны кабызса, эчүдән депрессиягә
сабышкан Закир шунда ук кәшәкәсенең очы белән телевизорның кнопкасын басып
сүндереп куя.
— Нәрсә байларның мактанганнарын, кызлар күтен, үтерешләр күрәсегез киләме,
туйган инде мин ул үтерешләрдән, ә менә сезнең кан күрәсегез килә, — дип ул гел
бер үк сүзләрне кабатлап, бар күршеләргә ишетелерлек итеп, ярсынып кычкырына
башлый. Аннан соң шешәсендә калган аракысын эчеп, йокы бүлмәсенә кереп ава.
Нәм, йокыга киткәнчегә кадәр: ата караклар, бәдбәхетләр, Сталин кулы җитми сезгә,
дип, аты юллап бар дөньясын сүгеп, озак кына үзалдына мыгырданып ята да, шуннан
сон гына тынычланып йокыга китә.
Хатыны ана: «Берәр эш тап, балаларнын киеме беткән, әнә, инвалидларга да эш
бирәләр икән, — телевизордан әйттеләр», — дип ирен кабат-кабат кыстап караса да,
унай нәтиҗәсе булмады. Закир үзе дә берничә урынга эш сорап мөрәҗәгать итте,
ИКЕ ТӨР БӘНДӘНЕҢ ҮЛЕМЕ
6* 151
әмма сынар аягына шикле караш ташлап, каравыл хезмәте бирүче хуҗалар аны кире
борып җибәрәләр иде.
Шунадыр ахрысы, бар фани дөньясына кул селтәп, ихтыяр көчен тәмам югалткан
Закир, үз язмышына күнеп, җил кайсы якка иссә, шул якка борылып көн күрә
башлады.
Иренен баш мие эшчәнлеге сугышта нарко-тәмәкеләр, төрле исерткечләр белән
бозылган булуын Фәридә мәктәптә үзе белән бергә эшләгән укытучыларнын сөйләве
аша белгәнгә, эш табу мәсьәләсендә иренә башка сүз кузгатмаска булды.
Ә инвалиднын бөтен юанычы — аракы иде. Хәмер куллангач, ана дөнья яктырып
киткәндәй була, әмма андый халәт бик озакка бармый шул, янә чигәсе кыса башлый,
аны янадан ярсулы хисләр били башлый. Баш миенен йокысын уяту нияте белән ул
барлы-юклы акчасын бик тиз бетерә торган булып китте. Хәмер эчүдән каралган
йөзләре белән гаиләсенә кайтып, көн дә җәнҗал куптара башлады.
Беркөнне ире дөнья байларын сүгә башлагач, Фәридә түзмәде:
— Син үзен кем, алкаш, әнә, бер аягы гына түгел, ике күзе дә сукыр кешеләр дә
акча эшләп балаларына ярдәм итәләр, ә син?!. — диде.
Закир, хатынынын каршы әйтүенә ярсуы чыгып:
— Ә... син әле олигархларны, байларны яклыйсынмы, аларнын шпионы түгелме
әле син, — дип хатынына кәшәкәсен күтәрсә дә, ярсыган йөрәгенен хәле китүен тоеп,
сугарга физик көче җитмәде анын. Хәле китеп, ул йорт алдына чыгып тәмәке
кабызды. Хатыны исә бу хәлләргә бер түзде, ике түзде, һәм, ниһаять, алкаш иренә
шундый ультиматум ирештерде:
— Йә эчүенне ташлыйсын, йә өйгә кайтып кермисен, балаларнын нервысын
саклау өчен мин бөтен усаллыкка барачакмын, — диде өстәл өстенә йодрыгы белән
каты итеп сугып.
Хатынынын көтелмәгән бу сүзләреннән айнып киткән Закир, бер каршы сүз
әйтмичә тиз генә кәшәкәләренә таянып, урамга ыргылды. Сигаретын кабызган иде —
фильтр өлеше яна булып чыкты. Ул лач итеп җиргә төкерде, аннан тирә-юньгә күз
салды. Урамдагы бар кешеләр дә ана боевиклар булып күренә иде. Кулында
шартлагыч граната кысып тоткан сыман ул бар көченә йодрыгын йомарлады. Шулчак
бөтен дөньясын шартлатасы килде кебек анын.
...Беренче атналарда ул ялгыз яши торган инвалид, шешәдәш дустында кунып
йөрде. Фатир хуҗасы, анысы да алкаш, Закирдан да кызу канлырак булып чыкты.
Беркөнне, пыяла чистарта торган техник спиртны кирәгеннән артык эчеп, ике дус
бәхәскә керделәр дә, чак кына сугышмыйча калдылар. Закирга дустынын фатир
ишеген теге яктан ябарга туры килде.
Ничек кенә авыр хәлдә калса да, ул хатынына кайтып егылырга кыймады.
Гаиләсендә булган җәнҗалларны искә төшереп, беравык аны үкенү кебегрәк хисләр
биләде, балаларынын куркынган күзләре күз алдына килде. Ул бераз йомшарып китте
бугай, күзеннән чыккан яшьләрен җине белән сөртеп, шул кирәк мина, дип үз-үзенә
пышылдады һәм кая барганын үзе дә белмичә кәшәкәләренә бөтен тән авырлыгын
салып, күзе кая карый — шул якка юнәлде.
Закирнын, әлбәттә, законлы рәвештә фатирны бүлү мөмкинлеге дә бар иде, әмма
ул үзенең гаебен танып, болай да матди мохтаҗлыкта яшәгән гөнаһсыз хатынын,
балаларын кызганды, шуңа да андый уйны вөҗданы кабул итмәде. Аның бары тик
үлеп котыласы гына килде. Җиңел үлем ысулларын да эзләп карады. Озак уйлаганнан
соң, яши алган кадәр яшәргә инде, дигән төпле уйга килде. Шулай итеп, язмыш
җиленә бирелде. Кайда туры килде — шунда кунды, кем ризык бирә — шуны ашады.
Солдатка алынганчы баһадир кебек булган Закир, чын мәгънәсендә бомҗ тормышын
башлады. Сүнеп бара торган күңелен күтәрү өчен буш шешәләр тапшырган тиен
акчаларына кабымлыксыз спирт кушылган арзанлы сыекчаларны кулланганнан соң,
тора-бара ул үзенең хәлсезләнә баруын сизә башлады. Бер чарасыз калган Закир хәтта
шуңа кадәр барып җитте ки, кибет кырына басып, сорана ук башлады. Әмма салмыш
йөзен күреп, кешеләр аңа тиен- акчалар сузарга ашыкмыйлар иде.
МАРС МАКАРОВ
152
... Бервакыт ул хәле бетеп, базар каршындагы чүплек өемендә аунап яткан буш
аракы шешәсен иелеп алыргамы, юкмы дип икеләнеп, колак төбен кашып торганда,
якында гына бик зәһәр көлү тавышларын ишетте. Гади көлү генә түгел иде бу,
мыскыллап көлү тавышы иде. Бәс, караса, ун метр чамасы гына читтә ялтырап торган
кара төстәге япон машинасы янында затлы киемнән ике ир-ат Закирга күз атып,
буыла-буыла көлеп торалар. «Болар крутойлар, олигархлар токымыннан», — дип
уйлап куйды Закир. Ә тегеләр аның ягына карап, көләләр дә көләләр. Шуларның
берсе
— кырган башлысы:
— Кара әле, Николо, мин Америка бомжлары кебек безнең Россия бомжларын да
кесә телефоны белән йөриләр ахры, дип ялгышканмын икән бит, — дип тагын да
катырак, буыла-буыла шаркылдап көлүен дәвам итте.
— Шушы чучело безнең якка яны белән баскан да, безгә күренми торган уң колагын
кашып тора икән ләбаса. А...ха...х...ха...
Бу ачы, мәсхәрәле көлү тавышы, Закирның иң тирәндәге җан кылларын
сызландырып җибәрде. Кайчандыр үзендә булган, хәзер исә сүнеп бетеп бара торган
горурлык хисләре җан түрендә янә туып, тышка бәреп чыкты һәм ул нишләргә дә
белмичә, үзеннән көлүче адәми затларга ачулы карап, бер кәшәкәсен өскә күтәреп,
мылтыктай төзәп: «Мин сезгә күрсәтермен әле, варюгалар», — дип пышылдады. Шул
мизгелдә боевик дошманнарыннан да дошманрак күрде ул аларны. Утлы корал урлап
кайтмаганына да үкенеп куйды хәтта.
Көн буе ашамаганлыктан хәлсезләнгән, җаны кыйналган хәерче пар кәшәкәләрен
җиргә куеп, бүлтәеп торган чүплек өстенә «лык» итеп утырганын үзе дә сизми калды.
Йөрәгенең ярсуын басарга тәмәкесе дә юк иде ичмаса. Ул янында гына аунап яткан,
яртылаш кына тартылган сигарет төпчеген алып кабызып җибәрде һәм шулчак аның
зиһенендә бер өметле уй чагылып китте. Бик ач көннәрендә ашатучы бер кешесе бар
иде аның. Ул — Закирның яшьлектәге беренче мәхәббәте — Зөлфия иде. Менә шул
Зөлфия хәзерге вакытта бай, хәлле клиентлар гына кереп ашап- эчеп чыга торган
кафеда официант булып эшли икән. Закирның танышы җиткерде аңа бу хәбәрне.
Байлар йөри торган кафе булганга, ир ачлыктан бик интеккән чакларда гына, куркып
кына залның иң кырыйдагы өстәл янына кереп утыра торган иде. Зөлфия исә аның
тормышының фаҗигале булуын белеп, аны кызганып, үз исәбенә йә бәрәңге боткасы
белән тавык ите, йә затлы солянка ашын алдына китереп куя торган иде. Сирәк кенә
өстәмәгә тәмәкелек акча да биргәли иде. Шулай да Закир анда еш керергә
яхшысынмый иде.
...Ә бүген исә ул, ачлыктан башы әйләнеп, тукланып чыгу өмете белән, Зөлфия
эшләгән шул кафега юнәлде. Кафе каршында туктап торган кара япон машиналары
күзенә чалынды, һәм нигәдер йөрәге жу итеп китте. Шулчак анын колагында зәһәр
көлү тавышлары яңгыраган кебек тоелды. Бу сәер мизгелдә якындагы бакчанын
агачларына кунган эре-эре кара каргалар кинәт шомлы авазлар чыгарып каркылдый
башладылар. Ул гына түгел, кайберләре Закирга күз атып, анын баш түбәсеннән үк
каркылдап очып үтә башладылар. Алар очып китәләр дә, тагын Закирнын баш өстенә
түбәнәеп, янә иләмсез каркылдап очып югалалар. Шулчак Закирнын нигәдер ашау
теләге дә беткән кебек булды, ә йөрәге еш-еш тибә башлады. «Каргалар киләчәк
мәетне сизеп, башка төрле иләмсез тавыш белән каркылдыйлар» дигән гыйбарә
барын белә иде ул. Монын яхшы билге түгел икәненә инана башлады бугай ул.
Шунадыр, анын бөтен эчке халәтен шомлы хисләр биләп алды.
...Ачлык хисе үзенекен итте. Закир шикле уйларны зиһененнән куаларга
тырышып, кафе ишеген ачты. Клиентлар шактый иде. Байларнын зал эчендәге ин
кырый өстәлне сайлаганнарын белеп, ул бер атна элек үзе утырган урынына килеп
утырды, әмма залда официант Зөлфия күренмәде. Авырып эшкә килмәгәндер, дип
уйлады Закир. Башка яшь кыз өстәлдән өстәлгә йөгереп ниндидер аш-су ташып йөри
иде. Төшке ашка кергән кайбер эшмәкәрләр ризыкларын ашап бетермичә ашыгып
чыгып китәләр. Шуна өметләнеп тәмам ачыккан Закир түземлелек белән балык
ИКЕ ТӨР БӘНДӘНЕҢ ҮЛЕМЕ
6* 153
эләккәнен көткән мәче сыман, кеше ашаганын карап, авыз суларын йотып утырганда,
аш-су өләшүче яшь кыз Закир янына килде. Ул: «Абый, нинди заказ бирәсез», —
дигәч, Закир каушап, ни әйтергә дә белми торганнан сон: «Ә... мин ашыкмыйм, бер
кешене көтә идем», — диеп алдашырга мәжбүр булды. Никадәр ач булса да, кафе
хезмәткәрләре күрерләр дип шүрләп, чит өстәлдәге калган ризыкларны алып ашарга
кыюлыгы жцтмәде анын. Байлар кафесы анын өчен үз калыбы түгел иде шул...
«Бистро»га керәсе калган, анда үз кешеләр, дип уйлап куйды ул. Анда ул үзен иркен
тота, оялмый, калдык-постыклар белән азмы-күпме булса да туенып чыга. Сирәк кенә
ярты бокал сыра да тәтеп куя иде ана. Урта хәлле мужикларнын кайбер
мәрхәмәтлеләре аны хәтта йөз грамм аракы белән дә сыйлап чыгаралар иде.
...Шулай уйланып утырганда, Закир каршысына янак битләре бүлтәйгән таза гына
ир заты килеп утырды. Ул тәкәббер кешеләргә хас күз карашын официант кызга
юнәлтеп, кулын изәп аны үз янына чакырды һәм заказ да бирде. Озак та үтми, анын
алдына салат, нәни матур графинга салынган коньяк, ә сонрак кызарылып куырылган
дүрт тавык боты китереп куйдылар. Такыр башлы ир, коньягын йота-йота, авызын
чапылдатып, ашарга кереште. Ул тиз арада ике тавык ботын тәвәккәлләп, калган ике
ботын салыр өчен целлофан пакет эзләп, портфелендә казына башлады. Шулчак
ачлыктан түземлелеге беткән Закир:
— Әфәндем, шул калган ике ботыгызнын берсен мина бирегезче, зинһар, әнә шул
калган бер кисәк ипи белән! Ходай сезгә икенче яктан кайтарыр, — дип әйтеп кенә
өлгерде, такыр баш Закирга усал карап: «Кайсы яктан кайтарыр икән синен Ходаен
мина ул тавык ботын? Мин тавык ботын эшләп алам, синен кебек кешедән теләнеп
йөрмим. Дармоед, менә кем син. Бюджет акчасын пенсия дигән булып, эшләмичә
ашап ятасыз сез, гарип-горабалар. Ә менә минем хәтта этем дә эшли, ул минем
йортымны саклый. Шуна күрә дә мин менә бу ике тавык ботын этемә ашатам», — дип
тавык ботларын целлофан пакетка сала башлады. «Әфәнде, мин бүген бер тамчы
ризык капмаган, бер ботын гына бирегезче, һич булмаса, бер кисәк ипиегезне генә
алыйм», — дип Закир өстәлдәге ипи кисәгенә кулын сузуы булды, шулчак такыр баш
анын кулына сугып:
ИКЕ ТӨР БӘНДӘНЕҢ ҮЛЕМЕ
154
— Пошёл вон, чучело, тавык ботын сина биргәнче, мин этемә бирәм, — дип ул
кулын изәп, официантка китәргә җыенганын белгертте.
Шушы минутта ач гарипнен барлык булган нерв күзәнәкләре хәрәкәткә килде. Ул
мәсхәрәләнүгә түзмичә, кинәт кенә кызып китеп, такыр башнын кулыннан целлофан
пакетын тартып алды да тавык ботынын берсен пакеттан чыгарып:
— Мә, монысын да үзен тыгын, нигә эткә бирәсен? — дип ияген кысып алып,
такыр башнын авызын ачтырды һәм тавык ботын тамак төбенә кадәр зур көч белән
этеп кертте. Шулчак теге бичаранын күзләре акаеп калды һәм ул шул секунд эчендә
тын ала алмыйча, хырылдап утыргычыннан идәнгә авып төште. Кафенын залында
хатын-кызлар чинавы, ыгы-зыгы башланды. Шул ук минутта теге бәндәнен кулына
пистолет тоткан тән сакчысы кафе залына йөгереп керде. Ул башта идәндә үлеп яткан
шефынын тамагыннан тавык ботын тартып чыгарды. Аннан үтерүченен кем
икәнлеген шунда ук төшенеп, йөзләре агарган, бармаклары таш кебек катып калган
Закирнын гурласыннан буып алып, пистолет түтәсе белән чигәсенә бар көчкә китереп
сукты. Бичара, гөрселдәп идәнгә ауды, берничә тапкыр ынгырашты һәм мәнгелеккә
тынып калды.
Ризык бүлешүнен фаҗигасы шулай тәмамланды. Беркем дә, ни прокурор, ни
Аллаһы аларга ярдәм итә алмады.
...Икенче көнне, ике төрле тормыш кичергән — бай да, хәерче дә — җир куенына
индерелде. Икесенен дә үле гәүдәләре өстенә салынган туфраклары бер төсле — кара
туфрак иде...
Бай адәмне бик зурлап, зиратнын ин алгы рәтенә җирләделәр. Кабер ташлары да
кыйммәтле гранит таштан эшләнгән иде. Ә хәерче адәмне зиратнын ин ерак койма
буендагы җиргә күмделәр. Анын кабере урынында узган-барганнарны җәлеп итәрлек
берни дә юк иде...
...Мәрхүмнәр күмелгән көнне башта җәйге җылы янгыр сибәләп узды, аннан сон
балкып Кояш чыкты. Байнын да, хәерченен дә кабер өстенә мәрхәмәтле Кояш үзенен
нурларын тигез сипте...